Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 72. Әл-Җинн (Җеннәр) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. [Расүлем!] Әйт: «Миңа җеннәрдән бер төркем [Коръән укылганын] тыңлаганы вәхи ителде, алар әйттеләр: «Һичшиксез, без [төзелеше һәм мәгънәсе белән башка китаплардан башка булган] гаҗәеп Коръәнне ишеттек.

2. Ул туры юлга илтә. Без дә аңа иман китердек. [Шул сәбәпле] Раббыбызга беркемне дә ширек кушмаячакбыз.

3. Раббыбызның бөеклеге бик өстен. Ул Үзенә хатын да, бала да алмады.

4. Безнең ахмагыбыз [булган Иблис һәм аңа ияргән бозык җеннәр] Аллаһка карата чиктән ашкан сүз сөйли иде.

5. Һичшиксез, без кешеләр һәм җеннәр Аллаһ турында ялган сөйләрләр дип уйламый идек [шуңа күрә бүгенгә кадәр Иблискә ияргән идек, ләкин хәзер Коръән безгә аларның ялганнарын фаш итте]».

6. [И, Мәккә мөшрикләре! Миңа тагын болай дип вәхи ителде] Һичшиксез, кешеләр арасыннан ирләр җеннәр арасындагы ирләргә сыеналар иде, шулай болар аларның бозыклыкларын арттыралар иде.[1]

7. Алар да сез уйлаган кебек Аллаһ беркемне дә [үлгәненнән соң] терелтмәячәк дип саныйлар иде. [Әмма хәзер җеннәр Коръәнне тыңлап терелүне кабул иттеләр, алар кебек, сез дә ышану турында уйламыйсызмы?]

8. [Җеннәр сүзләрен болай дәвам иттеләр] Без күккә ирешергә [һәм аның халкының сөйләгәннәрен тыңларга] теләдек, ләкин аның [фәрештәләр кебек] куәтле сакчылар һәм [йолдызлардан купкан] ут кисәкләре белән тулы булганын күрдек [тә, аннан куылдык].

9. [Элек] Без, [фәрештәләр үзара сөйләшкән яшерен хәбәрләрне] тыңлап торыр өчен, аның кайбер урыннарында мәҗлесләрдә утыра идек. Ләкин хәзер [Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җибәрелгәннән соң, арабыздан] кем дә булса [күк хәбәрләрен] тыңларга маташа, аны күзәтеп торган ялкынлы ут кисәге булганын күрә.

10. Һичшиксез, без [күк җеннәрдән һәм шайтаннардан сакланып] җирдә булганнарга бер явызлык күз уңында тотыламы, яки Раббылары аларга бер игелек телиме – белми идек.

11. Арабызда [иманлы, тәкъвалык иясе] изгеләр дә бар. Янә арабызда моннан түбәндә булганнар да бар. Без аерым юлларда идек.

12. Без [кайда гына булсак та] Аллаһны җирдә гаҗиз калдыра алмаячагыбызны һәм качу белән [дә] Аны һич гаҗиз итә алмаячагыбызны шиксез белдек.

13. Һичшиксез, без һидаятьне ишеткәч, аңа иман китердек. Кем [безнең кебек] Раббысына иман итә, ул ни [савабы] киметелүдән, ни хурлыкка калудан курыкмас.

14. Арабызда мөселманнар да бар. Янә [туры юлны калдырып] адашканнар да бар. Мөселман булганнар туры юлга иярделәр.

15. [Хактан] Адашучылар исә җәһәннәмгә утын булдылар».

16. [Янә миңа вәхи ителгәнгә күрә] Әгәр дә алар [җеннәр һәм кешеләр] юлда нык торсалар, Без аларга мул итеп су эчерер [һәм ризыклар бирер] идек.

17. Аларны шуның белән сынар өчен [шулай иттек]. Кем Раббыгызны зикер итүдән йөз чөерә, Ул аны [торган саен арта барган] каты газапка кертә.

18. Һичшиксез, [Аллаһ өчен намаз укылсын дип бина кылынган] мәчетләр – Аллаһныкы. [Яһүди һәм насаралар гыйбадәтханәләренә кергәч ширек кушканнары кебек, сез дә мәчетләрдә] Аллаһтан башка беркемгә дә гыйбадәт кылмагыз!

19. Аллаһның [иң бөек] колы [булган Расүлем] Аңа ялварып, кыямда торган чакта, алар [аның гыйбадәтен күргәч һәм рөкүгъ, сәҗдә кебек хәлләрендә сәхабәләренең аңа оеганын күзәтеп, кыйраәтен дә ишеткәч, шул көнгә кадәр һич күргәннәре булмаган манзара каршында хәйран калулары сәбәпле] аның тирәсендә төркем-төркем булып өелештеләр».

20. [Расүлем!] Әйт: «Мин Раббыма гына гыйбадәт кылам һәм беркемне дә Аңа ширек кушмыйм.

21. Әйт: «Һичшиксез, минем сезгә зарарга да, файдага да көчем юк».

22. Әйт: «Һичшиксез, [миңа карата начарлык теләгән очракта] Мине Аллаһтан беркем дә коткара алмас, һәм мин Аңардан башка сыенырлык урын таба алмам.

23. Ләкин Аллаһтан ирештерүгә һәм илчелекләренә [көчем җитә]. Кем дә кем [мин ирештергән бу хөкемнәрне кабул итмичә] Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) буйсынмый, аның өчен [кяферләр] эчендә мәңге калачак җәһәннәм уты [әзерләп куелган]».

24. [Кяферләр, иманлыларны кимсетә торачаклар]. Аларга вәгъдә ителгән нәрсәне күргән чакларында исә, кемнең ярдәмчеләре зәгыйфьрәк һәм азрак булганын беләчәкләр.

25. Әйт: «Сезгә вәгъдә ителгән нәрсә якынмы, әллә Раббым аны кичектергәнме, мин белмим.

26. [Ул] Бөтен гаибләрне белә. Һәм Ул гаибен беркемгә дә ачмый.

27. Бары разый булган бер расүлгә [генә ачар], чөнки Ул аның алдыннан һәм артыннан сакчылар куяр [да, алар вәхине ирештергәнче, аны шайтаннарның вәсвәсәләреннән сакларлар].[2]

Алар Раббыларының илчелекләрен ирештерүләрен [пәйгамбәр] белсен өчен. Ул [Раббылары] аларның яннарында булганны уратып алган шәкелдә белә, Ул [яңгыр тамчыларына һәм ком бөртекләренә кадәр булган] һәрнәрсәне [берәм-берәм] санап куйган. [1] Риваятьтән күренгәнчә, җаһилият дәверендә гарәпләрдән берәү сәфәр вакытында буш, тын, куркыныч бер урында төн кунарга мәҗбүр булгач, анда булган җеннәрнең олугын күз уңында тотып: «Кавеменең акылсызлары явызлыгыннан шушы үзәнлекнең хуҗасына сыенамын», – дигән. Шулай итеп, яктырганчы тынычлык эчендә яткан. Менә бу җеннәр башлыкларының тәкәбберлеген арттырган өчен, алар: «Без – җеннәрнең дә, кешеләрнең дә әфәнделәре», – дия торган булганнар (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин).

[2] Кайберәүләр бу аятькә нигезләнеп, әүлияларгә кәрамәт буларак кайбер гаибләр белдерелә алуны инкяр иткәннәр. Моның чыганагы – зур наданлык, чөнки бу аяте кәримәгә тыштан карап гаибләр бары тик расүлләргә белдерелә дигән хөкемгә киленсә, фәрештәләргә дә, нәбиләргә дә бернинди гаибнең белдерелмәгәнен кабул итү кирәк була. Шуңа күрә биредә «Аллаһы Тәгаләнең бөтен гаибләрен расүлләренә белдерә» дигән мәгънә чыгарылырга тиеш булмаган кебек, «расүл булмаган фәрештәгә дә, нәбигә дә, әүлиягә дә бернинди гаибне белдерми» дигән хөкем дә чыгарырга ярамый. Мәсәлән, Хозыр (галәйһиссәлам) кебек пәйгамбәрлеге турында шик булмаган бер затка ничәмә-ничә гаибнең белдерелгәне Коръәни Кәримдә ап-ачык бәян ителгән. Моннан тыш, ике сахих хәдисләр җыентыгында да элекке өммәтләрдә булган кебек, бу өммәттә дә кайбер гаибләр белдерелгән коллар барлыгы хәбәр ителгән (Бохари, Әнбия: 52, № 3282, 3/1279, Мөслим, Фәзаил әс-сахабә: 2, № 2398, 4/1864). Шулай булгач, монда пәйгамбәрләргә генә бәйләп әйтелү арадашчысыз, вәхи юлы белән белдерелүне аңлата, әүлияләргә исә төш яки илһам кебек арадашчылар аркылы кайбер гаибләр белдерелә ала. Ләкин бу пәйгамбәрләргә белдерелгән кебек катгый гыйлем була алмый (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире