Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Һичшиксез, Без: «Тилмерткеч газап аларга килгәнче, кавемеңне кисәт!» – дип, Нухны [галәйһиссәлам] кавеменә җибәрдек.
2. Ул әйтте: «И, кавемем! Һичшиксез, мин – сезгә [хакыйкатьләрне] аңлаткан [һәм сездән бер түләү сорамаган] бер кисәтүчемен.
3. Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, Аннан куркыгыз һәм [ирештергән мәсьәләләрдә] миңа итагать итегез!
4. [Шулай итсәгез, Аллаһы Тәгалә] Сезнең гөнаһларыгызны гафу итәр һәм сезгә билгеләнгән вакытка кадәр кичектерү бирер, чөнки Аллаһның [тәкъдир иткән] әҗәле җиткәч, кичектерү бирелми. Әгәр белсәгез иде!»
5. [Нух [галәйһиссәлам] тугыз йөз дә илле ел кебек озак вакыт ирештерү вазифасын үтәсә дә, берничә кешедән башкаларның иман итмәгәнен күргәч, бу хакта зарын Аллаһы Тәгаләгә белдерер өчен] Әйтте: «И, Раббым! һичшиксез, мин [һич йомшаклык күрсәтмичә] көне-төне кавемемне [яшерен рәвештә] дәгъват кылдым.
6. Әмма минем дәгъватым аларның качуларын гына арттырды.
7. Һичшиксез, мин, [иман итсеннәр һәм шул сәбәпле] Синең үзләрен ярлыкавың өчен, аларны дәгъват иткән саен, [минем вәгаземне ишетмәс өчен] бармакларын колакларына тыктылар, [миңа карата булган нәфрәтләре аркасында, мине күрмәс өчен] киемнәренә төренделәр, [көферлек һәм гөнаһларда] үҗәтлек күрсәттеләр һәм, масаеп, тәкәбберләнделәр.
8. Шуннан соң мин аларны ачык рәвештә дәгъват иттем.
9. Шуннан соң [ысул алыштырып, өченче бер юл эзләп, яшерен һәм ачык дәгъватны берләштердем дә] мин аларга [дәгъватымны] игълан иттем һәм аларга яшерү белән яшердем.
10. Мин әйттем: «Раббыгыздан ярлыкау сорагыз. Һичшиксез, Ул – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче.
11. [Истигъфар кылыгыз, җитмеш ел дәвам иткән корылык һәм кытлыктан соң Раббыгыз] Күкне өстегезгә [чиләктән койган кебек] мул яуган бер хәлдә җибәрер.
12. Маллар һәм ир балалар белән сезгә ярдәм итәр [һәм киң мөмкинлекләр бирер], сезнең [файдалануыгыз] өчен бакчалар үстерер һәм сезнең өчен [ургылып аккан] елгалар булдырыр».
13. Нишләп сез Аллаһның бөеклегенә ышанмыйсыз [да, шул сәбәпле, Аңа каршы чыгудан сакланмыйсыз]?
14. Ул бит сезне [бер тамчы су, оешкан кан һәм бер чәйнәм ит кебек] төрле рәвешләр буларак яралтты.
15. Аллаһның җиде күкне [бер-бер өсле торган] катлар хәлендә ничек [югары бер тәртип белән] яралтканын күрмәдегезме?
16. Алардагы айны [төн караңгылыгында җирне яктырта торган] бер нур итте, кояшны исә [яктырткан, җылыткан] бер кандил итте.
17. Аллаһ сезне [атагыз булган Адәмне [галәйһиссәлам] җирдән [тиңсез бер яралтылыш белән] үсемлек кебек үстерде.
18. Шуннан соң аның эченә кайтарачак һәм [терелтәсе вакытта] сезне бер чыгарылыш белән [аннан] чыгарачак.
19. Аллаһ җирне сезнең өчен түшәк итте.
20. Аның өстендә киң юлларда йөрүегез өчен».
21. Нух [галәйһиссәлам] моның кадәр вәгазьләрдән һич кенә дә тәэсирләнмәгән кавеменнән Аллаһка зарланыр өчен] әйтте: «И, Раббым! Алар миңа карыштылар һәм малы белән баласы зарарларын гына арттырган нәрсәгә иярделәр.
22. Алар зур хәйлә кордылар.
23. Алар әйттеләр: «Илаһларыгызны ташламагыз, [бигрәк тә иң олуг потларыгыз булган] Вәддне, Сүвагны, Ягусны, Ягукны, Нәсрне кире какмагыз!» – диделәр.
24. Һичшиксез, алар бик күпләрне юлдан яздырдылар. [И, Раббым!] Залимнәрнең адашуларыннан башка берниләрен дә арттырма!»
25. [Нухның [галәйһиссәлам] кавеме ширек кебек олы] Гөнаһлары өчен алар суга батырылдылар һәм [газабына дучар булганнан соң] утка кертелделәр, ләкин үзләренә Аллаһтан башка ярдәмчеләр таба алмадылар.
26. Нух [галәйһиссәлам] әйтте: «И, Раббым! Җир йөзендә кяферләрдән яшәү урыннарында беркемне дә [исән] калдырма!
27. Чөнки Син аларны калдырсаң, [саннары аз булган, инанган] Синең колларыңны адаштырырлар. Алар [балигъ яшькә җиткәч] кяфер һәм гөнаһлы кешеләрдән башка беркем дә тудырмаслар.[1]
И, Раббым! Мине дә, ата-анамны да, өемә иманлы буларак кергән кергән кешеләрне дә, [Кыямәт көненә кадәр киләчәк] иманлы ирләр белән иманлы хатыннарны да ярлыка! Залимнәргә исә һәлакәттән башка бернәрсәне дә арттырма!» [1] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, алардан берәү улын Нухка (галәйһиссәлам) алып килгән, аны күрсәтеп: «Кара аны, менә моннан саклан! Бу – зур бер ялганчы! Мине атам шулай ук кисәткән иде», – дигән. Шуннан соң ул үлгәч, баласы да, шулай ук, инкяр итүче үстергән (Хазин).