Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 70. Әл-Мәгәриҗ (Баскычлар) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. [Нәдр ибне Харис исемле] Сораучы [«И, Аллаһ! Коръән хак булса, башыбызга таш яудыр!» – дип] җитәчәк газапны [үҗәтләнә-үҗәтләнә] таләп итте.

2. Кяферләргә [ул газап һичшиксез җитәчәк]. Аны беркем дә кире кага алмаячак.[1]

3. [Ул газап фәрештәләрнең Гарешкә күтәрелер өчен] Күтәрелү баскычларының иясе булган Аллаһтан [киләчәк].

4. Фәрештәләр һәм Рух [Җәбраил [галәйһиссәлам] озынлыгы илле мең еллык бер көндә анда күтәрелә.[2]

5. [Расүлем!] Син күркәм сабырлык күрсәт [тә, Миннән башкага зарланма]!

6. Һичшиксез, алар аны [Коръәни Кәрим хәбәр иткән газапны] бик ерак дип күрәләр.

7. Әмма Без аны бик якын күрәбез.

8. [Ул] Көнне күк эретелгән көмеш кебек булачак.

9. Таулар исә [теткәләнеп] йон кебек [як-якларга таралган] булачак.

10. Һичбер якын дус һичбер якын дустан [хәл-әхвәл] сорашмаячак.

11. Алар бер-берләренә күрсәтеләчәкләр. [Әмма ширеккә катнашкан] Гөнаһлы кеше [зур борчуга төшкәч] ул көннең газабыннан [котылу өчен] улларын фидия итеп бирә алуын теләр иде.

12. Хатынын да, кардәшен дә.

13. Үзен сыендырган кабиләсен дә.

14. Җирдә кем булса, шуларның һәммәсен [биреп], шуннан соң [бу фидия белән] үзен коткаруын [теләр иде].

15. Юк [коткармаячак]! Һичшиксез, ул – [җәһәннәм] Ут.

16. [Кешенең кул һәм аяк кебек] Очларны [тиредән һәм иттән] суйганны [күз уңында тотам].

17. Ул [Хакка] арты белән борылган һәм [Аллаһның диненнән] йөз чөергәнне [«Кил миңа!» – дип үзенә] чакырачак.

18. Янә [мал] туплаган һәм саклаган [фәкыйрьләргә хакларын бирмәгән кешене дә чакырачак].

19. Һичшиксез, кеше сабырсыз буларак яралтылган.

20. Аңа начарлык кагылган чакта [ниятләнгән бөтен эшләрне дә ташлар чиккә җитеп] кайгыручан.

21. Аңа [байлык һәм саулык кебек] яхшылык кагылган чакта исә [игелек һәм ярдәмгә] саран.

22. Бары [иман китерүчеләр һәм фарыз] намаз укучы булмасалар.

23. Алар – [биш вакыт] намазларын [үз вакытларында] дәвам итүчеләр.

24. Аларның малларында билгеле бер хак [һәм билгеле бер насыйп] бар.

25. Сораучыга һәм [гыйффәте сәбәпле бай саналып ярдәмнән] мәхрүм булганга.

26. Алар [изге гамәлләр эшләүне дәвам итеп] Җәза көненә ышаналар.

27. Янә алар [моның кадәр гамәлләренә карамастан] Раббыларының газабыннан куркалар.

28. Чөнки Раббыларының газабы имин бернәрсә түгел.

29. Алар җенес әгъзаларын [харамнардан] саклыйлар.

30. Бары хатыннары яки [җарияләрдән] уң куллары ия булганнар булмаса гына, чөнки алар тәнкыйть ителмиләр.

31. Кемнәр исә [дүрт хөр хатын һәм сансыз җариядән файдалану кебек] моннан артыгын эзләсә [һәм шәһвәтен хәләл булмаган юлларда канәгатьләндерергә теләсә], алар чиктән ашучылар.

32. Алар [Аллаһы Тәгаләгә карата һәм коллар белән араларындагы] әманәтләрен һәм сүзләрен үтиләр.

33. Алар шаһитлыкларында нык торалар.

34. Алар намазларын [үз вакытында укып] саклыйлар.

35. Аларга җәннәтләр эчендә хөрмәт күрсәтеләчәк.

36. Инде кяфер булган һәм синең алдан йөгерешеп үткәннәр ни хәлдә соң?

37. [Алар] Уң яктан һәм сул яктан төркем-төркем булып [йөгерешеп үтәләр].

38. Әллә алардан һәрберсе [мөэминнәр кебек] нигъмәтләр белән тулы җәннәткә кертеләчәгенә өмет итәме?

39. Юк! Һичшиксез, Без аларны алар белгән [бер кыйммәте булмаган] нәрсәдән [мәнидән] яралттык.

40. Көнчыгышларның һәм көнбатышларның Раббылары белән ант итәмен, Без – кодрәтлебез.

41. [Гөнаһлары сәбәпле, аларның барысын да һәлак итеп] Алар урынына алардан яхшыракны [һәм Аллаһка итагатьлерәкне] китерергә. Без [гаҗиз калып] узып кителгәннәр түгел.

42. [Расүлем!] Аларга вәгъдә ителгән көн белән очрашканнарына кадәр аларны калдыр, [ялгыш ышануларына] чумсыннар һәм [кыска гына гомерләрендә тагын бераз] уйнасыннар.

43. Ул көнне алар, [дөньяда чакта] утыртып куелган потларга таба ашыккан кебек, каберләрдән кабалана-кабалана чыгачаклар.

[Куркудан] Күзләре түбән төшкән хәлдә. [Менә шулвакыт] Аларны хурлык каплап алачак. Бу – аларга вәгъдә ителгән көн иде. [1] Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһ) болай дип хәбәр итте: бу аятьтә Корәеш кабиләсеннән түбәндәге доганы кылучы ән-Надыр ибне әл-Харис турында әйтелә: «И, Аллам! Әгәр дә бу (Коръән) – Синең хакыйкатең икән, безнең өскә ташлар яудыр, я зур бер газаплы җәзага тарт». Нәтиҗәдә, бу мөшрик мөселманнар тарафыннан Бәдердәге сугышта үтерелә (Куртуби).

[2] Димәк, дөнья еллары хисабы белән илле мең еллык араны фәрештә бер мизгелдә үтә. Мәхшәр көне дә шушылай озак дәвам итәчәк, кяферләр ул көнне үзләре сораган газапны күрәчәкләр. Әмма мөэминнәргә бу вакыт дөньяда укыган фарыз намаз кадәр кыска киләчәк.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире