Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Әлиф ләәәм мииим сааад.
2. [Бу Коръәни Кәрим шундый бөек] Китап ки, аның белән [бөтен кешеләрне] кисәтүең һәм иман китерүчеләргә бер үгет булсын өчен, [Безнең тарафтан] сиңа иңдерелде. Аннан синең күңелеңдә [бернинди] тарлык булмасын.
3. Раббыгыздан сезгә иңдерелгән нәрсәгә [Коръән белән сөннәткә] иярегез. Аны ташлап, [көферлеккә һәм адашуга илтә торган] башка дусларга иярмәгез. Бик аз искә аласыз шул [шуңа күрә Аллаһның динен ташлап, бүтәннәргә иярәсез].
4. [Иман китермәгәннәре өчен] Күпме авылларны һәлак иттек! Газабыбыз аларга [Лутның [галәйһиссәлам] кавеменә килгән кебек] төнлә [йоклаган чакларында] яки [Шугаебның [галәйһиссәлам] кавеменә килгән кебек көн уртасында черем итеп ала торган] кайлүлә вакытында килгән иде.
5. [Каты] Газабыбыз аларга килгәч, аларның [гаепләрен танып кылынган] догалары: «Һичшиксез, без [ширек кушкан] залим кешеләр булдык!» – дип әйтү генә булды.
6. Һичшиксез, үзләренә [пәйгамбәр] җибәрелгән кешеләрдән [илчеләребезгә иярү-иярмәүләрен] сораячакбыз. Һичшиксез, [пәйгамбәр буларак] җибәрелгән кешеләрдән дә [өммәтләре тарафыннан ничек каршыланганнарын] сораячакбыз.
7. Аларга, һичшиксез, [пәйгамбәрләргә дә, өммәтләренә дә яшерен-ачык һәрнәрсә хакында дөп-дөрес] гыйлем белән [бөтен кылганнарын] сөйләп бирәчәкбез. Без бит [алардан һәм аларның гамәлләреннән] ерак калмадык [хәбәрсез булмадык].
8. Ул көнне үлчәү – хак. Кемнәрнең үлчәве авыррак тартса, шулар уңышка ирешерләр[1].
9. Әмма кемнең үлчәве җиңел тартса, Безнең аятьләребезгә карата булган золым сәбәпле, үз-үзләренә зарар салырлар.
10. Без сезне җирдә урнаштырдык һәм сезгә анда яшәү өчен кирәк нәрсәләр билгеләдек. Бик аз шөкер итәсез.
11. Һичшиксез, без сезне [атагыз Адәмне бер балчыктан] яралттык, аннары сезне [атагызны] шәкелләндердек, аннары фәрештәләргә: «Адәмгә сәҗдә кылыгыз», – дидек, алар исә сәҗдәгә киттеләр, Иблис кенә сәҗдә кылучылардан булмады.
12. Ул: «Сиңа әмер иткән чагымда, сәҗдә кылудан сине нәрсә тыеп калды?» – диде. Ул: «Мин аңардан яхшыракмын, чөнки Син мине уттан яралттың, аны исә балчыктан бар иттең», – диде[2].
13. Ул: «Алайса төш моннан! Сиңа монда үзеңне әллә кемгә кую ярамас. Чык! Һичшиксез, син – хур ителгәннәрдән», – диде.
14. Ул: «Алар терелтеләчәк көнгә кадәр миңа кичектерү бир», – диде.
15. Ул [Аллаһы Тәгалә]: «Һичшиксез, син кичектерү бирелгәннәрдән», – диде.
16. Ул әйтте: «Мине аздырганың өчен, мин Синең туры [Ислам] юлыңда, һичшиксез, аларга каршы [киртә булып] утырачакмын.
17. Аннары мин аларга – алларыннан һәм артларыннан, уңнарыннан һәм сулларыннан [вәсвәсәләр бирер өчен, һәр дүрт тарафларыннан] киләчәкмен, һәм Син аларның күпчелеген шөкер итүчеләр буларак тапмаячаксың».
18. Ул әйтте: «Хур ителгән һәм сөрелгән буларак моннан чык! Алардан кем дә кем сиңа иярер булса, сезнең барчагыз белән җәһәннәмне тутырачакмын.
19. И, Адәм! Син хатының белән бергә җәннәттә урнаш. Икегез дә үзегез теләгән урыннан [теләгәнегезне] ашагыз, әмма шушы агачка якын килмәгез, юкса икегез дә золым иткән кешеләрдән булырсыз».
20. Шайтан: «Ике фәрештә булырсыз яки икегез дә [җәннәттә] мәңге калучылардан булырсыз дип, Раббыгыз сезгә бу агачны тыйды», – диде һәм аларның [нурлы бер кием белән] капланган гаурәтләрен үзләренә күрсәтер өчен икесенә дә вәсвәсә бирде.
21. Ул икесенә дә ант итте: «Һичшиксез, мин икегез өчен дә нәсыйхәт бирүчеләрдәнмен».
22. Ул бер алдау белән икесен дә [түбәнлеккә] төшерде. Һәм алар икесе дә ул агачтан татып карагач, гаурәтләре үзләренә ачылды, һәм алар өсләренә җәннәт [инҗир] яфраклары ябыштыра башладылар. Раббылары аларга эндәште: «Сезнең икегезгә дә бу агачны тыймаган идемме, сезгә: «Һичшиксез, шайтан – сезнең икегезгә дә ап-ачык бер дошман», – димәгән идемме?»
23. [Бу сүзләрне ишетүгә, аларның икесе дә үз гаепләрен танып:] «И, Раббыбыз! Без [әмереңә каршы төшеп, үзебезне җәннәттән чыгарырлык эш эшләп] үз-үзләребезгә золым иттек. Әгәр дә Син безне гафу итмәсәң һәм безгә мәрхәмәт итмәсәң, без [бер шиксез, ике җиһанда да иң зур] зарар күргәннәрдән булырбыз», – диделәр[3].
24. [Шулвакыт Аллаһ Адәм, Хава һәм Иблискә мөрәҗәгать итеп] Әйтте: «Бер-берләрегезгә дошман буларак [җәннәттән] чыгыгыз. Сезгә яшәү урыны һәм [әҗәлегез җитеп үлгәнчегә кадәр] вакытлыча файдалану урыны – җирдә».
25. [Аллаһ] Әйтте: «Анда [җирдә] яшәячәксез, анда үләчәксез һәм [терелтелгән вакытта] аннан чыгарылачаксыз».
26. И, Адәм балалары! Без сезгә гаурәтләрегезне каплар өчен бер кием һәм [бизәнер өчен] зиннәт иңдердек. [Иман, Аллаһтан курку, яхшы әхлак һәм гаурәт урыннарын каплау кебек] Тәкъвалык киеме моннан [бизәкле киемнәрдән] яхшырак. Бу [киемнәрнең иңдерелүе] Аллаһның билгеләреннән, – бәлки, алар [нигъмәтләребез турында] уйлап карарлар [һәм кабахәт эшләрдән сакланырлар].
27. И, Адәм балалары! Икесенә дә гаурәтләрен күрсәтер өчен, киемнәрен салдырып, ата-анагызны җәннәттән чыгарганы кебек, шайтан [җәннәткә керүегезгә киртә булырлык гөнаһлар эшләтеп] сезне дә адаштырмасын. Һичшиксез, ул [шайтан], гаскәрләре белән бергә, сез аларны күрә алмаган җирдән сезне күрә. [Шуңа күрә алардан сакланырга тиешсез]. Һичшиксез, Без шайтаннарны иман итмәгән кешеләргә дуслар иттек.
28. Алар кабахәтлек эшләгәндә [акланырга теләп]: «Без аталарыбызның шулай иткәннәрен күрдек [һәм аларга иярдек]. Безгә моны Аллаһ әмер итте», – диләр. [Расүлем!] Әйт: «Һичшиксез, Аллаһ кабахәт эшләрне әмер итми. [Дөреслеген] Үзегез белмәгән нәрсәләрне Аллаһка карата [ялганлап] сөйлисезме әллә?»
29. [Расүлем!] Әйт: «Раббым [миңа дөреслек һәм] гаделлекне әмер итте. Һәр сәҗдә [һәм намаз] вакытында йөзләрегезне [кыйблага] юнәлтегез һәм ихлас күңел белән Аңа гына коллык итегез. Сезне башта [яланаяк, ялангач һәм сөннәтсез] бар иткәне кебек, [терелткәч тә, янә шул хәлдә Аңа] кайтачаксыз.»
30. Ул [Аллаһы Тәгалә] бер фирканы һидаять итте. Бер фирка исә адашуга дучар булды. Алар [үз теләкләре белән] Аллаһны калдырып, шайтаннарны дус иттеләр [һәм, шул сәбәпле, юлдан яздырылуга лаек булдылар]. Алар [һаман да] үзләрен һидаятькә ирешкән кешеләр дип уйлыйлар.
31. И, Адәм балалары! Һәр сәҗдә вакытында [гаурәт урыннарыгызны каплый торган зиннәтле] киемегезне киегез. Ашагыз, эчегез, әмма [хәләлне харам итеп, яки харамга катышып, яки туклык чиген узып] исраф итмәгез. Һичшиксез, Ул [Раббыгыз] исрафчы кешеләрне сөйми[4].
32. [Расүлем! Ялангач килеш тәваф кылган мөшрикләргә] Әйт: «Аллаһның коллары өчен [уртага] чыгарган зиннәтләрен [бизәкле киемнәрне, рөхсәт ителгән бизәнгеч әйберләрне] һәм тәмле ризыкларын кем харам итте [аларны киюдән тыеласыз]?» [Расүлем!] Әйт: «Кыямәт көнендә исә алар [ул тәмле ашамлыклар һәм эчемлекләр] бу дөнья тормышында иман китергән кешеләр өчен [булачак]. [Коръәннең хаклыгын] Белгән кавемгә аятьләрне [дә] шул рәвешчә [төгәл] аңлатабыз»[5].
33. [Расүлем!] Әйт: «Раббым [зина һәм риба кебек] кабахәт нәрсәләрне, аларның ачык булганын һәм яшерен калганын, [хәмер һәм отышлы уен кебек] гөнаһның бөтенесен, [золым, кеше хакына керү кебек] нахакка кул сузуны, [илаһилыгы] хакында бернинди дәлил иңдерелмәгән теләсә нәрсәне Аллаһка тиңдәш итүегезне һәм үзегез белмәгән нәрсәләрне Аллаһка карата сөйләвегезне харам кылды».
34. [Пәйгамбәрләрен инкяр иткән] Һәр өммәт өчен [билгеләнгән] бер әҗәл бар. Әҗәлләре җиткәч, аны бер сәгатькә генә дә артка да, алга дә күчерә алмаслар.
35. И, Адәм балалары! Әгәр сезгә үз арагыздан расүлләр килсә, һәм алар сезгә Минем аятьләремне бәян итсәләр, кемнәр [ширектән һәм ул аятьләргә каршы төшүдән] саклана һәм [гамәлен] төзәтә, шуларга [Кыямәт көнендә] бернинди курку да булмас, һәм [дөнья нигъмәтләреннән мәхрүм калганнары өчен] алар хәсрәт тә чикмәячәкләр.
36. Әмма Минем аятьләремне ялганга санаучылар һәм, алардан ерагаеп, тәкәбберләнүчеләр – Ут әһелләре [булачаклар]. Алар анда [һич чыкмыйча] мәңге калачаклар.
37. Аллаһка карата ялган уйлап чыгарган яки Аның аятьләрен ялган санаган кешеләрдән дә залимрәк кем бар? Алар [ризыклары һәм әҗәлләре белән бәйле] язылган насыйпларын үзләренә алачаклар [һәм билгеле бервакыт аның белән файдаланачаклар]. [Ахыр чиктә] Җаннарын алыр өчен [үлем фәрештәсе һәм аның ярдәмчеләреннән торган] илчеләребез аларга килгәч: «Аллаһны ташлап табынган нәрсәләрегез кайда соң?» – диярләр. Алар: «Бездән югалдылар [иң читен вакытыбызда аларны яныбызда күрмибез]», – диярләр һәм үзләренең [чыннан да] кяфер кешеләр икәнлекләренә үз-үзләренә каршы шаһитлык итәрләр.
38. [Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аларга:] «Сездән алда үткән җен һәм кеше җәмәгатьләре арасында сез дә Ут эченә керегез!» – дияр. Һәрбер [кяфер] өммәт [җәһәннәмгә] кергәч, үз охшашына ләгънәт укыр. Һәммәсе дә анда җыелып беткәч исә, иң соңгылары иң әүвәлгеләре турында: «И, Раббыбыз! Менә болар безне юлдан яздырды, аларга Уттан икеләтә газап бир», – диярләр. Ул [Аллаһы Тәгалә] исә: «[Алдагыларның да, ияргәннәрнең дә] Һәрберенә икеләтә [газап] бар, ләкин сез [кемнең башына ни килгәнен] белмисез», – дияр.
39. [Моны ишеткән] Әүвәлгеләре исә соңгыларына: «Сезнең безнең алда бернинди өстенлегегез булмады. [Үз теләгегез белән безгә ияреп] Кылган [начар] нәрсәләрегез сәбәпле, бу газапны татыгыз», – диярләр.
40. Безнең аятьләребезне ялганга санаган кешеләр һәм, алардан ерагаеп, тәкәбберләнүчеләр өчен күк капкалары [аз гына булса да] ачылмаячак, һәм дөя энә күзеннән чыкканчы, алар җәннәткә [мәңге] керә алмаячаклар. Без ул [ширек кебек иң зур гөнаһны эшләгән] гөнаһлыларны шулай [дәһшәтле бер газап белән] җәзаландырырбыз.
41. Аларга җәһәннәмнән – бер түшәк, өсләреннән исә [аларны каплаган ут] япмалар [булыр]. Без ул залимнәрне әнә шулай [каты бер газап белән] җәзаландырырбыз.
42. Әмма [Безнең аятьләребезгә] иман китергән һәм [гыйбадәтләрен авырсынмыйча, намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылган кешеләр, Без [болай да] беркемгә дә көченнән килмәгәнне йөкләмибез [шуңа күрә һәр кол үз көче нисбәтендә гамәл кылып, мәңгелек бәхет казана ала], әнә шулар – җәннәт әһелләре. Алар анда мәңге калачак.
43. Без аларның күкрәкләрендәге [дөньядан калган] ачуны суырып чыгарачакбыз. [Моннан соң алар арасында сөю һәм ихласлыктан башка берни дә калмас, чөнки җәннәт – ачу һәм нәфрәттән туган борчулар урыны түгел, аларның җәннәттәге сарайлары һәм агачлары] Асларыннан елгалар агып торыр. Алар [җәннәткә кергәч]: «Барча мактаулар безне моңа [нигъмәт йортына керү чарасы булган иманга] һидаять иткән Аллаһка. Аллаһ безне [Исламга] һидаять итмәсә, без [үзебез белеп, берничек тә] һидаятьне таба алмас идек. Раббыбызның расүлләре [безгә] хакны алып килделәр [алар юнәлтүе белән дөньяда чакта шиксез ышанган нәрсәләрне хәзер үз күзләребез белән күрдек]», – диярләр. [Шулвакыт Аллаһ тарафыннан:] «Менә – җәннәт. Кылган [изге] гамәлләрегез сәбәпле, сез [Аллаһның рәхмәтенә ирештегез һәм мирас алган кебек] аңа варис ителдегез», – дип хәбәр кылыныр[6].
44. Җәннәт әһелләре җәһәннәм әһелләренә: «Без Раббыбызның безгә вәгъдә иткән нәрсәсен хак буларак таптык. Сез дә Раббыгызның вәгъдә иткән нәрсәсен хак таптыгызмы?» – дип хәбәр итәрләр. Алар: «Әйе! [Без Аллаһның кисәтүләре хак булганына инандык]», – диярләр. Шуннан бер сөрәнче [фәрештә] игълан итәр: «Аллаһның ләгънәте залимнәргә төшсен!
45. Алар Аллаһның юлыннан яздырдылар, аны үзгәртергә тырыштылар, һәм алар Ахирәтне инкяр иттеләр».
46. [Җәннәткә керүчеләр белән җәһәннәмгә ташланучыларның] Икесе арасында бер пәрдә бар. Әгърафта һәрберсен [йөзләренең аклыгы һәм каралыгы кебек] билгеләрдән танучы кешеләр [булачак]. Алар җәннәт әһелләренә: «Сәлам сезгә!» – дип кычкырырлар, әмма [җәннәткә керергә] ашкынсалар да, [хәзергә] анда керә алмаслар[7].
47. Әмма [ихтыярсыздан] күзләре Ут әһелләренә төшкәч [аларның чырайлары каралыгын һәм чиккән газапларын күргәч, Аллаһы Тәгаләгә сыенып]: «И, Раббыбыз! Безне бу [үз-үзләренә] золым иткәннәр [кяферләр] белән бергә [Утка төшүчеләрдән] итмә!» – диярләр.
48. Әгърафтагылар [йөзләренең каралыгы, җирәнгечлеге кебек начар] билгеләреннән таныган кешеләргә кычкырып әйтерләр: «Җыйганнарыгыз [малларыгыз] һәм [Аллаһка карата да, халыкка карата да] тәкәбберләнүегез [чиккән газапларыгыздан] сезне саклый алмады.
49. [Фәкыйрьлекләре өчен түбән күреп:] «Аллаһ аларга бернинди дә рәхмәт ирештермәс», – дип ант иткән кешеләрегез болармы? [Аллаһы Тәгалә әгърафта җәннәткә керүне көткән кешеләргә:] «Керегез җәннәткә! Сезгә бернинди курку да юк, сез хәсрәт тә чикмәячәксез [дип әйтәчәк].
50. Ут әһелләре [җәһәннәмдә ачлыктан һәм сусызлыктан интеккәнлектән] җәннәт әһелләренә: «Безгә су яки Аллаһ сезне ризыкландырган [ашамлык-эчемлек кебек] нәрсәләрдән койсагызчы» – дип [ялварып] эндәшерләр. Алар исә әйтерләр: «Аллаһ аларның [ашамлык-эчемлекнең] икесен дә кяферләр өчен тыйды.
51. [Хәләлләргә һәм харамнарга кагылышлы уйдырма чыгарган] Диннәрен күңел ачу, бер уен иткән һәм дөнья тормышы үзләрен алдаган кешеләргә [әлбәттә, җәннәт нигъмәтләре харам ителәчәк]». Алар Безнең аятьләребезне [белә торып] инкяр иткәнлекләреннән, һәм [һич онытылмавы тиеш булган] бу көннәре белән очрашачакларын онытканнары өчен, аларны [мәңгегә җәһәннәмдә] калдырачакбыз.
52. Һичшиксез, иман китергән бер кавем өчен бер һидаять һәм [олуг] рәхмәт булсын дип, Без аларга [бик кадерле] бер китап бирдек һәм [мәңгелек һәм иң өстен] гыйлем белән аны [иман, хөкем һәм вәгазьләр хәлендә тәфсилле] бәян иттек.
53. Алар [кяферләр, инкярларында кала биреп] аның [Коръәннең куркытулы хәбәрләре] тормышка ашырылуын көтәләр. Аның аңлатмасы [мәйданга] киләчәк көнне, элек аны [игътибарсыз калдырып] оныткан кешеләр: «Раббыбызның расүлләре безгә хакны китергән иде. Безгә шәфәгать кылачак шәфәгатьчеләр бармы? Яки [элек] кылган [начар] гамәлләрдән башка нәрсәләр кылыр өчен [дөньяга] кире кайтыйкмы?» Һичшиксез, алар [гомерләрен көферлеккә сарыф итү белән] үз-үзләренә зарар салдылар һәм [«шәфәгатьчеләребез» дигән] уйдырма нәрсәләре алардан югалды.
54. Һичшиксез, сезнең Раббыгыз – Аллаһ ки, Ул күкләрне, җирне, кояшны, айны һәм йолдызларны [акыллы барлыклар кебек] әмеренә буйсындырылган [һәм өсләренә йөкләнгән һичбер вазифаны да үтәми калмаган] барлыклар буларак, [дөнья көннәреннән] алты көн [микъдарына тиң вакыт] эчендә яралтты. Шуннан соң [ниндидер бер урынга урнашудан пакь буларак, Затына килешкән шәкелдә] Гарешкә истива кылды. Ул көнне төн белән каплый, ул [көн] исә аның артыннан ашыгып иярә. [Яхшы белегез ки] Ул гына бар итә һәм идарә итә. Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ – бик Бөек һәм Олуг[8].
55. Раббыгызга тыйнаклык белән яшерен дога кылыгыз. Һичшиксез, Ул [пәйгамбәр булырга теләү һәм күкләргә күтәрүне таләп итү кебек мәгънәсез догалар кылып һәм дога кылганда бик каты кычкырып] чиктән ашканнарны сөйми.
56. Төзек хәлгә китерелгәннән соң, [көферлек һәм залимлек кылу белән] җирдә бозыклык чыгармагыз, куркып һәм [рәхмәт-шәфкате белән кабул итүен] өмет итеп, Аңа дога кылыгыз. Һичшиксез, Аллаһның рәхмәте [догаларын һәм бүтән гамәлләрен яхшы кылган] игелекле кешеләргә [бик] якын.
57. Ул – рәхмәте [булган яңгыр] алдыннан сөендерүчеләр итеп җилләрне җибәрүче. Аннары алар [күп су белән тулы] авыр-авыр болытларны [җиңел генә] алып килгәч, Без аны [корылыктан] үлгән бер өлкәгә куабыз, [анда] суны яудырабыз һәм, аның сәбәпле, җимешләрнең бөтенесен үстерәбез. [Үле туфракны терелткәнебез кебек] Үлеләрне дә шулай [каберләреннән] терелтәчәкбез. Бәлки, сез уйларсыз.
58. [Туфрагы уңдырышлы һәм] Яхшы җирнең үсемлеге Раббыңның рөхсәте [һәм теләве] белән [мул һәм матур булып] үсә. Әмма начарында исә алар аз үсә. [Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләренә] Шөкер итүче [мөэмин] кешеләр өчен Без аятьләребезне шулай [мисаллар белән бизәп] аңлатабыз.
59. Без инде Нухны [галәйһиссәлам] кавеменә [пәйгамбәр итеп] җибәргән идек. Ул: «И, кавемем! Аллаһка [гына] гыйбадәт кылыгыз, сезнең Аннан башка һичбер илаһыгыз юк. Мин [Аңа гыйбадәт кылмаган хәлегездә] сезгә [киләчәк] олуг Көннең газабыннан куркамын», – дигән иде[9].
60. Кавеменнән олуглары [аның бу нәсыйхәтләренә]: «Һичшиксез, без сине [хак юлдан] ап-ачык бер адашу эчендә күрәбез», – диде.
61. [Нух [галәйһиссәлам] аларның бу сүзләренә каршы] Әйтте: «И, кавемем! Миндә адашу юк, ләкин мин галәмнәрнең Раббысыннан [сезгә җибәрелгән] бер илчемен.
62. Мин сезгә Раббымның вәхиләрен ирештерәмен һәм сезгә игелек кенә телимен. Мин сезнең белмәгәннәрегезне Аллаһтан беләмен.
63. Әллә инде сезнең [ширектән һәм гөнаһлардан сакланып] тәкъва булуыгыз һәм [шул сәбәпле Аллаһ тарафыннан] мәрхәмәт ителүегез өчен үз арагыздан бер затка сезне кисәтергә дип Раббыгыздан бер үгет килүенә гаҗәпләндегезме?»
64. [Шулкадәр вәгазьләргә карамастан] Алар аны ялганчыга санадылар, нәтиҗәдә, Без аны һәм көймәдә аның янында булганнарны коткардык, аятьләребезне [һәм могҗизаларыбызны] ялганга санаучыларны исә суга батырдык. Һичшиксез, алар [күңел күзләре] сукыр бер кавем иде.
65. Гад кавеменә исә [нәселдәшлек ягыннан] кардәшләре [булган] Һудны [галәйһиссәлам] җибәргән идек]. Ул әйтте: «И, кавемем! Аллаһка [гына] гыйбадәт кылыгыз, сезнең Аннан башка һичбер илаһыгыз юк. [Нух кавеменең һәлак булуын белә торып] Һаман [Аллаһның газабыннан] курыкмыйсызмы әллә?»
66. Кавеме эченнән кяфер булган олуг кешеләре әйтте: «[Аталарыбызның динен ташлаганың өчен] Һичшиксез, без синең бер акылсызлык эчендә булганыңны күрәбез һәм без сине [үзен пәйгамбәр итеп күрсәтергә маташкан] ялганчылардан саныйбыз»[10].
67. Ул әйтте: «И, кавемем! Миндә акылсызлык юк, ләкин мин галәмнәрнең Раббысыннан [сезгә җибәрелгән] бер илчемен.
68. Мин сезгә Раббымның вәхиләрен ирештерәмен һәм мин – сезнең өчен ышанычлы киңәшче.
69. Үз арагыздан бер затка сезне кисәтер өчен Раббыгыздан сезгә бер үгет килүенә гаҗәпләнәсезме әллә? Хәтерләгез, Ул [Раббыгыз] Нух [галәйһиссәлам] кавеме артыннан сезне [дөньяда аларның урынын алган] хәлифәләр итте һәм сезгә [башка кешеләргә караганда] яралтылышта озынрак буй бирде. Аллаһның нигъмәтләрен истә тотыгыз [һәм бу сезне шөкер кылырга һәм изге гамәлләргә өндәп торсын], – бәлки, сез [борчуларыгыздан котылып] уңышка ирешерсез».
70. [Бу нәсыйхәтләргә каршы, гад кавеме] Әйттеләр: «Син без аталарыбыз табынганнарны ташлыйк һәм бер генә булган Аллаһка гыйбадәт кылыйк, дип килдеңме әллә? Әгәр [куркытуларыңа] тугры кешеләрдән булсаң, вәгъдә иткәнеңне [хәзер үк] безгә китер [дә карап карыйк]».
71. Ул [Һуд [галәйһиссәлам] исә: «Раббыгыздан сезгә бер газап һәм [үч тулы] бер ачу иңде инде. Әллә сез үзегез һәм аталарыгыз [илаһ дип] биргән [ияләре билгесез коры] исемнәр хакында минем белән сүз көрәштерәсез? Аллаһ алар хакында бернинди дә дәлил иңдермәде бит. [Үзегезгә килгән шулкадәр хакыйкатьләргә карамастан, кирелегегездә кала бирәсез икән, башыгызга киләчәк бәлане] Көтегез, мин дә сезнең белән [моны] көтәчәкмен», – диде.
72. Рәхмәтебез белән Без аны һәм аның белән булган [иманлы] кешеләрне [инкярчыларның башына килгән ул бәладән] коткардык, Безнең аятьләребезне ялганга санаган һәм [көферлектән берничек тә ваз кичмичә, күргән бер могҗизага да] иман китермәгән кешеләрне [тамырдан] юк иттек[11].
73. Сәмудка исә [нәселдәшлек ягыннан] кардәшләре [булган] Салихны [галәйһиссәлам] җибәргән идек]. Ул әйтте: «И, кавемем! Аллаһка [гына] гыйбадәт кылыгыз, сезнең Аннан башка һичбер илаһыгыз юк. [Пәйгамбәрлегемнең дөреслеген раслап] Сезгә Раббыгыздан ап-ачык бер дәлил килде. Бу – Аллаһның [кодрәте белән кыядан чыккан ана] дөясе сезгә аять [һәм могҗиза] буларак [җибәрелде]. Аны [үз хәлендә] калдырыгыз, Аллаһның җирендә утласын. [Аны этеп-төртеп, көтүлекләрдән куып һәм суеп] Аңа зыян китермәгез, югыйсә, сезгә тилмерткеч бер газап киләчәк[12].
74. Хәтерләгез, Ул [Аллаһы Тәгалә] гад [кавеме] артыннан сезне [аларның урынына үткәреп, теләгәнегезчә хуҗа булган] хәлифәләр итте һәм сезне [Хиҗр дип аталган] урында урнаштырды ки, сез аның тигезлекләреннән сарайлар төзедегез, тауларын исә өйләр итеп чокыдыгыз. Аллаһның нигъмәтләрен истә тотыгыз һәм җирдә бозыклык чыгарып йөрмәгез».
75. Кавеме эченнән тәкәбберләнгән олуг кешеләр кимсетелгән иман китерүчеләргә [мыскыл итеп]: «Сез [чыннан да] Салихны Раббысыннан җибәрелгән бер кеше дип беләсезме әллә?» – диде. Алар: «[Әйе!] Һичшиксез, без аның белән иңдерелгән нәрсәгә иман китердек», – диделәр.
76. Тәкәбберләнгән кешеләр исә: «Һичшиксез, без сез иман китергән нәрсәне инкяр итәбез», – диде.
77. Алар Раббыларының [дөясенә кагылмау] әмереннән тәкәбберләнделәр һәм [аякларын чабудан эшне башлап, ахыр чиктә ул] дөяне суйдылар да: «Әй Салих! Әгәр [чыннан да] илчеләрдән булсаң, вәгъдә иткәнеңне [хәзер үк] безгә китер [дә карап карыйк]», – диделәр.
78. Аларны каты тетрәү тотты һәм алар [һәлакәткә дучар ителгән үлеләр хәлендә] өйләрендә җиргә капланып калганнарга әверелделәр[13].
79. [Салих [галәйһиссәлам], имансызлык сәбәпле, башларына килгән һәлакәткә борчылып] Алардан йөз чөерде дә: «И, кавемем! Мин сезгә Раббымның вәхиен ирештердем һәм сезгә игелек кенә теләдем, ләкин сез [нәсыйхәт итеп] игелек теләүчеләрне [беркайчан да] сөймисез», – диде.
80. Лутны да [галәйһиссәлам] өммәтенә пәйгамбәр итеп Без җибәргән идек]. Менә ул кавеменә әйтте: «Галәмнәрдән һичбере сезгә кадәр [мондый бернәрсә] кылмаган шул кабахәт эшне кыласызмы әллә?»
81. Сез, хатыннарыгызны калдырып, шәһвәт белән ирләргә якынаясыз [җенестәшләрегез белән мөнәсәбәттә буласыз]. Һичшиксез, сез – [һәр эштә] чиктән ашучы кавем».
82. Кавеменең җавабы исә: «Аларны [Лутны һәм аңа иман китерүчеләрне] өлкәгездән куыгыз. Һичшиксез, алар – пакь булырга тырышкан кешеләр», – дию генә булды.
83. Без аны һәм, [кяфер булган] хатыныннан тыш, гаиләсен [инкярчыларга килгән ул газаптан] коткардык. Ул [хатыны] исә [йортларында һәлак булучылар арасында] калганнардан булды.
84. Без аларга [кызган балчык ташларыннан тиңе булмаган] бер яңгыр яудырдык. Гөнаһлыларның [үкенечле] ахыры нинди булганын кара [да күр][14]!
85. Мәдйәнгә исә [нәселдәшлек ягыннан] кардәшләре [булган] Шугайбны [галәйһиссәлам] җибәрдек]. Ул әйтте: «И, кавемем! Аллаһка [гына] гыйбадәт кылыгыз, сезнең Аннан башка һичбер илаһыгыз юк. [Пәйгамбәрлегемнең дөреслеген раслап] Сезгә Раббыгыздан ап-ачык бер дәлил килде. [Нәрсәнедер сатканда, авырлыгын яки буен-иңен] төгәл үлчәгез һәм кешеләргә [үз малларын һәм] әйберләрен киметмәгез. [Пәйгамбәрләр аша] Төзәтелгәннән соң җирдә [көферлек һәм залимлек кылып] бозыклык чыгармагыз. Әгәр иман китергән кешеләр булсагыз, бу [нәрсәләр дөнья мәнфәгатегез ягыннан да, Ахирәттә рәхәт чигүегез ягыннан да] сезнең өчен яхшырак.
86. Сез Аңа ышанган кешеләрне [үлем белән] куркытып һәм Аллаһның [җәннәтенә илтә торган] юлыннан яздырып, аны [тәнкыйтьләрегез утына тотып] бозмакчы булып [шайтан кебек поскыннар оештыра-оештыра] һәр юлда [Аллаһның пәйгамбәрләре белән күрешергә теләүчеләргә комачаулар өчен: «Ул бит бер ялганчы, кара, динеңнән яздыра күрмәсен!» – кебек сүзләр сөйләп, кешеләрнең иманнарына киртә булып] утырмагыз. Хәтерләгез, сез [сан, мал һәм шәрәф ягыннан] бик аз [нәрсәләргә ия] идегез, Ул исә [нәселегезгә һәм малыгызга бәрәкәт биреп һәм түбәнлектән соң сезне куәтле итеп, һәр яктан] сезне күбәйтте. Карагыз, [сездән алда килеп киткән Нух, гад һәм сәмуд кавеме кебек] бозыклык кылучыларның [аянычлы] ахыры нинди булды!
87. Әгәр сездән бер өлешегез җибәрелгән нәрсәгә ышанса, икенчеләрегез [моңа] ышанмаса, Аллаһ [кайсыгызга ярдәм итеп, кайсыгызны хур вә рисвай итеп] арабызда хөкем биргәнчегә кадәр сабыр итегез. Ул бит – хакимнәрнең иң яхшысы».
88. Кавеме эченнән тәкәбберләнгән олуг кешеләр: «И, Шугайб! Без сине дә, сиңа иман китергән кешеләрне дә, һичшиксез, синең белән бергә өлкәбездән куачакбыз, яки син безнең динебезгә [көферлеккә] кайтачаксың», – диде. Ул [Шугайб [галәйһиссәлам] исә әйтте: «Без [сезнең динегезне] теләмәгән кешеләр булсак та [безне моңа мәҗбүр итәчәксез]?
89. Аллаһ безне аннан коткарганнан соң, сезнең динегезгә кайтсак, Аллаһка карата [зур] ялган уйдырмада булырбыз. Раббыбыз булган Аллаһ теләмәсә, безгә аңа [сезнең кебек кяферләрнең юлына] кайтырга ярамас. Раббыбыз һәрнәрсәне гыйлеме белән уратып алган. Без [иманыбызда нык калу мәсьәләсендә] Аллаһка гына тәвәккәл кылдык. И, Раббыбыз! Безнең белән кавемебез арасында хак [һәм гаделлек] белән хөкем бир. Син бит – хөкем бирүчеләрнең иң яхшысы. [Чөнки бер генә хөкемеңдә дә золым һәм гаделсезлек юк]».
90. Кавеме эченнән кяфер булган олуг кешеләре әйтте: «[Аталарыбызның динен ташлап] Шугайбка [галәйһиссәлам] иярсәгез, һичшиксез, үз-үзләренә зарар китерүчеләрдән булырсыз».
91. Аларны җир тетрәү тотты һәм алар [һәлакәткә дучар ителгән хәрәкәтсез үлеләр хәлендә] өйләрендә җиргә капланып калганнарга әверелделәр.
92. Шугайбны [галәйһиссәлам] ялганчыга санаучылар [өйләрендә шундый бер һәлакәткә дучар ителделәр ки] гүя анда һич яшәмәгән кебек булдылар. Шугайбны [галәйһиссәлам] ялганчыга санаучылар [ике җиһанда да] хәсрәттә булдылар.
93. [Шугайб [галәйһиссәлам], башларына килгән һәлакәткә борчылып] Алардан йөз чөерде дә: «И, кавемем! Мин сезгә Раббымның [вәхи һәм] рисаләтен ирештердем һәм сезгә игелек кенә теләдем. [Белә торып инкяр иткән] Кяферләр кавеме өчен мин ничек көеним?» – диде[15].
94. Без теләсә нинди өлкәгә бер пәйгамбәр җибәргән булсак, бәлки [гөнаһларыннан тәүбә итеп Безгә] ялварып буйсынырлар дип, һичшиксез, аның халкына фәкыйрьлек [кебек малга килгән] һәм [чирләр кебек бәдәнгә килгән] кыенлык китердек.
95. Шуннан бу начар нәрсәләрне яхшылары белән алыштырдык, ахырда алар күбәйделәр [һәм муллыкка ирешкәч, башларыннан үткән кыенлыкларның имансызлыклары өчен булган бер хакыйкать икәнен бер читкә ташладылар] һәм: «Безнең аталарыбызга да [вакыт-вакыт] кыенлыклар һәм муллык килә иде», – диделәр. Без исә аларны [газапның кайдан, кайчан киләчәген] сизмәгән чакларында кинәт җәзаладык.
96. Әгәр [пәйгамбәрләр хаклыкны ирештерү белән килгән] өлкәләрнең халкы [кяфер булып, баш күтәргәнче] иман итсәләр һәм [гөнаһтан куркып] тәкъва булсалар, Без алар өстенә күктән һәм җирдән [килә торган яңгыр һәм ризык кебек] бәрәкәтләр ачар идек. Ләкин алар [кирелек белән] ялган санадылар, һәм Без аларны кылган [инкяр кебек начар] нәрсәләре сәбәпле җәзаладык.
97. Әллә ул өлкәләрнең халкы Безнең газабыбыз аларга төнлә йоклаган чакларында [кинәт] килмәс дип ышандылармы?
98. Әллә ул өлкәләрнең халкы Безнең газабыбыз аларга иртән [соң дәрәҗә гафләт эчендә] уйнаган чакларында [кинәт кенә] килмәс дип ышандылармы?
99. Әллә алар Аллаһның [колын ул көтмәгән яктан кинәт тотуы мәгънәсендә килгән дәһшәтле] мәкереннән курыкмадылармы? Аллаһның мәкереннән зарар күргәннәр генә курыкмый.
100. Әллә [алдагы өммәтләрдән ирешкән] халкы артыннан [туып, Мәккә тирәсендәге] җирләргә варис булган кешеләргә күрсәтмәдемме: әгәр Без теләсәк, [элекке кавемнәргә эшләгәнебез кебек] аларны гөнаһлары өчен җәзалар идек. Әмма Без [ирадәсен иман ягына юнәлтмәгән] ул кешеләрнең йөрәкләренә мөһер басабыз, һәм алар бүтән [элекке инкярчы өммәтләрнең башларына килгән газаплар турындагы кыйссаларны гыйбрәт колагы белән] ишетмәсләр.
101. Ул [Нух, гад һәм сәмуд кавемнәренең йортлары кебек] өлкәләр турында сиңа хәбәрләр сөйлибез. Пәйгамбәрләре аларга ап-ачык [могҗиза һәм] дәлилләр китергән иде, әмма алар элек [могҗизаларны күрмичә] ялган санаган ул [иман китерелүе кирәк булган] нәрсәгә [соңыннан да] ышанырга теләмәделәр. Аллаһ [көферлектә калуны өстенрәк күрәчәкләрен белгән] кяферләрнең йөрәкләренә әнә шулай [бик каты һәм нык итеп] мөһер баса[16].
102. Без аларның күпчелеген [Аллаһы Тәгаләгә биргән] вәгъдәләренә тугры тапмадык. Чыннан да, Без аларның күпчелеген [юлдан язган] фасикълар буларак таптык.
103. Шуннан алардан соң Мусаны [галәйһиссәлам] аятьләребез [һәм могҗизаларыбыз] белән фиргавенгә һәм [кавеменең] олугларына җибәрдек, әмма алар [иман ителүе инкяр ителмәс булган могҗизаларга ышанмыйча] аңа гаделсезлек кылдылар. Ул азгыннарның [фаҗигале] ахыры нинди булганын кара[17]!
104. Муса [фиргавен янына кергәч, аны Аллаһка иман итәргә дәгъват кылыр өчен] әйтте: «И, фиргавен! Һичшиксез, мин – галәмнәрнең Раббысыннан [җибәрелгән] бер илчемен.
105. Мин Аллаһ турында хак булганны гына сөйләргә тиеш. Мин сезгә Раббыгыздан ачык бер дәлил китердем. Шулай булгач, Исраил улларын минем белән җибәр [һәм алар аталарының ватаны булган мөкатдәс урыннарга китсеннәр]»[18].
106. [Фиргавен] Әйтте: «Әгәр син [әйткәнеңчә, сине җибәргән Раббыңнан] бер могҗиза китергән булсаң, аны күрсәт. Әгәр [бу дәгъвәңдә] тугрылардан булсаң [моны исбат итәргә тиешсең]».
107. Ул таягын [җиргә] ташлады һәм ул [зур һәм озын] ап-ачык бер еланга әйләнде[19].
108. Шуннан ул кулын [куеныннан] чыгарды һәм ул караучылар өчен [гадәттән тыш нурлар сибеп, һәркемнең күзен ихтыярсыздан үзенә җәлеп итеп] ап-ак булды[20].
109. Фиргавеннең кавеменнән олуглары [бу могҗизаны күргәч] әйтте: «Һичшиксез, бу – [сихер белемендә камиллеккә ирешкән] бик белемле сихерче.
110. Ул [күрсәткән сихерләре белән] сезне [Мисырда урнашып яшәгән] туфракларыгыздан чыгарырга тели. [Аны нишләтәчәгебез хакында] Нәрсә киңәш итәсез?»
111. [Киңәш ахырында фиргавенгә] Әйттеләр: «Аны һәм кардәшен бераз кичектер һәм [бу арада] шәһәрләргә [оста сихерчеләрне] җыючыларны җибәр [һәм алар игълан итсеннәр].
112. Алар сиңа һәр белемле сихерчене алып килсеннәр».
113. [Сөрәнчеләр җыеп китергән ун меңнән артык] Сихерчеләр фиргавенгә килде һәм: «Әгәр без җиңүчеләрдән булсак, һичшиксез, безгә әҗере бардыр», – диделәр.
114. Ул: «Әйе! Сез [җиңсәгез, әҗерен алып кына калмыйча, минем хозурыма керү-чыгу иреге мәсьәләсендә] якын кылынганнардан [булачаксыз]», – диде.
115. Алар: «И, Муса! Я син [таягыңны алдан] ыргытасың, я без ыргытабыз», – диделәр.
116. Ул [Муса [галәйһиссәлам]: «Сез ыргытыгыз!» – диде. Алар [үзләре алып килгән терекөмешле арканнарны, таякларны үзәнлек уртасына] ыргыткач, кешеләрнең күзләрен будылар, аларны куркыттылар һәм бик зур сихер [мәйданга] китерделәр.
117. Без Мусага [галәйһиссәлам]: «Таягыңны ыргыт!» – дип вәхи иттек. [Таягын ыргытыр-ыргытмас] Ул аларның уйдырма [асылы-нигезе булмаган] нәрсәләрен [тотып] йота [башлады].
118. Хак ачыкланды һәм алар кылганнар [күз буяу кебек] ялган булды.
119. Алар [фиргавен һәм аның гаиләсеннән булган кешеләр] анда җиңелделәр һәм түбәнлеккә төшкән кешеләргә әйләнделәр.
120. Сихерчеләр исә [күргән зур кодрәт каршында үз-үзләрен тота алмыйча] сәҗдә кылып [җиргә] капландылар.
121. [Иртән кяфер булган сихерчеләр кичен иманлы вәлиләргә әйләнеп] Әйттеләр: «Без галәмнәрнең Раббысына иман китердек.
122. Мусаның һәм Һарунның Раббысына».
123. Фиргавен әйтте: «[Димәк] Мин сезгә рөхсәт бирмәс борын сез аңа иман иттегез. Һичшиксез, бу – халкын аннан чыгарыр өчен шәһәрдә сез [Муса белән аңлашып] корган бер тозак. Әмма тиздән беләчәксез!»
124. Кулларыгызны һәм аякларыгызны [сул кул, уң аяк шәкелендә] төрле яктан чабачакмын, аннары бөтенегезне дә асачакмын».
125. [Сихерчеләр] Әйттеләр: «[Син бу әйткәннәреңне эшли калсаң, ни бәхет безгә, чөнки ул тәкъдирдә] Һичшиксез, без Раббыбызга [Аның җәннәт һәм рәхмәтенә] кайтачакбыз.
126. Раббыбыздан аятьләр килгәннән соң, безнең аларга иман китергәнебез өчен генә син бездән үч аласың. И, Раббыбыз! Өстебезгә [күп итеп] сабырлык бир һәм безне [Исламда нык торган] мөселманнар буларак вафат кыл»[21].
127. Фиргавеннең кавеменнән [бу күренешкә шаһит булган] олуглары әйтте: «Мусаны һәм аның кавемен бу туфракта бозыклык таратсыннар һәм ул сине дә, [сиңа якынаер өчен табынуны үзең канун итеп куйган кечкенә потлар шәкелендәге] илаһларыңны да [бер читкә] ташласын, дип [иректә] калдырасыңмы?» Ул [фиргавен аларны тынычландырыр өчен] әйтте: «[Элек эшләгәнебез кебек] Аларның ир балаларын үтертербез, хатыннарын исә исән калдырырбыз. Һичшиксез, без алар өстеннән какшамас көчкә иябез».
128. Муса [галәйһиссәлам] кавеменә [юатып һәм хикмәт белән] әйтте: «Аллаһтан ярдәм сорагыз һәм [дошманнарыгызның җәфалавына һәм үзегез хакында ишеткән нигезсез сүзләргә карата] сабыр булыгыз. Һичшиксез, [бөтен] җир [йөзе] Аллаһныкы гына. Ул колларыннан теләгәннәрен аңа варис итәр. [Хәерле] Ахыр исә тәкъвалык ияләренә [булачак, шуңа күрә фиргавеннең уйдырма сөйләгәннәренә ышанмагыз, ул әйткәнчә булмас, Аллаһ боерганча булыр!]»
129. Әйттеләр: «Син безгә килмәс борын да, син безгә килгәннән соң да [фиргавеннең меңнәрчә балаларыбызны кабат үтертүеннән] без хәсрәт чиктек». Әйтте: «Раббыгыз дошманыгызны һәлак итәр һәм җирдә сезне алар урынына куяр, аннары [тынычлыкка ирешүегездән соң] ничек гамәл кылачагыгызны карар өчен [шөкер кылсагыз – әҗерен бирер, нигъмәт кадерен белмәсәгез – җәзасын бирер]».
130. Үгет алсыннар [һәм көферлекләрен ташласыннар] дип, Без фиргавен гаиләсен [коры] елгалар һәм җимешләрнең кимүе белән [җәзалап] тоттык.
131. Аларга [саулык һәм муллык кебек] бер яхшылык килсә, [моңа үзләрен лаек күреп]: «Бу безнең өчен», – дияләр иде. Әгәр [хасталык һәм корылык кебек] бер начарлык килсә, [«Бу бәлаләр башыбызга Муса һәм аның кешеләре аркасында килде!» – дип] Муса [галәйһиссәлам] һәм аның янындагылардан шомлана иделәр. Һичшиксез, аларның [муллык, тарлык, яхшылык һәм начарлык кебек бөтен] шомланулары [имансызлыклары сәбәпле] Аллаһ хозурында [тәкъдир ителеп язылган]. Ләкин аларның күпчелеге [бу хакыйкатьне] белми [һәм шуңа күрә белер-белмәс сүз сөйли].
132. [Фиргавеннең кавеме булган кыйбтыйлар моның кадәр могҗизалар күрсәләр дә, һаман көферлекне һәм кирелекне ташламыйча] Әйттеләр: «Безне сихерләү [һәм динебездән тайпылдыру] өчен нинди генә аять [һәм могҗиза] китерсәң дә, без сиңа ышанмаячакбыз».
133. Без аларга [вакыт ягыннан] аерым-аерым аятьләр [һәм могҗизалар] итеп туфан [су басу], чикерткәләр, [бет, борча һәм талпан кебек] хәшәрәтләр, гөберле бакалар һәм [су урынына] кан җибәрдек. Әмма алар [иман китерүдән] тәкәбберләнделәр һәм гөнаһлы кавем булдылар.[22]
134. Бу газап аларга килгәч, [һәркайсында] алар: «И, Муса! Синең яныңда булган [пәйгамбәрлек дәрәҗәсе һәм догаларның кабул булуы турындагы] вәгъдә хөрмәтенә безнең өчен Раббыңа ялвар. Әгәр бу газапны [догаларың белән] бездән алсаң, без сиңа ышаначакбыз һәм Исраил улларын синең белән бергә, һичшиксез, [мөкатдәс җирләргә] җибәрәчәкбез», – дип әйттеләр.
135. Әмма [Мусаның [галәйһиссәлам] догасы белән] Без [үлемнән соң мәңгелек газапка] ирешәчәкләре вакытына кадәр [бу чиркангыч] газапны алардан алгач, алар [шундук биргән] вәгъдәләрен боздылар.
136. Без исә алардан үч алдык, һәм аларны [Кызыл] диңгездә батырдык, чөнки алар аятьләребезне ялган санадылар һәм алардан [йөз чөергән, хәтта тикшереп карауны да кирәксенмәгән] гафил кешеләр булдылар.
137. Зәгыйфь саналган кавемне исә Без бәрәкәтле иткән җирнең [Бәйте Мөкатдәс] көнчыгышларына һәм көнбатышларына [төшкән Шам һәм Мисыр туфракларының бөтенесенә] мирасчы кылдык. [Кыенлыкларга] Сабыр итүләре сәбәпле, Исраил улларына Раббыңның яхшы [ярдәм һәм көч] вәгъдәсе үтәлде. Без фиргавен һәм аның кавеме торгызганнарны да, [өйләренең түбәләре һәм бакчалар кебек җиңел корылмалардай] корганнарны да харап иттек.
138. Без Исраил улларын [Кызыл] диңгез аша үткәрдек тә, алар [бозау шәкелендәге] потларга табынган бер кавемгә тап булдылар һәм [аякларын да чылатмыйча, алар өчен диңгездән үткәргән Аллаһы Тәгаләне онытып]: «И, Муса! Аларның илаһлары кебек, безгә дә бер илаһ яса», – диделәр. Ул [Муса [галәйһиссәлам], алар күргән зур-зур могҗизалардан соң мондый сүзне ничек әйтә алуларына шаккатып] әйтте: «Һичшиксез, сез надан бер кавемсез.
139. Боларның [дин исеменнән] тоткан нәрсәләре [минем кулым белән] һәлак ителәчәк һәм кылган нәрсәләре [Аллаһка якынаю нияте белән булса да, аларга бернинди файда китермичә] бушка китәчәк».
140. Әйтте: «Сезне галәмнәрдән өстен кылган Аллаһтан башка берәүне сезгә илаһ буларак эзлимме әллә?»
141. Менә Без сезне фиргавен гаиләсеннән коткардык. Алар сезгә иң каты газапны эзлиләр иде, [Мусаның [галәйһиссәлам] дөньяга килүенә юл куймас өчен яңа туган] ир балаларыгызны [күпләп] үтерәләр, хатыннарыгызны исә [хезмәтчеләр итәр өчен] исән калдыралар иде. Монда Раббыгыздан бер сынау бар иде.
142. Без Муса [галәйһиссәлам] белән утыз төн [көннәре белән бергә гыйбадәттә үткәрү нәтиҗәсендә, Минем аның белән сөйләшәчәгем һәм Минем аңа Тәүрат китабын бирүем] турында килештек һәм аларны ун [төн өстәү] белән [кырыкка] җиткердек, шулай итеп Раббың билгеләгән вакыт кырык төн булды. Муса [галәйһиссәлам] Тәүратны алыр өчен Тур тавына китәр алдыннан] карендәше Һарунга [галәйһиссәлам]: «Кавемемдә минем урыныма кал, [аларның эшләрен] төзәтергә тырыш һәм азгыннарның юлына иярмә», – диде[23].
143. Муса [галәйһиссәлам] билгеләнгән вакытка [Турга] килгәч, һәм Раббысы аның белән [мәхлукларның сөйләшүенә охшамаган бер сөйләшү белән] сөйләшкәч, ул: «И, Раббым! Күрсәт миңа [бөек Затыңны] да, карыйм сиңа!» – диде. Ул [Аллаһы Тәгалә исә]: «Син [бу фани күз белән] Мине күрә алмассың, ләкин шул тауга кара. Әгәр ул [Минем чагылышым каршысында] урынында тора алса, [сиңа да чагылышымны күрсәткән чагымда] син дә Мине күрә алырсың», – диде. Раббысы тауга [бөек Затына килешә торган бер шәкелдә аңа] ачылгач [бер кешенең чәнти бармагының очы кадәр бер нур күрсәткәч], аны кисәк-кисәк итте. Муса [галәйһиссәлам] һуштан язып егылды. Аңына килгәч исә [Аллаһы Тәгаләгә олылавын белдерер өчен]: «Син пакь! Сиңа тәүбә итәм. Мин бит – иман китерүчеләрнең беренчесемен», – диде.
144. [Аллаһы Тәгалә] Әйтте: «И, Муса! Һичшиксез, Мин сине [Тәүрат ләүхәләрендә җибәргән] вәхиләрем белән һәм [сиңа арадашчысыз эндәшеп] сөйләшүем белән кешеләрдән өстен сайладым. Сиңа биргәннәремне ал һәм [нигъмәтләремә] шөкер итүчеләрдән бул».
145. Без аның өчен ләүхәләрдә һәрнәрсә турында үгет һәм [дингә бәйле мәсьәләләрдә] һәрнәрсә өчен аңлатма яздык [һәм аңа болай дидек]: «Боларны [җитдилек, дикъкать һәм] көч белән тот, кавемеңә аларның [хөкем һәм кануннар арасыннан кыйсас һәм үч алу кебек яхшы булганнарына караганда гафу итеп күрмәмешкә салышу кебек] иң яхшы булганын әмер ит. Фасикъларның йортын [Ахирәттә исә газап белән тулы йортларын тиздән] сезгә күрсәтәчәкмен.
146. Мин [ялган диннәргә ияреп һәм чамасыз золым кылып] хаксыз рәвештә җирдә тәкәбберләнгәннәрне [китапларыбызда һәм җиһанда күрсәткән] аятьләремнән [аларны аңлаудан] борачакмын. Шуңа күрә алар берәр могҗиза күрсәләр дә, аңа ышанмаслар, һидаять юлын күрсәләр, аны үз юллары итмәсләр. Әмма адашу юлын күрсәләр, аны [һәрвакыт тоткан] юллары итәрләр. Бу [рәвешле туры юлдан тәмам йөз чөереп, начар юлга бирелеп кереп китүләре] аларның Безнең аятьләребезне ялган санаганнары һәм [ялгышу сәбәпле түгел, ә йөз чөергәнлектән] алардан гафил кешеләр булганлыклары өчен».
147. Безнең аятьләребезне һәм Ахирәт белән очрашуны ялган санаган кешеләрнең [ярлыларга ярдәм һәм туганлык җепләрен ныгыту кебек игелек хакына кылган] гамәлләре бушка китте һәм [Кыямәт көнендә] алар [дөньяда чакта] кылганнары сәбәпле җәзаландырылмаячаклармыни?
148. Мусаның [галәйһиссәлам] кавеме аның [Раббысы белән сөйләшер өчен Тур тавына китүе] артыннан [Самири тарафыннан] бизәнү әйберләреннән [эретеп ясалган һәм] мөгри торган бер бозау сынын [табыныр өчен илаһ итеп] алдылар. Алар аның үзләре белән сөйләшмәгәнен һәм аларны туры юлга илтмәгәнен күрмәделәрме әллә? Алар аны бөтен җисемнәрне, куәт һәм кодрәтләрне яралткан Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш] ясадылар һәм [үз-үзләренә генә зарар китергән] залим кешеләр булдылар[24].
149. [Бозауга табынган яһүдиләр] Куллары өстенә төшкәч [бу кыланышларына соң чиккә җитеп үкенгәч] һәм үзләренең юлдан язганлыкларын күргәч: «Әгәр Раббыбыз безне кызганмаса [гаебебезгә кәффарәт булырлык тәүбәгә безне ирештермәсә] һәм безне ярлыкамаса, без [ике җиһанда да] зарар күрүчеләрдән булачакбыз», – диделәр.
150. Муса [галәйһиссәлам] Аллаһы Тәгаләдән үзе Тур тавында чакта Самиринең өммәтен бозауга табындырып, юлдан яздырганын белеп] кызып һәм кайгырып, кавеменә кайткач: «Минем арттан кылган нәрсәгез нинди яман! Әллә сез Раббыгызның [кырык төн үткәч, сезгә Тәүрат китерәчәгем турындагы] әмерен [бозауга табыну белән алыштырып] ашыктырдыгызмы?» – диде. [Аллаһ өчен ачуы нык кабарган Муса [галәйһиссәлам] Ул ләүхәләрне [җиргә] ташлады һәм, абыйсының башын тотып, аны үзенә тарта башлады. Ул [Һарун [галәйһиссәлам] аның болай уйлавы дөрес түгеллеген белдерү нияте белән] әйтте: «И, анамның улы! Һичшиксез, бу кавем мине көчсез калдырды һәм мине үтермәкче булды. Син [күз каршыларында] мине хурлавың белән дошманнарны сөендермә һәм мине залим кешеләр җөмләсеннән санама».
151. Ул [абыйсының бу зарын ишеткәч] әйтте: «И, Раббым! Мине һәм кардәшемне гафу ит һәм безне рәхмәтеңә керт. Син бит мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе».
152. Һичшиксез, [Самири кебек] бозауны [илаһ итеп] алган кешеләргә Раббыларының [төрле-төрле газаплардан торган] ачуы һәм дөнья тормышында хурлык киләчәк. Без [«Мусаның да, сезнең илаһы – менә бу бозау», – дип әйтеп, Аллаһка яла яккан] ялганчыларны әнә шулай [бик каты газап белән] җәзага дучар итәбез.
153. Әмма начар нәрсәләр эшләгән һәм соңыннан тәүбәгә килгән һәм иман китергәннәр [бигрәк тә иман итү нәтиҗәсендә изге гамәлләр кылганнар]! Һичшиксез, синең Раббың – Гафу итүче, Рәхимле.
154. Мусаның [галәйһиссәлам] ярсуы басылгач, ул [җиргә ташлаган] ләүхәләрне [кире] алды. Анда язылганнарда Раббыларыннан курыккан кешеләр өчен бер һидаять һәм бер рәхмәт бар.
155. Муса [галәйһиссәлам] Без билгеләгән вакыт өчен кавеменнән җитмеш кеше сайлады [һәм алар белән бергә билгеләнгән урынга барып иреште]. [Бу кешеләр Мусага [галәйһиссәлам]: «Ачыктан-ачык Аллаһны күрмичә, сиңа ышанмаячакбыз», – диделәр. Аларның бу сүзләре сәбәпле каты] Җир тетрәү аларны тоткач, [Муса [галәйһиссәлам] әйтте: «И, Раббым! Әгәр теләгән булсаң, [шул бозауга табынганнары өчен] элегрәк үк боларны да, мине дә һәлак итәр идең. Арабыздагы ахмаклар кылган бернәрсә аркасында безне һәлак итәчәксеңме? Бу – Синең сынавың, теләгәнеңне моның белән юлдан яздырырсың, теләгәнеңне исә һидаятькә ирештерерсең. Син – безнең Яклаучыбыз. Безне ярлыка һәм безне рәхмәтле кыл. Син бит ярлыкаучыларның иң яхшысы.
156. Безнең өчен бу дөньяда да, Ахирәттә дә [тыныч яшәү, гыйбадәттә булу, саваплар һәм җәннәтләр кебек] хәерле нәрсә яз. Һичшиксез, без [тәүбә итеп] Сиңа кайттык». [Аллаһы Тәгалә Мусага [галәйһиссәлам] Әйтте: «Мин газабымны теләгәнемә җибәрәм, рәхмәтем исә һәрнәрсәне каплап алган. [Ахирәттә] Мин аны [көферлек һәм гөнаһлардан сакланган] тәкъвалык ияләренә, зәкят бирүчеләргә һәм [Без иңдергән китаплардагы бөтен] аятьләребезгә инанган кешеләр өчен язабыз».
157. Ул кешеләр яннарындагы Тәүрат һәм Инҗилдә [сыйфатлары] язылган Расүлгә, [укый-яза белмәгән, ләкин илаһи тәгълимгә өйрәтелгән Расүлем исемле] өмми Нәбигә иярәләр. Ул аларны [иман һәм гыйбадәтләр кебек] яхшылыкка өнди, [көферлек һәм гөнаһлар кебек] начарлыклардан тыя, пакь нәрсәләрне [Аллаһ исеме белән чалынган хайваннарны һәм нәҗес булмаган бөтен ризыкны] аларга хәләл итә, [кан, үләксә һәм риба кебек матди һәм рухи] кабахәт нәрсәләрне исә аларга харам кыла, авыр йөкләрен һәм моңарчы өсләрендә [муеннарына салынган] булган богауларны [авыр җаваплылыкларны] алардан ала. Аңа иман китергән кешеләр аны олыларлар, [дәгъватын ирештерү юлында] аңа ярдәм итәрләр һәм аның белән бергә иңдерелгән нурга иярерләр. Әнә шулар – уңышка ирешүчеләр [булыр][25].
158. [Расүлем! Үзең белән бүтән пәйгамбәрләр арасындагы аерманы аңлатыр өчен, бөтен колларыма] Әйт: «И, кешеләр! Һичшиксез, мин – сезнең һәммәгезгә [җибәрелгән] Аллаһның илчесемен. Күкләрнең һәм җирнең хакимлеге Аныкы гына, Аннан башка илаһ юк, Ул терелтә һәм җаннарны ала. Аллаһка да, Аллаһка һәм [шулай ук башка пәйгамбәрләргә иңдерелгән] сүзләренә ышанган өмми Нәби булган Расүленә дә иман китерегез. Аңа иярегез, – бәлки, [хакка һәм хакыйкатькә] һидаять таба алырсыз»[26].
159. Мусаның [галәйһиссәлам] кавеменнән дә хак [юл] белән [кешеләрне] һидаятькә ирештергән һәм аның белән [хөкем биреп, золым итмичә] гадел эш иткән җәмәгать бар иде.
160. Без аларны кабиләләр итеп унике җәмәгатькә аердык. [Чүлдә сусыз калган] Кавеме су сораганда, Без Мусага [галәйһиссәлам]: «Таягың белән ташка сук», – дип вәхи иттек. [Ул бу әмерне үтәгәч] Аннан [Исраил уллары кабиләләре саны кадәр] унике чишмә бәреп чыкты, һәр кеше эчәргә тиешле урынны белде. Без [чүлдә кояшның кыздыруыннан сакласын өчен] болытны аларга күләгә иттек һәм аларга күк хәлвәсе белән бүдәнәләр иңдердек [һәм аларга әйттек]: «Безнең сезне ризыкландырган нәрсәләрдән ашагыз». Алар [исә бу нигъмәтләргә көферлек кылып] Безгә зарар китермәделәр, ләкин [җәзасы үзләренә кайтачак эшләр эшләп] үз-үзләренә зарар китерделәр.
161. Менә [Тәйһ чүленнән чыкканнан соң] аларга әйттек: «Шул [Кодс исемле мөкатдәс] шәһәргә төпләнегез һәм аннан җаныгыз теләгән җирдә ашагыз һәм: «[Я Рабби] Безне ярлыка!» – дип әйтегез. Капкадан [сезне Тәйһтән коткарган Аллаһка шөкер итү өчен түбәнчелек белән җиргә капланып] сәҗдә кылып керегез. [Шулай эшләсәгез] Хаталарыгызны кичерербез һәм игелек кылучыларга [савапларын] арттырырбыз».
162. Алар арасыннан [әмерне тотмыйча, үз-үзләренә] золым кылган кешеләр [тәүбә мәгънәсенә килгән «хитта» сүзен мыскыл итеп, аның урынына бодай мәгънәсенә килгән «хинта» сүзен әйтеп] үзләренә әйтелгәннән башка бер сүзгә үзгәрттеләр. Без [әмергә буйсынмау һәм үз-үзләренә] золым эшләгәннәре өчен аларга күктән [явып, башларына төшкән] бер газап [ваба кизүе] җибәрдек.
163. [Расүлем!] Алардан [яһүдиләрдән] диңгезгә якын булган [Әйлә дип исемләнгән] урын [һәм алар халкының башына төшкән газап] турында сора. Алар шимбәдә [тыелган балык тоту гөнаһын эшләп, Аллаһы Тәгалә тарафыннан куелган] чиктән аштылар, чөнки шимбә көннәрендә балыклар [су өстендә] күренеп, аларга киләләр, шимбә булмаган көннәрдә исә [балыклар] аларга килмиләр иде. [Әмерләребездән чыгып] Бозыклык кылганнары өчен, Без аларны әнә шулай [бик каты сынау белән] сынадык[27].
164. Араларыннан [үзләре дә харамга кермәгән, әмма гөнаһка кергәннәрне дә тыймаган] бер җәмәгать [нәсыйхәт итүне дәвам иткән икенче җәмәгатькә]: «Аллаһ һәлак итәчәк яки бик каты бер газап белән газаплаячак җәмәгатьне ни дип үгетлисез?» – диделәр. Алар: «Раббыбыз алдында аклану өчен [вәгазьләребезне туктатмыйбыз]. Һәм, бәлки, алар куркырлар», – диделәр.
165. Алар үгетләнгән нәрсәне [тәмам кире кагып] оныткач, Без [шимбә көнне балык тоту кебек] начарлыктан тыючыларны [бәладән] коткардык. Залим булган кешеләрне исә кылган бозыклыклары аркасында каты газап белән тоттык.
166. Алар үзләренә тыелган нәрсәдән тәкәбберләнгәч, Без аларга: «Хур ителгән маймыллар булыгыз!» – дидек[28].
167. Менә Раббың Кыямәт көненә кадәр аларга каты җәза китерәчәк кешеләр җибәреп торачагын белдерде. Һичшиксез, синең Раббың – [кяферләргә карата] газабы тиз булган бер Зат. Янә һичшиксез, Ул – Гафу итүче, Рәхимле.
168. Без аларны җирдә аерым кавемнәргә тараттык. Араларыннан яхшы кешеләр бар [болар – Ислам динен кабул иткән кешеләр]. Алардан башкалары [кяферләр һәм фасикълар] да бар. Без аларны [муллык һәм саулык кебек] яхшы нәрсәләр белән дә, [кытлык һәм хасталык кебек] начар нәрсәләр белән дә сынадык, – бәлки, алар [бу гөнаһларыннан] кайтырлар.
169. Аларның [әһле китап арасыннан үз чорлары өчен кулай булган диннәренә һәм китапларына ияргән изге колларның] артыннан [аталарыннан өйрәнү юлы белән] китапка мирасчы булган [көчсез] буын урыннарын алды. Алар дөнья тормышының мәнфәгатен алалар һәм: «[Аллаһның сүзләрен үзгәрткәнебез өчен алган гөнаһ сәбәпле җәзаландырылмаячакбыз] Безгә бу гафу ителәчәк», – диләр. Әмма үзләренә шуның кебек бер мәнфәгать тагын килсә, аны да алырлар [һәм шулай һич тәүбә итмичә, бу гөнаһларын кабатларлар] иде. Бу кешеләрдән ул китапта Аллаһ турында хак булмаганны сөйләмәячәкләренә карата [катгый] сүз алынмаган идеме? Хәлбуки, алар анда булганны [бик яхшы] өйрәнгәннәр иде. Соңгы йорт [Ахирәт] исә [ришвәт һәм харамнардан сакланган] тәкъва кешеләр өчен [болар кулга төшергән гади маллардан] яхшырак. Һаман да аңламыйсызмы?
170. [Китаплары булган Тәүратны үзгәртмәгән, аны керем чарасы итмәгән һәм тагын бераздан аны дөресләп иңгән Коръән кебек бөек] Китапка ябышкан һәм [фарыз] намазны укыганнар! Һичшиксез, Без төзәлергә тырышкан ул кешеләрнең әҗерләрен юкка чыгармаячакбыз.
171. Бервакыт Без тауны [Тур тавын] башлары өсләренә күтәрдек, гүяки ул тау бер болыт иде, һәм алар аны үзләренә төшәчәк дип уйладылар. [Шулчак Без аларга] «Без сезгә биргәнне [китапны] ныклап [һәм җитдилек] белән тотыгыз һәм анда булганнарны истән чыгармагыз, – бәлки, сез [начарлыклардан] сакланырсыз» [дидек].
172. Раббың Адәм [нәселеннән, турыдан-туры аңардан яралтачак балаларын, аның] балаларыннан [исә] аларның аркаларыннан нәселләрен чыгарды һәм [ул нәселләргә тормыш, аңлау һәм сөйләшү сәләте биреп] аларны үз-үзләренә шаһит тотты: «Мин сезнең Раббыгыз түгелме?» Алар исә: «Әлбәттә [Раббыбыз Син генәсең]! Без [Синнән башка Раббыбыз булмаганына һәм Синең берлегеңә] шаһитлык итәбез» – диделәр. [Аллаһ аны] Кыямәт көнендә сез: «Без моннан хәбәрсез идек», – дип әйтмәвегез өчен [эшләде][29].
173. Яки: «Моннан элек аталарыбыз ширек кушкан. Без бит алардан соң килгән [һәм аларга ияргән] буынбыз. Инде хәзер Син ялганга [һәм нигезсез ширек һәм инкярга] бирелгән кешеләрнең кылган нәрсәләре аркасында безне һәлак итәрсеңмени?» – дип әйтмәвегез өчен.
174. Без аятьләрне әнә шулай аңлатабыз. Бәлки, алар [өндәү һәм кисәтүләргә колак салырлар һәм бозыклыкка ияреп, ширеккә төшүдән] кайтырлар.
175. [Расүлем!] Аларга [яһүдиләргә һәм башка кешеләргә рухи кыйммәтләрне шәхси мәнфәгатендә кулланган Бәлгам ибне Багура исемле] затның хәбәрен укы. Без аңа аятьләребезне бирдек, әмма ул алардан тайпылды, бу сәбәптән [иманлы була торып, аңа иярә алмаган] шайтан аңа иярде, һәм ул адашканнардан булды.
176. Әгәр Без [аның аятьләрдән файдалануын] теләсәк, шулар аркылы аны [галимнәр дәрәҗәсенә] күтәргән булыр идек. Ләкин ул [гади] туфракка сырышты һәм [кабиләсе күзендә яхшы күренер өчен нәфесенең] начар теләгенә иярде. Аның хәле этнеке кебек: [аны куар өчен] өстенә барсаң да, телен чыгара, аны [үз хәлендә] калдырсаң да, телен чыгара. Бу – [Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сыйфатларын Тәүратта укыганнан соң, белә торып] аятьләребезне ялган санаган ул кавемнең кыйссасы. Бу кыйссаны сөйләп тор, – бәлки, алар уйланырлар [һәм бу кешенең хәленә төшмәсләр].
177. Безнең аятьләребезне ялганга санаган һәм үз-үзләренә генә зарар китергән кавемнең хәле ни яман!
178. Аллаһ кемне һидаятькә ирештерсә, шул һидаятьне табар. Кемне адаштырса, шулар [ике җиһанда да] зарар күрүчеләрдән [булырлар].
179. Без җеннәрдән һәм кешеләрдән күбесен [көферлектә калуны сайлаганнарын белгәнебезгә күрә, аларны] җәһәннәм өчен яралттык. Аларның йөрәкләре бар, [әмма] алар [шул йөрәкләре] белән [хакыйкатьне] аңламаслар. Аларның күзләре бар, [ләкин] алар белән күрмәсләр. Аларның колаклары бар, [тик] алар белән ишетмәсләр. Алар [төшенү җитмәү, гыйбрәт алмау һәм фикерләп тыңламау ягыннан] хайваннар кебек. Хәтта алар ныграк адашкан. Алар – [Аллаһны оныткан] гафил кешеләр.
180. Аллаһта – [иң матур һәм иң шәрәфле мәгънәләрне белдергән] күркәм исемнәр. Аңа шулар белән ялварыгыз. [Шәригатьтә билгеләнмәгән исемнәр уйлап чыгарып] Аның исемнәре хакында дөреслектән тайпылган кешеләрне калдырыгыз. Һичшиксез, алар кылган нәрсәләре өчен җәзаландырылачаклар.
181. Без бар иткәннәрдән шундый җәмәгать бар ки, алар хак юлда булып, [кешеләрне] һидаятькә илтәләр һәм [шул һидаять сәбәпле] аның белән гаделлек кылалар.
182. Безнең аятьләребезне ялган санаган кешеләрне исә Без алар белмәгән яктан һәлакәткә якынайтачакбыз.
183. Мин аларга [озын гомерләр һәм мул ризык насыйп итеп] кичектерү дә бирәчәкмен. Минем [газап белән] тотуым каты.
184. Алар [мөшрикләр] иптәшләрендә [Мөхәммәдтә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җүләрлекнең бер әсәре дә юклыгын һич уйламыйлармы? Ул бит – [Аллаһ тарафыннан җибәрелгән һәм кисәтүләре беркемнән яшерен калмаган] ап-ачык бер кисәтүче.
185. Алар күкләрнең һәм җирнең хакимлеге хакында, бигрәк тә Аллаһ бар иткән һәрнәрсә турында, һәм дә әҗәлләре, бәлки, якынайгандыр дип, бер дә фикер йөртмиләрме? Моннан соң нинди хәбәргә ышанырлар алар? [Әллә Коръәннән дә дөресрәк бер хәбәр табачаклармы?]
186. Аллаһ кемне юлдан яздырса, аңа артык һичбер һидаятче юк. Ул аларны [киреләнеп, иманнан ераклашканнарны] бозыклыклары эчендә аптыраган хәлдә калдыра.
187. [Расүлем!] Синнән «Ул кайчан булачак?» дип, Сәгать турында сорыйлар. Әйт: «Аның белеме – Раббым хозурында гына [Ул исә моны бернинди фәрештәгә дә, расүлгә дә белдермәде]. Аннан башка берәү дә аның вакытын ача алмас. [Кеше, җен һәм фәрештәләр Кыямәтнең дәһшәтеннән курыкканнары өчен] Ул күкләр һәм җиргә авырга килә. Ул сезгә кинәт киләчәк». Гүя синең хәбәрең булган кебек, алар [бу хакта] синнән сорыйлар. [Расүлем!] Әйт: «Аның турында белем – Аллаһ хозурында гына. Ләкин кешеләрнең күбесе белмиләр [шуның өчен моны синнән сорыйлар]».
188. [Расүлем] Әйт: «Аллаһ теләвеннән башка, мин үзем өчен бер файдага да, бер зарарга да ия түгелмен. Әгәр мин гаибне [үзем] белсәм, [мал-мөлкәт кебек] файдалы нәрсәләрне күбәйтер идем, һәм миңа начарлык кагылмас иде. Мин бит – [фәкать җибәрелгән бер кол һәм] иман китергән кешеләр өчен бер кисәтүче һәм сөендерүчемен».
189. Ул сезне бер җаннан яралтты һәм аның бер кисәгеннән, аңарда тынычлык тапсын дип, [Хава исемле] ишен яралтты. Ул [Адәм [галәйһиссәлам] хатыны белән якынлык кылу өчен] аны каплагач, [Хава аңардан] җиңел бер йөккә узды һәм [берникадәр вакыт, авырын хис итмичә] аның белән йөрде. [Карынындагы бала үсеп] Авырайгач, икесе дә Раббылары булган Аллаһка: «Әгәр безгә [әгъзалары исән-имин, бәдәне] төзек [һәм кимчелексез] бер бала бирсәң, [бу нигъмәтең өчен Сиңа] шөкер итүчеләрдән булырбыз», – дип дога кылдылар.
190. Әмма [аларның нәселеннән шундыйлары булды ки] Ул аларга игелекле бер бала биргәч, [аңа Габдүллат һәм Габдүлгузза кебек потларга коллык иткән мәгънәсенә килә торган исемнәр кушып] Ул биргән [шушы бала] белән Аңа уртаклык кылдылар. Аллаһ исә алар ширек кушкан нәрсәләрдән өстен[30].
191. [Адәм белән Хаваның нәселеннән килгән мөшрикләр] Һичнәрсә бар итмәгән [шайтаннар һәм потлар кебек көчсез] нәрсәләрне [Аллаһы Тәгаләгә] тиңдәш итәләрме? Алар бит үзләре яратылганнар.
192. Болар аларга [табынучыларга] һич ярдәм итә алмаслар һәм үз-үзләренә дә ярдәм итә алмаслар.
193. [И, мөшрикләр! Мөселманнар Аллаһтан сораган кебек, сез дә] Әгәр аларны туры юлга чакырсагыз, алар сезгә иярмәсләр. Аларны чакырсагыз да, дәшми торсагыз да, сезгә барыбер [чөнки һәр очракта да теләгегез үтәлмәячәк].
194. Аллаһны калдырып табынганнарыгыз – сезнең кебек үк [яралтылган гаҗиз] коллар. Аларга дога кылыгыз да, алар сезгә җавап бирсеннәр. Әгәр [аларның көчле илаһлар булуларында] тугры сүзле кешеләр булсагыз.
195. Әллә аларның йөрергә аяклары бармы? Яки аларның тотарга куллары бармы? Яки аларның күрергә күзләре бармы? Яки аларның ишетергә колаклары бармы? [Расүлем!] Әйт: «[«Безнең илаһларыбызга каршы сөйләсәң, алар сиңа бәлаләр җибәрер», – дип мине куркыткан ул] Тиңдәш кылганнарыгызны чакырыгыз, шуннан соң [барыгыз бергә] миңа тозак корыгыз һәм миңа һич кичектерү бирмәгез. [Чөнки мин Аллаһның саклавына ышанганым өчен сез корачак бернинди тозакка да игътибар итмәм].
196. Һичшиксез, минем вәлием – китапны иңдергән Аллаһ. Ул игелекле колларга ярдәм [һәм күзәтчелек] итә».
197. Аны калдырып табынганнарыгыз сезгә ярдәм итә алмыйлар. Алар хәтта үзләренә ярдәм итә алмыйлар [һәм аларга ташланган, һөҗүм иткән кешеләргә каршы тора алмыйлар].
198. [И, мөшрикләр! Мөселманнар Аллаһтан сораган кебек, сез дә] Әгәр сез аларны туры юлга чакырсагыз, алар сезне ишетмәсләр [дә хәтта]. [И, ширек кушкан кешеләр!] Аларның сиңа караганын күрерсең, әмма алар аңлап карамыйлар.
199. [Расүлем! Кешеләрне Исламнан ераклаштырмау максатыннан, алар өчен авырга килә торган нәрсәләрне түгел, шәригать кысаларыннан чыкмаган] Җиңел булганны кабул ит, [акыл һәм дин кабул иткән] яхшы нәрсәләргә әмер ит һәм җаһилләрдән йөз чөер.
200. Әгәр сиңа шайтаннан бер вәсвәсә килсә, [аннан котылыр өчен] син Аллаһка сыен. Һичшиксез, Ул – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.
201. [Аллаһы Тәгаләнең тыюларын бозудан курыккан] Тәкъва кешеләр, үзләренә шайтаннан бер вәсвәсә кагыла калса, [Аллаһның әмерләрен һәм тыюларын] искә төшерәләр һәм шул сәбәпле алар [турыны, кәкрене һәм шайтанның тозакларын] аңлы рәвештә күрәләр [һәм аңа иярмичә, явызлыгыннан котылалар].
202. [Шайтаннарның] Кардәшләре [булган кяферләргә] исә [ул шайтаннар] бозыклыкта ярдәмче булырлар, аннары [аларны һәлак иткәнчегә кадәр вәсвәсәләре белән котыртуны] туктатмаслар.
203. Әгәр син аларга [үзләре теләгән] бер [могҗиза һәм] аять китермәсәң: «[Бүтән уйдырмаларың кебек] Моны үзең уйлап чыгарсаң иде», – диләр. [Расүлем!] Син: «[Мин үз теләгем белән могҗиза күрсәткән һәм сораган кеше түгелмен]. Мин фәкать Раббымнан миңа вәхи ителгәнгә генә иярәмен», – диген. Бу – [Коръән] Раббыгыздан [сезгә җибәрелгән һәм хак вә хакыйкатьне күрсәткән, күңел күзләрегезнең күрүен тәэмин иткән] ап-ачык дәлил, иман китерүчеләр өчен [юл күрсәтүче] бер һидаять һәм рәхмәт.
204. Коръән укылган чакта, аны тыңлагыз һәм дәшми торыгыз, – бәлки, сез [Аллаһ тарафыннан] рәхмәт ителерсез[31].
205. [Расүлем!] Иртәләрен һәм кичләрен түбәнчелек һәм курку белән кычкырмыйча һәм үз эчеңнән Раббыңны зикер ит һәм [Аллаһны зикер итмәгән] гафилләрдән булма.
206. Һичшиксез, Раббың хозурында булганнар Аңа гыйбадәттән тәкәбберләнмиләр, [бөтен кимчелекле сыйфатлардан ерак булганыңны белдергән зикерләр белән] Аны тәсбих итәләр һәм Аның өчен генә сәҗдә кылалар[32].
[1] Имам Мөҗаһид кебек кайбер галимнәрнең фикеренчә, биредә телгә алынган «вәзн» Кыямәт көнендә коллар арасында биреләчәк хөкем мәгънәсендә килсә дә, мөфәссирләрнең күпчелеге фикеренчә, бу – колларның гамәлләренең мизан белән үлчәнүе, ул мизанның бер теле һәм ике тәлинкәсе бар, һәрбер тәлинкә көнчыгыш белән көнбатыш арасы кадәр булыр. Аллаһы Тәгалә колларының әгъзаларын үзе хакында сөйләтеп шаһит итәчәге кебек, ул мизанны да гаделлек белән сөйләтәчәк. Ләкин голәмә бу үлчәүнең ничек булачагы турында берничә фикер белдергән. 1. «Саваплар һәм гөнаһлар язылган сәхифәләр үлчәнәчәк», – дип әйтүчеләр Габдуллаһ ибне Гамр ибне әл-Гастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгән шушы хәдис-шәрифне дәлил итеп китергәннәр: «Кыямәт көнендә өммәтемнән бер кеше бөтен барлыклар алдында чакырылыр һәм аның өчен һәрбере күз күреме кадәр мәйданны алган туксан тугыз кенәгә ачылыр. Бу кеше язып барган фәрештәләрнең аңа карата гаделсезлек итмәгәннәрен һәм кенәгәләрдә язылган гөнаһларны, чыннан да, дөньяда чакта кылганнарын таныганнан соң, Аллаһы Тәгалә аңардан шулкадәр гөнаһы каршында берәр савабы булу-булмавын сорар. Ул кеше дәһшәткә төшеп: «Юк» – дип әйтсә дә, Аллаһы Тәгалә: «Безнең хозурыбызда синең бик күп хәерле эшләрең бар һәм бүген сиңа золым ителмәячәк» – дияр. Шуннан ул кеше укыган бер шаһадәт кәлимәсе язылган кечкенә бер кәгазь чыгарылыр. Ул кол: «Я Рабби, бу кадәр кенәгә янында моның кебек кенә бер кәгазь нишли алсын?» – дип әйткәч, Аллаһы Тәгалә кабат: «Сиңа карата гаделсезлек кылынмаячак» – дияр. Шуннан гөнаһ тәлинкәсенә куелган туксан тугыз кенәгәгә каршы шул кечкенә кәгазь куелган савап тәлинкәсе авыррак басар һәм ул кол котылыр» (Ибне Маҗә, Зүһд: 35, № 4300, 2/1437; Тирмизи, Иман: 17, № 2639, 5/24). 2. Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, яхшы гамәлләр – матур сурәттә, начар гамәлләр ямьсез сурәттә китерелеп, мизанга куелачак. Шулай итеп Аллаһы Тәгалә ул сурәтләрдә үлчәп була алырлык шәкелдә бер авырлык һәм җиңеллек барлыкка китерәчәк (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).
[2] Тәфсирләрдә искә алынганча, Иблис, ялгыш чагыштыру юлы белән бер нәтиҗә ясап, утны балчыктан өстен күргән. Балчык бит тагын да өстенрәк, чөнки туфракта булган вәкарь һәм олпатлык шикелле сыйфатлар кабаланмау, оялчанлык һәм сабырлык кебек өстенлекнең чыганагы булганлыктан, туфрактан яралтылган Адәм (галәйһиссәлам), хата ясагач та, тәүбә-истигъфарга ябыша. Әмма утның табигатендә булган җиңеллек, кызулык һәм биеккә ашкыну, горурлык кебек бик күп начар холык чыганагы булганлыктан, уттан яралтылган Иблис Адәмгә (галәйһиссәлам) сәҗдә әмере каршысында киреләнеп, кяфергә әйләнә. Моннан тыш, туфрак үстереп җитештерә, ут исә яндырып кырып бетерә. Туфрак утны сүндерә ала, ләкин ут туфракны яндырып юк итә алмый. Менә Иблис бу фазыйләтләрдән гафил бер хәлдә ялгыш кыяс кыла ки, шуңа күрә: «Иң беренче чагыштыру юлы белән нәтиҗә ясаучы – Иблис», – дип әйтелә. Асылында, фазыйләт берникадәр кыяс белән билгеләнә торган бер әйбер түгел, ул фәкать Аллаһы Тәгаләнең нәрсәнедер кыйммәтле, кадерле кылуы белән билгеләнә, бу исә Аның әмерләренә итагатьле булу белән гамәлгә ашырыла. Шуның өчен хәбәшле мөэмин Корәешле кяфердән өстенрәк. Өстенлекне Аллаһы Тәгаләнең әмеренә итагать итүдән генә эзләргә кирәк.
[3] Бу аять кәримәгә таянып, беркем дә, пәйгамбәрләр дә гөнаһ кылган икән, диеп, ялгыш бер хөкем чыгарып куярга тиеш түгел, чөнки нәбиләрнең дәрәҗәсе һәм Аллаһы Тәгаләне белүдәге мәртәбәләре бик югары булганлыктан, күп очракта алар башка кешеләр җаваплы була алмыйча оныту һәм ялгышу кебек нәрсәләр сәбәпле дә, Аллаһның шелтәсен алганнар һәм шуңа күрә алар, нәфесләрен буйсындыру өчен үз-үзләрен гөнаһлы дип санаганнар. Ләкин бу аларның да, башкаларныкы кебек гөнаһлары һәм гаеп эшләре булганын аңлатмый. Аларның мондый гамәлләре фәкать тоткан урыннарының биеклегенә һәм мәгърифәтләренең өстенлегенә нисбәтле гөнаһ санала алган, әмма заты белән гөнаһ булмаган ялгышлар буларак кына бәяләнә ала. Әһле Сөннәт голәмәсенең бик күбесенең фикеренчә, ул тыелган агачның җимешен ашавы Адәмнең (галәйһиссәлам) җәннәттән чыгарылуына сәбәп булган, онытып эшләнгәне өчен, монда зур түгел, кечкенә бер гөнаһ дип тә санала алмый. Бу бит әле Адәм (галәйһиссәлам) пәйгамбәр булганчы кылынган эш, чөнки пәйгамбәр булганнан соң, пәйгамбәрләр хакында ни кече, ни олы бернинди гөнаһ эшләнүенә ышану дөрес саналмый (Хазин, Алуси).
[4] Риваятькә караганда, бу аяте кәримә Гамир улларының хаҗ көннәрендә үлмәслек кадәр генә аз ашаганнарын, бигрәк тә майлы, өреле ашамлыкларга тимәгәннәрен һәм шул рәвешчә хаҗларын олылауларына ышанганнарын ишеткән кайбер мөселманнар да шулай итмәкче булуларына карата бу аяте кәримә иңгән. Бу аяте кәримәдән аңлашылганча, әгәр нәрсәнедер ашау я эчүне тыйган ап-ачык аять яисә хәдис юк икән, димәк алар хәләл булып санала. Нигездә, һәр әйбер үзенең асылы белән рөхсәт ителгән, фәкать аерым бер дәлил белән шәригать тыйган нәрсәләр генә бу рөхсәт ителгәннәр рәтенә керми. Бу хакта Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә): «Теләгәнеңне аша, теләгәнеңне эч, теләгәнеңне ки, тик исраф итү белән тәккәбберләнүдән генә саклан», – дип белдергән.
[5] Аяте кәримәдә кулланылган зиннәт сүзенә карата ике караш бар. Мөфәссирләрнең күпчелеге фикеренчә, мондагы зиннәттән максат – гаурәт урыннарын каплый торган кием. Бу мәгънәгә күрә, аяте кәримә, гөнаһ эшләгән киемнәре белән тәваф кылырга тиеш булмаганлыкларын күз уңында тотып, Кәгъбәне пычрак килеш тәваф кылган мөшрикләргә шелтә белдерә. Фәхрурразый (рәхимәһуллаһ) бәян иткәнчә, бу сүз бизәнү әйберләренең бөтенесен дә эченә алганлыктан, бөтен кием-салым һәм бизәнү әйберләре монда керә. Тик ир-атның алтын һәм ефәк куллануларының харамлыгына карата хәдис-шәрифләрдә ачыктан-ачык белдерелгәнгә күрә, бизәнү әйберләре арасында алтын һәм ефәк ир кешеләргә генә тыелган.
[6] Бу аяте кәримә җәннәткә керәчәк кешеләрнең кеше буларак дөньядагы ачу һәм нәфрәт кебек, холыкларындагы тискәре сыйфатлардан арындырылачагын, дөньяда бер-берләренә дошман булсалар да, җәннәткә керүчеләр арасында сөю һәм самимилек кенә булачагын бәян итә. Бөтен күңелләрнең бердәнбер хуҗасы Аллаһы Тәгалә аларны вәсвәсәләрдән арындырырга һәм начар гадәтләрдән коткарырга кодрәтле булганлыктан, борчылу һәм кайгыру урыны булмаган җәннәттә колларыннан бөтен борчылу сәбәпләрен китәрәчәк, юк итәчәк. Шуңа күрә Гали (радыйаллаһу ганһ): «Дөньяда арабызда кайбер күңелсезлекләр булып үтсә дә, мин, Госман, Тальха һәм Зөбәер бу кешеләрдән булырбыз дип өметләнәм», – дип әйткән.Аяте кәримәнең соңгы сүзләреннән җәннәткә изге гамәлләр белән кертеләчәге кебек аңлашылса да, Җабирдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән «Сезнең һичберегезне дә гамәле җәннәткә алып кертмәс, җәһәннәмнән дә коткармас. Аллаһтан бер рәхмәт булмаса, хәтта мин дә шулаймын», (Мөслим, Мунафикун: 17, № 2817, 4/2171) хәдис-шәрифе җәннәткә фәкать Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән генә кертеләчәген ачык аңлаткан.
[7] Бу сүрәгә исем биргән «әгъраф» сүзе биек урын мәгънәсенә туры килә торган ‘урф (ғурф) сүзенең күплек саны. Монда исә ул җәннәт белән җәһәннәм арасына корылган койманың иң өске ягы мәгънәсендә кулланылган. Анда булачак кешеләрнең кем икәнлекләре хакындагы бик күп карашлар арасыннан Алуси (рәхимәһуллаһ) өстен күргән фикердән күренгәнчә, болар – җәһәннәмгә ташланмаслык дәрәҗәдә саваплары, әмма җәннәткә кермәслек дәрәҗәдә гөнаһлары булган мөэминнәр. Кешеләр арасында хөкем бирелгәнчегә кадәр, бу кешеләр анда көттереләчәк, аннары Раббылары аларга: «Торыгыз, җәннәткә керегез! Һичшиксез, мин сезне гафу иттем», – диячәк.
[8] Бу һәм моңа охшаш кайбер аяте кәримәләр мүтәшабиһ аятьләрдән булганнары өчен, аларны ялгыш тәфсир кылган бик күп адашкан фирка Аллаһы Тәгаләнең күктә булганына һәм Гареш өстендә утырганына ышандырырга тырышалар. Хәлбуки, Аллаһы Тәгалә бер урында булу һәм утыру кебек кимчелекле сыйфатлардан соң дәрәҗәдә пакь.Бу аятьнең мәгънәсе хакында сәләфтән һәм хәләфтән ике караш риваять ителгән. 1. Сәләфкә күрә, «истива» сүзе һич аңлатылмыйча, «Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә килешә торган бер истива» белән тәфсир ителгән. Без дә беренче мәгънә буларак бу вариантны өстен күрәбез. 2. Хәләфкә күрә исә, «Аллаһы Тәгаләнең әмер һәм хөкемнәренең Гарешкә иңдерелүе» яки «Аллаһы Тәгаләнең көченең, иң олуг әйбер булган Гарешне дә исәпкә алып, бөтен барлыкларны каплап алуы» кебек муафыйк мәгънәләр белән аңлатылган. Сәләфнең мәзһәбе җаваплылыктан котылу ягыннан дөресрәк булса да, хәләфнең карашы фетнәләргә ишек ачмау ягыннан тагын да куәтлерәк. Аяте кәримәдә яки хәдис-шәрифләрдә Аллаһы Тәгаләгә нисбәт ителгән «фәүкыййәт» һәм «ульвиййәт» (өстенлек) кебек сыйфатлардан һәрбере, әһле Сөннәт голәмәсенең сәләф һәм хәләфләренә күрә дә, урын һәм аралык өстенлеге кебек мәгънәләр белән аңлатылмыйча, фәкать кодрәт һәм куәт өстенлеге белән аңлатылган. Моның ише мүтәшабиһ аятьләрне аңлату «Әлү Гыймран» сүрәсе, 9 нчы аятьне өчен карагыз.
[9] Бәйдави, Нәсәфи һәм Алуси тәфсирләрендә белдерелгәнчә, Нух (галәйһиссәлам) – Идристән (галәйһиссәлам) соң җибәрелгән беренче пәйгамбәр. Идрис (галәйһиссәлам) – аның бабасының атасы, нәсәбе Ләмәк улы Мәттушәлах улы Ахнух буларак килә. Ахнух исә – Идриснең (галәйһиссәлам) исеме. Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, Нух (галәйһиссәлам) кырык яшендә пәйгамбәр итеп җибәрелгән. Тугыз йөз илле ел буена кавеме эчендә дәгъват белән мәшгуль булса да, сигез белән сиксән арасы бик аз бер төркемнән тыш, аңа иман китерүчеләр булмаган, хәтта хатыны да аңа ышанмаучылар арасында булган һәм һәрвакыт аны тилелектә гаепләгән. Кәнган исемле улы да кяферләрдән булган. Хам, Сам һәм Йәфәс исемле өч улы исә тормыш иптәшләре белән иман шәрәфенә һәм көймәдә котылуга ирешкән кешеләрдән булалар. Кавеме эчендә ул көнгә кадәр иман китерүчеләрдән гайре беркемнең дә иман китермәячәге турында Аллаһы Тәгаләдән алган вәхи нәтиҗәсендә Нух (галәйһиссәлам) «Нух» сүрәсендә әйтелгән бәддогасын кылган һәм, бөтен дөньяны су басып, җир йөзендә йөргән бер генә кяфер дә исән калмаган. Соңыннан дөнья халкы Нухның (галәйһиссәлам) өч улыннан үрчеп таралганы өчен, аңа «Кешелекнең икенче атасы» исеме биргәннәр. Үзе исә ул су басудан соң ике йөз илле ел яшәгән. Бу хакта төрле риваятьләр бар.
[10] Һудның (галәйһиссәлам) кавеме белән кардәшлеге дини яктан түгел, нәселдәшлек ягыннан була. Нухның (галәйһиссәлам) улы Сам белән арасында ике ата булган Һуд (галәйһиссәлам) Һәмәндә булган Әхкаф исемле ком тауларында яшәгән гад кавеменә җибәрелә. Алар тиңе-охшашы яралтылмаган бер көчкә һәм буй-сынга ия булалар. Кавеменең абруйлы затлары арасында Мәрсид ибне Сәгъд кебек мөэминнәр булганы өчен, Аллаһы Тәгалә биредә, аерым рәвештә, кяферләр җәмәгате әйткән сүзне китергән. Нух (галәйһиссәлам) кавеменең абруйлы затлары арасында исә бер генә мөэмин дә булмаганы өчен, 60 нчы аяте кәримәдә кяфер сүзе аерым әйтелмәгән, олы кешеләрнең бөтенесенең дә инкяр сүзендә берләшкәнлекләре белдерелгән.
[11] Сүдди, Мөхәммәд ибне Исхак һәм бүтән сира галимнәренең бәянына караганда, гад кавеме җир йөзендә бозыклык кылган һәм, Аллаһы Тәгаләнең аларга биргән артык зур көчне начар юлда кулланып, җир халкын изеп, җәберләп яшәгәннәр. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәтне ташлап, потларга табына башлаган бу кавемдә затлы нәселдән булган Һуд (галәйһиссәлам) аларга пәйгамбәр итеп җибәрелгән. Аяте кәримәләрдә бәян ителгәнчә, ул аларга Аллаһы Тәгаләнең берлегенә ышануларын, Аның белән бергә башка илаһларны танымауларын һәм кешеләрне җәберләүне туктатуны әмер итсә дә, алар: «Кем бездән көчлерәк?» – дип, инкярда кала бирәләр. Һудка (галәйһиссәлам) иман иткән бер азчылык исә иманнарын яшерергә мәҗбүр булганнар. Гад кавеменең азгынлыгы арткач, Аллаһы Тәгалә аларны өч елга корылыкта калдырып, бик авыр хәлгә төшергән. Ул заман кешеләрнең башына бер-бер бәла килсә, алар, потларын ташлап, Аллаһтан ярдәм өмет итә торган булганнар, һәм, мөэмин-мөшрик димичә, һәркем Мәккәдә Бәйте Харам янында туплана торган була, чөнки һәркем Мәккәнең хөрмәтен таный һәм ул урынның Аллаһ хозурындагы кадерен белә торган була. Бина буларак Кәгъбә үзе булмаса да, аның Харам эчендәге урыны билгеле була. Корылык вакытында гад кавеме бер җәмәгатьне яңгыр догасы өчен Мәккәгә җибәргән. Араларында Һудка (галәйһиссәлам) иман иткән Мәрсид ибне Сәгъд тә булган, җитмеш кешелек төркем Мәккәдәге туганнары янына урнашып, рәхәткә тиенгәч, кавемнәренең хәлләрен онытканнар. Ләкин бераздан соң Мәккә башлыгы булган кеше укыткан берничә шигырь белән аларга вазгыятьне сиздергәч, араларында булган Мәрсид: «Сез монда дога кылудан яңгыр килмәячәк, ләкин пәйгамбәрегезгә итагать итеп, Раббыгызга тәүбә итсәгез, шулчак сезгә яңгыр яудырылыр», – дип, мөселман булганын ачырга мәҗбүр булган. Шуннан соң аны үз яннарына догага алмаганнар. Башлыклары булган кешенең: «Әй илаһыбыз! Әгәр Һуд чын (пәйгамбәр) булса, безне сугар, чөнки без һәлак булдык», – дип дога кылуына, Аллаһы Тәгаләдән килгән кап-кара бер болыт Мугыйс үзәнлегеннән гад кавеменә таба юнәлгән. Моны күрүчеләр: «Ул болыт безгә яңгыр яудырачак», – дигәннәр. Әмма Аллаһы Тәгалә, рәхмәт көткән урынга һәлакәт җибәреп, җиде төн, сигез көн буена туктамыйча котырган бер җил белән аларны һәлак иткән. Һуд (галәйһиссәлам) белән аның янындагы мөэминнәр исә койма белән уратып алынган урында кяферләрдән аерым яшәгәннәр. Ул җилдән аларга бары бер рәхәтлек кенә килгән. Кяферләрнең һәлак ителүеннән соң котылуга ирешкән Һуд (галәйһиссәлам) һәм аның сәхабәләре, Мәккәгә килеп, үлгәнче, көннәрен шунда Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәттә уздырганнар (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).
[12] Сәмуд – Нухның (галәйһиссәлам) улы Сам улы Ирәмнең оныгы. Аның нәселе Хиҗаз белән Шам арасындагы Хиҗр өлкәсендә яшәгән була. Кавемдәшләре булган Салих (галәйһиссәлам) аларга пәйгамбәр булып җибәрелсә дә, тозсыз-килбәтсез таләпләр куюлары һәм сораган могҗизалары күрсәтелгәч тә, инкярда кала бирүләре сәбәпле, 78 нче аяте кәримәдә бәян ителгәнчә һәлак ителәләр.
[13] Мөхәммәд ибне Исхак һәм Вәһб ибне Мүнәббиһ кебек сира галимнәреннән килгән мәгълүматка караганда, гад кавеменең һәлак ителүеннән соң җир йөзендә хакимият корган сәмуд кавеме бик күбәйгән һәм, кыятауларны чокып, уеп, кирпечтән салынган өйләрнең гомереннән күпкә озынрак гомерле өйләр төзи башлаганнар, муллык һәм киң мөмкинлекләр эшендә яшәп ятканда, потларга табына башлаганнар. Шуннан Аллаһы Тәгалә аларга олуг затлары булган Салихны (галәйһиссәлам) җибәргәч, алар аңардан бер могҗиза сораганнар. Ул аларның нәрсә теләгәннәрен сорагач, тегеләр: «Безнең белән бергә бәйрәм итәргә чык, илаһыңа дога кыл, без дә илаһларыбызга ялварыйк, кемнең догасы кабул була, шуңа иярик», – дигәннәр. Шулай итеп Салих (галәйһиссәлам) алар белән бергә бәйрәм урынына чыккан. Потлары аларның ялваруларын кабул итмәгәч, башлыклары берүзе калкып торган кыяташ тауга күрсәтеп: «Менә шушы кыятаудан зур өркәчле, куе йонлы, ун айлык буазлыгы булган дөя чыгарсаң, сиңа ышаначакбыз», – дигән. Салих (галәйһиссәлам), моны эшләгән очракта үзенә иман китерәчәкләре турында алардан катгый сүз алгач, намаз укыган да Раббысына дога кылган. Шуннан соң ул кыятау бөтен кешенең күз алдында тулгагы тотылган дөя кебек калтырана башлаган һәм ярылган, эченнән исә нәкъ алар сораган кебек бер дөя чыккан һәм үзе кебек зур бер дөя тудырган. Моны күргән кавем башлыклары бер төркем кеше белән иман иткән, ләкин потларны караучы бәндә белән каһиннан башкаларга иман китерергә комачау иткәннәр. Шулай итеп, ул дөя бутасы белән бергә агачлардан утлап һәм су эчеп яшәвен дәвам иткән, ләкин коеның суын эчеп бетергәнче, башын күтәрмәгән. Соңыннан шулхәтле күп итеп сөт биргән, аны теләгән кадәр сава алганнар. Шул дәрәҗәдә ки, бөтен савыт-сабаларын тутырып эчкәннән соң, шуның кадәр үк җыеп куя торган булганнар. Җитмәсә, ул җәен үзәнлекнең тышкы ягында кунгач, калган мал-туар үзәнлекнең эчке ягына кача торган булган, кышын ул үзәнлек эченә кергәч, калган бөтен мал-туар үзәнлекнең тышкы ягына чыгарга мәҗбүр булган. Бу халыкта бик зур киеренкелек тудырган һәм шуңа күрә алар дөяне суярга карар кылганнар. Нәтиҗәдә, аны суеп, итен бүлешкәннәр. Бу вакытта дөянең бутасы бер тау башына качып, өч мәртәбә җан өшеткеч тавыш белән бакырган. Салих (галәйһиссәлам) аларга: «Бутасын куып тотыгыз, бәлки, шулай итсәгез, сезгә газап җибәрелмәс», – дигән булса да, алар аны тотарга мөмкинлек таба алмаганнар, бута яңадан ярылган кыяташ эченә кереп киткән. Шулчак Салих (галәйһиссәлам) аларга: «Моннан соң өч көнегез калды. Иртәгә чырайларыгыз сап-сары булачак, иртәдән соңга – кып-кызыл, өченче көнгә кап-кара төскә керәчәк, шуннан сезне газап каплаячак», – дигән. Икенче көнне йөзләрендә Салих (галәйһиссәлам) әйткән галәмәтләрне күргәч, алар аны тотып үтермәкче булганнар һәм аны эзәрлекли башлаганнар, әмма Аллаһы Тәгалә Салихны (галәйһиссәлам) янындагы йөз дә ун мөселман белән бергә Палестина җирләренә һиҗрәт белән коткарган. Дүртенче көнне иртән, Җәбраилнең (галәйһиссәлам) тавышыннан йөрәкләре ярылып, барысы да һәлак булганнар. Артына борылып караган Салих (галәйһиссәлам) күккә күтәрелгән тузан болытларын күргәч, аларның һәлак булганнарын аңлаган һәм алдагы аяте кәримәдәге сүзләрен әйткән (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).
[14] Ибраһим (галәйһиссәлам) кардәшенең улы булган Лут (галәйһиссәлам) агасы Ибраһим (галәйһиссәлам) белән бергә Хәрраннан һиҗрәт иткәч, Ибраһим (галәйһиссәлам) – Палестина җирләрендә, Лут (галәйһиссәлам) исә Иордания өлкәсендә төпләнгәннәр. Аллаһы Тәгалә, гыйбадәт кылсыннар һәм ир белән ирнең мөнәсәбәттә булу мәгънәсендәге ливатаны ташласыннар дип, аны сәдум халкына җибәргән. Кәлбинең (рәхимәһуллаһ) риваятенә күрә, ул кабахәт эшне иң беренче булып Иблис эшләгән. Ул төкләрсез бер яшь егет сурәтенә кереп кешеләрне үзенә чакыра башлаган. Лут кавеме яшәгән вилаятьләр бик уңдырышлы һәм җимешле булган. Шул сәбәпле моннан читтәге уңдырышсыз өлкәләрдәге кешеләр алар хакында начар ниятләр белән янып йөри башлаганнар, хәтта куркытулар һәм кысулар белән аларны үз җирләреннән куарга ук маташканнар. Шулчак Иблис бер карт сурәтендә аларга күренеп: «Әгәр сезнең белән булашкан кешеләргә шулай-шулай итсәгез, алардан котылачаксыз», – дигән. Алар берникадәр вакыт бу эшне эшләми торсалар да, өзлексез баскыннар сәбәпле, тоткан һәр яшь егет белән ливата кыла башлаганнар. Шулай итеп, бу әшәке гамәл алар арасында ныклап җәелә башлаган. Башта бу эшне алар читләр белән генә эшләгән булсалар, соңыннан бер-берләре белән дә эшләргә тотынганнар. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә күккә – алар өстенә таш яудырырга, җиргә исә аларны батырырга әмер иткән. Күренгәнчә, Лут (галәйһиссәлам) аларны тәнкыйть иткән чакта, аларның исрафчы бер җәмәгать булганнарын алга сөргән. Бу – хәләлне ашып, харамга керү мәгънәсендәге бик начар бер сыйфат. Бу һәр мәсьәләдә шулай булса да, Лут (галәйһиссәлам) кавеменең исрафы – шәһвәтләрен канәгатьләндерүгә бәйле. Аллаһы Тәгалә кешене яралтканда, нәселнең дәвамы һәм дөньяның төзекләндерелүе өчен, аңа җенси якынлык, шәһвәт хисе салган, хатыннарның аналыгын исә бу шәһвәтнең канәгатьләнү урыны иткән. Шәһвәтне канәгатьләндерү өчен хатыннарны калдырып, ирләргә авышкан яки хатын-кызның аналыгын кире кагып, арт юлдан якынлык кылуны өстен күргән кешеләр, яралтылыш максатын санга сукмыйча, тудыру урыны булмаган урынны шәһвәтне канәгатьләндерүдә кулланганнары өчен, чыннан да, исраф итүчеләр һәм чиктән ашучылар булырлар (Нәсәфи, Хазин).
[15] Шугайб (галәйһиссәлам) Ибраһимның (галәйһиссәлам) улы Мәдйәннең оныгы булган. Кавеме белән бик оста сүз көрәштерә белгәне өчен, аңа «пәйгамбәрләрнең хатыйбы» мәгънәсендәге «хатыйб’үл-әнбия» исеме бирелгән. Шугайбның (галәйһиссәлам) өммәтенә китергәннәрнең ни булганлыгы Коръәни Кәримдә белдерелмәгән. Гомумән, пәйгамбәрләрнең бөтен могҗизаларын Коръәни Кәримдә китерү максат итеп куелмаган да. Мәдйән халкы – Шугайбны (галәйһиссәлам) инкяр иткән кяфер бер кавем булган. Иң зур бозыклыклары – үлчәүдә киметү ясаудан гыйбарәт иде. Шугайб (галәйһиссәлам) аларны никадәр вәгазьләсә дә, кяферлектән һәм начар гадәтләреннән ваз кичтерә алмаган. Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, Аллаһы Тәгалә бу кавемне һәлак итәргә теләгәч, алар яшәгән өлкәгә җәһәннәмнән бер капка ачып, эсселек җибәргән. Бу эсселек шул дәрәҗәдә булган ки, алар ни сулыш ала алмый, ни бер күләгәдән яки судан файдалана алмас хәлгә килгәннәр. Суыныр өчен өй эчләренә керсәләр дә, анда тыштагыдан да эссерәк булганлыктан, яланнарга чыкканнар. Шулвакыт Аллаһы Тәгалә аларга салкынча җилле бер болыт җибәргәч, бер-берләрен чакырып, хатын, ир, бала-чага – һәммәсе дә шул болыт астына җыелганнар. Нәкъ менә шул чакта Аллаһ ул болыттан өсләренә ут яудырган. Бу вакытта аяк асларындагы җир дә селкенә башлаган, шулай итеп, алар табада кыздырган чикерткәләр кебек янып көл булганнар (Хазин).
[16] Тәфсир галимнәре кяферләрнең элек инкяр иткән нәрсәләренә ышанмауларының мәгънәсе турында берничә фикердә торганнар. 1. Ибне Габбас һәм Сүддинең (радыйаллаһу ганһүм) бәяннарыннан күренгәнчә, Аллаһның барлык җаннарны җыеп, алардан «Мин сезнең Раббыгыз түгелме?» – дип сораган көнендә (Җаннар Аллаһка җавап биргәндә), кяферләр Адәмнең (галәйһиссәлам) биленнән зәррә бөртекләре хәлендә чыгып, телләре белән икърар итсәләр дә, күңелләрендә инкярны яшергәннәр. Шулай итеп, алар мәҗбүри генә иман иткәннәр, ләкин Аллаһы Тәгалә һәркемнең яшерен һәм ачык бөтен хәленнән хәбәрдар булганы өчен, бу аяте кәримәсендә аларның рухлар галәмендә инкяр иткән хакыйкатьләргә дөнья галәмендә дә ышанмаганнарын бәян иткән. 2. Монда аларның пәйгамбәрләр килгәнче ышанмаган нәрсәләрен расүлләр килгәннән соң да һаман инкяр итүләре, яки пәйгамбәрләр килеп, аларның беренче могҗизасына гомерләренең ахырына кадәр инанмаулары һәм, бер-бер артлы могҗизалар күреп торсалар да, инкярда кала биреп үлгәнлекләре ачыкланган.
[17] Гарәп булмаган хөкемдарларына «кисра» яки «хосрау», Рум патшаларына «кайсәр» яки «цезарь» диелгән кебек, Мисыр мәликләре дә «фиргавен» дип атала торган була. Муса (галәйһиссәлам) яшәгән фиргавеннең асыл исеме исә Кябус яки Вәлид булган. Муса (галәйһиссәлам) ун ел чамасы Мәдйәндә Шугайб (галәйһиссәлам) янында калган. Шуннан Мисырга кайтышлый Тува үзәнлегендә чакта аңа бер агач эндәшү белән пәйгамбәр булган. Шуннан соң ул фиргавеннең сараена барып, һич тартынмыйча, аны Аллаһка һәм үзенең пәйгамбәрлегенә ышанырга чакырган һәм моңардан соңгы аяте кәримәләрдә бәян ителгән сүзләрне әйткән.
[18] Риваятьтән күренгәнчә, Йосыфның (галәйһиссәлам) вафатыннан соң, фиргавен Исраил уллары токымына хуҗа булып, аларны коллар итеп файдалана башлаган. Аллаһы Тәгалә Мусаны (галәйһиссәлам) җибәреп, аларны бу әсирлектән коткарган. Йосыф (галәйһиссәлам) Мисырга кергән көн белән Мусаның (галәйһиссәлам) Мисырга кергән көне арасында дүрт йөз ел үткән була (Нәсәфи).
[19] Ибне Габбас һәм Сүддидән (радыйаллаһу ганһүм) риваять ителгәнчә, Муса (галәйһиссәлам) Шугайбтан (галәйһиссәлам) алган таякны җиргә ыргыткач, ул йонлач бер аждаһага әйләнгән һәм, ике казналыгы арасын сиксән аршынга ачып, аскы казналыгын җиргә, өске казналыгын исә фиргавеннең сарай диварларына куйган. Шуннан фиргавенгә карагач, ул куркуыннан кача башлаган. Кешеләр өстенә бер ташлангач, алар ыгы-зыгы килеп кача башлаганнар һәм меңнәрчәсе үлгән. Мондый хәл каршында гаҗиз калган фиргавен: «Сине җибәргән Аллаһ белән ант итәмен, бу аҗдаһаны ал, мин сиңа иман китерәчәкмен һәм Исраил улларын синең белән бергә җибәрәчәкмен!» – дигән. Муса (галәйһиссәлам) аңа кулын сузгач, ул аждаһа әүвәлге хәле кебек бер таякка әверелгән (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).
[20] Риваятьтән күренгәнчә, Муса (галәйһиссәлам) бик кара тут тәнле булган. Уң кулын култыгы астына тыгып чыгаргач, бер могҗиза әсәре буларак, ул кул күк белән җир арасын яктыртып һәм нурлары кояш нурларыннан да ныграк сибелерлек дәрәҗәдә ялтырап торган (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).
[21] Ибне Габбас, Ибне Исхак һәм Сүддидән (радыйаллаһу ганһүм) риваять ителгәнчә, фиргавен Мусаның (галәйһиссәлам) көчле могҗизаларын күргәч, ул бер сихерче икән, дигән нәтиҗәгә килгән һәм аның белән ярышыр өчен аңардан да көчлерәк сихерчеләр эзләтә башлаган. Ахыр чиктә Муса (галәйһиссәлам) каршысына җитмеш мең сихерче чыгарырга карар биргән. Бер бәйрәм көнне иртәнге якта җыелган халык алдында сихерчеләр терекөмешле арканнарын һәм озын утыннарны уртага ташлаганнар. Тегеләр гүя бер-берсе өстенә менеп, мәш килгән тере еланнар кебек үзәнлекне тутырганнар. Шуннан соң Муса (галәйһиссәлам) таягын ыргыткан. Таяк, бер аждаһага әйләнеп, сихерчеләр кулланган бөтен әйберләрне йоткан һәм анда булучыларга юнәлгән. Куркуларыннан купкан ыгы-зыгы аркасында бик күп кеше үлгән. Муса (галәйһиссәлам) аждаһага кулын сузгач, ул кире таякка әверелгән. Мондый хәл каршында сихерчеләр, сихердә үзләреннән дә өстенрәк беркем дә булмаганын белгән хәлдә, моның бер могҗиза булганын аңлаганнар һәм: «Әгәр бу бер сихер булса, без кулланган әйберләр юк булмас иде, димәк бу сихер түгел», – дип, Мусага (галәйһиссәлам) иман китергәннәр һәм шөкер сәҗдәсе кылганнар. Моны күргән фиргавен ярсып чыккан, Муса (галәйһиссәлам) сихерчеләр белән алдан килешкән, шуңа күрә тегеләр аңа җиңү мөмкинлеге биргәннәр, дигән фикергә килгән. Сихерчеләргә аяк-кулларын чалышлап чаптыру һәм хөрмә агачларына асып кую белән янаган. Ләкин бу аяте кәримәдән аңлашылганча, сихерчеләр бик зур ныклык һәм кыюлык күрсәткәннәр һәм Аллаһы Тәгаләдән сабырлык һәм Ислам динендә вафат булуларын сораганнар. Фиргавеннең бу янавын гамәлгә ашыру-ашырмавы хакында ике караш булса да, Ибне Габбасның (радыйаллаһу ганһүмә): «Алар көн башында бер көтү сихерчеләр иде, көн ахырында исә югары дәрәҗәләргә ия шәһитләр булдылар», – дигән бәяны фиргавеннең бу золымны эшләгәненә ишарә итә (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).
[22] Ибне Габбас, Сәгыйдь ибне Җүбәйр һәм Катадә (радыйаллаһу ганһүм) кебек бик күп затларның уртак риваятьләреннән күренгәнчә, сихерчеләр, иман китереп, фиргавен җиңелеп кайткач, ул һәм аның кавеме көферлектә нык торырга карар биргәннәр. Шуннан Аллаһы Тәгалә аларга бер-бер артлы газап аятьләрен иңдерә башлаган. Башта Ул аларга кытлык һәм корылык җибәргән, ләкин иман итмәгәннәре өчен Муса (галәйһиссәлам) бәддога кылгач, бу аяте кәримәдә әйтелгән тәртиптә аларга бәлаләр ява башлаган. Әүвәл сигез көн дәвам иткән караңгылык эчендә шундый бер яңгыр яуган, һичкем өеннән чыга алмаган, су өйләре эченә тулып бугазларына кадәр күтәрелгән. Исраил улларының өйләре алар белән терәлеп торса да, аларның өйләренә бер генә тамчы су да таммаган. Мусага (галәйһиссәлам) мөрәҗәгать итеп, алдагы аяте кәримәдә бәян ителгәнчә, аңардан дога кылуын сораганнар һәм иман китерергә сүз биргәннәр, ләкин дога нәтиҗәсендә бәла өсләреннән алынуга карамастан, иман китермәүләре сәбәпле, бу юлы Аллаһы Тәгалә аларга чикерткә өере җибәреп, киемнәрен, ишекләрен, түбәләрен, бөтен игеннәрен ашаткан. Кабат Мусага (галәйһиссәлам) мөрәҗәгать иткәннәр. Ул сахрага чыгып таягы белән көнчыгыш һәм көнбатыш ягына селтәнгәч, чикерткәләр килгән тарафларына китеп, юк булганнар. Алар янә иман китермәгәч, Аллаһы Тәгалә бу юлы аларга хәшәрәтләр көтүе җибәргән. Ул хәшәрәтләр чикерткәләрдән калган бар нәрсәне дә ашаганнар, азык-төлекләре эченә, хәтта киемнәре белән тәннәре арасына кадәр кереп, каннарын суырганнар. Алар кабат Мусадан (галәйһиссәлам) дога кылуын үтенгәннәр. Бәла өсләреннән алынгач: «Бу юлы, чыннан да, синең сихерче икәнлегеңә ышандык», – дигәннәр. Шуннан Аллаһы Тәгалә аларга гөберле бакалар җибәргән. Алар шулхәтле күп булганнар, кайсы киемне яки ашамлыкны ачсаң, шуның астыннан бака килеп чыккан, ятаклары алар белән тулган, кайнап торган казаннарына сикерешкәннәр, хәтта сөйләшеп торганда авызларына керә торган булганнар. Янә Мусага (галәйһиссәлам) ялварганнар. Ул алардан бик катгый сүз алган һәм дога кылган. Аллаһы Тәгалә бәлане алгач, янә вәгъдәләрен бозганнар. Аннары Аллаһы Тәгалә аларга кан җибәргән. Аларның бөтен сулары канга әйләнгән. Бу шундый рәвештә булган: бер кыйбтый белән яһүди бер үк савыттан эчсәләр, кыйбтый ягы кан, Исраил ягы су булган. Хәтта кыйбтый исраилленең авызыннан суны алса да, авызына кергән су канга әйләнә торган булган (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).
[23] Мөфәссирләрнең бәяныннан күренгәнчә, Муса (галәйһиссәлам) Мисырда чакта Исраил улларына, Аллаһы Тәгаләнең фиргавенне һәлак итүеннән соң, Аллаһтан бер китап китерәчәген һәм ни кылырга, нәрсәдән тыелырга кирәк булган һәрнәрсәнең анда бәян ителәчәген вәгъдә иткән була. Аллаһы Тәгалә фиргавенне һәлак иткәч, Муса (галәйһиссәлам) Раббысыннан ул китапны сораган. Аллаһы Тәгалә исә аңа утыз көн ураза тотарга әмер иткән. Ул зөлкагъдә аен тулысынча уразада үткәреп, авызындагы ачлык исен ошатмыйча, мисвәк кулланган. Аллаһы Тәгалә аңа: «Уразалының авыз исе Минем хозурымда миск исеннән дә хушрак булганын белмәдеңме?» – дип, зөлхиҗҗәнең беренче ун көнен дә уразада үткәрергә кушкан. Шулай итеп, Муса (галәйһиссәлам) кырык көн ураза тоткан. Зөлхиҗҗәнең унында Аллаһы Тәгалә аңа Тәүратны иңдергән, моннан тыш, арадашчысыз аның белән сөйләшкән. Муса (галәйһиссәлам) исә аның сүзләрен тәненең бөтен кисәкләре белән һәр яктан ишеткән, Аллаһы Тәгалә сүзенең ләззәтен хис иткәч, Аның җәмалын да күрергә теләгән һәм, алдагы аяте кәримәдә бәян ителгәнчә, Аллаһка бу теләген белдергән.
[24] Муса (галәйһиссәлам) кавеме эчендә булган Самири исемле монафикъ бер кеше, Исраил улларының бозау шәкелендәге потларга табынуга авышуын белгәнгә, Мусаның (галәйһиссәлам) Тур тавына китүен һәм кайтуының озаккарак сузылуын белеп, фиргавен гаиләсеннән калган алтын һәм көмеш бизәнү әйберләрен җыеп эреттергән һәм бер бозау сыны ясаган. Шуннан Җәбраилнең (галәйһиссәлам) аты эзеннән алган туфракны ул бозауның авызына салу нәтиҗәсендә, ул каны һәм ите булган җанлы бер танага әверелгән. Ул урыныннан кузгалмаса да, ара-тирә мөгрәп куйгалаган. Һарунның (галәйһиссәлам) нәсыйхәтләрен тыңлаган унике мең кешелек бер азчылыктан тыш, йөз меңнәрдән арткан Исраил уллары аның тирәсендә әйләнеп йөри башлаганнар. Ул мөгрәп куйган чакта аңа карап сәҗдә кылганнар, мөгрәвеннән туктагач, башларын күтәрә торган булганнар.
[25] Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) алган «авыр йөкләр»дән максат – тәүбә кабул булсын өчен үз-үзеңне үтерүнең шарт булуы, гөнаһ кылган әгъзаларның чабылуы, нәҗес тигән урыннарның кисеп алынуы һәм ганимәтләрнең яндырылуы кебек элекке өммәтләр өстендә булган бик читен мәҗбүриятләр.
[26] Бу һәм алдагы аяте кәримәләрдән ачык аңлашылганча, һидаять һәм уңышка ирешә алу һәм шуның нәтиҗәсендә җәннәткә керү өчен Аллаһка һәм Ахирәткә ышану гына аз. Хәтта Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм диненең хаклыгына ышану да җитми. Киресенчә, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ышану, аңа хөрмәт күрсәтү, аңа таяныч булу, ул китергән дингә һәм китапка иярү кебек шартлар алга сөрелгән.
[27] Шәйхзадә һәм Алуси тәфсирләрендә белдерелгәнчә, Муса (галәйһиссәлам) җомга көнен гыйбадәткә аерырга теләгән булса да, Исраил уллары, Аллаһы Тәгаләнең шимбә көнен һичбер нәрсә бар итмәгәнен алга сөреп, шимбә көнне өстенрәк күргәннәр. Аллаһы Тәгалә Мусага (галәйһиссәлам): «Аларны үз теләкләрендә калдыр, Мин аларны моның белән сынаячакмын», – дип вәхи иткән. Шулай итеп, аларга шимбә көнне эшләүне һәм ул көнне балык тотуны тыйган. Алар Давыд (галәйһиссәлам) заманына кадәр бу әмерне үтәп килгәннәр, аның заманында исә Мәдинә белән Шам арасындагы яр буенда урнашкан Әйлә халкы бу тыюны бозган. Шимбә көне җиттеме, диңгездәге балыклар аларның ярларына ук йөзеп килгәннәр һәм су өстенә чыгып, үзләрен күрсәтә торган булганнар. Шимбә көн үттеме, балыклар таралышкан, берсе генә дә күренмәгән. Көн итүләре балык тотуга бәйле булган бу җәмәгатькә шайтан: «Сезгә бит шимбә көнне балыкларны диңгездән чыгару гына тыелган, балык тоту үзе сезгә тыелмаган», – дип вәсвәсә кылган. Шуннан бер төркем халык, яр буенда чокырлар казып, алар белән диңгез арасында каналлар ачканнар. Җомга көнне ястү вакытында каналларны ачкач, балыклар дулкыннар белән ул чокырларга тулганнар. Якшәмбе көн җиткәч, чокырдагы балыкларны тотып ашаганнар, артып калганын тозлап сата торган булганнар. Шулай, башларына бер бәла дә килмичә, җитмеш ел чамасы вакыт үткән. Соңыннан балалары аталары юлыннан китеп, бу гөнаһны эшләүдә тагын да кыюлана төшеп: «Җомга көнне балык тоту безгә хәләл кылынды», – дигәннәр. Хәл болай дәвам иткән чакта, саннары җитмеш меңгә җиткән касаба халкы өч сыйныфка аерылган. Алардан бер өлеше әмерләрне тоткан һәм тотмаучыларга комачауларга тырышкан, боларның саны унике мең тирәсе булган. Икенче төркем исә әмерләрне тоткан, ләкин «миңа тимәгәч, теләсә нишләсеннәр» дигән фикердә торып, беркемне дә балык тотудан тыймаган. Өченче төркем исә бу эшнең хәләл булганына ышанып, гөнаһ кылуны дәвам иткән. Гөнаһлылар нәсыйхәтләрне кабул итмәгәч, вәгазьләүчеләр: «Без сезнең белән бер шәһәрдә яши алмыйбыз», – дип, шәһәрне дивар белән икегә бүлгәннәр. Давыд (галәйһиссәлам) гөнаһлыларга ләгънәт укыгач, Аллаһы Тәгалә бер төн эчендә аларны маймылларга әйләндергән. Иртә җиткәч, вәгазьләүчеләр дивар янына килеп, капканың бикле булганын һәм бернинди дә тавыш ишетелмәгәнен, бер тузан да күтәрелмәгәнен күргәч, дивар башына үрмәләп, икенче ягына чыкканнар һәм тегеләрнең яшьләрен – маймылларга, өлкәннәрен дуңгызларга әверелгән килеш тапканнар. Маймылга әверелүче кешеләрдән булган туганнарын таныганнар, ләкин кешеләр аларның кемлекләрен һич аермаганнар. Маймыллар туганнарының янына килеп, киемнәрен иснәп елаганнар, кешеләр аларга: «Без сезне бу эштән тыймадыкмы?» – дигәч исә, елый-елый башларын селкегәннәр.
[28] Голәмәнең күпчелеге бәян иткәнчә, маймылга әйләндерелгән бу кешеләр әлеге вакыйгадан соң берни ашамаганнар, эчмәгәннәр, бер-берләре белән якынлык кылмаганнар һәм өч көн эчендә һәлак булганнар. Кайберәүләр бүгенге маймылларның алар нәселеннән булганлыгын дәгъваласа да, Ибне Мәсгуднең (радыйаллаһу ганһ) шушы риваяте бу карашны кире кага. Бер кеше Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) маймыл һәм дуңгызларның кыяфәтләре үзгәртелгән өммәтләрдән калып-калмаганнарын сорагач, ул: «Һичшиксез, Аллаһы Тәгалә бер җәмәгатьне һәлак иткәч яки бер халыкка газап биргәч, соңыннан алар өчен бер нәсел калдырмый. Маймыллар һәм дуңгызлар аңарчы да бар иделәр», – дип әйткән (Мөслим, Кадәр: 7, № 2663, 4/2051-2052).
[29] Тәфсир һәм хәдис әһеленең Ибне Габбаска (радыйаллаһу ганһүмә) таянып хәбәр иткәнчә, Аллаһы Тәгалә Гарәфәттә Адәмнең (галәйһиссәлам) аркасыннан кодрәт кулы белән сыйпап, шәхсән аңардан киләчәк нәселләрен – аның сыртыннан, Кыямәткә кадәр яралтачак бүтән бөтен нәселләрне исә аталарының сыртларыннан зәррәчекләр хәлендә чыгарып, Үз хозурына чәчкән. Шуннан аларга дәшеп: «Мин сезнең Раббыгыз түгелме?» – дип сораган. Алар: «Әйе! Без моңа шаһитлык итәбез», – дигәннәр. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә аларның ризыкларын, әҗәлләрен һәм башларына киләчәк бәлаләргә кадәр һәрнәрсәләрен язган. Моннан тыш, алардан Үзенә гыйбадәт кылып, Аңа һичбер нәрсәне ширек кушмаячаклары турында сүз алган һәм ризыкларына кәфил булган, шуннан аларны Адәмнең (галәйһиссәлам) сыртына кайтарып куйган. Шул көнне Аллаһы Тәгаләгә сүз биргән нәселләрнең һәммәсе дә тумыйча, Кыямәт купмаячак. (Әбү Давыд, Сөннәт: 17, № 4703, 2/639; Табәри, Җәмигъ әл-бәйан, № 15349-15373, 6/110-114).Имам Алуси, хәдис голәмәсенең бу мәсьәләдәге катгый игътикадын ачыклап: «Аллаһы Тәгалә бөтен колларыннан дөньяда яратылачак төзелешләре белән бар булуларыннан алда сүз белән бер вәгъдә алды», – дигән (Алуси, Рух әл-мәгани: 9/103).
[30] Кайбер мөфәссирләр аяте кәримәдә сөйләнелгән вакыйганы Адәмгә (галәйһиссәлам) нисбәт итүне дөрес санамыйча, аяте кәримәнең башы Адәм белән Хава (галәйһимәссәлам), ахыры исә аларның мөшрик балалары турында дигән фикерне муафыйк күргәннәр. Пәйгамбәрләрнең пакьлеген саклау ягыннан бу караш дөрес дип табылган. Бу риваять ителгән хәдис-шәрифләрне күчергән мөфәссирләр дә пәйгамбәрләрнең пакьлегенә зыян китермәслек итеп аңлатмалар биргәннәр. Ләкин шунысы бер хакыйкать ки, Адәм белән Хава (галәйһимәссәлам) бирнинди рәвештә дә Аллаһы Тәгаләгә ширек кушмаганнар. Әмма аларның нәселеннән килгән кайбер бәндәләр, мәсәлән, Корәештән Кусай, Аллаһтан изге бер бала сораган, ләкин үзенә бирелгән дүрт улының берсенә Габдүлмәнаф, берсенә Габдүлшәмс, берсенә Габдүлкусайй, берсенә Габдүддар кебек шушы барлыкларга коллык мәгънәсендә килә торган ширек эчтәлекле исемнәр кушкан. Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәдә менә шуларны гаеп иткән (Әбүссугуд).
[31] Аяте кәримә тыштан караганда, намазда булсын яки булмасын Коръәни Кәрим укылган чакта дәшмичә тыңлауның фарызлыгын белдерсә дә, сәхабәләрнең күпчелеге, бу әмернең җәмәгать белән намаз вакытында имам укыганда җәмәгатьнең укымыйча тыңлавы фарыз булуын уртага куйган. Хотбә вакытында тыңлау да бу хөкемгә керә. Бу ике хәлдән тыш, Коръәни Кәримне тыңлауның мөстәхәб гамәл булуы фикһ галимнәре тарафыннан гомуми караш дип кабул ителгән (Нәсәфи, Бәйдави).
[32] Бу аяте кәримә – Коръәни Кәримдә булган ундүрт сәҗдә аятенең беренчесе. Аны укыган һәм ишеткән кешеләрнең сәҗдә кылулары ваҗиб. Ләкин бу хөкем текстны гарәпчә укучылар өчен генә куелган, чөнки башка телләргә күчерелгән тәрҗемәләр Коръән түгелләр.