Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 69. Әл-Хәкка (Котылгысыз) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. [Җитәчәге] Хак булган Вакыт!

2. Нәрсә ул хак булган Вакыт?

3. Хак булган вакытның ни икәнен син каян белә аласың?

4. Сәмуд һәм гад кавемнәре [галәмнәрне һәм кешеләрне] һәлак иткән вакыйганы [Кыямәтне] ялган дип санадылар.

5. Сәмудка килгәндә, алар чиктән ашкан бер вакыйга белән һәлак ителделәр.

6. Гад [кавеме] исә каты искән бик салкын давыл белән һәлак ителде.

7. Ул [Раббылары] бер-бер артлы җиде төн, сигез көн буена котырырга ирек бирде. Син анда [булсаң] ул кавемнең эче буш хөрмә агачы кәүсәләре кебек җиргә түшәлгәннәрен күрер [идең].

8. Алардан калган берәр кешене күрәсеңме?

9. Фиргавен дә, аңардан алда булганнар да, [Лутның [галәйһиссәлам] асты өскә әйләндерелгәннәре дә [шәһәрләре бөтенесе] гөнаһ кылдылар.

10. Алар Раббыларының расүленә баш күтәрделәр, һәм Ул аларны каты бер тотып алу белән тотып алды.

11. [Нух [галәйһиссәлам] Су ташыгач [һәм иң биек тауның түбәсеннән дә унбиш терсәк кадәр күтәрелгәч], Без сезне су өстендә йөргән көймәдә йөрттек.

12. Аны сезгә [бар итүченең югары көчен күрсәтеп торган] бер гыйбрәт итик, һәм истә калдыра алган колаклар аны исендә калдырсын дип [болай иттек].

13. Сурга бер мәртәбә өрү белән [тәүге кат] өрелгәч.

14. Җир һәм таулар [илаһи бер кодрәт белән] күтәрелгәч, аннары икесе дә берьюлы [бер-берсенә] бәрелеп төп-төз ителгәч.

15. Шул көнне барлыкка киләчәк Вакыйга җитәчәк.

16. Күк тә ярылачак, [бүген төзек күренүенә карамастан] ул көнне зәгыйфь [һәм менә-менә төшеп китәрдәй бер хәлдә] булачак.

17. Фәрештәләр аның читләре буйлап булачаклар. Раббыңның Гарешен алар өстеннән сигез [фәрештә] күтәреп барачак.

18. Ул көнне [хисап бирер өчен, Аллаһы Тәгаләнең хозурына] чыгачаксыз, сездә бер генә сер дә яшерен калмаячак.

19. Китабы уң кулына бирелгән кеше [куанычыннан иптәшләренә борылып] әйтер: «Алыгыз китабымны, укыгыз [эчендәге изге гамәлләрне күрегез].

20. Һичшиксез, мин хисабым белән очрашуымны белә идем».

21. Һәм ул рәхәт тормыш эчендә.

22. Биек бер җәннәттә.

23. Җимешләре исә [хәтта ятып торучыга да үрелеп кенә өзеп алырлык] якын.

24. [Ул көнне аларга] «Элекке [дөнья] көннәрдә кылган [яхшы] нәрсәләрегез өчен, тынычлык белән ашагыз һәм эчегез!» [дип әйтеләчәк].

25. Кемгә исә китабы сул кулына бирелә, ул [дәфтәрендәге начар гамәлләрне күреп] әйтер: «Аһ, миңа китабым бирелмәсә иде!

26. Хисабымның нәрсәлеген белмәсәм иде!

27. Аһ, бу [дөньяда татыган үлемем] соңгы нәрсә булса иде [дә кабат терелтелмәсә идем].

28. Малым мине коткармады.

29. Хакимлегем [кешеләргә тәэсир итәрлек кодрәтем] миннән югалды [һәм мин түбән бер хәлдә калдым]».

30. [Аллаһы Тәгалә җәһәннәм сакчыларына әйтер] «Тотыгыз да шуны богаулагыз!

31. Шуннан соң аны Утка ташлагыз!

32. Шуннан соң аны җитмеш терсәклек чылбыр белән урагыз».

33. Чөнки ул бөек булган Аллаһка ышанмый иде.

34. [Ахирәткә ышанмаганы өчен, савап өмет итмәгәнлегеннән] Мескенне ашатырга [үзе дә бармаганы кебек, теләге булган кешене] дә [игелеккә] өндәмәде.

35. Аңа бүген монда дус юк.

36. Эрен һәм каннан башка ашамлык та юк.

37. Аны гөнаһлылардан башка, беркем дә ашамаячак.

38. Әйе! [Җир, күк кебек] Сез күрә алган нәрсәләр белән ант итәмен.

39. Һәм [фәрештәләр, рухлар кебек] сез күрә алмаган нәрсәләр белән дә [ант итәмен].

40. Һичшиксез, ул [Коръәни Кәрим Расүлем һәм Җәбраил [галәйһиссәлам] кебек Аллаһ өчен] бик хөрмәтле-шәрәфле бер илченең [ирештергән] сүзе.

41. Шагыйрь сүзе түгел бу [Коръән]. [Чамасыз үҗәтлегегез сәбәпле күбесен инкяр итсәгез дә] Сез аз иман итәсез!

42. Һәм [ул кайчакларда сез уйлаган кебек] күрәзәче сүзе дә түгел. Аз уйлыйсыз шул!

43. [Ул] Галәмнәрнең Раббысыннан иңдерелгән.

44. Әгәр ул [Расүлем Безнең тарафтан аңа вәхи килмичә] Безгә карата нинди дә булса сүзләр уйлап чыгарган булса иде.

45. Без аның уң кулын тотар идек.

46. Шуннан соң шаһ тамырын ярыр идек.

47. Шул вакыт сезнең арагыздан аны берәү дә коткара алмас иде.

48. Һичшиксез, ул [Коръән] тәкъвалык ияләре өчен бер үгет.

49. Арагызда аны ялган дип санаучылар барлыгын, әлбәттә, Без беләбез.

50. Һичшиксез, ул [Коръән] – кяферләр өчен бер хәсрәт.

51. Һичшиксез, ул [Коръән] шиге булмаган хак.

52. Шулай булгач, Бөек Раббыңны [бөек булган] исеме белән [зикер кыл] тәсбих ит.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире