Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 68. Әл-Каләм (Каләм) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Нун. [Ләүхелмәхфүзнең һәм фәрештәләрнең] Каләм белән һәм алар язган нәрсәләр белән ант итәмен!

2. [Расүлем!] Раббыңның [сиңа насыйп иткән көчле акыл, пәйгамбәрлек, камиллек, кебек] рәхмәте сәбәпле, син тиле түгелсең.

3. Һичшиксез, [мөшрикләрдән күргән авырлыкларга җавап итеп] сиңа төкәнмәс әҗер бар.

4. Һәм син, һичшиксез, югары әхлак иясе. [Олуг пәйгамбәрләр кебек, син дә чыдый алмаслык михнәтләрне кичерәсең].

5. Тиздән син дә күрәчәксең, алар да.

6. Кайсыгыз [синме, алармы] шашканлыкны.

7. Һичшиксез, синең Раббың Аның юлыннан язган [һәм чын мәгънәсендә акылын югалткан] кешеләрне яхшырак белә. Янә Ул һидаять тапкан [акыллы] кешеләрне дә яхшырак белә.

8. [Расүлем!] Шуңа күрә ялганда гаепләүчеләргә [бераз – Аллаһы Тәгаләгә, бераз потларга гыйбадәт кылуны тәкъдим итүчегә] буйсынма.

9. Алар синең күндәм булуыңны теләрләр, алар да күндәм булырлар иде.

10. [Расүлем!] Һичбер күпләп ант итүчегә, түбән булганга буйсынма.[1]

11. [Һәркемне] Хурлаучыга, [бозык уйлар белән] сүз йөртүчегә [дә буйсынма].

12. [Һәм, шулай ук] Игелеккә киртә салучыга, дошманга, гөнаһлыга.

13. Дорфага, җитмәсә, зинадан туганга.

14. Ул кеше мал һәм ир балаларга ия булса да [аңа иярмә].

15. Аңа Безнең аятьләребез укылган чакта, ул: «Әүвәлгеләрнең [уйлап чыгарып] язган хикәяләре генә», – дип әйтә.

16. Без аның [фил] борынын [бер билге белән] тамгалаячакбыз [һәм йөзенең каралыгы һәркемгә күренеп торачак].

17. Һичшиксез, Без бакча ияләрен сынаганыбыз кебек, аларны да [синең бәддогаң сәбәпле, кытлык белән] сынадык. Менә алар [бакча хуҗалары] иртә җитүгә тулысынча аны [җимешләрне] җыеп алачакларына ант иттеләр.

18. Алар [«Ин шәә Аллаһ», – дип] өстәп әйтмәделәр.[2]

19. Алар йоклаган вакытта Раббыңнан уратып ала торган бер бәла аны йөреп чыкты.

20. Иртән кисеп ташланган кебек булды.

21. Алар иртән бер-берсенә дәштеләр.

22. «Бакчагызга барыгыз, әгәр уңыш җыярга җыенган кешеләр булсагыз [ашыгыгыз, эшегез тизрәк бетсен]».

23. Алар, әкрен генә сөйләшә-сөйләшә, анда кузгалдылар.

24. «Бүген бер генә фәкыйрь дә сезгә кермәсен».

25. Көчле икәнлекләрен санап, иртән юлга чыктылар.

26. Әмма аны [янган-һәлак булган хәлдә] күргәч, әйттеләр: «[Безнең бакчабыз түгел!] Без [килгәндә] юлдан язганбыз.

27. Юк! [Бу безнең бакчабыз!] Без мәхрүм ителдек!»

28. Араларындагы иң уртачалары: «Мин сезгә тәсбих итәргә кирәк», – димәгән идемме?» – диде.

29. Алар: «Аллаһ пакь! [Ул безгә золым эшләмәде]. Һичшиксез, без [үз-үзләребезгә] золым эшләдек», – диделәр.

30. Алар бер-берсен шелтәли башладылар.

31. Әйттеләр: «Ни үкенеч безгә! Без [Аллаһның хөкемнәренә карата] чиктән ашкан кешеләр булдык.

32. Бәлки, Раббыбыз безгә моның урынына моннан да яхшырагын бирер. Һичшиксез, без Раббыбызга кайтабыз».

33. [Безнең Мәккә халкына җибәргән] Газап шундый. Ахирәт газабы исә моннан да зуррак. Әгәр белсәләр иде.

34. Һичшиксез, тәкъва иясе коллар өчен Раббылары хозурында нигъмәтләр белән тулы җәннәтләр бар.

35. Без мөселманнарны гөнаһлылар кебек итәрбезмени?

36. Ни булды сезгә? Ничек [болай ялгыш] хөкем бирәсез?

37. Әллә сезнең [күктән иңгән] китабыгыз бармы һәм шуннан укыйсызмы?

38. Һичшиксез, сез сайлаган нәрсәләр анда сезнең өчен дип [укыйсызмы?]

39. Әллә сездә Безнең Кыямәт көненә кадәр дәвам итәчәк [һәм ул көнне] үзегез карар биргән нәрсәләр сезнеке булачак дигән антларыбыз бармы?

40. Кайсысы бу мәсьәләдә кәфил булганын син алардан сора.

41. Әллә аларның фикердәшләре бармы? Алайса фикердәш-ләрен китерсеннәр, әгәр дә тугры кешеләр булсалар.

42. [Эшнең читенлеге сәбәпле] Авырлык киләчәк һәм сәҗдәгә чакырылачаклар, ләкин [моңа башкарырга] көч таба алмаячаклары көнне [беркайчан исеңнән чыгарма].

43. [Күргән дәһшәтләре сәбәпле] Күтәрелеп карый алмаячаклар, аларны хурлык каплап алачак. Югыйсә алар сәламәт чакта сәҗдәгә чакырылганнар иде инде.

44. Мине бу сүзне ялган дип санаганнар белән бергә [ялгыз] калдыр. Һичшиксез, Без аларны сизмәгән якларыннан акрынлап һәлакәткә якынайтырбыз.

45. Мин аларга кичектерү бирәмен. Минем тотып алуым бик каты бит.

46. [Расүлем!] Әллә син алардан бер түләү сорыйсыңмы да, алар, шул сәбәпле, өсләренә бурычлар алалармы?

47. Әллә гаибкә ияләр дә [кешеләргә мәшруг иткән уйдырма тәртипләрен аңардан күчереп] язалармы?

48. Раббыңның хөкеменә сабыр ит һәм балыкның юлдашы [Юныс [галәйһиссәлам] кебек булма. Менә ул [балыкның карынына эләккәч, иман итмәгән кавеменә карата] борчулы бер хәлдә [Раббысына] мөрәҗәгать итте.

49. Әгәр дә аңа Раббыңнан бер нигъмәт ирешмәгән булса, ул хур ителгән буларак [агачлар да, үләннәр дә үсмәгән] буш бер җиргә чыгарып атылган булыр иде.[3]

50. Раббысы аны сайлады һәм аны [күркәм сыйфатларга ия булган] изге кешеләрдән итте.

51. Һичшиксез, кяферләр зикерне ишеткән вакытларында күзләре белән сине [урыныңнан] тайдырырга әзерләр, һәм алар [Коръәндә булган гыйлемнәрне аңламаганнары өчен, синең хакта бер карарга килә алмыйча]: «Һичшиксез, ул бит – тиле кеше!» – дип әйтәләр.

Хәлбуки, ул [Коръән] бөтен галәмнәр өчен [Аллаһы Тәгаләдән] бер үгет.[4] [1] Галимнәрнең уртак фикерләренчә, 10 нчы-17 нче аяте кәримәләрдә тасвирланган кеше – Вәлид ибне Мугыйра. Ул ун улына да: «Арагыздан Ислам динен кабул итүчегә ярдәмемне туктатам», – дип янаган дорфа, залим, кансыз һәм холыксыз кеше булган. Ул үзе дә монда әйтелгән ун сыйфатның тугызын кабул иткән. Ләкин зинадан туган икәнен бу аятьләр килгәнче белмәгән булган. Бу хәбәрне ишеткәннән соң, әнисенә барып: «Мөхәммәд мине тасвирлаганда зинадан туганлыгымны әйтте. Мин моны белми идем. Я син миңа дөресен әйтәсең, я башыңны чабып өзәрмен!» – дигәч, әнисе: «Син атаң дип белгән кеше бай һәм кысыр иде. Мин, ул үлеп китсә, малы чит кешегә калмасын өчен, бер көтүче белән зина кылдым, менә син шул көтүчедән тудың», – дигән (Нәсәфи, Бәйдави).

[2] Риваятьтән күренгәнчә, Сангага ике фәрсәхлек арада яшәгән изге бер кеше, бакчасындагы уңышны җыяр вакыт җиткәч, киселми калган яки җил очырган, яки агач астына җәелгән япмадан читкә төшкән хөрмәләрнең барысын да ярлыларга бирә торан булган, шулай итеп ярлыларның бик күп ихтыяҗы канәгатьләндерелә торган булган. Ул зат үлеп киткәч, уллары: «Бала-чагабыз бик күп, әгәр дә атабыз кебек эшли башласак, безгә авырга киләчәк. Шуңа күрә фәкыйрьләр уянып килеп җиткәнче, иртән иртәрәк торып, хөрмәне җыеп алыйк», – дип ант иткәннәр. Шуннан соң алдагы аяте кәримәләрдә аңлатылган вакыйгалар булган (Алуси).

[3] Бу турыда тулырак «Юныс» сүрәсендә карагыз.

[4] Бу аяте кәримәләр күз тиюнең хак булганына һәм Аллаһның рөхсәте белән тәэсир иткәненә дәлил булып торалар. Күз тию дөяне – казанга, кешене кабергә кертерлек тәэсирле булганын белдергән сахих хәдис-шәрифләр дә бар. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) заманында Әсәд уллары дип беленгән бер кабиләнең күзе бик каты булган. Алардан берәрсе өч көн ач калып, шуннан соң берәр нәрсәгә күз тидерсә һәм: «Шундый бернәрсә күрмәдем!» – дип әйтсә, ул әйбер тулысынча һәлак була торган булган. Мөшрикләр аларның берсен Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) алып килеп бу сүзне әйттерсәләр дә, Аллаһы Тәгалә сөекле Пәйгамбәрен күз тиюдән саклаган (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин).

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире