Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Хөкемдарлык [кодрәт] фәрманында булган [Аллаһ] бөек, һәм Ул [һәрнәрсәгә көче җиткән] кодрәтле.
2. Ул, сезнең кайсыгыз гамәлләренә күрә күркәмрәк булуын сынар өчен, үлемне һәм тереклекне яралтты [сезнең кылачакларыгыз хакында әзәли гыйлемен уртага чыгарачак, соңыннан Үзенең гыйлеменә күрә түгел, кылганнарыгызга күрә әҗерләрегезне бирәчәк]. Ул – Бөек [Җиңелмәс], [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче.
3. Ул катлы-катлы итеп җиде күкне яралтты. [И, күрә белгән кеше! Никадәр генә эзләсәң дә, барлыкларын соң дәрәҗәдә кызганган] Рахман яралткан нәрсәләрдә бернинди кимчелек күрә алмассың. [Әгәр дә берәр шигең булса, күкләргә] Тагын бер күз сал, бер-бер бозыклык күрә аласыңмы?
4. Шуннан соң тагын ике мәртәбә күзеңне төбәп кара. [Нәтиҗәдә] Күз сиңа [эзләгән бозыклыкны таба алмыйча] көчсез һәм алҗыган хәлдә кайтыр.
5. Без [сезгә] дөнья күген кандилләр [кебек балкыган йолдызлар] белән бизәдек. Аларны [фәрештәләр арасында телгә алынган вәхиләрне ишетергә дип угрылык кылган] шайтаннарга атыла торган нәрсәләр иттек һәм аларга [дөньяда йолдыз кисәкләре белән яндырылуларыннан соң, Ахирәттә] ялкынлы ут газабы әзерләдек.
6. [Шайтаннар булсынмы, җеннәр яки кешеләрдән булсынмы] Раббыларын инкяр итүчеләр өчен җәһәннәм газабы бар. Ул нинди яман бер бару урыны!
7. Алар [зур бер учак эченә ташланган утыннар кебек] аның эченә ыргытылган вакытта, аның [казан кебек] кайнаганда чыгарган үкерүен ишетерләр [ул ишәк үкергән тавышны хәтерләтер].
8. Ул [җәһәннәм, кяферләргә булган] ачуыннан шартларга тора. Аның эченә [кяфер] бер төркем тотып ташланган саен, [Малик һәм аның ярдәмчеләреннән торган] сакчылары алардан: Сезгә [аятьләрен укыган] кисәтүче килмәдеме?» – дип сорарлар.
9. Алар әйтерләр: «Әйе, безгә кисәтүче килгән иде, тик без аны ялганчы дип санадык һәм аңа: «Аллаһ бернәрсә дә иңдермәде, сез бит зур бер адашу эчендәсез», – дип әйттек».
10. Һәм [гаепләрен таныр өчен]: «Әгәр дә без [кисәтүләрне] ишеткән яки [хакыйкатьләрне уйлап] аңлаган булсак, [бүген без] ялкынлы ут әһелләре арасында булмас идек», – дип әйтерләр.
11. Шулай итеп, алар гөнаһларын таныдылар. Инде ялкынлы ут әһелләре [Аллаһның рәхмәтеннән] ерак булсын!
12. Һичшиксез, күрми торып, Раббыларыннан куркучыларга мәгъфирәт һәм зур әҗер бар.
13. [И, кяферләр!] Сүзләрегезне, теләсәгез, сер итеп саклагыз яки ачып салыгыз [аерма юк]. Һичшиксез, Ул күкрәкләрдә булганнарны белә.
14. Әллә [һәрнәрсәне] Яралтучы [яшеренне дә ачык кебек] белмиме? Ул – [колларга] Мәрхәмәт итүче, [һәрнәрсәдән] Хәбәрдар.[1]
15. Ул җирне сезгә буйсындырды. Аның җилкәсендә [тауларында һәм тигезлекләрендә] йөрегез һәм Аның ризыгыннан ашагыз. Терелүегез [һәм кайтуыгыз] Аңа гына бит. [Менә шулвакыт сездән бу нигъмәтләр өчен шөкердә булу-булмавыгыз соралачак].
16. Аллаһы Тәгаләнең [Карунны йоттырган кебек] сезне җирдән йоттырмавыннан иминсезме? Шулчак ул [туфрак сезне эченә алып] бик каты селкенә.
17. Әллә Аллаһы Тәгаләнең өстегезгә ташлар яудыра торган давыл җибәрмәвеннән иминсезме? Кисәтүемнең ниндилеген тиздән беләчәксез.
18. Алардан алдагылар да [пәйгамбәрләре] ялган [сөйли] дип санаганнар иде, ләкин [шундый көчле булуларына карамастан] Минем [аларны] танымавым нинди булды!
19. Өсләрендәге кошларны күрмиләрме әллә? Алар [канатларын] бер ачып, бер җыеп очалар. [Канатларын җәйгән һәм җыйган вакытларында] Аларны Рахманнан башка беркем дә тотмый. [Шуның өчен Ул аларны аерым бер шәкелдә яралтты һәм аларга һавада оча алырлык хәрәкәтләрне илһам итте. Рәхмәте һәрнәрсәне каплаган Затның мәрхәмәте булмаса, табигатьләре җиргә тартылу булган авыр барлыкларның һава бушлыгында рәхәтләнеп тора алуларын уйлап та булмас иде]. Һичшиксез, Ул бөтен нәрсәне дә [бик яхшы] күрә.
20. Рахман булмаса, кем гаскәрегез була ала һәм сезгә ярдәм итә ала соң? Кяферләр бит – бер алдану эчендәләр.
21. Сезгә Ул [корылык бер сәбәп белән] ризыгын туктатса, кем сезне ризыкландыра алсын? Әйе, алар [да мондый беркемнең дә булмаганын белсәләр дә, хакка карата] тәкәбберләнүне һәм [хактан] качуны дәвам итәләр.
22. [Әбү Җәһел кебек] Йөзтүбән капланып баручымы дөресрәк бара, әллә [Расүлем кебек] туры юлдан төп-төз баручымы?
23. [Расүлем!] Әйт: «Ул – бар итүче, сезгә ишетү куәте, күзләр һәм йөрәкләр бирүче. Сез бик аз шөкер кыласыз».
24. [Расүлем!] Әйт: «Ул сезне җирдә [нәселләр итеп] таратучы, сез [үлеп терелүегездән соң, Кыямәт көнендә] Аның хозурына тупланачаксыз».
25. Алар: «Әгәр чыннан да дөресен сөйлисез икән, ул [газап турында] вәгъдә кайчан [киләчәк] соң?» – диләр.
26. Әйт: «Гыйлем тик Аллаһта гына. Мин исә [Аның миңа белдергәннәрен] аңлатучы кисәтүчемен».
27. Ләкин аны [газапны] якыннан күргәч, инкяр итүчеләрнең чырайлары бозылды һәм [аларга]: «Сез сораган нәрсә менә бу», – дип әйтеләчәк.
28. [Расүлем!] Әйт: «Аллаһ мине һәм минем янымдагыларны [сезне җиңмичә] һәлак итсә, яки безгә мәрхәмәт кылса [да, үлемебездән алда сезнең һәлак булуыгызны безгә күрсәтсә], кем соң [сезнең кебек] кяферләрне тилмерткеч газаптан коткарачак дип уйлыйсыз?»
29. [Расүлем! Аларның файдасыз теләкләренә җавап итеп] Әйт: «Ул [Аллаһ колларына карата ата-аналарыннан да ныграк кызганган] мәрхәмәтле, без Аңа иман китердек һәм Аңа тәвәккәл кылдык. [Ул безне дөнья вә Ахирәт газапларыннан коткарачак]. Кемнең ап-ачык адашу эчендә булганын [газапка төшкәннәрне күргәч] беләчәксез.
30. Әйт: «Әгәр суыгыз [чиләкләр җитә алмаслык чиктә] тирәнгә китсә, кем сезгә агым су китерәчәк, дип уйлыйсыз?[2]
[1] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, мөшрикләр Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) каршы яшеренеп кенә сөйләшә торган булганнар. Аллаһы Тәгалә ул серләрне Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәбәр иткәч, ул әлеге хәбәрләрне аларның йөзләренә бәреп әйтә торган булган, бу исә аларны шаккаттыра торган булган. Саклык чарасы буларак, үзара: «Артык кычкырып сөйләшмик, Мөхәммәднең Раббысы ишетеп, аңа хәбәр итмәсен», – дип сүз куешканнар. Моңа карата шушы аяте кәримә иңгән (Алуси).
[2] Риваятьтән күренгәнчә, бу аяте кәримә Ибне Зәкәрия әл-Мүтәтаййиб исемле бер зиндикъ янында укылгач, ул: «Китмәннәр китерәчәк», – дигән. Шул ук төнне аның күз суы кибеп сукырайган (Нәсәфи).