Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. И, Нәби! Ни өчен, хатыннарыңа ярарга тырышып, Аллаһ сиңа хәләл иткән нәрсәне [үз-үзеңә] харам кыласың? [Гәрчә бу синең затыңа гөнаһ булмаса да, югары дәрәҗәңә карата кулайракны кире кагу да гөнаһ кебек саналганлыктан] Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.[1]
2. Аллаһ сезгә антларыгыздан [аларны бозган очракта, кәффарәт биреп] азат булуны билгеләде. Аллаһ – [бөтен эшләрегез белән идарә иткән] Яклаучыгыз. Ул – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе.
3. Менә Нәби хатыннарыннан берсенә [Хәфсага] сер итеп бер сүз сөйләде, ләкин ул аны [Гайшәгә] хәбәр иткәч, Аллаһ аңа моны ачкач, ул [Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аның бер өлешен [Хәфсага] белдерде, [артык оялтмас өчен һәм хәлифәлек турындагы хәбәрнең таралуын теләмәгәне өчен] бер өлешен яшерде [шулай итеп, балны үзенә харам иткәне серен сөйләгәнен йөзенә әйтте, ләкин әтисенең хәлифә булачагы серен фаш итүенә кагылмады]. Аңа моны хәбәр иткәч, ул [Хәфса]: «Кем сиңа моны хәбәр итте?» – диде. Ул: «[Һәрнәрсәне] Белүче һәм Хәбәрдар [булган Аллаһ] миңа хәбәр итте», – диде.
4. [И, Гайшә һәм Хәфса!] Әгәр дә икегез [Пәйгамбәремә карата эшләгән бу эшегездән] Аллаһка тәүбә итсәгез [дөрес юлда булырсыз, чөнки] күңелләрегез [хактан] тайпылды бит. Ләкин аңа каршы икегез бер-берегезгә ярдәм итәсез икән, һичшиксез, аның Яклаучысы – Аллаһ. Моңардан соң Җәбраил, [Әбү Бәкер һәм Гомәр кебек] изге мөэминнәр һәм фәрештәләр дә – ярдәмчеләр.
5. Әгәр дә ул сезне аерса, Раббысы сезнең урынга аңа сездән дә яхшырак булганнарны, [Аллаһка] бирелгәннәрне, иман китергәннәрне, намаз укыганнарны, тәүбә иткәннәрне, гыйбадәт кылганнарны, ураза тотканнарны тол һәм саф хатыннар итеп бирер.
6. И, иман китерүчеләр! [Әмерләрне тотып, тыюлардан тыелып] Үз-үзләрегезне һәм гаиләләрегезне уттан саклагыз, [башка утларның ягулыгы утын булса] аның ягулыгы [кяфер] кешеләр һәм [бик тиз кабынып, бик күп яндыра торган күкерт] ташлар. Аның өстендә каты табигатьле һәм көчле фәрештәләр бар. Алар үзләренә әмер ителгән нәрсәләрдә Аллаһка каршы төшмиләр һәм әмер ителгәнне үтиләр[2].
7. [Кяферләр җәһәннәмгә ыргытылган вакытта гафу үтенергә маташканда, аларга әйтелер] «И, инкяр итүчеләр! Бүген гафу үтенмәгез. Сез үзегез [дөньяда] кылган нәрсәләр белән генә җәзаландырыласыз».
8. И, иман китерүчеләр! Аллаһка ихлас бер тәүбә белән тәүбә итегез. Бәлки, Раббыгыз начар эшләрегезне сезнең кичерер һәм Аллаһ пәйгамбәре (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның белән бергә иман китергәннәрне рисвай итмәячәк беркөнне сезне асларыннан елгалар агып торган җәннәтләргә кертер. [Сират күперен үткән чакта] Аларның нуры алларында һәм уңнарында [үзләреннән алда] барачак. Алар [монафикъларның нурлары сүнгәнен күргәч]: «И, Раббыбыз! Безгә нурыбызны тулысынча бир һәм безне ярлыка. Һичшиксез, Син – һәрнәрсәгә [көче җиткән] кодрәтлесең», – диячәкләр[3].
9. И, Нәби! Кяферләргә каршы [кылыч белән] һәм монафикъларга каршы [дәлилгә нигезләнгән бер юл белән] җиһад кыл. Аларга карата каты бул. [Ахирәттә исә] Аларның сыеныр урыннары – җәһәннәм. Ул нинди яман бару урыны!
10. Аллаһ Нухның [галәйһиссәлам] хатыны белән Лутның [галәйһиссәлам] хатынын кяфер булганнар өчен үрнәк итеп китерде. Алар икесе дә колларыбыздан [Нух һәм Лут [галәйһимәссәләм] кебек] ике колның никахларында иделәр, ләкин [иман итмичә] аларга хыянәт кылдылар. Аларның икесе [ягъни ирләре] Аллаһтан бернәрсә белән дә аларга файдалы була алмадылар. Шулай итеп [Кыямәт көнендә аларга]: «[Җәһәннәмгә] Керүчеләр белән бергә икегез дә утка керегез!» – диеләчәк.[4]
11. Аллаһ иман китерүчеләр өчен фиргавеннең хатынын үрнәк итеп китерә. Менә ул: «И, Раббым! Җәннәттәге хозурыңда минем өчен бер өй сал! Мине фиргавеннән һәм аның [көферлегеннән, Синнән башкага гыйбадәт һәм кешеләрне гаепсез хәлдә җәзалау кебек] гамәленнән коткар! Залим кешеләрдән дә мине коткар!» – дигән иде.[5]
Гыймран кызы Мәрьямне дә [радыйаллаһу ганһа] Аллаһ мөэминнәр өчен бер үрнәк итте] ки, ул гаурәт җирен [һәртөрле җенси якынлыктан] саклады. Без рухыбыздан аңа өрдек [һәм Мәрьямның [радыйаллаһу ганһа] карынында Гайсәне [галәйһиссәлам] бар иттек]. Ул [Мәрьям [радыйаллаһу ганһа] Раббысының [Идрискә [галәйһиссәлам] һәм бүтән пәйгамбәрләргә иңдергән сәхифәләрдә булган] сүзләрен һәм [Тәүрат, Инҗил, Зәбүр кебек] китапларын хак дип тапты һәм гыйбадәт кылучылардан булды. [1] Гайшә (радыйаллаһу ганһа) болай дип белдергән: «Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) татлы ризыкны, бигрәк тә балны, бик ярата иде. Зәйнәб ибне Җәхш (радыйаллаһу ганһа) янында ара-тирә озаграк калып, бал ширбәте эчә иде. Мин моннан көнләшеп, сердәшем Хәфса белән: «Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кайсыбызның янына керә, аңа: «Синнән әллә нинди ис килә, әллә берәр исләнгән нәрсә ашадыңмы?» – дип әйтергә сүз куештык». Бер мәртәбә ул Хәфсаның янына кергәч, аңа бу сүзләр әйтелгән чакта, ул хатыннарына ярарга тырышып: «Юк, мин Зәйнәб бинте Җәхш янында бал ширбәте эчкән идем, ләкин артык эчмәячәкмен дип ант итәм, син моны беркемгә дә сөйләмә. Һәм сиңа шул сөенечле хәбәрне дә ирештерим: миннән соң өммәтемне җитәкләүне – Әбү Бәкер, аңардан соң әтиең Гомәр өстенә алачак», – дигән һәм моны сер итеп саклавын сораган. Ләкин Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) яныннан китәр-китмәс Хәфса (радыйаллаһу ганһа) арабыздагы диварга шакып, миңа моны хәбәр итте һәм беркемгә дә сөйләмәвемне үтенде. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзенә килгән вәхи белән бу хәлне белеп алгач, серенең ачылганына ачуланып, бер ай буена бер генә хатыны янына да кермәде. Менә бу кыйсса хакында сүрәнең башыннан алып биш аяте иңде». Кайбер җаһилләр уйлаганча, монда бер гөнаһ турында сүз алып барылмый, чөнки Аллаһның хәләлен харам кылу ике төрле бәяләнә. Бер хәләлнең харам булганына ышану шәкелендә булса, бу гөнаһтан да үтеп, кешене кяфер итә торган ышану, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хакында мондый бер нәрсә уйлау – көферлек. Әмма Аллаһның бер хәләлен ант итү юлы белән үзенә тыю мәгънәсендә кабул ителсә, бу хәтта гөнаһ түгел. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дә нәкъ менә шуны эшләгән. Монда бөек дәрәҗәсенә нисбәтле бер кулайрак вариантны кирү кагу һәм тайпылу барлыкка килү турында әйтеп була (Хазин, Алуси, Тәфсире Матуриди).
[2] Әбү Гыймран хәзрәтләреннән риваять ителгәнчә, зобани дип билгеле булган бу фәрештәләрнең саны – унтугыз. Һәрберенең ике кулбашы арасы – йөз еллык ераклык. Күңелләрендә һич кызгану һәм аяу хисе булмаган бу фәрештәләр газап бирү өчен яралтылганнар. Алардан берәрсе җәһәннәм әһеленнән кемгә дә булса берне суккач, аны баш түбәсеннән аяк тырнагына кадәр тартылган он хәленә китерә (Алуси).
[3] «Нәсух» сүзе артыклык дәрәҗәсендә, асылда, тәүбә итүчеләрнең сыйфаты булып, образлы рәвештә тәүбәнең дәрәҗәсен белдерә. Шуңа күрә мәгънә – «Тәүбә итәргә теләүчеләрнең үз-үзләренә тәүбә белән үгет биреп, аны тиешенчә үтәүләре». Шулай ук, «нәсух» сүзенә «гөнаһлар сәбәпле, кешенең дини тормышында ачкан ертыкларын ямаган бер тәүбә», «ихлас тәүбә», «тәүбә кылучыда әсәре беленеп торганы өчен, башка кешеләргә дә үрнәк булырлык сыйфатта булган үгетләп торучан тәүбә» кебек егермедән артык төрле-төрле мәгънә бирелгән.
[4] Нух (галәйһиссәлам) хатынының хыянәте – кешеләргә иренең тиле булганын сөйләве, Лут (галәйһиссәлам) хатынының хыянәте исә – өйгә килгән кунаклар турында начар ниятле кавеменә белдерүе. Имам Дәххактан (рәхимәһуллаһ) риваять ителгәнчә, аларның икесенең дә хыянәтләре – Аллаһы Тәгаләнең вәхиләрен мөшрикләргә хәбәр итеп, сүз йөртүләре. Намус ягыннан хыянәт турында сүз бара алмый, чөнки бер генә пәйгамбәрнең дә хатыннары зина кылуга төшмәгәне Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән (Алуси).
[5] Риваятьләрдән күренгәнчә, хатыны Асиянең Мусага (галәйһиссәлам) иман иткәнен аңлаган фиргавен, аны җәзалау өчен, чалкан яткырып, кулларын һәм аякларын дүрт казыкка бәйләткән, күкрәгенә зур бер тегермән ташы куйдырган һәм аны кояш астында калдырган. Сакчылар аның яныннан киткәч, фәрештәләр аңа күләгә ясаганнар. Менә шул чакта ул бу аяте кәримәдә телгә алынган догасын кылгач, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәттә энҗедән салынган сараен ачып күрсәткән һәм рухын Гыйльлийүнгә күтәреп, аны ул газаптан коткарган. Теге таш рухсыз бер тән өстендә калган. Моннан аңлашылганча, бик авыр вакытларда Аллаһы Тәгаләгә сыену һәм Аңардан котылу сорау – изгеләрнең гадәтеннән һәм пәйгамбәрләрнең сөннәтеннән. Асияне (радыйаллаһу ганһа) мактап телгә алган кайбер хәдис-шәрифләр бар. Мәсәлән, Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Җәннәт әһеле булган хатыннарның иң өстеннәре – Хүвәйлид кызы Хәдичә, Мөхәммәд кызы Фатыйма, Фиргавеннең хатыны Мүзахим кызы Асия һәм Гыймран кызы Мәрьям. Гайшәнең башка хатыннардан өстенлеге исә тириднең (итле ашның) башка ашамлыклардан өстенлеге шикелле», – дип әйткән (Әхмәд ибне Хәнбәл, әл-Мөснәд, № 2668, 4/409; Бохари, Әнбия: 33, № 3230, 3/1252). Табәранинең Сәгъд ибне Җүнадәдән (радыйаллаһу ганһ) риваять иткән башка бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Җәннәттә Аллаһ мине Гыймран кызы Мәрьямгә, Фиргавеннең хатынына һәм Мусаның (галәйһиссәлам) сеңлесенә өйләндерәчәк», – дип әйткән (Алуси).