Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. И, Нәби! Хатыннарны аерган чакта, аларны [өч күрем вакыты булган] гыйддәтләреннән соң [пакь хәлләрендә һәм алар белән якынлык кылмыйча] аерыгыз һәм гыйддәтне [һич киметмичә] санагыз. Раббыгыз булган Аллаһтан куркыгыз [гыйддәт вакытын озайтып, аларга зарар китермәгез]. [Зина һәм караклык кебек] Ап-ачык кабахәт бернәрсә кылмасалар, [үзләренең милекләре кебек булган] өйләреннән [гыйддәтләре тулганчы] аларны кумагыз, алар да чыкмасыннар. [Бары тик хәд җәзасы кирәк булган хәлләрдә, бу җәзага тартылыр өчен, чыгарылып, соңыннан өйләренә кабат кайтарылырлар]. Болар – Аллаһның чикләре. Кем дә кем Аллаһның чикләреннән чыкса, алар – [үз-үзләренә] золым кылучылар. [И, хатынын аерырга ниятләгән кеше!] Син белмисең, бәлки, Аллаһ моның артыннан бер хәл чыгарып куяр [да, нәфрәтне – сөюгә, күрәсе килмәүне тартылуга үзгәртер, ул чакта сез бик үкенерсез һәм бер-берегезгә кайтырсыз].
2. Шуннан соң алар [гыйддәт көтү] чорларының ахырына якынлашкан чакта, [хатыннарыгызны кайтарып] яхшылык белән [аларны никахыгызда] тотыгыз яки [гыйддәтләре беткәнче, аларга кайтмыйча һәм зарар китермичә] яхшылык белән аларны җибәрегез. Янә [кире кайтырга яки тәмам аерылырга ниятләгән очракта] арагыздан гадел булган ике кешене шаһит тотыгыз. [И, шаһитлар!] Сез [кемгә дә файдасына яки зарарына дип тормыйча] шаһитлыкны Аллаһ өчен кылыгыз. Бу – Аллаһка һәм соңгы көнгә инанганнар өчен үгет. Кем дә кем Аллаһтан курыкса, Ул аңа [үлем куркынычлыгыннан, Кыямәт көненең кыенлыкларыннан] бер чыгыш [юлы] насыйп итә.
3. Һич көтмәгән ягыннан аны ризыкландыра. Кем дә кем Аллаһка тәвәккәл кыла, аңа Ул җитә. Һичшиксез, Аллаһ һәрнәрсә өчен [ул әле бар булганчы] бер үлчәм куйган.
4. Хатыннарыгыздан [картлыклары сәбәпле кабат] күремнән өметләре өзелгәннәренең, әгәр дә [аларның гыйддәтенең хөкеме хакында белмәгәнегез өчен] шикләнсәгез, гыйддәтләре, күрем күрмәгәннәрнең гыйддәтләре кебек үк, өч ай. Йөкле хатыннарның исә [гыйддәт көтү] вакытларының ахыры – [балаларын тудырып] йөкләреннән котылулары. Кем дә кем Аллаһтан курка [һәм Аның хөкемнәрен тиеш булганча тота], Ул аның эшләрендә җиңеллек бирә.
5. Бу – Аллаһның әмере. Ул аны сезгә иңдерде. Кем дә кем Аллаһтан курыкса, Ул аларның начар эшләрен каплар һәм әҗерен арттырыр.
6. [И, гыйддәт көткән хатыннар мәсьәләсендә тәкъвалыкны ничек үтәячәкләрен сораучылар!] Аларны үзегез яшәгән урында көчегезгә карап урнаштырыгыз. [Алар белән бергә калырга тиеш булмаган кешеләрне яннарына урнаштырып яки әйберләр куеп, урынны тарайту белән] Аларны кысрыклар [һәм өйдән чыгып китәргә мәҗбүр итәр] өчен, аларга зарар китермәгез. Әгәр дә алар йөкле булсалар, алар [балаларын тудырып] йөкләреннән котылганчы, [кирәк булганнар белән тәэмин итеп] аларга сарыф итегез. Әгәр дә алар [бала тудырганнан соң] сезнең өчен [балаларыгызны] имезсәләр, аларга хакын түләгез. [И, әниләр һәм әтиләр!] Арагызда бер-берегезгә яхшы дип беленгән нәрсәне әмер итегез. Әгәр дә [тиешле түләү бирелмичә яки сөйләшенгәннән артыграк соралып] бер-берегезгә кыенлык тудырсагыз, ул чакта башка бер хатын аның өчен [баласын] имезәчәк.
7. Хәлле кеше киң мөмкинлегенә карап сарыф итсен. Кемнеңдер исә ризыгы чамалы булса, ул Аллаһ аңа биргән нәрсәләрдән сарыф итсен. Аллаһ беркемгә дә аңа биргән нәрсәсеннән башканы йөкләми. Аллаһ [башка төшкән] кыенлык артыннан җиңеллек яралтачак.
8. Раббыңның һәм расүлеңнең әмереннән чыккан ничәмә-ничә мәмләкәт [халкы] бар ки, Без аларны [олы-кече һәр гөнаһлары өчен] каты хисапка тарттык һәм аларны куркыныч газап белән җәзаладык.
9. Алар [начар] эшләренең зыянын татыдылар һәм эшләренең ахыры зарар булды.
10. [Ахирәттә исә] Аллаһ аларга каты газап әзерләп куйды. И, акыл ияләре булган иман китерүчеләр! Аллаһтан куркыгыз. Аллаһ сезгә зикер [һәм бик тәэсирле бер үгет булган Коръәнне] иңдерде.
11. Расүлне [дә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җибәрдек] ки, иман иткәннәр һәм изге гамәлләр кылучылар [көферлек, адашу] караңгылыклардан нурга чыксыннар өчен, ул [пәйгамбәр] сезгә Аллаһның ап-ачык аятьләрен укый. Кем дә кем Аллаһка иман итә һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кыла, шуларны Ул [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар агып торган җәннәтләргә кертәчәк, алар анда мәңге калачак. Аллаһ аларга күркәм ризык бирде.
12. Аллаһ – җиде [кат] күкне яралтучы һәм шуның кадәр үк җирне дә [бар итүче]. Аллаһның – һәрнәрсәгә [көче җиткән] кодрәтле икәнен һәм Аллаһның гыйлеме белән һәрнәрсәне уратып алганын белүегез өчен, әмер [каза һәм кадәрдән гыйбарәт булган бар итү һәм идарә итү эше] алар [җиде кат күк белән җиде кат җир катлары] арасында иңеп тора.[1]
[1] Бу аяте кәримәдә җир күкнең мисалы итеп аңлатылган. Әмма нәрсәнең дә булса башка бер әйбергә охшатылуы һәрьяклап аның белән бериш дигән сүз түгел. Бу охшашлык кайбер сыйфатлар белән генә була ала. Дин галимнәренең күпчелеге фикеренчә, җирнең күккә охшашлыгы – җиде кат булуы, бер-берсе өстендәге катларга ия булуы, һәр ике кат арасында, җир белән күк арасында булганы кебек, биш йөз еллык ара булуы һәм һәрберендә Аллаһның бер төркем мәхлуклары булган кебек кайбер үзенчәлекләрдә. Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, җир катлауларында булганнар – я фәрештәләр, я җеннәр. Кайбер галимнәрнең җир катлауларын җиде икълим яки мәгъдән катлаулары, яки туфрак катлары кебек мәгънәләрдә аңлатулары имам Әхмәд һәм Тирмизи кебек мәртәбәле галимнәр теркәгән хәдис-шәрифләр белән кисешә, чөнки Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ике җир каты арасында биш йөз еллык ара барлыгын ачык итеп бәян иткән һәм җиде кат җирне берәм-берәм санаган. Шул сәбәпле, Алуси (рәхимәһуллаһ) фикеренчә, җир катларының бер-берсеннән аерым җиде каты һәм һәрберенең үз мәхлуклары бар дигән карашны кабул итүдә акыл ягыннан да, дин ягыннан да бернинди киртә юк. Бүгенгә кадәр җир катларындагы мәхлукларны очратмау моны инкяр итүебезне кирәк кылмый, чөнки иман иткән нәрсәләребезнең күбесе безгә күренми. Аллаһның хакимиятенең киңлегенә һәм кодрәтенең бөеклегенә ышанган кешеләр, күпчелек галимнәр карашынча, җиде кат җирнең барлыгын һич икеләнмичә кабул итәргә тиешләр (Алуси).