Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Күкләрдә булганнар һәм җирдә булганнар Аллаһны [барлык кимчелекләрдән ерак тотып] тәсбих итә. Хакимлек – Аныкы гына, мактау – Аңа гына. Ул һәрнәрсәгә [көче җиткән] кодрәтле.
2. Ул – сезне Яралтучы. Сезнең арагызда кяфер булган да бар, сездән мөэмин булган да бар. Аллаһ сез кылган нәрсәләрне [бик яхшы] күреп тора.
3. Ул күкләрне һәм җирне [мөкәлләфләргә сынау йорты кебек] хак белән яралтты, сезгә сурәт бирде һәм [башка җан ияләре арасында] сезнең сурәтләрегезне күркәм итте. Кайту – Аңа гына [булачак].
4. Ул күкләрдә булган һәм җирдә булган һәрнәрсәне [бик яхшы] белә, сез яшергән нәрсәне дә, ачып салган нәрсәне дә белә. Аллаһ күкрәкләрдә булган нәрсәне [күңелләрдә яшерелгән барлык серләрне, ният һәм иманны бик яхшы] белүче.
5. Элек инкяр иткәннәрнең хәбәре сезгә ирешмәдемени? Алар [начар] эшләренең зарарын [дөньяда чакта ук] татыдылар. [Ахирәттә] Алар өчен тилмерткеч газап бар.
6. Бу шул сәбәпле ки, расүлләре аларга ап-ачык могҗизалар китергән иде, ләкин алар [пәйгамбәрнең кеше булуын аңлый алмыйча]: «Безне һидаятькә кешеләр ирештерәчәкмени?» – дигәннәр иде. Алар [китапларны да, пәйгамбәрләрне дә, Ахирәтне дә] инкяр иттеләр һәм [дәлилләрдән] йөз чөерделәр. Аллаһның аларга ихтыяҗы булмады. Аллаһ бит – Байлык иясе, Мактаулы.
7. Кяферләр беркайчан да терелтелмәячәкләр дип саныйлар. Әйт: «Юк! Раббым белән ант итәмен, сез тулысынча терелтеләчәксез, шуннан соң кылган нәрсәләрегездән хәбәрдар ителәчәксез. Аллаһ өчен бу бик җиңел».
8. Шулай булгач, Аллаһка, Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Без иңдергән Нурга [Коръәнгә] иман итегез. Аллаһ сезнең кылганнарыгыздан хәбәрдар.
9. Ул [әүвәлгеләрнең һәм соңгыларның] җыелу көне [булган Кыямәт хисабы] өчен сезне бер урынга китерәчәк көнне [исеңдә тот]. Ул – алдану көне [һәм ул көнне алданганнар җәһәннәмдә булачаклар, чөнки иман белән үлгән очракларында җәннәттә алачак урыннарын мөселманнарга бирәчәкләр һәм җәһәннәмдә янган вакытта аларга ул урыннар күрсәтелгән чакта үкенечләреннән буылачаклар]. Кем дә кем Аллаһка иман итсә һәм изге гамәл кылса, Ул аңардан начар эшләрен каплаячак һәм аны [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар агып торган җәннәтләргә кертәчәк, алар анда мәңге калачак. Менә бу – бөек котылу.
10. Кяфер булган һәм Безнең аятьләребезне ялган дип санаганнар – Ут әһелләре. Алар анда мәңге калачак. Ул – нинди яман бару урыны!
11. Аллаһның рөхсәте [теләве һәм мөмкинлек бирүе] белән булмаса, [кешенең малына, баласына һәм җанына] һичбер бәла-каза килми. Кем дә кем Аллаһка иман итсә, Ул аның күңелен [сабырлыкка һәм, башына килгән нәрсәне Аллаһтан дип белеп, ризалык күрсәтүгә] һидаять итә. Аллаһ һәрнәрсәне [бик яхшы] белә.
12. [Әмер һәм тыюларын үтәү мәсьәләсендә] Аллаһка итагать итегез һәм Расүлгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) итагать итегез. Әгәр дә [аларның хөкемнәреннән] йөз чөерсәгез, [Аллаһка да, пәйгамбәргә дә зарар китерә алмассыз, чөнки] Расүлебезгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ап-ачык ишеттерү генә йөкләнгән бит.
13. Аллаһ, Аннан башка [гыйбадәткә лаек] һичбер илаһ юк. Шулай булгач, иман китерүчеләр Аңа гына тәвәккәл кылсын.
14. И, иман китерүчеләр! Һичшиксез, хатыннарыгыз һәм балаларыгыз арасыннан сезгә дошман булганнары бар. Алардан сакланыгыз. Әмма әгәр дә [аларның гафу итәрлек гаепләрен] гафу итсәгез, [шелтәләү һәм гаепләү юлына басмыйча] йөз чөермәсәгез һәм [кимчелекләрен] яшерсәгез, һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
15. Малларыгыз һәм балаларыгыз – [гөнаһка һәм газапка төшүегезгә сәбәп бирә торган] бер сынау. [Ризалыгын алган һәркемгә исә] Аллаһ хозурында зур әҗер бар.
16. Көчегездән килгән кадәр Аллаһтан куркыгыз, [Аның үгетләрен кабул колагы белән] тыңлагыз, [әмер һәм тыюларына] итагать итегез һәм [сезгә биргән ризыклардан бер өлешен] үзегез өчен [малдан да, балалардан да] яхшырак булган шәкелдә [Ул әмер иткән урыннарга] сарыф итегез. Кем дә кем үзенең комсызлык хирысыннан курка [һәм Аллаһ юлында сарыф итә], шулар – уңышка ирешүчеләр[1].
17. Әгәр дә сез Аллаһка бурычка [чын күңелдән дини хезмәтләргә сарыф итү һәм бурыч сораучыга рибасыз акча бирү кебек] яхшы нәрсә биреп тора, Ул сезгә аны [кемгәдер – ун, кемгәдер җиде йөздән дә күбрәк итеп] кат-кат арттырыр һәм сезне ярлыкар. Аллаһ – [тиеш булганнан артык] Савап бирүче, Мәрхәмәтле.
18. [Ул тою органнары белән сизеп булмаган бөтен] Яшерен һәм күренгәннәрне [асылы белән] Белүче, Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
[1] Сәгыйдь ибне Җүбәйрдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнгә күрә, «Аллаһтан куркыгыз» (Әлү Гыймран, 102) аяте кәримәсе иңгәч, сәхабәләр аяклары шешенгәнче һәм маңгайлары сөялләнгәнче гыйбадәт кыла башлаганнар. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә мөселманнарга бер җиңеллек өчен шушы аяте кәримәне иңдереп, беренче аяте кәримәнең хөкемен нәсех иткән һәм мөэминнәрнең, көчләреннән килмәгән нәрсәләр өчен, җаваплы булмаганнарын бәян иткән. Гәрчә монда нәсех булмаганын, бу аяте кәримәнең алдагы аяте кәримәнең кыскача эчтәлеген ачыклау (кыска һәм аңлашылып тормаган мәгънәнең аңлатмасы) булганын әйтүчеләр дә бар (Алуси).