Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 63. Әл-Мүнәәфикуун (Монафикълар) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. [Расүлем!] Монафикълар сиңа килгәч: «Синең Аллаһның расүле икәнлегеңә шаһитлык итәбез», – диләр. [Сине җибәргән] Аллаһ синең расүл булуыңны, әлбәттә, белә. Аллаһ монафикъларның [сөйләгән сүзләре дөрес булса да,мәгънәсенә үзләре дә ышанмаганнары өчен, аларның] ялганчы булуларына да шаһитлык итә.

2. Алар [каннарын һәм малларын саклар өчен] антларын үзләренә калкан иттеләр, шул сәбәпле [мөселман булып күренгән самими мөселманнарны] Аллаһ юлыннан тайпылдырдылар. Һичшиксез, алар кылган нәрсә нинди начар!

3. [Аларның] Бу – иман китергән [булып күренгән], соңыннан инкяр иткәннәре өчен [булды]. Шуңа күрә аларның йөрәкләренә мөһер сугылды. Алар инде [үлгәнче хакыйкый иман хакында] аңлый алмаслар.

4. Син аларны күргәч, тышкы кыяфәтләре сине сокландыра. Әгәр дә алар сөйләсәләр, син сүзләрен тыңлыйсың. Алар [синең мәҗлесеңдә таянып утырган чакларында, үзләре генә тора алмаганга, коймага] терәп куйган бүрәнәләр [иманнан арынган җисемнәр] шикелле. Алар [куркаклыкларыннан һәм дөнья малына хирыслыкларыннан] һәр шау-шуны үзләренә каршы дип исәплиләр. Алар – дошман, [тышкы кыяфәтләренә алдануны калдыр да] алардан саклан. Аллаһ аларны һәлак итсен! Алар ничек алданалар!

5. Аларга: «Килегез, Аллаһның расүле сезнең өчен кичерү сорасын!» – дип әйтелгәч, [тәкәбберлекләре сәбәпле] башларын чөерәләр. Һәм син аларның масаеп, [бу сүзне аларга әйтүчедән] йөз чөергәннәрен күрәсең.

6. Син алар өчен ярлыкау сорыйсыңмы яки сорамыйсыңмы, [берни дә үзгәрмәячәк, чөнки ике очракта да] аларга барыбер. Аллаһ аларны ярлыкамаячак. Һичшиксез, Аллаһ фасикълар кавемен [хакыйкый иманга] һидаять итми.

7. Алар [мөһаҗирләргә ярдәм иткән әнсарларга]: «Аллаһның расүле янындагылар [фәкыйрь һәм мөһаҗирләр] өчен, аны калдырып киткәнчегә кадәр, бернинди чыгымнар да ясамагыз», – дип әйтүчеләр. Күкләрнең вә җирнең хәзинәләре Аллаһта бит. [Шуңа күрә Мәдинә халкы фәкыйрь мөһаҗирләргә ярдәмен туктатса да, бөтен ризыкларның иясе булган Аллаһ аларны тәэмин итәргә кодрәтле]. Ләкин монафикълар [Аллаһы Тәгаләнең бу өстен көчен] аңламыйлар.

8. Алар: «Әгәр [бәни Мүсталәк газвәсеннән] Мәдинәгә кайтсак, иң көчле булган иң түбәнне аннан куып чыгарачак!» – диләр. Көч-куәт [һәм шәрәф] исә Аллаһта, Аның расүлендә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм мөэминнәрдә, ләкин монафикълар [наданлыклары сәбәпле һәм алданган булулары өчен, бу хакыйкатьне] белмиләр.[1]

9. И, иман китерүчеләр! Малларыгыз [белән булашуыгыз] да, балаларыгыз да [намаз, җиһад һәм Коръән уку кебек] Аллаһны зикер итүдән [һәм гыйбадәт кылудан] сезне тайпылдырмасын. Кем дә кем моны эшләсә, [кыйммәтле һәм мәңгелек булган бернәрсәне гади һәм фани дөнья бәрабәренә сатканы өчен] зарар күрүчеләр булырлар.

10. Сезнең берәрегезгә үлем [галәмәтләре] килгәнче Безнең сезгә ризык итеп биргән нәрсәләрнең бер өлешен [Ахирәткә бер әзерлек буларак, мохтаҗларга] сарыф итегез, соңыннан [авырлык күргәч]: «И, Раббым! Мине [үлемемне] якын бервакытка кадәр кичектерсәң, күп итеп садака бирер идем һәм [Сиңа карата булган вазифаларымны тиешенчә үтәп] изге кешеләрдән булыр идем», – дияр.

11. Аллаһ әҗәле җиткән җанга кичектерү бирми. Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан хәбәрдар.

[1] Риваять ителгәнчә, бәни Мүсталик газавәте беткәннән соң, кешеләр бер кое тирәсендә туплангач, Гомәрнең (радыйаллаһу ганһ) хезмәтчесе Җәһҗаһ ибне Сәгыйдь белән монафикъларның башлыгы Ибне Үбәйнең юлдашы Синан әл-Җүһәни суга чиратта торганда ачуланышып киткәннәр. Җәһҗаһ – мөһаҗирләрне, Синан әнсарны ярдәмгә чакыргач, фәкыйрь мөһаҗирләрдән берсе Җәһҗәһкә ярдәмгә килгән һәм Синанга бер суккан. Шул вакыт Ибне Үбәй аңа: «Син эшләдеңме моны? Шул инде, без бит Мөхәммәд янына кыйналыр өчен килдек. Валлаһи, алар белән безнең хәлебез, ашат этне, тешләр үзеңне, дигән шикелле. Ләкин Мәдинәгә кайтсак, иң көчле булган кеше иң түбән кешене аннан куып чыгарачак!» – дигән һәм «иң көчле» дигәндә – үзен, «иң түбән» дигәндә Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) күз уңында тоткан. Шуннан соң үз кешеләре янына кайтып: «Валлаһи, сез бу фәкыйрьләргә артыкларыгызны ашатмаган булсагыз, хәзер муеннарыгызга менеп атланмаган булырлар иде. Артык аларга ярдәм итмәгез, Мөхәммәднең яныннан таралсыннар», – дигән. Бу вакытта әле яшь булган Зәйд ибне Әркам (радыйаллаһу ганһ) моны ишеткәч: «Валлаһи, кавеме арасында сөелмәгән түбән һәм фәкыйрь кеше – синсең. Мөхәммәд исә мигъраҗ таҗы башында булган, Рахманның гыйззәте белән газиз һәм мөселманнардан көч алган кеше!» – дигән. Ибне Үбәй: «Тик тор! Мин шаярдым гына!» – дисә дә, Зәйд (радыйаллаһу ганһ) шундук Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) барып, ишеткәннәрен сөйләп биргән. Бу чакта Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) янында булган Гомәр (радыйаллаһу ганһ): «Я Расүлуллаһ! Рөхсәт ит тә, мин шул монафикъның башын чабыйм!» – дигәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Алай итсәң, Мәдинәдә бик күп борыннар тетрәр (бик күп кеше куркуга төшәр һәм ышаныч бозылыр)», – дип әйткән. Гомәр (радыйаллаһу ганһ): «Әгәр аны бер мөһаҗирнең үтерүен теләмәсәң, моны берәр әнсарга боер!» – дигән. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Мөхәммәд үзенең кешеләрен үтерә, дип сөйли башласалар ни булачак?» – дигән. Соңрак Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): Ибне Үбәйне чакырып: «Бу сүзләрне син әйттеңме?» – дип сорагач, ул: «Сиңа китап иңдергән Аллаһ белән ант итәмен, мин болардан берсен дә әйтмәдем. Зәйд – ялганчы!» – дигән. Анда булганнар: «Я Расүлуллаһ! Бер баланың сүзен безнең олугыбызның сүзеннән өстен куясыңмыни? Ул, бәлки, ялгыш аңлагандыр?!» – дигәннәр. Бу вакыйгадан соң Зәйд (радыйаллаһу ганһ) оятыннан берникадәр вакыт өеннән чыкмаган. Ләкин бу сүрә иңгәннән соң Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа: «И, егет! Һичшиксез, Аллаһ сине хаклы итеп, өстен чыгарды, монафикъларны исә ялганчы чыгарды», – дигән. Ибне Үбәйнең ялганы уртага чыккач, кайбер кешеләр аңа: «Синең хакта бик куркыныч аятьләр иңде. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) янына барып, гөнаһыңны таны да, ул синең өчен истигъфар сорасын!» – дигәннәр. Моны эшләмәячәген белдерер өчен, башын чөеп: «Иман ит, дидегез – иман иттем, зәкәт бир, дидегез – зәкәт бирдем. Инде миңа Мөхәммәдкә сәҗдә кылуымны әмер итүегездән башка берни дә калмады», – дигән. Бу хәлләрдән соң берничә көн яшәгәннән соң вафат булган (Нәсәфи, Хазин).

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире