Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Күкләрдә булганнар һәм җирдә булганнар [һәрнәрсәнең] Хуҗасы, Кимчелексез, Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе булган Аллаһны [барлык кимчелекләрдән ерак тотып] тәсбих итә.
2. Ул – [фәрештә һәм җен төрләреннән түгел, аралашулары җиңел булсын өчен] үзләреннән Расүлне [укый-яза белмәгән] өммиләргә җибәрүче ки, ул аларга Аның аятьләрен укый, аларны [матди һәм рухи нәҗесләрдән] арындыра, аларга [бөек] Китапны һәм хикмәтне [сөннәт белән шәригать хөкемнәрен] өйрәтә. Хәлбуки, алар элек ап-ачык адашу эчендәләр иде.
3. Янә [Аллаһы Тәгалә Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) гарәпләргә генә һәм үзе яшәгән гасырдагыларга гына түгел, китап әһеле булмаган] бүтән – әле боларга [вакыт ягыннан] ирешмәгән [өмми] кешеләргә дә [җибәрелде]. Ул – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе[1].
4. Бу – Аллаһның фазылы. Ул аны теләгәненә бирә. Аллаһ – фазыл Иясе, Бөекләрнең бөеге.
5. Үзләренә Тәүрат [гыйлеме бирелеп, эчендәге хөкемнәр белән гамәл кылу җаваплылыгы өсләренә] йөкләнгән, шуннан соң [ул китапның әмерләре белән гамәл кылмыйча] аны илтмәгәннәрнең хәле китаплар ташыган ишәк кебек. Аллаһның аятьләрен ялган дип санаган бу кавемнең хәле бик яман! Аллаһ [белә торып, инкяр итү белән үз-үзләренә начарлык эшләгән] залим кешеләрне [котылуга ирештерә торган юлларга] һидаять итми.
6. [Расүлем!] Әйт: «И, яһүди булганнар! Әгәр дә сез [яһүди булмаган] башка кешеләрнең түгел, үзегезнең генә Аллаһның дуслары булганыгызга дәгъва кылсагыз, үлемне теләгез, әгәр дә [дәгъвагызда] дөрес сөйләүче булсагыз [бераздан дустыгыз белән очрашырга теләрсез]».
7. Әмма алар [Тәүратны үзгәртү, Мөхәммәдне (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Коръәнне инкяр итү кебек элек эшләп] кулларын сузган [начар] нәрсәләре аркасында [яшәгән дәверләречә] беркайчан да аны теләмәсләр [хәтта үлемне акылларына да китермәсләр]. Аллаһ ул залимнәрне [бик яхшы] белә.
8. [Расүлем!] Әйт: «Һичшиксез, сез кача торган үлем сезне каршы алачак. Шуннан соң сез [Кыямәт көнендә тойгылар белән кабул ителгән һәм ителмәгән] бөтен яшереннәрне һәм күренгәннәрне Белгәнгә кайтарылачаксыз, Ул сезгә [дөньяда чакта] кылган нәрсәләрегезне хәбәр итәчәк».
9. И, иман китерүчеләр! Җомга көнне намаз өчен [азан әйтелеп] чакырылгач, Аллаһны искә алырга ашыгыгыз һәм сәүдәне ташлагыз. Бу – [сәүдәнең вакытлы файдасыннан] сезнең өчен яхшырак. Әгәр дә белсәгез иде [мәңгелек алыш-бирешне сайлар идегез].
10. Намаз беткәч, җирдә таралыгыз, Аллаһның фазылыннан [файдагызны] эзләгез һәм Аллаһны [бөтен хәлләрегездә дә] зикер кылыгыз. Бәлки, сез [ике җиһанда да] уңышка [һәм котылуга] ирешә алырсыз.
11. [Расүлем!] Алар бер сәүдә яки күңел ача торган нәрсә күргәч, [синең яныңнан] таралып, аңа юнәлделәр һәм сине [минбәреңдә] басып торган килеш калдырдылар. Әйт: «Аллаһ хозурында булганнар күңел ачудан да, сәүдәдән дә яхшырак [чөнки Ахирәт әҗере даими һәм бетми торган булса, дөнья мәнфәгатьләре вакытлы гына]. Аллаһ – ризык бирүчеләрнең иң яхшысы[2].
[1] Әбү Һүрәйрәдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнгәнчә, «Җомга» сүрәсе иңгәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аны сәхабәләренә укыганда, шушы аяте кәримәгә җиткәч, бер затның: «Я Расүлуллаһ! Әле безгә ирешмәгән кешеләр кемнәр алар?» – дигән соравына, ул кулын Сәлман Фарисига (радыйаллаһу ганһ) салып: «Җаным (кодрәт) кулында булган Зат белән ант итәмен ки, иман Сүрайя йолдызында булса да, болардан бер төркем кешеләр үрелеп аны алырлар», – дип әйткән. Моннан аңлашылганча, аяте кәримәдә күз уңында тотылган затлар, гарәпләрдән булмыйча, тагын да соңрак Исламны кабул итәчәк башка милләт вәкилләре булачак. Чыннан да, Бохари, Мөслим кебек хәдис хафизларының бик күбесе, Әбү Хәнифә (радыйаллаһу ганһ) кебек хәдисләрдән хөкем чыгарган мөҗтәһидләрнең бер өлеше гарәпләрдән түгел, фарсы милләте кебек чит халыклардан булганнар. Хәтта ки, Исламның бүгенгә кадәр сау-сәламәт килеп ирешүе бу шәхесләрнең җитди тырышлыклары аркасында булган.
[2] Җабир ибне Габдуллаһтан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Мәдинәдә ачлык һәм кыйммәтчелек хөкем сөргән бер җомга көнне Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аягөсте торып, хотбә укыган вакытта Шамнан бер сәүдә кәрваны килеп чыккан. Әбү Бәкер, Гомәр һәм Җабир да (радыйаллаһу ганһүм) араларында булган унике кешедән тыш, сәхабәләрнең бөтенесе мәчетне ташлап, кәрванга таба ашыкканнар. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Әгәр дә барысы да чыгып киткән булса, вади ут булып аларны яндырачак иде», – дигән. Әмма Әбү Давыдның (рәхимәһуллаһ) «әл-Мәрасил» дип аталган әсәрендә Мукатил ибне Хәййанга (рәхимәһуллаһ) таянып хәбәр иткәнгә караганда, ул чорда Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), бәйрәм намазларындагы кебек, җомга намазын да хотбәдән алда укыта торган булган, шул сәбәпле, сәхабәи кирам намазны калдырмаганнар, бары тик хотбә тыңлауның намаз кебек үк мәҗбүри булганын белмәгәннәре өчен аны калдырып киткәннәр (Ибне Кәсир).