Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Күкләрдә булганнар һәм җирдә булганнар Аллаһны [барлык кимчелекләрдән ерак тотып] тәсбих итә. Ул – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
2. И, иман китерүчеләр! Ни өчен эшләмәячәк нәрсәләрегезне сөйлисез[1]?
3. Эшләмәячәк нәрсәләрне сөйләвегезгә Аллаһның ачуы [һәм нәфрәте] бик зур.
4. Һичшиксез, Аллаһ Аның юлында коеп куйган бина кебек тыгыз саф тотып сугышучыларны сөя.
5. Муса [галәйһиссәлам] кавеменә: «И, кавемем! Ни өчен сез мине рәнҗетәсез? Сез бит минем Аллаһның сезгә [җибәргән] илчесе икәнемне беләсез!» – дигән иде. Әмма алар [хактан] тайпылгач, Аллаһ та аларның йөрәкләрен [хактан] авыштырды. Аллаһ [теләген һәм көчен һидаять юнәлешендә сарыф итмичә, әмереннән чыккан] фасикъ кешеләрне [туры юлны табуга] һидаять итми.
6. Мәрьям улы Гайсә [галәйһиссәлам] пәйгамбәр итеп җибәрелгән яһүдиләргә мөрәҗәгать итеп]: «И, Исраил уллары! Mин – үземнән алдагы Тәүратны дөресләүче һәм миннән соң киләчәк Әхмәд исемле бер расүл турында сөенечле хәбәр китерүче, Аллаһның сезгә җибәргән илчесемен», – дигән иде. Ләкин ул аларга ап-ачык могҗизалар белән килгәч: «Бу бит – ап-ачык сихер!» – дигәннәр иде. [Гайсәгә [галәйһиссәлам] ышанмаган яһүдиләрнең ул хәбәр иткән ахыр заман пәйгамбәренә ышануларын ничек өмет итеп була?[2]]
7. Исламга дәгъват ителгән хәлендә [Аллаһ җибәргән пәйгамбәргә – «ялганчы», аятьләренә «сихер» дип] Аллаһка карата ялган уйдырган кешедән дә залимрәк кем бар? Аллаһ залим кешеләрне һидаять итми.
8. Алар Аллаһның [Китап иңдереп балкыткан] нурын авызлары [эченнән чыккан ширек һәм инкяр тулы сүзләре] белән сүндермәкче булалар. Хәлбуки, кяферләргә ошамаса да, Аллаһ [тәүхидне күтәреп, Исламны изге кылу белән] нурын тәмамлаячак.
9. Ул – мөшрикләргә ошамаса да, диннәрнең барысыннан да өстенрәк итәр өчен, Расүлен (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һидаять [булган Коръән] һәм хак дин [булган Ислам] белән җибәрүче.
10. И, иман китерүчеләр! Сезне тилмерткеч газаптан коткарачак сәүдәне сезгә күрсәтимме?
11. Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иман китерегез, малларыгыз һәм җаннарыгыз белән Аллаһ юлында җиһадта булыгыз. Бу – сезнең өчен [һәрнәрсәдән] яхшырак. Әгәр сез [никадәр файдалы булганын] белсәгез иде [иманны һәм җиһадны өстен куяр идегез].
12. [Әгәр дә болай итсәгез] Ул сезнең гөнаһларыгызны ярлыкар һәм сезне [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар агып торган җәннәтләргә һәм Гаден җәннәтләрендә булган күркәм торакларга кертер. Бу – бөек котылу.
13. Әле сез яраткан башка [нәрсә] – Аллаһтан ярдәм һәм якын җиңү [булыр]. [И, Расүлем!] Мөэминнәрне [ике җиһан бәхете белән] сөендер!
14. И, иман китерүчеләр! Аллаһның [дине] ярдәмчеләре булыгыз. Мәрьям [радыйаллаһу ганһа] улы Гайсә [галәйһиссәлам] иң якын кешеләре булган] хәвариларына: «Аллаһка [юнәлүчеләр буларак минем] ярдәмчеләрем кем [булачак]? [Аллаһка ярдәм Аның пәйгамбәренә ярдәм белән була]», – дигән иде. Хәварилар: «Без – Аллаһның ярдәмчеләре!» – диделәр. Исраил улларыннан бер таифә [Гайсәгә [галәйһиссәлам] ышанды, башка фирка инкяр итте. Без иман китергәннәрне дошманнарына каршы куәтләндердек, һәм алар җиңүчеләр булдылар[3].
[1] Риваятьтән күренгәнчә, сәхабәләрдән кайберләре җиһад әмере килгәнче: «Аллаһның иң нык нәрсәне яратканын белсәк, шуны эшләр идек», – дигән булганнар, ләкин җиһад аятьләре иңгәч, кайберләре моны бик авыр кабул иткән, Өхед көнендә исә кайберләре качып киткән. Менә әлеге аяте кәримә бу мәсьәләдә бер кисәтү турында булып, әйтелгән сүзнең нәзер сыйфатында булганын, нәзернең исә тулысынча үтәлергә тиешлеген бәян иткән. Бу аяте кәримә: «Нишләп эшләмәгән нәрсәгезне сөйлисез?» – дип тә тәфсир кылынган һәм ялган сөйләүнең мөэминнәргә килешми торган гамәл булганы аңлатылырга тырышылган. Гәрчә мөэмин булып күренгән монафикъларга шелтәле мөрәҗәгать булганын хәбәр итүчеләр дә бар.
[2] Алуси тәфсирендә хәбәр ителгәнчә, Инҗилдә Гайсәнең (галәйһиссәлам) түбәндәге сүзләре теркәлгән: «Минем Аллаһка китүем сезнең өчен яхшырак, чөнки мин китмәсәм, Фараклит сезгә килмәс. Мин киткәч, аны сезгә җибәрермен. Минем бик күп әйтәселәрем бар, ләкин сез аларны күтәрә алмассыз. Әмма ул сезгә килгәч, сезне бөтен хакыйкатьләргә чыгарачак, чөнки ул үзеннән сүз сөйләмәячәк, бары тик аңа вәхи ителгән нәрсәләрне генә аңлатачак, бөтен киләчәкләрне сезгә белдерәчәк һәм Раббымның бөтен сыйфатларын сезгә хәбәр итәчәк. Әгәр мине сөйсәгез, бу васыятьләремне яхшы тотыгыз. Гәрчә мин дә сезне ятим калдырмыйм, чөнки тиздән кабат киләчәкмен!» Гайсәнең (галәйһиссәлам) бу сүзләрендә телгә алынган «Фараклит» гыйлем иясе булган кайбер насаралар тарафыннан «мактаучы» мәгънәсендә тәфсир ителгән, бу исә «Әхмәд» исеменә туры килә. Аллаһ күзләреннән пәрдәне ачкан кешеләр бу «Фараклит» дигәндә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) күз уңында тотылганын бик җиңел аңлый. Гайсәнең (галәйһиссәлам) үзенең тиздән киләчәген хәбәр итүе исә, Дәҗҗалны үтерү һәм Ислам динен дөньяга хаким итү өчен, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) өммәте буларак ахыр заманда күктән иңәчәге дигән сүз (Алуси, 28/87).
[3] Кайбер мөфәссирләрнең фикеренчә, бу җиңү дәлил ягыннан гамәлгә ашкан, кайберләренең фикеренчә, Гайсәнең (галәйһиссәлам) күккә күтәрелүеннән соң, мөэминнәр белән кяферләр сугыша башлаганнар, һәм, нәтиҗәдә, иман китерүчеләр кылыч көче белән җиңеп чыкканнар.