Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. И, иман китерүчеләр! Минем дә, сезнең дә дошманыгыз булганнарны дус итмәгез. Сез аларга дусларча ачыласыз, алар исә сезгә килгән хакны [һәм хакыйкатьне] инкяр итәләр. Раббыгыз булган Аллаһка ышанганыгыз өчен, алар Расүлне (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм сезне [Мәккәдән] куып чыгаралар. Әгәр сез Минем юлымда җиһад кылу өчен һәм ризалыгыма ирешер өчен [мөһаҗир буларак] чыксагыз [дошманнарыгызны дус итүне ташлагыз]! Сез яшерен генә аларга дуслык саклыйсыз [ләкин Минем катымда яшерен дә, ачык та бертигез]. Мин исә сезнең яшергән нәрсәләрегезне дә, ачып салган нәрсәләрегезне дә беләмен. Арагыздан кем дә кем болай итсә, ул инде туры юлдан язган[1].
2. Әгәр дә алар сезнең белән очрашса, сезгә дошман булачаклар, кулларын һәм телләрен [үтерү, әсир итү һәм мыскыл итү кебек] начарлыклар белән сезгә сузачаклар. Алар сезнең кяфер булуыгызны телиләр.
3. Туганлык җепләре дә, балаларыгыз да [бер зарарны китәрү һәм бер файда кылу кебек] сезгә ярдәм итмәячәк. Кыямәт көнендә Ул сезнең арагызда аерма ясаячак. Аллаһ сезнең ни кылганнарыгызны күреп тора.
4. Сезгә Ибраһимда [галәйһиссәлам] һәм аның белән бергә булганнарда яхшы үрнәк булды. Менә алар кавемнәренә әйттеләр: «Без сездән дә, Аллаһны калдырып табынган нәрсәләрегездән дә еракбыз. Без сезне [динегезне] инкяр иттек. Сез Аллаһның бер генә булганына иман китергәнчегә кадәр, безнең белән сезнең арада мәңгелек дошманлык һәм нәфрәт [барлыкка килде, бу күңелләребездә генә калмыйча, гамәлләребездә дә ныклап] урнашты». Бары Ибраһимның [галәйһиссәлам] атасына: «Мин синең өчен Аллаһтан [киләчәк газаплардан] бернәрсәгә дә ия булмасам да, синең өчен ярлыкау сораячакмын!» – диюе булмаса гына. [И, мөэминнәр! Ибраһимның [галәйһиссәлам], аның янындагыларның шул сүзләреннән дә үрнәк алыгыз:] «И, Раббыбыз! Сиңа гына тәвәккәл кылдык һәм Сиңа гына юнәлдек. Кайту да Сиңа гына [булачак].
5. И, Раббыбыз! Безне кяферләр өчен бер фетнә [сәбәбе] итмә. [Аларны безнең өскә җибәрмә, безне мыскыл итә алмасыннар һәм безне җәфалый алмасыннар. Син дә безгә газап бирмә, алар ялгыш юлда була торып, үзләрен хак юлда дип санап, безнең сәбәпле фетнәгә төшмәсеннәр]. И, Раббыбыз! Безне ярлыка. Һичшиксез, Син – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе».
6. Алар [Ибраһим [галәйһиссәлам] һәм янындагылар] сезнең өчен Аллаһка һәм соңгы көнгә өмет иткән кешеләр өчен яхшы үрнәк булды. Кем дә кем [Безнең әмеребездән] йөз чөерә [дә, кяферләр белән дус була], һичшиксез, Аллаһ – Бай, Мактауга лаеклы.
7. [Хәзергә сезгә Мәккә мөшрикләре белән дус булу тыелса да, тиздән] Бәлки, Аллаһ [аларга да иман китерергә юл ачып] сезнең белән алардан [ширек кушкан якыннарыгыздан] дошманлык кылган кешеләр арасында дуслык барлыкка китерәчәк. Аллаһ – Кодрәт иясе. Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
8. Аллаһ сезне дин өчен сезгә каршы сугышмаганнарга һәм сезне йортларыгыздан куып чыгармаганнарга карата игелекле булудан һәм гадел эш итүдән тыймый. Һичшиксез, Аллаһ гадел булганнарны сөя [һәм алардан разый була].
9. Аллаһ сезне дин өчен сезгә каршы сугышканнар, сезне йортларыгыздан куып чыгарганнар һәм сезне куып чыгаруда бер-берләренә ярдәм иткәннәр белән дус булуны гына тыя. Кем дә кем аларны дус итсә, алар – золым итүчеләр.
10. И, иман китерүчеләр! [Тыштан караганда] Иман китергән [булып күренгән] хатыннар [кяферләр арасыннан] һиҗрәт иткән кешеләр буларак сезгә килгәч, сез аларны [телләре белән күңелләренең бер-берләренә туры килү-килмәүләрен] сынагыз. Аларның иманын Аллаһ яхшырак белә. Әгәр дә аларны иман китергән хатыннар дип белсәгез, аларны инде кяферләренә [ирләренә] кайтармагыз, чөнки болар да алар өчен хәләл түгел, тегеләр дә болар өчен хәләл түгел. [Мәһәр буларак] Сарыф иткән нәрсәләрне аларга [ирләренә] бирегез. Мәһәрләрен биргәч, аларга өйләнүегездә сезгә һич гөнаһ юк [чөнки Исламга керүләре алар белән ирләре арасында киртә барлыкка китерә]. Сез кяфер хатыннарның [никах] җепләрен тотмагыз [аларны аерыгыз] һәм [мәһәр буларак] сарыф иткән нәрсәләрегезне [алар кияүгә чыгасы мөшрик ирләреннән] сорагыз, алар да [сезгә һиҗрәт кылган иманлы хатыннарга мәһәр буларак] сарыф иткән нәрсәләрен [сездән] сорасыннар. Бу – Аллаһның хөкеме. Ул [шушылай] арагызда хөкем бирә. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе.
11. Әгәр хатыннарыгыздан берәрсе качып, кяферләргә китсә [һәм ул кяферләр сезгә мәһәрләрегезне бирмәсәләр], шуннан соң сез [сугышта аларны] җәзаласагыз [һәм ганимәт алсагыз], [мәһәр буларак] сарыф иткән нәрсәләре кадәрне үк [алган ганимәтегездән] хатыннары киткән кешеләргә бирегез. Үзегез иман китергән Аллаһтан куркыгыз.
12. И, Нәби! Иман китергән хатыннар, сиңа килеп, Аллаһка һичбернәрсәне уртак кушмаячакларына, урлашмаячакларына, зина кылмаячакларына, [кызларын тере килеш күмеп] балаларын үтермәячәкләренә, [башка берәүдән тудырган балаларын ирләренә алып килеп: «Бу синең балаң!» – дип әйтеп] куллары белән аяклары арасында бер яла уйдырып китермәячәкләренә һәм [Аллаһка вә Аның пәйгамбәренә итагать мәсьәләсендә] яхшы дип беленгән теләсә нәрсә хакында синең сүзеңнән чыкмаячакларына сиңа бәйгать иткәч, син аларның бәйгатьләрен кабул ит һәм алар өчен Аллаһтан мәгъфирәт сора. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле[2].
И, иман китерүчеләр! Аллаһ ачуланган кешеләр белән дус булмагыз. [Үзләреннән алда үлеп, дәфен ителгән] Кабер әһелләреннән булган кяферләр [Ахирәтнең мәңгелек нигъмәтләреннән] өметләрен өзгән шикелле, алар да Ахирәттән өмет өзделәр[3]. [1] Гали ибне Әбү Талиб (радыйаллаһу ганһ) болай дигән: Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Зүбәйр һәм Микъдад белән бергә миңа: «Туп-туры китегез. Мәдинәдән ерак булмаган бер урында Хах бакчасына барыгыз, анда үзе белән хаты булган бер хатынны очратачаксыз, аңардан ул хатны алыгыз», – диде. Без юлга чыктык. Ул бакчага барып җиткәч тә, теге хатынны очраттык һәм аңа: «Тиз генә хатны бир!» – дидек. Үл үзе белән хат булмаганын әйткәч: «Я хатны бирәсең, я киемеңне саласың!» – дидек. Шуннан соң ул тиз генә чәч толымнары арасыннан хатны чыгарып бирде. Без аны алып Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) янына кайттык. Соңыннан хатның Хатыйб ибне Әби Бәлтәга тарафыннан Мәккәдәге мөшрик кешеләргә язылганлыгын, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәккәне алуга бәйле кайбер серләрен аларга хәбәр иткәнен аңладык. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «И, Хатыйб! Бу ни бу?» – дип сорагач, ул: «Я Расүлуллаһ! Минем хакта ашыгып карар бирмә! Мин Корәешнең үзеннән түгелмен, ләкин синең белән бергә булган мөһаҗирләрнең Мәккәдә гаиләләрен һәм малларын саклаган туганнары бар. Мин андагы туганнарымны саклап калыр өчен: «Инде нәселдәшлегем булмагач, һичьюгы бер игелегем тисен дә, шул сәбәпле якыннарымны сакласыннар», – дип уйладым. Мин моны көферлек һәм диннән кайту нияте белән эшләмәдем. Мин Исламны кабул иткәннән соң көферлеккә һич разый түгелмен», – дип җавап бирде. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) янындагыларга: «Ул сезгә дөресен сөйләде», – диде. Бу хәлгә кызып киткән Гомәр (радыйаллаһу ганһ): «Я Расүлуллаһ! Рөхсәт бир дә, мин шул монафикъның башын чабыйм!» – дигәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Ул Бәдердә катнашты. Син ни беләсең, Аллаһ Бәдер әһелен күрде һәм: «Теләгәнегезне кылыгыз. Һичшиксез, Мин сезне (алдан ук) ярлыкадым!» – дип әйтте», – диде. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә бу аятьләрне иңдерде (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).
[2] Риваять ителгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәккәне алган көнне ир-атның бәйгатен кабул итеп бетергәннән соң, хатын-кыздан бәйгать ала башлаган. Бу вакытта ул Сафа калкулыгында торган, Гомәр (радыйаллаһу ганһ) исә бераз астарак утырган, аның әмере белән Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) исеменнән аларга динне тәблигъ кылып торган һәм Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тарафыннан аларның бәйгатен кабул иткән. Әбү Суфьянның хатыны Һинд (радыйаллаһу ганһүмә), хәзрәте Хәмзәгә кылган явызлыклары сәбәпле, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) танымасын өчен каплаулы кыяфәттә хатын-кыз арасында булган. Иң башта «ширек кушмау» шарты куелганнан соң «урламау» шарты телгә алынгач, ул: «Әбү Суфьян – бик саран кеше. Мин аның малыннан бер әйбер алган идем, бу миңа гафу ителерме?» – дип әйткән. Шулвакыт Әбү Суфьян: «Элек алганнарың сиңа хәләл булсын!» – дигән. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аны танып елмая башлагач, ул: «И, Аллаһның пәйгамбәре! Элеккене гафу ит!» – дигән. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) исә: «Аллаһ сине гафу итсен!» – дигән. «Зина кылмау» шарты белдерелгәч, ул: «Хөр хатын да зина кыламыни?» – дип гаҗәпләнүен белдергән. «Балаларын үтермәү» шарты бәян ителгәч, Бәдер көнендә мөселманнар тарафыннан үтерелгән Хәнзалә исемле улын күз уңында тотып: «Без аларны кечкенә чакларыннан алып үстердек, сез исә аларны үсеп җиткәч үтердегез», – дигәч, Гомәр (радыйаллаһу ганһ) чалкан ятып көлүдән үзен тыя алмаган, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) исә елмайган. «Яла якмау» шарты әйтелгәч, ул: «Аллаһ белән ант итәмен, яла ягу – бик яман эш, син безгә игелек һәм күркәм әхлак кына әмер итәсең», – дип әйткән. Иң ахырдан «яхшы дип беленгән нәрсәләрдә пәйгамбәргә каршы килмәү» шарты әйтелгәч: «Валлаһи, без бу мәҗлескә нинди дә булса мәсьәләдә сиңа каршы төшү фикере белән утырмадык», – дигән (Нәсәфи, Алуси).
[3] Кайбер фәкыйрь мөселманнарның җимешләреннән һәм игеннәреннән файдалану өчен яһүдиләр белән дус булуларына карата бу аяте кәримә иңгән (Алуси).