Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 6. Әл-Әнгам (Терлек) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. [Коллар мактап зикер итсә дә, итмәсә дә] Барча мактаулар – күкләрне һәм җирне яралткан, караңгылыкларны һәм яктылыкны бар иткән Аллаһка. Шунан соң да кяферләр [Ул яралткан мәхлукларның кайберләрен] Раббыларына тиңдәш күрәләр[1].

2. Ул – сезне [нәсел башыгыз булган Адәмне] балчыктан яралткан, шуннан [кайчан үләчәгегезне билгеләп] бер әҗәлгә хөкем иткән Зат. [Кыямәтнең кайчан кубачагы, үлүегез белән терелүегез арасындагы вакытның күпме булачагы белән бәйле] Билгеләнгән бер вакыт исә – Аның Үзендә. Шуннан соң да сез [терелү мәсьәләсендә] шикләнәсез[2].

3. Ул – күкләрдә дә, җирдә дә [гыйбадәт кылынырга лаек булган] Аллаһ. Ул сезнең яшергәнегезне дә, ачык кылганыгызны да белә, [яхшылыктан һәм начарлыктан] кылган нәрсәләрегезне дә белә [һәм бу ялгышмас гыйлеме белән һәркемгә тиешле газабын яки савабын бирәчәк].

4. Аларга [мөшрикләргә] Раббыларының [уйланып гыйбрәт алынуы кирәк булган дәлил һәм] берәр аяте килгәч, алар аннан йөз чөерделәр.

5. Алар үзләренә килгән чакта хакны [Коръәнне] ялганга чыгардылар. Әмма алар мыскыл иткән нәрсәнең [куркыныч] хәбәрләре аларга киләчәк.

6. Алар Безнең үзләреннән алда [яшәгән гад һәм сәмуд кебек] ничәмә-ничә кавемне һәлак иткәнебезне күрмәделәрмени? Без җирдә [куәт һәм кораллар ягыннан] аларга сезне тәэмин итмәгән кебек [сезнекеннән артык] мөмкинлекләр бирдек, күкне [болытлары белән яңгыр итеп] аларга мул итеп җибәрдек, елгаларны асларыннан [өйләре яныннан] агар иттек. Соңыннан исә Без аларны гөнаһлары өчен һәлак иттек һәм алар артыннан бүтән кавемнәр бар иттек.

7. [Расүлем!] Әгәр без сиңа язуны [алар да күрә алган рәвештә] кәгазьдә иңдергән булсак, алар аңа куллары белән кагылсалар да, кяфер булган кешеләр [янә дә кирелекләре сәбәпле]: «Бу – ап-ачык бер сихер», – дияр иде.

8. Алар [мөшрикләр] [Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) инкяр итәр өчен]: «Аңа [без дә күрә алган] бер фәрештә иңдерелсә иде!» – диделәр. Әгәр Без [аларның бу теләкләрен үтәр өчен] берәр фәрештә иңдергән булсак, [аны да инкяр итәчәкләре өчен] ул эш [аларның һәлакәткә очраулары] хәл ителгән булыр иде, шуннан соң [тәүбә итүләре өчен күз ачып-йомарлык та] кичектерү бирелмәс иде.

9. Әгәр Без аны фәрештә иткән булсак, [адәм баласының көче фәрештәне күрүгә чыдый алмаганга күрә, Җәбраилне [галәйһиссәлам] бер кеше сурәтендә җибәргәнебез кебек] аны бер кеше [сурәтендә] кылган булыр идек һәм [пәйгамбәрнең кешеләрдән булуы мәсьәләсендә] шикле булган нәрсәне Без аларга чуалтыр идек.

10. [Расүлем!] Синнән алда [җибәрелгән] расүлләр дә мыскыл ителде. Әмма алар мыскыл ителгән нәрсә [газабы] мыскыл итүче кешеләрне уратып алды.

11. [Расүлем!] Әйт: «Җирдә йөрегез һәм аларның [пәйгамбәрләрне ялганчылыкта гаепләүчеләрнең] ахыры нинди булганын карагыз».

12. [Расүлем! Ул инкярчыларга] Әйт: «Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр [яралтылу һәм идарә ителү ягыннан] кемнеке?» [Дөрес җавапка дикъкатьне тартыр өчен] Әйт: «Аллаһныкы! Ул [колларын кызгануны һәм] рәхмәтне [катгый бер сүз буларак] Үзенә [ваҗиб кылган һәм бу хөкемне гарешнең өстендә булган бер китапта] язган. [Шуның өчен Ул инкяр итүчеләрнең җәзасын ашыгып бирми, тәүбә иткән очракта аларны ярлыкый]. Ул, дөреслектә, [килүенә] һич шик булмаган Кыямәт көнендә [хисапка тартыр өчен] сезне туплаячак. Үз-үзләренә зарар салучылар беркайчан да иман итмәсләр.

13. Төнлә һәм көндез тик торган [һәм хәрәкәт иткән] һәрнәрсә – Аныкы гына. Ул – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче».

14. [Расүлем!] Әйт: «Әллә күкләрнең һәм җирнең юктан бар итүчесе булган, [бөтен мәхлукларны] тукландырган, әмма [ашау-эчүдән пакь булганы өчен] тукландырылмаган Аллаһтан башка берәүне [табынырлык] дус итәмме?» [И, Нәбием!] Әйт: «Миңа [бу өммәтнең] Исламга керүчеләрнең беренчесе булырга әмер ителде». Һәм [миңа]: «Ширек кылучылардан була күрмәгез», – [дип вәхи килде].

15. [Расүлем!] Әйт: «Мин [дә сезнең кебек] Раббыма каршы төшсәм, бөек булган көннең газабыннан куркамын. [Шулай булгач, минем сезгә иярүемне көтмәгез]».

16. Бу көнне ул [газап] кемнән алынса, һичшиксез, Ул аңа [газаптан коткарган колына] рәхмәтен биргән. Бу [илаһи рәхмәткә ирешү] – ап-ачык уңыш [һәм котылу].

17. [И, кеше!] Әгәр Аллаһ сиңа [авыру яки фәкыйрьлек кебек] бер зарар белән кагылса, Аңардан башка шуннан коткарып калырлык һичкем юк. Әмма әгәр сиңа [саулык һәм байлык кебек] бер хәер кагылса, Ул бит һәрнәрсәгә Кодрәтле.

18. Ул коллары өстендә – чиксез куәтле. Һәм Ул – [бөтен хөкемнәрендә һәм идарәсендә] Хикмәт иясе, [һәрнәрсәдән] хәбәрдар.

19. [Расүлем!] Әйт: «Иң зур шаһитлык бирүче кем?» [Җавап бирүләрен дә көтеп тормыйча янә] Әйт: «[Хак пәйгамбәр булганыма] Минем белән сезнең арада – Аллаһ шаһит. Бу Коръән миңа сезне һәм [Кыямәткә кадәр] ул [илаһи китапның хәбәре] ирешкән һәркемне аның белән үгетләвем өчен вәхи ителде. Сез, чыннан да, Аллаһ белән берлектә башка илаһлар да бар, дип шаһитлык кыласызмы?» [Расүлем!] Әйт: «Мин [мондый бер нәрсәгә] шаһитлык кылмыйм». [Расүлем, янә] Әйт: «Ул – [Аллаһы Тәгалә] бер генә илаһ. Мин сезнең [Аңа] ширек кылуда булган нәрсәләрегездән еракмын».

20. [Яһүдиләр һәм насаралар арасыннан] Без китап биргән кешеләр аны үз улларын таныганнары кебек таныйлар. [Иманга килер өчен сәбәп булырлык сәламәт акылларын югалткан] Үзләренә зарар китергәннәр иман итмәсләр.

21. Аллаһка карата ялган чыгарган яки [Коръәнне һәм бүтән могҗизаларны күз буяу итеп кабул итү белән] Аның аятьләрен ялган дип санаганнан да залимрәк кем була ала? Һичшиксез, залимнәр уңышка ирешмәячәкләр.

22. Ул көнне [исеңдә тот] аларның һәммәсен бергә [хозурыбызга] туплаячакбыз, шуннан соң ширек кушкан кешеләргә [рисвай ителсеннәр өчен]: «Сез бар дип уйлаган уртакларыгыз [потларыгыз] кайда?» – дип әйтәчәкбез.

23. Шуннан соң аларның фетнәләре [һәм үзләрен газаптан коткару өмете белән акланулары]: «Раббыбыз булган Аллаһ белән ант итәбез, без ширек кылучылар түгел идек», – диюләреннән башка берни булмаячак.

24. [Расүлем!] Аларның [ширектән ерак булуларын санап] ничек үз-үзләренә каршы ялганлаганнарын һәм уйдырма нәрсәләре аларны ташлаганын кара!

25. [Расүлем!] Алар [мөшрикләр] арасында [Коръән укыганда] сиңа колак салучылар бар, әмма, Без аны аңлый алмасыннар дип, күңелләренә пәрдәләр, колакларына саңгыраулык салдык. [Үзләре теләгән] Һәр аятьне [һәм могҗизаны] күрә алсалар да, аңа ышанмаслар, хәтта синең белән сүз көрәштерергә дип килгәч, кяфер булганнар: «Бу [Коръән] – әүвәлгеләр язган әкиятләрдән башка берни түгел», – диләр[3].

26. Алар [мөшрикләр] аннан [пәйгамбәргә һәм Коръәнгә ышанудан] тыялар, үзләре дә аннан ерак торалар. Алар үзләрен генә һәлак итәләр, әмма [ни күрәчәкләрен] белмиләр.

27. [Расүлем!] Ут [өстенә корылган сират күпере] каршына туктатылган чакта: «Аһ, без кире кайтарылсак иде! Раббыбызның аятьләрен ялган дип санамас идек һәм мөэминнәрдән булыр идек», – дигәннәрен күрсәң иде.

28. Юк! Элек яшергән [монафикълык һәм начар гамәлләре кебек] нәрсәләре аларга билгеле булды. Әмма [дөньяга] кире кайтарылачак булсалар да, аларга тыелган булган [начар] нәрсәгә кайтачаклар иде. Һичшиксез, алар – ялганчылар.

29. [Алар дөньяда чакта]: «Бу бары тик дөнья тормышыбыз гына [кадерле] һәм без [бу тормыштан соң] терелмәячәкбез», – дигәннәр иде.

30. [Расүлем! Ул мөшрикләрнең] Раббылары хозурында туктатылган чакны бер күрсәң иде. Ул: «Бу, [терелтелеп җәзаландыру вакыйгасы] чыннан да, хак түгелме?» – диячәк, алар исә: «Раббыбыз белән ант итәбез, әйе [Ахирәт газабы хак икән]», – диячәкләр. Ул: «Инкяр итүчеләр булганыгыз өчен бу газапны татыгыз», – дип әйтәчәк.

31. [Тереләчәгенә ышанмыйча] Аллаһ белән очрашуны ялган дип санаучылар [җәһәннәмнең төбенә атылачаклары өчен, бик зур] зыян күрделәр. Аларга көтмәгәндә Сәгать [Кыямәт] килгәч, [гөнаһ] йөкләрен аркаларында йөртеп: «Анда [дөнья тормышында] кимчелек кылган нәрсәләребез өчен ни үкенеч безгә!» – диярләр. Алар йөкләгән нәрсә никадәр яман!

32. Дөнья тормышы – [кешеләрне дәвамлы гыйбадәттән читкә юнәлдергән] бер уен һәм күңел ачудан башка берни түгел. Әмма соңгы йорт [булган җәннәт] тәкъвалык ияләре өчен [дөньядан] яхшырак. [Ике якның кайсысы хәерлерәк булганын һаман да] Аңламыйсызмыни?

33. Аларның [Исламның ялгыш булуы турында] сөйләгән нәрсәләре сине кайгыга салганын Без беләбез. Алар [синең хаклыгыңны белгәннәре өчен, асылда] сине ялганчыга санамыйлар, ләкин залимнәр Аллаһның аятьләрен [хак булганын белә торып] инкяр итәләр.

34. Синнән алда да пәйгамбәрләрне ялганчыларга санадылар. Әмма алар, Безнең ярдәмебез килгәнче, ялганчы санауларга һәм мыскыллауларга сабыр иттеләр. Аллаһның сүзләрен үзгәртә алучы [бернинди көч тә] юк. Җибәрелгәннәрнең [өммәтләрендә ниләр күргәннәре хакындагы] хәбәрләреннән кайберләре сиңа да килеп иреште.

35. Әгәр аларның [синнән һәм син китергән дингә инанудан] йөз чөерүләре сиңа авырга килсә, һәм син җиргә бер юл яки күккә бер баскыч табарга һәм шулай аларга [алар теләгән] могҗиза китерүеңә мөмкинлек таба алсаң [әйдә, башкар шуны]. Аллаһ [аларның туры юлны сайлауларын күреп, иманга ирештерергә] теләсә, аларны һидаятьтә туплар иде. Син [бу хакыйкатьне белмәгән] наданнардан булма.

36. [Расүлем!] Ишеткән кешеләр генә җавап бирер. [Йөрәге һәм рухы] Үлеләрне [кяферләрне] исә Аллаһ терелтер, һәм шуннан алар Аңа кайтарылырлар.

37. [Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)] «[Без күргән могҗизаларны бер якка куеп] Аңа Раббысыннан бер аять [һәм могҗиза] иңдерелсә иде [дә фәрештәләрне күрсәк иде]», – диделәр. [Расүлем!] Син әйт: «Һичшиксез, Аллаһ бер [могҗиза һәм] аять иңдерергә кодрәтле». Ләкин [син ни дисәң дә] аларның күбесе белмиләр.

38. Җирдә йөргән һәр җан иясе һәм ике канат белән очкан һәр кош – һәммәсе дә сезнең кебек өммәтләр. Без Китапта һичбер нәрсәне төшереп калдырмадык. Шуннан [Кыямәт көнендә] алар Раббыларына җыелачаклар.

39. Безнең аятьләребезне ялганга санаганнар – караңгылыклар эчендә саңгыраулар һәм телсезләр. Аллаһ кемне теләсә, аны юлдан яздырыр; кемне теләсә, аны туры юлга чыгарыр.

40. [Расүлем! Ул мөшрикләрнең һәрберенә] Әйт: «Уйлап карагыз [хәлегез нинди булачагын], әгәр [элекке инкяр итүчеләр кебек] сезгә Аллаһның газабы килсә яки [Кыямәт] сәгате килсә, [ул газаптан котылыр өчен] Аллаһтан башка берәүгә дога кылачаксызмы әллә? Әгәр [потларыгызның сезне коткарырлык көчкә ия илаһлар дигән карашыгызда] тугры кешеләр булсагыз».

41. Әйе, [ул чакта сез] Аңа гына ялварачаксыз, Ул исә, теләсә, дога кылып сораган нәрсәгезне җибәрер, [Аңа] иш кушкан нәрсәләрегезне исә [курку эчендә калган ул мизгелдә тәмам] онытачаксыз.

42. Синнән алда да [ничәмә] өммәтләргә [пәйгамбәрләр] җибәргән идек, әмма [аларны инкяр иткәннәр иде] Без аларны буйсынсыннар дип, [фәкыйрьлек һәм кытлык кебек] мохтаҗлык белән һәм [авырулар, афәтләр кебек] авырлыклар белән тоткан идек.

43. Газабыбыз аларга килгән чакта [тәүбә итеп] буйсынган булсалар иде! Ләкин бәгырьләре катты һәм алар кылган [начар] нәрсәне шайтан аларга бизәде. [Шуңа күрә кылган гөнаһларын хуп күреп, шул гөнаһларын башларына килгән бәланең сәбәбе итеп кабул итмәгәннәре өчен, ул бәладән нәсыйхәт алмадылар].

44. Алар нәсыйхәт ителгәнне оныткач, Без [авырлык һәм мохтаҗлык арасында муллык белән сынау өчен] аларга [нигъмәт төрләреннән] һәрнәрсәнең капкаларын [төбенә кадәр] ачтык. Алар үзләренә бирелгән [нигъмәт тулы] нәрсәләргә [онытылып] куанган чакта, [газапны тагын да ныграк татысыннар өчен] Без аларны, көтмәгәндә, тотып алдык, һәм алар [котылу һәм рәхмәттән] өметләрен өзделәр.

45. [Аллаһка ширек кушып] Золым эшләгән кавем тамырдан юк ителде [һәм аларны эзләүче бер генә кеше дә калмады]. Барча мактаулар – галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһка гына!

46. [Расүлем! Көферләргә] Әйт: «Уйлап карагыз, әгәр Аллаһ колакларыгызны һәм күзләрегезне алса, күңелләрегезгә мөһер сукса, Аллаһтан башка моны сезгә нинди илаһ кайтарыр? Кара, ничек аятьләрне аңлатабыз, [ләкин] алар шуннан соң да [инкяр итеп] йөз чөерәләр».

47. [Расүлем! Мөшрикләрнең һәрберенә] Әйт: «Уйлап карагыз, әгәр Аллаһның газабы [алдан бернинди билге күрсәтелмичә] кинәт яки ачыктан-ачык сезгә килсә, [кяфер булып, үз-үзләренә иң зур золым иткән] залимнәр кавеменнән башкалар [Аллаһның ачуына эләгеп] һәлак ителәчәкләрме?»

48. Без җибәрелгәннәрне сөенеч хәбәре китерүчеләр һәм кисәтүчеләр буларак җибәрдек. Кем дә кем иман итсә һәм [төзәтәсе нәрсәләрне Исламга бәйләп] төзәтсә, аларга [газап белән бәйле] бернинди курку да булмас, [кяферләр газап күргәндә] алар хәсрәт тә чикмәс.

49. Безнең аятьләребезне ялганга санаучыларга исә [иман һәм итагатьтән чыгып] фасикълык кылганнары өчен, аларга [кисәтелгән] газап кагылачак.

50. [Расүлем!] Әйт: «Мин сезгә: «Аллаһның хәзинәләре минем янда», – дип әйтмим [миннән аерым могҗизалар сорыйсыз], [Аллаһ белдермәгән] гаибне дә белмим [беләм дип дәгъва кылмыйм ки, киләчәктә ниләр булачагы турында миннән сорыйсыз], мин сезгә фәрештәмен дип тә әйтмим [минем ашавыма, эчүемә, өйләнүемә гаҗәпләнәсез]. Мин фәкать миңа вәхи ителгән нәрсәгә иярәм.». Әйт: «Сукыр белән күрә ала торган кеше бер буламы? Фикер йөртмисезмени?»

51. Үзләренә Аннан башка бер дус та, [Аның рөхсәтеннән тыш] бер шәфәгатьче дә булмаган чакта Раббыларына тупланачакларыннан куркучыларны аның белән [Коръәннең бәяннары белән] кисәт. Бәлки, алар [көферлек һәм гөнаһлардан] сакланырлар.

52. [Расүлем!] Иртә-кич [дәвамлы рәвештә] Раббыларына гыйбадәт кылган һәм Аның Затына омтылган кешеләрне кума. [Мөшрикләр аларның иманнарында ихласлы булмаганнарын, синең яныңда яшәү-туклану өчен калганнарын әйтсәләр дә] Аларның [кылган гамәлләр] хисабыннан бернәрсә дә [җаваплылык] синдә юк, синең [кылган гамәлләр] хисабыңнан бернәрсә дә [җаваплылык] аларда юк. Аларны кусаң, залимнәрдән булырсың[4].

53. [Кяферләрнең бай булганнары фәкыйрь мөселманнар турында]: «Аллаһ арабыздан [иман һәм һидаять белән] нигъмәтләндергән кешеләр болармыни?» – дисеннәр өчен, Без шулай итеп [кешеләрнең матди хәлләрен төрле итеп] аларның берәүләрен икенчеләре белән сынадык. Аллаһ [иман итеп] шөкер кылучыларны яхшырак белүче түгелме?

54. [Расүлем!] Безнең аятьләребезгә ышанган [бик әһәмиятсез күренгән фәкыйрь] кешеләр сиңа килгәч, [аларга] әйт: «Сезгә сәлам булсын! Раббыгыз [колларын кызгануны һәм] рәхмәтне [катгый бер вәгъдә буларак] Үзенә язган. Арагыздан кем дә кем, [китерәсе зарар хакында] белмичә, [яки белсә дә, гөнаһны гыйбадәттән өстен куйганы өчен, наданлыгы белән] бер начарлык кылса, шуннан аның артыннан ук тәүбә итсә һәм [кылганына үкенеп артык андый эшкә бармавына карар биреп, ниятен дә, гамәлен дә] төзәтсә, һичшиксез, Ул – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.

55. [Инкяр итү гөнаһын кылган] Гөнаһлыларның юлы билгеле булсын дип, [итагатьлеләр, гөнаһлылар һәм тәүбә итүчеләр хакындагы] аятьләрне Без шулай бәян итәбез.

56. [Расүлем!] Әйт: «Һичшиксез, миңа, Аллаһны калдырып, сез табынган нәрсәләргә гыйбадәт кылу тыелды». [Янә] Әйт: «Мин сезнең начар теләкләрегезгә иярмәм, ул [теләкләрегезгә ияргән] вакытта, мин [туры юлдан] тайпылган һәм һидаятькә ирешүчеләрдән булмам».

57. [Расүлем!] Әйт: «Һичшиксез, мин Раббымнан [килгән һәм хакны ялгандан аерган] ап-ачык бер дәлил белән [эш кылам], сез исә [бернинди дәлилгә дә нигезләнмичә] аны ялганга чыгарасыз. Сез ашыктырган нәрсә миндә [минем хакимлектә] түгел. [Газапны ашыгычлык белән җибәрү яки аны кичектерү мәсьәләсендә] Хөкем – Аллаһта гына. Ул дөресен әйтер. Ул – хөкем бирүчеләрнең иң яхшысы.

58. [Расүлем!] Әйт: «Сез [газап белән бәйле] ашыктырган нәрсә миндә булса иде, [Раббым өчен ачуланып, бу теләкләрегезне шундук китереп, сезне һәлак итәр идем ки, шуның белән] минем һәм сезнең арадагы эш [күптән] бетерелгән булыр иде. Аллаһ исә залимнәрне яхшырак белә».

59. Гаиб ачкычларыАңарда гына ки, Аңардан башка боларны беркем дә белми. Корыда һәм диңгездә булганны Ул гына белә. Ул белмичә бер генә яфрак та төшми. Җир караңгылыкларындагы орлык бөртеге дә, яшь яки коры һәрнәрсә дә – ап-ачык бер китапта [Ләүхелмәхфүздә теркәлгән][5].

60. Ул – сезне [рухларыгызның бәдәнгә ия булуын] төнлә [йоклаган вакытта] алучы, көндез ни кылганнарыгызны белүче Зат. Шуннан соң [һәр колның дөньяда күпме калачагы хакында] билгеләнгән вакыт тулсын дип, сезне анда [көн яктысында] терелтә. [Үтерелеп терелтелүегездән] соң кайтуыгыз Аңа гына булачак һәм шуннан Ул [көндез һәм төнлә] кылган нәрсәләрегезне сезгә хәбәр итәчәк[6].

61. Ул – коллары өстендә чиксез куәтле. [Гамәлләрегезне язып] Саклаучыларны [фәрештәләрне] дә сезгә Ул юллый. Сездән берегезгә үлем килгәч исә, илчеләребез аны вафат иттерерләр, һәм алар [вазифаларында йомшаклык һәм кичектерү кебек бернинди] кимчелек ясамаслар.

62. [Дөньяда чакта бер төркем әһәмиятсез хуҗаларның кулы астыннан] Соңыннан алар хак булган Мәүләләре Аллаһка кайтарылалар. Белегез, [ул Көнне] хөкем – Аңарда гына, һәм Ул – иң тиз хисап алучы.

63. [Расүлем!] Әйт: «Сез: «Әгәр безне моннан коткарсаң, без, әлбәттә, шөкер итүчеләрдән булырбыз», – дип түбәнчелек белән һәм яшерен рәвештә Аңа дога кылган вакытта, коры җирнең һәм диңгезнең [куркыныч хәвеф-хәтәрләреннән һәм] караңгылыкларыннан сезне кем коткара?»

64. [Расүлем!] Әйт: «Аллаһ сезне моннан да, [бүтән] һәр бәладән дә коткара. Әмма соңыннан сез янә [һичбер нәрсәгә көче җитмәгән барлыкларны Аңа] ширек кушасыз».

65. [Расүлем!] Әйт: «Ул сезгә өстегездән яки аякларыгыз астыннан бер газап җибәрергә яки сезне [аерым-аерым карашларга ия] фиркаларга бүлгәләргә һәм [арагызда сугыш чыгарып] берәүләрегезгә икенчеләрегезнең ачысын татытырга кодрәтле». Алар [хакыйкатьне] аңлый алсыннар [һәм инкярны ташласыннар] өчен аятьләрне ничек аңлатканыбызны кара.

66. [Расүлем!] Ул [Коръәни Кәрим һәм анда хәбәр ителгән газаплар] хак булса да, синең кавемең аны ялганга санады. Әйт: «Мин – сезгә Яклаучы түгелмен. [Мин – фәкать бер кисәтүчемен, Аллаһ – сезне Яклаучы]».

67. [Коръән биргән] Һәрбер хәбәрнең тормышка ашу вакыты бар. [Тиздән, вакыт җиткәч, дөньяда яки Ахирәттә ул хәбәрнең дөреслеген] Сез дә беләчәксез.

68. [Расүлем!] Безнең аятьләребез хакында юк-бар нәрсә сөйләүчеләрне күргән чагыңда, алар башка бер сүзгә кереп киткәнче, алардан йөз чөер [читкәрәк кит]. Әгәр шайтан сиңа [вәсвәсә биреп, бу хакта] оныттырса, [бу тыю] исеңә төшкәннән соң, залимнәр җәмәгате белән бергә утырма.

69. Аларның [гөнаһлары өчен] хисабыннан тәкъвалык ияләре булганнар өстендә бернәрсә дә калмый, ләкин [ул тәкъвалык ияләренә мондый начар эшләрне күрсәтеп] исләренә төшерү [бурычы кала]. Бәлки, алар [гөнаһлылар тәүбә кылып] тәкъвалык ияләре булырлар[7].

70. Диннәрен бер уен һәм күңел ачуга әйләндергән, дөнья тормышы үзләрен кызыктырган кешеләрне калдыр. [Аларның сүзләре һәм кыланмышлары сиңа тәэсир итмәсен]. Аллаһтан башка бер дуслары да, бер шәфәгатьчесе дә булмаган, [котылуы өчен] ни генә бирсәләр дә түләүләре кабул ителмәгәннәргә, нәфес казанган һәр [яман] нәрсәләре аркасында һәлакәткә дучар ителмәсен өчен, аның [Коръән] белән үгет бир. Әнә шулар – кылган нәрсәләре [гөнаһлары һәм бозык иманнары] өчен һәлакәткә дучар ителгән кешеләр. Инкяр итүләре сәбәпле, аларга [карыннарында ут булып эчәк-бавырларын өзгәләп ташлаячак] кайнар судан эчемлек һәм бик интектергеч бер газап [булачак][8].

71. [Расүлем!] Әйт: «Без Аллаһны ташлап, безгә файда да бирмәгән, зарар да итмәгән [потлар кебек гаҗиз] нәрсәләргә табыныйкмы әллә? Аллаһ безне [туры юлга] һидаять иткәннән соң, шайтаннар үзен алдаган һәм аптыраган хәлдә җирдә йөргән кеше кебек, артка борылыйкмы әллә? Хәлбуки, ул кешенең: «Безгә кил!» – дип, аны туры юлга чакырган иптәшләре бар [ләкин аптырашта булганлыгыннан, кай тарафка барасын белә алмый]». [Расүлем!] Әйт: «Аллаһның һидаяте [булган Ислам] – чын һидаять һәм безгә галәмнәрнең Раббысына буйсынырга әмер ителде.

72. [Безгә, шулай ук, фарыз] Намаз укыгыз һәм Аннан куркыгыз [дип тә әмер ителде]». Ул –сезне хозурына җыячак Зат.

73. Ул күкләрне һәм җирне хак [бер сәбәп, кешеләр һәм җеннәрнең сыналу урыны кебек зур бер хикмәт] белән яралтты. Ул көнне Ул [бар итәргә теләгән нәрсәгә]: «Бар бул!» – дип әйтә, һәм ул шунда ук барлыкка килә. Аның сүзе хак. [Шуңа күрә яралтылган нәрсәләрнең берсе дә Аллаһы Тәгаләнең хикмәтле әмереннән башка бер шәкелдә мәйданга килә алмый]. Сурга өреләчәк көнне дә хакимлек Аңарда гына булачак. [Ул кеше төшенә алмаган] Яшеренне дә, күренгәнне дә [бик яхшы] белүче. Ул – [бөтен эшләрендә һәм идарәсендә ялгышы булмаган] Хикмәт иясе, [һәрнәрсәдән] Хәбәрдар[9].

74. Менә Ибраһим [галәйһиссәлам] атасы Әзәргә: «Син потларны илаһлар итәсеңмени? Һичшиксез, мин сине дә, кавемеңне дә ап-ачык адашу эчендә күрәмен», – дигән иде[10].

75. [Килгән вәхи белән катгый ышанганы кебек күз белән күреп тә] Шиксез иман китерсен дип, Без Ибраһимга [галәйһиссәлам] күкләрнең һәм җирнең [яралтылышындагы тиңсез нечкәлекләрне] мөлкәтләрен күрсәттек[11].

76. Төн [караңгылыгы] аны каплагач, [Ибраһим [галәйһиссәлам] бер йолдыз күрде һәм: «[Сездән бу нәрсә, дип сорасам] Бу – минем Раббым [диярсез]», – дип әйтте. Ул [йолдыз] баткач исә: «Мин батканны [һәм бер хәлдән икенче хәлгә үзгәргәне өчен, минем гыйбадәтемә лаек булмаган ялган нәрсәләрне] сөймим», – диде.

77. Айны туып килгән чагында күргәч: «[Сезнеңчә] Бу – минем Раббым», – диде. Ул [ай] да [йолдыз кебек] баткач: «Раббым мине һидаятькә ирештермәсә, мин, һичшиксез, адашкан кавемнән булырмын», – диде.

78. Кояшны туып килгән чагында күргәч исә: «[Сезнең фикерегезчә] Бу – минем Раббым. Бу – иң зурысы», – диде. Ул [кояш та] баткач, әйтте: «И, кавемем! Һичшиксез, мин – сезнең [бөтен бу күк җисемнәрен яралткан Аллаһка] ширек кушкан нәрсәләрегездән еракмын.

79. Мин, [ялган илаһларны ташлап, чын Раббыма юнәлгән] хәниф буларак, йөземне күкләрне һәм җирне юктан бар иткән Затка юнәлттем. Мин – ширек кылучылардан түгелмен».

80. Кавеме аның белән тартышырга кереште. Ул әйтте: «Ул [Раббым] мине һидаятькә ирештергән икән, сез минем белән Аллаһ хакында сүз көрәштерәсезмени? [Сез мине илаһларыгыз тарафыннан тайпылдыру белән куркытасыз, әмма] Раббым берәр нәрсә теләмәсә, мин сезнең Аңа ширек кушкан нәрсәләрегездән [беркайчан да] курыкмам. [Чөнки] Минем Раббым һәрнәрсәне гыйлем белән чолгап алган. Әллә сез [моның кадәр дәлилләр китергәннән соң да, һаман] уйламыйсызмы?»

81. Сез Аллаһка иш кушудан һич курыкмыйсыз икән, сезнең [Аллаһка] иш иткән нәрсәләрдән мин ничек куркыйм? Юкса, Ул алар хакында сезгә бер дәлил дә иңдермәде. [Инде әйтегез] Ике фирканың, ышаныр өчен, кайсысы лаеклырак? Әгәр сез [чыннан да, кемнән куркырга кирәклекне] белсәгез иде».

82. [Ышанырга кирәк булган хакыйкатьләргә] Иман китерүчеләр һәм [мөшрикләр кебек] иманнарын [күренмәслек дәрәҗәдә] золым [һәм ширек] белән төрмәүчеләр, әнә шуларга [курыккан нәрсәләреннән] иминлек булыр һәм шулар – һидаятькә ирешкән кешеләр[12].

83. Бу [рәвешле сүз көрәштерү ысулы] – Ибраһим [галәйһиссәлам] кавеменә каршы Безнең биргән дәлилебез. Теләгәнебезне Без [гыйлемдә һәм хикмәттә югары] дәрәҗәләргә күтәрәбез. Һичшиксез, синең Раббың – Хикмәт иясе, [һәрнәрсәне] Белүче.

84. Без аңа [Ибраһимга [галәйһиссәлам] улы итеп] Исхакны [галәйһиссәлам] һәм [оныгы итеп] Ягъкубны [галәйһиссәлам] бирдек. Һәр икесен дә [туры юлга] һидаять иттек. Аннан алда да [бабасы] Нухны [галәйһиссәлам] һидаять иткән идек. Аның [Нухның [галәйһиссәлам] нәселеннән Давыдны, Сөләйманны, Әюбне, Йосыфны, Мусаны һәм Һарунны (галәйһимүссәлам) да [пәйгамбәрлек нигъмәтенә ирештердек]. Игелек кылучыларга әнә шулай әҗерләрен бирәбез.

85. Зәкәрияне, Яхъяны, Гайсәне һәм Ильясны да (галәйһимүссәлам) [һидаятькә ирештердек]. Барысы да [кирәккәнне кылу һәм кирәкмәгәннән саклану кебек изгелек дәрәҗәсе кирәк кылган фазыйләтләрдә камиллеккә ирешкән] изге кешеләрдән иде.

86. Исмәгыйльне, Әльясагны, Юнысны һәм Лутны да (галәйһимүссәлам) [хакка һәм һидаятькә салдык]. Барысын да [үз чорларындагы] галәмнәрдән [пәйгамбәрлек белән] өстен иттек.

87. Аларның аталарыннан, нәселләреннән һәм кардәшләреннән кайберәүләренә дә [югары сыйфатлар насыйп иттек]. Без аларны [пәйгамбәрләр итеп] сайладык һәм аларны туры юлга ирештердек.

88. Бу – Аллаһның һидаяте ки, колларыннан теләгәнен [генә] аңа ирештерер. [Пәйгамбәрлек кебек зур дәрәҗәләренә карамастан] Алар да [нәрсәне дә булса Аллаһка] тиңдәш иткән булсалар, [башкаларныкы кебек] алар кылган [изге] нәрсәләр бушка киткән булыр иде.

89. Алар – Без китап, хикмәт һәм пәйгамбәрлек биргән [кадерле] кешеләр. Болар [Мәккә әһеленнән мөшрик булганнар] аларны [китапларны, пәйгамбәрләрне һәм хак кануннарны] инкяр итсәләр, Без аларны [китапларны һәм хикмәтне саклауны беркайчан да] инкяр итмәячәк җәмәгатькә тапшырдык.

90. Алар – Аллаһның һидаятенә ирешкән кешеләр. Син дә аларның һидаятенә ияр. [Аларга иярүеңне күрсәтер өчен өммәтеңә] Әйт: «Мин моның өчен сездән түләү сорамыйм. Ул [Коръәни Кәримне ирештерүемнең максаты] – барча галәмнәр өчен бер үгет кенә».

91. Алар [яһүдиләр] Аллаһны кирәгенчә бәяләмәделәр, чөнки: «Аллаһ бер кешегә дә [вәхи итеп] бернәрсә дә иңдермәде», – диделәр. [Расүлем!] Әйт: «Муса [галәйһиссәлам] кешеләргә бер нур һәм һидаять буларак алып килгән һәм сез кәгазьләр хәленә китергән һәм аларның бер өлешен күрсәткән, [Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сыйфатлары һәм рәҗем аяте кебек авыр хөкемнәрне эченә алган өлешләрдән] күбесен яшергән китапны кем иңдерде соң? [И, әһле китап!] Хәлбуки, сезгә [Коръәни Кәримдә] сез дә, аталарыгыз да белмәгән нәрсәләр өйрәтелде». Син: «[Пәйгамбәрләргә китапларны иңдергән Зат –] Аллаһ», – диген дә, аларны буш сүзләре белән күңел ачарга калдыр.

92. Бу [Коръәни Кәрим] үзеннән алдагыларны дөресли торган мөбәрәк булган Китап ки, Без сиңа, аны шәһәрләрнең анасы [Мәккә] һәм аның тирәсендә булганнарны үгетләвең өчен ,иңдердек. Моңа [пәйгамбәргә һәм Коръәнгә] Ахирәткә ышанучылар инаналар һәм намазларын [укуны дәвам итеп] саклыйлар.

93. [«Аллаһ бер кешегә дә бернәрсә дә иңдермәде», – дип] Аллаһка карата яла якканнардан [Малик ибне Сайф яһүдие белән шул ук фикердә торган бүтән инкярчылардан], яки үзенә бернинди дә вәхи булмаса да: «Миңа да вәхи җибәрелде», – дигәннәрдән [Мүсәйләмә һәм Әсвәд кебек ялганчылардан] һәм дә: «Мин дә Аллаһ иңдергән нәрсәгә охшаш нәрсә иңдерәчәкмен [теләсәк, без дә Коръәнгә охшаш нәрсәләр сөйләр идек]», – дигәннәрдән [Нәдр ибне Харис кебек инкярчы] дә залимрәк кем була алсын? [Расүлем!] Син ул залимнәрне үлем газабында бер күрсәң иде! [Шул чакта] Фәрештәләр кулларын сузалар: «Чыгарыгыз җаннарыгызны! Аллаһка карата дөрес булмаганны сөйләгәнегез һәм Аның аятьләреннән тәкәбберләнгәнегез өчен, бүген кимсетүле газап белән җәзага дучар ителәчәксез»[13].

94. [Аллаһы Тәгалә ул мөшрикләргә Кыямәт көнендә болай диячәк] Сезне тәүге мәртәбә яралтканыбыз кебек, берәмләп, Безгә килдегез һәм Безнең сезгә насыйп иткән нәрсәләрне аркаларыгыз артында калдырдыгыз [алардан иң вак бернәрсәне дә үзегез белән алып килмәдегез], [Аллаһка] тиңдәшләр дип санаган шәфәгатьчеләрегезне дә сезнең белән бергә күрмибез. Һичшиксез, арагыздагы багланышлар өзелде һәм сез [илаһ булуларын] көткән нәрсәләрегез сездән югалды.

95. Һичшиксез, Аллаһ [үсемлекләрне һәм агачларны үстерү өчен] орлыкны һәм [җимеш] төшен [чатнатып] яручы. Ул [Аллаһы Тәгалә мәни һәм орлык кебек үз көенә үсә алмаган] үледән [җанлы зат һәм үсемлек кебек үсә алган] терене чыгара, тередән исә үлене чыгара. Бу [шәкелдә үлене терелтүче һәм теренең җанын алучы] – Аллаһ [ки, Ул гына гыйбадәткә лаек]. Ничек [Аңа иман һәм итагатьтән шулай] адаша аласыз?

96. [Аллаһы Тәгалә] Таңны [терәге булган һәм офыкта беленгән тәүге яктылыкны – төн караңгылыгыннан] яра. Ул төнне [бар иткән мәхлуклары ял итсен өчен] – тынычлык [вакыты], кояш һәм айны исә хисап өчен кылды. Бу – Бөек [Җиңелмәс] һәм [һәрнәрсәне] Белүченең тәкъдире.

97. Ул, коры җирнең һәм диңгезнең караңгылыкларында юлны табуыгыз өчен, сезгә йолдызларны яралтты. Без [аятьләрдән дәлил чыгара] белгән кешеләргә [Берлегебезгә һәм югары көчебезгә күрсәткән] аятьләрне аңлаттык инде.

98. Ул сезне бер җаннан яралтты. [Сезнең өчен әүвәл – аталарыгызның орлыкларында, соңыннан – җир йөзендә] Урнашу урыны һәм [әүвәл – аналарыгыз карынында, соңыннан – туфрак астында] саклану урыны бар. Һичшиксез, Без аңлый белгән кешеләргә [тәүхидебезгә һәм кодрәтебезгә күрсәткән] аятьләрне аңлаттык инде.

99. Ул – күктән суны иңдерүче. Шуннан Без аның аркылы төрле үсемлекләр чыгардык, аннан исә яшеллек чыгардык, ә аннан өсте-өстенә урнашкан орлыклар чыгардык. Хөрмә агачының җимешеннән аска салынып торган тәлгәшләр бар. [Шәкеле белән] Бер-беренә охшаган һәм [авырлыгы, төсе, тәме белән бер-беренә] охшамаган йөзем бакчаларын, зәйтүнне һәм анарны да [туфрактан] Без чыгардык. Аның уңыш биргән чагындагы [гел яшел] җимешенә һәм аның өлгерүенә [гыйбрәт күзе белән] карагыз. Һичшиксез, иман китергән бер кавем өчен боларда [барлыкларның яралтучысының берлегенә, кодрәтенә һәм хикмәтенә күрсәткән бик күп] аятьләр бар.

100. Алар [мөшрикләр] җеннәрне Аллаһка ширек куштылар. Ул [Аллаһы Тәгалә берүзе] аларны яралткан чакта, алар мөшрикләр белмичә, Аңа уллары һәм кызлары уйлап таптылар. Ул [уртак һәм балалы булудан ерак һәм] пакь! Ул – алар сыйфатлаган нәрсәләрдән бик өстен.

101. [Аллаһы Тәгалә бернинди корал, матдә, вакыт һәм урын кебек нәрсәләргә ихтыяҗ тоймыйча] Күкләрнең һәм җирнең [тиңсез] яралтучысы. Аның җефете булмагач, ничек Аның баласы була алсын? Ул – һәрнәрсәне яралтучы һәм һәрнәрсәне белүче.

102. Бу [тиңсез сәнгатьләрнең иясе] – Раббыгыз булган Аллаһ. Аннан башка илаһ юк. Ул һәрнәрсәне яралтучы, шуңа Аңа гыйбадәт кылыгыз. Ул һәрнәрсәгә [күзәтүче һәм бөтен эшләрегезнең идарәчесе булган бер] Яклаучы.

103. Күзләр [гадәти күрү белән] Аңа ирешмәс [хакыйкатен белә алмас]. Ул исә бөтен карашларны танып белә. Ул – [колларга] Мәрхәмәт итүче, [бөтен ачык һәм яшерен эшләнгән эшләрдән] Хәбәрдар.

104. [Расүлем! Әйт] Раббыгыздан сезгә ачык билгеләр килде. Кем дә кем [хакны] күргән [һәм иман китергән] булса, [бу хакыйкатьне күрүе] үз файдасына. Кем дә кем сукыр калса – үз зарарына. Мин сезгә [ни кылганнарыгызны карап торучы] сакчы түгел.

105. Алар [сиңа]: «Син [әһле китаптан] дәрес алгансың», – дип әйтсеннәр, ә [дөресне-ялгышны] белгән кешеләргә исә аны [син укыганнарны] аңлатыйк дип, Без аятьләребезне шулай [төрлечә] аңлатабыз.

106. [Расүлем! Син кеше сүзенә карама] Раббыңнан сиңа вәхи ителгән нәрсәгә ияр. Аннан башка илаһ юк! [Кяферләр белән сугыш әмере килгәнче] Мөшрикләрдән йөз чөер.

107. Аллаһ теләсә, [әлбәттә] алар ширек кушмаслар иде. Әмма Без сине [нишләгәннәрен карап, хисапларын сора дип] аларга сакчы итеп җибәрмәдек. [Аларның кылырга тиешле вазифаларын башкаруда] Син аларга бер Яклаучы дә түгелсең.

108. Сез аларны, Аллаһны калдырып, табынган нәрсәләрен сүкмәгез [башка юл белән игелеккә чакырыгыз], юкса алар да белмичә чиктән ашып, Аллаһны сүгәчәкләр. Без шулай [кяферләрдән] һәрбер өммәткә [начар] гамәлләрен [матур күрсәтеп] бизәдек. Соңыннан кайтулары Раббыларына булачак. Ул исә аларга кылган нәрсәләрен хәбәр итәчәк.

109. Әгәр үзләренә бер [могҗиза һәм] аять килсә, аңа, һичшиксез, ышаначакларына иң көчле антлары булган Аллаһ белән ант иттеләр. [Расүлем!] Әйт: «Аятьләр – Аллаһ хозурында. [Теләгән могҗизаны күрсәтергә Ул гына кодрәтле. Теләгегезне үтәр өчен, могҗизалардан берсе дә минем кулымда түгел бит]». Ул, [сораган могҗизалары] килгән очракта, аларның ышанмаячакларын [Мин беләм, ләкин моны] сезгә нәрсә белдерә?

110. Алар [сораган һәрбер могҗизаларын күрсәләр дә] аңа беренче мәртәбә ышанмаганнары кебек, [һидаятькә ирешергә теләмәгәннәре өчен] Без аларның күңелләрен һәм күзләрен [могҗиза сораганнары саен, хактан] борачакбыз һәм аларны бозыклыклары эчендә аптыраган хәлдә калдырачакбыз.

111. Әгәр дә Без аларга фәрештәләр иңдергән булсак, [аталарын терелтү турындагы теләкләрен үтәп] үлеләр дә алар белән сөйләшкән булса һәм һәрнәрсәне каршыларына куйган булсак, Аллаһ теләмәсә, алар иман китермәсләр иде. Ләкин аларның күбесе белмиләр [шуңа күрә могҗиза күргән очракта иман итәбез, дип ант итәләр][14].

112. Без шулай һәр пәйгамбәргә кеше һәм җен шайтаннарын дошман иттек ки, аларның берәүләре алдату өчен, ялтыравык [вәсвәсәләр белән бизәгән бозык] сүзне икенчеләренә яшерен сөйли. Раббың [аларның иман китерүләрен белсә дә, иман китермәүләрен] теләсә, алар моны эшли алмаслар иде. Аларны [Аллаһка һәм сиңа каршы] уйдырма нәрсәләре белән бергә калдыр.

113. Ахирәткә инанмаган кешеләрнең күңелләре аңа [шайтаннар әйтеп торган сүзләрнең ялтыравыгына] авышсын да аны яратсыннар һәм ирешкән [яман] нәрсәләрен кылсыннар [дип, һәр пәйгамбәргә бер дошман куйдык].

114. [Расүлем! Аларга әйт:] «Мин [арабызда кемнең хаклы, кемнең хаксыз булганына карар бирү өчен] Аллаһтан башка бер хаким эзлимме әллә? Хәлбуки, Ул сезгә [бөтен буталчыклар уртадан алынып һәм эчендә хак белән ялган] ачык аңлатылган [Коръән кебек, могҗизалары ап-ачык бер] Китап иңдерде бит». Без [Тәүрат һәм Инҗил кебек] китап биргән кешеләр аның [Коръәни Кәримнең] сиңа Раббыңнан хак белән иңдерелгәнен беләләр. Шулай булгач, син [әһле китап арасында бу хакыйкатьне икърар итмәүчеләрнең дә аны яхшы белүләре мәсьәләсендә] шөбһәләнүчеләрдән булма.

115. Раббыңның сүзе [хәбәрләре һәм вәгъдәләре] дөреслек белән һәм [хөкемнәре] гаделлек белән [максатына ирешеп] төгәлләнде. Аның сүзләрен [тагын да дөресрәк һәм төзегрәк сүз белән] алыштыра алучы [бернинди дә куәт] юк. Ул – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.

116. [Расүлем!] Җирдә булганнарның күбесенә [кяфер һәм җаһилләргә] буйсына калсаң, алар сине Аллаһның юлыннан адаштырырлар. Алар [бу бозык юлларны эзләгәндә, ул юлларның саклаучысы булган ата-бабайларының дөреслеге хакында] фараздан башка бернәрсәгә иярмиләр, һәм алар [Аллаһы Тәгаләнең тиңдәше һәм баласы бар дип] ялганлыйлар.

117. Һичшиксез, Раббың Аның юлыннан язганны яхшырак белә. Һидаятькә ирешкәнне дә Ул яхшырак белә.

118. [Сезгә: «Аллаһ үтергән үләксәне ашамыйсыз, ләкин үзегез үтергән хайван итен ашыйсыз», – дигән мөшрикләргә иярмәгез һәм] Өстендә [«бисмилләһ» әйтелеп] Аллаһның исеме телгә алынганнардан [гына] ашагыз. Әгәр сез Аның аятьләренә ышанган кешеләр булсагыз.

119. Ни булды сезгә, өстендә Аллаһның исеме телгә алынган нәрсәләрдән ашамыйсыз? Хәлбуки, Ул, әгәр сез [ашауга] мәҗбүр ителмәгән булсагыз, нәрсәләрне харам кылганын сезгә җентекләп аңлатты инде. Һичшиксез, күпләр [теләгәннәрен – хәләл, теләгәннәрен – харам кылу белән] үзләренең [нигезсез һәм] начар теләкләре сәбәпле, белмичә [бернинди шәригатькә, бернинди дәлилгә таянмыйча, кешеләрне], юлдан яздыралар. Синең Раббың чиктән чыккан кешеләрне яхшырак белә.

120. Гөнаһның ачык булганын да, яшерен булганын да [әгъзалар белән кылынганын да, күңел белән кылынганын да] калдырыгыз. Һичшиксез, гөнаһ кылучылар кылган [яман] нәрсәләре аркасында җәзаландырылачаклар.

121. [Чалынган вакытында] Өстендә Аллаһның исеме әйтелмәгәннән ашамагыз. Һичшиксез, бу – бер фасикълык. Шайтаннар [«Үзегез үтергән хайван итен ашыйсыз, ләкин Аллаһ үтергән үләксәне ашамыйсыз», – дип] сезнең белән сүз көрәштерү өчен [мөшрик] дусларына вәсвәсә бирәләр. Әгәр сез аларга итагать итәр булсагыз, мөшрик булырсыз.

122. [Көферлек чорында] Үле [кебек] булган кешене Без [иман насыйп итеп] терелттек һәм аңа [шиксез] бер нур бирдек ки, ул аның белән кешеләр арасында йөри. [Мондый кеше көферлек, җаһиллек һәм күңел күзенең сукырлыгы кебек төрле-төрле] Караңгылыклар эчендә булган һәм шулар эченнән чыкмаган берәүгә охшаш була аламыни? [Мөэминнәргә иман матур күрсәтелгән кебек] Кылган [начар] нәрсәләре кяферләргә шулай бизәп күрсәтелә[15].

123. [Мәккәнең олугларын мөшрикләрдән иткәнебез кебек] Һәр авылда [да] шунда мәкерлек кылсыннар өчен, гөнаһкярләрен [җитәкче, башлык урынындагы] югары [катлаудан] иттек. Әмма [бу кешеләрнең Аллаһ илчесенә каршы оештырган уеннарының авыр нәтиҗәсе үзләренә кайтачак булганы өчен] алар үзләреннән башка берәүгә дә мәкерлек кылмаслар, тик [нәрсә кылганнарын һич тоймыйлар һәм моны] белмиләр.

124. Аларга [Корәештән булган кяферләргә могҗизадан яки Коръәннән] бер аять килгәч, «Аллаһның пәйгамбәрләренә бирелгән [пәйгамбәрлек һәм вәхи кебек] нәрсәләрдәй бернәрсә безгә дә бирелми торып, [бу аятькә] ышанмаячакбыз», – диләр. Аллаһ үзенең рисаләтен әманәт итәчәк урынны яхшырак белә. [Ширек кылу кебек иң зур] Гөнаһ эшләгән кешеләргә [дөньяда] кылган мәкерләре сәбәпле, [тиздән Кыямәт көнендә] Аллаһ хозурында хурлык һәм каты газап булачак.

125. Аллаһ кемне дә булса [туры юлга] һидаять итәргә теләсә, Ул аның күкрәген Ислам өчен ачар [аны хакыйкатьне бик җиңел кабул итәрлек бер хәлгә китерер һәм моңа киртә булырлык гадәтләрен юк итәр, күңелен киңәйтер һәм нурга күмәр]. Әмма кемне дә булса [туры] юлдан яздырырга теләсә, аның күкрәген кысар һәм [эченә иман нуры керә алмаслык итеп] тарайтыр, [шул сәбәпле, Исламга чакырылган чагында] гүяки, ул [авырлык белән, сулый алмыйча] күккә менә. Аллаһ [бу кешеләрнең күңелен хактан ераклаштырганы кебек] ышанмаган кешеләр өстенә шулай кабахәтлек [дөньяда –ләгънәт, Ахирәттә исә газап] җибәрә[16].

126. Бу [Коръән китергән бәян] – Раббыңның туры юлы. Аңлаган бер кавем өчен Без инде [сөенеч-куркыту, савап-газап, хәләл-харам, әмер һәм тыюлар белән бәйле хөкемнәрне колачлаган] аятьләрне [җентекләп] аңлаткан идек.

127. Сәлам [булган, Аллаһы Тәгаләнең олуг иткән җәннәт] йорты – Раббылары хозурында алар [аңлаган кешеләр] өчен. Кылган [хәерле] нәрсәләре аркасында, Ул – аларның Вәлие.

128. [Аллаһы Тәгалә] Аларны [терелтеп] барысын да [хозурына] җыячак көнне: «Әй җен җәмәгате! Сез [яман юлда үзегезгә юлдаш итеп] күп кешеләрне үз иттегез» [диячәк]. Аларның кешеләрдән булган дуслары исә: «И, Раббыбыз! Берәүләребез икенчеләребездән файдаланды һәм Син безгә [үлеп терелүебезгә] билгеләгән чорыбызга ирештек», – диячәк. Ул [Аллаһы Тәгалә]: «Сезнең урыныгыз – Ут. Аллаһ башкача теләмәсә, аның эчендә мәңгегә калачаксыз», – дияр. [Расүлем!] Һичшиксез, синең Раббың – Хикмәт иясе, [һәрнәрсәне] Белүче.

129. Кылган [яман] нәрсәләре сәбәпле, [дөньяда бер-берләренә якын булганнары кебек, газапта да] залимнәрнең берәүләрен икенчеләренә якын итәрбез.

130. [Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә, кяферләрне газаплау өчен, болай диячәк:] «И, җеннәр һәм кешеләр таифәсе! Үз арагыздан Минем аятьләремне сезгә аңлаткан һәм менә шушы Көн белән күрешү турында кисәткән расүлләр килмәдеме үзегезгә?» Алар: «Без үз-үзебезгә каршы шаһитлык иттек», – диярләр. Дөнья тормышы бу кешеләрне алдады да, үзләренең [чыннан да, белә торып] кяфер кешеләр икәнлекләренә үз-үзләренә каршы шаһитлык иттеләр.

131. Бу – Раббыңның [китаптан һәм пәйгамбәрдән хәбәрсез бер] гафиллектә булган шәһәрләрне гаделсезлек белән һәлак итмәгәне өчен [шулай булачак].

132. Һәркем өчен [яхшылык-яманлык] кылганнарына карата [җәһәннәмдә һәм җәннәттә] дәрәҗәләр бар. Синең Раббың аларның ни кылганнарыннан гафил [һәм хәбәрсез] түгел.

133. Синең Раббың – Бай [беркемнең дә ярдәменә Мохтаҗ булмаучы] һәм [дини вазифаларына игътибарлы булмауларына карамастан, колларына тәүбәгә килергә вакыт биргән] Рәхмәт иясе. [И, залимнәр һәм баш күтәрүчеләр!] Әгәр Ул теләсә, сезне юк итәр һәм, сезне [Нухның [галәйһиссәлам] көймәсендә котылуга ирешкән] башка бер җәмәгатьнең нәселеннән чыгарганы кебек, артыгыздан сезнең урынга теләгәннәрен [итагатьле колларын] куяр.

134. Һичшиксез, сезгә вәгъдә ителгән [терелтелү, хисапка тартылу, савап һәм газап бирелү кебек кыямәт хәлләре белән бәйле] нәрсәләр [барлыкка] киләчәк. Һәм сез [боларны вәгъдә иткән Раббыгызны] гаҗиз итә алмаячаксыз.

135. [Расүлем! Мөшрикләрне кисәтеп] Әйт: «И, кавемем! Сез [көферлек һәм миңа карата дошманлык мәсьәләсендә] көчегездән килгәнчә тырышыгыз. Һичшиксез, мин дә [Исламда нык калуда һәм сезгә каршы торуда булдыра алганча] тырышачакмын. [Тиздән] Ахирәт йортының нәтиҗәсе кемгә булачагын беләчәксез. Хактыр ки, залимнәр [Ахирәттә] уңышка ирешмәячәк».

136. Алар [мөшрикләр] Аның барлыкка китергән игеннәр белән терлекләрдән бер өлешен Аллаһка билгелиләр һәм: «Менә бу [аерым сыйфатларга ия булган игеннәр белән терлекләр] – Аллаһка [шуңа күрә мосафир сыйлау һәм фәкыйрьләргә ярдәм кебек Аның юлында саналган максатларда гына кулланыла ала], менә бу [өлеш] исә – потларыбызга», – диләр. Арадашчы диелгән нәрсә [Аллаһ әмер иткәнчә, фәкыйрьләргә һәм мосафирларны кунак итәргә китмәгәне өчен] Аллаһка ирешми, әмма Аллаһка диелгән нәрсә [потларны карауга һәм караучыларга сарыф ителгәне өчен] уртакларына ирешә. [Потларны Аллаһтан өстен күреп һәм шәригатькә сыймаган кануннар чыгарып] Карар иткән нәрсәләре никадәр яман!

137. Үзләрен һәлак итү һәм [Исмәгыйльдән [галәйһиссәлам] калган хакыйкый] диннәрен чуалчык итү өчен, уртаклары [булган шайтаннары һәм пот караучылары] шул рәвешчә [кыз] балаларын үтерүне дә мөшрикләрдән күбесенә бизәп күрсәтте. Әгәр Аллаһ теләсә, алар моны [һәм моның кебек начар кыланышлар һәм бизәүләрне] эшли алмаслар иде. Аларны уйдырган нәрсәләре белән бергә калдыр.

138. Алар үзләренең фаразлары белән, Аңа бер яла булсын дип: «Менә болар – тыелган терлек һәм игеннәр. Без теләгәннәрдән башка аларны беркем дә ашый алмый», – диләр. Бертөрле терлекнең сыртларын [атланып йөрү өчен] тыялар [һәм моны безгә Аллаһ әмер итте, дип белдерәләр], бертөрле терлекнең өстенә [суйган чакта] Аллаһның исемен телгә алмыйлар [һәм аларны потларына атап чалалар]. Уйдырма нәрсәләре сәбәпле, Ул аларны, һичшиксез, җәзага дучар итәчәк.

139. Янә алар: «[Тере килеш туган хәлләрендә] Шушы терлекләрнең карыннарында булганнар фәкать ирләребезгә генә ярый, хатыннарыбызга исә тыелган», – диләр. Әгәр ул [туган бала] үле булса, алар анда тигез [хатын-кызларга да ярый]. Ул [Аллаһы Тәгалә] аларны [хәләл һәм харам мәсьәләсендә Аллаһ исеменнән кылган] бу [ялган] нигъмәтләре белән җәзага дучар итәчәк. Һичшиксез, Ул – Хикмәт иясе, [һәрнәрсәне] Белүче.

140. [Балаларының да, үзләренең дә кем тарафыннан ризыкландырылганын] Белмичә, [фәкать «Аллаһ безгә шулай әмер итте» дип кенә] Аллаһка яла ягып, ахмаклык белән [кыз] балаларын үтерүчеләр һәм Аллаһның үзләрен ризыкландырган [хәләл һәм тәмле] нәрсәләрне харам санаганнар [дөньяда саннарын һәм абруйларын югалтканнары өчен, Ахирәттә газапка дучар ителәчәкләре өчен ике җиһанда да] зарарда булачаклар. Алар [бу кыланышлары белән туры юлдан язып] адаштылар һәм алар һидаятькә ирешкән кешеләр була алмадылар[17].

141. Ул – [төс, тәм, зурлык һәм ис ягыннан] җимешләре төрле булган терәкле һәм терәксез [йөзем куаклары үскән] бакчаларны да, хөрмәләрне, игеннәрне дә, [төсе һәм тәме белән] бер-берләренә охшаш һәм охшамаган итеп зәйтүн һәм анарларны яралтучы. Уңыш биргән вакытларында, сез [боларның бөтенесенең] җимешләрен ашагыз, урып [җыеп] алган көнне исә хакын [гошер һәм зәкятен] бирегез, ләкин [бала-чага һәм гаилә әгъзаларын мохтаҗ калдырырлык дәрәҗәдә күп биреп] чиктән ашмагыз. Һичшиксез, Ул исраф итүчеләрне сөйми.

142. Терлекләрдән [йөк] ташу өчен һәм [чалып ашау яки йоннарыннан җеп-тукымалар] түшәкләр [ясау] өчен булганнарын да [Аллаһы Тәгалә яралтты]. Аллаһның сезгә ризык буларак биргәннәреннән ашагыз. Әмма [үз башыгыздан хәләл-харам дип хөкемнәр биреп] шайтан эзләреннән бармагыз. Һичшиксез, ул – сезнең өчен ап-ачык бер дошман.

143. [Малдан] Сигез парны: сарыктан – икене һәм кәҗәдән – икене [Аллаһы Тәгалә яралтты]. [Расүлем! Бу терлекләрдән кайчак иркәкләрен, кайчак әнкәләрен, кайвакыт исә аерма ясамыйча, бөтен балаларын, кайбер вакытта төрле балаларын харам санауны шәригать хөкеме итмәкче булып: «Боларны Аллаһ харам кылды!» – дигән ул мөшрикләрне рисвай итү һәм җавап бирә алмаслык хәлгә китерер өчен] Әйт: «Ике иркәкнеме, әллә ике әнкәнеме, юкса ике әнкәнең аналыгындагы нәрсәләрнеме [Аллаһ сезгә] харам итте?» [Аллаһ тарафыннан боларның харамлыгын белдергән бер-бер дәлил булса, бу мәсьәләдә] Миңа белем белән хәбәр итегез. Әгәр [бу хайваннарның харамлыгына карата дәгъвагызда] дөрес кешеләр булсагыз [моны бер дәлилгә таяндырырга тиешсез]».

144. Дөядән дә икене, сыердан да икене [Ул яралтты]. [Расүлем!] Әйт: «Ике иркәкнеме, әллә ике әнкәнеме, юкса ике әнкәнең аналыгындагы нәрсәләрнеме [Аллаһ сезгә] харам итте? Әллә Аллаһ сезгә моны [әмер һәм] васыять иткән чакта сез [анда булып] шаһитлар булдыгызмы? [Сез боларны кайдан уйлап чыгардыгыз] [Әллә никадәр хәләл турында: «Боларны Аллаһ харам итте», – дип] Кешеләрне, белмичә, юлдан язсын, дип Аллаһка яла ягучылардан да залимрәк кем бар? Һичшиксез, Аллаһ [һидаять табарга теләмәгән] залимнәр кавемен [туры юлга] һидаять итмәс.

145. [Расүлем!] Әйт: «Үләксә, я [чалынган чакта сиптереп] аккан кан, я дуңгыз ите, чынлыкта, ул – бер нәҗес; я [ялгышлык белән түгел, ә белә торып] Аллаһтан башка берәүнең исеме телгә алынган [булганлыктан] бер шакшыдан тыш, [Коръәндә] миңа вәхи ителгәннәр арасында [ир белән хатынга аермыйча] ашаучы өчен ашавы харам кылынган бернәрсә дә тапмыйм». Әмма [шуның белән бергә] кем дә кем [үзе кебек авыр хәлдә калган берәүгә ташланып] бозыклык кылмыйча һәм [үлмәслек кадәр генә ашау яраган] чикне ашмыйча, [югарыда тыелулары турында әйтелгәннәрдән нәрсәне дә ашарга] мәҗбүр булса, һичшиксез, синең Раббың бит [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле[18].

146. Яһүди булган кешеләргә исә Без бөтен тырнаклыларны [һәм тояклы хайваннарны ашауны] тыйдык. Сыртларындагы һәм эчәк-карындагы яки сөяк белән аралашканнардан тыш, аларга сыер һәм сарыкның эч майларын харам кылдык. [Пәйгамбәрләрне үтерү һәм риба ашау кебек] Золымнары булу сәбәпле, моны аларга җәза иттек. Без бит [бөтен сүзләребездә] тугрыбыз.

147. [Расүлем! Мин сиңа җибәргән бу вәхиләр мәсьәләсендә] Әгәр сине ялганчыга чыгарсалар, әйт: «Раббыгыз – бик киң Рәхмәт иясе. [Шуңа күрә сезнең инкярларыгызга каршы сезгә кичектерү бирә, җәзасын шундук җибәрми, әмма моңа алданмагыз]. Аның газабын исә [бер килсә] гөнаһлылар кавеменнән [артык] кире борып булмый».

148. Ширек кушкан кешеләр [үз гамәлләрен аклар өчен]: «Әгәр Аллаһ [безнең ширек кушмавыбызны] теләгән булса, без дә, аталарыбыз да ширек кушмас идек, бернәрсәне дә [үзебезгә] харам кылмас идек, [димәк, Аллаһ безнең бу эшләребездән разый, чөнки безгә боларны кылырга юл куйды]», – диячәкләр. Шулай итеп [алар сине ялганчыга чыгарганнары кебек] алардан алда булган кешеләр дә [үз пәйгамбәрләрен] ялганчыга чыгарганнар иде һәм, ахырда, Безнең [каты] газабыбызны татыганнар иде. [Расүлем! Аларга] Әйт: «Сездә [бу дәгъвагызның дөреслеген дәлилләрлек] белем бармы? Аны безгә чыгарыгыз [һәм күрсәтегез]. Сез [нигезе булмаган] фаразларга гына иярәсез һәм [Аллаһ исеменнән] ялган таратасыз».

149. [Расүлем!] Әйт: «Ышандырырлык дәлил – Аллаһта. Ул теләсә, сезнең һәммәгезне дә һидаятькә ирештерер иде»[19].

150. [Расүлем! Үзләре уйлап чыгарып, кайбер нәрсәләрне харам санаган мөшрикләргә] Әйт: «Аллаһ [чыннан да] шуларны харам кылды, дип шаһитлык итәчәк шаһитларыгызны китерегез». Әгәр алар [үзләре кебек бозып күрсәтүчеләрне китерсәләр һәм шулар бу хосуста] шаһитлык итсәләр дә, [бу шаһитлыкларның асылсыз булганлыгыннан] син алар белән бергә шаһитлык итмә. Безнең аятьләребезне ялган дип санаган, Ахирәткә ышанмаган һәм [потларны] Раббыларына тиң тоткан ул кешеләрнең начар теләкләренә иярмә.

151. [Расүлем! Үзләреннән чыгарып, игеннәрне һәм терлекләрне харам санаучыларга] Әйт: «Килегез, Раббыгызның сезгә нәрсәләрне харам кылганын укыйм: Аңа бернәрсәне дә ширек кушмагыз; ата-анага [һич караңгы йөз күрсәтмичә] игелек [күрсәтегез]; фәкыйрьлектән [куркып, кыз] балаларыгызны үтермәгез, сезне дә, аларны да Без ризыкландырабыз; [зина һәм ливата кебек] фәхешлекнең ачык булганына да, яшерен булганына да якын килмәгез; [кыйсас, диннән чыгу һәм рәҗем кебек] хак белән булмаса, Аллаһ харам кылган җанны үтермәгез. Менә [Раббыгыз] боларны сезгә әмер итте. Бәлки, сез [бу хөкемнәрнең зурлыгын яхшылап] аңларсыз.

152. Балигълык яшенә җиткәнче, иң яхшы куллану [булган саклау һәм файда китерү юллары] белән генә булмаса, ятим малына якын килмәгез; үлчәүне вә авырлыкны билгеләүне гаделлек белән [төп-төгәл] башкарыгыз. Без һичкемгә көченнән килмәгәнне йөкләмибез. Сез сүз әйткән чакта, якыныгыз булса да, гадел булыгыз, [гадел булырга, әмер һәм тыюларын үтәү мәсьәләсендә] Аллаһка биргән вәгъдәгезне тотыгыз. Ул [Аллаһы Тәгалә] боларны [үтәүне] сезгә әмер итте, бәлки, [бу хөкемнәр турында яхшылап бер] уйларсыз [һәм кирәк булганча гамәл кылырсыз].

153. [Сезгә тагын шуны укыйм ки] Бу – минем туры юлым, бу юлны тотыгыз. Башка [икенче] юллардан китмәгез, чөнки алар сезне Аның [бердәнбер] юлыннан яздырыр. Ул [Аллаһ] моны [туры юлны] сезгә әмер итте. Бәлки, [хактан аерылып, адашуга төшәргә куркып] тәкъвалык ияләреннән булырсыз»[20].

154. [Яһүдиләр] Раббылары белән очрашачакларына ышансыннар дип, [динне ирештерү вазифасына карата] игелекле булган кешегә [нигъмәтебезне] тәмамлау, [диндә беленергә тиешле] һәрнәрсәне [колларга] аңлату, [аларны адашканлыктан] һидаятькә ирештерү өчен һәм рәхмәт итеп, [килеп киткән пәйгамбәрләргә биргән сәхифәләрдән соң] Мусага [галәйһиссәлам] Без китап бирдек.

155. Без иңдергән бу [Коръән – файдасы һәм яхшылыгы күп булган] мөбәрәк бер Китап. Сез аңа [Коръәнгә] иярегез һәм [хөкемнәренә каршы төшүдән] куркыгыз, – бәлки, сез [җибәргән китаплары белән гамәл кылганыгыз өчен, Аллаһы Тәгалә тарафыннан] мәрхәмәт ителерсез.

156. Соңыннан сез: «[Мәшһүр] Китап бездән алдагы ике [әһле китап] төркемгә [яһүди һәм насараларга] генә иңдерелгән иде. Без исә аларның [үз китапларын] өйрәнүләреннән [белемсез һәм] гафил калдык», – дип әйтмәвегез өчен [Без аны сезгә иңдердек].

157. Яки: «Безгә [чыннан да] бер китап иңдерелгән булса, без аларга караганда тагын да һидаять иясе булыр идек», – дип әйтмәвегез өчен. [Әгәр, чыннан да, үзегезне мактаган сыйфатлар сездә булса] Сезгә Раббыгыздан ап-ачык бер дәлил, [ышанып гамәл кылучыларга дөреслекне күрсәткән] бер һидаять һәм [мөкәлләфләр хакында] бер рәхмәт [булган Коръән] килде. Аллаһның аятьләрен ялган дип санаган һәм алардан йөз чөергән кешедән дә залимрәк кем бар? Аятьләребездән йөз чөергән кешеләрне, йөз чөерүләре сәбәпле, иң начар [һәм бик көчле] газап белән җәзага дучар итәчәкбез.

158. Әллә алар үзләренә [үлем һәм газап] фәрештәләре килүен, яки Раббыңның [Кыямәт һәм газап әмеренең] килүен, яки [Дәҗҗалның, Даббәтнең, кояшның көнбатыштан чыгуы кебек] Раббыңның [кыямәт] аятьләреннән кайберләренең килүен көтәләрме? Раббыңның аятьләреннән кайберсе киләсе көнне, элегрәк ышанмаган яки иманында [ихлас һәм тәүбә кебек] бер хәер казанмаган җанга [ул көндәге] иманы файда бирмәячәк. [Расүлем! Ул мөшрикләргә] Әйт: «Сез көтегез, без дә [боларның башыгызга килүен] көтәчәкбез».

159. Һичшиксез, диннәрен бүлгәләгән һәм [бозык дин яки бозык мәзһәб уйлап чыгарып, төрле] фиркаларда булган кешеләр [бар], синең аларга кагылышың юк. Аларның [җәзаландыру] эше – Аллаһка. Соңыннан Ул аларның кылган нәрсәләрен [ачысы белән аларга кайтарачак, яман гамәлләренең чын йөзен] үзләренә хәбәр итәчәк.

160. Кем дә кем [тәүхид кәлимәсе һәм башка игелекле гамәлләр кебек] яхшы бер эш китерсә, [Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән] аңа аның ун тапкыр [савабы] булыр. Кем дә кем [ширек һәм гөнаһлар кебек] начар бернәрсә китерсә, [илаһи гаделлек сәбәпле] шуның күләме кадәр генә җәзаландырылыр. Алар золым күрмәячәкләр.

161. [Расүлем!] Әйт: «Һичшиксез, Раббым мине дөрес юлга, туры бер дингә, [бозыклыкларны ташлап, тулысынча хакка юнәлгән] бер хәниф булган, [сезнең кебек] мөшрикләрдән булмаган Ибраһим [галәйһиссәлам] милләтенә һидаять итте».

162. [Расүлем!] Әйт: «Һичшиксез, минем намазым, [хаҗ һәм корбан кебек бөтен] гыйбадәтләрем, яшәвем һәм үлемем – барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ өчен.

163. Аның һичбер тиңдәше юк. Миңа бу [ихлас] әмер ителде һәм мин – [өммәтемә карата] мөcелманнарның беренчесемен».

164. [Расүлем! Мөшрикләргә] Әйт: «Ул һәрнәрсәнең Раббысы була торып, мин Аллаһтан башка бер Раббы эзлимме әллә? [Гөнаһ кылган] Һәр җан үз зарарына гына кылыр. Һичбер нәфес бүтән берәүнең йөген ташымас. Аннары [үлеп терелгәннән соң] кайтуыгыз Раббыгызга булачак. Ул исә сезгә ихтилаф иткән нәрсәләрегезне [дөресе белән ялгышын тулысынча] хәбәр итәчәк».

165. [И, кешеләр!] Ул сезне җирнең хәлифәләре итүче һәм, сезгә биргән [мал һәм урын кебек] нәрсәләр белән сезне сынау өчен, берәүләрегезне икенчеләрегездән [хөрмәттә һәм байлыкта] дәрәҗәләргә күтәрде. Һичшиксез, синең Раббың – газабын бик тиз бирүче бер Зат. Янә һичшиксез, Ул – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.

 

[1] Аллаһы Тәгалә күкләрне һәм җирләрне яралтканын бәян итү белән Үзенең һәрнәрсәнең бердәнбер яралтучысы икәнлеген дә аңлата. Күк катларының затлары белән төрле булганы, җир катларының бөтене исә туфрак булганлыктан, күкләр – күплек санда, җир исә берлек санда кулланылган. Монда телгә алынган «караңгылыклар» һәм «яктылык» (нур) төрле урыннарда көферлек һәм иман, җәһәннәм һәм җәннәт, наданлык һәм гыйлем, җисемнәр һәм рухлар кебек төрле мәгънәләрдә тәфсир кылынсалар да, имам Сүдди (рәхимәһүллаһ) белдергән «төн караңгылыклары» һәм «көн яктысы» мәгънәсе, бигрәк тә күк һәм җир белән бергә телгә алынуларын исәпкә алганда, акылга ятышлырак.

[2] Аяте кәримәдә балчыктан яралтылганы бәян ителгән зат, асылда, Адәм (галәйһиссәлам) булу белән бергә, бөтен кешелек аның нәселеннән килгәнгә күрә, аяте кәримәдә мөрәҗәгать итү даирәсе гомумиләштерелгән. Ибне Мәсгудтан (радыйаллаһу ганһ) килгән риваятькә караганда, бөтен кешеләр туфрактан яралтылган (Куртуби, 6/363; Сүютый, әд-Дүрр әл-мәнсур, 3/327). Аяте кәримәнең гомуми мәгънәсеннән аңлашылганча, һәр кеше өчен ике әҗәл булачак. Боларның беренчесе – дөньядагы үлем, икенчесе – кыямәт әҗәле. Моннан чыккан мәгънә: «Аллаһы Тәгалә, сезнең фанилыктан күчүегез өчен, бер әҗәл тәкъдир иткән, фәкать кыямәтнең кайчан кубачагын сезгә белдермәгән» шәкелендә булыр. Гәрчә, әҗәле тулы мәгънәсе белән билгеле булмаса да, галәмәтләре һәм гадәти яшь чиге игътибарга алынып, аны чамаларга була, ләкин Кыямәтнең вакытын фәкать Аллаһы Тәгалә генә белә.

[3] Риваятьтән аңлашылганча, Вәлид ибне Мугыйра, Әбү Җәһил һәм Нәдр ибне Харис кебек бер төркем мөшрикләр Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) янында чакта, ул укыган Коръәнгә колак салып тыңлый башлыйлар. Нәдрдан: «Мөхәммәд нәрсә әйтә?» – дип сорагач, ул: «Нәрсә әйткәнен аңламыйм мин аның, иреннәрен селкетеп, минем сезгә борынгы нәселләрнең кыйссаларын сөйләгәнем кебек, элекке өммәтләрнең мифларын сөйли дип уйлыйм», – дип әйтә. Ул, чыннан да, элекке өммәтләр турында бик күп белә һәм сөйли торган була. Шулвакыт араларыннан берсе: «Мин аның кайбер сүзләрен бик дөрес дип беләм», – дигәч, Әбү Җәһил: «Юк!Аның сүзләреннән берсен дә кабул итмә! Үлем безгә моннан җиңелрәк килер», – дип әйтә. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәне иңдерә.

[4] Әкраг ибне Хабис кебек бай кешеләр бер мәртәбә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) янына килеп, Билал һәм Гаммар кебек фәкыйрь мөэминнәрне күргәч, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Безнең өчен аерым бер мәҗлес оештырсаң иде дә, безнең өстенлегебез күренсә иде, чөнки килгән кешеләрнең безне бу коллар белән бергә күрүләреннән оялабыз», – дип әйтәләр. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бу тәкъдимгә уңай карый, ләкин аңардан бу хакта бер язу язып бирүен сорыйлар. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Галине (радыйаллаһу ганһ) бер сәхифә белән янына чакырткач, Җәбраил (галәйһиссәлам) бу аяте кәримәне иңдерде һәм шул көннән соң фәкыйрь сәхабә Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк тезләренә тезләрен терәп утырырлык дәрәҗәдә якын булалар (Ибне Маҗә, Зүһд 1382/2, 4127 №7)

[5] Салим ибне Габдилләһнең атасыннан (радыйаллаһу ганһүм) риваять иткән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай ди: «Гаибнең ачкычлары – бишәү. Болар «Локман» сүрәсенең 34 нче аяте кәримәсендә белдерелгән Кыямәт сәгатенең кайчанлыгы, яңгырны Аллаһ яудырганы, карыннарда ни булганын Ул белгәне, беркемнең дә иртәгә нәрсә казаначагын белмәве, беркемнең дә кайда үләчәген белмәве» (Бохари, Тәфсир: 124, № 4351, 4/1693).

[6] Аять кәримәдә кулланылган «тәвәффи» сүзе (гарәпчәсендә), гореф-гадәткә күрә, үтерү мәгънәсендә булса да, биредә күчерелмә мәгънәдә йоклату күз уңында тотылган, чөнки хисләрне сизү һәм аңлау сәләтләрен алу мәсьәләсендә үлем белән йокы арасында шиксез бәйләнеш бар. Шул сәбәпле, Җабирдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Йокы – үлемнең кардәше, җәннәт әһелләре исә йокламаслар», – дип белдерә (Әбү Нугайм, Хилйәт әл-әүлийа: 7/90). Аллаһы Тәгалә: «Аллаһ җаннарны – үлемнәре вакытында, үлмәгәннәрне исә йокыларында ала. Үлемгә хөкем ителгәннәрне Ул тота, бүтәннәрен исә, үлемнәре билгеләнгән вакытка кадәр, бәдәннәренә җибәрә» («Зүмәр» сүрәсе: 42), – дип әйтеп, бу хакыйкатькә ачыклык кертә. Хәзрәте Галинең (радыйаллаһу ганһ): «Йокы вакытында рух чыга, нурлары исә тәндә кала, менә төшне шуның белән күрә. Йокыдан уянган чакта исә күз ачып йомудан да тизрәк вакыт эчендә рух кире тәнгә кайта» сүзе бу мәсьәләдәге бик күп белемнәргә чыганак булган.

[7] Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) болай дигән: «Аллаһы Тәгаләнең «Аятьләребез хакында юк-бар нәрсә сөйләүчеләрне күргән чагыңда, алардан йөз чөер» аяте кәримәсе иңгәч, мөселманнар: «Мөшрикләр һәрвакыт аятьләрне мыскыл итеп инкярда булгач, ничек без Мәсҗиде Харамда утыра алыйк та, ничек Кәгъбәне тәваф кыла алыйк?» – дип сорадылар. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә шушы аяте кәримәне иңдереп, үзләрен моның ише гөнаһлардан саклаучыларның аятьләр хакында ялганга чумган кешеләрнең гөнаһлары өчен җаваплы булмауларын бәян итте».

[8] Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәдә Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ике сыйфатка ия булган кешеләрне кире кагарга, калдырырга әмер итә. Боларның берсе – диннәрен уен-көлке итүчеләр. Табигый, бу дәгъват ителгән һәм мөкәлләф тотылган Ислам диненең хөкемнәрен мәсхәрәгә калдыру һәм аны мыскыл итү мәгънәсендә килә алган кебек, потларга табыну кебек уен һәм күңел ачу дип санала алган нәрсәләрне дин итү мәгънәсендә дә килә ала. Мәсәлән, имам Дәххактан (рәхимәһуллаһ) бу аяте кәримәнең Корәеш кяферләренең Кәгъбәдәге потларны агачларга терәп, аларга алкалар кидерүләре, муеннарына тәвә кошы йомыркалары асып куюларына карата иңүе риваять ителгән.

[9] Әһле Исламга күрә, Аллаһы Тәгаләнең быргы шәкелендә бер мөгез яралткан булуына һәм вакыты җиткәч, бер фәрештәнең аңа өреп, Кыямәтнең кубуына сәбәп булачагына бернинди шик-шөбһә юк. Шул сәбәпле, бу мәсьәләдә тәэвилләр (тәфсирләр) эзләп маташучылар һәм Гареш, Сират, Мизан кебек хакыйкатьләрне инкяр итүчеләр Коръән сүзләре нинди мәгънәдә килгәнен иң яхшы белгән Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ачык бәяннарына каршы төшкән булырлар.

[10] Ибраһимның (галәйһиссәлам) әтисенең исеме Әзәр булган һәм бу исемне йөрткән кеше аның дәү абыйсы түгел, нәкъ менә атасы булган, дигән караш голәмәнең күпчелеге тарафыннан кабул ителгән. Кайберәүләрнең Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) нәселен ширектән һәм кяферлектән пакь тотар өчен, Әзәрнең Ибраһим (галәйһиссәлам) атасы түгеллеген белдерүләре аятьләргә һәм хәдисләргә каршы килә. Моннан тыш, Әзәрнең кяфер булуы Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) шанына бернинди дә зарар китерми, чөнки Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Җаһилият әһеле зинасыннан бернәрсә дә мине тудырмады. Мине фәкать Ислам никахы кебек бер никах тудырды» (Табәрани, әл-Му’җәм әл-кәбир, № 10812, 10/329; әл-Әүсат, № 4725, 5/366), – дип әйтеп, нәсәбенең пакьлеген, шәригать кысаларыннан тыш мөнәсәбәтләрдән сакланган, дигән мәгънәдә килгәнен аңлаткан. Бу нәсел-нәсәбендә бер мөшрик булмау дигән сүз түгел. Җәлаләйнне аңлатучы Галлямә Савинең (рәхимәһуллаһ) фикеренә таянып, кайбер мөфәссирләр: «Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аталарының ширектән сакланган булуы Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) нуры аларда калгангача дәвам иткән. Ул нур башка берәүгә күчкәннән соң исә, бу саклану бетә алган», – дип әйтеп, мәсьәләгә ачыклык керткәннәр.

[11] «Мәләкүт» сүзе зур милек һәм хакимлек мәгънәсендә килү белән бергә, монда кулланылган мәгънәсе хакында «күкләрнең һәм җирнең идарәсе», «күкләрдә һәм җирдә булган аятьләр», аеруча «кояш, ай һәм йолдызларның, шулай ук тауларның, агачларның һәм диңгезләрнең маһиятләре» кебек фикерләр төрле мөфәссирләр тарафыннан белдерелгән. Моннан чыгып, Аллаһы Тәгалә Ибраһимга (галәйһиссәлам) күкләрдә һәм җирдә бар иткән мәхлукат өстеннән бөек хакимлеген күрсәткән һәм аңа бөтен эшләрнең күренгән һәм күренмәгән якларын аңлаткан. Сүддидән (рәхимәһуллаһ) риваять ителгәнчә, Аллаһы Тәгалә, Ибраһимны (галәйһиссәлам) бер кыя тау өстенә урнаштырып, Гарше Көрсине һәм матди галәмнең иң югары җиренең соңгы ноктасына кадәр бөтен барлыкларны күрсен дип, җиде кат күкләрне, матди галәмнең соңгы ноктасына кадәр җиде кат җирләрне ярып ачкан, шулай итеп, ул бу галәмнәрдә булган ис-акылларга сыймаслык фәүкыльгадә нәрсәләрне күргән, хәтта җәннәттәге урынын һәм җиде кат җирнең астында булган кыяны үз күзләре белән күргән (Табәри, № 13452-55, 5/242; Ибне Әби Хатим, № 7501-502, 4/132)..

[12] Әһле Сөннәт голәмәсе фикеренчә, Аллаһы Тәгалә газаптан коткара торган иманда золымның булмавын шарт итеп куйган. Әгәр иман дип аталган нәрсәнең бер өлеше золымны һәм гөнаһны кире каккан булса, Аллаһы Тәгаләнең иманнан соң бу сүзне китерүе мәгънәсез булыр иде. Димәк, монда телгә алынган золым – теләсә нинди бер гөнаһ түгел, «Локман» сүрәсенең 13 нче аяте кәримәсендә иң олуг гөнаһ буларак белдерелгән ширек һәм кяферлек. Габдуллаһ ибне Мәсгуд (радыйаллаһу ганһ) болай ди: «Иман китерүчеләр һәм иманнарын золым белән бутамаучылар» аяте кәримәсе иңгәч, бу Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләренә бик авырга килде. Шуннан алар: «Я Расүлуллаһ! Кайсыбыз гына үз-үзенә карата гаделсез булмый һәм үз-үзенә золым итми? » – дигәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Бу ул (сез аңлаган кебек гөнаһ мәгънәсендә) түгел. Бу – фәкать ширек. Сез Локманның улына үгет итеп: «И, улым! Аллаһка ширек кушма. Һичшиксез, ширек – иң зур золым», – дигән сүзен ишетмәдегезмени?» – диде (Бохари, Әнбийа:42, № 3246, 3/1262; Мөслим, Иман: 56, № 124, 1/114).

[13] Катадәдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, бу аяте кәримә Мүсәйләмәтүл-Кәззаб һәм Әсвәд Ганси кебек үзләрен пәйгамбәрләр дип игълан иткән кемсәләр хакында иңгән. Бәнү Хәнифә кабиләсеннән булган Мүсәйләмә Йәмамәдә каһинлык итә, үзен пәйгамбәр дип әйтә, Коръәни Кәримгә каршы чыга һәм: «Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бөек эшләр өчен җибәрелде, мин исә вак-төяк эшләр өчен җибәрелдем», – дип әйтә торган була. Бәнү Мүдлиҗ кабиләсеннән булган Әсвәд исә Йәмәндә пәйгамбәрлек дәгъва иткән бер каһин була. Ул Йәмән якларындагы кайбер районнарга һөҗүм итә һәм Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) зәкят җыючыларын аннан куып җибәрә. Мөшрикләрдән Нәдр ибне Харис исә Фарсы иленнән гаҗәм хикәяләрен һәм Рөстәм кыйссаларын, нөсхәләр хәлендә, Мәккәгә алып килә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Коръән укыган чакта элекке кавемнәр турында хәбәр иткәндә: «Теләсәм, мин дә ул сөйләгән нәрсәләргә охшаш нәрсәләр сөйли алам», – дип әйтә торган була.

[14] Бу аяте кәримә Коръәнне мыскыл иткән Вәлид ибне Мугыйра һәм Гас ибне Ваил кебек аяусыз кяферләр хакында иңгән. Алар бер төркем мөшрикләр белән Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килеп: «Син безгә фәрештәләрне күрсәт тә алар синең пәйгамбәрлегеңә шаһитлык итсеннәр, безгә күктән кырык фәрештә күтәргән китап иңдер, безгә кайбер үлеләрне терелт, синең сүзләрең хакмы-ялганмы икәнен алардан сорыйк; Аллаһка дога кыл, без тугры дип таныган ике аксакалыбыз Кусай ибне Киляб белән Җәдган ибне Гамруны терелтсен, алар синең пәйгамбәр икәнеңә шаһит булсыннар; дәгъваңның дөреслеген раслар өчен, Аллаһны һәм фәрештәләрне каршыбызга китер», – дип әйтәләр. Шуннан Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәне иңдереп: «Иман итү минем теләгем белән генә була, юкса, алар фикер йөрткәнчә, теләсәләр инану, теләмәсәләр инанмау алар ихтыярында түгел», – дип әйтә.

[15] Аяте кәримә кайбер кешеләрнең Исламга керү кыйссалары белән бәйле буларак иңгән. Мәсәлән, Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, үле булып та терелтелгән һәм нур бирелгән зат – хәзрәте Хәмзә, караңгылыклар эчендә калганы исә Әбү Җәһел. Бервакыт Әбү Җәһел Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тизәк ата. Хәмзә (радыйаллаһу ганһ) бу вакытта әле иман китермәгән була. Сеңлесе Сафиянең җариясе, ул аудан кайтып барганда, юлына чыга һәм: «Әбү Җәһел җиянеңнең (бертуганыңның улы) башына туфрак сипте, тизәк атты һәм аягы белән муенына басты», – дигәч, Хәмзә (радыйаллаһу ганһ) ярсыган бер хәлдә Әбү Җәһелне эзли башлый. Аны бер җәмәгать эчендә күреп алуга ук, башына сугар өчен, җәясен күтәргәч, теге: «Мөхәммәднең ниләр кылганын күрмисеңме әллә? Безнең акылларыбызны ахмаклык санады, илаһларыбызны кимсетте һәм ата-бабайга каршы төште!» – дигәч, Хәмзә (радыйаллаһу ганһ): «Сездән дә акылсызрак кем бар соң? Сез бит, Аллаһны ташлап, ташларга табынасыз», – дип кәлимәи шаһадәт китерә. Менә шуннан соң шушы аяте кәримә иңә (Вәлиди, № 450, б. 227).

[16] Әбү Җәгъфәрдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Һичшиксез, иман күңелгә кергәч, күңел аңа киңәер һәм ачылыр», – дип әйткәннән соң, менә шушы аяте кәримәне укыган. Шулчак: «Я Расүлуллаһ! Моны (иманның күңелгә керүен) белдерә торган нинди дә булса галәмәт бармы?» – дип сорагач, «Әйе. Бу галәмәт – мәңгелек йорт булган Ахирәткә юнәлү, алдану йорты булган дөньядан ераклашу һәм үлем килмәс борын үлемгә әзерләнү», – дип әйткән (Ибне Әби Шәйбә, әл-Мусаннәф, № 34303, 7/98).

[17] Гыйкримәдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, бу аяте кәримә Рабига һәм Мудар кабиләсеннән кызларын тере килеш күмүчеләр хакында иңгән. Бәни кинанә кабиләсе исә болай итми торган була. Җаһилият дәверендә бу җинаятьне эшләүчеләрдән һәрбере хатынына бер кызын исән калдырачак, икенчесен күмәчәк дигән шарт куйган булалар. Кызны күмү вакыты җиткәч, атасы иртән яки кичен хатыны яныннан киткәндә, аңа: «Әгәр мин кайтканда аны күммәгәнеңне икәнеңне күрсәм, син миңа әниемнең аркасы кебексең», – дип әйтә. Әнисе ул бала өчен туфракта бер чокыр казый, хатын-кыз туган-тумачага хәбәр сала, шуннан тегеләр җыелышып киләләр, баланы кулдан-кулга йөртә торган булалар. Бала яңадан әнисенә килеп җиткәч, ул аны чокырга ташлый һәм туфрак белән күмеп куя торган була (Табәри, № 13953; Сангани; Бәгави). Менә Гамирдан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән: «Тере килеш күмгән хатын һәм ир утта булачаклар» (Әбү Давыд, Сөннәт, 17, № 4717, 2/642) хәдис-шәрифендә кызының күмелүенә шарт куйган ата белән моны кабул итеп раслаган ана күз уңында тотылган.Бу аяте кәримәдә мөшрикләрнең зарар күрәчәкләре белдерелә, йөрәк парәләре булган балаларын югалтулары, Аллаһка яла ягып, үз-үзләренә харам кылган малларыннан зыян күрүләре, потларга хезмәт өчен әрәм итеп, җыелган акчаларын исраф итүләре һәм, ширек кушып, иманнарын югалтулары бу зур зарарга мисал була ала. Исламият тәүге көненнән башлап җаһилият дәверенең начар гадәтләрен юк итәргә тотына, кыз балаларын тере килеш күмү җинаятенең тамырын корытыр өчен, ирләрдән һәм хатыннардан алынган бәйгатьләргә «балаларын үтермәү» маддәсен куя. Димәк, Исламнан алда булган төрле кимсетүгә һәм җинаятькә дучар ителгән хатын-кыз кеше буларак күрелү хөрмәтенә Ислам дине аша гына ирешкән.

[18] Кайберәүләрнең бу аяте кәримәгә ялгыш мәгънә биреп: «Монда әйтелгәннәрдән тыш, Исламда бер харам да юк» рәвешле хөкем бирүләре дөрес түгел, чөнки бүтән кайбер аяте кәримәләрдә һәм бик күп хәдис-шәрифтә башка харамнар да телгә алына. Бу аять ашау-эчү белән бәйле харамнарны – үләксә, аккан кан, дуңгыз ите һәм Аллаһтан башка берәүнең исеме белән чалынган мал буларак дүрт төркемдә чикләгән. Ашау-эчү белән бәйле харамнарның болардан күбрәк булганы һәркемгә мәгълүм. Мәсәлән, шәраб эчү, азык-төлек сату-алуында хасил булган риба һәм кеше табигате нәфрәт тоярлык җирәнгеч нәрсәләрнең харам булуы башка аяте кәримәләрдә белдерелә («Маидә» сүрәсе, 90; «Бәкара» сүрәсе, 275; «Әгъраф» сүрәсе, 157). Ерткыч кошлар белән казык тешле ерткыч хайваннар кебек бик күп җан ияләренең итләрен ашау харамлыгы исә хәдис-шәрифләр белән гамәлгә кертелә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) харам кылган нәрсәләр дә Аллаһы Тәгаләнең харамнары кебек үк санала. Мәсәлән, Микъдам ибне Мәгъди Кәрибәдә (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай ди: «Һичшиксез, Аллаһның Расүле харам иткән нәрсәләр – Аллаһның харам иткәннәре кебек үк. Игътибарлы булыгыз! Миңа Коръән бирелде, аның белән бергә аның охшашы (сөннәт) бирелде. Тиздән карыны тук хәлдә рәхәт эчендә утырган бер кеше: «Сез Коръәнгә карагыз, анда хәләл тапкан нәрсәне хәләл дип кабул итегез, харам тапканыгызны исә харам санагыз», – диячәк. Шуны белегез, йорт ишәкләре белән казык тешле ерткычлар сезгә хәләл түгел. Бу хөкемнәрне Коръәндә таба алмассыз, менә моны мин сезгә әйтәм. Хәләл һәм харам хөкемнәрен Коръәннән алганыгыз кебек, минем хәдисләремнән дә алыгыз» (Әбү Давыд, Сөннәт: 6, № 4604, 2/610; Тирмизи, Гыйлем: 10, № 2664, 5/38). Бу аяте кәримә белән бүтән аяте кәримәләр һәм хәдис-шәрифләр арасында бернинди капма-каршылык булмауны белдергән Табәри һәм Нәсәфи кебек бик күп мөфәссирләр: «Бу аять бераз алдарак телгә алынган сарыклар белән шуларга охшаган дуңгыз кебек зур башлы хайваннар хакында, чөнки аять кәҗә-сарык малын үз-үзләренә тыйган мөшрикләргә җавап максаты белән иңгән. Шуңа күрә: «Бу аятьтә әйтелгәннәрдән гайре, бер харам да тапмыйм», шәкелендә түгел, ә: «И, мөшрикләр! Сез кәҗә-сарыкны тыелган дип санасагыз да, болар миңа харам буларак вәхи ителгән нәрсәләр арасында юк. Мин фәкать үзлегеннән үлгән хайван итен, аккан канны һәм Аллаһтан башка берәүнең исеме белән чалынган, шулай ук сез бик ашарга яраткан дуңгыз итен тыелган дип беләм» рәвешендә аңлашылырга тиеш», – дигәннәр (Табәри, № 14082, 5/378; Хазин; Нәсәфи).

[19] Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәдә шулай дип әйтә: «Аллаһның теләген сылтау итеп, Аңа каршы беркем дә дәлил китерә алмый, чөнки Аның нәрсәнедер теләве ул нәрсәдән разый, дигән мәгънәгә туры килми. Әйе, Ул ялгышмаган, Үзенең мәңгелек гыйлеме белән сезнең ихтыяр һәм кодрәтегезне ширек кылу юнәлешендә кулланачагыгызны белеп, шуңа таянып, сезгә ширекне яратуны теләгән. Һәркемне һидаятькә мәҗбүр итәргә теләсә, әлбәттә, Ул моны эшли алыр иде, әмма ул вакытта сынау хикмәтенең мәгънәсе калмас иде. Ләкин Ул сезнең һәммәгезнең һидаятьне үз ирадәгез, үз иркегез белән сайлап алуыгызны белеп, моны теләгән булса, һичшиксез, барчагызны да һидаятькә ирештерер иде, ләкин моның болай түгеллеген белгәнгә, ягъни берәүләрегезнең – туры юлны, берәүләрегезнең адашуны сайлаячагыгызны белгәнгә күрә, бер кавемнең һидаятен разый буларак теләде, икенче кавемнең адашуын исә разый булмыйча, сынау хикмәтенә нигезләнеп теләде». Бу аяте кәримәдән күренгәнчә, мөшрикләр үз көферлекләрен Аллаһның теләвенә бәйләп акланырга, моны табигый бернәрсә дип күрсәтергә теләгәннәр. Бүген дә кылган начар гамәлләрен моның ише сүзләр белән яклаучылар бар. Аллаһы Тәгаләнең, теләсә, бөтен кешеләр белән җеннәрне фәрештәләр кебек гөнаһсыз итеп яралта алуы – барыбыз да шиксез ышанган бернәрсә. Ләкин, Аның болай итмичә, мөкәлләфләрне гөнаһ һәм савап казануга сәләтле шәкелдә яралтканлыгы, аларга бер өлеш ирадә, ихтыяр биргәнлеге; Үзенең бөтен ирадәсен исә, мәҗбүр итмичә, фәкать сынау булсын, дип аларның теләкләре юнәлешендә кулланганлыгы да – инкяр ителмәслек бер хакыйкать. Шул сәбәпле, Җәбәрия кебек адашкан фиркаларны һәм аларның Аллаһы Тәгаләнең ирадәсенә гаеп атуларын кабул итүчеләр табылмый.

[20] Сәхабә һәм табигыйннарның төрле мөфәссирләре тарафыннан аяте кәримәдә ишарә ителгән «юл» хакында Ислам, Коръән, алдагы ике аяте кәримәдә әйтеп үтелгән әмер һәм тыюлар, бу сүрәдә телгә алынган нәрсәләр, вәхигә иярү, Аллаһы Тәгаләнең диненә ярдәм һәм дошманнарына каршы җиһад кебек бер-берсенә бик якын мәгънәләр белдерелгән. Сәмәркандиның (рәхимәһүллаһ) бәянына караганда, бу юл – әһле Сөннәт вә Җәмәгать юлы. Габдуллаһ ибне Мәсгуд (радыйаллаһу ганһ) бу хакта болай дигән: Бервакыт Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) туры бер сызык сызды да: «Менә бу – Аллаһның туры юлы», – дип әйтте. Шуннан ул сызыкның уңыннан һәм сулыннан тагын сызыклар сызды һәм: «Менә болар – иярмәскә әмер ителгән юллар. Алардан һәрберенең башында шул юлга чакырган бер шайтан булыр», – диде һәм шушы аяте кәримәне укыды (Әхмәд ибне Хәнбәл, әл-Мүснәд, № 4142, 2/132; Ибне Маҗә, Мукаддимә: 1, № 22, 1/6). Башка бер риваятьтән күренгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ул туры сызыкның һәр ике ягына кәкре-бөкре алтышар сызык сызган, аннары бу унике сызыкның һәрберсеннән тагын алтышар сызык сызган: «Минем өммәтем җитмеш өч фиркага аерылачак, бер фиркадан башка барысы да – утта» (Тирмизи, Иман: 18, № 2641, 5/26; Ибне Маҗә, Фитән: 17, № 3992, 2/1322). 151 нче аяте кәримәдән алып, бирегә кадәр булган әмерләр – «ун әмер» дип беленгән васыятьләр, болар – бөтен пәйгамбәрләрнең дә шәригатьләрендә үзгәрмичә калган кагыйдәләр.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире