Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Күкләрдә булганнар һәм җирдә булганнар Аллаһны [барлык кимчелекләрдән ерак тотып] тәсбих итә. Ул – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
2. Ул – әһле китаптан кяфер булганнарны [Гарәп ярымутравыннан Шамга] беренче сөрген өчен йортларыннан чыгаручы. [И, мөселманнар! Аларның көчләрен белгәнегез өчен] Сез алар китәр дип уйламаган идегез, алар исә кальгалары аларны Аллаһтан саклар дип уйлаганнар иде, ләкин Аллаһ [хозурыннан булган газап] аларга һич көтмәгән җирләреннән килде [дә, башлыклары Кәгъб ибне Әшрәфнең сөт кардәше Мөхәммәд ибне Мәсләмә кулы белән үтерелүе моны башлап җибәрде]. Ул аларның йөрәкләренә курку салды. Алар үз өйләрен [мөселманнарга калмасын дип, эчке яктан] үз куллары һәм [тышкы яктан] мөэминнәрнең куллары белән җимерәләр. И, [күңел күзләре] күрә алганнар! [Боларның башына килгәнне яхшылап уйлагыз да, сүз бозу һәм Аллаһтан башкаларга ышануның китергән җимерелүләре мәсьәләсендә] Гыйбрәт алыгыз[1]!
3. Әгәр дә Аллаһ аларга сөрелүне язмаган булса, әлбәттә, аларны дөньяда ук [Курайза уллары башына килгән үтерелү һәм әсирлек кебек башка юллар белән] җәзага дучар итәчәк иде. Ахирәттә дә аларга Ут газабы [әзерләнгән].
4. [Расүлем!] Бу [кяферләр башына килгән бәла] – Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) каршы торганнары өчен. Кем дә кем Аллаһка каршы торса, һичшиксез, Аллаһның газабы бик каты.
5. Хөрмә агачларының кайберләрен кисүегез яки аларны тамырларында басып торган килеш калдыруыгыз [берсе дә сезнең үз башбаштаклыгыгыз түгел] бары Аллаһның рөхсәте белән һәм [Аңа итагатьтән чыккан] фасикъларны рисвай итәр өчен [булды].
6. [Дөньяда яшәү – Раббыларына иман китергән һәм Аңа итагатьле булганнарның хакы, шул сәбәпле, кяферләр хаклары булмыйча яшиләр, шуңа күрә] Аллаһның алардан расүленә [сугышсыз] биргән ганимәтләргә сез атларда яки дөяләрдә юртып бармадыгыз [Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) башка, барыгыз да җәяүләп бардыгыз, димәк, сез аларны сугыш юлы белән яуламадыгыз], ләкин Аллаһ расүлләрен теләгән кемсәләре өстенә җибәрә. Аллаһ һәрнәрсәгә [көче җиткән] кодрәтле.
7. Шәһәрләрнең [кяфер] халкыннан Аллаһ Үзенең расүленә [ганимәт буларак] кайтарган [мал һәм күчемсез милек кебек] нәрсәләр – Аллаһ, пәйгамбәре (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның [нәселдәшлек ягыннан] якыннары, ятимнәр, мескеннәр һәм юлда калганнар өчен. Болар арагыздан байларга бүленеп бирелгән [һәм аларның көченә көч өстәгән нәрсә] булмасын. Расүл сезгә нәрсә бирсә, шуны [кабул итеп] алыгыз, сезне нәрсәдән тыйса, [шуннан] ваз кичегез. Аллаһтан куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһның [пәйгамбәренә каршы килүчеләргә] газабы каты[2]!
8. [Ганимәтләр нахакка] Йортларыннан һәм малларыннан куылган фәкыйрь мөһаҗирләр өчен дә. Алар Аллаһның фазылына һәм ризалыгына омтылалар һәм Аллаһка вә Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ярдәм итәләр. Алар – тугрылар.
9. Моңа кадәр [Мәдинә дигән] йортта яшәгән һәм күңелләренә иманны салган кешеләр үзләренә [Мәккәдән] һиҗрәт кылган кешеләрне [җаннары-тәннәре белән] сөяләр, аларга [мөһаҗирләргә] бирелгән [ганимәт малы кебек] нәрсәләрдән бернинди көнләшү хис итмиләр. Үзләрендә ихтыяҗ булса да, [ашамыйча-ашатып, киенмичә-киендереп] аларны үзләреннән өстен күрәләр. Кем дә кем нәфесенең комсызлыгыннан саклана [һәм Аллаһ юлында сарыф итә], шулар – уңышка [һәм котылуга] ирешүчеләр.
10. Алардан [мөһаҗир һәм әнсарлардан] соң [дөньяга] килгәннәр исә: «И, Раббыбыз! Безне дә, бездән алда иман китерүчеләрне дә ярлыка һәм иман китергән кешеләргә карата күңелләребезгә ачу салма. И, Раббыбыз! Һичшиксез, Син – Аяучан, Рәхимлесең. [Шул сәбәпле догаларыбызны кабул әйлә]», – диләр[3].
11. [Расүлем! Габдуллаһ ибне Үбәй, Вәдига ибне Малик һәм Сүвәйд кебек] Монафикъларның әһле китаптан булган кяфер [Курайза һәм Надыйр уллары] кардәшләренә [кеше җибәреп]: «Әгәр сез [йортларыгыздан] куып чыгарылсагыз, без дә сезнең белән бергә китәчәкбез, сезгә каршы беркемгә дә беркайчан да итагать итмәбез. Әгәр сезнең белән сугышсалар, без сезгә ярдәм итәчәкбез», – дип әйткәннәрен күрмәдеңмени? Аллаһ аларның ялганчы булганлыкларына шаһитлык итә.
12. Әгәр алар [йортларыннан] куып чыгарылсалар, алар белән бергә китмәячәкләр, сугышка керсәләр, [сүзләрен бозып] аларга ярдәм итмәячәкләр, ярдәм итәсе булсалар да, алар артларына борылачаклар, соңыннан аларга ярдәм ителмәячәк.
13. [И, мөселманнар!] Сез – аларның [монафикъларның] күкрәкләрендә [һәм күңелләрендә] Аллаһтан [куркуга караганда] да куркынычрак. Шул сәбәпле алар – [Аллаһның бөеклеген] аңламый торган кешеләр.
14. Алар [яһүдиләр һәм монафикълар беркайчан һәм беркайда да] бергә җыелып сезгә каршы сугышмаслар, ныгытылган шәһәрләрдә яки диварлар артыннан булмаса гына. [Әмма бу аларның көчсезлегеннән һәм куркаклыгыннан түгел, чөнки] Аларның бер-берләренә булган дошманлыгы көчле [ләкин сезнең белән очрашкач, Аллаһ күңелләренә салган курку сәбәпле кул һәм аякларының дәрманы калмый]. [Расүлем!] Син аларны бердәм дип исәплисең, ләкин аларның күңелләре аерым. Бу – аларның акылларын кулланмый торган кешеләр булганы өчен.
15. [Надыйр улларының хәле] Үзләреннән бераз элегрәк эшләре өчен [дөньяда ук] зарарын татыганнарның [Курәйзә улларының] хәле кебек [Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларның кулына корал тота алганнарын үтертте, калганнарын исә әсир итте]. Аларга [Ахирәттә дә] тилмерткеч газап бар.
16. [Монафикъларның кешеләрне алдаудагы хәле] Нәкъ шайтанның хәле шикелле, чөнки ул [мәгарәсендә гыйбадәткә бирелгән Бәрсыйса исемле] кешегә: «[Миңа сәҗдә кылып] Кяфер бул [да, сине коткарачакмын]», – дигән иде. Ул кяфер булгач: «Мин синнән ваз кичәм, чөнки мин галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһтан куркамын», – дигән иде.
17. Аларның икесенең дә ахыры – Утта. Алар анда мәңге калачак. Бу – [ширек кушып, иң зур золым эшләгән] залимнәрнең җәзасы.
18. И, иман китерүчеләр! Аллаһтан куркыгыз һәм [кешеләрнең күбесе гафләт эчендә булса да, һичьюгы бер генә] җан [булса да, үзе яшәгән көннән] иртәгәлек [кебек якын булган Кыямәт көне] өчен элегрәк ни әзерләгәнен карасын! Аллаһтан куркыгыз! Һичшиксез, Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан хәбәрдар.
19. Аллаһны оныткан, шул сәбәпле Ул да аларга үз-үзләрен оныттырган кешеләр кебек булмагыз. Әнә шулар – [Аллаһның итагатеннән чыккан] фасикълар.
20. Ут әһелләре [булу хакын алган кяферләр] белән [иманга һәм тәкъвалыкка ябышып] җәһәннәм әһеле [булуны хак иткән кешеләр] бертигез түгел. Җәннәт әһелләре – уңышка ирешүчеләр.
21. Әгәр дә Без бу [кадәрле әһәмиятле мәсьәләләрне эченә алган] Коръәнне бер тауга иңдергән [һәм аңа да сезгә биргән кебек акыл биргән] булсак, син аны Аллаһтан куркудан буйсынган хәлдә яргаланганын күрер идең. Бу мисалларны Без кешеләргә фикерләсеннәр дип китерәбез.
22. Ул Аллаһ ки, Аннан башка [гыйбадәткә лаек] һичбер илаһ юк. Ул – [бер генә барлыкның да гыйлеме һәм тойгысы ирешә алмаслык] күренмәгәнне дә, [һәркем тарафыннан] күренгәнне дә [дөньяда да, Ахирәттә дә, юкны да, барны да бик яхшы] белүче. Ул – [дөньяда мөэминне, кяферне аермыйча, һәр мәхлугын соң дәрәҗәдә кызганган һәм чын мәгънәсендә нигъмәт биргән] Шәфкатьле, Рәхимле.
23. Ул Аллаһ ки, Аннан башка [гыйбадәткә лаек] һичбер илаһ юк. Ул – [һәрнәрсәнең] Хуҗасы, Кимчелексез, [Үзе барлыкка китергәннәргә] Иминлек һәм тынычлык бирүче, [Үзенең тугрылыклы колларына] Ышаныч һәи иминлек бирүче, Үзенә буйсындыручы, Бөек [Җиңелмәс], [Көч-куәткә ия, бар нәрсә белән дә] Идарә итүче, Чын бөеклеккә бердәнбер ия булучы. Аллаһ аларның ширек кылган нәрсәсеннән [соң дәрәҗәдә пакь һәм] ерак.
24. Ул Аллаһ – [һәрнәрсәне бер хикмәт белән] Барлыкка китерүче, [кимчелекләрсез] Бар итүче, [бар нәрсәгә] калып, рәвеш бирүче. Иң күркәм [мәгънәләрне белдергән] исемнәр дә – Аныкы. Күкләрдә һәм җирдә булучылар Аны [мактап] тәсбих итә. Ул Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
[1] Бу сүрә бер яһүди кабиләсе булган Надыйр уллары хакында иңгән. Алар Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) яклы да, аңа каршы да булмаулары турында килешү төзегәннәр. Бәдер көнендә килгән җиңүдән соң: «Бу – Тәүратта тасвирланган пәйгамбәр», – дигәннәр. Өхед көненең җиңелүеннән соң бу сүзләренә шикләнә башлаганнар һәм вәгъдәләрен бозганнар. Башлыклары Кәгъб ибне Әшрәф кырык атлы белән Мәккәгә барып, Кәгъбә янында Әбү Суфьян белән килешү төзегәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), Мөхәммәд ибне Мәсләмәне җибәреп, аны үтерткән. Шуннан соң Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), гаскәре белән аларның кальгасына барып, егерме бер көн буена камап торган һәм сугыш мәйданы ачарга, янә аларны икътисади яктан хәлсезләндерү өчен хөрмәлекләрен кисеп ташларга әмер иткән. Аллаһ аларның күңелләренә курку салгач, алар солых тәкъдим иткәннәр. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәр өч гаиләнең бер дөя өстенә теләгәннәре кадәр әйбер йөкләп сөргенгә җибәрелүләреннән башка бернигә дә рөхсәт бирмәгән. Шулай итеп, гасырлар буена сөрген күрмәгән бу нәсел Шам якларындагы Әрихага һәм Әзригатка куылганнар. Шулвакыт йортларында кала алмаячакларын аңлагач, тартынып тормыйча, үз куллары белән җимерә алган нәрсәләрен җимергәннәр, икенче тарафтан мөселманнар да сугыш мәйданын киңәйтү һәм аларны кимсетү өчен кальганың тышкы ягын җимергәннәр. Икенче сөрген исә хәзрәте Гомәр (радыйаллаһу ганһү) дәверендә Хәйбәрдән Шамга куылулары булган (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин).
[2] Аллаһка дигән өлеш Кәгъбә һәм бүтән мәчетләрне төзүгә, ремонт ясап торуга кулланыла, пәйгамбәргә дигән өлеш аңа тотарга бирелә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Фәдәк һәм Хәйбәрне Аллаһ өчен фәкыйрьләргә вәкыф иткән, исән чагында – үзе, вафатыннан соң дүрт тугры хәлифә аларны таратуны үз өсләренә алганнар. Туганнар дигәннән, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) нәселе булган Һашим уллары белән Мотталиб улларының фәкыйрьләре күз уңында тотыла. Ятимнәр – атасы булмаган, балигъ яшенә җитмәгән мөселман һәм фәкыйрь балалар. Биш өлешнең калган икесе исә мескеннәргә һәм туган җирендә бай булса да, юлда мохтаҗ хәлгә төшкән кешеләр өчен билгеләнгән. Шулай итеп, алдагы аяте кәримә Мәдинәдән ерак булмаган Надыйр улларының ганимәте хакында булып, аннан файдалануны бары тик Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) гына билгели, бу аяте кәримә исә «Әнфал» сүрәсенең 41 нче аяте кәримәсендә белдерелгәнчә, гомуми мәгънәдә ганимәтләрнең бүленеше турында хәбәр итә. Аяте кәримәдә телгә алынган «пәйгамбәрнең биргән һәм тыйган нәрсәләре» дигәне, аерым алганда, ганимәтләр турында булса да, сәхабәнең һәм голәмәнең уртак фикеренчә, бу хөкем гомуми. Мәсәлән, Ибне Мәсгуд (радыйаллаһу ганһ) тату ясаткан һәм ясалма чәч таккан хатыннарның ләгънәтләнгәне турында Коръәннән дәлил сораган хатынга шушы аяте кәримәне укыган (Бохари, Либас, 80, № 5587; Мөслим, Либас, 33, № 2125). Димәк, хәдис-шәрифләрдәге әмерләрнең һәм тыюларның бөтенесе дә, бу аяте кәримә хөкеменчә, Коръәндә бар (Алуси).
[3] Бу аяте кәримә сәбәпле, голәмә сәхабәләрнең һәммәсен дә сөю һәм яхшылык белән искә алу кирәклеген таныганнар һәм: «Сәхабәләрдән теләсә кайсына карата күңелендә генә булса да кинә һәм нәфрәт йөрткән кеше мөэминнәр белән бәйлә бу һәм моннан алдагы ике аяте кәримәдә санап узылган өч төркемгә керми һәм чын мөселманнар арасында бернинди дә насыйбы юк», – дигәннәр.