Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 58. Әл-Мүҗәәдәлә (Сүз көрәштерү) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. [Расүлем!] Ире хакында синең белән сүз көрәштергән һәм зарын Аллаһка белдергән хатынның сүзен Аллаһ ишетте. Аллаһ һәр икегезнең дә сөйләшүегезне ишетә. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Күрүче[1].

2. Сезнең арагыздан хатыннарын аналарының аркалары кебек дип игълан итүчеләр [дин ягыннан да, акыл ягыннан да] буш һәм ялган сүз әйтәләр. Алар [хатыннар] аларның аналары түгел. Аларның аналары бит аларны тудыручылар гына. [Шуңа күрә харамлык мәсьәләсендә сөт аналары һәм Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыннары кебек Аллаһы Тәгалә билгеләгән хатын-кызлар гына үз аналарына охшатыла ала. Никахланышкан хатыннары – аларның анасы урынында булудан иң ерак барлыклар]. Һичшиксез, Аллаһ – Ярлыкаучы, [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче.

3. Хатыннарын аналарының аркалары кебек дип игълан итүчеләр соңыннан әйткән сүзләреннән кайтучыларга [җенси мөнәсәбәт яки җенес әгъзасына шәһвәт белән карау яисә шәһвәт белән] бер-берләренә кагылуларыннан алда [ирнең] бер кол азат итүе [тиешле]. Моның белән сез [мондый харамнарны бүтән кылмавыгыз өчен] вәгазьләнәсез. Аллаһ ни кылганнарыгыздан хәбәрдар.

4. Кем дә кем [кол азат итү мөмкинлеге] таба алмаса, бер-берләренә кагылганчы, [ир кеше] бер-бер артлы ике ай ураза [тотарга тиеш була]. Ләкин кем дә кем моңа да мөмкинлек таба алмаса, алтмыш мескенне ашату [өстенә төшә]. Бу [хөкемнәрнең аңлатылуы] Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иман китерүегез [һәм җаһилият дәверендәге әшәке гадәтләрегезне калдыруыгыз] өчен [башкарыла]. Болар – Аллаһның [куйган] чикләре. [Боларны кабул итмәгән] Кяферләр өчен тилмерткеч газап бар.

5. Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дошманлык кылучылар алардан алдагы [дин дошманы булган] кешеләр рисвай ителгән кебек, болар да рисвай ителделәр. Без [илчебезнең хаклыгын күрсәткән] ап-ачык аятьләр иңдергән идек. Инкяр итүчеләргә каты газап бар.

6. Аллаһ аларның барысын да терелтәсе һәм кылган [начар] нәрсәләрен аларга [берәм-берәм] хәбәр итәсе [куркыныч] көнне [аларга аңлат]. Аллаһ аны [гамәлләрен] санады, алар исә аны оныттылар. Аллаһ – һәрнәрсәгә шаһит.

7. [Расүлем!] Күрмәдеңме, Аллаһ күкләрдә булганнарны һәм җирдә булганнарны белә. Ул [гыйлеме, ишетүе, күрүе белән аларның] дүртенчеләре булмый торып, өч кешенең яшерен сөйләшүе [дигән бернәрсә] булмый, яки Ул [Аллаһ] алтынчылары [буларак яннарында] булмый торып, биш кешенең дә [яшерен сөйләшүе] булмый. Моннан азрак [булган ике кешенең бер-берсе белән яшерен сөйләшүе, яки бер генә кешенең нәфесе белән сөйләшүе] һәм [алты яки тагын да] күбрәк [кешенең пышылдашуы һич] булмый, кайда гына булсалар да, Ул [гыйлеме белән] алар белән бергә була. Шуннан соң, Кыямәт көнендә Ул аларга [дөньяда чакта] кылган [начар] нәрсәләрен хәбәр итәчәк. Һичшиксез, Аллаһ [колларының серләренә кадәр] һәрнәрсәне [бик яхшы] белә.

8. Яшерен сөйләшү тыелганнарны [яһүди һәм монафикъларны] күрмәдеңме? Алар үзләренә тыелган нәрсәгә кабат кайталар һәм [ялган кебек бер] гөнаһ белән, [мөселманнарга] дошманлык белән, Расүлгә, (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) буйсынмау белән [бәйле җыелышлар ясап] яшерен сөйләшәләр. Әмма сиңа килгән вакытларында, Аллаһ сине сәламләмәгән бернәрсә белән сиңа саулык телиләр. Үз араларында исә: «Без сөйләгән нәрсәләр сәбәпле, нишләп Аллаһка безгә җәза бирмәскә!? – диләр. Аларга җәһәннәм җитә, [тулысынча] аңа керәчәкләр. Ул – нинди яман бару урыны[2]!

9. И, иман китерүчеләр! Яшерен сөйләшкән вакытыгызда, гөнаһ белән, дошманлык белән һәм Расүлгә буйсынмау белән [бәйле мәсьәләләр турында] пышылдашмагыз. Игелек белән һәм тәкъвалык белән пышылдашыгыз. [Һәр эштә] Аллаһтан куркыгыз ки, сез Аңа җыелачаксыз.

10. [Гөнаһ һәм золым мәсьәләсендәге] Яшерен сөйләшү – иман китергән кешеләрне кайгыга салыр өчен шайтаннан [килгән нәрсә]. Әмма Аллаһның теләге белән булмаса, ул [шайтан] аларга берни белән дә зарар китерә алмый. Иман китерүчеләр Аллаһка гына тәвәккәл кылсын [да, аларның яшерен-ачык һичбер сөйләшүләренә алданмасын].

11. И, иман китерүчеләр! Сезгә: «[Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сохбәт] мәҗлесләрдә [этеш-төртеш аркасында бер-берләрегезгә урын ачып] Киңәя төшегез!» – диелгәч, киңәя төшегез ки, Аллаһ та сезгә иркенлек бирер. [Пәйгамбәр мәҗлесенә килүчеләрнең артуы сәбәпле:] «Торыгыз!» – диелгәч исә, [һич каршы дәшмичә] торып басыгыз ки, Аллаһ та арагыздан иман китергәннәрне һәм гыйлем бирелгән кешеләрне дәрәҗә ягыннан күтәрер. Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан хәбәрдар.

12. И, иман китерүчеләр! Расүл (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән яшерен сөйләшкән чагыгызда, ул яшерен сөйләшүегезнең алдыннан [фәкыйрьләргә] садака бирегез. Бу сезнең өчен [саранлыктан] яхшырак һәм [малга хирыслык кебек гөнаһлардан] чистарак. Әмма әгәр дә [бирергә берни дә] таба алмасагыз, һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.

13. [И, мөмкинлек ияләре!] Яшерен сөйләшүләрегез алдыннан садакалар бирүегездән [нишләп баш тарттыгыз, әллә шайтанның фәкыйрьлек белән куркытуына алданып] курыктыгызмы? Әгәр дә инде [моны] эшләмәдегез икән, Аллаһ [бу хактагы] тәүбәгезне дә кабул иткән икән, [фарыз] намаз укыгыз, зәкят бирегез һәм [һәр мәсьәләдә] Аллаһка да, Аның расүленә дә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) буйсыныгыз. Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан хәбәрдар.

14. [Расүлем!] Аллаһ ачуланган кешеләрне дус итүчеләрне [монафикъларны] күрмәдеңмени? [И, мөэминнәр!] Алар сездән дә түгелләр, алардан да түгелләр. Алар, белә торып, [«мөселманмын» дип] ялган ант бирәләр.

15. Аллаһ аларга каты газап әзерләде. Һичшиксез, алар кылган нәрсәләр нинди яман!

16. Алар антларын бер калкан иттеләр, шул сәбәпле Аллаһның юлыннан тайпылдырдылар. Алар өчен хурлыклы газап бар.

17. Маллары да, балалары да Аллаһтан [Аның газабыннан] бернәрсәне дә алардан ераклаштырмаячак. Алар – Ут әһелләре. Алар анда мәңге калачаклар.

18. Аллаһ аларны барысын бергә терелтәсе [куркыныч] көнне ки, [бүген] сезгә [«мөселманбыз» дип алдап] ант иткәннәре кебек, [ул көнне дә: «Раббыбыз булган Аллаһ белән ант итәбез, без мөшрикләр түгел идек», – дип] Аңа да ант итәчәкләр. Алар [Ахирәттә бирәчәк ялган антлары белән] үзләренә ярдәм итәрләр дип санаячаклар. Һичшиксез, алар – [һәрнәрсәне белгән Затның хозурында хәтта ялган сөйләргә батырчылык итәрлек хәлгә җиткән] ялганчылар.

19. Шайтан аларны яулап алды һәм Аллаһның зикере турында оныттырды. Алар – шайтанның фиркасы. Һичшиксез, шайтанның тарафдарлары – [чиксез нигъмәт урынына мәңгелек газапны сайлап] зарар күрүчеләр.

20. Аллаһка һәм Аның расүленә дошман булган кешеләр кимсетелгәннәр арасында.

21. Аллаһ [әзәлдән бирле карар биреп, соңыннан Ләүхелмәхфүзгә]: «Тулысынча Мин җиңәчәкмен, расүлләрем дә! [Әмма аларның бу җиңүе я дәлил һәм кылыч белән, я икесеннән берсе белән гамәлгә ашачак]», – дип язды. Һичшиксез, Аллаһ – Иң көчле, Бөек [Җиңелмәс].

22. Аллаһка һәм Соңгы көнгә иман китергән кешеләрне – Аллаһка һәм Аның пәйгамбәренә дошман булган кешеләрне дус иткән хәлдә тапмассың, хәтта ки алар, аларның аталары яки уллары, яки кардәшләре, яки ырулары булса да. Аларның йөрәкләренә Ул иманны язды [аны нык итте] һәм аларны Үзеннән бер рух [булган һәм җаннарының җаны урынында торган иман һәм Коръән нуры] белән куәтләндерде. Ул аларны [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар агып торган җәннәтләргә кертәчәк, һәм алар анда мәңге калачак. Аллаһ алардан разый, алар исә Аннан [Ул вәгъдә иткән әҗер-саваплардан] разый. Алар – Аллаһның тарафдарлары. Әйе, Аллаһның тарафдарлары, һичшиксез, [ике җиһан бәхетен казаначак] уңышка ирешүчеләр.

[1] Гаүс ибне Самитның хатыны Хәүлә бинте Сәгъләбә (радыйаллаһу ганһүмә) Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килеп, иренең аңа әйткән: «Син миңа анамның аркасы кебек», – дигән сүзе хакында фәтва сораган. Атап әйткәндә, картлык сәбәпле бераз холкы бозылган ире беркөн аның янына кереп, аңардан нәрсәдер сораган, ул сораган нәрсә булмагач, ачуыннан шушы сүзләрне әйткән булган. Җаһилият дәверендә берәр кеше, хатынын әнисенә яисә берәр мәхрәм хатынга охшатып, мондый сүзләрне әйтсә, үзенә харам кыла торган була. Зиһар дип аталган бу мөгамәлә Исламда беренче мәртәбә булган. Ире шундук кылган гамәленә үкенеп, аны янына чакырса да, ул ант белән: «Син бу сүзне әйткәч, Аллаһ һәм Аның расүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) безнең хакта хөкем бирми торып, миңа кагыла алмассың», – дип, аны кире каккан. Шуннан соң Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килеп, иренең аны яшь чагында хатын итеп алганын, картаеп бала-чагасы күбәйгәннән соң аны анасы урынына куеп, сүз әйткәнен аңлатып биргән һәм яңадан бергә яшәп китү өчен рөхсәт сораган. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Моңа кадәр миңа синең хакта бернәрсә дә әмер ителмәде, ләкин мин син аңа харамсыңдыр дип уйлыйм», – дип әйткәч, ул хатын, иренең аңа талак бирү сүзен кулланмаганын әйтеп, кабат-кабат бу хакта сүз көрәштерергә керешкәннән соң башын күккә күтәреп: «И, Аллаһ! Ялгызлыгымның авырлыгыннан Сиңа зарланам. Минем кечкенә балаларым да бар. Аларны аңа бирсәм, ятим калырлар, мин алсам, ач калырлар», – дип, хәлен Аллаһы Тәгаләгә әйтеп бетерер-бетермәс, булган урыныннан китеп тә өлгермәс борын, аның хакында шушы аяте кәримә иңгән. Шуннан соң Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «И, Хәүлә! Сөенеч сиңа!» – дигән. Ул: «Хәерле булсын!» – дигәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа бу аятьләрне укыган. Бу турыда шулай ук «Әхзәб» сүрәсенең 4 нче аятенә сылтаманы карагыз.

[2] Яһүдиләр белән монафикълар, мөэминнәрне күргән чакта, үзара пышылдашып ала һәм бер-берләренә күз кысыша торган булганнар. Моның белән мөселманнарга газага чыккан якыннарының җиңелгәнен яки шәһит ителгәнен тойдырып, аларның ачуларын китерүне максат иткән булалар. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларның бу кыланышларын тыйса да, алар кабат шуны эшләгәнгә, алдагы аяте кәримә белән мөэминнәргә болай итү катгый тыелган.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире