Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Күкләрдә һәм җирдә булган һәрнәрсә Аллаһны [барлык кимчелекләрдән ерак тотып] тәсбих итә. Ул – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
2. Күкләрнең һәм җирнең мөлке [һәм хакимияте] Аныкы гына. Ул терелтә дә, җан да ала. Ул һәрнәрсәгә кодрәтле.
3. Ул – Башлангычы да булмаган, Ахыры булмаган, Ачыктан-ачык, Барлыгы шиксез булучы, Яшерен [бу дөньяда күренмәс]. Ул һәрнәрсәне [бик яхшы] белүче.
4. Ул күкләр белән җирне һәм алар арасындагыларны алты көндә яралтты, шуннан соң [ниндидер бер урынга урнашудан пакь буларак, Затына килешкән шәкелдә] Гарешкә истива кылды. Ул җир эченә кергән нәрсәләрне дә, аннан чыккан [үсемлекләр, чишмәләр кебек] нәрсәләрне дә, күктән иңгән [яңгыр, китаплар, тәкъдирләр кебек] нәрсәләрне дә һәм аңа күтәрелгән [томаннар, фәрештәләр, догалар кебек] нәрсәләрне дә белә. Кайда гына булсагыз да, [гомуми мәгънәдә – гыйлеме һәм кодрәте белән, хосусый мәгънәдә – Үзенең рәхмәте белән] Ул сезнең белән бергә. Аллаһ сезнең ни кылганнарыгызны күрә.
5. Күкләрнең һәм җирнең мөлке Аныкы гына. Бөтен эшләр Аллаһка гына кайтарылачак.
6. Ул [көнне озайтып, төнне кыскартып] төнне көнгә кертә, көнне төнгә кертә. Ул күкрәкләрдә булган нәрсәне белә.
7. [И, мөшрикләр!] Аллаһка да, Аның расүленә дә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иман китерегез һәм Аның сезне [үзегезгә бирелгәннәрдән] хәлифә кылган нәрсәләреннән [Аның юлында] сарыф итегез. Арагыздан иман китергән һәм [Безнең юлыбызда] сарыф иткәннәргә олы әҗер [әзерләп куелган].
8. Ни булды сезгә? Нишләп [һаман] Аллаһка иман китермисез? Расүл (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сезгә, Раббыгызга инаныгыз, дип дәгъват кыла. Ул [Раббыгыз, иман казандыра торган моның кадәр дәлилләрне уртага куеп, рухлар галәмендә һәм дөньяда Үзенә иман китерәчәгегезгә] вәгъдә алды. Әгәр дә [тиешле нәрсәләргә] ышанган кешеләр булсагыз.
9. Ул – сезне караңгылыклардан [иман дигән] нурга чыгуыгыз өчен колына ап-ачык аятьләр иңдерә. Һичшиксез, Аллаһ сезгә карата Аяучан, Рәхимле.
10. Ни булды сезгә? Нишләп Аллаһ юлында сарыф итмисез? Хәлбуки [сездә үтергәненнән соң калдырачак малларыгызны да исәпкә алып] күкләрнең һәм җирнең мирасы Аллаһныкы гына бит! [Мәккәне алгач килгән байлыктан соң] Арагыздан [ярдәм иткән һәм җиһад кылучылар белән] җиңүдән алда [Ислам әһеле зәгыйфь һәм ярдәмгә мохтаҗ хәлдә чакта] сарыф иткән һәм сугышкан кешеләр бертигез түгел. Болар, соңыннан сарыф иткәннәрдән һәм сугышканнардан, дәрәҗә ягыннан өстенрәк. Аллаһ [дәрәҗә аермасына карамастан] һәммәсенә савапны [булган җәннәт әҗерләренә ирешү] вәгъдә итте. Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан хәбәрдар.
11. Кем дә кем Аллаһка бурычка [бурыч сораучыга рибасыз акча бирү кебек] яхшы нәрсә биреп тора, Ул аңа аны кат-кат арттыра. Аңа зур әҗер булачак.
12. [Расүлем!] Иман китергән ирләр белән иман китергән хатыннарны [йөгергән чакларында] нурлары [да] алларында һәм уң якларында йөгергәнен күрәсе көнне [яхшы бел]. «[Агачлары һәм сарайлары] Асларыннан елгалар аккан җәннәтләргә бүген сөенегез. Сез анда мәңге калачаксыз. Бу [сез ия булган нур һәм сез керәсе җәннәтләр] бөек котылу»[диячәкләр].
13. Монафикъ ирләр белән монафикъ хатыннарның иман китергәннәргә: «Безне дә көтегез дә, нурыгыздан бераз гына алыйк!» – диячәкләре [дәһшәтле] көнне [һич хәтереңнән чыгарма, мөэминнәрдән аларга]: «Кире кайтыгыз [дөньяга] һәм бер нур [казандыра торган иманны, изге гамәлләрне анда] эзләгез!» – дип әйтеләчәк. Алар арасына бер койма коелган ки, аның бер капкасы бар [һәм җәннәт әһеле шуннан җәннәт тарафына үтәчәк]. Аның [җәннәткә караган] эчке ягы – рәхмәт, тышкы ягы – [җәһәннәмдәге] газап.
14. Алар [монафикълар] аларга дәшәрләр: «Без сезнең белән бергә түгел идекмени?» Алар әйттеләр: «Әйе! Ләкин сез [икейөзлелек кылып] үз-үзләрегезне ымсындырдыгыз, [мөэминнәргә начарлык килүне] көттегез, [дини мәсьәләләрдә] шөбһәгә төштегез, һәм [Исламның зәгыйфләнүен өмет итеп] буш хыяллар сезне алдады, алдаучы [шайтан] исә Аллаһ турында алдады. Ниһаять, Аллаһның [үлем] әмере [кинәт башыгызга] килде [дә сезне бүген төшкән һәлакәтегезгә сөйрәде].
15. Бүген сездән дә, [ап-ачык] кяфер булганнардан да [газаптан коткару өчен] фидия алынмаячак. Сыеныр урыныгыз – Ут! Сезгә иң килешкән урын да – ул гына. Ул нинди яман барасы урын!»
16. Иман китерүчеләрнең Аллаһны искә алганда һәм [Коръән аятьләреннән] иңгән хакка карата күңелләре йомшаруының һәм элек [Тәүрат һәм Инҗил кебек] китап бирелгән кешеләр кебек булмауларының вакыты җитмәдеме? Югыйсә аларга вакыт озын булып тоелды, һәм күңелләрен катырды. Аларның күбесе [үз китапларын да читкә ташлаган һәм дин чикләреннән ашкан] фасикъ кешеләр.
17. Белегез, һичшиксез, Аллаһ туфракны үлгәненнән соң терелтә. Без сезгә аятьләрне аңлаткан идек инде. Бәлки, сез акылыгызны кулланырсыз!
18. Садака биргән ирләр белән садака биргән хатыннар [Безнең юлыбызда хак ияләренә ярдәм иттеләр һәм Безнең ризалыгыбыз өчен чын күңелдән дини хезмәтләргә ярдәмче буларак яки әҗәткә сораучыларга рибасыз акча биреп] Аллаһка күркәм бурыч бирделәр. Һичшиксез, аларга [саваплары] арттырылачак. Алар өчен [җәннәт кебек] мул әҗер [әзерләнгән].
19. Аллаһка һәм Аның расүлләренә иман китерүчеләр – алар Раббылары хозурында тугрылар һәм шәһитләр [дәрәҗәсендә булган кешеләр]. [Дөньяда аларга вәгъдә ителгән] Әҗерләре һәм нурлары – аларга [әзерләп куелган]. Әмма кяфер булган һәм Безнең аятьләребезне ялган дип санаганнар – Ут әһелләре.
20. [И, дөнья нигъмәтләренә кызыккан, Ахирәт өчен тырышуга илтифат итмәгән колларым!] Белегез, дөнья тормышы – [балаларның уеннары кебек] бер уен, [яшьләрнең күңел ачуы кебек] бер күңел ачу, [кыска вакыт эчендә бетә торган матурлыклар кебек] бер зиннәт, [өлкәннәрнең бер-берләренә уйламыйча сүз ычкындырганы кебек] арагызда мактанышу һәм [сәүдәгәрләрнең мал арттырырга тырышып та, үзләренең гомерләре эчендә файдаланып өлгермәгән] маллар белән балаларның күплегендә ярышу. [Менә бөтен болар] Яңгыр шикелле ки, аңардан соң игенчеләрне үсемлекләр хәйран калдыра, ләкин шуннан соң алар корый, шуннан соң син аларны [җимешле чорыннан соң] сап-сары бер хәлдә күрерсең, шуннан соң [кулга алган чакта] таралып торган салам вагына әйләнә. [Ахирәткә игътибар итмәгән кешеләр өчен] Ахирәттә исә каты газап бар, һәм [дөньяга авышмыйча, Ахирәтне сайлаганнар өчен] Аллаһтан мәгъфирәт һәм ризалык бар. Дөнья тормышы алдый торган бер файдалану гына.
21. Раббыгыздан мәгъфирәткә һәм [бер мөселманга бирелгән урынының] иңе [генә дә] күк белән җирнең иңе кебек булган җәннәткә ашыгыгыз. Ул [җәннәт] Аллаһка һәм расүлләренә иман китергән [мөэмин] кешеләр өчен [хәзердән] әзерләп куелган. Бу – Аллаһның юмартлыгы, Ул аны теләгәненә бирер. Аллаһ – олы юмартлык Иясе.
22. Җирдә [кытлык, кыйммәтчелек кебек афәтләр] дә, үзегездә [авыру һәм фәкыйрьлек кебек] булган һәр бәла, Без аны барлыкка китергәнче үк, [Ләүхелмәхфүз кебек] китапта [теркәлеп] язып куелган. Һичшиксез, бу Аллаһ өчен бик җиңел.
23. [Һәрнәрсә үз тәкъдире белән булганын сезгә белдерелү] Сездән үтеп киткәннәргә [дөнья мөмкинлекләренә] кайгырмавыгыз, Аның сезгә биргән [нигъмәт тулы] нәрсәләренә [азыныр дәрәҗәдә] сөенмәвегез өчен [эшләнде, чөнки һәрнәрсәнең тәкъдир белән булганын белүегез һәр кыенлыкта сезгә юаныч бирәчәк]. Аллаһ мактанчык тәкәбберне сөйми.
24. Һәм саранланган вә саранлануны әмер иткән [һавалы] кешеләрне [сөйми]. Кем дә кем [Аллаһның әмер һәм тыюларына иярүдән] йөз чөерә, Аллаһ бит – [беркемнең дә ярдәменә мохтаҗ булмаучы] Бай, Мактауга лаеклы.
25. Без расүлләребезне ап-ачык дәлилләр белән җибәрдек һәм алар белән бергә китапларны һәм кешеләр гаделлектә торсыннар өчен мизанны иңдердек. Тимерне дә [яралтылу хөкеме белән күктән] Без иңдердек [һәм аны мәгъдәннәрдән чыгару юлын да сезгә өйрәттек], аңарда [уттан башка берни белән дә йомшарта алмаган] зур куәт һәм кешеләр [бөтен эшчәнлекләрендә кулланулары] өчен файдалар бар. Бу Аллаһның [тимердән ясалган сугыш коралларын Аллаһ дошманнары белән җиһад юлында кулланып] Аңа һәм расүлләренә [аларны] күрмичә ярдәм итәчәк кешене [һәркемгә] белүе өчен. Һичшиксез, Аллаһ – Иң көчле, Бөек [Җиңелмәс].
26. Без Нухны һәм Ибраһимны [галәйһимәссәләм] пәйгамбәр буларак кавемнәренә] җибәргән идек. Пәйгамбәрлекне һәм китапларны да икесенең нәселенә бирдек. Алардан һидаять тапканнар бар, ләкин араларыннан күбесе – [туры юлдан язган] фасикълар.
27. Шуннан соң аларның эзләреннән үк илчеләребезне җибәрдек. Мәрьям [радыйаллаһу ганһа] улы Гайсәне дә [галәйһиссәлам] алар артыннан җибәрдек. Аңа Без Инҗилне бирдек һәм аңа ияргәннәрнең күңелләрендә [кешеләрдән начарлыкларны ераклаштыруга юнәлгән] мәрхәмәт һәм кызгану [хисе] барлыкка китердек. Раһиблыкны исә алар уйлап чыгардылар. Без аны аларга фарыз кылмадык, бары тик Аллаһның ризалыгын казану өчен. Ләкин [биргән сүзне боздылар да] тиеш булганча аны үтәмәделәр. Һәм Без алар [Гайсәнең [галәйһиссәлам] өммәте икәнлекләрен дәгъвалаганнар] арасыннан иман китергән кешеләргә әҗерләрен бирдек. Алардан күбесе исә – [үз пәйгамбәрләренә итагать даирәсеннән чыккан] фасикълар.
28. И, [элекке пәйгамбәрләргә] иман китерүчеләр! Аллаһтан куркыгыз һәм Аның [соңгы итеп җибәрелгән Мөхәммәд исемле] расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иман итегез. [Элекке пәйгамбәрләргә дә, бу соңгы пәйгамбәрләргә дә иман китергәнегез өчен] Ул сезгә рәхмәтеннән ике насыйп бирер, сезгә [дөньяда да, Кыямәт көнендә дә яктысы астында] йөрергә нур бирер һәм сезне ярлыкар. Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
29. Әһле китап [соңгы пәйгамбәргә һәм китапка ышанмаган очракта әҗерләре бөтенләй бушка булачак, үз китапларына ышанмаган очракта да аларга бер файдасы да булмаячак һәм бу хәлдә] алар Аллаһның фазылыннан бернәрсәгә көчләре җитмәячәген, фазылның бөтенесе Аллаһның фәрманында булганын, һәм Ул аны теләгәннәренә биргәнен белсен өчен [бирде]. Аллаһ – олуг фазыл Иясе.