Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Тулысынча булачак Кыямәт] Вакыйга килеп җиткәч.
2. Аның җитүен [Аллаһка карата] ялган [уйлап чыгарып, Кыямәтнең буласы юк] дип беркем саный алмаячак.
3. [Кыямәт дөньяда тәккәбберләнгән бер төркем кешеләрне] Кимсетә, [нахакка түбәнсетелгән бер төркем кешеләрне исә] күтәрә.
4. Җир бер селкенү белән тетрәгәч.
5. Таулар вак-вак кисәкләргә теткәләнгәч.
6. Шул сәбәпле алар чәчелгән тузанга әйләнгәч.
7. [И, кешеләр!] Сез өч сыйныфка бүленгәч[2].
8. Уң як әһелләре. Кемнәр соң ул уң як әһелләре?
9. [Дәфтәрләрен сул якларыннан аласы булган] Сул як әһелләре. Кемнәр соң ул сул як әһелләре?
10. [Һиҗрәт, намаз, һәм тәүбә кебек хәерле гамәлләрдә] Алга чыгучылар – [Аллаһның рәхмәтенә] алга чыгучылар.
11. Алар [илаһи хозурга] якынайтылганнар.
12. Нәгыйм җәннәтләрендә [урнаштырылачаклар].
13. [Болар] Әүвәлгеләрдән зур бер җәмәгать.
14. Соңгылардан исә аз.
15. [Алтын кебек җәүһәрләр белән] Чигелгән диваннар өсләрендә.
16. Кара-каршы һәм шуларга таянып.
17. Мәңге яшь яшүсмерләр [хезмәт күрсәтеп] алар тирәсендә әйләнеп йөриячәк.
18. [Елгадан аккан] Шәраблы чүмеч, кувшин һәм касәләр белән.
19. Аңардан баш та авыртмый, исермиләр дә.
20. [Хезмәтчеләр] Алар сайлаган [төрле-төрле] җиләк-җимешләр белән [алар тирәсендә йөриячәкләр].
21. Янә җаннары теләгән кош итләре белән [сыйлап торачаклар].
22. Зур һәм кара күзле хатыннар да [тирәләрендә йөриячәк].
23. Саклаулы энҗе шикеллеләр.
24. Алар кылган нәрсәләр өчен әҗер буларак.
25. Алар анда буш сүз дә, берәр гөнаһта гаепләү дә ишетмәячәкләр.
26. Тик «Сәлам! Сәлам!» сүзләрен генә [ишетәчәкләр].
27. [Дәфтәрләрен уң якларыннан аласы булган] Уң як әһелләре. Кемнәр соң ул уң як әһелләре?
28. [Аллаһ тарафыннан] Чәнечкеләре алынган [һәрбер чәнечке урынына төрле-төрле тәмнәрдә һәм төсләрдә җимешләр куелган] сидрә [ягъни гарәбстан чиясе] агачлары арасында.
29. Җимешләре аска салынып торган бананнар [арасында].
30. [Ат белән баручы йөз елда да үтә алмаслык] Сузылган күләгә.
31. [Теләгәннәре саен бер интегүсез теләсә кая] Аккан сулар.
32. Һәм төрле-төрле бик күп җимешләр.
33. Бетми торган һәм [нинди дә булса юл белән] тыелмаган.
34. [Биш йөз еллык арага] Күтәрелгән ятаклар [өстендә хуриләр белән бергәләр].
35. Без аларны [бер ата-анадан туу турында сүз дә күтәрмичә] юктан бар итү белән барлыкка китердек.
36. Аларны [алар белән никадәр генә якынлык кылынса да] гыйффәтле иттек.
37. [Ирләренә] Гашыйк булган [сөйкемле, назлы һәм барысы да утыз өч яшьлек] яшьтәшләр.
38. [Боларны] Уң як әһелләре өчен [яралттык].
39. [Алар] Әүвәлгеләрдән зур бер җәмәгать.
40. Соңгылардан да зур җәмәгать.
41. [Дәфтәрләрен сул кулларына аласы булган] Сул як әһелләре. Кемнәр соң ул сул як әһелләре?
42. [Күзәнәкләрнең эченә кадәр үтеп керерлек кайнар] Сәмум җиле һәм кайнаган су эчендәләр.
43. Һәм кап-кара төтен күләгәсендә.
44. [Ул күләгә] Салкынча да, рәхәт тә түгел.
45. Һичшиксез, алар моңа кадәр мул нигъмәтләргә ия кешеләр иде.
46. Олуг гөнаһта алар үҗәтлек күрсәттеләр.
47. Алар әйтәләр иде: «Без үлгәнебездән соң туфрак һәм [черегән] сөякләргә әверелгәч, терелтеләчәкбезме әллә?
48. Әүвәлге аталарыбыз дамы [терелтеләчәк]?»
49. Әйт: «[Сез һәм аталарыгыз гына түгел] Иң әүвәлгеләр һәм иң соңгылар [һәммәсе].
50. [Терелтелүләреннән соң дөньяның ахыры булган] Билгеле көннең билгеле вакытына тупланачаклар».
51. Шуннан соң, и адашканнар һәм ялганчылар, сез.
52. [Җәһәннәмгә керер-кермәс] Зәкъкум агачыннан ашый башлаячаксыз.
53. [Коточкыч ачлык сәбәпле мәҗбүри] Аның белән карыннарны тутырачаксыз.
54. Аның артыннан кайнар су эчәчәксез.
55. Һәм [чамасыз] сусаган дөяләр эчкән кебек эчәчәксез.
56. Җәза көненең сые аларга шушы булачак.
57. Сезне Без яралттык, шулай булгач нишләп [сезне терелтеләчәк көчкә ия булганыбызны] танымыйсыз? [Юктан бар итәргә кодрәте җиткәннең кабат терелтергә ничек көче җитмәсен?]
58. Мәни буларак [аналыкларга] атып чыгарган нәрсәне күрдегезме?
59. Аны [бөтен әгъзалары үз урынында булган бер кеше итеп] сез бар итәсезме, әллә Без бар итәбезме?
60. Арагызда үлемне Без тәкъдир иттек. Без [Аллаһы Тәгалә] – һич [кем дә булса тарафыннан] узып кителгәннәрдән түгелбез [Безне узып, үлемне кичектерү булмас].
61. [Сезне юк итеп] Охшашларыгызны сезнең урынга китерүдән һәм сезне [кеше сурәтләре арасында] сез белмәгән [һәм һич күнекмәгән маймыл һәм дуңгыз шәкелләре кебек] нәрсәләр эчендә яңадан яралтуыбыздан [гаҗиз калмаячакбыз].
62. Сез бит тәүге [мәртәбә мәни хәленнән башлап бер рәвештән икенче рәвешкә күчкән] яралтуны беләсез. Шулай булгач, нишләп фикерләмисез?
63. [Орлыкларын] Иккән нәрсәләрегезне күрдегезме?
64. Аны сез үстерәсезме, әллә аны үстерүчеләр Безме?
65. Әгәр дә теләгән булсак, аны корыган чүп-чар итәр идек тә, шул сәбәпле сез [шул манзарага карап] шакката башлар идегез.
66. [Бер яктан сез әйтәсез:] «Без [ризыгыбыз киметелеп] һәлакәткә дучар ителгән кешеләрбез.
67. Җитмәсә, без [ризыктан тәмам] мәхрүм кешеләрбез».
68. [Бал кебек төче булган] Эчкән суыгызны күрдегезме?
69. Болыттан аны сез иңдердегезме, әллә аны иңдерүчеләр Безме?
70. Әгәр теләгән булсак, аны [эчеп булмас дәрәҗәдә] тозлы итәр идек. Шулай булгач нишләп [моның кадәр нигъмәтләребез өчен Безгә] шөкер итмисез?
71. [Ботакларны бер-берсенә ышкып] Чаккан утыгызны күрдегезме?
72. Аның агачын сез бар иттегезме, әллә иҗат итүчеләре Безме?
73. Без [дөнья тормышын утка бәйле итеп] Аны [җәһәннәм уты өчен] бер хәтерләтү һәм чүлдә йөрүчеләргә бер файда иттек.
74. Шулай булгач Бөек [Җиңелмәс] булган Раббыңның исемен тәсбих ит!
75. [Төннең соңгы өчтән бере булган] Йолдызлар төшү вакытлары белән ант итәмен!
76. Һичшиксез, бу – бик зур ант, әмма белә алсагыз иде.
77. Һичшиксез, ул – бик кадерле Коръән.
78. Сакланган бер китапта [булган Ләүхелмәхфүздә].
79. Пакьләнгәннәр генә аңа кагыла ала.
80. [Коръән] Бөтен галәмнәрнең Раббысыннан [өлешләп, бер-бер артлы] иңдерелде.
81. Инде сез бу сүзне җиңелгә аласызмы?
82. Сез [Коръәннән файдалану урынына, аннан] ризыгыгызны ялган дип саныйсызмы?
83. [Үлем вакытында] Ул [җан] бугазга җиткәч исә [котылып карагыз]!
84. Ул вакытта сез [үлем түшәгендә булган кешегә] карап торасыз.
85. Хәлбуки, Без [гыйлемебез белән] аңа сездән якынракбыз, ләкин сез [үлем фәрештәсен һәм ярдәмчеләрен дә, үлеп ятучының күргәннәрен дә] күрә алмыйсыз.
86. Әгәр сез [Кыямәт көнендә терелтелеп] җәзага дучар итәсе кешеләр булмасагыз иде.
87. Аны [рухын тәненә кире кертеп] кайтарыр идегез. Әгәр [беркем тарафыннан идарә ителмәгән ирекле кешеләр булуыгыз фикерендә] туры кешеләр булсагыз [үлгәннең рухын кире кайтарып моны исбатлагыз].
88. [Шуны да яхшы белегез, үлем вакытында һәркем бертигез түгел]. Әгәр ул [үлгән кеше сүрәнең башында телгә алынган] якынайтылган кешеләрдән булса.
89. [Аның өчен] Рәхәтлек, хуш ризык һәм нигъмәтле җәннәт [бар].
90. Әмма әгәр ул [гамәл дәфтәрен уң ягыннан алачак] уң як иясеннән булса.
91. [Үлгән чагында аңа әйтелер] «Уң як кешеләреннән сиңа сәлам булсын».
92. Әмма әгәр ул ялган дип санаучылардан һәм адашканнардан булса.
93. [Аңа зәкъкумнан соң эчәргә] Сый итеп кайнар су [булыр].
94. Янә Утта яну [булыр].
95. Бу, һичшиксез, хак [һәм хакыйкать булган бер хәбәр].
96. Шулай булгач, син Бөек булган Раббыңның исемен [зикер итеп, Затын һәм сыйфатларын барлык кимчелекләрдән ерак тотып] тәсбих ит.
[1] Кайбер мөфәссирләр фикеренчә, 39 нчы, 40 нчы, 75 нче-82 нче аяте кәримәләр Мәдинәдә иңгән.
[2] Кыямәт көнендә кешеләр өч төркемгә бүленәчәк. Берәүләр Гарешнең уң ягында калачак, һәм аларның гамәл китапларын уң кулларына тоттырачаклар. Бу төркем җәннәт ияләренең күбесен тәшкил итәчәк. Икенчеләре Гарешнең сул ягында калачак, һәм аларның гамәл китапларын сул кулларына тапшырачаклар. Җәһәннәм ияләренең күпчелеге шулар. Без Аллаһтан алар кылган гамәлләрдән сакла, дип ялварабыз! Өченче төркем «сәбикуннардан» (башкалардан алга китүчеләр) торачак һәм «мөкәррабун» (Аллаһка якын торучылар) дип йөртеләчәк. Алар Гарешнең алдында ук басып торачак. Араларында пәйгамбәрләр, шәһитләр, әүлияләр булачак. Алар «уңнан торучылардан» әзрәк саналачак, әмма үзләренә күрсәтелгән ихтирам һәм Раббыбызга якынлык белән аерылып торачак.