Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 55. Әр-Рахмәән (Мәрхәмәтле) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Рахман. [Дөньяда мөэмингә, кяфергә аермыйча, һәр мәхлугын соң дәрәҗәдә кызганган һәм чын мәгънәсендә нигъмәт биргән Зат].

2. [Дини һәм дөньяви бөтен бәхетләрнең чыганагы булган] Коръәнне [кешегә] өйрәтте [һәм шуның белән аңа иң зур нигъмәтне бирде].

3. Кешене яралтты.

4. Аны [үз фикерен] аңлатырга өйрәтте.

5. Кояш һәм ай [һич ялгышмаган] бер хисап белән [хәрәкәт итәләр].

6. Үләннәр һәм агачлар [яралтылган максатка хезмәт итү өчен Яралтучыларына] сәҗдә кылалар.

7. Ул Күкне югары итте һәм [колларның алыш-бирешләрендә кулланасы] мизанны [җир йөзенә] урнаштырды.

8. [Киметеп яки арттырып] Мизанны бозмавыгыз өчен [урнаштырды].

9. [Сату-алу иткән чагыгызда] Үлчәүне гадел итеп тотыгыз һәм авырлыкны киметмәгез.

10. Җирне җанлылар [рәхәтләнеп яши алулары] өчен яралтты.

11. Анда җимешләр һәм бөреле хөрмә агачлары бар.

12. [Бодай һәм арпа кебек] Яфраклы игеннәр һәм хуш исле үләннәр бар.

13. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз[1]?

14. Ул [Аллаһы Тәгалә] кешене яндырылган кебек чыңлап торган балчыктан [яшәү әсәре булмаган каты туфрактан] яралтты.

15. Җеннәрне исә төтенсез саф уттан яралтты.

16. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

17. Ике көнчыгышның һәм ике көнбатышның Раббысы.

18. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

19. Ике диңгезне очрашсыннар дип җибәрде.

20. Араларында алар ташып чыга алмый торган бер киртә бар.

21. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

22. Аларның икесеннән дә энҗеләр һәм мәрҗәннәр чыга.

23. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

24. Диңгездә биек таулар шикелле җилкәннәре ачылган көймәләр дә Аныкы.

25. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

26. Аның өстендә булган [һәм туфракта яшәгән] һәркем – фани.

27. Олуглык һәм хөрмәт иясе булган Раббыңның заты гына мәңге калачак.

28. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

29. Күкләрдә һәм җирдә булган һәркем Аңардан сорый. Ул һәркөн [мәхлуклар белән бәйле] эш кыла.

30. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

31. И, ике саллы [нәселле кешеләр, җеннәр!] Тиздән сезнең белән мәшгуль булачакбыз.

32. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

33. [Мәхшәрдә әйтеләчәк] И, җеннәр һәм кешеләр җәмәгате! Күкләрнең һәм җирнең чикләреннән үтәргә көчегез җитсә, үтегез. Ләкин бер көч булмыйча, үтә алмассыз.

34. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

35. Икегезнең дә өстенә уттан төтенсез ялкын һәм куе төтен җибәреләчәк. Һәр икегез дә саклана алмаячаксыз.

36. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

37. Күк ярылып, ул зәйтүн мае шикелле [сыек хәлгә һәм кызылга әйләнгән] гөл [кебек] булгач [вакыйгаларны бер сүз дә аңлата алмас].

38. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

39. Ул көнне бер кеше дә, бер җен дә гөнаһыннан соралмаячак. [Мәхшәрдә исә сорау алу башланачак].

40. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

41. Гөнаһлылар йөзләреннән танылачак, маңгай чикләреннән һәм аякларыннан тотып алыначаклар.

42. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

43. Менә бу – гөнаһлылар ялган дип санаган җәһәннәм.

44. Алар аның белән кайнап торган су арасында йөреп торырлар.

45. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

46. Раббысының дәрәҗәсеннән курыккан кешегә ике җәннәт бар.

47. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

48. [Алар шундый җәннәтләр ки] Икесендә дә ләззәтләр бар.

49. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

50. Икесендә дә ике чишмә агып ята.

51. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

52. Икесендә дә төрле җимешләрдән икешәр төр бар.

53. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

54. [Җәннәт әһеле] Асылдан тукылган парча түшәкләргә таянырлар. Һәр ике җәннәтнең җимешләре дә [үрелеп кенә өзәрлек] якын.

55. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

56. Икесендә дә күзләре төшеп торган хатыннар бар, болардан алда ни кеше, ни җен алар белән якынлык кылмаган.

57. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

58. Алар гүя якут һәм мәрҗән.

59. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

60. Игелеккә җавап игелек кенә түгелме?

61. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

62. Бу икедән башка [көмештән] тагын ике җәннәт бар.

63. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

64. Икесе дә ямь-яшел.

65. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

66. Икесендә дә ургылып торган ике чишмә бар.

67. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

68. Икесендә дә җимешләр, [дөньяныкыларга һич охшамаган] хөрмәлек һәм анар бар.

69. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

70. Аларда күркәм холыклы чибәр хатыннар бар.

71. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

72. Чатырларда пәрдәләнгән хур кызлары бар.

73. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

74. Алардан алда ни кеше, ни җен алар белән якынлык кылмаган.

75. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

76. Яшел мендәрләргә һәм искиткеч келәмнәргә таянган килеш [ятып торалар].

77. [И, кешеләр һәм җеннәр!] Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?

78. Олуглык һәм хөрмәт иясе Раббыңның исеме бөек булды [саналган моның кадәр нигъмәтләргә бары тик Аның исеменә кылынган догалар белән генә ирешеп була].

[1] Бу сүрәдә «Шулай булгач, һәр икегез дә Раббыгызның кайсы нигъмәтләрен ялган дип саный аласыз?» аяте кәримәсенең утыз бер мәртәбә кабатлануының бик күп хикмәте булса да, берничәсенә генә туктасак, дини һәм дөньяви һәрбер нигъмәтнең артыннан ул нигъмәтне биргән Аллаһы Тәгалә искә төшерелгән һәм шул нигъмәтләр өчен шөкернең азлыгы, чикле булуы шелтәләнгән. Нигъмәтләрнең төрле-төрле булуы бу кабатлауга аерым бер матурлык биргән. Мәсәлән, бер кеше башка берәүгә кылган игелекләрне санаганда: «Мин сиңа мал биреп яхшылык итмәгән идемме, мин сиңа шулай-шулай итеп игелек эшләмәдемме?» кебек сүзләр кабатлый, икърар иттерәсе килгән мәсьәләләр төрле булганга күрә, бу кабатлау бик матур һәм урынлы килеп чыга. Газап аятьләреннән соң бу җөмләнең җиде мәртәбә телгә алынуы исә, һич хәбәре булмыйча һәлакәтләргә кереп китмәсен өчен, кешенең алдындагы хәвефләрдән кисәтелүе белән зур игелеккә ишарә итә.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире