Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Сәгать якынайды һәм ай ярылды [һәм бу ярылу шактый озак вакыт дәвам итеп, һәркем күрерлек булды].
2. Әгәр алар могҗиза күрсәләр, йөз чөерәләр һәм: «[Бу] Дәвам итеп килгән бер сихер!» – диләр[1].
3. Алар [Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның могҗизаларын] ялганга чыгардылар һәм үзләренең һәвәсләренә иярделәр. [Шул сәбәпле, кайсы: «Айны сихерләде!», кайсы: «Ай үз урынында тора, ул безнең күзләрне сихерләде!» – диделәр]. Һәр эш [иртәме-соңмы бер ноктага барып, шунда] урнаша.
4. Аларга начарлыклардан тыя торган [элекке пәйгамбәрләрнең кыйссаларын һәм Ахирәтне белдергән] хәбәрләр килгән иде инде.
5. [Менә бу ышанычлыкта иң югары ноктага ирешкән] Камил бер хикмәт, ләкин [инкяр итүчеләргә] кисәтүләр нинди файда китерсен?
6. [Расүлем!] Шул сәбәпле син алардан йөз чөер. Чакыручы [Исрафил [галәйһиссәлам] күңелгә ятышсыз бернәрсәгә чакырган көнне [көт].
7. Тирә-якка таралган чикерткәләр кебек, карашлары җиргә төбәлгән килеш каберләрдән [тәртипсез төркемнәр хәлендә] чыгачаклар.
8. Чакыручыга [Исрафилга [галәйһиссәлам] таба ашыга-ашыга [барачаклар]. Кяферләр: «Бу – бик читен көн!» – дип әйтәчәкләр.
9. Алардан алда Нухның [галәйһиссәлам] кавеме дә ялган дип санаган иде. Алар Безнең колыбызны ялганчы дип санадылар һәм: «[Ул] Бер тиле!» – диделәр. Ул [җәберләүләр белән ирештерү вазифасын үтәүдән] туктатылды.
10. Ул Раббысына дога кылды: «Мин [кавемемнән] җиңелдем. Син миңа ярдәм ит!»
11. Без күкнең су коелган капкаларын ачтык.
12. Җирне ярып, аннан [кырык көн] чишмәләр аттырдык, шулай итеп сулар [әзәлдә] тәкъдир ителгән бер эш өчен [дөньяны суга батырачак туфанны чынга ашырыр өчен] кушылдылар.
13. Без аны такталар һәм кадаклардан ясалганга [көймәгә] күтәрдек.
14. Ул Безнең саклавыбыз белән [суда] йөзеп йөрде. Инкяр ителгән кешегә җитәрлек әҗер итеп [Без моны эшләдек].
15. Без аны [ул көймәнең истәлеген бик озак вакыт] бер билге буларак калдырдык, ләкин үгет алучылар бармы?
16. Минем газабым һәм кисәтүләрем нинди булды соң!
17. Без Коръәнне үгет алынсын дип бик җиңел иттек, ләкин үгет алучылар бармы?
18. Гад [кавеме Һудны [галәйһиссәлам] ялганчы дип санады. Минем газабым һәм кисәтүләрем нинди булды соң!
19. Һичшиксез, Без дәвамлы шом булган [һәм айның соңгы чәршәмбесенә туры килгән] беркөнне өсләренә бик салкын җил җибәрдек.
20. Ул кешеләрне урыннарыннан куптарды. Әйтерсең, алар тамырлары белән йолкып алынган хөрмә кәүсәләре.
21. Минем газабым һәм кисәтүләрем нинди булды соң!
22. Без Коръәнне үгет алынсын дип бик җиңел иттек, ләкин үгет алучылар бармы?
23. Сәмуд [кавеме дә Салихны [галәйһиссәлам] инкяр итү белән] кисәтүләрне ялган дип санады.
24. Алар әйттеләр: «Арабыздан [аермасы булмаган] бер кешегә иярәбезме әллә? [Ул безгә: «Миңа иярмәсәгез, хакны инкяр итәрсез һәм утка эләгерсез», – дип әйтә, әмма, асылда, аңа ияргән] Ул тәкъдирдә без адашу һәм Ут эчендә булырбыз!»
25. Арабыздан аңа вәхи калдырылдымы? Юк! Ул – ялганчы, тәкәббер!»
26. [Аллаһы Тәгалә Салихка [галәйһиссәлам] аның кавеме турында хәбәр итте] «Иртәгә [газап төшкәч] ялганчы һәм тәкәбберленең кем икәнен беләчәкләр!
27. Һичшиксез, Без аларга сынау булсын дип [үзләре үк кыядан чыгуын теләгән] ана дөяне җибәрәбез. Син аларны күзәт һәм сабыр ит.
28. Янә аларга хәбәр ит: су [бер көн аларга, бер көн дөягә буларак] араларында бүленде. Һәр эчү үз вакытында».
29. Алар [бу чиратны бераз сакладылар, шуннан соң туеп, дөяне суярга булдылар һәм иң кыюлары булган Кудар ибне Салих исемле] иптәшләрен чакырдылар, ул [бәдбәхет кеше, суйган өчен бик зур бәя түләргә кирәклеген белмичә, кыюлык белән эшне] өстенә алды да суйды.
30. Минем газабым һәм кисәтүләрем нинди булды соң!
31. Һичшиксез, Без аларга [Җәбраил [галәйһиссәлам] куптарган] бер көчле тавыш кына җибәрдек, алар киртәгә үрмәләгән корыган үлән кебек [теткәләнгән] булдылар.
32. Без Коръәнне үгет алынсын дип бик җиңел иттек, ләкин үгет алучылар бармы?
33. Лут кавеме [Лутны [галәйһиссәлам] инкяр итеп] кисәтүләрне ялган дип санады.
34. Һичшиксез, Без алар өстенә ташлы өермә җибәрдек, мәгәр Лутның [хатыныннан тыш] гаиләсен генә сәхәр вакытында коткардык.
35. Бездән бер нигъмәт итеп. Шөкер итүчеләргә Без шушылай [тиңсез] әҗерләрен бирәбез.
36. Ул [Лут [галәйһиссәлам] аларны Безнең каты тотуыбыз белән кисәткән иде, ләкин алар аның куркыту-кисәтүләрендә шикләнделәр.
37. Алар [асылда фәрештә булган] аның кунакларын [ошатканнары өчен] аңардан [кунакларны] таләп иттеләр, Без исә аларның күзләрен сукырайттык. [Фәрештәләр аркылы] «Минем газабымны һәм кисәтүләремне татыгыз!» [дидек].
38. Котылгысыз газап аларга иртәнге якта иреште.
39. Минем газабымны һәм кисәтүләремне татыгыз!
40. Без Коръәнне үгет алынсын дип бик җиңел иттек, ләкин үгет алучылар бармы?
41. Фиргавен гаиләсенә кисәтүләр килгән иде.
42. Алар Безнең могҗизаларыбызны [тугызын да] ялган дип санадылар. Шул сәбәпле Без Кодрәт иясе, Бөекнең [Җиңелмәс] тотуы белән аларны тоттык.
43. [И, мөшрикләр!] Сезнең кяферләрегез тегеләрдән [элекке кяферләрдән] яхшыракмыни, яки сезнең [иңгән] китапларда аклануыгыз бармы?
44. Юкса алар: «Без җиңелми торган җәмәгатьбез», – дип әйтәләрме?
45. Ул җәмәгать тар-мар ителәчәк һәм артларына борылачаклар [һәм качачаклар].
46. Сәгать – аларга вәгъдә ителгән [газаплы] вакыт. Сәгать исә [чарасы табылмас дәрәҗәдә] коточкыч һәм [дөнья газабыннан] ачырак.
47. Һичшиксез, гөнаһлылар адашу һәм ялкынлы Утлар эчендә.
48. Аларны Ут эченә йөзтүбән сөйрәп барган көнне [аларга]: «Сәкарның кагылуын татыгыз!» [дип әйтеләчәк].
49. Һичшиксез, Без аны [Ләүхелмәфхүздә язылган] бер тәкъдир белән яралттык.
50. Безнең [бар итәргә теләгән берәр нәрсә хакындагы] әмеребез күз ачып йому кебек [бик тиз вакыт аралыгы] бер генә.
51. Без [көферлектә] сезгә охшаш булганны [элекке өммәтләрне] һәлак иттек, ләкин үгет алучылар бармы соң?
52. [Кяферлек һәм Исламга дошманлык юлында] Кылган һәрнәрсәләре [фәрештәләр язып барган] сәхифәләрдә [теркәп куелган].
53. Барча кече һәм зур – [гамәлләр бөтен нечкәлекләре белән Ләүхелмәхфүздә] язып куелган.
54. Һичшиксез, [көферлектән һәм гөнаһлардан сакланган] тәкъвалык ияләре җәннәтләр эчендә, елгалар арасында.
Канәгатьлек урынында [чиксез] Кодрәт иясе Мәлик [булган Аллаһы Тәгалә] хозурында. [1] Ибне Мәсгуднең (радыйаллаһу ганһ) риваятеннән күренгән, Мәккә мөшрикләре айның икегә ярылуы могҗизасы каршында шаккатып: «Ерактан килүчеләрне бераз көтик. Мөхәммәд бөтен кешеләрне дә сихерли алмый бит!» – дигәннәр. Шуннан соң юлчылардан сорашканнар, алар моны раслагач, менә шушы аяте кәримә иңгән.