Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 53. Ән-Нәҗм (Йолдыз) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Баеган вакыттагы [Өлкәр дигән] йолдыз белән ант итәмен.

2. Иптәшегез [булган Расүлем хак] юлдан язмады һәм ялганга да ышанмады.

3. Ул үзе теләгәнне сөйләми.

4. Ул аңа [Аллаһы Тәгалә тарафыннан Җәбраил [галәйһиссәлам] аркылы] күңеленә салынган вәхидән башка берни дә түгел.

5. Аны өстен куәтле булган [Җәбраил [галәйһиссәлам] өйрәтте.

6. Ул – төпле акыл иясе. Ул [Җәбраил [галәйһиссәлам] һәрбер офыкны каплап алырлык зур булган алты йөз канаты белән Хирада Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) каршында] тураеп басты.

7. Ул иң югары офыкта [тураеп басты].

8. Шуннан соң [Җәбраил Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) якынайды һәм [һавадан түбәнгә таба] төште.

9. [Аралары караучыларга бер-берсенә ябыштырылган] Ике җәя кадәр, хәтта тагы да якынрак иде.

10. Ул [Җәбраил [галәйһиссәлам] Аның [шәрәфле] колына вәхи кылган нәрсәне вәхи итте.

11. Күргән нәрсәләрен [Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) күңеле ялган дип санамады.

12. Инде сез аның күргәннәре хакында аның белән бәхәсләшәсезме?

13. Ул аны [Мигъраҗ кичәсендәге] башка бер иңүендә дә [асыл яратылган шәкелендә] күргән иде.

14. Соңгы чиктәге Сидрәнең [ягъни гарәбстан чиясе] янында.

15. Мәэва җәннәте дә аның янында.

16. Сидрәне каплаган [илаһи нур, яшел кошлар, алтын чикерткәләр һәм Аллаһ теләгән] нәрсә каплагач.[2]

17. Аның [Расүлнең] күзе читкә тайпылмады һәм чиктән узмады.

18. Ул Раббысының иң бөек аятьләреннән иң әһәмиятле бер өлешен [Мигъраҗ кичәсендә] күрде.

19. [Үзегез табынган] Лят белән Гуззәне күрдегезме?

20. Һәм өченчеләре булган Мәнатны?

21. Сездә – нәсел буларак ирләр, Аңарда хатыннармыни?

22. Алай булгач, бу гадел бүленеш түгел![3]

23. Болар сез үзегез һәм аталарыгыз биргән исемнәр генә. Аллаһ алар хакында бернинди дә дәлил иңдермәде. Алар бары тик үзләренең фаразларына һәм нәфесләренең теләкләренә генә иярәләр. Хәлбуки, аларга Раббыларыннан һидаять килде инде.

24. Әллә кеше һәрбер теләгән нәрсәсенә ия буламы?

25. Хәлбуки, Ахирәт тә, дөнья да Аллаһныкы гына. [Шул сәбәпле, сез теләгән түгел, Ул теләгән булачак].

26. Күкләрдә күпме фәрештә бар ки, аларның шәфәгате дә, Аллаһ Үзе теләгәненә һәм риза булган [иман әһеле] кешеләргә [шәфәгать кылырга] рөхсәт иткәннән соң гына булмаса, бернәрсәгә ярамаячак.

27. Һичшиксез, Ахирәткә ышанмаучылар фәрештәләрне [Аллаһның кызлары дип] хатын-кыз исемнәре белән атый.

28. Ләкин аларның бу хакта һич белемнәре юк. Алар бары тик фаразларга гына иярәләр. Фаразлар исә хакыйкатьне алмаштыра алмый.

29. [Расүлем!] Шуңа күрә син Безне телгә алудан [һәм хакыйкый гыйлемне эченә алган китабыбыздан] йөз чөергәннәрдән һәм дөнья тормышыннан башка берни дә теләмәгән [Нәдр ибне Харис һәм Вәлид ибне Мугыйрә кебек] кемсәләрдән йөз чөер.

30. Аларның белемдә ирешкән соңгы нокталары шул инде! Һичшиксез, синең Раббың Аның юлыннан язучыларны да яхшырак белә, һидаятьтә булучыларны да яхшырак белә.

31. Күкләрдә булганнар һәм җирдә булганнар – Аллаһныкы гына. [Аерым килеш тә, берләшкән килеш тә бер генә барлыкта та боларның иң вак кисәге дә юк]. Бу – Аның начарлык кылучыларны кылган нәрсәләре белән җәзаландыруы, игелек кылучыларга исә кылган нәрсәләренә әҗер бирүе өчен.

32. [Ул һидаять ителгәннәр ширек кылу, кеше үтерү, сихер эшләтү, ятим малын ашау һәм намуслы хатыннарга яла ягу кебек] Зур гөнаһлардан һәм [зина, ливата кебек] кабахәтлекләрдән сакланалар, мәгәр [Аллаһы Тәгалә кичерерлек] кече гөнаһлар булмаса гына. Һичшиксез, синең Раббыңның мәгъфирәте бик киң. Сезне [атагыз Адәмне] туфрактан яралткан чагында, һәм сез аналарыгызның карыннарында яралгылар хәлендә чакта, Ул сезне иң яхшы белүче иде. Шулай булгач [«Зур гөнаһлардан сакланабыз, кече гөнаһларны болай да гафу итәр инде», – дип, үзләрегезне гөнаһсыз дип санап] үз-үзләрегезне чиста дип санамагыз. [Бөтен гөнаһлардан сакланып] Тәкъвалык иясе булган кешене Ул яхшырак белә.

33. Син йөз чөергән кешене күрдеңме[4]?

34. Бик аз бернәрсә бирде, [шуннан соң] калганын бирмәде.

35. Ул гаиб гыйлемгә иямени, шул сәбәпле [иптәшенең аның гөнаһын өстенә алачагын] беләмени?

36. Әллә аңа Мусаның [галәйһиссәлам] сәхифәләрендә булган нәрсә хәбәр ителмәдеме?

37. Һәм [вазифаларын] төгәл үтәгән Ибраһимның [галәйһиссәлам] сәхифәләрендә язылганны] да.

38. Һичшиксез, бер генә җан да башка берәүнең [гөнаһ] йөген өстенә алмаячак.

39. Кешегә үзе омтылган нәрсә генә булачак.

40. Аның тырышуы тиздән [аның гамәл дәфтәрендә һәм мизанында] күрсәтеләчәк.

41. Шуннан соң ул [кеше] тулысынча әҗерен алачак.

42. [Бөтен барлыкларга] Соңгы барасы урын – синең Раббың хозурында.

43. Ул көлдерә дә, елата да.

44. Ул җан да ала, яшәтә дә.

45. Һичшиксез, Ул [һәртөрле җан иясен] пар итеп – ирне һәм хатынны яралтты.

46. [Ананың аналыгына] Атылган су тамчысыннан.

47. Соңгы терелтүне дә Ул Үз өстенә алган.

48. Ул гына бай итә һәм мал иясе итә.

49. Һичшиксез, Ул – Шигъраның Раббысы.

50. Әүвәлге гадне дә Ул һәлак итте.

51. Сәмудны да калдырмады.

52. Аннан алда Нухның [галәйһиссәлам] кавемен дә, чөнки, һичшиксез, алар иң залим һәм иң бозык кешеләр иде.

53. Ул [Лутның [галәйһиссәлам] астын өскә китергән өлкәләрен дә [күтәреп кабат җиргә] төшерде.

54. Аларны [дәһшәтле газаплардан] каплаган нәрсә каплады.

55. [И, кеше!] Шулай булгач, Раббыңның кайсы нигъмәтләрендә шикләнәсең?

56. Менә бу иң әүвәлге кисәтүләр төреннән бер кисәтү.

57. Якынлаша торган [Кыямәт көне] якынлашты.

58. Аллаһтан башка, аны беркем дә булдырмый калдыра алмый.

59. Сез бу сүзгә гаҗәпләнәсезмени?

60. Көләсез, еламыйсыз.

61. Һәм сез нәфрәт белән йөз чөерәсез.

62. Аллаһка сәҗдә кылыгыз һәм [Аңа гына] гыйбадәт кылыгыз!

[1] 32 нче аяте кәримәсе генә мәдәни.

[2] Ибне Мәсгудтән, (радыйаллаһу ганһ), болай хәбәр ителә: шушы мизгелдә һәр тарафтан алтын күбәләкләр очып килде һәм өере белән Сидрат әл-мунтахны каплады. Ул Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кебек аеруча кадерле кунакның килүе уңаеннан шулай бизәлгән иде шикелле (Мөслим)

[3] Мөшрикләр фәрештәләрне Аллаһның кызлары, дип санадылар, ә үзләре ир балалары булуын теләделәр. Монда берәр гаделлек бармы?

[4] Бу аятьләр Вәлид ибне Мугыйрә хакында иңгән. Бу кеше Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) вәгазен ишетеп, Исламга тартылган, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәтта аның иман китерәчәгенә өмет баглаган. Шуннан соң мөшрикләрнең берсе аңа: «Ата-бабаңның динен ничек ташлый аласың? Тиз генә динеңә кайт һәм нык тор! Миңа шуның кадәр мал биргәнең өчен, Ахирәттә син курыккан һәрнәрсәне мин үз өстемә алырмын», – дигәч, Вәлид аның белән аңлашкан һәм Исламга керүдән ваз кичкән. Шулай итеп, ул кешегә сүз биргән малының бер өлешен биргән, бераздан, саранлыгы тотып, аннан да ваз кичкән (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире