Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Муса [галәйһиссәлам] белән сөйләшкән] Тур тавы белән ант итәмен.
2. [Колларның гамәлләре] Язылган китап белән дә [ант итәмен].
3. [Фәрештәләрнең мөрәҗәгать итүе һәм кешеләрнең укуы җиңел булсын дип] Ачылган юка сәхифәдә.
4. Бәйте Мәгъмүр белән дә [ант итәмен][1].
5. Югары күтәрелгән түбә [булган күк һәм җәннәтнең түбәсе булган Гареш] белән дә [ант итәмен].
6. Тулы диңгез белән дә [ант итәмен].
7. Һичшиксез, синең Раббыңның газабы җитәчәк.
8. Аны булдырмый калырлык бернәрсә дә юк.
9. Күкнең тетрәүдән селкенгән көнендә [газап башланачак].
10. [Ул көнне] Таулар да хәрәкәт белән [болыт кебек] хәрәкәтләнәчәкләр [таралган төтен хәленә киләчәкләр].
11. Ялганлаучылар өчен ул көнне ни үкенеч!
12. Алар буш сүзләргә бирелеп [һәм күңел ачып] уйныйлар.
13. Ул көнне алар җәһәннәм утына этелә-төртелә кертеләчәкләр [аларга әйтеләчәк].
14. «Менә ул сез ялган дип санаган Ут.
15. Менә бу [манзара] да сихерме, әллә сез [элек хакыйкатьләрне күрмәгән кебек, монда да] күрмисезме?
16. Яныгыз шунда! [Газапларга] Сабыр итегез яки итмәгез, [бернинди аерма юк] сезгә барыбер, чөнки сез кылган нәрсәләрегез өчен җәзаландырыласыз».
17. Һичшиксез, тәкъвалык ияләре җәннәтләр һәм нигъмәтләр эчендә.
18. Алар Раббыларының аларга биргән нәрсәләре белән ләззәтләнәчәкләр. Раббылары аларны Ут газабыннан да саклады.
19. [Әйтеләчәк:] «[Дөньяда чакта] Кылган [яхшы] нәрсәләрегез өчен тынычлык белән ашагыз һәм эчегез!»
20. Рәт-рәт тезеп урнаштырылган ятаклар өстендә таянып [хозур эчендә булачаклар]. Без аларны хур кызларына өйләндерәчәкбез.
21. [Ышанырга тиешлеләргә] Иман китерүчеләр һәм токымнары да аларга иман белән ияргәннәр [ләкин аталары һәм бабайлары кебек игелекле гамәл кыла алмаганнар]. Без аларның токымнарын аларга куштык, әмма [бу изгелегебез сәбәпле] аларга да [аларның аталарына] гамәлләреннән берни дә киметмәдек. Һәр кеше – кәсеп иткән нәрсәләре өчен җаваплы.
22. Без аларга җаннары теләгән җимешләрне һәм итләрне [моның кадәр нигъмәтләренә өстәп] бирдек.
23. [Араларындагы сөю нәтиҗәсе буларак] Алар анда шәраб тулы касәне бер-берләренә бирешерләр ки, анда буш сүз дә, гөнаһка өндәү дә булмас.
24. Гүя [кабырчыгында] саклаулы энҗе шикелле [ак, пакь һәм саф булып буйга җиткән] яшь егет хезмәтчеләр исә алар тирәсендә [сырышып] әйләнеп йөрер.
25. [Алар сөйләшү-аралашу вакытында] Араларында [бер-берләренең хәл-әхвәлләрен] сораштырган чакта, кайберләре кайберләренә юнәлделәр.
26. [Һәм] Әйттеләр: «Һичшиксез, без моннан алда [дөньяда] гаиләбез арасында [Аллаһка каршы килүдән курыккан һәм ахырыбыз ни булып бетәр дип] борчыла идек.
27. Аллаһ безгә мәрхәмәт кылды һәм үзәкләргә кадәр үтеп керә торган ут газабыннан саклады.
28. Чөнки без элегрәк Аңа гыйбадәт кыла идек. Һичшиксез, Ул – Игелекле [Бөек шәфкатькә ия булучы], Рәхимле».
29. [Расүлем!] Син [аларның кирәксез сөйләшүләренә һич игътибар итмичә] үгет бир. Раббыңның [өстен акыл һәм пәйгамбәрлек] нигъмәте сәбәпле, син [үзе теләгәнчә гаибтән хәбәр биргән] күрәзәче дә, тиле дә түгелсең.
30. Әллә алар [синең хакта]: «[Ул бит] Шагыйрь. Аның вакыт һәлакәтләренә дучар ителүен көтәбез», – диләрме?
31. [Расүлем!] Әйт: «[Сез минем һәлак булуымны] Көтегез, мин дә сезнең белән бергә [эшнең ни белән бетәчәген] көтәчәкмен».
32. Әллә аларга моны акыллары әмер итәме яки алар азган кешеләрме?
33. Әллә алар: «Ул аны уйлап чыгарды!» – дип әйтәләрме? Юк! Алар [үҗәтлекләре сәбәпле, Коръәнгә] ышанмыйлар.
34. [Әгәр инде аның бер кеше сүзе булганын әйтәләр икән, һәрьяклап] Аңа охшаш бер сүз китерсеннәр, әгәр дөрес сөйләүче булсалар.
35. Әллә алар [яратылышларын җайга салып, аларны юктан бар иткән] бернәрсә булмыйча [үз көйләренә] яратылдылармы яки алар үзләре [үзләрен] яратучылармы [Аллаһны да, пәйгамбәрне дә танымыйлар]?
36. Әллә күкләрне һәм җирне алар яралттылармы? Юк! Алар [яралтучының кем булганы турындагы сорауга: «Аллаһ!» – дип җавап биргән вакытта, бу әйткәннәренә] ышанмыйлар.
37. Әллә Раббыңның [пәйгамбәрлек һәм ризык] хәзинәләре алар янындамы [да теләгән кешеләренә теләгән кадәр бирә алалармы]? Яки алар зур көчкә ияләрме [һәрнәрсәне идарә итүне кәефләренә карап башкаралармы]?
38. Әллә аларда өстендә [вәхине] тыңларга бер баскыч бармы? Алайса тыңлаучылары ап-ачык бер дәлил китерсен [дә, Аллаһның сүзен ишеткәнен исбатласын].
39. Аңарда [сез] кызлар [дип санаган фәрештәләр], сездә ир балалармыни?
40. [Расүлем!] Әллә син алардан түләү сорыйсыңмы, алар шул сәбәпле өсләренә бурычлар алалармы?
41. Әллә алар гаибкә [бәйле гыйлемнәр язылган Ләүхелмәхфүзгә] ияләр дә, язалармы?
42. Әллә алар бер хәйлә кылырга телиләрме? Ләкин кяфер булган кешеләр бит – үзләре алданучылар.
43. Әллә аларның Аллаһтан башка илаһлары бармы? Аллаһ алар ширек кушкан нәрсәләрдән [ерак һәм] пакь!
44. Әгәр дә алар [өсләренә газап буларак] төшкән күк кисәкләрен күрсәләр дә [барыбер]: «Өсле-өсле җыелган болыт!» – диярләр.
45. Үлемнәре җитәчәк көн белән очрашканнарына кадәр аларны [шушылай гафләт эчендә] калдыр.
46. Ул көнне хәйләләре аларга бер файда китермәячәк һәм аларга [беркем тарафыннан да] ярдәм күрсәтелмәячәк.
47. Һичшиксез, залим булган кешеләр өчен моннан [Ахирәт газабыннан] алда [кытлык, күпләп үтерелү һәм кабер газабы кебек] газап бар, ләкин аларның күбесе [бу хакыйкатьне] белмиләр.
48. [Расүлем!] Син Раббыңның [аларга бераз вакыт бирүдәге] хөкеменә сабыр ит! Һичшиксез, син Безнең саклавыбызда. [Нинди дә булса мәҗлестән торып киткән вакытта, бигрәк тә намазга] торган чагыңда Раббыңны мактап тәсбих ит.
49. Төннең бер өлешендә дә Аны тәсбих ит, [таң ата башлап] йолдызлар югалган вакытта да [Аны зикер ит].
[1] «Бәйте Мәгъмүр» – җирдәге Кәгъбәнең җиденче кат күктәге тиңдәше ул. Фәрештәләр аның тирәли тәваф кыла. Аллаһы расүленең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) күккә күтәрелүе турындагы хәдисендә мондый сүзләр бар: «Шуннан мине Бәйте Мәгъмүргә күтәрәләр. Анда көн саен җитмеш мең фәрештә килеп китә, әмма һәрберсе берәр мәртәбә генә». Ягъни Бәйте Мәгъмүр янына көн саен яңа фәрештәләр килә (Ибн Кәсир).