Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Туфракны җирдән] Күтәреп таратканнар [җилләр] белән ант итәмен.
2. Шуннан соң [яңгыр кебек] авыр йөк күтәргәннәр [болытлар] белән [ант итәмен].
3. Җиңел йөргәннәр [көймә вә кораблар] белән [ант итәмен].
4. Эшләрне [әмер ителгәнчә] өләшүчеләр [фәрештәләр] белән [ант итәмен].
5. Һичшиксез, сезгә вәгъдә ителгән нәрсә – хак.
6. Һәм [начар гамәлләрегез өчен] җәза тулысынча җитәчәк.
7. Юллар иясе булган күк белән ант итәмен.
8. Сез [күктәге юллар кебек, бер-берсеннән ерак һәм] каршылыклы сүз эчендә.
9. Аннан [Пәйгамбәргә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Коръәнгә иман китерүдән] йөз чөергән кеше читләштерелә.
10. Ялган фаразларда булучылар һәлак булсын!
11. Алар – наданлык белән уратып алынган гафилләр.
12. [Үҗәтләнеп] Алар сорыйлар: «Кайчан соң Җәза көне?»
13. Алар Утта яначак көнне [исә хакыйкатьне күрәчәкләр].
14. [Аларга әйтеләчәк] «Газабыгызны татыгыз! Менә бу – сез ашыктырган нәрсә!»
15. Һичшиксез, тәкъвалык ияләре җәннәт бакчалары һәм чишмәләр арасында.
16. Раббыларының аларга биргәннәрен [канәгатьлек белән] алучылар буларак. Һичшиксез, алар моннан алда күркәм гамәл кылган кешеләр булдылар.
17. Алар төннең [күп вакытын гыйбадәт белән үткәргәнлектән] бик аз өлешендә йоклыйлар иде.
18. Алар сәхәрләрдә дә ярлыкау сорыйлар иде.
19. Аларның малларында сораучы өчен һәм [гыйффәте сәбәпле сорамаганы өчен бай дип саналып, садакадан] мәхрүм [калдырылган] булган өчен насыйп бар иде.
20. Шиксез ышанганнар өчен җирдә аятьләр бар.
21. Һәм үзләрегездә дә [ничәмә аятьләр бар]. Һаман күрмисезмени?
22. Ризыгыгыз да, сезгә [хәердән] вәгъдә ителгән нәрсәләр дә – күктә [Ләүхелмәхфүздә].
23. Күкнең һәм җирнең Раббысы белән ант итәмен, ул [сезгә вәгъдә ителгән савап һәм газап], һичшиксез, сезнең сөйләшүегез [хак булганы] кебек хак. [Сөйләшүегезгә карата шигегез булмаган кебек, моңа да шикләнмәгез].
24. [Расүлем!] Ибраһимның [галәйһиссәлам] Аллаһ хозурында] хөрмәтле булган кунаклары турындагы хәбәр сиңа ирештеме?
25. Менә алар аның янына килделәр дә: «[Сиңа] Сәлам [булсын]!» – диделәр. Ул: «[Сезгә дә] Сәлам [булсын]! [Сез миңа] Таныш булмаган кешеләр!» – диде.
26. Ул куркыбрак гаиләсе янына чыкты да, симез бозау [ите] алып килде.
27. Аны аларга якынайтып куйды һәм: «Ашамассызмы?» – диде.
28. Ул алардан бер курку хис итте. Алар [аның бу куркуын сизеп алгач]: «Курыкма!» – диделәр һәм аны [Исхак [галәйһиссәлам] исемле] бик билгеле [булачак] бер ир бала белән сөендерделәр.
29. Хатыны [Сара] кычкырып, [аптыравыннан] йөзенә суга-суга: «[Минем кебек] Кысыр бер карчык [ничек бала тудыра алсын?]!» – диде.
30. Алар: «Раббың шулай ди. Ул – Хикмәт иясе, [һәрнәрсәне] Белүче. [Шулай булгач, Аның әйткәне – хак, шуңа күрә бер шик-шөбһәгә урын юк]», – диделәр.
31. Ул [Ибраһим [галәйһиссәлам]: «И, җибәрелгәннәр! Сезнең эшегез нинди?» – диде.
32. Алар әйттеләр: «Без [Лутка [галәйһиссәлам] каршы чыккан] гөнаһлы булган бер кавемгә [газап китерер өчен] җибәрелдек.
33. Алар өстенә балчыктан ташлар җибәрер өчен.
34. [Аллаһы Тәгалә тарафыннан рөхсәт ителгәннәр белән канәгатьләнмичә] Чиктән ашкан кешеләр өчен Раббың тарафыннан [ак-кызыл кебек билгеләр белән] тамгаланды [ташлар яудырыр өчен]».
35. Без аннан мөэминнәрдән булганнарны чыгарттык.
36. Әмма Без анда бер өйдән тыш мөселманнардан беркемне дә тапмадык.
37. Янә [бернәрсәдән дә гыйбрәт алмаган каты бәгырьлеләр өчен түгел] тилмерткеч газаптан курыккан кешеләр өчен анда [һәлакәтне белдергән] аять [һәм галәмәт] калдырдык.
38. Мусада да [галәйһиссәлам]. Аны фиргавенгә ап-ачык бер дәлил белән җибәргән чагыбызда [бер аять бар иткән идек].
39. Әмма ул читкә борылды да: «[Әгәр Муса бу күрсәткән гадәттән тыш нәрсәләрен үз ирадәсе белән кылган булса, ул] Сихерче яки тиле», – диде.
40. Шул сәбәпле, Без аны һәм гаскәрләрен тоттык та, [Кызыл] диңгезгә ташладык. Ул шелтәләнерлек эш кылган берәү иде.
41. [Һудны [галәйһиссәлам] инкяр иткән] Гадтә дә. Аларга кысыр җил җибәргән чагыбызда [аять күрсәткән идек].
42. Ул [җил] нинди дә булса нәрсә өстенә барса, аны череп таралган әйбер кебек итмичә туктамый иде.
43. Сәмудтә дә. [Пәйгамбәрләре Салих [галәйһиссәлам] тарафыннан] Аларга: «[Өч көнлек] Билгеле бер мизгелгә кадәр ләззәтләнегез!» – диелгән чагында [аять күрсәткән идек].
44. Алар исә Раббыларының әмереннән чыктылар, алар карап торган хәлдә [һәлак иткеч] газап аларны тотты.
45. Шулай итеп, алар башка тора алмадылар, беркем аларга ярдәм дә итмәде.
46. Элегрәк Нух [галәйһиссәлам] кавемен дә [һәлак иткән идек]. Һичшиксез, алар фасикълар кавеме булдылар.
47. Күкне Без зур бер куәт белән кордык [чөнки бу эш бик зур көч таләп итә]. Һичшиксез, Без зур көчкә иябез.
48. Җирне дә [келәм кебек] Без түшәдек. Һәм Без – нинди яхшы түшәүчеләрбез!
49. [Ир-хатын, көн-төн кебек] Һәрнәрсәдән ике иш яралттык. Бәлки, сез фикерләп карарсыз.
50. [Расүлем! Колларыма әйт:] «[Исламга сыенып, илаһи газаптан] Аллаһка йөгерегез. Һичшиксез, мин – сезне [үзегез аңлаган тел белән] Аннан ап-ачык бер кисәтүче.
51. Аллаһ белән бергә башка бер илаһ танымагыз! Һичшиксез, мин – сезне Аннан ап-ачык итеп кисәтүче».
52. Алардан элек булганнарга да [кяферләргә] берәр расүл килгән саен, алар тулысынча шулай ук: «Сихерче яки мәҗнүн!» – дип әйтәләр иде.
53. Әллә алар моны [нәселдән-нәселгә] бер-берсенә васыять итеп калдырдылармы? Юк! Дөреслектә, алар – бозык кешеләр.
54. [Расүлем! Алар көферлектә үҗәтләнеп калганнар икән] Алардан йөз чөер. Инде син шелтәләнәчәк түгелсең.
55. Ләкин үгет бирүне дәвам ит, чөнки вәгазь иман китергән кешеләргә файда бирә.
56. Мин җеннәрне һәм кешеләрне Миңа гыйбадәт кылсыннар дип яралттым.
57. Мин [башка патшалар колларын эшләтеп] алардан [файдаланган кебек, колларымнан] бернинди ризык та сорамыйм, Мине ашатсыннар дип тә теләмим.
58. Һичшиксез, Аллаһ – Ризыкландыручы, куәт Иясе, Бөек куәткә ия булучы.
59. Һичшиксез, [Аллаһка гыйбадәтне кире кагып] золым кылучылар өчен, [элекке өммәтләрдәге] иптәшләренең [һәлак һәм газаптан] насыйбы булган кебек, бер насыйп бар. Шулай булгач, [ул газапны] ашыктыруымны Миннән сорамасыннар.
60. Кяфер булган кешеләргә аларга вәгъдә ителгән [алар газапка дучар булачак Бәдер һәм Кыямәт] көннәренән ни үкенеч!