Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Каф. Бәрәкәтле Коръән белән ант итәмен.
2. Араларыннан бер кисәтүче килгәнгә гаҗәпләнделәр һәм кяферләр: «Бу – бик гаҗәеп нәрсә!» – дип әйттеләр.
3. Әллә без үлгәч һәм туфракка әверелгәч [яңадан терелтеләчәкбезме]? Бу – [акылдан] ерак [кире] кайту!»
4. [Алар болай дисеннәр] Без [алар күмелгән ул] туфракның алардан [итләреннән, сөякләреннән, хәтта төкләреннән] нәрсәләрне алганын беләбез. Үзебездә [һәрнәрсә турында язылган мәгълүматларны] саклаучы [Ләүхелмәхфүз исемле] Китап бар.
5. Алар үзләренә килгән чакта хакны [пәйгамбәрне һәм Коръәнне] ялган дип санадылар. Инде алар аптырашта. [Шул сәбәпле, пәйгамбәрлек турында катгый карарга килмәделәр, кайсы – «сихер», кайсы «каһинлек» диде].
6. Алар [терелүне юк дип санаучылар] өсләрендәге күккә һич карамыйлармы әллә, Без аны ничек бина кылдык [терәксез тора торган иттек] һәм аны [йолдызлар белән] бизәдек? Аның ярыклары юк. [Киресенчә, ул һәртөрле кимчелекләрдән һәм тәртипсезлектән камил].
7. Җирне [киң итеп] Без түшәдек, аңа какшамас таулар куйдык һәм [аңа караучыга] шатландыра торган матурлыкка ия һәр парны үстердек.
8. [Без боларны Раббысына] Кайтучы һәрбер колга күңел күзен ачу һәм гыйбрәт бирү өчен [булдырдык].
9. Без күктән бәрәкәтле [һәм файдалы] су иңдердек, шуның сәбәпле бакчалар һәм [бодай, арпа кебек] игелә торган бөртекләр үстердек.
10. Рәт-рәт тезелгән җимешле озын-озын хөрмә агачларын да [Без үстердек].
11. Колларга ризык булсын дип. Без аның белән [бернәрсә дә үстерә алмаслык дәрәҗәдә корыган] үле бер өлкәне тергездек. [Каберләрдән] Чыгу да шушылай [булачак].
12. Алардан алда Нухның [галәйһиссәлам] кавеме, [пәйгамбәрләрен үтереп, коега ташлаган] Расс халкы һәм сәмуд та [Салихны [галәйһиссәлам] ялганда гаепләде.
13. [Һудның [галәйһиссәлам] кавеме булган] Гад тә, фиргавен [кавеме] дә, Лутның [галәйһиссәлам] кардәшләре [булган кавеме] дә.
14. Һәм [куе урманда яшәгән] Әйкә халкы [Шугайбны [галәйһиссәлам] һәм [изге бер зат булган] Түббәгъның [инкяр итүче] кавеме дә. Барысы да [үзләренә җибәрелгән] расүлләрне ялганда гаепләделәр, шул сәбәпле, Минем [газап турындагы] янавым акланды.
15. Әллә Без [мәхлукларны юктан бар итәргә теләгәч] әүвәлге яралтылыштан гаҗиз калдыкмы? [Әлбәттә, юк]. Ләкин алар яңа яралтылыш турында бер шик эчендә.
16. Кешене Без яралттык һәм нәфесенең аңа нәрсәләр пышылдаганын беләбез. Без [гыйлемебез белән] аңа муен тамырларыннан да якынрак.
17. Уңнан һәм сулдан утырган [фәрештәләрдән] язып баручы икәү [кешенең кылганнарын] теркәп баралар.
18. Ул һичбер сүз [авызыннан] чыгарамы, янында әзер бер күзәтәче [фәрештә] була.
19. Үлем исереклеге хак белән килеп җитәр. [Начар кешегә:] «Бу – син качып йөргән нәрсә» [дип әйтелер].
20. [Икенче мәртәбә] Сурга өрелде. Бу – [олы] янау көне!
21. Һәр нәфес [мәхшәргә] килде, янында исә [аны] куып баручы һәм [гамәлләренә шаһитлык итәчәк] бер шаһит.
22. [Кяфергә:] «Син менә моннан тулы бер гафләт эчендә идең, ләкин хәзер Без синнән [гафләт дигән] пәрдәне күтәрдек, инде бүген синең карашың бик үткен» [дип әйтеләчәк].
23. [Гамәлләрен язган, мәхшәргә чакырган] Якыны [булган фәрештә] әйтте: «Бу янымда [язылган] булган нәрсә [хисапка] әзер».
24. [Аллаһы Тәгалә һәрбер кешене мәхшәргә алып килгән ике фәрештәгә болай дияр] «Икегез берьюлы һәрбер үҗәт кяферне җәһәннәм эченә ыргытыгыз!
25. [Җәһәннәмгә] Игелектән тыйган, чигеннән ашкан һәм [Аллаһы Тәгалә турында] шик эчендә булган [бәндәләрне ыргытыгыз].
26. Аллаһ белән бергә башка бер илаһ таныганны. Икегез бергә аны каты газап эченә ыргытыгыз!»
27. Якыны [аздырып торган шайтаны]: «И, Раббыбыз! Мин аны аздырмадым, ләкин ул [хактан] бик ерак бер адашу эчендә иде», – диде.
28. [Аллаһы Тәгалә] Әйтте: «Минем хозурымда сүз көрәштермәгез. Мин сезгә [инкяр һәм баш күтәрүегезгә] электән [пәйгамбәрләрем һәм китапларым аркылы] янауны белгерткән идем.
29. Минем хозурымда сүз үзгәртелми. Мин – колларыма золым итүче түгелмен».
30. Без [кяферләрне] җәһәннәмгә [тутырганнан соң]: «Тулдыңмы?» – диячәгебез, аның исә: «Артык юкмы?» – диячәк көнне [хәтерлә].
31. Тәкъвалык ияләре өчен җәннәт һич ерак булмаган бер шәкелдә якынайтылган.
32. [Бу хәбәр] Тәүбә иткән һәм [Аллаһның чикләрен] саклаган һәркем өчен. [Аларга] «Сезгә вәгъдә ителеп килгән нәрсә – менә бу» [дип әйтеләчәк].
33. [Моның кадәр әҗер колларына соң дәрәҗәдә мәрхәмәтле булган] Рахманнан [Үзен] күрмичә курыккан һәм [Аллаһы Тәгаләгә] юнәлгән күңел белән [илаһи хозурга] килгән өчен [булачак].
34. [Әйтеләчәк:] «Тынычлык белән анда керегез. Бу – мәңгелек көне».
35. Аларга анда теләгән һәрнәрсәләре бар. Безнең хозурыбызда исә [күпкә] артык нәрсәләр дә бар.
36. Без алардан алда [безнең газабыбыздан котылу нияте белән] шәһәрләрдә [һәр җирдә] ярыклар ярган ничәмә-ничә буынны һәлак иттек. Алар бит көч ягыннан болардан куәтлерәк иде, ләкин [Хөкемебездән] качу урыны бармы соң?
37. Һичшиксез, боларда йөрәге булган яки [аятьләрне тыңлаганда фикере, күңеле белән] үзе булып колак салган кешеләргә бер үгет бар.
38. Без күкләр белән җирне һәм алар арасындагыларны [дөнья көннәре белән] алты көндә яралттык. Безгә ару кагылмады[2].
39. [Расүлем!] Алар [терелүне инкяр итүдә һәм Аллаһы Тәгаләне Аның барлыкларына охшату мәсьәләсендә] сөйләгән [моның кебек] нәрсәләргә сабыр бул. Кояш чыкмас борын [иртәнге намазны укып] һәм баер алдыннан [өйлә белән икенде намазларын укып] Раббыңны мактап тәсбих әйт.
40. Төннең бер өлешендә дә Аны тәсбих әйт, һәм намазларыңнан соң да [Раббыңны олыла].
41. Тыңла! [Сурга өреп] Мөрәҗәгать итүче [Исрафил фәрештә һәркем бертигез дәрәҗәдә ишетерлек] якын бер урыннан чакырган көнне [бөтен җан ияләре каберләреннән чыгарылачаклар].
42. [Икенче кат сурга өрелгәч кубачак] Көчле тавышны хак белән [бөтен барлыклары белән] ишетәселәре көн. Бу – [каберләрдән] чыгу көне.
43. Һичшиксез, Без [теләгәнебезне] терелтәбез һәм җан алабыз. [Ахирәттә хисап тотар өчен] Кайту да Безгә генә [булачак].
44. [Каберләреннән] Ашыккан хәлдә [чыгарлар], туфрак алардан ярылып аерыласы көнне [Безнең белән очрашачаклар]. Бу – безнең өчен бик җиңел терелтеп туплау.
45. Без аларның [Ахирәтне инкяр итүдә] сөйләгән нәрсәләрен яхшырак беләбез. Син аларны һич мәҗбүр итүче түгелсең. Шулай булгач, Минем янауларымнан курыккан кешегә үгет бир.
[1] Ибне Габбас һәм Катадәдән (радыйаллаһу ганһүм) риваять ителгәнчә, яһүдиләр хакында иңгән 38 нче аяте кәримә – Мәдәни.
[2] Катадә һәм башка мөфәссирләрдән хәбәр ителгәнчә, бу аяте кәримә «Аллаһы Тәгалә галәмне якшәмбе көнне яралта башлаган, бар итүне җомга көнне тәмамлаган, шимбә көнне исә Гареш өстенә җәелеп рәхәт чиккән» дип дәгъва кылган надан яһүдиләргә бер инкяр итү буларак иңгән (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин).