Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 5. Әл-Маидә (Табын) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. И, иман китерүчеләр! [Сезгә Аллаһ тарафыннан йөкләнгән хәләл һәм харам хөкемнәр белән бәйле, янә үз арагызда тугры сүз бирелгән әманәтләр һәм мөгамәләләр белән бәйле бөтен] килешүләрне [җиренә җиткереп] үтәгез. [Харамлыклары турында алдагы аятьләрдә] Укылачак һәм ихрамда чагыгызда аулаган хайваннардан тыш, сезгә терлек-туар [дөя, сыер, сарык һәм кәҗә төрләре] хәләл кылынды. Һичшиксез, Аллаһ [ирекле кыласы һәм тыясы нәрсәләр мәсьәләсендә] теләгәнен карар кыла.

2. И, иман китерүчеләр! Ни Аллаһның [диненең] йолаларын [бозуны], ни харам айны [бу айда сугышуны һәм харам айларның берәрсенең харамлыгын хәләл бер айга күчерүне], ни [Аллаһка якынаю чарасы буларак Кәгъбәгә бүләк ителгән] корбанлыкларны, ни [корбанлыкларны тамгалау өчен, муеннарына тагылган] муенсаларны, ни Раббыларының рәхмәтен һәм ризалыгын эзләп, [хаҗ һәм гомрә нияте белән] Бәйте Харамга килгән кешеләрне [аларга һөҗүм итүне] хәләл санамагыз. Ихрамнан чыкканнан соң, [теләсәгез] ауга чыга аласыз. [Хөдәйбия елында] Сезне Харам мәчетенә кертмәгәннәре өчен, бер кавемгә булган ачу сезне [алардан үч алу мәсьәләсендә] гөнаһка этәрмәсен[1]. [Кичерү һәм күз йому кебек] Игелек кылу һәм [харамнардан саклану сыйфаты кебек] тәкъвалыкта ярдәмләшегез. [Золым кылу кебек] Гөнаһ [юлында] һәм дошманлыкта ярдәмләшмәгез. Аллаһтан куркыгыз. Һичшиксез, [әмеренә каршы төшүчеләргә карата] Аллаһның газабы бик каты.

3. [Чалмыйча җаны чыккан] Үләксә, [хайванны чалган чакта агып чыккан] кан, дуңгыз ите, Аллаһтан башкасы өчен [яисә, җаны чыкканчы өлгереп, Ислам кушканча] чалынганнардан тыш, буылган [һәм үлгән], [таш, агач кебек әйберләр белән] кыйналган [һәм үлгән], [биектән яки кое кебек бер җиргә] егылып төшкән [һәм үлгән], [башка бер хайван тарафыннан] сөзелгән [һәм үлгән], ерткыч хайван ашап, [җаны чыкканчы өлгереп] чалынганнан тыш, [табыныла торган] тораташлар [һәм потлар өчен корбан китерелә торган урыннарда] бугазланганнар һәм фал уклары белән багучылык итүегез сезгә харам кылынды. Бу – [харамнардан файдалануыгыз] бер гөнаһкярлык. [Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) саубуллашу хаҗы кылган вакытта] Кяфер кешеләр бүген [Гарәфә көнендә] сезнең динегездән өметләрен өзделәр. Алардан курыкмагыз, Миннән куркыгыз. Бүген сезнең өчен динегезне камил иттем, [Мәккәне алуны насыйп итү белән динегезне бөтен ялган диннәрдән өстен кылып] сезгә нигъмәтемне тәмамладым һәм сезнең өчен, дин буларак, Исламнан канәгатьмен. Кем дә кем, [үлмәслек кенә ашау чигеннән чыгу һәм ләззәтләнү өчен ашау кебек] бер гөнаһка авышмыйча, ачлык хәлендә [чарасыз калып, бу тыелганнардан берәрсен ашарга] мәҗбүр булса, һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле[2].

4. [Расүлем!] Синнән үзләренә нәрсәнең хәләл кылынганлыгын сорыйлар. Әйт: «[Җирәнмәгән] Бөтен пакь нәрсәләр сезгә хәләл кылынды. Аллаһның сезгә [аучылык белән бәйле] белдергән нәрсәләреннән сез этләр кебек ияләштереп өйрәткән җәнлекләр [үзләре ашамыйча] сезгә дип тотканнарны [киекләрне] ашагыз һәм алар өстендә Аллаһның исемен телгә алыгыз. [Харамнарга төшмәс өчен] Аллаһтан куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһ хисапны бик тиз тота.

5. Бүген пакь нәрсәләр сезгә хәләл кылынды. Китап бирелгәннәрнең [яһүди һәм насараларның Аллаһның исемен әйтеп, башка бер илаһның исеме әйтелмичә суйган] ризыклары да сезгә хәләл, сезнең ризык та аларга хәләл. Янә гыйффәтле иманлы хатыннар һәм сездән алда китап бирелгәннәрнең гыйффәтле хатыннары, аларга мәһәрләрен биргән тәкъдирегездә [сезгә, өйләнер өчен, хәләл]. Әмма [алар сезгә үзегезне зинадан] саклаучы, зина кылмаучылар һәм яшерен дуслар тотмаучылар буларак [рөхсәт ителде]. Кем дә кем иманны инкяр итсә, аның [дөньяда кылган барлык] гамәле бушка китәчәк, һәм Ахирәттә ул [иң зур] зарар күрүчеләрдән булыр[3].

6. И, иман китерүчеләр! Намазга басарга әзерләнгән чагыгызда [әгәр тәһарәтле түгелсез икән] йөзләрегезне һәм терсәкләрегезгә кадәр [аларны кертеп] кулларыгызны юыгыз, башларыгызны мәсех кылыгыз, аякларыгызны да тубыкларга кадәр [аларны кертеп юыгыз]. Әгәр [намаз укырга кирәк булганда] җөнеб булсагыз, [госел коенып] пакьләнегез. Әгәр сез [су кулланырга ярамаслык хәлдәге] авыру яки сәфәрдә булсагыз, яки сезнең берәрегез [хаҗәтен үтәп] хаҗәтләнү урыныннан килсә, яки хатыннар белән [якынлык кылып] бер-берегезгә кагылган булсагыз һәм [тәһарәт, я госел алырга] су тапмасагыз, пакь туфракка юнәлегез дә, йөзләрегезне һәм кулларыгызны аның белән [мәсех кылып] сыпырыгыз. Аллаһ [сезне тәһарәт, госел һәм тәяммүм кебек вазифалар белән җаваплы тотып] сезгә кыенлык тудырырга теләми. Ул бары сезне пакьләргә һәм сезгә карата нигъмәтен төгәлләргә тели, бәлки, сез [Аның нигъмәтләренә] шөкер итәрсез[4].

7. Аллаһның сезгә булган [Ислам] нигъмәтен һәм Аның сезнең белән вәгъдәләшкән сүзен хәтерләгез ки, сез: «Ишеттек һәм итагать иттек», – дигән идегез. [Нигъмәтләрне оныту һәм вәгъдә бозу кебек мәсьәләләрдә] Аллаһтан куркыгыз. Чөнки, һичшиксез, Аллаһ – күкрәкләрдә булган нәрсәләрне [күңелләрдә яшерелгән бөтен серләрне, ният һәм ышанычларны бик яхшы] белүче.

8. И, иман китерүчеләр! Аллаһ өчен [үтәлүе кирәк булган хакларны үтәү өчен] чыдам һәм гаделлек белән шаһитлык кылган кешеләр булыгыз. Бер кавемгә булган ачу сезне [аларга карата] гаделлекне бозарга этәрмәсен. [Дуска да, дошманга да] Гадел булыгыз. Ул [гаделлекне үтәү күңелдәге] тәкъвалыкка якынрак. [Әмер һәм тыюларны үтәмәү мәсьәләсендә] Аллаһтан куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан [бик яхшы] хәбәрдар.

9. Иман китергән һәм изге гамәлләр кылганнарга Аллаһ мәгъфирәт һәм зур әҗер вәгъдә итте.

10. Әмма кяфер булган һәм Безнең аятьләребезне ялган, дип санаган кешеләр, әнә шулар – Ут әһелләре.

11. И, иман китерүчеләр! Аллаһның сезгә булган нигъмәтен хәтерләгез. Үз вакытында [яһүди һәм мөшрикләрдән] бер җәмәгать сезгә кулларын сузарга теләгән иделәр, тик Аллаһ аларның кулларын сездән алган иде. [Әмер һәм тыюларны үтәү мәсьәләсендә] Аллаһтан куркыгыз. Мөэминнәр [кяферләрнең хәйләләренә каршы] Аллаһка гына [таянып] тәвәккәл итсен[5].

12. Аллаһ [Үзеннән башка берәүгә дә табынмаячаклары һәм әмерләренә каршы төшмәячәкләре хакында] Исраил улларыннан [катгый] сүз алган иде. Һәм Без алар арасыннан [башларында торган кабиләләрен карау-тәрбияләү өчен, шаһит һәм тикшерүче буларак] унике юлбашчы җибәргән идек. Аллаһ [аларга] әйткән иде: «Мин [ярдәм итү ягыннан] сезнең белән. Әгәр намазны укысагыз, зәкятне бирсәгез, расүлләргә ышансагыз, аларны олыласагыз һәм [изге юлларда сарыф итү кебек] игелекле нәрсәләрне Аллаһка бурычка бирсәгез, [сез кылган] яман эшләрегезне сездән сөртермен һәм сезне [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар аккан җәннәтләргә кертермен. Моннан соң исә кайсыгыз [саналган нәрсәләрне] инкяр итсә, ул туры юлдан язган [димәк]».

13. Вәгъдәләрен бозганнары өчен, Без аларны ләгънәтләдек [рәхмәтебездән чыгардык] һәм калебләрен [аять һәм кисәтүләребез тәэсир итә алмаслык итеп] катырдык. Алар [калебләре кату сәбәпле, Аллаһ] сүзләренең [һәм Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) таныта торган аятьләрне, бигрәк дә үзләренә авырга килгән хөкемнәрнең] урыннарын алмаштырып үзгәртәләр иде. [Аллаһның сүзен үзгәртүдән һәм аңа яла ягудан да зуррак хәсрәт була аламы?] Алар [Тәүратта] вәгазь ителгәннең бер өлешен оныттылар. [Расүлем!] Араларыннан бик азларыннан тыш, син алардан мәйданга киләчәк бер хыянәткә [һәм вәгъдәне бозуга] тап булачаксың. Янә аларны кичер һәм [бу гамәлләренә] күз йом. Чөнки, һичшиксез, Аллаһ яхшы гамәл кылучыларны сөя [һәм аларга күп итеп әҗер-савап бирә][6].

14. [Яһүдиләрдән алган кебек] «Без – насаралар», – дип әйткәннәрдән дә [Аллаһка, һәм Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) да исәпкә алып, бөтен пәйгамбәрләргә инаначаклары турында көчле] вәгъдә алдык. Әмма алар үгет ителгәннең [әмер һәм тыюлар белән бәйле] бер өлешен оныттылар. Без исә Кыямәт көненә кадәр алар арасына дошманлык һәм нәфрәт салдык. Аллаһ аларга [дөньяда чакта] кылганнарын [вәгъдә бозу һәм әмерләргә буйсынмау кебек начар] хәбәр итәчәк[7].

15. И, әһле китап [булган яһүдиләр һәм насаралар]! Сезгә Безнең расүлебез килгән иде ки, ул сезгә китапта [бәян иткән, Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сыйфатлары булган һәм рәҗем аяте кебек мәсьәләләрдә] үзегез яшергән нәрсәләрнең күбесен аңлата, [аңлатуы кирәк булмаган мәсьәләләрнең] күбесен исә гафу итә. Аллаһтан сезгә [караңгылыкларны яктырткан] бер нур [иясе Расүлем] һәм [яшерен хакыйкатьне] бәян итә торган [бөек] бер Китап килде[8].

16. Ризалыгына омтылучыларны Аллаһ аның [Коръән] белән котылу юлларына ирештерер һәм Үзенең ихтыяры белән аларны караңгылыклардан [Ислам дигән] нурга чыгарыр, аларны [Үзенең ризалыгына ирештерә торган] туры бер юлга ирештерер.

17. «Аллаһ – Мәрьям улы Мәсих ул», – дип әйткән кешеләр кяфер булдылар. [Расүлем! Болай диючеләргә син] Әйт: «Ул [Аллаһы Тәгалә] Мәрьям улы Мәсихне, аның анасын һәм җирдә булучыларны һәлак итәргә теләсә, кем Аллаһка иң кечкенә бернәрсә белән комачау итә алыр?» Күкләрнең, җирнең һәм икесе арасындагыларның хакимлеге [һәм идарәсе] – Аллаһныкы гына. Ул теләгәнен бар итәр. Аллаһ [Адәмне [галәйһиссәлам] – ирсез һәм хатынсыз, аның хатынын – хатынсыз, Гайсәне [галәйһиссәлам] исә ирсез яралту кебек] һәрнәрсәгә кодрәтле.

18. Яһүдиләр һәм насаралар: «Без – Аллаһның улларыбыз [Аның катында дәрәҗәле] һәм Аның [бик якын] сөеклеләребез», – диделәр. [Расүлем! Бу алдакчыларга] Әйт: «Ул ни өчен соң гөнаһларыгыз сәбәпле сезгә җәза бирә? Юк! Сез – [башка адәм балалары кебек] Аның яралтканнары арасыннан кешеләрсез генә. Ул теләгәнен ярлыкар [болар Аңа һәм пәйгамбәрләренә иман китергән кешеләр булыр]. Теләгәнен исә җәзаландырыр [болар инде көферлектә калучылар булыр]. Күкләрнең, җирнең һәм икесе арасындагыларның хакимлеге – Аллаһныкы гына. [Соңгы] Кайту да Аңа гына». [Ул исә һәркемгә лаек булган җәзасын яки әҗерен бирәчәк].

19. И, әһле китап! Сез: «Безгә сөендерүче дә, үгетләүче дә килмәде», – дип әйтмәсен өчен, пәйгамбәрләр килмичә торган арада сезгә [диннең хөкемнәрен] аңлатучы Расүлебез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килде. Менә [ул, Расүлем] сезгә сөендерүче һәм үгетләүче килде. Аллаһ – һәрнәрсәгә Кодрәтле.

20. [Расүлем!] Үз вакытында Муса кавеменә әйтте: «И, кавемем! Аллаһның сезгә булган нигъмәтен хәтерләгез, ул арагызда пәйгамбәрләр җибәрде, сезне [Фиргавеннең коллыгыннан коткарып] хөкемдарлар итте һәм [үз чорыгыздагы] галәмнәрнең берсенә дә бирмәгәннәрне сезгә бирде. [Диңгезнең урталай ярылуы һәм болытның күләгә ясавы кебек нигъмәтләрнең сездән әүвәл һичкемгә бирелгәне ишетелмәде].

21. И, кавемем! Аллаһ [Ләүхелмәхфүздә] сезгә [яшәү урыны] дип [аерып] язган мөкатдәс туфракка [изге Шам җирләрендә булган Кодес шәһәренә] керегез. [Андагы бозык кешеләрдән куркып] Артыгызга борылмагыз, юкса, соңыннан [дөнья һәм Ахирәт савабын] югалткан кешеләргә кайтырсыз».

22. Алар: «И, Муса! Анда бит [залим һәм] җәберләүче кешеләр бар. Алар [сугышсыз-нисез] аннан чыгып китмичә, без анда [сугышып та] кермәячәкбез. Әгәр алар [үзләре теләп] аннан чыксалар, без [аларның җирләренә] керәчәкбез», – дигәннәр иде[9].

23. [Шуннан соң] Аллаһ үзләренә нигъмәт биргән, [Аллаһтан] курыккан [Калиб һәм Юшаг исемле] ике кеше: «Аларга капкадан [көтелмәгәндә] керегез. Анда кергәч, сез җиңәчәксез. Әгәр [Аллаһның сүзенә] ышанган кешеләр булсагыз, Аллаһка гына тәвәккәл итегез», – дип әйткән иде.

24. Алар: «И, Муса! Һичшиксез, алар анда чакта, без анда беркайчан да кермәячәкбез. Син Раббың белән бар да, сез икәү сугышыгыз. Без исә монда утырып торырбыз», – дигәннәр иде.

25. [Шулвакыт] Ул [борчылуын белдерер өчен]: «И, Раббым! Һичшиксез, мин [Синең динеңә ярдәм итәр өчен] үземә һәм кардәшемә генә [сүзем үтәрлек] хуҗа була алам. Син безнең белән [юлдан язган] гөнаһкярлар җәмәгате арасын аер [һәм һәркемгә лаек булган әҗерен я җәзасын бир]», – дигән иде.

26. Ул [Аллаһы Тәгалә] әйтте: «[Алай булгач, әмеремә каршы килгәннәре өчен] Һичшиксез, ул [туфракларны яулап алу] аларга кырык елга тыелды. Алар [шул булган] җирдә каңгырап йөриячәкләр. Син ул гөнаһлы кавем өчен хәсрәт чикмә [чөнки алар моңа лаек]».

27. Аларга Адәмнең [Һабил белән Кабил исемле] ике улының хәбәрен хак [бер бәян] белән укы. Менә ул икәү берәр корбан тәкъдим иттеләр; аларның берсеннән [бу корбаны] кабул ителде, икенчесеннән исә кабул ителмәде. Ул [корбаны кабул ителмәгән Кабил Һабилгә]: «Мин сине, һичшиксез, үтерәчәкмен», – диде. Ул исә әйтте: «Аллаһ тәкъвалык ияләреннән генә [корбаннарын] кабул итә.[10]

28. Әгәр син мине үтерергә дип кулыңны сузсаң да, мин сине үтерергә дип кулымны сузмам. Чөнки, һичшиксез, мин галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһтан куркамын.

29. Мин синең үз [корбаныңның кабул ителмәвенә сәбәп булган] гөнаһың белән минем [синең тарафтан үтерелү] гөнаһымны да йөкләп, Ут әһеле булуыңны телим. Бу – залимнәрнең җәзасы».

30. Нәфесе аны кардәшен үтерүгә [бизәп күрсәтеп] этәрде, һәм ул аны үтерде, һәм ул [динен дә, дөньясын да] югалтучылардан булды.

31. Шуннан [Кабил Һабилнең мәетен нишләтергә белмичә аптырап йөргән чакта] кардәшенең гәүдәсен ничек каплауны күрсәтер өчен, Аллаһ аңа җирне казып торган бер карга җибәрде. Ул [тере карганың үле карганы ничек күмгәнен күргәч]: «Ни үкенеч миңа! Мин шушы карга кебек тә була алмыйм һәм кардәшемнең гәүдәсен дә каплый алмыйммыни?» – диде. Һәм ул [бик озак кардәшенең үле гәүдәсен аркасында йөрткәне өчен] үкенгәннәрдән булды.

32. Шул [рәвешчә, Кабил Һабилне үтерүе] сәбәпле, Без [бу гөнаһны күп итеп кылган] Исраил улларына [бер хөкем буларак] әмер иттек: кем дә кем бер җан өчен [кыйсас ителү кебек хокуклы очрак булмыйча] яки җирдә бозыклык [һәм юлбасарлык кебек үтерелүне кирәк кылган сәбәп] булмыйча, [нахакка] бер җанны үтерсә, гүя бөтен кешене дә үтергән кебек булыр. [Берәүнең үтерелүенә комачау итеп һәм аны куркынычлардан коткарып, аның гомерен саклап калуга сәбәп булу белән] Кем дә кем аны терелтсә, гүя бөтен кешеләрне терелткән кебек булыр. [Исраил уллары хакында бу хөкемне язганыбыздан соң] Расүлләребез аларга [бу җинаятьләрдән ерак торсыннар өчен] ап-ачык дәлилләр китергән иде, ләкин [шулкадәр дәлилләр килүгә карамастан] моннан соң араларыннан бик күбесе җирдә [бозыклык чыгару һәм кеше үтерү гөнаһларында] чиктән чыкты[11].

33. Һичшиксез, Аллаһка һәм Аның расүленә сугыш ачкан [һәм кешеләрнең юлларын кисеп, малларын талаган имансыз] кешеләрнең һәм [мөселман була торып та] җирдә бозыклык [чыгару] өчен йөргән кешеләрнең җәзасы – [үтерү белән генә канәгатьләнмичә, кыйсас юлы белән] үтерелүләре яки [җинаять белән бергә мал да талап алган булсалар] асылулары яки [җинаять кылмыйча мал гына талаган булсалар] куллары һәм аяклары чалышлап киселү яки [куркытудан тыш берни эшләмәгән булсалар, яшәгән] җирдән сөрелүләре. Бу [җәзалар] дөньяда алар өчен бер [рисвайлык, кимлек һәм] хурлык, [гөнаһларының зурлыгы сәбәпле] Ахирәттә исә алар өчен бик зур газап [булыр][12].

34. Мәгәр [тотылып] кулыгызга төшүләреннән алда [көферлектән һәм азгынлыктан] тәүбә итүчеләрдән тыш. Белегез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.

35. И, иман китерүчеләр! Аллаһтан куркыгыз [һәм Аның колларын җәфаламагыз], [әмерләрен тоту, тыюларыннан качу һәм Аның дусларын сөю кебек гамәлләр белән] Аңа якынаю юлларын эзләгез һәм [Аллаһы Тәгаләнең күренгән-күренмәгән бөтен дошманнары белән сугышыр өчен] Аның юлында җиһад кылыгыз, бәлки, сез [дөньяда һәм Ахирәттә бәхеткә һәм] уңышка ирешә алырсыз[13].

36. Һичшиксез, Кыямәт көненең газабыннан [үз-үзләрен йолып калырга] фидия бирә алулары өчен җирдәге бар нәрсә һәм тагын шуның хәтле үк [байлык] кяферләрдә булса да, бу алардан кабул ителмәс. Аларга тилмерткеч бер газап [әзерләнгән].

37. Алар [җәһәннәмдәге] уттан чыгарга теләр, тик алар аннан [беркайчан да] чыга алмаячак. Аларга мәңгелек бер газап [әзерләнгән].

38. Карак ир белән карак хатынның [урлап] алган нәрсәләре өчен җәза итеп, Аллаһтан газап буларак, икесенең дә [беләзектән уң] кулларын кисегез. Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.

39. Әмма [караклардан] кем дә кем [кешеләргә кылган бу] золымы артыннан тәүбә итеп [һәм кол хакларын түләү белән эшен] төзәтсә, һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле[14].

40. [И, Расүлем!] Күкләрнең һәм җирнең хакимлеге Аллаһныкы гына икәнен белмисеңмени? Ул теләгәнен газап чиктерер, теләгәненә исә [гөнаһларын] ярлыкар. Аллаһ – һәрнәрсәгә Кодрәтле.

41. И, Расүл! Күңелләреннән инанмыйча, авызлары белән: «Инандык», – дип әйтүчеләрнең [монафикълар] көферлеккә ашкынулары сине борчымасын. Яһүдиләрдән бар шундыйлар, ялганны бик дикъкать белән тыңлыйлар, [һәм нәфрәтләренең ташып торуы сәбәпле] синең янга килмәүче башка бер җәмәгать [синнән ишеткәннәрне аларга җиткерер] өчен тыңлыйлар. Бу кешеләр сүзләрне [Аллаһ тарафыннан] куелган урыннарыннан алып алмаштыралар һәм [сиңа фәтва сорар өчен җибәргән кешеләренә]: «Әгәр сезгә шул [без биргән хөкем] бирелсә, аны алыгыз. Әгәр сезгә бу [фәтва] бирелмәсә, [кабул итүдән] сакланыгыз!» – диләр. Аллаһ берәүне адаштырырга теләсә, син аның өчен Аллаһка каршы берни дә эшли алмассың. Алар шундый кешеләр ки, Аллаһ [көферлекне сайлаганнары өчен] аларның күңелләрен [инкярдан] сафландырырга теләмәде. Дөньяда аларга – хурлык. Ахирәттә исә аларга зур газап [әзерләнгән][15].

42. [Бу хыянәтчеләр] Рәхәтләнеп ялган тыңлыйлар, [ришвәт кебек] харам ашыйлар. [Расүлем!] Әгәр алар [фәтва сорарга дип] сиңа килсәләр, [теләгең булса] араларында хөкем ит яки алардан йөз чөер. Әгәр алардан йөз чөерсәң, [дошманлыкларыннан борчылуыңа урын юк, чөнки] алар сиңа берничек тә зарар китерә алмаслар. Хөкем итсәң исә, аларны гаделлек белән хөкем ит. Һичшиксез, Аллаһ гадел булганнарны сөя.

43. [Сиңа һәм Китабыңа ышанмый торып] Ничек алар сине хаким итеп куялар, шуннан соң [синең хөкемеңә буйсынудан] йөз чөерәләр. Юкса, үзендә Аллаһның хөкеме булган Тәүрат алар янында [һәм алар синең хөкемеңнең үз китапларында язылганга туры килгәнен анда күрәләр]. Болар – иман китерүчеләр түгел.

44. Һичшиксез, Без үзендә [туры юлны күрсәткән] бер һидаять һәм [караңгылыкта калган хөкемнәрне яктыга чыгарган] нур булган Тәүратны иңдердек. [Аллаһның Тәүраттагы хөкемнәренә буйсынып] Мөселман булган пәйгамбәрләр белән [дөньяга кызыкмаган заһид һәм тулысынча Аллаһка бирелгән] раббаниләр һәм [пәйгамбәрләр юлыннан барган] галимнәр яһүдиләргә аның [Тәүратның кануннары] белән хөкем бирә иде, чөнки алардан Аллаһ Китабының [үзгәртелеп югалтылуыннан] саклануы соралган һәм [сүзләр урыннарыннан күчерелмәсен дип] алар аның турында [карап-күзәтеп торучы] шаһитлар булган иде. [Без аларга: «И, хакимнәр! Карар биргәндә] Кешеләрдән курыкмагыз, Миннән куркыгыз. Минем аятьләрем белән [түләп] арзан бәяне сатып алмагыз. Кем дә кем Аллаһ иңдергән [кагыйдәләрнең дөреслеген белә торып, аларны чынга алмыйча, алар] белән хөкем итмәсә, алар –имансызлар[16].

45. Без анда [Тәүрат китабында] аларга, җан – өчен җан, күз өчен – күз, борын өчен – борын, колак өчен – колак, теш өчен – теш [кыйсас кылынырга тиеш], [кыйсас кылу мөмкин булган калган әгъзаларда], яралар да [бер-берләре белән] кыйсас [кылынырга тиеш], дип язган идек. Кем дә кем [хакы була торып, кыйсас сорамыйча] аны гафу итсә, ул үзе өчен бер кәффарәт. Кем дә кем Аллаһ иңдергән [кыйсас кебек хөкемнәр] белән хөкем итмәсә, алар – [Аллаһның шәригатенә каршы килгән карарлар биргәннәре өчен һәм үзләренә, һәм хөкем биргән кешеләренә гаделсезлек кылган] залимнәр.

46. Алар артыннан, Тәүратта иңдерелгәннәрнең хаклыгын раслаучы итеп Без Мәрьям улы Гайсәне җибәрдек. Һәм [пәйгамбәрлеген исбат итсен һәм] тәкъвалык ияләре өчен һидаять вә нәсыйхәт булсын дип, аңа үзендә [туры юлны күрсәткән] һидаять һәм [караңгылыкта калган хөкемнәрне яктыга чыгара торган] нур булган, үзеннән алда Тәүратта иңдерелгәннәрнең хаклыгын раслаган Инҗилне бирдек.

47. Инҗил әһеле, Аллаһ анда иңдергәннәр белән [тиешенчә] хөкем итсен. Кем дә кем Аллаһ иңдергән нәрсәләр белән хөкем итмәсә, алар – [биргән карарларында Аллаһның шәригатеннән чыккан] гөнаһкярлар[17].

48. [Расүлем!] Үзеннән алдагы китапларны раслау һәм [дөреслеге хакында] аңа шаһитлык итүче буларак, сиңа да хак белән Китап иңдердек. Син аларны Аллаһның [сиңа Коръәндә] иңдергәннәре белән хөкем ит һәм, үзеңә килгән хактан ераклашып, аларның начар теләкләренә иярмә. [И, кешеләр!] Сезнең һәрберегез өчен бер шәригать һәм [Аллаһка ирештерәчәк бер] юл билгеләдек. Әгәр Аллаһ теләсә, сезне [бөтен гасырларда бер диндә берләшкән] бер генә өммәт иткән булыр иде. Әмма сезгә биргән нәрсәләрендә [һәм төрле шәригатьләрнең һәр гасырга муафыйк булган хөкемнәрендә] сезне сынар өчен [моны теләмәде, югыйсә һәр чорга ярашлы итеп төрле хөкемнәр билгеләргә теләр иде]. [Үлеп, форсатны кулдан ычкындырганчы, Аллаһ әмер иткән] Хәерле эшләрдә ярышыгыз. Һәммәгезнең дә кайтуыгыз – Аллаһка, Ул исә сез ихтилаф иткән нәрсәләрне сезгә хәбәр итәчәк.

49. Алар арасында Аллаһ иңдергән белән хөкем ит, аларның начар теләкләренә иярмә һәм Аллаһ сиңа иңдергәннәрнең берсеннән генә булса да сине тайпылдыруларыннан саклан! Әгәр алар [һаман башка хөкемнәр эзләп, Аллаһның кануннарыннан] йөз чөерсәләр, бел: Аллаһ аларның кайбер гөнаһлары өчен [дөньяда ук] башларына бер бәла китерергә тели. Һичшиксез, кешеләрнең күбесе – [Аллаһ тарафыннан куелган хөкемнәрне үтәү даирәсеннән чыккан] гөнаһлылар.

50. Әллә алар һаман [Исламга кадәрге] җаһилия хөкемен эзлиләрме? Шиксез белемгә ия бер кавем өчен Аллаһтан да яхшырак хөкем йөртүче [һәм канун куючы] кем бар?!

51. И, иман китерүчеләр! Яһүдиләрне һәм насараларны [үзегезгә ышанычлы] дуслар итмәгез, чөнки алар бер-берләренә дус [һәм бер-беренең тарафын тотар]. Арагыздан кем дә кем аларны дус итсә, үзе дә алардан. Һичшиксез, Аллаһ ул залимнәр кавемен [дөреслекне табарга] һидаять итмәс.

52. Күңелләрендә [монафикълык кебек] авыру булган [Габдуллаһ ибне Үбәй кебек] кешеләрнең алар арасына [дуслык һәм таяныч өчен] ашыкканнарын күрерсең. Алар: «Башыбызга бер бәла килүеннән куркабыз», – диләр. Әмма, бәлки, Аллаһ [мөэминнәргә бер] җиңү яки Үз катыннан [монафикъларның чын йөзен ачып салу белән бәйле] бер әмер җибәрер, һәм шулвакыт алар күңелләрендә яшереп тоткан [бу шикләнү һәм көферлек кебек яман] нәрсәләре өчен бик үкенәчәкләр.

53. Иман китерүчеләр исә [шулчак бер-берләренә монафикъларны күрсәтеп, аларның хәлләренә гаҗәпләнүне белдерер өчен]: «[Һичшиксез] Сезнең белән булачакларына Аллаһ белән иң көчле ант итүчеләр болар идеме?» – дип әйтәчәкләр [һәм Аллаһның үзләренә насыйп иткән ихласлык нигъмәтенә шөкер итәчәкләр]. Аларның [ышанып түгел, кешегә күрсәтер өчен генә кылган бөтен] гамәлләре бушка китте, һәм алар [ике җиһанда да] югалтучылардан булдылар.

54. И, иман китерүчеләр! Арагыздан кем дә булса [Ислам] диненнән [чыгып, кире кяферлегенә] кайтса, Аллаһ үзләрен сөя, алар да Аны сөя торган, мөэминнәргә карата тыйнак, кяферләргә карата каты торган бер җәмәгать китерер. Алар Аллаһ юлында җиһад кылырлар һәм бернинди шелтәләүченең дә янауларыннан курыкмаслар. Бу – Аллаһның фазылы, Ул аны теләгәненә бирер. Аллаһ – чиксез Мәрхәмәт һәм Белемнәр иясе, [һәрнәрсәне] Белүче[18].

55. [И, мөселманнар!] Сезнең [асыл] дустыгыз бары тик Аллаһ, Аның расүле, иман китерүчеләр. Алар, рөкүгъ кылган хәлдә, намаз укыйлар, зәкят бирәләр.

56. Кемнәр Аллаһны, Аның расүлен һәм иман китерүчеләрне дус итсә, һичшиксез, [шулар – Аллаһның тарафдарлары] Аллаһның тарафын тотучылар [исә] җиңүчеләр.

57. И, иман китерүчеләр! Сездән алда китап бирелгәннәрдән динегезне көлкегә һәм уенга салучыларны һәм кяферләрне дус итмәгез. Әгәр [чыннан да] мөэминнәр булсагыз, Аллаһтан куркыгыз.

58. Сез [бер-берегезне азан белән] намазга чакырганда, алар моны [азанны да, намазны да] көлке һәм уен дип саныйлар. Бу [кыланыш] – аларның аңламый торган бер җәмәгать булуларыннан[19].

59. [Расүлем!] Әйт: «И, әһле китап! Сез безне Аллаһка, безгә иңдерелгәнгә һәм безгә кадәр иңдерелгәннәргә ышанганыбыз өчен битәрлисезме, сезнең күбегез [юлдан язган] гөнаһлылар булган өченме?»

60. [Расүлем! Мөселманнарга: «Сезнең динегездән дә начаррак дин булганын белмибез», – дип әйтүче яһүдиләрнең һәрберенә] Әйт: «Сезгә Аллаһ катында җәзасы моннан да [бу сүзегездән дә] начаррак булган нәрсә хакында хәбәр итимме? [Алар – яһүдиләр арасыннан шимбә көнне эшләү харамлыкны хәләлләштергән һәм Гайсәгә [галәйһиссәлам] килгән аш табынын инкяр иткән] Аллаһ үзләрен ләгънәтләгән һәм аларга ачу тоткан, араларыннан маймыллар һәм дуңгызларга әйләндерелгәннәр белән тагутка табынучылар – болар [бүтән кяферләр белән чагыштырганда] урыннары тагын да начаррак булган, туры юлдан ныграк тайпылучылар».

61. [И, мөселманнар! Яныгызда икейөзлеләнеп йөргән яһүдиләр һәм башка монафикълар] Сезгә килгәч: «Без [сезгә килгән дингә] иман китердек!» – диярләр. Әмма алар [сезнең янга] көферлек белән керделәр һәм аның белән чыктылар да. Аллаһ исә аларның [көферлек һәм монафикълык кебек] яшергәннәрен бик яхшы белә.

62. [Расүлем!] Алардан күбесенең [ялган кебек зур] гөнаһлар, золымнар һәм [аеруча] харам ашауларда ярышканнарын күрерсең. Һичшиксез, алар кылган нәрсәләр никадәр яман!

63. Нишләп [үзләрен Аллаһка баглы дип санаган] раббани кешеләр һәм галимнәр гөнаһ [булган ялган] сөйләүләреннән, [ришвәт һәм риба кебек] харам ашауларыннан аларны тыймыйлар соң? Һичшиксез, алар кылган ул нәрсә никадәр начар.

64. Яһүдиләр: «Аллаһ – саран», – диделәр. Үз куллары богаулансын һәм, әйткәннәре өчен, аларга ләгънәт төшсен. Юк! Аның юмартлыгы киң. Ул теләгәненчә сарыф итә. Сиңа Раббыңнан иңдерелгән нәрсә аларның күбесенең бозыклыгын һәм көферлеген арттыра. Без алар арасына Кыямәт көненә кадәр [дәвам итәчәк] дошманлык һәм нәфрәт салдык. Алар [Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм башка кешеләргә] сугыш өчен ут кабызган [һәм фетнә чыгарган] саен, Аллаһ аны сүндерә. Алар җирдә бозыклыкка омтылалар. Аллаһ исә бозыклык таратучыларны сөйми.

65. Һичшиксез, әгәр әһле китап иман китерсә һәм [гөнаһлардан] сакланса, Без аларны яман эшләреннән пакьләр идек, аларны [нигъмәтләр белән тулы] нәгыйм җәннәтләренә кертер идек.

66. Әгәр алар Тәүрат белән Инҗилне һәм үзләренә Раббыларыннан иңдерелгәнне [Коръәни Кәримдәге хөкемнәрне] тотсалар, өсләреннән [яуган яңгыр] һәм аяк асларыннан [үсеп чыккан төрле җиләк-җимеш, яшелчә белән] туенырлар иде. Араларында [чиктән ашмаган] урта юлны тапкан [яхшы] бер өммәт бар. Араларыннан күбесенең [хакны инкяр итү, тискәрелек һәм чамадан тыш дошманлык кебек] кылган нәрсәләре бик яман.

67. И, Расүл! Раббыңнан сиңа иңдерелгәнне [беркемнән тартынмыйча] ирештер. Әгәр моны эшләмәсәң, Аның рисаләтен [һәм барча хөкемнәрен] җиткермәгән булырсың. [Чөнки сиңа вәхи ителгәннәрдән берсе икенчесеннән өстенрәк куела алмый]. Аллаһ сине кешеләрдән саклаячак. Һичшиксез, Аллаһ кяферләр кавемен һидаятькә ирештермәячәк[20].

68. [Расүлем!] Әйт: «И, әһле китап! Сез [Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) инанып, аның хөкемнәренә буйсынып] Тәүратны, Инҗилне һәм Раббыгыздан сезгә иңдерелгәнне тугрылык белән тотмасагыз, [дин күзлегеннән мөһим дип саналган] бернәрсәдә дә [хаклыкта] түгелсез». Раббыңнан сиңа иңдерелгәннәр [Китаплар] аларның күбесенең азгынлыгын һәм көферлеген, һичшиксез, арттырачак. [Тәблигъ иткән саен аларның көферлекләре арта гына дип] Кяферләр кавеме өчен кайгырма [чөнки моның зарары сиңа түгел, үзләренә кайтачак].

69. Һичшиксез, [телләре белән] инанганнар [күңелләре белән инанмаганнар] һәм яһүдилектә булган [монафикъ] кешеләр, һәм [Нух һәм Ибраһим [галәйһимәссәлам] дәверендә яшәп, аларның динендә булган] сабииләр, һәм насаралар – [болардан] кем дә кем Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышанса, изге бер гамәл дә кылса, [кяферләр котлары алыначак Кыямәт көнендә] аларга курку булмас һәм [гөнаһлылар кулдан ычкындырган әҗерләре өчен кайгырган чакта] алар хәсрәт тә чикмәс[21].

70. Без [үз китапларындагы хөкемнәрне үтәү һәм Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ышанып, аңа иярүләре хакында] Исраил улларыннан вәгъдә алган идек һәм аларга [бу мәсьәләләрне аңлатыр өчен] пәйгамбәрләр җибәргән идек. Пәйгамбәр аларның җаннары теләмәгән берәр нәрсә китергән саен, аларның берләрен алар ялганчыга чыгардылар, икенчеләрен үтерделәр.

71. Алар [пәйгамбәрләрне инкяр итүләре һәм бертөрлеләрен үтерүләре кебек зур гөнаһлары сәбәпле] бер бәла чыкмас, дип санадылар һәм [дөреслекне күрергә] сукырайдылар һәм [үгет-нәсыйхәтне ишетергә] саңгырауландылар. Шуннан [бозауга табынуларыннан соң] Аллаһ тәүбәләрен кабул итте. [Әмма] Шуннан соң [Зәкәрия, Яхъя һәм Гайсә (галәйһимүссәлам) заманында] араларыннан күбесе кабат сукырайды һәм саңгырауланды. Аллаһ – аларның ни кылганнарын [бик яхшы] күрүче.

72. «Аллаһ – Мәрьям улы Мәсих ул», – дип әйтүчеләр кяфер булдылар. Хәлбуки, Мәсих: «И, Исраил уллары! [Миңа түгел] Минем дә Раббым, сезнең дә Раббыгыз булган Аллаһка гыйбадәт кылыгыз. Кем дә кем Аллаһка ширек кушса, Аллаһ [тәүхид ияләренә булган] җәннәтне аңа харам кылды. Аның сыенасы урыны [мөшрикләр өчен әзерләнгән] Ут [булыр]. [Аллаһның хакы булган гыйбадәтне Ул бар иткән мәхлукларга кылып, иң зур гаделсезлек кылган] Залимнәргә ярдәмчеләр юк», – дигән иде.

73. «Аллаһ – өчнең өченчесе [өч илаһтан берсе]», – дип әйтүчеләр кяфер булдылар. Хәлбуки, бер Аллаһтан башка илаһ юк. Әйткәннәреннән ваз кичмәсәләр, кяфер булган бу кешеләргә тилмерткеч бер газап кагылачак[22].

74. [Бу ялгыш иманнарын ташлап] Аллаһка тәүбә итмәячәкләрме һәм Аңардан ярлыкау сорамаячаклармы? Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.

75. Мәрьям улы Мәсих – [Аллаһның улы түгел] бер пәйгамбәр генә. Аңа кадәр дә пәйгамбәрләр [килеп] киткән иде. Анасы да [Аллаһның хатыны түгел, бик намуслы кол булган] бер тугры [сүзле] хатын гына. Алар икесе дә – [кол һәм адәм баласы булганнары өчен] азык ашыйлар иде. [Расүлем!] Безнең [игътикадларының ялгышлыгын күрсәткән] дәлилләрне аларга ничек итеп бәян иткәнебезне кара. Шуннан соң аларның [хакны табудан] ничек читләшкән булуларын кара.

76. [Расүлем!] Әйт: «Сез Аллаһны калдырып, үзегезгә ни зарар, ни файда китерергә көче җитмәгән нәрсәләргә табынасызмы әллә? Хәлбуки, Аллаһ [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.

77. [Расүлем!] Әйт: «И, әһле китап! [Берәүләрегез Гайсәне [галәйһиссәлам] илаһлыкка күтәреп, берәүләрегез пәйгамбәрләрне инкяр итеп] Хаклыкка каршы [барып] динегездә чиктән ашмагыз. [Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җибәрелүеннән] әүвәл [үз шәригатьләрен тотудан] тайпылган, [үзләренә ияргән] бик күпләрне адаштырган һәм [Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килгәч, аңардан көнләшеп һәм яла ягып] туры юлдан язган кешеләрнең начар теләкләренә иярмәгез».

78. Исраил улларыннан кяфер булган кешеләр Давыд һәм Мәрьям улы Гайсәнең теле белән [иңдерелгән Зәбүр һәм Инҗилдә] ләгънәтләнделәр. Бу – аларның [әмерләргә] каршы төшкәннәре һәм [Аллаһ тарафыннан куелган] чикне ашканнары өчен.

79. Алар үзләре кыла торган начарлыктан бер-берләрен тыймыйлар иде. Алар кылган бу [гөнаһларга карата ваемсыз] эш никадәр начар иде.

80. [Расүлем!] Син алардан күбесенең [сиңа һәм мөэминнәргә ачу тотканнары өчен] кяфер булган кешеләргә дуслык тотканнарын күрәсең. Нәфесләренең алар өчен электән әзерләп куйган нәрсәләре никадәр яман. Аллаһ аларга ачуланды, һәм алар мәңге газап эчендә калачаклар.

81. Әгәр алар Аллаһка, Пәйгамбәргә [Расүлем] һәм аңа иңдерелгәнгә иман китерсәләр, аларны дус итмәсләр иде. Әмма аларның күбесе – [үз диннәрен дә кирәгенчә тотмаган] гөнаһлылар.

82. Кешеләр арасыннан иман китерүчеләргә дошманлыкта иң көчле дип яһүдиләрне һәм ширек кылучыларны табачаксың. Алар арасыннан иман китерүчеләргә сөюдә иң якын итеп: «Без – насаралар», – диючеләрне күрәчәксең. Чөнки алар арасында [гыйбадәт һәм гыйлем белән мәшгуль] гыйлем ияләре һәм [Ахирәт хисабыннан курку сәбәпле, дөньяны ташлап монастырьга бикләнгән] руханилар бар, һәм алар [яһүдиләрдән аермалы буларак дөреслекне аңлаган чакта хакны кабул итүдә] тәкәбберләнмиләр[23].

83. [Насара булган Хәбәшстан хөкемдары Нәҗаши һәм аның янындагы руханилар сәхабәләрдән] Расүлгә иңдерелгәнне ишеткәч, [үз китапларыннан белгәнгә күрә] хакны [бик җиңел] таныганнары өчен, син аларның күзләре яшь белән тулганын күрерсең. Алар әйтәләр: «И, Раббыбыз! Без [Коръәнгә һәм аны китергән Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иман китердек. Син безне [Кыямәт көнендә башка өммәтләр хакында] шаһитлык кылучылар [мөселманнар] белән бергә яз[24].

84. Нишләп безгә үзебезгә килгән ул хакка иман итмәскә? Без бит Раббыбызның безне [пәйгамбәрләр һәм мөэминнәрдән торган] изгеләр җәмәгате арасына кертүен телибез».

85. Әйткән нәрсәләре өчен, Аллаһ аларны [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар аккан җәннәтләр белән бүләкләде. Алар анда мәңге калачак. [Иман һәм гыйбадәт мәсьәләсендә] Игелек кылучыларның әҗере менә бу.

86. Әмма кяфер булган һәм Безнең аятьләребезне ялган санаган кешеләр – әнә шулар [бик көчле ялкынлап янган] Ут әһелләре.

87. И, иман китерүчеләр! [Рухани булырга теләп йоклау, гаиләгез белән булу, ит ашау һәм хушбуйлар сөртенү кебек] Аллаһның сезгә хәләл иткән [пакь һәм тәмле] нәрсәләрне [үз-үзегезгә] харам кылмагыз һәм [хәләл-харам итү мәсьәләсендә] чиктән чыкмагыз. Һичшиксез, Аллаһ [Үзе куйган] чиктән ашучыларны сөйми.

88. Аллаһның сезне ризыкландырган нәрсәләреннән хәләл һәм хуш булганын ашагыз һәм Аллаһтан куркыгыз, сез бит – Аңа иман китерүчеләр.

89. [Хаталык яки ялгыш аңлау аркасында дөрес дип санап китергән] Антларыгыздагы буш сүз өчен Аллаһ сезне [өстегезгә нинди дә булса бер кәффарәт йөкләп] җәзаландырмый. Әмма [киләчәк турындагы] антларны [сүз белән] ныгытканыгыз өчен, [әгәр аны үтәмәсәгез] сезне җавапка тартачак. Моның кәффарәте – гаиләгезгә ашаткан нәрсәнең уртачасыннан ун фәкыйрьне ашату яки аларны киендерү, яки бер кол азат итү. Кем дә кем [боларны үтәргә мөмкинлек] таба алмаса, [аңа бу очракта] өч көн ураза [тоту йөкләнә]. Бу – ант иткән [һәм шул антны бозган] очракта антларыгызның кәффарәте. [Кирәккән-кирәкмәгән һәр очракта ант итмичә, ант ителгән чакта – әгәр бозу хәерлерәк түгел икән – бозмыйча, мөмкин булганда, бөтенләй ант итмичә, бозганда исә кәффарәт түләп] Антларыгызны саклагыз. [И, мөэмин кеше!] Аллаһ [шәригать хөкемнәрен уртага куйган] аятьләрен сезгә шулай [тиңсез бер бәян белән] бәян итә, – бәлки, сез шөкер итәрсез[25].

90. И, иман китерүчеләр! Хәмер, отышлы уен, [табыну өчен] тораташлар һәм фал уклары – шайтан гамәлләреннән булган шакшылык. Болардан ерак торыгыз, бәлки, сез [Аллаһның газабыннан котылып] уңышка ирешерсез.

91. Шайтан хәмер [һәм исерткеч эчемлекләр] һәм отышлы уен белән арагызга дошманлык һәм нәфрәт салырга, сезне Аллаһны искә алудан һәм намаздан тайпылдырырга тели. Сез [болардан] ваз кичмисезме әллә?[26]

92. Аллаһка итагать итегез, Расүлгә итагать итегез һәм [аларга каршы төшүдән] сакланыгыз. Әгәр дә [аларның хөкемнәреннән] йөз чөерсәгез, белегез, [Аллаһка да, пәйгамбәргә дә бернинди зарар да китерә алмассыз, чөнки] Безнең Расүлебез өстендә – ап-ачык бер ирештерү генә.

93. [Хәмер һәм отышлы уеннар тыелганчы] Ашаган нәрсәләре өчен иман китергән нәрсә һәм изге гамәлләр кылучыларга гөнаһ юк, әгәр [харамнардан сакланып] тәкъва булсалар, иман китерсәләр һәм изге гамәлләр кылсалар, шуннан [хәмер һәм отышлы уеннардан да сакланып] тәкъва булсалар һәм [аларның харамлыгына] иман китерсәләр, шуннан тагы тәкъва булсалар һәм яхшы гамәл кылсалар. Аллаһ [һәр эштә яхшылык һәм матурлык эзләгән, иман, изге гамәл, тәкъвалык һәм ихсан кебек сыйфатлар белән Үзенә якынлашырга тырышкан] игелек кылучыларны сөя.

94. И, иман китерүчеләр! Аллаһ [мәңге белгәне кебек, яралтылышыннан соң да бар булганда] Үзеннән, күрми торып, курыккан кешеләрне билгеле итәр өчен, Аллаһ сезне [ихрамлы чакта] кулларыгыз һәм сөңгеләрегез җитешәчәк ау табышы белән, [аны тотарсызмы, тотмассызмы дип] һичшиксез, сынаячак. Моннан соң кем дә кем [ихрамда вакытта ауга чыгып] чиктән ашса, аңа тилмерткеч газап [булыр].

95. И, иман китерүчеләр! Ихрамлы чакта кыргый [хайваннар] үтермәгез. Арагыздан кемдер, белә торып, үтерсә, эшенең зыянын татысын өчен, [аңа тиешле] җәза: яки Кәгъбәгә барачак корбанлыклардан [үзе] үтергән [хайваннар] күләмендә үк ике гадел кеше [бу корбанлык терлек хакында] аңа шаһитлык биргән терлек [чалу]; яки кәффарәте – фәкыйрьләрне ашату, яки [теләсә] моңа тиң ураза [тотып, кәффарәтен түләгән булыр ки, мондый очракта һәрбер фидия өчен бер көн ураза туры килер]. Аллаһ элек булганны [аулауларыгызны] гафу итте. Кем дә кем [бу гамәл харам булып расланганнан соң, мондый бер гөнаһка кабат] кайтса, Аллаһ аңарга җавап буларак җәза бирәчәк. Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], җавап булган җәзаны Бирүче.

96. Сезгә һәм юлчыларга бер файда булсын өчен, [ашала яки ашалмый торган бөтен] диңгездә ау һәм аны [ашарга рөхсәт ителгәнне] ашау сезгә хәләл кылынган. Коры җирдә ау исә ихрамлы чагыгызда сезгә тыелган. [Харамдә һәм ихрамда ауга йөрү мәсьәләсендә] Аллаһтан куркыгыз ки, Аңа җыелачаксыз.

97. Аллаһ Кәгъбәне, [ихтирамга лаек] Бәйте Харамны, [хаҗ үтәлә торган] харам айны, [хаҗ корбаны буларак Мәккәгә бүләк ителгән] корбанлыкларны һәм [аеруча] муенсалы булганнарны кешеләр өчен бер таяныч итте. Бу – сезнең Аллаһ күктә булганнарны да, җирдә булганнарны да белеп торганын һәм Аллаһ һәрнәрсәне [иң яхшы] Белүче икәнен белүегез өчен.

98. Белегез, һичшиксез, [харам һәм ихрам кебек чикләрен санга алмаган һәм боларда кирелек күрсәтеп тәүбә кылмаган кешеләргә карата] Аллаһның газабы бик каты һәм, һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.

99. Расүлгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) фәкать [Исламның хөкемнәрен аңлатып] ирештерү генә йөкләнгән. Аллаһ сезнең ачык кылган вә яшерен кылган эшләрегезне дә белә.

100. [Расүлем!] Әйт: «[Әй вакыйгаларга гыйбрәт күзе белән караучы кеше! Начар гамәлләр, гади кешеләр һәм харам керемнәр кебек] Кабахәтлекнең күплеге сине хәйран итсә дә, кабахәтлек һәм пакь [беркайчан да] тиң булмас. И, [нәфсани теләкләрдән арынган] акыл ияләре, [кабахәтне пакьтән өстен чыгару мәсьәләсендә] Аллаһтан куркыгыз, бәлки, сез уңышка ирешерсез.

101. И, иман китерүчеләр! Ачыклангач, [соңыннан] сезгә бик авыр булачак нәрсәләр турында [Пәйгамбәрдән] сорамагыз. Әгәр дә сез [вәхи килү дәвам итеп] Коръән иңгәндә, алар турында сорасагыз, алар сезгә ачыкланыр. [Әмма сезгә йөкләнмәгән нәрсәләрне кушып сорасагыз, үзегез үти алмаган әмерләр алырсыз да, гөнаһлы булганыгыз өчен, Аллаһның ачуына дучар булырсыз]. Аллаһ [үткәндә] булганны гафу итте. Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Мәрхәмәтле[27].

102. Сездән алда да [Исраил улларыннан булган] бер җәмәгать болар [кебек кирәкмәгән нәрсәләр] турында сораган иде, соңыннан шулар [сораулар бирү һәм җавапларны кабул итмәү] сәбәпле, кяфер булдылар.

103. Аллаһ ни бәхирә, ни саибә, ни вәсыйлә, ни хам дигән нәрсә кылмады. Әмма кяферләр [үз башларыннан моның ише хөкемнәр уйлап чыгарып, шул уйдырмаларын Аллаһка кайтарып калдырып] Аллаһка яла яктылар. Аларның күпчелеге аңламыйлар[28].

104. Аларга: «[Хәләл һәм харамнарны аңлый алуыгыз өчен] Аллаһ иңдергән нәрсәгә һәм Расүлгә [аның сөннәтенә] килегез», – дигәч, алар: «Аталарыбызны нәрсәдә тапкан булсак, [юл буларак] безгә шул җитә», – диләр. Әллә аталары [хак һәм һидаять турында] берни дә белмәгән һәм [бернинди хакыйкатькә] туры юл таба алмаган булсалар дамы?

105. И, иман китерүчеләр! Сез үзегезне [үзгәртү ягын] карагыз. Әгәр сез [изгелеккә өндәп һәм явызлыкны тыеп] һидаятьтә булсагыз, [туры юлдан] адашкан кеше сезгә зарар бирмәс. Сезнең һәммәгезнең кайтуыгыз – Аллаһка гына. Шуннан ул сезнең ни кылганнарыгызны сезгә хәбәр итәчәк[29].

106. И, иман китерүчеләр! Сездән берегезгә [үз туган илендә чакта] үлем [сәбәпләреннән берәрсе] килгәч, васыять [әйтү] вакытына сездән [туган тиешлегез булган] ике гадел кеше шаһитлык кылыр; әгәр дә сез җирдә сәяхәттә йөргән чакта, сезгә үлем ирешсә, [бу шаһитлыкны] сездән булмаган бүтән ике кеше [башкарыр]. Әгәр [бу ике кешедә] шикләнсәгез, аларның икесен дә [халык җыелган вакытта билгеле] намаздан соң тоткарлагыз, алар: «[Без шаһитлык кылган кеше] Якын [туган] булса да, аны [Аллаһы Тәгаләгә биргән антыбызны дөньяви мәнфәгать өчен] бер бәягә сатып алмыйбыз һәм Аллаһтан шаһитлыкны яшермибез. Ул [шаһитлыкны яшереп, хыянәт иткән] тәкъдирдә, һичшиксез, без [белә торып] гөнаһ кылган кешеләрдән булырбыз», – дип Аллаһка ант итәрләр.

107. Соңыннан бу икәүнең [ялган сөйләп] бер гөнаһ эшләгән булулары ачыкланса, [ул вакытта үләсе кеше тарафыннан васыять язуга сайлану мәсьәләсендә] хаклары булган кешеләрдән [һәм мәрхүмгә] иң якын [варислар арасыннан гаделсезлек күргән] бүтән ике кеше [ялган шаһитлык кылган] икәү урынын алырлар һәм [тегеләр кебек үк икенде намазыннан соң тоткарланып]: «Әлбәттә, безнең шаһитлыгыбыз теге икәүнең шаһитлыгыннан дөресрәк һәм без чиктән чыкмадык. Ул [ялган ант итәргә кыйган] чакта, һичшиксез, без [ялганны хак урынына куйган] залимнәрдән булырбыз», – дип Аллаһка ант итәрләр.

108. Бу [шаһитларны ант иттерү белән бәйле ысул] аларның [хыянәт итеп] шаһитлыкны [үзгәртмичә] дөрес үтәүләре яки антларыннан соң [бүтән шаһитлар тарафыннан биреләчәк] башка антларның кабатлануыннан куркуларына якынрак. [Ялган ант һәм ялган шаһитлык кебек мәсьәләләрдә] Аллаһтан куркыгыз һәм [васыятьләрне кабул итеп] тыңлагыз. Аллаһ исә гөнаһлылар кавемен һидаять итмәс.

109. Аллаһ пәйгамбәрләрне туплаган көнне: «[Илчелек вазифагызны өммәтләрегезгә ирештергәч] Сезгә нәрсә дип җавап кайтардылар?» – дип әйтер, алар [пәйгамбәрләр [галәйһимүссәләм]: «[И, Раббыбыз! Син бездән яхшырак беләсең]. Бездә бернинди белем юк. Һичшиксез, син – бөтен яшеренгәнне белүче», – дип әйтерләр[30].

110. Аллаһ әйтер: «И, Мәрьям улы Гайсә! Минем сиңа һәм анаңа булган нигъмәтемне хәтерлә. Сине мөкатдәс Рух [Җәбраил [галәйһиссәлам] белән куәтләндердек, һәм син [могҗиза буларак] бишектә дә, [ирештерү вазифасын үтәрлек дәрәҗәдә] үсеп җиткәч тә, кешеләр белән сөйләшкән идең. Сиңа [элекке пәйгамбәрләргә җибәрелгән] китапны [туры һәм хикмәтле сүз сөйләү, хәләл һәм харамны белү һәм яшерен гыйлемнәрне насыйп итү кебек] хикмәтне, Тәүратны һәм Инҗилне [арадашчысыз] өйрәткән идем. Син, Минем рөхсәтем белән, балчыктан кош шәкеленә охшаган бернәрсә ясадың, шуннан аңа өрдең һәм ул, Минем рөхсәтем [һәм ихтыярым] белән [җанлы], бер кошка әверелде. [Тумыштан] Сукырны һәм махау авырулыны да Минем рөхсәтем [һәм җиңеләйтүем] белән савыктырдың. Син, Минем рөхсәтем белән, үлеләрне [каберләреннән] чыгардың. Аларга [бәни Исраил кавеменнән булган кешеләргә] син ап-ачык дәлилләр китергәч, алар арасыннан [могҗизаларга ышанмыйча] көферлек кылганнар: «Бу – [синең күрсәткәннәрең] ап-ачык бер сихер генә», – дигән чакта, Мин Исраил улларын синнән тотып калдым [һәм аларны сине үтерү теләкләренә ирештермәдем].

111. [Син сайлап алган кешеләр булган] Хәвариларга: «Миңа һәм Минем пәйгамбәремә иман китерегез», – дип [илһам юлы белән] вәхи иткән идем, һәм алар: «Без иман китердек, Син безнең [үзләрен Аллаһка тапшырган] мөселман булуларыбызга шаһит бул», – дигәннәр иде».

112. Хәвариләр: «И, Мәрьям улы Гайсә! Раббыңның безгә күктән бер табын иңдерергә көче җитәме?» – дигән иделәр. Ул: «Әгәр [Аллаһның өстен көченә һәм минем пәйгамбәрлегемнең дөреслегенә] иман китергән кешеләр булсагыз, Аллаһтан куркыгыз [һәм мондый килешсез таләпләрдән ваз кичегез]», – дигән иде[31].

113. Алар: «Аннан ашап, [күрмичә ышануыбызны күзебез белән дә күреп] күңелләребезнең тынычлануын һәм синең [пәйгамбәрлек дәгъваңда һәм догаларыбызның кабул булу мәсьәләсендә] безгә дөресен сөйләгәнеңне белүебезне, һәм моңа шаһитлык итүчеләрдән булуыбызны телибез», – дигәннәр иде.

114. Мәрьям улы Гайсә [аларның ниятләре изге булганын аңлагач, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп]: «И, Аллаһ! И, Раббыбыз! Безгә күктән бер табын иңдер ки, [ул иңгән көн] безнең өчен һәм әүвәлгеләребез, һәм соңгыларыбыз өчен бер бәйрәм һәм [Синең кодрәтең, минем пәйгамбәрлегемә] Синнән [килгән] бер аять [һәм могҗиза] булсын һәм Син [Үз катыңнан аерым бер нигъмәт белән] безне ризыкландыр. [Ризыкларны яралтучы һәм алар өчен берни дә сорамаучы Син генә булганга күрә] Ризык бирүчеләрнең иң яхшысы Син бит», – дип әйтте.

115. [Гайсәнең [галәйһиссәлам] бу догасына җавап итеп] Аллаһ: «Һичшиксез, Мин [бу теләгегезне кабул итеп] аны сезгә иңдерәчәкмен, әмма арагыздан кем дә кем аннан соң кяфер булса, Мин аны галәмнәрдән һичберсен җәзаландырмаган бер газап белән җәзага дучар итәчәкмен», – диде[32].

116. [Расүлем!] Аллаһ әйтте: «И, Мәрьям улы Гайсә! Син кешеләргә: «Аллаһны калдырып, мине һәм әниемне ике илаһ итегез», – дип әйттеңме?» Ул әйтте: «[Тиңдәшең булудан] Син пакь! Ничек итеп мин хакым булмаган нәрсәне әйтим? Әгәр мин моны әйткән булсам, Син, һичшиксез, аны белгән булыр идең. [Чөнки] Син минем күңелемдә булганны беләсең, мин исә Синең Затыңда булганны белә алмыйм. Син бит – бөтен [күренмәгән һәм] яшеренне кимчелексез белүче.

117. Мин аларга: «Минем дә Раббым, сезнең дә Раббыгыз булган Аллаһка гыйбадәт кылыгыз!» – дип, Син миңа [әйтүемне] әмер иткән нәрсәдән башка берни әйтмәдем. Араларында булган чакта мин аларга бер шаһит [һәм күзәтүче] идем. Син мине [күкләргә күтәреп араларыннан] алгач, Син аларны күзәтүче булдың. Син – [болай да һәрвакыт безнең сөйләгән һәм эшләгән] һәрнәрсәгә шаһитсың.

118. Әгәр син аларны [кяфер булып үләчәк кешеләрне] газапласаң, һичшиксез, алар – Синең колларың. Әмма әгәр аларны ярлыкасаң, һичшиксез, Син бит – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.»

119. [Бу сүзләргә карата] Аллаһы Тәгалә әйтте: «Бу [Кыямәт көне] – тугрыларга тугрылыклары файда китерәчәк көн. Аларга [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар аккан җәннәтләр булыр. Алар анда мәңге калачак. Аллаһ алардан разый, алар да Аннан разыйлар. Бу – [рәвешле җәннәткә кереп җәһәннәмнән ерак калу дөньядагы тиз үтүчән уңышларга караганда] бик зур уңыш.

120. Күкләрнең, җирнең һәм алар арасында булганнарның хакимлеге [хөкемдарлык һәм идарә] – Аллаһныкы гына. Ул – һәрнәрсәгә Кодрәтле.

[1] Аяте кәримәдә гарәп телендә телгә алынган «шәгаир» сүзе – «шәгыйрә» сүзенең күплек саны. Нәрсәнең дә булса билгесен шәгыйрә дип йөртәләр, мәсәлән, азан – намазны белдерә торган билге, яулык – мөслимә хатын-кызны белдерә торган билге һ.б. Биредә күз уңында тотылган мәгънә турында төрле фикерләр булса да, гомуми мәгънәдә Аллаһы Тәгалә колларына фарыз кылган бөтен җаваплылыклар, аеруча хаҗга бәйле гыйбадәтләр, аларның үтәлү урыннары, нигездә, Сафа белән Мәрва таулары һәм Кәгъбәгә дип җибәрелгән корбанлыклар аяте кәримәдә әйтелгән башка хөкемнәр белән якын тора. «Харам ай» – зөлкагъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм һәм рәҗәп айларыннан гыйбарәт дүрт ай. Боларның берәрсенең харамлыгын башка бер айга күчерү һәм боларда сугыш алып бару тыелган. «Каляид» исә дага яки агач кайрысы кебек нәрсәләрдән дөя яки башка корбанлыкларның муеннарына тагылган нәрсәләр ки, биредә максат – муенында тамгасы булган корбанлыкларга аеруча кайгыртучанлык күрсәтелүенә игътибар итү. Моның белән гүя: «Корбанлыклар шулай торсын, аларның муенсаларына хөрмәтсезлек күрсәтмәгез», – дип әйтелә. «Бәйте Харамга килгән кешеләрне (аларга һөҗүм итүне) хәләл санамагыз» гыйбарәсеннән, нигездә, мөселманнарның күз уңында тотылуы очрагында бер нәсех турында сүз бара алмый. Мондый хәлдә алар көткән файда – хаҗ сәфәрендә кылган рөхсәт ителгән сәүдә буларак бәяләнә һәм, шул рәвешчә, аларның сәүдәләренә комачау итмәү әмер ителә.

[2] Бу аяте кәримә һиҗрәтнең унынчы елында Үәдагь хаҗының җомга көненә туры килгән Гарәфә көнендә икендедән соң иңә һәм вәхинең авырлыгы аркасында Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дөясе чүгәрлек хәлгә килә. Яһүдиләрдән берәү Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) барып: «Сезнең китапта шундый бер аять бар, әгәр ул без яһүдиләргә иңгән булса, әлбәттә, ул көнне бәйрәм иткән булыр идек», – дип әйткәч, Гомәр (радыйаллаһу ганһ) аңардан моның нинди аять булганлыгын сорый. Теге: «Бүген сезнең өчен динегезне камил иттем, сезгә нигъмәтемне тәмамладым һәм сезнең өчен дин буларак Исламнан канәгатьмен» аятен укыгач, Гомәр (радыйаллаһу ганһ): «Һичшиксез, мин аның кайчан иңдерелгәнен, кайда иңдерелгәнен һәм иңдерелгән вакытта Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кайдалыгын беләмен. Ул Гарәфә көнне иңдерелде ки, валлаһи, ул көнне без Гарәфәдә идек», – дип әйтеп, бу көннең болай да бәйрәм икәненә ишарәли. Шул сәбәпле, Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә): «Бу аять (бер түгел, ике) бәйрәм көнендә җомга көнендә һәм Гарәфә көнендә назил булды», – дип әйткән (Бохари, Тәфсир, Тирмизи, Тәфсир).

[3] Биредә әйтелгән «зинадан һәм коллыктан сакланган булу» шартын үтәү – мөстәхаб, әмма мөслимә җарияләргә һәм намусын саклаган хатыннарга өйләнгән мөселманның никахы да дөрес була (Нәсәфи)

[4] Аяте кәримәдән намаз укырга теләгән саен, тәһарәт алынырга тиеш, дигән мәгънә аңлашылса да, голәмә хәдис-шәрифләрнең бәяныннан һәм Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тәҗрибәсеннән чыгып, мондагы мәгънәнең: «Тәһарәтсез булганда, намазга басарга җыенган чагыгызда, тәһарәт алыгыз» шәкелендә булуына бер фикергә килгәннәр. Әбү Һүрәйрадан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Берәрегез, тәһарәт бозганнан соң, тәһарәт алганчыга кадәр, Аллаһ аның намазын кабул итмәс», – дип әйтә (Бохари, Хыйәл: 2 № 6554 6/2551; Тирмизи, Таһарәт: 56 № 76 1/110). Бу аяте кәримәнең Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бер рөхсәт буларак иңгәне турында да риваять бар. Шулай Габдуллаһ ибне Хәнзаләдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, башта Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тәһарәтле булса да, булмаса да, һәр намаз өчен тәһарәт алырга тиеш була. Бу аңа берникадәр мәшәкать тудырганга, аңа һәр намаз алдыннан мисвәк куллану әмер ителә һәм тәһарәтсез булу хәленнән тыш, тәһарәт алу мәҗбүрияте калмый (Әхмәд ибне Хәнбәл, әл-Мөснәд № 22019 8/223; Дарими Сөнән, Тәһарәт: 3 № 663 1/177). Аллаһы Тәгалә тәһарәтнең бәяныннан соң, госелнең сәбәбен һәм шәкелен аңлатып уза, моңа нигезләнеп, госелнең сәбәбе җөнеблек буларак белдерелә. Аллаһы Тәгалә тәһарәтне аңлаткан чакта юыласы әгъзаларны атап әйткән, госелнең бәянында исә «пакьләнегез» сүзен генә кулланган. Бу ниндидер аерым әгъзага гына кагылмыйча, бөтен тәннең юылуына бер әмер. Әмма суны тидерү бик кыен булган күз эче кебек урыннар һәм эчке органнар юылу хөкеменә кермәгән, авыз һәм борын эче кебек юылганда авырлык һәм зарар булмаган урыннарның юылуы исә фарыз кылынган. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) госелгә карата бик таләпчән була һәм өммәтен дә бу турыда бик нык кисәтә. Мәсәлән, Әбү Һүрәйрадан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Һичшиксез, һәрбер төкнең астында җөнеблек бар, шулай булгач, аларны юыгыз һәм тирене дә яхшылап пакьләгез», – дип әйтә (Әбү Давыд, Тәһарәт: 98 № 248 1/115; Тирмизи, Тәһарәт: 78 № 106 1/178). Хәзрәте Галидән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән башка бер хәдис-шәрифтә исә: «Кем дә кем кыл кадәрле урынын гына булса да юмыйча, җөнеб калдырса, аны ут шулай-шулай газаплар», –дип әйтә (Әбү Давыд, Тәһарәт: 98 № 249 1/115; Ибне Маҗә, Тәһарәт: 106 № 599 1/196).

[5] Исламның әүвәлге елларында мөшрикләр җиңеп, мөселманнар җиңелеп торган чакта, мөшрикләр һәрвакыт мөселманнарга зарар китерергә, аларны үтерергә һәм мал-мөлкәтләрен талап алырга телиләр. Аллаһы Тәгалә, Исламны көчле итеп, мөселманнарның куәтен арттыргач, мөшрикләрнең мондый явыз ниятләрен бушка чыгара. Менә Аллаһы Тәгалә мөэминнәргә бу аяте кәримәдә аларга биргән нигъмәтне хәтерләтеп, аларга тәкъва булырга әмер итә һәм Исламча яшәгәндә һичкемнән курыкмыйча, фәкать, Үзенә генә тәвәккәл итүләрен сорый.

[6] Аяте кәримәнең соңгы җөмләсендәге кяферләр кылган хыянәтләрне кичереп, күрмәмешкә салышуны белдергән әмерләрдән аңлашылырга тиешле хөкем хакында мөфәссирләр өч фикер бәян иткәннәр: 1) тәүбә итеп, иман китергән очракларында элек кылган гамәлләре өчен җәзаландырылырга тиеш булмаулары; 2) килешү төзеп, җизья түләргә риза булган очракларында кагылгысызлык казанулары; 3) бу хөкемнең җиһадны әмер иткән аяте кәримәләре белән нәсех ителеп, гамәлдән чыгарылуы (Бәйдави, Хазин, Нәсәфи, Алуси).

[7] Аяте кәримәдә насараларның да яһүдиләр кебек Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдәләрен бозганнары белдерелгән. Монда «насарадан» диелмичә, «без – насаралар, дип әйтүчеләрдән» диелүе зур мәгънәгә ия, чөнки болай әйтү белән аларның насаралык динен тотуларын дәгъва итүләре, ләкин диннәре кушканча гамәл кылмаганнары өчен бигрәк тә Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) киләчәге хакында сөенечле хәбәр биргән Инҗилгә каршы килүләре сәбәпле, хакыйкый диндә булмаулары аңлатылган. Аеруча биредә насараларның үзләренә «Аллаһның ярдәмчеләре» мәгънәсендә килгән «насара» кушаматын алуларына, ләкин эшләгән эшләренең Аллаһка түгел, шайтанга ярдәм булганына ишарә ителгән. Шуңа күрә аяте кәримәдән максат: Аллаһка ярдәм итүләре хакында алынган вәгъдәне бозганнары өчен, насараларны кимсетү, түбәнсетү. Монда араларына дошманлык һәм нәфрәт салынуы белдерелгән фиркалар яһүдиләр белән насаралар була ала. Мәсәлән, имам Хәсән (радыйаллаһу ганһ) кебек кайбер мөфәссирләр шундый фикердә торганнар. Әмма Рабигътан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән Зәҗҗаҗ һәм Табәри (рәхимәһумаллаһ) тарафыннан яклау тапкан караш буенча, араларына дошманлык һәм нәфрәт салынган җәмәгатьләр – католик, православ һәм протестантлар кебек насара фиркалары. Әлеге аяте кәримәнең бер билгесе буларак, бу фиркаларның һәрберсе башкаларын кяфер саный һәм үзләренең гыйбадәтханәләрендә табынырга рөхсәт бирми.

[8] Яһүдиләр белән насаралар үз китапларында кайбер мәсьәләләргә кагылган аятьләрне яшерәләр. Болар – Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сыйфатлары, Инҗилдә Гайсәнең (галәйһиссәлам), Әхмәднең (галәйһиссәлам) киләчәген хәбәр итүе кебек мәсьәләләр. Шимбә көнне балык тотканнары өчен маймылга әйләндерелгән кешеләрнең кыйссаларын да алар яшергән була. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) гафу иткән бик күп мәсьәлә исә дини бер мәҗбүрият булмаса, аларны соң дәрәҗәдә кимсетмәү өчен аңлатылмаган, сөйләп бирелмәгән мәсьәләләр. Мәсәлән, яһүди голәмәсеннән берәү, моны сынар өчен, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) барып сүз башлый, ләкин Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңардан йөз чөереп, аңа бернинди җавап кайтармый. Шуннан яһүди иптәшләренә: «Мин аны дөрес сөйли торган бер кеше, дип таптым, чөнки аның китабында безне кимсетә торган нәрсәләр сөйләнелмәскә тиешлеге язылган. Ул шулай эшләде дә», – дип әйтә.

[9] Монда әйтелгән җәберләүче кешеләр гад кавеменең калдыклары булган гамаликадан бер җәмәгать була ки, үз гасырларында алардан да куәтле кавем булмый.

[10] Ибне Габбас һәм Ибне Мәсгуд (радыйаллаһу ганһүм) кебек бик күп сәхабәләрдән хәбәр ителгәнчә, Аллаһы Тәгалә, зарур булган өчен, Адәмгә (галәйһиссәлам) кыз балалары белән ир балаларын өйләндерергә рөхсәт бирә. Хава анабыз, йөккә узган саен, бер кыз, бер ир бала тудыра. Һәрбер ир бала үз игезәк сыңарына түгел, кардәшенең игез парына өйләнергә тиеш була. Нәтиҗәдә, адәм балалары дүрт буыннан соң ага кызларына өйләнә башлагач, үз сеңелләренә никахлану тыела. Риваятьләргә караганда, Адәм белән Хаваның (галәйһимәссәлам) җир йөзенә иңүеннән соң йөз ел үткәч, табышулары нәтиҗәсендә, әүвәл – Кабил белән аның игезе Икълимә, ике елдан соң Һабил белән аның игез сеңлесе Ләбудә дөньяга килә. Кабил – игенчелек, Һабил терлекчелек белән дөнья күрә. Кабилнең игезе булган кыз бик гүзәл, ә Һабилнеке бик ямьсез булганлыктан, Кабил: «Минем үзем белән туган сеңлемә өйләнүдә хакым күбрәк», – дип, Һабил өйләнергә тиешле кызны сорагач, Адәм (галәйһиссәлам) моңа риза булмый. Ләкин Кабил: «Әйткәннәрең Аллаһның әмере түгел, синең үз фикерең», – дип, атасына каршы төшә. Шуннан Адәм (галәйһиссәлам) ике улына: «Аллаһка берәр корбан китерегез, кемнең корбаны кабул була, кызны шуңа бирермен», – дип әйтә. Шулай итеп, Һабил көтүендәге иң яраткан сарыгын китерә. Кабил исә игеннәре арасыннан иң гади бодайны сайлый, хәтта саранлыгы аркасында, күзенә чалынган зур бер башакны аерып алып уып куя. Ул вакытта кешеләр, Аллаһы Тәгаләгә якынаю өчен, берәр нәрсәне уртага куя. Аллаһы Тәгалә шуны кабул иткән очракта ут җибәрә, кабул итмәсә, ничек бар шул хәлендә калдыра торган була. Менә шул вакытта күктән бер ут төшеп, Һабилнең корбанын ала, Кабилнең корбанына исә кагылмый. Шуннан соң алдагы аяте кәримәләрдә бәян ителгән вакыйгалар булып уза һәм тәүге кеше каны коела. Җитмәсә, бертуганының кулы белән.

[11] Кыйсасның фарызлыгы бөтен диннәр һәм милләтләр җәһәтеннән гомуми бер хөкем булса да, бу аяте кәримәдә Исраил уллары турында сүз темасы ителгән куркыту башка өммәтләрдә юк, чөнки бер кешене үтерүнең барча кешеләрне үтерүгә тиң булуның аңлатылуы нахакка, белә торып кеше үтерүнең җәзасын аңлата. Моның максаты – яһүдиләрнең әлеге зур кисәтүне белүләренә карамастан, нәбиләрне һәм расүлләрне үтерүләренә бер тәнкыйть. Бу – аларның күңелләренең соң чиккә җиткән катылыгына һәм Аллаһтан ерак булганлыкларына иң зур дәлил.

[12] Аллаһы Тәгалә белән сугышып булмаганга күрә, монда Аллаһы Тәгаләнең әмерләренә каршы торган һәм Аның расүленең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хөкемнәренә каршы баш күтәргән кешеләрнең җәзасы турында сүз бара. Гукль һәм гурайнә кабиләләреннән шактый гына кеше Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) барып, мөселман булганлыкларын белдерәләр. Ләкин Мәдинәнең һавасы үзләренә ярамагач, чирләп, хәлсезләнә башлыйлар һәм, яланга дөяләр янына барып, аларның сөтләрен эчеп, савыгыр өчен, Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) рөхсәт сорыйлар. Рөхсәт алгач, Куба тирәсендәге зәкят дөяләре янында берникадәр вакыт торып, хәлләре әйбәтләнгәч, диннән чыгып, бер дөяне суялар. Көтүчеләрдән берсенең кулларын һәм аякларын кисеп, теленә һәм күзләренә чәнечкеләр кадап, үлгәнчегә кадәр кызу кояш астында калдыралар, калган дөяләрне куалап алып китәләр. Исән калган икенче көтүче хәбәр иткәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) алар артыннан егерме кешелек бер гаскәр җибәрә. Тотып китерелгәннәреннән соң, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларга кыйсас ителүен әмер итә. Шулай итеп ул җинаятьчеләрнең күзләре чокыла, куллары һәм аяклары киселә һәм үлгәнчегә кадәр Хәррәдә калдырылалар (Бохари Мәгази 34 № 3956 4/1535; Зәкәт 67 №1430 2/546) .

[13] Бу аяте кәримә мөэминнәргә колны Раббысына якынайта торган чара эзләргә әмер итә. Бу чара кешенең намаз, ураза кебек изге гамәлләре белән була алган шикелле, Аллаһ ризалыгы өчен, нәбиләр һәм әүлияләрнең Аллаһ катындагы урыннары хөрмәте белән дә кылына ала. Аллаһ өчен булган сөю-мәхәббәтнең иң өстен гамәл булганлыгы (Әбү Давыд Сөннәт 3 № 4599 2/609) хәдис-шәрифтә белдерелгәнгә күрә, бу чара да кешенең үз изге гамәле белән кылына. Мәсәлән, Адәмнең (галәйһиссәлам) Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хөрмәтенә мәгъфирәт соравына ярлыкануы сахих хәдис-шәрифтә телгә алынган (Хаким әл-Мүстәдрәк № 4228 2/672).

[14] Каракның кулы киселүне әмер итә торган бу хөкем – Исламның бик күп дошманнары тарафыннан Исламга каршы алга сөрелгән темаларның берсе. Эш үзләренә кагылганда, каракның башын чабудан башка бер җәзага риза булмаган бу кешеләр, Исламның җәмгыять иминлеге өчен куйган мондый хикмәтле бер хөкеменә каршы килеп, мин-минлекләрен уртага куялар. Бу кешеләр юлда тапкан берәр әйберне алучыга яки ачлыктан үләрлек хәлдә булучыга да бу хөкемнең үтәлүе кебек фикерләр әйтеп, Исламны яманлыйлар һәм шундый мөһим теманы гадиләштерәләр.

[15] Тәфсирләрдә белдерелгәннәрдән аңлашылганча, Хәйбәр яһүдиләренең югары катлам вәкилләреннән өйләнгән бер ир белән кияүдә булган бер хатын зина кылалар. Тәүратта аларга каралган җәза рәҗем була. Яһүдиләр аларны рәҗем итәргә теләмичә: «Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) күршеләре һәм аның белән килешү төзегән кардәшләребез Курайза улларына кеше җибәреп бу мәсьәләне соратыйк, ул бит җиңеллек белән җибәрелгән бер пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм). Әгәр ул рәҗемнән башка бер җәза бирсә, аны кабул итәрбез һәм «пәйгамбәрләрдән берсенең фәтвасы» дип, аны Аллаһ катында дәлил итеп китерербез», – дип әйтеп, араларыннан бер җәмәгатьне юлга чыгаралар һәм аларга: «Әгәр Мөхәммәд сезгә таяк җәзасын әмер итсә, кабул итегез, рәҗемне әмер итсә, аннан сакланыгыз», – дип, зина кылган ике кешене дә аларга ияртеп җибәрәләр . Курайза һәм Надыйр уллары аларга: «Аңардан сорасагыз, ул сезгә сез теләмәгән нәрсәне әмер итәчәк», – дисәләр дә, алар, кыстый торгач, араларында Кәгъб ибне Әшрәф тә булган бер җәмәгать Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) киләләр. Ул аларга рәҗем хөкеме биргәч, моны кабул итмиләр. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) алардан Тәүраттагы хөкемне сорагач: «Без зина кылучыларны кимсетәбез һәм таяк суктырып җәзалыйбыз», – дип әйтәләр. Моны ишеткән яһүди голәмәсеннән Ислам динен кабул иткән Габдуллаһ ибне Сәлам: «Ялган әйттегез, һичшиксез, Тәүратта рәҗем бар», – дигәч, Тәүратны китереп ачалар. Араларыннан берсе кулы белән рәҗем аятен каплый да аның алдында һәм артында булган аятьләрне укый. Рәҗем аятен укымыйча калдырып үтә. Ибне Сәлам исә аның кулын күтәртә һәм мондый хәлгә төшкәч хакыйкатьне яшерә алмаган кяферләр Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хөкемен кабул итеп ризалашырга мәҗбүр булалар, һәм ул ике яһүди рәҗем ителәләр (Бохари Мәнакыйб 23 № 3436 3/1330; Мөслим Худуд 6 № 1700 3/1327).

[16] Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүм) бәян иткәнчә, аяте кәримәнең соңгы җөмләсендә яшерен бер искәрмә бар. Аның мәгънәсе: «Кем дә кем Коръәнне кире кагып, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бәяннарын инкяр итеп, Аллаһы Тәгаләнең иңдергәннәре белән хөкем итмәсә, ул кеше кяфер булыр». Әһле китапның игътикадына күрә, һичбер гөнаһ кылу кешене кяфер итми, әмма кылган гөнаһны хәләл дип кабул итеп эшләүчеләр, һичшиксез, кяфер булырлар. Шул сәбәпле, Аллаһы Тәгалә иңдергәннәрдән тыш, хөкемнәрне дөрес дип кабул итеп һәм алар белән хөкем итүне хәләл күргән кешеләр аяте кәримәнең хөкеменә керәләр. Ләкин Коръәни Кәрим һәм хәдис-шәрифләрдә әйтелгән бөтен хөкемнәрне кабул иткән хәлдә, харам эшләүләрен белеп, Аллаһ иңдергәннәрдән тыш хөкемнәр белән хөкем итүчеләр мөселманнарның фасикълары булырлар. Аларның эшләре Аллаһка калдырылыр. Аллаһ теләсә, аларны кичерер, теләсә аларга газап бирер. Бәгави тәфсирендә голәмәдән риваять ителгәнчә, бу хөкем – Аллаһы Тәгаләнең ниндидер бер мәсьәлә хакында катгый хөкемен белә торып, ачыктан-ачык аны кире каккан кеше турында. Юкса бер хөкем хакында мәгълүматы булмаган өчен, яки, аны дөрес аңламау сәбәпле, ялгышлык эшләгәне өчен, ул хөкемне кире каккан кешенең бу кисәтүгә кагылышы юк.

[17] Голәмә аңлатып киткәннәргә караганда, бу аяте кәримәнең мәгънәсе: «Инҗил әһеле Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) пәйгамбәрлеге хакында Инҗилдә иңдергән дәлилләр белән хөкем итсен». Алдарак киләчәк: «И, әһле китап! Сез Тәүратны, Инҗилне һәм Раббыгыздан сезгә иңдерелгән Коръәни Кәримдәге хөкемнәрне тугрылык белән тотмасагыз, дөрес булган һидаятьтә түгелсез». «Маидә» сүрәсе 68 нче аяте кәримәсендә дә яһүди һәм насараларга Коръәнгә иярми торып, хак юлны таба алмаячаклары ачыктан-ачык белдерелгән.Янә шулай ук: «Ул кешеләр яннарындагы Тәүрат һәм Инҗилдә язылган расүлгә өмми нәбигә иярә. Аңа иман иткән кешеләр аны олыларлар, аңа ярдәм итәрләр һәм аның белән бергә иңдерелгән Коръән нурына иярерләр. Әнә шулар – уңышка ирешүчеләр». «Әгъраф» сүрәсенең 157 нче аяте кәримәсендә дә әһле китапның Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иман итмичә һәм Коръәнгә тулысынча буйсынмыйча уңышка ирешә алмаячаклары бәян ителгән. Шул сәбәпле, бу аяте кәримәдән Инҗилнең һаман да гамәлдә йөрүе һәм насаралардан аның белән гамәл кылулары соралуы кебек бер мәгънә берничек тә чыгарыла алмый. Чөнки биредә алардан Инҗил хәбәр иткән Әхмәд исемле ахыр заман пәйгамбәренең һәм китабының хөкемнәре белән гамәл кылып Исламга керүләре таләп ителә.

[18] Куртуби һәм Хазин кебек мөгтәбәр тәфсирләрдә белдерелгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) вафат булгач, Мәдинә һәм Мәккә халкы Габде Кайс улларыннан булган Бәхрәйн ир-атыннан тыш, бөтен гарәпләр дә диннән кире кайталар. Ләкин боларның диннән чыгулары ике төрле була. Бертөрлеләре шәригатьнең бөтен хөкемнәрен кире кагып диннән чыгалар. Әбү Бәкер (радыйаллаһу ганһ) аларга Халид ибне Вәлидны (радыйаллаһу ганһ) гаскәрләре белән җибәрә. Икенче төрлеләре исә: «Намаз укыйбыз, ураза тотабыз, ләкин зәкят бирмибез, Аллаһ безнең малларыбызны тартып ала алмас», – дип зәкятнең фарызлыгын инкяр иткәннәре өчен мөртәт булалар. Әбү Бәкер (радыйаллаһу ганһ) алар белән сугышырга теләгәч, сәхабәләр кыйбла әһеле белән сугышуны хуш күрмиләр. Ләкин Әбү Бәкер (радыйаллаһу ганһ): «Валлаһи, намаз белән зәкятнең арасын аеручылар белән сугышачакмын! Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) биргән бер кәҗә бәтиләрен генә дә миңа бирмәсәләр, алар белән сугышачакмын. Беркем бармаса, үзем генә барырмын»,- дип, болар өстенә дә гаскәр җибәрә. Шуннан тегеләрнең барысы да зәкятне кабул итәләр. Шул сәбәпле, Әбү Хәсыйн (радыйаллаһу ганһ): «Пәйгамбәрләрдән соң Әбү Бәкердән дә (радыйаллаһу ганһ) өстенрәк кеше тумады, һич шик юк: ул мөртәтләр белән сугышу мәсьәләсендә бер пәйгамбәр вазифасын үтәде», – дип әйткән.

[19] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мөәззине азан укып мөселманнар намазга баскач, яһүдиләр: «Бастылар, бастылар инде!», – дип әйтәләр. Аларны рөкүгъ һәм сәҗдә кылганда күреп мыскыл итеп көлә башлыйлар. Менә шуңа карата Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәне иңдерә. Шуңа күрә голәмә: «Азан төш белән генә гамәлгә кертелмәгән, Коръәннең ачык хөкеме белән дә ныгытылган», – дигәннәр.

[20] Гаишә (радыйаллаһу ганһа) болай дигән: «Бер төнне Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дошман һөҗүм итүеннән куркып, йоклый алмагач: «Сәхабәләремнән ышанычлы бер кеше төннәрен сакта торса иде!» – диде. Шулай сөйләнеп торганда, яу кораллары шылдырдаган тавыш ишеттек. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Кем ул?» – дип сорагач, килгән кеше: «Мин – Сәгъд ибне Вәккас, сине сакларга килдем» – диде. Шуннан соң Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тынычлап йоклады (Бохари Тәмәнни 4 № 6804 6/2642; Мөслим Фәдаил әс-сахәбә 5 № 2410 4/1875). Габдуллаһ ибне Шәкыйк (радыйаллаһу ганһ) риваять иткәнчә, бу аяте кәримә иңгәнчегә кадәр сәхабәләрдән бер төркем һәрвакыт Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ияреп, аны саклап йөри торган булалар. Әмма бу аяте кәримә иңгәннән соң, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «И, кешеләр! Артык мине саклавыгызның хаҗәте калмады, барасы урыннарыгызга барыгыз! Һичшиксез, Аллаһ мине кешеләрдән саклады», – дип әйтә (Тирмизи Тәфсир 6 № 3046 5/251).

[21] Яһүдиләр белән насаралардан Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иярмәгәннәрнең җәннәткә керүенә карата бу һәм моның кебек аяте кәримәләрне дәлил итеп китерүчеләрнең фикерләрен кире кагу өчен карагыз: «Бәкара» сүрәсе, 62; «Ниса» сүрәсе, 151; «Әгъраф» сүрәсе, 158.

[22] Мөхәммәд ибне Кәгъб (радыйаллаһу ганһ) болай риваять итә: Аллаһы Тәгалә Мәрьям улы Гайсәны күкләргә күтәргәч, бәни Исраилнең галимнәреннән йөз кеше туплана һәм: «Бу төркем бик күпсанлы, шуңа күрә фикер төрлелегенә төшү куркынычы бар. Арадан ун кешене чыгарыйк», – дигән уйга киләләр. Әмма саннары барыбер бик күп булганын һәм мондый хәлдә бер фикергә килә алмауларын аңлагач, араларыннан унар-унар кешене чыгарып, ахырда ун гына кеше кала. Ниһаять: «Хәзер дә күп, тагын алты кешене чыгарыгыз», – дип дүрт кенә кешене калдыралар, һәм шул дүрт кеше үзара Гайсә (галәйһиссәлам) хакында сүз көрәштерә башлый.Араларыннан берсе: «Гаибне Аллаһтан башка беркемнең дә белә алмаганын үзегез дә беләсез. Ул гаибләрне белә иде. Димәк, ул Аллаһ иде. Теләгәне кадәр җирдә торды да, теләгәч, күккә күтәрелде», – дип әйтә. Икенче берәве: «Без Гайсәне дә, аның анасын да таныйбыз, шуңа күрә ул – Аллаһның улы», – дип әйтә. Тагын берсе: «Мин сез әйткән кебек әйтмим, чөнки Гайсә безгә үзенең Аллаһның колы, рухы һәм Мәрьямгә салынган сүзе булганын әйтте. Без аның хакында үзе әйткәнгә ышанабыз. Мин сезнең аның турында зур ялган сөйләвегезгә бик борчылам», – дип әйтә. Дүртенче кеше дә бу фикергә кушыла. Шуннан бу кешеләр халык алдына чыгалар. Халык алардан Гайсә (галәйһиссәлам) хакында фикерләрен сорый. Болар һәрберсе дә үз җавапларын әйтәләр һәм һәр өч карашка ияргән фиркалар барлыкка килә. Менә бу һәм моңа кадәрге аяте кәримәдә Аллаһы Тәгалә ике фирканың да көферлеккә төшерә торган сүзләрен һәм иманнарын бәян итеп, алдагы 66 нчы аяте кәримәдә дөрес иманга ия булган фиркага ишарә ясый (Сүютый әд-Дүрр әл-мәнсур 3/122). Насараларның өчләтү гакыйдәсенең тикшерелүе һәм кире кагылуы хакында карагыз: «Ниса» сүрәсе, 171.

[23] Әбү Хәййан (рәхимәһуллаһ) бәян иткәнчә, бу аяте кәримәдә насараларның мөселманнарга дус булганлыклары аңлатылмаган, фәкать аларның яһүдиләргә һәм мөшрикләргә караганда якынрак булганы белдерелгән. Яһүдиләрнең дошманлыклары нинди зур булганы аңлатып торуларга мохтаҗ түгел, чөнки алар ышанганча, дин күзлегеннән, үз араларыннан булмаган кешеләргә нинди генә юл һәм шарт белән булса да явызлык кылу фарыз санала. Шуңа күрә алар үтерә алганнарны үтерәләр, юк икән, малларын талау, урлау яки төрле хәйлә, тозак һәм мәкерлек кору белән, кешеләргә кулларыннан килгәнчә зарар салырга тырышалар. Насараларның ышануы исә мондый түгел. Аларның диннәрендә башкаларны җәфалау харам санала, ләкин шуны белергә кирәк, насаралар иман мәсьәләсендә яһүдиләрдән дә начаррак хәлдә торалар, чөнки яһүдиләрнең иман бозыклыгы – пәйгамбәрлек мәсьәләсендә, насараларныкы исә илаһлыкка кагыла. Җәссас һәм Бәгави кебек галимнәр аяте кәримәнең бөтен насараларны да күз уңында тотып түгел, ә Нәҗаши һәм аның иптәшләре шикелле Исламны сайлаган бер төркем турында иңгәнен аңлатып узганнан соң: «Мөселманнарны үтерү, әсир итү, шәһәрләрен һәм мәчетләрен җимерү, мосхафларны яндыру кебек золымнар мәсьәләсендә насаралар да нәкъ яһүдиләр шикелле үк», – дигәннәр.

[24] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, бу аяте кәримәдә сүз Нәҗаши һәм аның якыннары турында бара, чөнки Җәгъфәр Таййар (радыйаллаһу ганһ) аларга «Мәрьям» һәм «Таһа» сүрәсеннән берничә аять укыгач, Нәҗаши, җирдән бер салам бөртеге алып: «Ант итеп әйтәм, бу укылган нәрсә Аллаһы Тәгаләнең Инҗилдә боерганына шуның кадәр дә каршы килми», – дип әйтә һәм, Җәгъфәр (радыйаллаһу ганһ) кыйраәтен бетергәнче, күзләреннән яшь түгәләр. Һәм, шулай ук, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Җәгъфәр (радыйаллаһу ганһ) белән Хәбәшстаннан килгән делегациягә «Ясин»не укыган чакта да алар елыйлар.

[25] Антлар өч төрлегә аерыла: бозылган очракта кәффарәт кирәк булган антлар, кәффарәт кирәк булмаган антлар һәм ант итүчегә бернинди дә җаваплылык йөкләми торган антлар. Кәффарәт кирәк булган һәм йәмин әл-мүнгакыйдә дип атала торган беренче төр антлар – кешенең берәр нәрсә эшләп-эшләмәвенә карата әйтелгән антлар, әгәр мондый ант бозыла калса, аяте кәримәдә бәян ителгән дүрт төрле кәффарәттән берсе кирәк була. Кешенең, белә торып, максатчан рәвештә үткән заман яки хәзерге заман вакыйгалары турында әйткән ялган антлары икенче төр антка керә һәм йәмин әл-гамус дип атала. Мондый антлар бернинди кәффарәт белән дә пакьләнмәслек зур гөнаһ булганы өчен, тәүбә вә истигъфардан башка бер чыгу юлы юк. Әмма кеше дөрес дип санап, нәрсәгә булса ант итсә, соңыннан аның алай булмаганы ачыкланса, бу төр ант йәмин әл-ләгу дип атала, моның өчен бернинди кәффарәт тә кирәк түгел, бу очракта сүз ниндидер гөнаһ турында да бара алмый.

[26] Гомәр ибне Шурахбил (радыйаллаһу ганһ) болай дип белдерә: Гомәр ибне Хәттаб (радыйаллаһу ганһ): «И, Аллаһ! Безгә исерткеч хакында ачык хөкемеңне белдер», – дип әйткәч, «Бәкара» сүрәсендәге «Синнән хәмер һәм отышлы уеннар турында сорыйлар» аяте кәримәсе иңә. Хәзрәте Гомәрне (радыйаллаһу ганһ) чакыртып, бу аяте кәримәне укыгач, ул шул ук догасын янә кабатлый. Шуннан «Ниса» сүрәсендәге «И, иман китерүчеләр! Исерек чакта намазга якын килмәгез!» аяте кәримәсе иңә. Бу аяте кәримә иңгәч, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мөәзине камәт төшергәндә: «Исерекләр намазга якын килмәсен!» – дип әйтә торган була. Хәзрәте Гомәр (радыйаллаһу ганһ) бу аяте кәримәне укыгач, ул моның белән генә дә канәгатьләнмичә, кабат шул ук догасын кыла. Бу юлы «Маидә» сүрәсенең шушы аятьләре иңгәч, ул: «Ваз кичтек, ваз кичтек!» – дип, канәгать булуын белдерә (Тирмизи Тәфсир 6 № 3049 5/253).

[27] Әнәстән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә: «Беркөн Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кыстый-кыстый бик күп сораулар биргәч, ул ачуланып мөнбәргә менде дә: «Кем миннән нәрсәдер сорарга теләсә, хәзер үк сорасын! Валлаһи, миннән сораган нәрсәгезгә шушы урында торган чагымда җавап бирәчәкмен!» – диде. Мин уңга-сулга борылып карадым, бөтен кеше киемен башына тарткан, елый иде. Шулчак кем белән булса тавыш куптарган вакытта үзенең атасының исеме белән түгел, чит кеше исеме белән атап кимсетелгән бер кеше торып басты һәм Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) атасының кемлеген сорады. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Хүзафә!»– диде. Шуннан Гомәр (радыйаллаһу ганһ): «Без Раббы буларак – Аллаһтан, дин буларак – Исламнан, расүл буларак Мөхәммәдтән (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) разый булдык. Фетнәләрдән Аллаһка сыенабыз», – дип әйтә башлады. Шуннан Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Минем хәердә һәм начарлыкта бүгенге шикеллене күргәнем булмады. Һичшиксез, миңа бая шушы дивар өстендә җәннәт белән җәһәннәм күрсәтелде», – диде. Менә шуннан соң мөэминнәрне урынсыз һәм күп сораулар бирүдән тыйган бу аяте кәримә иңде.

[28] Җаһилият дәверендә гарәпләр, бишенче булып туган баласы саулык булган дөяне «бәхирә» дип атый башлый һәм мондый малдан файдалануны үзләренә харам кыла торган булалар. Потларга багышлап иреккә җибәрелгән дөяне «саибә» дип атыйлар. Бер карында биш тапкыр игез теши тудырып, ун теше балалаган сарык яки дөяне «вәсыйлә» дип атыйлар һәм аны хатыннарга гына тыя торган булалар. Ун ел токым үрчетер өчен кулланылып тыелган ата дөяләрне «хам» дип атыйлар һәм «Боларның сыртлары харам», – дип, мондый хайваннарга атланып йөрүне, аларны савуны, йоннарыннан файдалануны тыя торган булалар. Алар бернинди судан һәм утлык җирләрдән куылмый торган була. Менә әлеге аяте кәримәдә Аллаһы Тәгалә җаһилият әһеленең бу уйдырмаларның Үз хозурында бернинди әһәмияте булмаган бернәрсә икәнлеген бәян итә, кешеләрнең вәхигә таянмыйча, үз башларыннан хөкем буларак куйган нәрсәләренең Аллаһның шәригатендә булмаган бер акылсызлык әсәре икәнен аңлата.

[29] Галимнәрнең күпчелеге кабул иткәнчә, бу аяте кәримәдән игелеккә өндәүнең кире кагылуы кебек мәгънә чыгарыла алмый. Мондагы асыл мәгънә – итагатьле кешенең баш күтәрүчеләрнең гөнаһлары өчен җавапка тартылмаячагы. Игелек кылуга әмер итеп, начарлыклардан тыю вазифасының фарыз булуы бик күп аяте кәримәләр һәм хәдис-шәрифләр белән ныгытылган, шуңа күрә моннан кешенең ваемсыз-гамьсезлегенә дәлил чыгару мөмкин түгел. Чөнки монда адашканнарның мөэминнәргә зарар бирә алмаячагы белдерелгән, мөэминнәрнең исә һидаятьтә булу шарты китерелгән. Һидаятьтә булу исә кешенең үз-үзен дә, башкаларны да игелеккә өндәп, начарлыктан тыю хәлендә генә мөмкин. Мондый хәлдә өстендә булган вазифаны үтәгән кешегә адашканнарның кылган ялгышлары зарар китерә алмый, ләкин гамьсезлек, ваемсызлык күрсәтелгән очракта, коры белән яшь ботакларның да яначагын белдергән бик күп аяте кәримәләр һәм хәдис-шәрифләр бар.

[30] Бик күп аяте кәримәдә пәйгамбәрләрнең өммәтләренә шаһитлык кылачаклары белдерелә торып, биредә аларның берни дә белмәүләрен әйтү белән гыйлемне Аллаһы Тәгаләгә тапшырулары, аларның өммәтләренә шаһитлык кылмаячаклары мәгънәсендә килми. Ибне Габбас Сүдди Хәсән һәм Зәйд ибне Әсләм (радыйаллаһу ганһүм) кебек бер җәмәгатьнең бәянына караганда, Кыямәт дәһшәтләре күрелә башлагач, кешеләрнең йөрәкләре чак-чак урыннарыннан куба язганлыгыннан, мондый куркыныч хәлләрне үз күзләре белән күргән пәйгамбәрләрнең зиһеннәре таралачак, куркулары басылып, акыллары башларына кайткач, алар өммәтләре өчен шаһитлык кыла башлаячаклар (Табәри № 12990-91 5/125; Сүютый әд-Дәрр әл-мәнсур 3/327).

[31] Хәвариләрнең бу теләкләре Аллаһы Тәгаләнең кодрәте һәм Гайсәнең (галәйһиссәлам) тугрылыгына карата бертөрле шөбһә эчендә булганнары мәгънәсенә килми, ләкин бу Ибраһимның (галәйһиссәлам) күңеле тыныч булсын дип, Аллаһы Тәгаләдән үлеләрне ничек терелтәчәген күрсәтүен соравы кебек бәяләнергә тиеш. Чөнки мондый могҗизаларны үз күзләре белән күрүнең күңелдә бер тынычлану барлыкка китерүен инкяр итеп булмый. Киләсе аяте кәримәдә әйтелгән: «Моны күңелләребез тынычлансын дип телибез», – җөмләсе бу фикернең дөреслеген раслый.

[32] Имам Мүҗаһид кебек бер төркем галимнәр, ашъяулык иңгәннән соң, инкяр итүчеләрнең газапка төшәчәкләрен ишеткән кешеләрнең, тәүбә-истигъфар кылып, бу теләкләреннән ваз кичкәннәрен, шуңа күрә бу табынның бөтенләй иңмәгәнен белдерсәләр дә, мөфәссирләрнең күпчелеге фикеренчә, бу ашъяулык иңгән, чөнки Аллаһы Тәгалә: «Һичшиксез, Мин аны сезгә иңдерәчәкмен», – дип әйтә, һәм бу җөмлә бернинди шартка да бәйле булмыйча, ул табынның, һичшиксез, иңдереләчәгенә илаһи бер вәгъдә булганлыктан, күпчелекнең фикере кабул ителгән.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире