Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. И, иман китерүчеләр! Аллаһ һәм Аның расүленең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әмер һәм тыюларын таптап, аларның] алдына чыкмагыз һәм [кыласы яки кире кагасы һәр эшегездә] Аллаһтан куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче[1].
2. И, иман китерүчеләр! [Пәйгамбәремнең янында ни дә булса әйтергә кирәк булганда] тавышларыгызны Нәбинең тавышыннан югарырак күтәрмәгез, бер-берегезгә кычкырып дәшкәнегез кебек, аңа да көр тавыш белән дәшмәгез, юкса гамәлләрегез бушка чыгар, сез исә абайламассыз да.
3. Һичшиксез, Аллаһның расүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) янында [әдәп саклап] тавышларын түбәнәйтүчеләрнең күңелләрен Аллаһ тәкъвалык белән сынады. [Ахирәттә] Аларга мәгъфирәт һәм олы әҗер бар.
4. [Расүлем!] Һичшиксез, [синең] бүлмәләр артыннан [кычкырып] чакыручыларның [бер өлеше моны әдәпсезлек максаты белән түгел, наданлык кебек сәбәпләрдән эшләсә дә] күбесе [синең югары дәрәҗәң таләп иткән әдәпләрне] аңламыйлар.
5. Әгәр дә алар син аларга чыкканчы сабыр итсәләр, бу алар өчен яхшырак нәрсә булыр иде. Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле[2].
6. И, иман китерүчеләр! Әгәр [гөнаһтан сакланмаган, шуңа ялган сөйләмәячәгенә ышаныч булмаган] фасикъ бер кеше сезгә [мөһим] хәбәр китерсә, [аның асылын] тикшереп белегез, югыйсә [гаепсез] кешеләргә белмичә, зыян китерерсез дә, шуннан [гаепсез булулары ачыкланганнан] соң [аларга] кылган нәрсәгез аркасында үкенерсез[3].
7. Һәм [шуны] белегез, арагызда Аллаһның расүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бар. Әгәр дә бик күп эштә ул сезгә буйсынган булса, кыен хәлгә төшәр идегез, ләкин Аллаһ сезгә [ялганчыны куәтләү, гаепсезгә ташлануны хуплау һәм хакны үз карашларынча уйдыру кебек начар хәлләрне яраттырмады] иманны яраттырды, күңелләрегездә сезгә аны бизәде, көферлекне, фасикълыкны [ялганчылыкны] һәм гөнаһларны сезгә яман итеп күрсәтте. Алар – туры юлны табучылар.
8. Аллаһтан бер юмартлык һәм нигъмәт булсын дип [Аллаһы Тәгалә игелекләр белән сезне сөйдерде, начарлыкларны начар итеп күрсәтте]. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе.
9. Әгәр мөэминнәрдән ике төркем бер-берләре белән сугышсалар, [нәсыйхәт биреп, булса, Аллаһның хөкеменә чакырып] аларны татулаштырыгыз. Әгәр дә берсе икенчесенә карата бозыклык кылса, ул бозыклык кылучы белән Аллаһның әмеренә [һәм хөкеменә] кайтканчы сугышыгыз. Әгәр дә [сезнең белән сугышуга бара алмыйча, Аллаһның әмеренә] кайтса, [сугышны туктату белән генә канәгатьләнмичә] гаделлек белән араларын татулаштырыгыз. [Кыласы һәм кире кагасы һәр очракта] Гадел булыгыз. Һичшиксез, Аллаһ гадел булганнарны сөя.
10. Һичшиксез, мөэминнәр – кардәшләр. Шуңа күрә кардәшләрегезне татулаштырыгыз. [Һәр эштә булганы кебек, дин кардәшләрегезнең араларын якынайтуны да җиңелгә алуда] Аллаһтан куркыгыз, бәлки, рәхмәт ителерсез.
11. И, иман китерүчеләр! Берәүләр икенче бер кешеләрне мыскыл итмәсен, кем белә, бәлки, алар болардан хәерлерәктер. Хатыннар да хатыннарны мыскыл итмәсен, чөнки алар болардан хәерлерәк була ала. [Мөэминнәр, кардәшләр булганга күрә] Үз-үзегезне [сүз белән дә, ишарә белән дә] гаепләмәгез һәм кушаматлар белән дәшмәгез. Иманнан соң [бер-береңне гаепләп] фасикълык белән телгә алыну нинди яман! Кем дә кем [бу гөнаһлардан] тәүбә итмәсә, алар – [баш күтәрүне итагать урынына куеп, нәфесләренә] золым итүчеләр.
12. И, иман китерүчеләр! Фаразларның бик күбеннән сак булыгыз, чөнки, һичшиксез, кайбер фаразлар – гөнаһ. Янә [бер-берегездән] гаеп эзләмәгез, берәүләрегез икенчеләрегезнең гайбәтен сатмасын Сезнең берәрегезгә үлгән кардәшенең итен ашау ошармы? Җирәнү хисе кичердегез бит! Шулай булгач, Аллаһтан куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – тәүбәләрне Кабул итүче, Рәхимле.
13. И, кешеләр! Һичшиксез, Без сезне [Адәм исемле] бер ирдән һәм [Хава исемле] бер хатыннан яралттык. [Һәммәгезнең дә ата-анасы бер булганга күрә, нәсел-чыгыш белән мактануның ни мәгънәсе бар?] Без сезне [бер-берегезгә уйламый-нитми теләсә ни сөйләр өчен түгел] танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек. Аллаһ хозурында иң кадерлегез – [иң асыл нәселдән булганнарыгыз түгел, Аллаһы Тәгаләнең харамнарыннанан сакланган] бик тә тәкъвалык иясе булганыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, [һәрнәрсәдән] Хәбәрдар.
14. Бәдәвиләр: «[Без эчебез белән дә, тышыбыз белән дә] Иман китердек», – диделәр. [Расүлем! Аларга] Әйт: «Сез [күңелегездән] иман китермәдегез, ләкин: «Без [шаһадәтне әйткәнебезне белдереп һәм сезнең белән сугышка кермичә] буйсындык», – дип әйтегез. [Бу дөресрәк булыр]. Иман сезнең күңелләрегезгә кермәде әле. Әгәр дә [монафикълыкны калдырып] Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) итагать итсәгез, Ул гамәлләрегездән бернәрсәне дә [әҗерен алып] киметмәячәк. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле»[4].
15. Мөэминнәр – Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иман китергән, шуннан соң [аз гына да] шикләнмәгән һәм [кяферләр кебек күренә торган дошманнар белән дә, нәфес вә шайтан кебек күренми торган дошманнар белән дә] Аллаһ юлында маллары белән, җаннары белән җиһад кылган кешеләр. Алар – [иман дәгъвасында] тугрылар.
16. [Расүлем!] Әйт: «Сез динегезне [һәм иманыгызны] Аллаһка белдермәкче буласызмы әллә? Аллаһ күкләрдә булганнарны да, җирдә булганнарны да белә. Аллаһ бит һәрнәрсәне белүче».
17. Алар мөселман булуларын сиңа карата зур бер нигъмәт дип саныйлар. Әйт: «Мөселман булуыгызны миңа карата бер игелек дип санамагыз! Аллаһ сезне иманга һидаять итүен сезгә карата бер нигъмәт дип саный. [Әлбәттә, иман дәгъвасында] Туры кешеләр булсагыз!»
18. Һичшиксез, Аллаһ күкләрнең һәм җирнең яшерен нәрсәләрен белә. Аллаһ сезнең ни кылганнарыгызны [бик яхшы] күрә.
[1] Бу аяте кәримә бәйрәм намазы укылудан алда корбан чалган яки Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) уразага керүдән алда шикле көнне ураза тоткан кешеләр хакында иңеп, аларны нинди дә булса гамәлдә Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) алда башлауны тыйса да, гомуми мәгънәдә «Коръәнгә һәм сөннәткә туры килмәгән бернәрсәне дә эшләмәгез» дигәнне белдерә. Аеруча биредә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм хәлифәләр янында булучыларга, бер-бер зарурат булмый торып, аларның алдында йөрүләре, алардан алда ашый башлаулары һәм берәр сорауга җавап бирә башлаулары кебек мәсьәләләрдә әдәпкә өйрәтү күз уңында тотыла (Алуси).
[2] Бу аятьләр төш вакытында ял иткән чакта Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бүлмәләре янына килгән һәм Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) шигырь ярышы өчен кычкырып-бакырып уяткан Тәмин кабиләсе бәдәвиләре турында хәбәр итә.
[3] Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тарафыннан Мусталик улларына салым җыючы итеп җибәрелгән Вәлид ибне Гукбә (радыйаллаһу ганһ), җаһилият дәверендә араларында булган дошманлык сәбәпле, үзен каршы алырга чыккан кешеләрне аны үтерергә килгәннәр дип санаган һәм, туп-туры Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кайтып, аларның диннән чыкканнарын һәм зәкят бирмәүләрен әйткән. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларга Халид ибне Вәлидне җибәргән, ул аларга намаз укыган вакытта тап булган һәм зәкятләрен җыеп алган.
[4] Әсәд улларыннан бер фирка, бер корылык елында Мәдинәгә килеп, шаһадәт кәлимәсен әйткәннәр, ләкин Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) садака алу максаты белән: «Фәләннәр синең белән сугышкан кебек, без синең белән сугышмыйча гына килеп, мөселман булдык, шулай булгач, син моның кыйммәтен бел!» – дип әйтеп, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мөрәҗәгать иткәннәр. Шуннан соң менә бу аяте кәримә белән шелтәләнгәннәр.