Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Һичшиксез, Без сиңа [Хөдәйбия килешүен төзетеп, Мәккә Мөкәррәмәне алуыңа бәйле] ап-ачык җиңү насыйп иттек.

2. [Моны Без] Аллаһ синең элекке гөнаһыңны да, булачагын да гафу итәр өчен, һәм [динен дөньяга таратып, дини-дөньяви бүләкләргә ирештерү белән] сиңа нигъмәтен тәмам итү һәм [илчелек вазифаңны ирештерү, Исламның хөкемнәрен тоту мәсьәләсендә] сине туры юлга һидаять итү өчен [насыйп иттек].

3. Һәм Аллаһ сиңа [тиңе булмаган] зур бер ярдәм бирсен өчен.

4. Ул – [ия булган] иманнары белән иманнарын арттырсыннар өчен, иман китерүчеләрнең күңелләренә тынычлык [рәхмәт, Аллаһка һәм Аның расүленә хөрмәт, Исламның хөкемнәренә авышу һәм тартылу] иңдергән Зат. Күкләрнең һәм җирнең гаскәрләре – Аллаһныкы гына. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе.

5. Аларны иман китергән ирләр белән иман китергән хатыннарны – мәңге эчендә калырга [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар агып торган җәннәтләргә кертүе һәм [кеше буларак кылынган гөнаһларын һәм] начар эшләрен [җәзасыз калдырып] алардан бетерүе өчен [иңдерде]. Бу – Аллаһ хозурында олы котылу.

6. Һәм Аның [«Аллаһ пәйгамбәрләренә һәм мөэминнәргә ярдәм итмәячәк һәм аларны хур итәчәк», дип] Аллаһ хакында начар уйда [һәм фаразда] булган монафикъ ирләр белән монафикъ хатыннарга, ширек кушкан ирләр белән ширек кушкан хатыннарга газап бирүе өчен. Ул [мөэминнәр өчен көткән] начарлык аларның үзләренә төшсен! Аллаһ аларны ачуланды һәм аларны ләгънәтләде, аларга җәһәннәмне әзерләде. Ул барасы урын никадәр яман[1]!

7. Күкләрнең һәм җирнең гаскәрләре – Аллаһныкы гына. Аллаһ Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.

8. Һичшиксез, Без сине [бөтен галәмнәрнең ышану-ышанмауларына, котылуга ирешеп-ирешмәүләренә] бер шаһит, [җәннәт белән җәһәннәм турында] сөендерүче һәм кисәтүче итеп җибәрдек.

9. Сезнең Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иман китерүегез, Аңа ярдәм итүегез, Аны олылавыгыз өчен [җибәрдек].

10. Һичшиксез, [Сиңа ярдәм өчен үлгәнче сугышачаклары турында Хөдәйбия көнендә] сиңа бәйгать биргән кешеләр Аллаһка бәйгать бирәләр. [Син алар белән кул бирешкән чакта] Аллаһның [җисемнәргә охшаудан ерак һәм пакь булган кодрәт] «кулы аларның куллары өстендә» [чөнки синең белән төзелгән килешү, шәхсән Аллаһы Тәгалә белән төзелгән бер килешү хөкемендә]. Кем дә кем [бу бәйгатьне] бозса, үзенә зарар иткән булыр. Кем дә кем Аллаһ белән килешкән нәрсәгә тугры калса, Ул аңа [бернинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән, беркемнең уена да килмәгән] олы әҗер бирәчәк.

11. [Сугыштан] Артта калган бәдәвиләр сиңа: «Малларыбыз һәм гаиләләребез безгә [синең белән бергә Мәккәгә баруга] комачаулады. Син инде безнең өчен [Аллаһы Тәгаләдән] ярлыкау сора [безнең бармый калуыбыз ялкаулыктан түгел, гозеребез булганга иде]», – диячәкләр. Алар күңелләрендә булмаган нәрсәне телләре белән сөйләячәкләр. Расүлем!] Әйт: «Әгәр Ул сезгә бер зарар теләсә яки сезгә файда китерергә теләсә, сезгә Аңа каршы кемнең нәрсәгә дә булса көче җитә алсын? Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан хәбәрдар.

12. Сез бит Расүл (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм мөэминнәр [мөшрикләр тарафыннан тулысынча һәлак ителәчәкләр дип санаганыгыз өчен, алар] беркайчан да кайтмаслар дип уйлаган идегез. Бу [уегыз] күңелләрегездә ныгыган иде. Сез начар фаразларда булдыгыз һәм [иманыгыз бозык булу сәбәпле, Аллаһны ачуландырып] һәлак ителгән кешеләр булдыгыз».

13. [Бу бәдәвиләр кебек] Кем дә кем Аллаһка һәм Аның расүленә иман китермәсә, һичшиксез, Без кяферләр өчен [бик кызу] Ут әзерләп куйдык.

14. Күкләрнең һәм җирнең хакимлеге Аллаһныкы гына. Ул теләгәнен ярлыкар, теләгәненә газап бирер. Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.

15. Бармый калган [бәдәви] кешеләр [Хәйбәрдәге] ганимәтләргә аларны алырга дип киткән чагыгызда: «Безгә дә [Хәйбәр сугышында] артыгыздан барырга рөхсәт итегез», – диячәкләр. Алар Аллаһның [«Хәйбәр ганимәтләре – Хөдәйбиягә катнашучыларныкы» рәвешендәге карары белән] сүзен үзгәртергә теләячәкләр. [Хәбибем!] Әйт: «Сез һич безгә иярәчәк түгелсез. [Хөдәйбиядән кайту юлында, сез безнең белән Хәйбәргә чыгарга әзерләнүдән] Элек Аллаһ [сезнең хакта] шулай диде!» Бу юлы: «Юк! [Аллаһның әмере бу хакта түгел] сез бездән көнләшәсез», – диячәкләр. Ләкин алар [дөнья эшләренә бәйле] бик аз нәрсәдән башканы аңламыйлар.

16. [Расүлем! Тәүбәләренә бер билге булсын өчен, аларга тагын бер форсат булачагын белдереп] Бармый калган бәдәвиләргә әйт: «Сез көчле сугышчан кавемгә [сугышу өчен] чакырылачаксыз. Алар белән сугышачаксыз, яки алар мөселман булачаклар. Әгәр [бу чакыруга] буйсынсагыз, Аллаһ сезгә [дөньяда – ганимәт, Ахирәттә җәннәт кебек] яхшы әҗер бирәчәк. Ләкин элегрәк [Хөдәйбиядә] йөз чөергәнегез шикелле [бу чакыруны кабул итүдән дә] йөз чөерсәгез, [гөнаһыгыз арткан өчен] Ул сезгә тилмерткеч газап бирәчәк.

17. Сукыр булганга [җиһадка бармый калганы өчен] бернинди гөнаһ юк, аксак булганга да гөнаһ юк, авыру булганга да гөнаһ юк. Кем дә кем [бирелгән әмерләр һәм тыюлар мәсьәләсендә] Аллаһка һәм Аның расүленә итагать итсә, Ул аны [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар агып торган җәннәтләргә кертәчәк, ләкин кем дә кем [итагатьтән] йөз чөерсә, аңа Ул тилмерткеч газап бирәчәк.

18. Агач астында сиңа бәйгать биргән чакларында Аллаһ мөэминнәрдән разый булды. Ул аларның күңелләрендә булганны белде, шул сәбәпле аларга тынычлык [хозур, ышаныч һәм кыюлык] иңдерде, аларга [Хөдәйбиядән кайтыр-кайтмас] тиздән бер җиңү [булган Хәйбәр җиңүе, бераздан соң Мәккәне алу] бирде[2].

19. [Хәйбәрдән һәм Һәҗәрдән алыначак] Ганимәтләр [аларга бирелде] ки, алар [тыныч күңел белән] аларны алачаклар. Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.

20. [И, мөэминнәр!] Аллаһ сезгә сез [Кыямәт көненә кадәр] алачак күп ганимәт вәгъдә итте. Бу [Хәйбәр ганимәтләрен сезгә бирү] иман китерүчеләргә бер билге булсын һәм [шуның аркасында] Ул сезне [һәр мәсьәләдә Аңа таяну сыйфатына ия кылып] туры юлга күндерсен өчен, Ул моны сезгә тизләтте һәм [Хәйбәр халкы һәм алар белән килешкән Әсәд һәм Гатафан уллары кебек] кешеләрнең кулларын сездән тыйды.

21. [Хүнәйн газасында сез кулга төшерәчәк] Башкаларын ки, [әлегә] сез аларга [ирешергә] көч тапмадыгыз, әмма Аллаһ аларны [хакимлеге белән] уратып алган. Аллаһ – һәрнәрсәгә [көче җиткән] кодрәт иясе.

22. Әгәр дә кяферләр сезнең белән [солыхка бармыйча] сугыша калсалар, [тар-мар ителеп] артка борылачаклар. Шуннан соң [үзләрен коткарырлык] дус та, ярдәмче дә таба алмаячаклар.

23. Аллаһның электән үк булган кануны [һәм дәвамлы гадәте] буларак [пәйгамбәрләрнең ахыры тулысынча җиңү булды]. Аллаһның дәвамлы канунында үзгәреш күрмәссең.

24. Ул шундый Зат ки, Мәккә үзәнендә [булган Хөдәйбиядә] сезне аларны җиңүгә ирештергәч, аларның кулларын сездән, сезнең кулларыгызны алардан тыйдык. Аллаһ сезнең ни кылганнарыгызны күреп тора[3].

25. Алар – [Аллаһы Тәгаләгә] иман китермәгән һәм [махсус сую урыны булган] урынга барып ирешмәсеннәр өчен корбанлык хайваннарны тотып торган һәм сезне Харам мәчетенә җибәрмәгән кешеләр. Әмма [Мәккәдә яшерен рәвештә Ислам динен тотып яшәргә тырышкан, ләкин] сез белмәгән иман китерүче ирләр һәм иман китерүче хатыннар [булмаса], аларны белмичә ялгышып таптап, үзегезгә [бик күп борчу һәм] кыенлык китермәсә [әлбәттә, Аллаһы Тәгалә сезгә Мәккәгә басып керергә рөхсәт бирер] иде. [Ләкин] Аллаһ [яшерен рәвештә мөселман булган ул кешеләрне борчуга салмас һәм алар кылган изге гамәлләрен дәвамлы итәр өчен] теләгәнен [Ислам белән шәрәфләндереп] Үз рәхмәтенә кертер өчен [хәзергә мөэминнәргә Мәккәгә һөҗүм итү рөхсәте юк]. Әгәр алар [бер-берләреннән] аерылсалар, инкяр иткәннәргә тилмерткеч бер газап бирер идек.

26. Менә кяферләр йөрәкләренә ачу, [бернинди асылы булмаган] җаһилият горурлыгын урнаштырды, Аллаһ та Үзенең расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм мөэминнәргә тынычлык [һәм хозур] иңдерде, [ширектән саклану сүзе булган] тәкъва кәлимәсен аларга кирәкле [булган һәм алардан һич аерылмаган зикер] иттек. Алар моңа хаклы һәм лаек иделәр. Аллаһ [кемнең нәрсәгә лаек булганы мәсьәләсендә] һәрнәрсәне белүче[4].

27. Һичшиксез, Аллаһ [Хөдәйбиягә чыгудан алда Мәккәгә имин бер шәкелдә керәчәкләре турында] расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) күрсәткән] төшен [мөэмин белән монафикъның хәлен билгеле итү кебек бер] хак [һәм хикмәт] белән раслады. Сез [расүлем (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сезгә белдергәнчә], Аллаһ теләсә, имин хәлдә һәм [бернинди дошманнан] курыкмыйча, [кылачак гомрәдән соң кайсыгыз] башларыгызны кырып һәм [кайсыгыз] кыскартып, Харам мәчетенә тулысынча керәчәксез. Ул сез белмәгән нәрсәләрне белде, шул сәбәпле аннан [төшнең чынга ашуыннан] алда [Хәйбәр җиңүе кебек] якын җиңүне бирде.

28. Ул, диннәрнең барысыннан да өстен чыксын өчен, Үзенең расүлен (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һидаять һәм хак дин [булган Ислам] белән җибәрде. [Моның шулай булачагына] Шаһит буларак Аллаһ җитә.

29. [Хак дин белән җибәрелгән] Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) – Аллаһның расүле. Аның янында булганнар кяферләргә карата бик катылар [шул дәрәҗәдә ки, аларның бәдәннәренә кагылу түгел, хәтта киемнәренең аларның киемнәренә тиюеннән сакланалар], үз араларында исә бик мәрхәмәтлеләр [шуңа күрә бер-берләрен күргән чакта кул бирешәләр һәм кочаклашалар]. [И, күрә алган кеше! Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләре шулкадәр күп намаз укый ки] Син аларның рөкүгъ вә сәҗдә кылып, Аллаһтан нигъмәт һәм ризалык теләгәннәрен күрерсең. Аларның йөзләрендәге билгеләре – сәҗдә эзе[5]. Бу – аларның Тәүраттагы сыйфатлары. Инҗилдәге сыйфатлары исә үсенте чыгарган, шуннан ныгыган иген кебек ки, ул, игенчене куандырып, үсенте җибәреп көчәя, шуннан сабагын турайта[6]. Бу – алар сәбәпле кяферләрне ачуландыру өчен [эшләнде]. Иман китергән һәм изге гамәлләр кылучыларга Аллаһ [кеше булу сәбәпле кылган гөнаһлар өчен] мәгъфирәт һәм зур әҗер вәгъдә итте.

[1] Бу аяте кәримәләрдә Хөдәйбия килешүе белән мөэминнәрнең күңелләрен тынычландыруның һәм Мәккәне алулары аларга вәгъдә ителгәненең хикмәте аңлатылган. Мөэминнәр Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтен бәяләп шөкер итү белән савапка ирешәчәкләр, кяферләр һәм монафикълар исә, бер дә күңелләренә охшамаячак нәрсәләр белән очрашып, ике җиһанда да газап чигәчәкләр.

[2] Һиҗрәтнең алтынчы елында Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) гомрә нияте белән Мәккәгә таба юлга чыккан. Хөдәйбиягә җиткәч, сугыш өчен килмәгәнен белдерер өчен, Мәккә халкына Хираш исемле илчесен җибәргән, ләкин алар бу кешенең дөясен суйганнар һәм үзен дә үтермәкче булганнар, ул аларның кулыннан көчкә качып котылган. Шуннан соң Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) шул ук максат белән хәзрәте Госманны (радыйаллаһу ганһ) җибәргән һәм, Мәккәдә булган мөэминнәргә барып, аларны тиздән Мәккәнең алыначагы белән сөендерергә әмер иткән. Госман (радыйаллаһу ганһ) Корәешкә барып, хәлне аңлаткач, алар бу гомрәгә рөхсәт бирмәгәннәр һәм аны кулга алганнар. Ләкин бу хәл Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәзрәте Госманның (радыйаллаһу ганһ) шәһит ителгәне кебек килеп ирешкәч, ул сугыш карары алып, бер нидачыга: «Җәбраил (галәйһиссәлам) иңде һәм Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үлеменә кадәр сугыштан качмаска бәйгать әмер итте», – дип игълан иттергән.

[3] Әнәс һәм Габдуллаһ ибне Мәгъкыйльдән (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, Хөдәйбия көнендә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләре белән ул агачның астында утырган чакта, Тәнгыйм тавы ягыннан килеп чыккан сиксән тирәсе кораллы мөшрик Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кинәт һөҗүм итмәкче булганнар. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бәддогасы белән алар ишетмәс һәм күрмәс бер хәлгә килгәч, сәхабәләр тарафыннан тотылып, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) китерелгәннәр. Ул исә аларны гафу иткән һәм җибәргән. Менә бу аяте кәримә шуның турында хәбәр итә (Алуси).

[4] Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Хөдәйбиягә килеп туктагач, Корәешлеләр аңа «быел кире кайтырга, ә киләсе елга аның өчен Мәккәне өч көн бушатып гомрә кылуына рөхсәт бирү» тәкъдимен ясар өчен илчеләр җибәргәннәр. Ул, бу тәкъдимне кабул итеп, араларында бер килешү язган чакта, җаһилият гадәтләреннән тайпылмау сәбәпле, язуның бисмилләһ белән башлануын һәм «Аллаһ расүле» гыйбарәсен куллануны кабул итмиләр. Шуңа күрә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) «Рахман» һәм «Рәхим» исемнәренең кулланылмавын кабул иткән һәм үзенең Аллаһ расүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) булганына шаһадәттән соң исемен атасына нисбәт итеп яздырган. Мөселманнар моңа бер дә канәгать булмасалар да, Аллаһы Тәгалә иңдергән тынычлык сәбәпле вәкарьләрен саклаганнар.

[5] Аларны күрүчеләр, төннәрен озак сәҗдәдә калулары сәбәпле, йөзләрендә беркемдә дә булмаган нур һәм балку, хошуг һәм түбәнчелек билгеләре күрәләр. Гыйбадәт кылучылар арасында йөзләренә чыккан бу нур – кара тәнлеләр йөзендә ныграк күренә торган бер балкыш. Кыямәт көнендә исә сәҗдә кылган әгъзалары айның үндүртенче кичәсендәй балкыячак һәм алар дөньяда Аллаһка сәҗдә кылучылар буларак танылачаклар.

[6] Менә Аллаһы Тәгалә бер Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән башлаткан Ислам дәгъвасын Әбү Бәкер белән дәвам иттерде, Гомәр белән көчәйтте, Госман белән ныгытты, Гали (радыйаллаһу ганһүм) белән төп-төз итеп турайтты. Соңрак башка мөэминнәр белән ярдәм итте. Әйе! Ул аларны бу үрнәктә әйтелгәнчә арттырды.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире