Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Кяфер булган һәм Аллаһның юлыннан йөз чөергәннәрнең гамәлләрен бушка чыгарды.

2. Иман китергән һәм изге гамәлләр кылган, Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иңдерелгәнгә ышанганнар, бу – Раббыларыннан [килгән] хак. Ул аларның начар эшләрен сөртте һәм [ике җиһанда да] хәлләрен төзәтте.

3. Бу [рәвешле кяферләрнең гамәленең бушка чыгарылып, мөэминнәрнең хәле төзәтелү] кяферләрнең ялганга ияргәннәре, иман китерүчеләрнең исә Раббыларыннан булган хакка ияргәннәре өчен [башкарыла]. Аллаһ кешеләргә [һәркемнең] кызыклы хәлләрен шушылай аңлата.

4. [Хакка ияргән белән ялганга тагылган бертигез булмаганга] Кяфер булган кешеләр белән [сугышта] очрашкан вакытта, башларын чабыгыз. Аларны [тагын бер кат хәрәкәткә күтәрелүләрен туктатырлык итеп] бастыргач, [әсирлек] бавын кысып бәйләгез. Шуннан соң [мөшрикләрнең көч югалтулары нәтиҗәсендә, алар белән] сугыш йөкләрен [һәм корал кебек кирәк-яракларын] төшергәнче, я шәфкать белән [эш итеп, җаннарын алмассыз], я фидия [алу белән аларны җибәрерсез]. Шушылай [итегез]! Аллаһ теләгән булса, [сезне сугыш кебек авырлыкларга кертмичә, зилзиләләр кебек афәтләр белән] алардан үч алыр иде, ләкин берәүләрегезне икенчеләрегез белән сынау өчен [кяферләргә каршы җиһадны әмер итте]. Ул [Раббыгыз] Аллаһ юлында үтерелгәннәрнең гамәлләрен юкка чыгармаячак.

5. Ул аларны һидаять итәчәк һәм аларның [Ахирәттәге] хәлләрен төзек итәчәк.

6. Һәм аларны Үзе таныткан җәннәткә кертәчәк.

7. И, иман китерүчеләр! Сез Аллаһка [Аның диненә, пәйгамбәренә һәм китабына] ярдәм итсәгез, Ул да [дошманнарыгызга каршы] сезгә ярдәм итәчәк һәм [сугыш кырында да, Ислам юлында да] аяк табаннарыгызны нык итәчәк.

8. Әмма кяферләргә – һәлак булу. Һәм Ул аларның гамәлләрен бушка чыгарды.

9. Бу – аларның Аллаһ иңдергән [дөп-дөрес] нәрсәне ошатмаганнары өчен [булды]. Шул сәбәпле, Ул аларның гамәлләрен юкка чыгарды.

10. Алар һич җирдә йөрмәделәрме, үзләреннән алда [һәлакәткә дучар] булган [инкяр итүче] кешеләрнең [фаҗигале] ахырлары нинди икәнлеген күрмәделәрме? Аллаһ аларны һәлак итте. [Аларның юлын тоткан] Бу кяферләр өчен дә аларныкына охшаш нәрсә [булган куркыныч газаплар] бар.

11. Бу – Аллаһның иман китергән кешеләрнең Яклаучысы булганы өчен. Кяферләр, һичшиксез, аларның Яклаучылары юк.

12. Һичшиксез, иман [шартларына шиксез иман] китергәннәрне һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылучыларны [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар агып торган җәннәтләргә кертәчәк. Кяферләр исә [бары тик тагын берничә көн гади дөньядан] файдаланалар һәм терлекләр ашаган кебек [уйламыйча] ашыйлар. Аларның сыеныр урыны – Ут.

13. [Расүлем!] Ул сине куган [Мәккә] шәһәреңнән көч ягыннан куәтлерәк ничәмә-ничә мәмләкәт [халкы] бар иде ки, Без аларны һәлак иттек. Аларга [бернинди] ярдәмче дә булмады.

14. Раббысыннан [җибәрелгән Коръән кебек] ап-ачык дәлилгә нигезләнгән [Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кебек бер] кеше начарлыгы бизәп күрсәтелгән һәм [бернинди дәлилгә нигезләнмичә] начар теләкләренә ияргән [мөшрик] кеше кебекмени?

15. [Әмерләрне тотып, тыелганнардан тыелучы] Тәкъвалык ияләренә вәгъдә ителгән җәннәтнең сыйфаты [шушы] ки, анда тәме һәм исе үзгәрмәгән су елгалары, тәме үзгәрмәгән сөт елгалары һәм [дөнья шәраблары кебек] эчүчеләр өчен [башны авырттырмаган һәм исертеп бик күп афәтләргә сәбәп бирмәгән] ләззәтле шәраб елгалары, һәм [балавыз һәм төрле чит нәрсәләрдән] арындырылган бал елгалары бар. Алар өчен анда җимешләрнең һәр төре бар. Янә [гөнаһларын ишетеп, оялудан ләззәтләре бозылмасын өчен] Раббыларыннан мәгъфирәт [бар]. [Шушындый җәннәттә мәңге калачак кеше] Ут эчендә мәңге калачак һәм эчәк-бавырларны өзгәли торган кайнар су эчерелгән [инкяр итүче] кеше кебекме соң?

16. [Расүлем!] Алар [синең мәҗлесеңә катнашканнар] арасында [монафикъ булган һәм синең сүзләреңне җитдигә алмыйча] сине тыңлаучылар бар. Синең яныңнан чыккач, гыйлем бирелгән кешеләргә [мыскыллы бер шәкелдә]: «Бая ул нәрсә диде?» – диярләр. Алар – Аллаһ йөрәкләренә мөһер суккан һәм [хәерле бернәрсәгә дә юнәлмичә, һәрвакыт] начар теләкләренә генә ияргән кешеләр.

17. Әмма туры юлдан киткәннәргә Ул һидаятьләрен арттыра һәм аларга тәкъвалыкларын бирә.

18. Алар [кяферләр] үзләренә һич көтмәгәндә киләчәк Сәгатьтән башка нәрсә көтәләрме әллә? Аның [кече] билгеләре инде [мәйданга] килде бит. Әмма ул [Кыямәт] аларга килгәннән соң, үгет алулары нигә кирәк?

19. [Расүлем!] Бел, Аллаһтан башка һичбер илаһ юк! Син үз гөнаһың өчен дә, иман китергән ирләр һәм иман китергән хатыннар өчен дә ярлыкау сора. Аллаһ [дөньяда] йөргән җирегезне дә, [Ахирәттә] сыеныр урыныгызны да белә[2].

20. Иман китерүчеләр [күбрәк савапка ирешү теләге белән җиһадка чыгасылары килеп]: «[Җиһадны әмер иткән] Бер сүрә иңдерелсә иде!» – диләр. Әмма мәгънәсе ачык [итеп билгеле булган, төрлечәрәк аңлату ихтималы булмаган] бер сүрә иңдерелеп, анда [кяферләр белән] сугыш турында әйтелгәч, күңелләрендә [иман зәгыйфьлеге кебек] бер төр чир булган кешеләр, үлем [аларны куркыту] сәбәпле, һуштан язган кеше кебек сиңа карап торганнарын күрәсең. Алар өчен иң яхшысы.

21. [Җиһад әмер ителгән чакта] Итагать итү һәм [әмер тотуны белдергән] күркәм сүз [әйтү үзләре өчен үк иң яхшы юл булачак]. Эш хәл ителгәч [монафикълар һәрвакыт каршы килде һәм элек биргән сүзләрен боздылар], [әмма] Аллаһка [биргән сүздә] тугрылык күрсәтсәләр, бу үзләре өчен яхшырак булыр иде.

22. [И, монафикълар!] Бәлки, сез [Исламнан] йөз чөерсәгез, җирдә бозыклык чыгарырсыз һәм туганлык җепләрен өзәрсез.

23. Бу – Аллаһ ләгънәт иткән кешеләр. Ул аларны [хакны ишетмәслек] саңгырау итте һәм күзләрен [хакыйкатьне күрмәслек] сукыр итте.

24. Алар Коръән турында һич уйламыйлармы [моның кадәр нәсыйхәтләргә карамастан, шундый хәлгә төшәләр]? Әллә [каты һәм надан] йөрәкләрендә йозаклар бармы?

25. Һичшиксез, һидаять белдерелгәннән соң артларына борылган ул [монафикъ] кешеләргә шайтан [олы гөнаһларны эшләүне] бизәп күрсәтте һәм [вәсвәсәләр белән] аларны [озак яшәячәкләр дип] өметләндерде.

26. [Аларның] Бу [шәкелдә диннән кайтулары] аларның Аллаһ иңдергән нәрсәне [хак булганын белә торып, көнчелекләре сәбәпле аны] ошатмаган [Курайза һәм Надыйр кабиләләрендәге яһүди] кешеләргә: «[Мөхәммәдкә каршы берләшү кебек] Кайбер эшләрдә без сезгә буйсыначакбыз», – дигәннәре өчен [булды]. Аллаһ исә аларның [бу сүзне яһүдиләргә] яшергән нәрсәләрен [бик яхшы] белә[3].

27. Мәгәр [Газраил [галәйһиссәлам] һәм ярдәмчеләре булган] фәрештәләр аларны, [тимер камчылар белән] йөзләренә һәм аркаларына суга-суга, вафат иттергән вакытта [хәлләре] ничек булачак?

28. Бу [куркыныч үлем] аларның [көферлек һәм гөнаһ кебек] Аллаһның ачуын китергән нәрсәләргә ияргәннәре һәм Аның ризалыгын [казандырачак иманны] ошатмаулары өчен [килде]. Шул сәбәпле, ул аларның гамәлләрен бушка чыгарды.

29. Әллә йөрәкләрендә [монафикълык һәм шикләнүчәнлек кебек] бер чир булган кешеләр Аллаһ аларның [мөселманнарга карата саклаган] нәфрәтләрен тышка чыгармас дип санадылармы?

30. Әгәр теләсәк, Без сиңа аларны күрсәтер идек тә, син аларны тамгаларыннан таныр идең. Әмма син аларны [сөйләгән чакларында тел төпләреннән һәм] сөйләү рәвешләреннән таныячаксың. Аллаһ сезнең гамәлләрегезне белә. [Ниятләрегезгә һәм максатларыгызга карап, Кыямәттә әҗерен дә бирәчәк].

31. Без сезне [җиһад кебек мәшәкатьле тәкъдимнәр белән] сынаячакбыз. Ниһаять арагыздан җиһад кылучыларны һәм сабыр итүчеләрне беләчәкбез һәм сезнең хәбәрләрегезне [күркәм һәм яманын, иманыгызда һәм мөэминнәр белән дуслыгыгызда самимият дәрәҗәгезне] ачып салачакбыз.

32. Һичшиксез, [Курайза һәм Надыйр кабиләләреннән яһүди] кяферләр [кешеләрне] Аллаһның юлыннан яздырдылар һәм [могҗизаларын күреп] һидаять үзләренә белдерелгәннән соң Расүлгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) каршы килгәннәр берни белән дә Аллаһка [һәм пәйгамбәренә дә] зарар итмәсләр. Ул исә аларның [үз диннәрендә савап өмет итеп кылган яхшы] гамәлләрен бушка чыгарачак.

33. И, иман китерүчеләр! Аллаһка итагать итегез, Расүлгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) итагать итегез [һәр икесенең дә әмерләрен тотыгыз, тыйганнарыннан тыелыгыз] һәм гамәлләрегезне бушка чыгармагыз.

34. Һичшиксез, кяфер булган һәм Аллаһның юлыннан йөз чөергән, шуннан соң кяфер буларак [Бәдердә] үлгәннәр. Аллаһ аларны ярлыкамаячак.

35. [И, мөэминнәр! Аллаһы Тәгаләнең кяферләрне ике җиһанда да хур итәчәген аңлагансыз икән] Йомшаклык күрсәтмәгез һәм [аларны] солыхка чакырмагыз. Сез бит өстен кемсәләр. Аллаһ сезнең белән бергә, һәм Ул сезнең гамәлләрегезне киметмәячәк.

36. Дөнья тормышы уен һәм күңел ачу гына. Әгәр иман китерсәгез һәм [харамнардан] саклансагыз, Ул сезгә савапларыгызны бирәчәк һәм сездән малларыгызны сорамаячак.

37. Әгәр сездән аларны [малның барысын] сорар булса һәм кыстаса, [малга хирыслыгыгыз сәбәпле] саранлык күрсәтәсез. Шушылай Ул сезнең [Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) карата] нәфрәтегезне ачып сала.

38. Сез шундый кешеләр ки, сезне Аллаһ юлында сарыф итүегезгә дәгъват итәләр. Әмма арагызда саранлык күрсәткән кешеләр бар. Кем дә кем саранланса [һәм Аллаһы Тәгалә әмер иткән юлда сарыф итәсен киметсә], ул үзенә карата гына саранлык күрсәтә. Аллаһ – Бай, сез – фәкыйрьләр. Әгәр дә [әмерләрне тотудан] йөз чөерсәгез, сезнең урынга сездән башка бер кавем китерер, алар сезнең кебек [иман һәм тәкъвалыктан ерак] кешеләр булмаслар.

[1] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, 13 нче аяте кәримә Мәккәи Мөкәррәмәдә иңгән.

[2] Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) гөнаһсыз бер кеше булганы өчен, мондагы истигъфар әмере аңа тиеш булган түбәнчелек, булганына канәгатьлек һәм кимчелекне тануга киная буларак бәяләнергә тиеш (Алуси).

[3] Бу аяте кәримәләр бер төркем монафикълар хакында иңгән. Алар башта мөселман булганнар, соңыннан исә күңелләренә нифак кергән. «Хәшер» сүрәсенең 11 нче аяте кәримәсендә аларның кяфер булган әһле китап кардәшләренә: «Әгәр дә сезне сөрсәләр, без дә сезнең белән бергә китәчәкбез, сезгә каршы беркемгә дә иярмәячәкбез һәм сезнең белән сугыш ачылса, һичшиксез, сезгә ярдәм итәчәкбез», – дип әйткәннәре хәбәр ителгән.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире