Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 46. Әл-Әхкаф (Ком таулары) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Хәә мииим.

2. Китапның иңдерелүе Бөек һәм Хикмәт иясе Аллаһтан.

3. Без күкләр белән җирне һәм алар арасында булганнарны хак белән һәм билгеләнгән вакытка кадәр яралттык. Кяферләр исә үзләре кисәтелгән нәрсәләрдән йөз чөерделәр.

4. [Расүлем! Ул мөшрикләргә] Әйт: «Аллаһны калдырып табынган [гаҗиз] нәрсәләрегезне күрдегезме? Аларның җирдән нинди нәрсә яралтканнарын күрсәтегез, әллә аларның күкләрдә [аларның яралтылышында] уртаклары бармы? Моннан алда [динегезнең дөреслеген күрсәткән илаһи] бер китап [булса] яки [потларга гыйбадәт кылуның хаклыгына карата аз гына] бер гыйлем эзе [булса, шуларны] миңа китерегез. Әгәр дөрес сөйләүчеләр булсагыз.

5. Аллаһны калдырып, Кыямәт көненә кадәр аңа җавап бирмәячәк [потлар кебек гаҗиз] кемсәләргә гыйбадәт кылучыдан да адашканрак кем бар? Алар [ул табынылган потлар] аларның догасыннан хәбәрсезләр бит[2].

6. [Кыямәт купканнан соң] Кешеләр хәшер ителгәч, алар [гыйбадәт кылынганнар] боларга дошманнар булачаклар һәм аларның [үзләренә] табынуын [дөрес бернәрсә булмаган бернәрсә дип белдереп, бу ширекне] инкяр итүчеләр булачаклар.

7. Аятьләребез аларга ап-ачык итеп укылган вакытта, кяфер булган кешеләр үзләренә [ишеткән Коръән аятьләре кебек бер] хак килгәч: «Бу – ап-ачык сихер», – ди.

8. Әллә алар [син китергән хакыйкатьләргә карата]: «Ул аны уйлап чыгарды», – дияләрме? [Расүлем!] Әйт: «Мин аны уйлап чыгарган булсам, сез минем өчен Аллаһтан [киләчәк җәзадан] бернәрсәгә дә көч җиткерә алмассыз. Сезнең [Аллаһы Тәгаләнең аятьләрен кимсетер өчен аларны әле сихер, әле уйдырма дип атап] ни дип сөйләгәнне Ул [бик яхшы] белә. Минем белән сезнең арада Аның шаһит булганы җитә. Ул – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле».

9. [Расүлем! Ул мөшрикләргә] Әйт: «Мин пәйгамбәрләр арасыннан [чыгып] яңа бернәрсә чыгарган берсе түгелмен. Мин ни миңа, ни сезгә ни булачагын белмимен. Мин үземә вәхи ителгән нәрсәгә генә иярәмен, мин ап-ачык бер кисәтүче генә[3]».

10. [Расүлем! Ул мөшрикләргә] Әйт: «Уйлап карамадыгызмы, әгәр ул [Коръән] Аллаһның Үзеннән [җибәрелгән бер китап] булса, сез исә аны инкяр итәсез. Исраил улларыннан шаһит [булган Габдуллаһ ибне Сәлам] аның охшашына [Тәүраттагы Коръәнгә туры килгән мәгънәләргә һәм ахыр заман пәйгамбәренең җибәрелүенә] шаһитлык итте һәм шул сәбәпле [Коръәнгә] иман итте, сез исә тәкәбберләндегез. Һичшиксез, Аллаһ залимнәрне һидаять итми».

11. Кяфер булганнар иман китергәннәргә: «Әгәр дә [Коръән һәм иман] хәерле бернәрсә булса, алар аңа бездән алда ирешә алмаслар иде», – диде. Аңа [иманга] һидаять таба алмагач, алар: «Бу бит – иске бер уйдырма», – диячәкләр.

12. Хәлбуки, аңардан алда [дини мәсьәләләрдә] җитәкче һәм [аңа ышанганнар өчен] бер рәхмәт буларак Мусаның [галәйһиссәлам] китабы бар иде. Бу исә [ширек кушкан] золым эшләгән кешеләрне куркытыр өчен һәм күркәм гамәл кылучыларга бер сөенечле хәбәр булсын өчен гарәп телендә [иңдерелгән, үзеннән алдагы илаһи китапларны] дөресләүче китап.

13. Һичшиксез: «Раббыбыз – Аллаһ», – диючеләр, шуннан соң ныклык күрсәтүчеләргә һичбер курку юк һәм [һәркем борчу эчендә булган Кыямәт көнендә] алар хәсрәт тә чикмәячәкләр.

14. Әнә шулар – җәннәт әһелләре, кылганнары өчен әҗер итеп, алар анда мәңге калачаклар.

15. Без кешегә ата-анасына игелек күрсәтүне әмер иттек. Анасы аны мәшәкать белән [тугыз ай карынында] йөртте һәм аны авырлык белән тудырды. Аны йөртүе һәм [имчәктән] аеруы – утыз ай. Нәтиҗәдә, ул [бала яшәп] куәтле чагына ирешкәч һәм [шуннан соң] кырык яшенә җиткәч: «И, Раббым! Миңа һәм ата-анама биргән [сансыз] нигъмәтеңә шөкер итүемне, Син разый булган изге гамәлләр эшләвемне миңа күндер. Минем өчен минем [үземнән соңгы] нәселемне изгеләрдән кыл. Һичшиксез, мин Сиңа тәүбә иттем һәм мин [гамәлләрен сиңа тапшырган] мөселманнарданмын», – диде.

16. Без алардан кылган нәрсәләренең иң күркәм булганнарын кабул итәбез һәм җәннәт әһелләре арасында [пәйгамбәрләр аркылы] аларга бирелгән хак вәгъдә нигезендә аларның начар эшләрен кичерәбез[4].

17. Әмма шундый кеше дә бар ки, ул [иманга чакырылган вакытта] ата-анасына: «Уф, икегезгә дә! Миннән алдагы буыннар [килеп] киткән була торып, [берсе дә терелеп, каберләреннән чыкмаган була торып] сез икегез мине [кабердән] чыгарылачагым белән куркытасызмы әллә?» – дип әйтә. Алар икесе исә [аның бу инкарыннан тынгы тапмауларын белдереп: «Синнән Аллаһка сыенабыз», – дип әйтеп] Аллаһтан ярдәм сорыйлар: «[Синең кебек эш иткән кеше, һичшиксез, һәлак булыр, болай була калсаң] Ни үкенеч сиңа! [Үзеңә зыян китерүеңне калдыр да] Иман китер. Һичшиксез, Аллаһның [бөтен колларны терелтеп, хисапка тартачагына карата булган] вәгъдәсе хак!» Ул исә [аларга ышанмыйча]: «Бу – [Аллаһның сүзе дип мине куркыткан нәрсәләрегез] әүвәлгеләрнең әкиятләре генә», – дия.

18. Алар – үзләреннән алда җеннәрдән һәм кешеләрдән килеп киткән халыклар арасында [«Җәһәннәмне җеннәр һәм кешеләрнең кяфер булганнары белән тутырачакмын» дигән газап] сүз чынга ашкан кемсәләр. Һичшиксез, алар –зарар күрүчеләр.

19. Кылганнары өчен тулысынча бирсен өчен, һәм алар [саваплары киметелеп яки гөнаһлары арттырылып] золым күрмәсеннәр өчен, кылган [яхшы яки начар] нәрсәләре сәбәпле, һәрбере өчен [җәннәттә яки җәһәннәмдә] әҗере бар.

20. Инкяр итүчеләр [җәһәннәм эчендәге] Утка китерелгән көнне [аларга әйтеләчәк]: «Сез бөтен ләззәтләрегезне дөнья тормышында [тулысынча алып] бетердегез һәм алардан файдаландыгыз [артык сезнең өчен монда тәм алачак берни дә калмады]. Бүген сез җирдә хаксызга тәкәбберләнүегез сәбәпле, янә бозыклыкта булганыгыз өчен хурлыклы газап белән җәзаландырылачаксыз».

21. [Расүлем!] Алдыннан да, артыннан да кисәтүчеләр булсалар [һәм һәммәсе дә бер үк үгетне өммәтләренә таратсалар] да, син [бигрәк тә] гаднең кардәшен [Һуд [галәйһиссәлам] тарихын] искә ал. Ул [озын һәм кәкре биек ком таулары булган] Әхкафтагы кавемен: «Аллаһтан башка беркемгә дә гыйбадәт кылмагыз. Һичшиксез, мин сезнең өчен олуг Көннең газабыннан куркамын», – дип [иман китермәгән очракларында, башларына киләчәк дөнья һәм Ахирәт газапларыннан] кисәтте.

22. Алар [аны инкяр итүчеләр]: «Син безгә безне илаһларыбыздан биздерергә дип килдеңме әллә? Әгәр [куркытуларыңа] тугры кешеләрдән булсаң, безгә вәгъдә иткәнне [хәзер үк] китер», – диделәр.

23. Ул: «[Кайчан газапка дучар ителүегез хакында] Гыйлем – Аллаһта. Мин җибәрелгән [вәхиләр әмер иткән] нәрсәләрне сезгә җиткерәмен, ләкин мин сезне надан кешеләр итеп күрәм», – диде.

24. [Бик озак дәвам иткән корылыктан соң] Аны үзәнлекләренә юнәлгән бер болыт буларак күргәч: «Бу – безгә яңгыр яударасы бер болыт!» – диделәр. [Шулвакыт Һуд [галәйһиссәлам] әйтте] «Юк! Ул [сез рәхмәт болыты дип санаган] сез ашыктырган [газап тулы] нәрсә – эчендә тилмерткеч газап булган җил».

25. Ул [җил] Раббыңның әмере белән һәрнәрсәне [артык төзәтеп булмаслык итеп] һәлак итәчәк. [Җиде төн, сигез көн туктаусыз дәвам иткән давыл нәтиҗәсендә] Алар яшәгән урыннарыннан башка берни дә күрелмәс хәлгә килделәр. Гөнаһлы кавемне шушылай [фаҗигале бер газап белән] җәзага дучар итәбез.

26. Без аларга сезгә бирмәгән нәрсәләр биргән идек. Аларга ишетү сәләте, күзләр һәм күңелләр биргән идек, ләкин [колакларын вәхи ишетер өчен, күңелләрен Аллаһы Тәгаләне тану өчен кулланмыйча] Аллаһның аятьләрен, белә торып, инкяр иткәч, ни ишетүләре, ни күзләре, ни күңелләре аларны бернәрсәдән дә коткара алмады. [«Кайда соң ул газап?» – дип] Мыскыл иткән нәрсәләре аларны уратып алды.

27. [И, Мәккә халкы!] Без сезнең тирә-ягыгызда булган шәһәрләрне һәлак иттек инде. Без бит алар [көферлек сазлыгыннан котылып, иман һәм итагатькә] кайтсыннар дип аятьләрне төрлечә кабатлаган идек.

28. Нишләп соң Аллаһны калдырып, [Аңа] якынаю өчен илаһлар итеп алган нәрсәләре [һәлак булуга дучар ителгән чакларында] аларга ярдәм итмәделәр? [Гүя] Алар болардан югалдылар [да, шуңа күрә аларга ярдәм итә алмадылар]. Менә бу – аларның ялганнары һәм [Аллаһка карата] уйлап чыгарган нәрсәсе.

29. Менә Без [син укыганда] Коръән тыңласыннар өчен сиңа җеннәрдән бер җәмәгать җибәрдек. Алар анда [Коръән укылган урында] булган чакта [гыйлемгә карата әдәпләре сәбәпле, бер-берләренә]: «Дәшмичә тик торыгыз [укылганны яхшылап ишетә алыйк]!» – диделәр. Ул [кыйраәт] бетерелгәч исә, кисәтер өчен үз кавемнәренә кайттылар[5].

30. Әйттеләр: «И, кавемебез! Һичшиксез, без Мусадан [галәйһиссәлам] соң үзеннән алдагыларны дөресләүче буларак иңдерелгән бер китапны ишеттек. Ул хакка һәм туры юлга илтә.

31. И, кавемебез! Аллаһның дәгъватчысын кабул итегез һәм аңа иман китерегез. Ул сезнең [кол хакы булмаган] кайбер гөнаһларыгызны ярлыкар һәм сезне [кяферләр өчен әзерләнгән] тилмерткеч газаптан саклар.

32. Кем дә кем Аллаһның дәгъватчысын кабул итмәсә, җирдә [кая гына качса да, җирнең иң аулак урыннарында яшеренсә дә, Аллаһы Тәгаләне аңа бирәсе газабыннан] гаҗиз калдырырлык кемсә түгел. Аңа [Аллаһы Тәгаләдән коткара алырлык] Аннан башка дуслар да юк. Алар [һәркем аңлый алырлык дәрәҗәдә] ап-ачык адашу эчендәләр [шуңа күрә мондый бер дәгъватны кабул итүдән йөз чөергәннәр]».

33. Күкләрне һәм җирне яралткан һәм аларны яралтуда һич арымаган Аллаһның үлеләрне терелтергә кодрәте җиткәнен күрмәделәрме әллә? Әйе! Һичшиксез, Ул – һәрнәрсәгә кодрәтле.

34. Инкяр итүчеләр Утка китерелгән көнне [аларга әйтелер]: «Менә бу [сез инкяр иткән газап] хак түгелме?» Алар: «Раббыбыз белән ант итәбез, әйе! [Аның бөтен сөенечле хәбәрләре дә, янаулары да хак булган икән]», – диделәр. Ул исә: «[Дөньяда] Инкяр иткәнегез өчен бу газапны татыгыз!» – диде.

35. [Расүлем! Кяферләрнең ахыры шушындый булганга күрә] Расүлләрдән газм [һәм карарлылык] иясе булганнары сабыр иткән кебек, алар өчен [газапны] ашыктырма. Алар үзләренә вәгъдә ителгән нәрсәне күрәсе көнне, [газапның катылыгына һәм дәвамлылыгына шаһит булганлыкларыннан] гүя алар [дөньяда] көннең бер сәгате кадәр генә торганнар кебек [тоелыр]. [Менә бу Коръәндә, бигрәк тә менә шушы сүрәдә бирелгән вәгазьләр] Җитәрлек ирештерү! [Вәгазь-нәсыйхәт ишетмәгән һәм Безгә итагать кылмаган] Фасикълар кавеменнән башка кемдер һәлак ителәчәкмени?[6]

[1] 10 нчы, 15-18 нче һәм 35 нче аяте кәримәләре Мәдинәдә иңгән.

[2] Тәсаввыф һәм тәвәссүлгә каршы торган кайбер кешеләрнең бу һәм моңа охшаш аятьләрне мөршидләренә багланган яки Аллаһы Тәгалә хозурында югары дәрәҗә иясе дип уйланылган кешеләрнең каберләрен зиярәт итеп, аларның хөрмәтенә Аллаһы Тәгаләдән нәрсә дә булса сораган, үтенгән, дога кылган кешеләргә каршы бер дәлил кебек уртага салулары мәсьәләгә кагылмаган бер нәрсәне китереп кушудан башка берни дә түгел, чөнки бу аяте кәримә Аллаһы Тәгаләне калдырып, башкаларга табынучыларның аларга ялваруларын хәбәр итә. Тәвәссүл әһеле исә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәтне берничек тә кире какмый, пәйгамбәрләрне һәм әүлияләрне исә, шулай ук, Аллаһы Тәгаләнең: «Аңа якынаю юлларын эзләгез» («Маидә» сүрәсе, 35) әмере белән Аллаһы Тәгаләгә кылган доганың кабул булуына бер арадашчы итеп кабул итәләр.

[3] Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Ахирәттә үзенә нинди мөгамәлә булганын белүе төгәл билгеле. Әмма бу аять иңгән вакытта әле үзенең һәм өммәтенең башыннан дөньяда нәрсәләр кичәчәген бөтен нечкәлекләре белән белмәгән. Үзенең, башка пәйгамбәрләр кебек сөргенгә җибәреләсеме яки шәһит ителәсеме икәнлеге хакында берни дә белмәгәне кебек, иман китергән өммәтенең ниләр кичерәсе, инкярчыларның исә нинди газапларга тартыласылары турында да аермачык бер мәгълүматка ия булмаган. Бу аятьнең иңүе белән, мөшрикләр, сөенеп: «Алайса синең белән безнең ни аермабыз бар соң? Димәк, синең дә безнең белән чагыштырганда бернинди үзенчәлегең юк», – дигәч, «Фәтех» сүрәсенең 2 нче һәм 5 нче аятьләре иңүе белән аның элекке һәм киләчәк хаталарының ярлыкануын һәм иман китергән ирләрнең һәм хатыннарның ахыры җәннәт белән тәмамланганын өйрәнгән. Шуннан соң төшендә хөрмәлек һәм агачлы бер урын булган Мәдинәгә һиҗрәт кылырга мәҗбүр ителүе дә аңа белдерелгән. «Исра» сүрәсенең 60 нчы аяте кәримәсе белән беркем тарафыннан да үтерелмәячәген, «Фәтех» сүрәсенең 28 нче аяте кәримәсе белән диненең бөтен диннәрдән дә өстен чыгачагын, «Әнфаль» сүрәсенең 33 нче аяте кәримәсе белән исә аның хөрмәтенә инкярчыларга берьюлы газап бирелмәячәген өйрәнгән. Шуңа күрә кайберәүләрнең, шушы аятькә нигезләнеп, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) затын кимсетүне максат иткән мәсьәләләргә кереп китүләре урынлы түгел, чөнки мондагы мәгълүмат бары тик вәхи аркылы гына бирелә ала. Өстенлек булып саналган бөтен гыйлемнәр дә вафатыннан алда Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белдерелгәнлеген бөтен әһле Сөннәт вә Җәмәгать галимнәре кабул итте (Алуси).

[4] Бу аяте кәримә Әбү Бәкер Сыйддикъ (радыйаллаһу ганһ) хакында иңгән. Ул үзеннән ике яшькә олырак булган Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән унсигез яшеннән башлап бергә булган, сәфәрдә дә, өйдә чакта да аңардан һич аерылмаган. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кырык яшенә җитеп, пәйгамбәрлек шәрәфенә лаек булгач, ул чорда утыз сигез яшьлек Әбү Бәкер Сыйддикъ шундук аңа иман китергән, кырык яшенә җиткәч исә, аяте кәримәдә белдерелгән доганы кылган. Аның бу догасының нәтиҗәсе буларак ата-анасы Ислам белән шәрәфләнгән, моннан тыш бу шәрәф мөһаҗирләрдән берсенә дә насыйп булмаган. Үзе сораган изге гамәлгә дә ирешкән, Аллаһ юлында рәнҗетелгән, җәфа күргән тугыз мөэмин колны сатып алып, азат иткән, алардан берсе – Билал Хәбәши. Нәсел-нәсәбе турындагы догасы да кабул булып, бөтен оныклары иман белән шәрәфләндерелгән. Шуның белән бергә, әтисе Әбү Кухафә, әнисе Өмме Хәер, улы Габдеррахман һәм аның улы Мөхәммәт (радыйаллаһу ганһүм) һәм Ислам белән, һәм сәхабәлек белән шәрәфләнгән. Мондый бәхет Әбү Бәкердән (радыйаллаһу ганһ) башка сәхабәләрнең берсендә дә булмаган (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).

[5] Риваятьтән күренгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җеннәрне үгетләп һәм аларны Аллаһы Тәгаләгә дәгъват итеп, аларга Коръән уку әмерен алгач, Аллаһы Тәгалә аңа бер төркем җеннәрне җибәргән. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләренә: «Миңа бүген төнлә җеннәргә Коръән укырга әмер ителде. Кайсыгыз минем белән бара?» – дип сорагач, Габдуллаһ ибне Мәсгуд (радыйаллаһу ганһ) аңа иптәшкә ияргән. Ул үзе болай дип хәбәр иткән. Юлга чыктык, Мәккәнең югары очына чыккач, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Хуҗун үзәнлеге дип аталган җиргә керде. Миңа бер сызык сызып, шуның эчендә утырырга һәм, үзе әйләнеп кайтканчы, шуннан чыкмаска кушты. Үзе алар янына арырак китте һәм Коръән укый башлады. Бу вакытта мин бөркет кебек җан ияләренең аңа таба төшкәнен күрдем һәм бик каты гөрелтеләр ишеттем, хәтта Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бер-бер нәрсә булыр дип курка башладым. Кинәт бик күп карачкыл урталыкны каплап минем белән аның арасына кергәч, мин аның тавышын да ишетмәс булдым. Шуннан соң сәхәр вакытында Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) алар белән эшен бетергәч, болыт кисәкләре кебек, алар аерым-аерым таралыша башладылар. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) яныма килгәч, йоклап-йокламавымны сорады. Мин: «Юк, Расүлуллаһ! Ничә мәртәбә кешеләрдән ярдәм сорарга ниятләсәм дә, синең аларга таягың белән сугып: «Утырыгыз!» – дигәнеңне ишеткәч, тынычландым», – дидем. Шулвакыт Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) миңа: «Әгәр ул сызыктан чыккан булсаң, алардан берәрсенең сине эләктереп алмаячагына ышанычым юк иде», – дип әйткәннән соң, минем ниләр күргәнемне сорады. Мин ак киемнәр кигән кара кешеләр күргәнемне әйткәч: «Алар Нусайбин җеннәре иде. Алар миннән азык сорадылар, мин аларга сөяк, тирес кебек нәрсәләрне азык буларак тәкъдим иттем», – диде. Мин гөрелте турында сорагач: «Араларында үтерелгән берәү хакында тартышып дәгъваны миңа күчерттеләр, мин исә аларның арасында хак белән хөкем бирдем», – диде. Бу җеннәр унике мең булып, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларга укыган сүрәсе «Галәкъ» сүрәсе була. Килгән җеннәрнең саны, кайсы як җеннәре булуы һәм вакыйга урыны турында бик күп риваять булса да, боларның һәрберсен бәяләү күзлегеннән Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җеннәр белән бер генә түгел, алты мәртәбә күрешүен кабул итү һәм шулай итеп риваятьләр арасын җыю Хафаҗи (рәхимәһуллаһ) тарафыннан хуп күрелгән (Нәсәфи, Хазин, Алуси).

[6] «Гәзем» – җитдилек, тырышлык һәм сабырлык мәгънәсендә килә. Биредә әйтелгән ‘үлүл-газм пәйгамбәрләр’ Аллаһы Тәгаләнең әмерләренә, каза һәм кадәренә сабыр иткән һәм вәхине ирештерүдә бернинди комачау булуын танымаган пәйгамбәрләр. Саннары һәм исемнәре турында берничә риваять булса да, иң дөрес караштан күренгәнчә, аларның саннары бишәү, болар: Нух, Ибраһим, Муса, Гайсә һәм Мөхәммәд (салаватуллаһи галә нибиййина һәм галәйһим әҗмәгыйн) хәзрәтләре. Шулай итеп, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сабырлыкларын үрнәк итеп алуы әмер ителгән пәйгамбәрләр – дүртәү (Алуси).

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире