Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Хәә мииим.
2. Китапның иңдерелүе – Бөек [Җиңелмәс] һәм Хикмәт иясе Аллаһтан.
3. Һичшиксез, иман китерүчеләр [иманнарын куәтләр] өчен күкләрдә [булган кояш, ай, йолдызлар һәм болытларда] һәм җирдә [таулар, диңгезләр һәм агачлар кебек барлыкларда] билгеләр бар.
4. Сезне яралтуында һәм [дөньяда] тараткан җан ияләрендә шиксез ышанган кешеләр өчен билгеләр бар.
5. Төн белән көннең бер-бер артлы килүендә, Аллаһның күктән [яңгыр итеп] иңдергән ризыкта һәм, үлеменнән соң, җирне аның белән терелтүендә, җилләрне төрле яклардан истерүендә акыл иясе – кешеләр өчен билгеләр бар.
6. [Расүлем!] Болар – Аллаһның билгеләре, Без аларны сиңа [ни әһле китап, ни тарихчылар шикләнә алмаслык итеп, хакыйкатькә рас килгән бер] хак белән укыйбыз. Аллаһтан һәм Аның аятьләреннән соң нинди сүзгә ышаначаклар?
7. [Әбү Җәһел һәм Нәдр ибне Харис кебек] Һәр ялганчыга һәм гөнаһлыга ни үкенеч!
8. Алар Аллаһның аңа укылган аятьләрен ишетә, шуннан соң аларны һич ишетмәгән кебек тәкәбберлек белән [көферлегендә] үҗәтлек күрсәтә. Син аны тилмерткеч газап белән сөендер.
9. Ул кеше Безнең аятьләребездән берәр нәрсә белгән чагында, аларны мәсхәрә итә. Менә алар өчен – хурлыклы газап [әзерләнгән].
10. Алларында җәһәннәм [аларны көтеп тора]. Ни аларның тапкан [мал һәм балалар кебек] нәрсәләре, ни Аллаһтан башка яклаучылар итеп алган [потлары һәм шуның ише] нәрсәләре [Аллаһның газабыннан] коткара алмаячаклар. Алар өчен каты газап бар.
11. Бу [Коръән] – һидаять. Раббыларының аятьләрен инкяр иткән кемсәләр исә, алар өчен тилмерткеч газап [әзерләнгән].
12. Аллаһ шундый зат ки, Аның әмере белән көймәләр анда йөрсен, шулай итеп сез [диңгез сәүдәсе белән] аның фазылыннан [ризыгыгызны] табарсыз һәм сез [Аллаһы Тәгаләнең моның кадәр нигъмәтләренә] шөкер кылырсыз дип, Ул диңгезне сезгә [файдалануыгыз өчен] буйсындырды.
13. Ул [Раббыгыз] күкләрдә булганнарны да, җирдә булганнарны да Үзе тарафыннан [бер рәхмәт әсәре буларак] барысын сезгә [күренгән һәм күренмәгән әллә никадәрле мәнфәгатьләрегез өчен] буйсындырды. Һичшиксез, фикерләгән кешеләр өчен монда билгеләр бар.
14. [Расүлем!] Иман китерүчеләргә әйт: «Ул [Аллаһы Тәгалә] казанган [сабырлык, ачуны йоту кебек күркәм] нәрсәләре сәбәпле, кешеләргә әҗер бирсен өчен, Аллаһның көннәрен [килүен] өмет итмәгән кешеләрне гафу итсеннәр [һәм, кичереп, күрмәмешкә салышсыннар][1].
15. Кем дә кем изге бер гамәл кылса, үз файдасына. Кем дә кем начар эш кылса, үз зарарына [кылган булыр]. Соңыннан сез Раббыгызга кайтарылачаксыз».
16. Без Китап [Тәүрат китабын], хөкемне һәм пәйгамбәрлекне Исраил улларына бирдек, [пәйгамбәрләрнең дә күбесен алардан җибәрдек] аларны ләззәтле һәм хәләл нәрсәләрдән ризыкландырдык, аларны [үз чорларында булган] галәмнәрдән өстен кылдык.
17. Без аларга [дингә кагылышлы] әмер хакында [һәм ахыр заман пәйгамбәренең галәмәтләре мәсьәләсендә] ачык дәлилләр дә бирдек, ләкин алар гыйлем үзләренә килгәннән соң [хак һәм хакыйкатьне белмәгәннәре өчен түгел] араларындагы көнләшү сәбәпле үзара ихтилафка төштеләр. [Расүлем!] Һичшиксез, синең Раббың Кыямәт көнендә аларның үзара ихтилаф кылган нәрсәләре [кайсы – дөрес, кайсы ялгыш булганы] хакында араларында хөкем бирәчәк.
18. Шуннан соң Без сине [дингә кагылышлы] эштә бер шәригатькә [илаһи бер юлга] урнаштырдык. Син шуңа ияр. Әмма [сиңа: «Аталарыңның диненә кайт!» – дигән корәеш мөшрикләре һәм яһүди кабиләләрдән надан] кешеләрнең начар теләкләренә [һәм ялгыш карашларына] һич иярәсе булма, алар [хакыйкатьне] белмиләр.
19. Чөнки [аларга ияргән очракта, Мин сине газапка тарткач] алар Аллаһтан [киләчәк] бернәрсәдән дә сине коткара алмаслар. Һичшиксез, залимнәрнең берәүләре икенчеләренә дуслар. [Шуңа күрә алар белән дус булган һәм аларның начар теләкләренә ияргәннәр – алар кебек үк залимнәр]. Аллаһ исә тәкъвалык иясе колларының яклаучысы.
20. Бу [Коръән] кешеләр өчен [күңел күзләренең күрүен тәэмин иткән] дәлилләр, шиксез ышанган кешеләр өчен бер һидаять һәм рәхмәт.
21. Әллә [ширек кебек] начар нәрсәләр кылган кешеләр Без аларны [иман итәргә тиешле мәсьәләләргә бернинди шиксез] иман китергән һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылган кешеләр шикелле [итәбез дә] яшәүләрен һәм үлемнәрен бертигез итәчәкбез дип уйладылармы? Аларның фикерләре бик яман.
22. Аллаһ күкләрне һәм җирне [колларга сынау йорты итеп] хак [һәм бөек бер хикмәт] белән яралтты. Һәр җан үзе кылган нәрсә сәбәпле җәзасын алачак һәм алар рәнҗетелмәячәкләр.
23. [Һидаятьне калдырып] Начар теләген илаһлаштырган, Аллаһ исә аны [аңа бирелгән ирадә һәм көчне начар юлда кулланганын белгәне өчен] гыйлем нигезендә адаштырган, колагына һәм йөрәгенә мөһер суккан, күзенә дә пәрдә ташлаган кешене күрдеңме? Аллаһтан соң аны кем һидаятькә ирештерер? Әллә яхшылап уйламыйсызмы?
24. Алар [мөшрикләр]: «Бу [тормыш дигән нәрсә булса да] – безнең дөнья тормышы гына, [кайберләребез] үләбез, [кайберләребез] яшибез. Безне вакыт кына һәлак итә», – диделәр. Аларның бу мәсьәләдә белеме юк. Алар бит фаразлыйлар гына.
25. Аятьләребез аларга ачык итеп укылган чакта, аларның дәлиле: «[Элек үлгән] Аталарыбызны китерегез. Әгәр [үлемебез артыннан терелтеләчәгебез мәсьәләсендә] туры [сөйләгән] кешеләр булсагыз», – дип әйтүләреннән башка берни булмады.
26. [Расүлем!] Әйт: «Аллаһ сезгә гомер бирә, шуннан соң [әҗәлләрегез җиткәч] сезнең җаныгызны алачак, шуннан соң килүендә һичбер шик булмаган Кыямәт көнендә сезне туплаячак, ләкин кешеләрнең күбесе [бу хакыйкатьләрне] белмиләр».
27. Күкләрнең һәм җирнең милке Аллаһныкы гына. Сәгать җитәчәк көнне ялган яклы булучылар зарар күрәчәкләр.
28. [Расүлем! Мәхшәрдә тупланган] Һәрбер өммәтне тезләнеп торган хәлдә күрәчәксең. Һәрбер өммәт [гамәлләре язылган] китабына чакырылачак. [Шулвакыт мөкәлләфләргә:] «Бүген сез кылган нәрсәләрегез өчен җәзаландырылачаксыз.
29. Менә бу – Безнең [фәрештәләргә әмер итеп, кылганнарыгызны теркәгән] китабыбыз, ул сезгә каршы [арттырмыйча һәм киметмичә] хак белән сөйли. Без [сезне үз иркегезгә калдырмадык] кылган нәрсәләрегезне [фәрештәләрдән] яздыра бардык».
30. Иман [шартларына шиксез иман] китергән һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылучыларга килгәндә, Раббылары аларны рәхмәте [чагылышы булган җәннәт] эченә кертәчәк. Менә бу – ап-ачык бер котылу.
31. Әмма инкяр итүчеләр [алар исә болай кимсетеләчәк]: «Минем аятьләрем сезгә укылмадымы? Ләкин сез тәкәбберләндегез һәм гөнаһлылар булдыгыз.
32. [Пәйгамбәрләр һәм вәгазьләүчеләр тарафыннан] «Һичшиксез, Аллаһның [бөтен] вәгъдәсе хак [һәм дөрес], Сәгать исә, анда һичбер шик юк», – дип әйтелгәч, сез [чамасыз бозыклыгыгыз сәбәпле]: «Ул Сәгатьнең нинди нәрсә икәнен без белмибез, аның бер фараздан гына гыйбарәт булуын уйлыйбыз, без [мондый бернәрсәнең мөмкин булуына карата] шиксез белемгә ия түгелбез», – дигән идегез».
33. Кылган начар гамәлләре аларга шулай ачылды, һәм [җәзалар, газаплар белән бәйле] мыскыл иткән нәрсәләре аларны уратып алды.
34. [Кыямәт көнендә кяферләргә] Әйтеләчәк: «Сез [дөньяда] бу көнегез белән очрашуны онытканыгыз кебек, бүген Без дә сезне калдырабыз. [Моннан соң] Сыеныр урыныгыз – Ут, һәм сезгә ярдәмчеләр дә юк.
35. Бу [газаплар] сезгә Аллаһның аятьләрен [дикъкать белән тыңлар урында, аларны] мыскыл иткәнегез һәм дөнья тормышы сезне алдаган өчен [башыгызга килде]». Бүген алар аннан чыгарылмаячаклар, [дөньяда булган кебек, аларга: «Тәүбә итегез дә, Раббыгызның ризалыгын алыгыз», дип әйтелеп] алардан [Аллаһы Тәгаләне] разый итү дигән бернәрсә соралмаячак.
36. Бөтен [нигъмәтләрнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан гына булганлыгы көн кебек уртага чыкканга күрә, барча] мактаулар күкләрнең Раббысы, җирнең Раббысы һәм галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһка гына.
37. Күкләрдә һәм җирдә бөеклек Аныкы гына. Ул – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
[1] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, бу аяте кәримә хәзрәте Гомәр (радыйаллаһу ганһ) хакында иңгән. Шулай, һиҗрәттән алда бер мөшрик аңа хәрәкәт иткәч, ул аны шундук тотмакчы булган, шуннан соң шушы аяте кәримә иңеп, рәнҗетә торган вак-төяк нәрсәләрнең кайберләрен күрмәмешкә салышырга кирәклегенә игътибарны җәлеп иткән. Шуңа күрә аяте кәримәдә бер нәсех турында сүз була алмый, ләкин «Мәккә дәверендәге көчсезлек сәбәпле бервакыт өчен кяферләргә каршы төшмәү» мәгънәсендә бәяләнгәненә күрә, җиһад аяте белән хөкемсез калган (Алуси).