Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Хәә мииим.
2. [Һидаять юлларын] Ачыклаучы китап [булган Коръән] белән ант итәмен.
3. Без аны мөбәрәк бер кичәдә иңдердек. Һичшиксез, Без – [колларыбызны алларындагы хәвефләрдән] кисәтүчеләрбез.
4. Һәр хикмәтле эш анда аерыла.
5. Бездән бер әмер буларак [бу кичәдә киләсе елның шушы кичәсенә кадәр мәйданга киләчәк әҗәлләрнең җитүе, яшеннәр кебек эшләрнең теркәлүе моның үрнәкләре]. Һичшиксез, Без – [колларыбызга илчеләр] җибәреп торучыларбыз[1].
6. Синең Раббыңнан [колларына] бер рәхмәт буларак [җибәреп торабыз]. Һичшиксез, Ул – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.
7. Күкләрнең, җирнең һәм алар арасындагыларның Раббысыннан [колларга ирешкән бер мәрхәмәт әсәре буларак]. Әгәр шиксез ышанган кешеләр булсагыз [Аллаһы Тәгаләнең күкләрнең, җирнең Раббысы булганын белүегез шарт].
8. Аннан башка [гыйбадәткә лаек] һичбер илаһ юк. Ул терелтә һәм җан ала. Ул – сезнең дә Раббыгыз, әүвәлге аталарыгызның да Раббысы.
9. Алар шөбһә эчендә уйныйлар.
10. [Расүлем! Кяферләрдән чиккән газапларың синең кебек рәхмәт пәйгамбәрен дә аларга каршы бәддога кылырлык чиккә җиткерде, инде] Күкнең ап-ачык төтен китерәсе көнен көт[2]!
11. [Бу төтен] Ул [мөшрик] кешеләрне каплап алачак. [Алар әйтәчәкләр] «Бу – тилмерткеч газап!
12. И, Раббыбыз! Бездән бу газапны ал! Һичшиксез, [ул чакта] без иман китерәбез».
13. [Болай әйтүен әйтәчәкләр, әмма] Аларга үгет алу кайда? Югыйсә [могҗизалары] ап-ачык [булган синең кебек] расүл аларга килгән иде инде.
14. Шуннан соң алар аңардан йөз чөерделәр һәм [кайберләре]: «Өйрәтелгән тиле», – дигәннәр иде.
15. [Шулчак Раббылары аларга болай дип җавап бирде:] «Без газапны [сездән] бераз алабыз, [әмма ул вакытта] сез [көфергә] кайтасыз».
16. [Расүлем! Син] Нык бер тоту белән Безнең [кяферләрне] җәзалаячак көн [Бәдер көне белән Кыямәт көнен көт]! Һичшиксез, Без – [иртәме-соңмы, һичшиксез, аларга] җавап буларак җәза бирүчебез.
17. Без алардан алда да [Мусаны [галәйһиссәлам] җибәреп] Фиргавеннең кавемен сынаган идек, һәм аларга хөрмәтле расүл килгән иде.
18. [Ул аларга әйткән иде:] «Аллаһның колларын [Исраил улларын] минем белән җибәр [дә без бергә мөкатдәс җирләргә китик, моннан соң аларны газапламагыз]. Һичшиксез, мин – сезгә [Аллаһ тарафыннан җибәрелгән] ышанычлы бер илчемен.
19. Янә [вәхине һәм пәйгамбәрне җиңелгә алып] Аллаһка карата тәкәбберләнмәгез, чөнки, һичшиксез, мин сезгә ачык булган дәлил китерәм.
20. Мин мине таш белән үтерүегездән минем дә Раббым, сезнең дә Раббыгызга сыенамын.
21. Әгәр миңа иман итмәсәгез, һичьюгы миннән аерылыгыз [чөнки сезне котылуга чакырган кешегә карата болай кылану дөрес түгел]».
22. [Кавеме инкярда калуын дәвам иткәч] Ул: «Һичшиксез, болар гөнаһлы бер кавем», – дип Раббысына дога кылды.
23. [Без аңа болай дип вәхи кылдык:] «Син төннең бер өлешендә [иман китергән] колларымны алып кит, һичшиксез, сез [фиргавен һәм аның гаскәрләре тарафыннан] эзәрлекләнәчәксез.
24. Диңгезне [ярга чыгып җитүгә артыңнан ук кабат ябарга тырышма] тынычлыкта калдыр, чөнки, һичшиксез, алар – [диңгезне ачык килеш күреп] суга батачак гаскәрләр».
25. Алар [Мисырдан киткәндә, үзләреннән соң] никадәр бакчалар һәм чишмәләр калдырдылар.
26. Янә [ничәмә] игеннәр һәм яхшы урыннар...
27. Һәм алар эчләрендә хозурланган [никадәр] нигъмәтне [калдырып киттеләр].
28. [Хәл] Менә шулай [булды]! Без боларга [нәсел ягыннан да бөтенләй башка булган Исраил уллары кебек] башка кавемне мирасчы иттек.
29. Алар өчен җир дә, күк тә еламады [киресенчә, бөтен мәхлукат сөенде генә]. [Һәлак булу вакытлары җиткәч] Алар [берникадәр] кичектерү бирелгән кешеләр дә булмадылар.
30. Без Исраил улларын хурлыклы газаптан коткардык.
31. Фиргавеннән. Һичшиксез, ул һавалы һәм [бозыклыкта] чиктән ашканнарның берсе иде.
32. Без аларны [шул заманда яшәгән] галәмнәрдән [гыйлем һәм иман кебек сыйфатларга ия булганнары өчен] өстен бер гыйлем белән сайладык.
33. Янә аларга [болытның күләгә ясавы кебек] ап-ачык нигъмәтләре булган билгеләр бирдек.
34. Һичшиксез, алар [кяферләр] әйтәләр:
35. «Ул [дөнья тормышының ахыры] беренче үлемебездән башка берни дә түгел. Без [аның артыннан] терелтелмәячәкбез.
36. [Элек үлгән] Аталарыбызны китерегез. Әгәр дөресен сөйләүчеләр булсагыз».
37. [Көч һәм куәт ягыннан] Алар яхшыракмы, әллә [изге бер зат булган] Түббагның [инкяр итүче] кавеме һәм алардан алдагы [кяфер] кемсәләрме? Без аларны һәлак иткән идек, чөнки алар гөнаһлы булдылар[3].
38. Без күкләр белән җирне һәм икесе арасындагыларны уйнап кына [тикмәгә] бар итмәдек.
39. Без аларны [колларга сынау йорты итеп] хак белән яралттык, ләкин аларның күбесе [бу хакыйкатьне] белмиләр.
40. Һичшиксез, [хак белән ялганның һәм хак белән хаксызлыкның бер-берсеннән аерыласы һәм кешенең туганнарыннан һәм хәтта иң сөйгәннәреннән ераклаштырасы] аеру көне – аларның барысына да сүз бирелгән вакыт.
41. Һичбер дусның һичбер дустан [зарар китергән] бернәрсәне дә ераклаштырмаган һәм аларга ярдәм ителмәгән Көн.
42. Мәгәр Аллаһ мәрхәмәт иткән кемсәләр булмасалар гына [чөнки алар Аллаһ өчен сөйгән дусларыннан ярдәм күрәчәкләр]. Һичшиксез. Ул – Бөек [Җиңелмәс], Рәхимле.
43. Һичшиксез, [җәһәннәм төбендә үскән] зәкъкум агачы.
44. [Ширек һәм инкяр кебек олы гөнаһлар эшләгән] Гөнаһлылар ризыгы.
45. Зәйтүн мае түбе кебек. Ул карыннарда кайнап торачак.
46. Кайнап торган су шикелле.
47. [Һәрбер кяфер хакында зобаниларга болай дип әйтеләчәк:] «Тотыгыз шуны һәм утның уртасына сөйрәгез.
48. Шуннан соң башына кайнар су газабыннан түгегез».
49. [Һәм аны кимсетү өчен аңа:] «Татып кара! Һичшиксез, син бит олуг, шәрәфле кешесең.
50. Бу – [газап] сез шикләнгән нәрсә [хәзер әйтегез инде, дөрес сөйләгән идегезме?]» [дип аларга кычкырыгыз][4]».
51. [Җәһәннәмдәгеләрнең бу фаҗигале хәленә карап] Тәкъвалык ияләре, һичшиксез, [үзләре теләмәгән һәртөрле нәрсәдән имин булган] ышанычлы урындалар.
52. Җәннәтләр эчендә елгалар янында.
53. [Бер-берләре белән аралашу мәҗлесләрендә] Кара-каршы [утырган] хәлдә атластан һәм парчадан [тегелгән бик кыйммәтле киемнәр] киенерләр.
54. [Җәннәтнең ниндилеген сез аңлый алырлык дәрәҗәдә булмаганга күрә, сез кабул итә алган тасвирламасы] Менә шулай! Без аларны зур кара күзле кызларга өйләндердек.
55. Алар анда [төрле зарар һәм зыяннан] имин булып, [теләгән вакытларында һәм урында] һәр җимешне сорый алачаклар.
56. Анда алар [дөньяда татып караган] әүвәлге үлемнән тыш, [артык беркайчан да] үлемне татымаячаклар. Ул аларны утның газабыннан да коткарган.
57. [Алар бөтен бу нигъмәтләргә үзләре хак итеп түгел] Синең Раббыңның фазылы белән [ирештеләр]. Менә бу – бөек котылу.
58. Без аны синең телең [булган төзек бер гарәп шивәсе] белән [иңдереп] җиңеләйттек. Бәлки, алар төшенерләр [дә, кирәк булганча гамәл кылырлар].
[Инде һаман бу зур форсатны бәяләмичә, үҗәтлек күрсәтәләр икән] Син [тиздән аларның башын төшәчәк бәлаләрне] көт. Һичшиксез, алар да [син үләрсең дә, Исламнан котылырбыз дип, бушка] көтәләр. [1] Мөфәссирләрнең күпчелеге фикеренчә, монда сүз Кадер кичәсе турында бара диелсә дә, Гыйкримә (радыйаллаһу ганһ) һәм бүтән бер җәмәгать фикеренчә, бу – шәгъбан аеның Бәраәт кичәсе буларак билгеле булган унбишенче кичәсе. Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) бу кичә хакында: «Аллаһы Тәгалә (әзәлдә тәкъдир иткән) бөтен каза һәм кадәр эченнән бер ел буена булачакларны шәгъбанның унбишенче төнендә катгый хөкемгә баглый, Рамазанның егерме җиденче кичәсендә исә боларны теркәү белән вазифалы фәрештәләргә тапшыра», – дип белдергән. Бу фикердән күренгәнчә, Коръәни Кәримнең Ләүхелмәхфүздән беренче кат күккә берьюлы иңдерелүе Бәраәт кичәсендә, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иңдерелә башлавы исә Кадер кичәсендә булган. Бу кичәнең фазыйләтләре хакында бик күп хәдис-шәрифләр бар.
[2] Монда телгә алынган «төтен», кайберәүләр фикеренчә, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бәддогасы белән Корәеш мөшрикләренә килгән кытлык сәбәпле күзләре зәгыйфьләнеп, алар күк белән җир арасында күргән төтен. Кайберәүләр фикеренчә исә, Кыямәт галәмәтләреннән саналган, көнчыгыш белән көнбатыш арасын каплаячак һәм кырык көн торачак, кяферләрнең колакларын чатнатачак, мөэминнәргә исә томау кебек киләчәк бер төтен. Әмма боларның икесенең дә чынга ашачагын, берсенең үткәндә, икенчесенең исә киләчәктә булачагын әйтүчеләр дә булган.
[3] Йәмән хөкемдарларыннан булган Түббаг (радыйаллаһу ганһ) зур гаскәрләр белән хөкем иткән, Сәмәрканд шәһәренә нигез салган, кайту юлын Мәдинә аша сайлаган, Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җиде йөз ел элек аңа иманын белдергән һәм шәфәгатен сораган бер хат калдырган мөэмин һәм мөбарәк бер зат булган. Бу хат Әбү Әюб әл-Әнсари (радыйаллаһу ганһ) кулы белән Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тапшырылган (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).
[4] Риваятьтән күренгәнчә, бервакыт мәлгунь Әбү Җәһел Корәешлеләргә мөрәҗәгать итеп: «И, халык! Миңа исемемне әйтегез!» – дигән. Кешеләр Гомәр, Җәллас һәм Әбә әл-Хәким кебек өч исемен санагач: «Дөрес әйтмәдегез! Мин сезгә әйтимме? Минем асыл исемем Газиз һәм Кәрим, чөнки Мәккәнең ике тавы арасында миннән дә көчлерәк һәм зуррак нәселле беркем дә юк», – дигән. Менә шул вакыйга сәбәпле әлеге аяте кәримә иңгән (Алуси).