Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 43. Әз-Зүхруф (Бизәкләр) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Хәә мииим.

2. [Һидаять юлларын] Ачык күрсәткән Китап [булган Коръән] белән ант итәмен.

3. Һичшиксез, сез [мәгънәләрен һәм могҗизаларын кирәкле рәвештә] аңлар өчен, Без аны гарәпчә бер Коръән итеп иңдердек.

4. Һичшиксез, ул [сәмави] китапларның анасы [һәм нигезе булган Ләүхелмәхфүз] да – Безнең хозурыбызда [башка китапларга караганда] югары, өстен хикмәт иясе.

5. [Хикмәтебез мондый бер Коръәнне сезгә иңдерелүен кирәк дип тапты]. Инде сез [адашуда һәм наданлыкта] чиктән ашкан кешеләр булганыгыз өчен бу китапны сездән ераклаштырыйкмы әллә?

6. [Сездән] Әүвәлгеләр арасында күпме пәйгамбәрләр җибәргән идек.

7. Аларга алар мыскыл итмәгән бер генә Нәби дә килмәде.

8. Без куәт ягыннан алардан көчлерәк булганнарны һәлак иттек. [Бу Коръәндә] Әүвәлгеләрнең кыйссалары [кабат-кабат] үтте.

9. Син алардан [ширек кушканнардан]: «Күкләрне һәм җирне кем яралтты?» – дип сорасаң, [акыллы кебек] алар [да барлык һәм юклыклары мөмкин булган бөтен барлыкларны яралткан Затны белгәннәре өчен]: «Аларны Бөек [Җиңелмәс] һәм [һәрнәрсәне] белүче [булган Аллаһы Тәгалә] яралтты!» – диячәкләр.

10. Ул җирне сезнең өчен түшәк [кебек файдаланырга җайлы] итте, анда сезнең [теләгән урыннарга җиңел барып] ирешүегез өчен юллар билгеләде.

11. Ул [өстен хикмәтенә нигезләнгән] бер чама белән күктән су иңдерде, шул сәбәбе белән Без [үсемлекләре, җимешләре булмаган] үле бер урынны җанландырдык. Сез дә шулай ук [терелтелеп каберләрегездән] чыгарылачаксыз.

12. Ул [ак-кара кебек барлыкларның] төрләрнең бөтенесен яралтты, сез утырып [һәм атланып] йөргән көймәләрне һәм терлекне дә сезнең өчен бар итте.

13. Сезнең аларның аркаларына атлануыгыз [яки утыруыгыз], шуннан соң утыргач, Раббыгызның нигъмәтен хәтерләвегез һәм [болай] диюегез өчен [Ул аларны бар итте]: «Моны безгә буйсындырган Зат [барча кимчелек сыйфатлардан ерак һәм] пакь. Безнең моңа көчебез җитмәс иде.

14. Һичшиксез, без – Раббыбызга кайтучыларбыз!»

15. Әмма алар [ширек кылучылар, күкләрнең, җирнең яралтучысы бер булганын таныган хәлдә: «Фәрештәләр – Аллаһның кызлары», – дип] колларыннан Аңа бер кисәк аердылар [һәм Аңа яралтылган мәхлукларның сыйфатларын бирделәр]. Һичшиксез, кеше [инкары] ачыктан-ачык кяфер.

16. Ул [Аллаһы Тәгалә] бар иткәннәреннән [бала итеп] кызлар алды да, сезгә ир балаларны аердымыни?

17. Алардан берәрсе Рахманга карата әйтелгән [кыз бала тууы] белән сөендерелгәч, [хурлыгыннан] аның чырае кап-кара була һәм ул [эче тулы] ачуын тыеп тора.

18. Әллә бизәнгечләр эчендә үстерелгән һәм сүз көрәштерүдә [дәлилен һәм дәгъвасын] ачыклый алмаган [һәм теләген аңлатудан гаҗиз хатын-кыз булган] берәүнеме [бала итеп алды]?

19. Алар [ширек кылучылар] фәрештәләрне кызлар санадылар, алар исә Рахманның коллары. Әллә алар аларның яралтылышына шаһит булдылармы [Аллаһның аларны кызлар итеп яралтканын күреп белделәрме]? [Аларның: «Без аталарыбыздан ишеттек, аларның ялган сөйләмәгәннәренә шаһитлык итәбез», – дип әйтеп, фәрештәләр хакында кылган] Бу шаһитлыклары языла һәм алар [Кыямәт көнендә] соралачаклар.

20. Алар: «Рахман [фәрештәләргә табынмавыбызны] теләгән булса, без аларга табынмас идек. [Без аларга табынганга күрә, гыйбадәтебезнең Аллаһ хозурында да яхшы бернәрсә булганы аңлашыла]» – диделәр. Аларның бу турыда бер белемнәре дә юк. Алар тик ялган сөйлиләр.

21. Әллә Без аларга аннан [Коръәннән] алда бер китап бирдек тә, алар [«Фәрештәләр – Аллаһның кызлары», – дигәндә, бер чыганакка таянып] шуңа тотыналармы?

22. Алар: «Һичшиксез, без аталарыбызны [һәм бабайларыбызны] шул диндә таптык, без дә туп-туры алар эзеннән барабыз», – диделәр.

23. [Расүлем!] Синнән алда да нинди дә булса өлкәгә бер кисәтүче җибәргән булсак, һичшиксез, андагы нигъмәтләндерелгән кешеләр [хакыйкатьне табу ихтыяҗы тоймаганнар һәм] шулай ук: «Һичшиксез, без аталарыбызны [һәм бабайларыбызны] бу диндә таптык. Без дә туп-туры алар эзеннән барабыз», – дигәннәр иде.

24. [Бу сүзләр әйтелгән пәйгамбәрләрнең һәрберсе өммәтенә]: «Мин сезгә аталарыгызны тапкан [һидаятькә якын да тормаган] нәрсәгездән дөресрәк булганны китергән булсам [сез аталарыгызның ялгыш юлында калачаксызмы]?» – дигән иде. Алар [исә ул пәйгамбәр китергән дин белән танышып]: «Без сез китергән нәрсәне инкяр итәбез», – дигәннәр иде.

25. Без аларга җавап буларак җәза бирдек [аларны кытлыкларга, әсир ителү һәм сөргеннәргә дучар кылдык]. [Пәйгамбәрләрне] Ялганда гаепләүчеләрнең [фаҗигале] ахыры нинди булганын кара!

26. Менә Ибраһим [галәйһиссәлам] атасына һәм кавеменә әйтте: «Һичшиксез, мин сез табынган нәрсәләрдән еракмын.

27. Мәгәр мине юктан бар итүчедән түгел. Һичшиксез, Ул мине һидаять итәчәк».

28. [Артыннан киләчәкләр арасында ширеккә төшүчеләр ялгыш юлдан] Кайтсыннар өчен, ул аны [тәүхид кәлимәсен] нәселе арасында һәрвакыт кала торган бер сүз итте.

29. [Расүлем!] Аларга [Коръән кебек] хак [булган бер китап] һәм [пәйгамбәрлеге] ап-ачык [булган синең кебек] расүл килгәнче, Мин аларны [сиңа дошман булганнарны] да, аталарын да [озын гомерләр белән һәм мул нигъмәтләр белән] яшәттем.

30. Әмма ул хак аларга килгәч, [һич уйлап та тормыйча]: «Бу – бер сихер, һәм без аңа ышанмыйбыз», – диделәр.

31. Янә алар: «Нишләп бу Коръән [Әбү Талибның ятиме булган Мөхәммәд кебек берәүгә иңдерелгәнче, Мәккә һәм Таиф дигән мәшһүр] ике шәһәрдән булган [Вәлид ибне Мугыйрә яки Хәбиб ибне Гамр кебек мал һәм байлык иясе] олуг бер кешегә иңдерелмәгән?» – диделәр.

32. Раббыңның рәхмәтен әллә алар бүләләрме? Дөнья тормышында ризыкларын араларында Без бүлгәләдек һәм берәүләре икенчеләрен хезмәтче итеп алсыннар дип, Без аларның кайберләрен [байлык ягыннан] кайберләреннән дәрәҗәләрдә күтәрдек. Раббыңның [пәйгамбәрлек, һидаять, иман һәм җәннәт кебек] рәхмәте исә аларның җыйган нәрсәләреннән яхшырак.

33. Бөтен кешеләр [көфергә тартылып] бер өммәт булу куркынычы булмаса, Рахманны инкяр иткән [кяфер] кешеләр өчен өйләренә көмештән түбәләр һәм алар шуларга менә торган [көмеш] баскычлар ясар идек.

34. Өйләренә [көмеш] ишекләр һәм алар таянып ятачак ятаклар да.

35. Һәм [аларның бөтен өй кирәк-яракларын] алтын бизәкләр [итәр идек]. Болар барысы да дөнья тормышының әйберләре генә. [Чиксез һәм исәпсез нигъмәтләр урыны булган] Ахирәт исә Раббың хозурында [ширектән һәм харамнардан сакланган] тәкъвалык ияләре өчен [әзерләнгән].

36. Кем дә кем Рахманның зикереннән сукыр калырга тырышса, Без аның янына бер шайтан куячакбыз, һәм ул аңа [дәвамлы иптәш булган һәм һәрвакыт вәсвәсә биреп аздырган] бик якын [булыр].

37. Һичшиксез, алар [шайтаннар] аларны [Рахман өндәгән туры] юлдан [читкә] боралар. Алар исә аларны [шайтаннарны, туры юлга] һидаять тапкан кешеләр дип саныйлар.

38. Ул Безгә килгәннән соң [дөньяда якын дус иткән шайтаннар белән бер үк чылбырга бәйләнгәч]: «Аһ, [дөньяда һәм Ахирәттә] минем белән синең арада көнчыгыш белән көнбатыш ераклыгы [кадәр ара] булса иде. [Мәгәр] Син – нинди начар иптәшсең!» – дип әйтер.

39. [Ул көнне аларга әйтеләчәк] «Золым иттегез, бүген сезнең [дөнья газапларының берсенә дә охшамаган] бу газап эчендә уртак булуыгыз сезгә файда китермәячәк».

40. [Расүлем!] Бу [рәвешле хакны ишетмәс өчен көрәшкән] саңгырауларга [хакыйкатьләрне] синме ишеттерәчәксең? Яки [күреп тә, күрмәмешкә салышкан] сукырларны һәм ап-ачык адашу эчендә булганнарны синме һидаятькә чыгарачаксың?

41. Әгәр дә сине [дошманнарыңны җиңмәс борын вафат иттереп, дөньядан] алсак та, Без, һичшиксез, аларга җавап җәзасы бирәчәкбез.

42. Яки Без аларга вәгъдә иткән [газап белән бәйле] нәрсәләрне сиңа күрсәтербез, Без бит алар өстеннән көчкә иябез. [Шул сәбәпле, алар безнең куәтебездән качарлык урын тапмаслар].

43. Сиңа вәхи ителгән нәрсәне тот. Һичшиксез, син бит туры юлда.

44. Ул – [сиңа вәхи ителгән Коръән гарәп телендә иңдерелгән булуы белән] синең өчен дә, кавемең өчен дә бер үгет. Әмма тиздән [Кыямәт көнендә] соралачаксыз.

45. [Расүлем! Мигъраҗ кичәсендә пәйгамбәрләр белән күрешкән чагыңда] Синнән алда Без җибәргән расүлләребездән сора, Без Рахманнан башка табыныла торган илаһлар кылдыкмы?

46. Без Мусаны [галәйһиссәлам] фиргавенгә һәм [кавеменең] олугларына аятьләребез белән җибәрдек тә, ул [аларга]: «Һичшиксез, мин – бөтен галәмнәрнең Раббысының илчесемен», – диде.

47. Ләкин ул аларга аятьләребезне алып килгәч, [аны алып килүчегә иярү урынына] алар алардан көлделәр.

48. Без аларга бер аять [һәм могҗиза] күрсәтә идек, һичшиксез, ул алдагысыннан олуграк иде. Һәм алар [адашкан көферлек баткаклыкларыннан] кайтсыннар дип, аларны [еллар буе дәвам иткән корылык, чикерткә, бет һәм бакалар бәласе кебек] газаплар белән тоттык.

49. Алар [Мусаның [галәйһиссәлам] бу бәлаләрне алардан алырлык бер көчкә ия булганын уйлап, үзләре хөрмәт иткән сихерчеләргә карата кулланган олылау сүзләре белән аңа да мөрәҗәгать итеп]: «И, сихерче! Синең яныңда булган [пәйгамбәрлек мәртәбәсе һәм догаларыңның кабул булуы турында] вәгъдәсе хөрмәтенә безнең өчен Раббыңа ялвар. [Догаңның кабул булуын күргән очракта] Без [сиңа иманга] һидаять тапкан кешеләр булырбыз», – диделәр.

50. Әмма без [аның догасы белән] алардан газапны алгач, [шөкер итеп, иманга килү урынына] алар шундук [сүзләрен] бозалар.

51. Фиргавен кавеменә дәште һәм әйтте: «И, кавемем! Мисырның хакимияте миндә түгелме? Шушы елгалар минем [сарайларымда] астымнан ага түгелме? Әллә [өстенлегемне] күрмисезме?

52. Юкса мин шушы түбән, [телендәге сакаулык сәбәпле, теләгәнен] көчкә аңлата алган кешедән яхшырак түгелме?

53. Нишләп аңа алтын беләзекләр кидерелмәгән? Һәм нишләп аның белән бергә бер-берсенә бик якын торган фәрештәләр килмәгән?»

54. Ул кавеменнән үзенә итагать итүләрен таләп итте, алар да аңа буйсындылар. Һичшиксез, алар фасикъ кешеләр иде.

55. Алар Безне ачуландыргач, аларга җавап буларак җәза бирдек һәм аларның барысын да суга батырдык.

56. Без аларны соңгылар [кяферләр] өчен [җәһәннәм юлында] алдагылар һәм бер гыйбрәт [сәбәбе булачак җәмәгать] иттек.

57. Мәрьям улы [Гайсә [галәйһиссәлам] бер мөшрик тарафыннан җәһәннәмдә яначакларга] мисал буларак аңлатылгач, синең [сүзсез калганга] кавемең моннан шатланып кычкырып җибәрә[2].

58. [Расүлем!] Алар: «Безнең илаһларыбызмы, улмы хәерлерәк? [Әлбәттә, Гайсә хәерлерәк]» – диделәр. Моны сиңа [хакны ялганнан аерыр өчен түгел] сүз көрәштерер өчен генә әйттеләр. Алар бит гаугачан бер кавем.

59. Ул [Гайсә [галәйһиссәлам] – бары тик Без аңа [пәйгамбәрлек кебек] нигъмәтебезне биргән һәм [аның атасыз яралтылуын] Исраил улларына үрнәк иткән бер кол.

60. [И, ир-ат!] Әгәр дә Без теләгән булсак, [аны атасыз яралтканыбыз кебек] сездән дә җирдә фәрештәләр яралтыр идек тә, [хәзер балаларыгыз сезнең нәселне дәвам иттергән кебек, ул чакта] алар сезнең урынга үтәр иде.

61. Һичшиксез, ул – [Гайсәнең [галәйһиссәлам] ахыр заманда җир йөзенә иңүе] Сәгатьнең [якынлашу] билгесе. Аңардан һич шөбһәләнмәгез! [И, колларым!] Сез Миңа [һәм ризалыгыма ирештергән динемә һәм пәйгамбәрләремә] иярегез! Бу – туры юл[3].

62. Сезне шайтан [минем юлыма иярүдән] адаштырмасын, чөнки ул – [шайтан] сезгә [дус кебек күренгән] ап-ачык дошман.

63. Гайсә [галәйһиссәлам] Исраил улларына] ачык могҗизалар белән килгәч, әйтте: «Мин сезгә хикмәт [һәм хөкемнәр белән тулы Инҗил китабын] китердем һәм сез уртак фикергә килә алмаган [дини мәсьәләләрдәге] нәрсәләрнең кайберләрен сезгә аңлатыр өчен [килдем]. Шулай булгач, [миңа каршы төшү мәсьәләсендә] Аллаһтан куркыгыз һәм [ирештергән мәсьәләләрдә] миңа итагать итегез.

64. Һичшиксез, Аллаһ – минем дә Раббым, сезнең дә Раббыгыз. [Миңа түгел] Аңа гыйбадәт кылыгыз. Бу – туры юл».

65. [Моның кадәр ачык могҗизалар күреп тә, Гайсә [галәйһиссәлам] күккә алынганнан соң, яһүди һәм насараларның] Араларыннан [чыккан] фиркалар [Гайсә [галәйһиссәлам] хакында уртак фикергә килә алмады, берәүләре аны илаһлаштырып, берәүләре аны илаһның баласы итү белән яла ягып] фикер каршылыгына төштеләр. Золым итүчеләргә [хисап тотачак] тилмерткеч бер көннең газабы ни үкенеч!

66. Алар [кяферләр] үзләренә һич көтмәгәндә, алар абайламаган чакта киләчәк Сәгатьтән башка нәрсә көтәләрме әллә?

67. Ул көнне, тәкъвалык ияләреннән тыш, [дөньяда чакта самими] дуслар да бер-берләренә дошман булачак! [Тәкъвалык ияләренең дуслыгы исә Аллаһ өчен булганы өчен, дәвамлы булачак].

68. [Аллаһ ул көнне аларга болай диячәк:] «И, Минем колларым! Бүген сезгә курку юк һәм сез хәсрәт тә чикмәячәксез.

69. Безнең аятьләребезгә иман китерүчеләр һәм мөселман булганнар [бу сөенечле хәбәр – сезгә]!

70. Сез һәм хатыннарыгыз сөенеч белән җәннәткә керегез!»

71. [Җәннәт хезмәтчеләре] Алтын табаклар һәм тустаганнар белән алар тирәсендә әйләнеп йөриячәк. Җаннар теләгән һәм күзләр [караган чакта] ләззәтләнгән нәрсәләр анда. [Раббыларының аларга мөрәҗәгать ителеп әйтелгән сүзләре болай дәвам ителәчәк]. «Сез анда мәңге калачаксыз.

72. Бу җәннәт сезгә кылган нәрсәләрегез сәбәпле мирас ителде.

73. Сезнең өчен анда сез ашаячак бик күп җимеш».

74. Һичшикез, [ширек кебек иң зур гөнаһны эшләгән] гөнаһлылар җәһәннәм газабы эчендә мәңге калачаклар.

75. Аларга [газап] һич җиңеләйтелмәс. Алар – анда өмет өзгән кешеләр.

76. Без аларга золым иткән булмадык, ләкин алар үзләре [Безне инкяр итеп] золым кылучылар булдылар.

77. Алар «И, Малик! [Чыдый алмыйбыз] Раббың безнең хакта үлем карары бирсен!» – дип дәштеләр. Ул [мең елдан соң Аллаһның карарын хәбәр итәр өчен]: «Һичшиксез, сез [газапта мәңге] калачаксыз», – диде.

78. Без сезгә хакны китергән идек, ләкин сезнең күбегез – хакны теләмәгән кешеләрдән.

79. Юкса алар [пәйгамбәремә каршы хәйлә корыр өчен] бер эштә катгый карарга килделәрме? Без дә [алар корган тозакларны бетерергә] карар бирдек.

80. Юкса Без аларның [күңелләрендә генә сыендырган] серләрен һәм яшерен сөйләшүләрен ишетмәдек дип саныйлармы әллә? Юк! [Без һәрнәрсәне ишетәбез! Гамәлләрен язып бару белән вазифалы] Илчеләребез дә [гел] яннарында язып баралар.

81. [Расүлем! Фәрештәләргә табынучыларга] Әйт: «Рахманның бер баласы булса, мин [аңа] табынучыларның беренчесе [булыр идем, ләкин бу турыда сүз дә бара алмый]».

82. Күкләрнең һәм җирнең Раббысы, [бөек] Гарешнең Раббысы алар сыйфатлаган нәрсәләрдән пакь.

83. [Расүлем!] Аларга вәгъдә ителгән көн белән очрашканнарына кадәр аларны калдыр, [ялгыш ышануларына] чумсыннар һәм [кыска гына гомерләрендә тагын бераз] уйнасыннар.

84. Ул шундый Зат ки, күктә дә илаһ, җирдә дә илаһ. Ул – Хикмәт иясе, [һәрнәрсәне] Белүче.

85. Күкләрнең, җирнең һәм алар арасында булганнарның милке [хөкемдарлык һәм идарә] Аныкы гына булган Зат өстен. Ул Сәгать [кайчанлыгының] белеме Анда гына, һәм сез Аңа кайтарылачаксыз.

86. Аны калдырып табынган [потлар кебек гаҗиз] нәрсәләр исә [мөшрикләр санаганча, аларга] шәфәгатькә ия түгелләр. Ләкин [Гайсә, Гозәер һәм фәрештәләр кебек] үзләре [чын тәүхид игътикадын] белә торып, хакка шаһит булучылар моның тышында [чөнки алар мөэминнәргә шәфәгать итәчәкләр].

87. Аларны кем яралтканын сорасаң, алар, һичшиксез: «Аллаһ!» – диячәкләр. [Моны үзләре дә белә торып] Ничек [Аңа гыйбадәттән] тайпылалар?

88. [Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) «Я Рабби! Һичшиксез, болар – иман китермәгән бер кавем», – сүзенә [Аллаһы Тәгалә җавап итеп].

89. Алардан йөз чөер һәм: «Сәлам булсын!» – дип әйт. Тиздән [аларның башларына киләчәкләрне] беләчәксең.

[1] Имам Мукатилдән (рәхимәһуллаһ) риваять ителгәнчә, 45 нче аяте кәримә (Мигъраҗ кичәсе) Бәйте Мәкъдистә иңгән, «әл-Иткан»да телгә алынганча, күктә иңгән. Мәдинәдә иңүе дә хәбәр ителгән.

[2] Риваятьтән күренгәнчә, Габдуллаһ ибне Зибәра мөселман булганчы «Сез дә, Аллаһтан гайре табынган нәрсәләрегез дә – җәһәннәм утынысыз» аяте кәримәсен ишеткәч, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Насаралар Гайсәгә табыналар, син исә аның чын пәйгамбәр булганын әйтәсең. Гайсә утта икән, безнең һәм илаһларыбызның да анда аның белән бергә булуда зарар юк. Булсын, без дә аның белән бергә яныйк», – дигән. Бу сүзгә каршы Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) берара берни дәшмичә торгач, Корәеш мөшрикләре куанычларыннан елмая һәм шаркылдап көлә башлаганнар. Шуннан соң «Әнбия» сүрәсенең 101 нче аяте кәримәсе иңеп, Гайсә (галәйһиссәлам) кебек бер пәйгамбәргә табынуга риза булмаган колларның җәһәннәмнән ерак булганын белдергән (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин).

[3] Табәри, Әбү Хәййан һәм Бәйдави кебек күп кенә мөфәссирләрнең бәяныннан күренгәнчә, бу аяте кәримәдәге алмашлыкның Гайсәгә (галәйһиссәлам) карата кулланылганы белдерелгән, бу мәсьәлә Ибне Габбас, Мүҗаһид, Катадә, Хәсән, Сүдди, Дәххак һәм Ибне Зәйд кебек сәхабә һәм табигыйнның бик күп мөфәссире тарафыннан ачыкланган. Күп кенә хәдис-шәрифләрдә дә Гайсәнең (галәйһиссәлам) хәзергә кадәр үлемне татымаганы, тәне белән икенче кат күктә тере булганы һәм Кыямәткә якын хәзрәте Мәһдигә ярдәм итәр өчен Шамдагы ак манарага иңәчәге һәм кырык ел буена Исламиятне дөньяда хаким кылганнан соң вафат булгач, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) янына күмеләчәге хәбәр ителгән (Бохари, Әнбия: 50, № 3265; Мөслим, Иман: 71, № 155; Табәри, № 30949-30960, 11/204-205; башка тәфсирләр өчен шушы аятьнең тәфсирен карагыз). Бу темага кагылган хәдисләр мәгънәви тәватүр (шөбһәсе булмаган дәрәҗәдә күп кеше тарафыннан җиткерелгән мәгълүмат дигән сүз) дәрәҗәсенә ирешкәнгә күрә, Гайсәнең (галәйһиссәлам) иңүен инкяр итү иманга зарар бирерлек дәрәҗәдә куркыныч. Хәзерге вакытта кайберәүләр бу теманы насаралар белән яхшы мөнәсәбәттә булу өчен бер материал итеп куллану белән хата эшләгәннәре кебек, бу ышануның миссионерлык эшчәнлегенә файдалы дигән сылтау белән әһле Сөннәт игътикад китапларының текстларында урын алган шушындый әһәмиятле игътикади бер мәсьәләне инкяр итүчеләр дә, һичшиксез, әһле Сөннәт карашыннан тайпылалар. Хәтта Галлямә Алуси (рәхимәһуллаһ) Гайсәнең (галәйһиссәлам) ахыр заманда иңәчәген инкяр итүчеләрнең инанылуы зарури булган бер мәсьәләне кире какканнары сәбәпле кяфер дип саналуларын белдергән. Гайсәнең (галәйһиссәлам) вафаты турында хәбәр иткән «Әлү Гыймран» сүрәсенең 55 нче аяте кәримәсе, аның хәзерге вакытта үле, дигән мәгънәгә килми. «Маидә» сүрәсенең 117 нче аяте кәримәсе исә, аның мәхшәрдәге бәяны булганлыктан, шулай ук ул хәзерге вакытта үле, дигән мәгънәдә килми. Шулай булгач, Гайсәнең (галәйһиссәлам) яһүдиләр тарафыннан тәрегә кадакланмаганы һәм үтерелмәгәне, киресенчә, Аллаһы Тәгаләнең аны Үз хозурына алуы «Ниса» сүрәсенең 157 нче-158 нче аяте кәримәләрендә бәян ителгән. Аеруча Гайсәнең (галәйһиссәлам) иңүе, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) соңгы пәйгамбәр булганлыгын белдергән «Әхзаб» сүрәсенең 40 нчы аяте кәримәсе белән дә каршылыкка керми. Бу хакта киңрәк мәгълүмат өчен темага кагылышлы аяте кәримәләрнең тәфсирләрен карагыз.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире