Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Хәә мииим.
2. Гайн сииин каааф.
3. Бөек [Җиңелмәс] һәм [бөтен әмерләре һәм фигыльләре урынлы һәм вакытлы кылынган] Хикмәт иясе булган Аллаһ сиңа да, синнән алдагыларга да шулай [тиңсез китаплар һәм искиткеч бәяннар] вәхи итә.
4. Күкләрдә һәм җирдә булганнар [яралтылу һәм идарә ителү ягыннан] Аныкы гына. Ул – [тиңдәш һәм охшаштан, барлык кимчелекләрдән һәм соңыннан яралтылган булудан тулысынча] Өстен, Бөекләрнең бөеге.
5. Күкләр алар өстендә менә-менә ярылырга тора. Әмма фәрештәләр Раббыларын мактау белән [төрлечә] тәсбих итәләр һәм җирдә булганнар өчен ярлыкау сорыйлар. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
6. Аллаһ Аннан башка дуслар [тиңдәшләр һәм ишләр] алганнарны күзәтеп тора. Әмма син аларга бер саклаучы түгелсең [синнән аларның иманнары да, хаталары да соралмаячак, синең вазифаң – фәкать кисәтү һәм ишеттерү].
7. Шәһәрләрнең анасын [Мәккә халкын] һәм тирәсендәгеләрне [иман китермәгән очракларында башларына киләчәк һәлакәтләрдән] кисәтүең һәм анда [һәлакәтнең җитәчәгендә] бернинди шик булмаган [рухлар белән бәдәннәрнең, гамәлләр белән аларны кылучыларның һәм барлык мәхлукларның] җыеласы Көннән [аларны] кисәтүең өчен, әнә шулай [ап-ачык бер юл белән] Без сиңа гарәпчә Коръәнне вәхи иттек. [Ул көнне алардан] Бер фирка җәннәттә [урнаштырылачак], бер фирка исә Ут эчендә [булачак].
8. Аллаһ [бөтен кешеләрнең һидаятьне яки адашуны сайлау юлында куйган тырышлыгын әзәлдә белсә дә, бу рәвешле Ул бөтенесен бергә һидаятькә ирештерергә яки адаштырырга] теләгән булса, аларны бер генә өммәт итәр иде. Әмма Ул [туры юлны сайлаганы өчен һидаятен] Үзе теләгән кешене рәхмәтенә [ирештереп, Ислам диненә] кертә. [Ширек юлын сайлап, иң зур золымны эшләгән] Залимнәрнең исә дуслары да, ярдәмчеләре дә булмас.
9. Әллә алар Аны калдырып дуслар алдылармы? [Чын дус эзләгән булсалар, белсеннәр] Яклаучы – Аллаһ кына. Ул үлеләрне дә терелтә, һәм Ул – һәрнәрсәгә [көче җиткән] кодрәт иясе.
10. [Минем пәйгамбәрем кяферләр белән сүз көрәштергән мәсьәләләрдә өммәтенә һәрвакыт шуны сөйләп тора] «Нәрсәдер турында фикер каршылыгына төшә калсагыз, аның хөкеме Аллаһка кайтып кала. Минем Раббым булган Аллаһ шундый [Хаким]. Мин Аңа [таянып] тәвәккәл кылдым һәм [һәр эшемдә] Аңа гына юнәләмен».
11. [Аллаһы Тәгалә] Күкләрнең һәм җирләрнең юктан бар итүчесе. Ул сезнең үз нәфесләрегездән [булган кеше төреннән] сезгә [хатыннарны] ишләр [итеп] яралтты, терлекләрдән [аларга ярашлы] парлар яралтты, шул сәбәпле сезне күбәйтеп тарата. Аңа [Аллаһы Тәгаләгә] охшаш бернәрсә дә юк [Аның хатыны яки баласы бар дип уйлап та булмый]. Ул – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Күрүче.
12. Күкләрнең һәм җирнең [хәзинә] ачкычлары – Аныкы. Ул Үзе теләгән кешеләргә ризыкны киңәйтә һәм [Үзе теләгәннәргә] тарайта. Һичшиксез, Ул һәрнәрсәне белүче.
13. «[Исламда яшәп, һәм ялгышлыкның үзенә юл табуына мөмкинлек бирмичә] Динне тотыгыз һәм [кайсыгыз иман китереп, кайсыгыз инкяр итеп] анда аерылмагыз!» – дип, Нухка [галәйһиссәлам] васыять иткән нәрсәне дә, Без сиңа вәхи иткән нәрсәне дә, Без Ибраһимга, Мусага һәм Гайсәгә [галәйһимүссәләм] әмер иткән нәрсәне дә Ул сезгә дә дин итте. [Расүлем!] Син аларны чакырган [чын һәм бик җиңел бер] нәрсә [булган Исламча яшәү] мөшрикләргә бик зур [һәм кабул итәргә бик кыен бернәрсә] булды. Әмма Аллаһ [һидаятьне сайлаганын беләгәне өчен хак дингә керүен] теләгән кешесен Үзенә [һәм ризалыгына ирештергән туры юлга] сайлый, [Аңа гыйбадәткә] юнәлгән кешене Үзенә [якынайтып] һидаять итә.
14. Алар [элекке пәйгамбәрләрнең өммәте булган яһүди һәм насаралар Исламның хак булуына карата] үзләренә [катгый] белем килгәннән соң, араларындагы көнләшү сәбәпле, [хактан] аерылдылар. Әгәр дә тәгаенләнгән бервакытка кадәр Раббыңнан элек булган [карарны белдергән] бер сүз булмаса, араларында [күптән] хөкем бирелгән булыр иде. Алардан соң китапка мирасчы ителгән [синең дәвереңдәге] бу [тискәре] кешеләр исә, һичшиксез, ул [үз китаплары] хакта томанлы шик эчендәләр.
15. Шул сәбәпле, син [өммәтеңне һәрвакыт туп-туры дин булган Исламда берлек һәм бердәмлеккә] дәгъват ит. Сиңа әмер ителгәне кебек, туры бул. Аларның начар теләкләренә һич иярмә. Әйт: «Мин Аллаһ иңдергән бөтен китапларга иман китердем, миңа [шәригать хөкемнәрен тәблигъ итү мәсьәләсендә бернинди аерма ясамыйча] арагызда гадел булырга әмер ителде. Аллаһ – безнең дә Раббыбыз, сезнең дә Раббыгыз. Безнең гамәлләр – безнеке, сезнең гамәлләр – сезнеке. Безнең белән сезгә кара-каршы дәлил китерү [хаҗәте] юк. [Кыямәт көнендә] Аллаһ безне туплаячак. Кайту Аңа гына булачак [Шуңа күрә арабызда соңгы хөкемне Ул бирәчәк]».
16. Аңа [мөэминнәр] җавап кайтарганнан соң, Аллаһ [диненнән кешеләрне яздыру] хакында [һаман үҗәтләнеп] бәхәсләшүчеләрнең [алга сөргән бөтен] дәлиле – Раббылары хозурында [кабул ителмәслек] буш нәрсә. Аларга бер ачу бар. Аларга каты газап [әзерләнгән][2].
17. Аллаһ шундый Зат ки, Ул хак белән бергә [һәм ялгыштан ерак шәкелдә] Китапны һәм мизанны иңдерде. [Расүлем!] Син кайдан беләсең, бәлки, Сәгать бик якындыр! [Шулай булгач, Мин җибәргән Китапка ияр һәм гамәлләр үлчәнәсе көн белән кинәт очрашканчы гадел бул[3]!]
18. Аңа ышанмаган кешеләр [«Кыямәт кайчан кубачак, менә хәзер купса иде дә, кемнең хаклы булганы уртага чыкса иде!» – кебек сүзләр сөйләп] аны ашыктыралар. Иман итүче кешеләр исә аңардан тетрәп куркалар һәм аның хак булганын беләләр. Әйе! Ул Сәгать хакында сүз көрәштергән кешеләр [хакыйкатьне табудан] бик ерак адашуда.
19. Аллаһ колларына карата [колларга] мәрхәмәт итүче, [аларның ниндилекләренә карамастан] теләгәнен [теләгәнчә] ризыкландыра [әмма һәркемгә ул теләгәнчә түгел, Үзенең хикмәте кирәк кылганча бирә]. Ул – Иң көчле, Бөек [Җиңелмәс].
20. Кем дә кем [дөньядагы гамәле белән] Ахирәт игенен теләсә, аның өчен [савабын уннан җиде йөзгә кадәр күбәйтеп] игенен арттырырбыз, кем дә кем [Ахирәткә ышанмыйча] дөнья игенен теләсә, аңа да [тәкъдиребез белән] аннан [берникадәр] бирербез. Әмма Ахирәттә аның өчен бернинди дә насыйп юк.
21. Юкса аларның [Аллаһка ширек кылу, терелүне инкяр итү һәм дөнья өчен генә тырышу кебек] Аллаһ рөхсәт итмәгән нәрсәләрне аларга дин иткән уйдырмалары [потлар һәм шайтаннар] бармы? Әгәр дә [газапның Кыямәткә кичектерелүе белән бәйле] карар сүзе булмаса, [кяферләр шунда ук һәлак ителеп, алар белән мөэминнәрнең] араларында [күптәннән] карар бирелгән булыр иде. Әмма залимнәргә [никадәр генә кичектерү бирелмәсен, бу аларга иртәме-соңмы] тилмерткеч газап [өчен генә бирелә].
22. [И, күрә белгән кеше! Кыямәт көнендә] Син залимнәрне [дөньяда] казанганнары сәбәпле каты куркуга төшкән кемсәләр буларак күрәчәксең. Шуңа карамастан, [гөнаһларының нәтиҗәсе] аларга төшәчәк. Әмма [иман ителергә тиешле нәрсәләргә] иман китергән һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылучылар – җәннәтләрнең [иң саф, иң пакь, иң матур һәм хуш] бакчаларында. Теләгән һәрнәрсәләре Раббылары катында алар өчен [әзерләп куелган]. Бу – зур бер нигъмәт.
23. Бу – Аллаһның иман китергән һәм изге гамәлләр кылган колларын сөендергән нәрсәсе. [Расүлем! Корәеш мөшрикләренә] Әйт: «Мин моның өчен сездән [Гали, Фатыйма һәм аларның балалары кебек] якыннарны сөюдән башка берни дә сорамыйм». Кем дә кем күркәм бер гамәл казанса, Без аны аңа [савапларын өстәп] арттырырбыз. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, [иң вак бер гамәлгә дә күп итеп әҗер бирүче] Шөкер иясе.
24. Әллә алар: «Ул [Мөхәммәд үзен пәйгамбәр дип әйтеп] Аллаһка карата ялган уйлап чыгарды», – дип әйтәләрме? Әгәр Аллаһ теләсә, синең йөрәгеңә мөһер сугар иде [дә, сиңа Коръәннең вәхиен туктатыр иде, хәтта сине аңламый һәм сөйләшә алмый торган бер хәлгә китерер иде дә, бу ялганга нокта куяр иде]. Аллаһ [Үзенә яла ягу кебек] ялганны юк итә һәм [пәйгамбәренә иңдергән аятьләренең] сүзләре белән хакны ачыклый. Һичшиксез, Ул күкрәкләрдә булганны [йөрәкләр сыендырган бөтен серләрне] белүче.
25. Ул [Үзе теләгән] колларыннан тәүбәне кабул итә, [кылган] начар нәрсәләрен гафу итә һәм кылган нәрсәләрен белә.
26. Ул иман китергән һәм изге гамәлләр кылганнарга җавап бирә. Үзенең [чиксез] рәхмәтеннән аларга [сораганнарыннан да] арттырып бирә. Кяферләргә – каты газап [әзерләнгән].
27. Аллаһ [бөтен] коллары өчен ризыкны [киңәйтеп] түшәсә, алар җирдә [бер-берләренә карата] бозыклык кылырлар иде. Ләкин Ул [хикмәте кушканча] теләгән нәрсәне бер үлчәү белән иңдерә. Һичшиксез, Ул колларыннан хәбәрдар, күреп торучы. [Шул сәбәпле, аларның фәкыйрьлек һәм байлык, тарлык һәм муллык кебек хәлләрен вакыт һәм урынга күрә тәкъдир итте].
28. Ул – өметләрен өзгәннән соң, [кытлыктан котылуларына] яңгыр яудыручы һәм рәхмәтен таратучы. Ул – [колларына игелек кылуны һәм аларны яшәтүне үз өстенә йөкләгән] бар нәрсәнең Хөкемдары, Мактауга лаеклы.
29. Аның билгеләреннән берсе – күкләр белән җирне һәм икесе арасында тараткан һәр җан иясен [юктан] яралту. Ул теләгән вакытта аларны [терелтеп, мәхшәргә] җыярга да кодрәтле.
30. Сезгә килгән һәр бәла – кулларыгыз казанган [начар] нәрсәләр сәбәпле. Ул бик күбен гафу итә [һәм аларга җәза бирми, шулай булмаса, җир йөзендә һичбер җан иясен калдырмаган булыр иде].
31. Сез җирдә [Аллаһы Тәгаләне сезгә бәлаләр җибәрүдән] гаҗиз калдыра алмаячаксыз. Сезнең өчен Аллаһтан башка [сезне Аның кулыннан коткара алырлык] бер дус та, ярдәмче дә юк.
32. Диңгездә таулар кебек йөзеп йөргән көймәләр – Аның [барлыгының, берлегенең һәм чиксез кодрәтенең] билгеләреннән.
33. Әгәр Ул теләсә [көймәләрнең йөрешен тәэмин иткән] җилне туктатыр иде дә, алар аның сырты өстендә [диңгез уртасында] хәрәкәтсез калырлар иде. Һичшиксез, сабыр иткән һәм [бөтен тырышлыгын Аллаһы Тәгаләнең аятьләренә карауга һәм нигъмәтләре турында фикерләүгә сарыф итеп] шөкер иткән һәр [иманлы] кеше өчен монда билгеләр бар.
34. Яки [теләсә бер давыл җибәреп] казанган [начар] нәрсәләре сәбәпле, аларны һәлак итәр, кайберләрен гафу итәр иде.
35. Һәм аятьләребез хакында сүз көрәштергән кешеләр белсеннәр, алар өчен [Безнең газабыбыздан] качу юк.
36. Сезгә [мал һәм мөлкәттән] нинди нәрсә бирелсә, [белегез, боларның барысы да] дөнья тормышы әйбере. Аллаһ хозурында булганнар исә иман китергәннәр һәм Раббыларына тәвәккәл кылганнар өчен яхшырак һәм дәвамлырак.
37. Һәм шул кешеләр өчен ки, алар [ширек кебек] гөнаһның зурларыннан һәм [зина кебек] кабахәт нәрсәләрдән сакланалар, [ниндидер бер сәбәп белән] ачуланган чакларында исә гафу итәләр.
38. Һәм шул кешеләр өчен ки, алар Раббыларына [иман һәм итагать итеп] җавап бирәләр, [фарыз] намаз укыйлар, [һәрберсе үзе теләгәнчә хәрәкәт итмичә] үзара киңәшләшәләр. Алар Без аларга ризык итеп биргән нәрсәләрдән [зәкят һәм фитр кебек ваҗиб гамәлләрне үтәп] сарыф итәләр.
39. Һәм шул кешеләр өчен, алар үзләренә бер золым килгән вакытта [залимгә буйсынмый, ләкин аз гына да чиктән ашмыйча, хаклары кадәр генә] үч ала.
40. Начарлыкның җәзасы – шуңа тиң бер начарлык. Әмма кем дә кем [начар мөгамәләдә булганны] гафу итсә һәм [аның белән арасын] төзәтсә, аның әҗере – Аллаһтан. Һичшиксез, Ул залимнәрне сөйми [һәм кылганнарыннан разый булмый].
41. Кем дә кем золым күргәннән соң үч алса, аларга [ни җәза, ни гаепләнү һәм ни шелтә белән бәйле] бернинди юл юк.
42. Шелтәле юл тик кешеләргә золым кылган һәм җирдә хаклары булмыйча, бозыклык эшләгәннәргә генә. Алар өчен тилмерткеч бер газап [әзерләнгән].
43. Әмма кем дә кем [юлыккан начарлыкларга] сабыр итә һәм гафу итә, – һичшиксез, бу [күркәм гамәл] эшләрдә карарлы булудан.
44. Аллаһ кемне адаштырса, аңа Аңардан соң [туры юлга чыгара алырлык] бер ярдәмче дә юк. Алар газапны күргәч, син залимнәрне күрәчәксең: «[Иман китереп, изге гамәл кылыр өчен дөньяга] Кайту юлы юкмы?» – диячәкләр.
45. Син аларны аңа [җәһәннәм газабына] китергәч, хурлыктан боегып, кечерәйгән кешеләр буларак күрәчәксең, алар [ыргытыласы утка күзләрен тутырып түгел] күз кырые белән генә карыйлар. Иман китергән кешеләр [ул вакытта]: «Һичшиксез, [тулы мәгънәсендә] зарар күргәннәр – [дөньяда Аллаһ юлына сарыф итмәгәннәр түгел] Кыямәт көнендә үзләре һәм гаиләләре [җәннәттән мәхрүм ителеп, җәһәннәмгә ташланып] зарар күргәннәр», – диячәк. Һичшиксез, залимнәр дәвамлы бер газап эчендә.
46. Аларга Аллаһтан башка ярдәм итә алган дуслар юк. Аллаһ кемне дә булса юлдан яздырса, аңа [котылуга алып барган] юл юк.
47. Аллаһтан кире борып җибәрүе мөмкин булмаган көн җиткәнче, Раббыгызга җавап бирегез. [Бүген пәйгамбәрләр арадашчылыгы белән сезгә күрсәтелгән котылу юлына кермәгән очрагыгызда] Сезгә ул көнне бернинди сыену урыны юк, сез [кылган начарлыкларыгызны] инкяр да итә алмаячаксыз.
48. [Расүлем!] Әгәр алар [сиңа итагать итүдән] йөз чөерсәләр, Без бит сине аларга [нишләгәннәрен карап, хисапларын сора дип] аларга сакчы итеп җибәрмәдек. Синең өстә фәкать [сиңа вәхи ителгән хөкемнәрне аңлатып] ирештерү генә [йөкләнгән]. Һичшиксез, Без кешегә Үзебездән [сихәтлек, байлык һәм бәрәкәт кебек] бер рәхмәт [һәм нигъмәт] татыттырган чагыбызда [масаеп һәм узынып], аңа сөенәләр. Әмма куллары кылган [гөнаһлар кебек] нәрсәләр сәбәпле, аларга [авыру, курку һәм фәкыйрьлек төреннән] зарар килсә, һичшиксез, [гөнаһлы] кеше игелек кадерен белми.
49. Күкләрнең һәм җирнең милке [аларның идарәсе һәм хөкемдарлык вәкаләте] Аллаһныкы гына. [Шуңа күрә Ул нигъмәтне дә, кыенлыкны да теләгәненчә тарату хакына ия]. Ул теләгәнен бар итә [бернәрсә дә Аны көчләп бар ителә алмый], теләгәненә кызлар [гына] бирә, теләгәненә [тик] ир балалар бирә.
50. Яки Ул аларны һәм ир, һәм кыз балалар итеп бергә куша [да, теләгәннәрен кыз балалы да, ир балалы да итә], теләгәнен исә [һич баласы булмаган] кысыр итә. Һичшиксез, Ул – [һәрнәрсәне] Белүче, Кодрәт иясе.
51. Я [йоклаган чакта арадашчысыз күңеленә салу юлы белән гамәлгә ашкан] бер вәхи, яисә [Заты күренмичә] бер пәрдә артыннан, [сүзе ишетелеп] яисә бер расүл җибәреп, Үз рөхсәте белән теләгәнен [аңа] вәхи итүеннән башка, Аллаһ бер кеше белән дә сөйләшмәде. Һичшиксез, Ул – [Заты хакында да, сыйфатлары мәсьәләсендә да барлыкларына охшаудан соң дәрәҗәдә] Өстен, Хикмәт иясе.
52. Менә шулай, Без сиңа Үзебезнең әмеребездән бер рух вәхи иттек [рухның тәнне яшәткәне кебек, ул вәхи дә күңелләрне җанландыра]. [Бу вәхидән алда] Син китапның да, иманның да ни икәнен белми идең, ләкин Без аны [сиңа вәхи ителгән ул китапны] бер яктылык иттек. Без аның белән теләгән колларыбызны һидаятькә ирештерәбез. Һичшиксез, син [Исламның хөкемнәрен аңлатып, кешеләрне] туры юлга һидаять итәсең. [Әмма һидаятьне бар итү – Аллаһы Тәгаләнең генә эше[4]].
53. Күкләрдә булганнар да, җирдә булганнар да [яралтылыш, идарә ителү ягыннан] Аныкы булган Аллаһның юлына [һидаять итәсең]. Бөтен эшләр дә Аллаһка кайтачак.
[1] Ибне Габбаска (радыйаллаһу ганһүмә) күрә, 2-26 нчы, Сүютый (рәхимәһуллаһ) хәбәренә күрә, 27 нче аяте кәримә мәдәни.
[2] Ибне Габбас һәм Мөҗаһиднең (радыйаллаһу ганһүм) бәян итүләренчә, бу аяте кәримә Исламга кергән кешеләрне диннән чыгарырга тырышкан бер төркем яһүдиләр хакында иңгән. Алар: «Безнең китабыбыз сезнең китабыгыздан алда килгән, пәйгамбәребез дә сезнең пәйгамбәрегездән алдарак килгән, шуңа күрә безнең динебез дә сезнекеннән өстенрәк, һәм без Аллаһка сездән якынракбыз», – кебек сафсаталарны дәлил итеп кулланырга тырышканнар. Шулай итеп Аллаһы Тәгалә бу сүзләрнең бернинди дә кыйммәте булмаганын бәян иткән.
[3] Биредә телгә алынган «мизан», Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) кебек кайбер мөфәссирләр фикеренчә, «гаделлек» булып, кайберәүләр фикеренчә, «шәригать» буларак тәфсир кылынган, мондый хәлдә «күктән иңдерелү» гыйбарәсенең аңлашылуы җиңел. Кайбер мөфәссирләр уйлавынча, бу мизан – барыбызга да мәгълүм булган үлчәү коралы. «Аллаһы Тәгалә Нух (галәйһиссәлам) заманында күктән бер үлчәү тәлинкәсен иңдерде һәм шуның белән үлчәүне аңа әмер итте», дигән риваять бу карашны да куәтли.
[4] «Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) китапның ни икәнен белмәве» – үзенә вәхи килүдән алда мондый бер китап аңа бирелүне белмәве дигәнгә туры килә, үзенә китап иңдерелмәгән бер кешенең ул китап эчендә булган мәгълүматны белмәве бик табигый нәрсә. «Иманның ни икәнен белмәве» исә акыл белән һәм милләте Ибраһимнан калган риваятьләр белән беленә алмаган, бары тик Коръәнне вәхи белән аңлашыла алган мәсьәләләрдән хәбәрдар булмавы. Юкса Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) пәйгамбәрлегеннән алда да Аллаһы Тәгаләгә иман китерә (Аны бер итеп кабул итә), хаҗ һәм гомрә кыла, Лят һәм Гузза потларына нәфрәт белән карый һәм потлар хөрмәтенә суелган хайваннарның итләрен ашамый, шулай итеп Ибраһимның (галәйһиссәлам) динен тота. Әмма үз диненең хөкемнәре аңа вәхи башлангач кына белдерелгән (Нәсәфи, Хазин).