Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Хәә мииим.
2. [Коръәни Кәрим] Рахман һәм Рәхим тарафыннан иңдерелгән.
3. [Ул] Шундый бер китап ки, [мәгънәләрен] белгән кешеләр өчен аятьләре гарәпчә Коръән итеп аңлатылды[1].
4. [Ул бөек Китап иман итеп, изге гамәл кылучыларны җәннәт һәм ризалык белән] Сөендерүче һәм [инкяр итеп, баш күтәрүчеләрне газап һәм ачу белән] кисәтүче итеп [иңдерелде]. Әмма аларның күпчелеге йөз чөерде. Шул сәбәпле, алар ишетмиләр.
5. [Әбү Җәһел һәм аның иптәшләре] Әйттеләр: «Син безне дәгъват иткән [иман һәм тәүхид кебек] нәрсәдән безнең күңелләребез пәрдәләнгән, колакларыбызда бер саңгыраулык бар. Безнең белән синең арада пәрдә бар. Син [безнең юлыбызны бозарга] тырыш, без дә [үз юлыбызда калып, синең дәгъваңны бозарга] тырышачакбыз».
6. [Расүлем!] Әйт: «Мин сезнең кебек бер кешемен, миңа илаһыгыз бердәнбер Илаһ булуы вәхи ителде. Сез [тәүхид һәм ихлас кебек нык тоткага ябышып] Аңа юнәлегез һәм Аңардан ярлыкау сорагыз. Мөшрикләргә ни үкенеч!
7. Алар [саранлык һәм мәрхәмәтсезлекләре сәбәпле] зәкят бирмиләр һәм Ахирәтне инкяр итәләр.
8. Һичшиксез, [Раббыларының аятьләренә] иман китергән һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылганнарга бетми торган әҗер бар».
9. [Расүлем! Бөек яралтучыны кабул итмәгәннәргә] Әйт: «Сез җирне [дөнья көннәре белән] ике көн [кебек кыска вакыт] эчендә яралткан Затны инкяр итәсезме дә, Аңа тиңдәшләр кыласызмы әллә? Ул бит [җир йөзенең генә түгел, бөтен] галәмнәрнең Раббысы. [Шулай булгач, ничек инде Ул бар иткән нәрсә Аңа тиң булсын?]
10. [Раббыгыз] Анда [биек булып торган] какшамас таулар урнаштырды, [сулар һәм игеннәр белән, агачлар һәм җимешләр белән] анда бәрәкәт [һәм хәер] барлыкка китерде һәм анда [кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә уңайлы] азыкларын тәкъдир итте. [Раббыгыз яралтылыш вакытын] Сораучылар өчен [белдерде ки, җир яралтылган ике көн белән бергә хисапланганда] тулы дүрт көндә [гамәлгә ашырылды].
11. Шуннан соң Ул [ирадәсе бернәрсәгә дә кагылмыйча, фәкать] күккә [Гарешнең астында булган судан күтәрелгән] бер [пар һәм] төтен хәлендә чакта мөрәҗәгать итте дә, аңа һәм җиргә: «[Сездә бар итәсе файдаларны уртага чыгарыр өчен] Теләп яки теләмичә [әмеремә] килегез», – диде, икесе дә: «Без итагать итүчеләр булып килдек!» – диделәр.
12. Аларны [күк катларын] ике көн эчендә җиде [кат] күкләр итеп яралтты һәм һәр күккә үзенең вазифасын вәхи итте [шулай итеп, Үзеннән башка беркем белә алмаган нәрсәләр шундук үзләренә тиешле урыннарда мәйданга килде]. Без [җир йөзенә] иң якын булган [беренче кат] күкне кандилләр [кебек балкып торган йолдызлар һәм кометалар] белән бизәдек. Һәм [төрле афәтләрдән] аны саклыйбыз. Бу Бөек [Җиңелмәс] һәм [һәрнәрсәне] Белүченең тәкъдире.
13. [Расүлем!] Әгәр алар [бу бәяннан соң да иманнан] йөз чөерсәләр, син әйт: «Мин сезне гад һәм сәмудның газабы шикелле бер газаптан кисәтәм».
14. Аларга: «Аллаһтан башкага гыйбадәт кылмагыз», – дип алларыннан һәм артларыннан расүлләр килгән иде [дә, алар һәр тарафларыннан килеп, аларны хакка дәгъват мәсьәләсендә булган бар көчләрен сарыф иткәннәр иде]. Әмма алар: «Раббыбыз [пәйгамбәрләр җибәрергә] теләгән булса, [сезнең кебек кешеләрне түгел, бездән өстен булган] фәрештәләр җибәрер иде. Шул сәбәпле, без сезгә җибәрелгән нәрсәне инкяр итәбез», – дигәннәр иде.
15. Гадкә килгәндә, алар җирдә хаксызга тәкәбберләнделәр һәм [буйларының озынлыгына, сыннарының тазалыгына алданып]: «Куәт ягыннан кем бездән көчлерәк?» – диделәр. Алар үзләрен яралткан Аллаһның куәт ягыннан алардан көчлерәк булганын күрмәделәрме? Алар Безнең аятьләребезне инкяр иттеләр.
16. Шул сәбәпле, Без, дөнья тормышында аларга хурлык газабын татыттырыйк дип, аларга [җиде төн, сигез көн дәвам иткән] бәхетсез көннәрдә туңдыра торган салкын бер җил җибәрдек. Ахирәт газабы исә [дөнья газабы хурлыгы белән чагыштырганда] тагын да хурлыклырак. Алар [анда ничек тә булса газап җиңеләйсен өчен] ярдәм күрмәячәкләр.
17. Сәмудка килгәндә, [туры юлны аларга ачыклап] Без аларны һидаять иттек. Әмма алар һидаятькә карата сукырлыкны [һәм адашуны] өстен күрделәр. Казанган [начар] нәрсәләре сәбәпле хурлыклы көчле тавыш газабы аларны тотты.
18. Без [Салихка [галәйһиссәлам] иман китергән һәм [Бездән] курыккан кешеләрне [инкяр итүчеләр газабыннан] коткардык.
19. Аллаһның дошманнары Ут янына [этелә-төртелә] җыелган көнне, алар [төркемнәре буталганлыктан, беркем дә артта калмасын дип] алдагылары арттагылары өчен туктатылалар.
20. Алар [барысы бергә] анда килгәч, колаклары, күзләре һәм тиреләре [бигрәк тә җенес әгъзалары телгә килеп, дөньяда чакта] кылган [харам] нәрсәләргә шаһитлык иттеләр.
21. Алар тиреләренә: «[Без сезне коткарыр өчен гөнаһларыбызны инкяр иткәндә] Сез ни өчен безгә каршы шаһитлык кылдыгыз?» – диделәр. Алар: «[Без үзебез теләп сөйләшмәдек, ләкин әйттерәсе килгән] Һәрнәрсәне сөйләттергән Аллаһ безне сөйләтте. [Инде бу соравыгызның нинди мәгънәсе бар?] Ул сезне тәүге мәртәбә яралткан һәм [хәзер] сез Аңа гына кайтарылачаксыз», – диделәр.
22. [Аллаһ болай диячәк:] «Сез [гөнаһ кылганда, дивар кебек нәрсәләр белән каплана идегез, әмма] ни колакларыгыз, ни күзләрегез, ни тиреләрегез сезгә каршы шаһитлык кылуыннан [куркып] капланмадыгыз. Ләкин сез кылган нәрсәләрегездән бик күбен [яшерен кылганыгыз өчен] Аллаһ белми [шул сәбәпле, аларны ачып салмас һәм әгъзаларыгызны сөйләтмәс] дип уйладыгыз.
23. Раббыгыз хакында фаразлаган бу уегыз сезне һәлак итте. Шул сәбәпле, сез [ике җиһан сәгадәтен казанабыз дип, үзегезгә бирелгән әгъзаларны мәңгелек газапка сәбәп ачкан инкярга кулланып, иң зур] зарар күрүчеләрдән булдыгыз».
24. Алар [дөньяда булган кебек сабыр итеп уңышка ирешә алмаслар, чөнки] сабыр итсәләр дә, Ут – алар өчен [мәңгелек] сыеныр урын. Әмма әгәр [рәхәт бер урынга] кайту теләсәләр, алар теләкләре үтәлә торган кешеләрдән түгелләр.
25. Без аларга [азгын шайтаннар кебек] иптәшләр тәкъдир иттек, алар боларга алларында булган [дөнья белән бәйле көферлек] нәрсәләрне дә, артларында булган [Ахирәткә бәйле] нәрсәләрне дә бизәп күрсәтте. Алардан алда килгән [кяфер] җен һәм кеше кавемнәре турындагы вәгъдәсе үтәлде, чөнки алар [инкярга тартылып, каплавы мөмкин булмаган бер] зарар күргән кешеләр булдылар.
26. Ул кяферләр [Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Коръән укыганда, тыңлаган кешеләрнең Исламга тартылуларыннан куркып]: «Тыңламагыз шул Коръәнне! Анда буш нәрсәләр эшләгез [дә укыган кеше саташсын]! Шаять, өстен чыгарсыз», – диделәр.
27. Без кяферләргә каты газапны, һичшиксез, татыттырачакбыз һәм аларны кылган начарлыклары белән җәзалаячакбыз.
28. Бу – Аллаһ дошманнарының җәзасы булган Ут! Безнең аятьләребезне инкяр иткәннәре өчен җәза буларак, аның эчендә аларның мәңгелек йорты бар.
29. Кяфер булган кешеләр [җәһәннәмдә тончыккач, анда керүләренә сәбәп булганнарга ярсып]: «И, Раббыбыз! Җеннәрдән һәм кешеләрдән безне адаштырганнарны безгә күрсәт. [Һәрьяклап] Иң түбәннәр булсыннар өчен, аларны аякларыбыз астына салыйк», – диде.
30. Һичшиксез, «Раббыбыз – Аллаһ!» – диючеләргә, шуннан соң [ширеккә кайтмыйча, фарызларны ихласлык белән үтәп] ныклык күрсәтүчеләргә фәрештәләр [дөньяда һәм Ахирәттә юлыккан һәр кыенлыкларда, бигрәк тә курку һәм борчылуга бирелгән чакларында, үлем сәгатендә, кабердә һәм терелү вакытында] иңәләр: «[Киләчәгегез белән бәйле бернидән дә] Курыкмагыз һәм [артыгызда калдырганнарыгыз өчен] борчылмагыз, сезгә [пәйгамбәрләр аша дөньяда] вәгъдә ителгән җәннәткә сөенегез.
31. Без – дөнья тормышында да, Ахирәттә дә сезнең дусларыгыз. Сезнең өчен анда җаннарыгыз теләгән һәрнәрсә бар. [Сезнең өчен] Сез сораган һәрнәрсә анда бар.
32. [Гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимледән сый буларак».
33. Сүз белән [азан укып һәм вәгазь-нәсыйхәт кылып, кешеләрне] Аллаһка дәгъват итүче һәм [Аллаһ хозурында кабул ителә торган] изге гамәл кылган һәм: «Һичшиксез, мин мөселманнардан», – диючедән дә күркәмрәк [сүзле] кем бар?
34. Яхшылык белән явызлык тиң түгел. Син [кайбер дошманнарыңнан күргән явыз мөгамәләне күрмәмешкә салышып, яхшылык белән җавап кайтару белән түгел, явызлык кылганга игелек кылу кебек] иң яхшы мөгамәлә белән кайтар, шулвакыт сиңа дошман булган кеше гүяки шәфкатьле бер дус [булыр].
35. Әмма бу [шәрәфле сыйфат] сабыр иткән кешеләргә генә бирелер. Бу зур бер насыйп иясе булганнарга гына бирелер.
36. Әгәр сиңа шайтаннан бер вәсвәсә килсә, [аннан котылыр өчен] Аллаһка сыен. Һичшиксез, Ул – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.
37. Төн һәм көн, кояш һәм ай – Аның [барлыгының, берлегенең һәм ирешелмәс кодрәтенең] билгеләреннән. [И, сабия кавеме кебек, Аллаһның арадашчысы икәнлекләрен санап, күк җисемнәренә сәҗдә кылучылар! Аллаһка сәҗдә кылу нияте белән] Кояшка да, айга да [йолдызларга да] сәҗдә кылмагыз. Аларны бар иткән Аллаһка сәҗдә кылыгыз. Әгәр сез Аңа гыйбадәт кылсагыз [коллык итүнең иң югары ноктасы булган сәҗдәне Аллаһка гына хасларга тиешсез].
38. [Расүлем!] Әгәр алар [яратучыларына сәҗдә кылу әмерен тотудан] тәкәбберләнсә, [бу синең Раббыңның бөеклегенә бер кимчелек тә китерми], Раббың хозурында булганнар [сайлап алынган коллар] төнлә һәм көндез Аны [барлык кимчелекләрдән ерак тотып] тәсбих итәләр һәм алар [бу эштән һич] ялыкмыйлар.
39. [И, күрә белгән кеше!] Аның [Аллаһы Тәгаләнең] билгеләреннән син туфракны кипкән хәлдә күрәсең. Әмма Без аңа су иңдергәч, ул хәрәкәткә килә һәм күперә. Һичшиксез, аны [үлеменнән соң] җанландыручы – үлеләрне терелтүче. Ул – һәрнәрсәгә кодрәтле.
40. Һичшиксез, Безнең аятьләребез мәсьәләсендә хактан тайпылган кешеләр Бездән яшерен түгелләр. Ут эченә атыласы [Әбү Җәһел кебек] кеше [хәле] яхшыракмы, әллә [Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Хәмзә һәм Гаммар [радыйаллаһу ганһүм] кебек] Кыямәт көнендә [бөтен курыкканнарыннан] имин буларак [мәхшәргә] килүчеме? [И, кяфер һәм динсезләр!] Теләгән нәрсәгезне эшләгез! Һичшиксез, Ул кылган нәрсәләрегезне [бик яхшы] күреп тора[2].
41. Һичшиксез, үзләренә килгән вакытта зикерне [һәм Коръәни Кәримне] инкяр итүчеләр [һичшиксез, газапка дучар булачаклар]. Һичшиксез, ул – [Аллаһ катында бик кадерле булган] бөек Китап.
42. Аңа [капма-каршы һәм асылсыз хәбәрләр кебек] ялган [нәрсәләр] алдан да, арттан да [юл табып] килмәс [чөнки ул һәр эшендә] Хикмәт иясе һәм Мактауга лаеклыдан иңдерелгән [Китап].
43. [Расүлем!] Сиңа синнән алдагы расүлләргә әйтелгәннәр генә әйтелә. Һичшиксез, синең Раббың [пәйгамбәрләренә ышанучыларга карата] мәгъфирәт Иясе һәм [дошманнарына карата] тилмерткеч газап Иясе.
44. [Расүлем! Әйт] «Әгәр Без аны гаҗәмчә бер Коръән итсәк, [ул чакта] һичшиксез: «Аның аятьләре [без аңлый торган бер телдә] аңлатылса иде! Гарәп булган хәлдә гаҗәмчәме?» – дип әйтерләр иде. Әйт: «Ул – [Коръәни Кәрим] иман китергән кешеләр өчен бер һидаять һәм бер шифа. Әмма иман итмәүчеләрнең [бу китапка карата] колаклары саңгырау. Ул [китап] – аларга [караңгылык һәм] сукырлык. Алар бик ерак җирдән чакырылалар [Коръәннең мәгънәсен аңламыйлар].
45. Без Мусага [галәйһиссәлам] Тәүрат дигән] Китап бирдек, ләкин ул да ихтилаф ителде. Әгәр [инкяр итүчеләргә җәзалары бер-бер артлы бирелмичә, Ахирәткә калдырылганы белән бәйле] Раббыңнан [моннан] алдарак [карарын белдергән] сүзе булмаса, [хаксызлар бер-бер артлы бәлагә дучар ителеп, һидаять иткәннәр белән адашканнарның] араларында [күптән] хөкем бирелгән булыр иде. Һичшиксез, алар ул турыда томанлы шик эчендәләр.
46. Кем дә кем игелек эшләсә, үзе өчен [гамәл кылыр], кем дә кем начарлык кылса, үзенә каршы [кылган булыр]. Синең Раббың колларына золым итүче түгел.
47. Сәгать турында гыйлем Аңа гына кайтып кала. Аның гыйлеменнән башка җимешләрдән берсе дә җимшәннәреннән чыга алмый, бер генә кеше дә йөккә уза һәм тудыра алмый. [Аллаһы Тәгаләнең] Аларга [ширек кылучыларга] мөрәҗәгать кылачак көнне [һәрвакыт истә тотыгыз]: «Кайда соң минем тиңдәшләрем [булганын санаган ялган илаһларыгыз]?» Алар: «Без сиңа хәбәр иткән идек, [Синең тиңдәшең булуыңа карата] арабыздан бер шаһит та юк», – диделәр.
48. Элек [дөньяда чакта] алар табынган нәрсәләр аларны калдырды һәм алар үзләренә [газаптан] качу урыны юклыгына шиксез ышандылар.
49. [Вәлид ибне Мугыйрә һәм Гутбә ибне Рабига кебек кяфер] Кеше [мул тормыш һәм сәламәтлек кебек] хәер теләүдән талчыкмый. Әмма аңа начарлык кагылса, [ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән] өметен өзә, аңарда өметсезлек әсәре беленә.
50. [Авыру һәм фәкыйрьлек кебек] Аларга кагылган зарардан соң Без аңа Үз хозурыбыздан [сихәт һәм байлык кебек] бер рәхмәт [ләззәтен хис иттереп] татыттырсак, ул, һичшиксез, [бу нигъмәтне Бездән дип белеп, кулыннан һич ычкынмас дип санап]: «Бу – минем хакым. Мин ул Сәгатьне дә булачак бернәрсә дип уйламыйм. Әмма [Кыямәт куба калса һәм] Раббыма кайтарыла калсам, һичшиксез, [дөньядагы нигъмәтләрне казанганым кебек] Аның хозурында да миңа [җәннәт кебек] иң күркәм нәрсә булачак», – дип әйтә. [Дөньяда] Кылган [начар] нәрсәләрен кяферләргә хәбәр итәчәкбез һәм аларга [котылулары мөмкин булмаган] каты газаптан татыттырачакбыз.
51. Без кешегә [саулык һәм байлык кебек] нигъмәт биргәч, [рәхәткә чыгып, Безгә шөкер кылудан] йөз чөерә һәм [тәкәбберлеге сәбәпле, Безгә итагать итүдән] ераклаша. Аңа [авыру һәм фәкыйрьлек кебек] яманлык кагылгач исә, күп дога кыла.
52. [Расүлем! Коръәнне тәнкыйтьләгән динсезләргә] Әйт: «Уйламадыгызмы, әгәр ул [Коръәни Кәрим] Аллаһ хозурыннан [килгән] булса, сез исә [инануны кирәк кылган моның кадәр дәлилне күрмәгәндәй итеп] аны инкяр иттегез. [Хактан] Ерак бер каршылык эчендә булган [сезнең кебек] кешедән дә адашканрак кем бар?
53. Аларга офыкларда һәм үз нәфесләрендә аятьләребезне күрсәтәчәкбез дә, алар беләчәкләр ки, ул [Коръән] хак. Синең Раббыңның һәрнәрсәгә шаһит булганы [Коръәннең хак булганына дәлил буларак аларга] җитәрлек түгелме[3]?
54. Алар [үлемнәреннән соң терелтелеп] Раббылары белән очрашуга шикләнәләр. Һичшиксез, Ул һәрнәрсәне [гыйлеме белән] уратып алган.
[1] Коръәни Кәрим аятьләренең тәфсиле (тәфсилле аңлатма) сүз һәм, шулай ук, мәгънә белән булып, икегә аерыла. Сүз белән бәйле тәфсилгә һәрбер аятенең, башкасыннан, тукталышлар, сүрә башлары һәм ахырлары белән аерылган булуы караса, мәгънәсе хакындагы тәфсиленә – ышану һәм тарих, сөенеч һәм кисәтү, әмер һәм тыю, хәләл һәм харам кебек мәсьәләләренең бер-берләреннән аерырлык билгеле һәм тәфсилле итеп аңлатылган булуы керә.
[2] «Аятьләр хакындагы тайпылу» гыйбарәсе «Алар белән бәйле мәсьәләләрдә хактан язу һәм туры юлдан тайпылу» шәкелендә тәфсир ителгән булып, мөфәссирләр тарафыннан берничә төрле аңлатылган. Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә): «Сүзне үз урынына куймыйлар» дип «Коръән аятьләрен дөрес аңлатмыйча, ялгыш юраулар белән бу хосуста тулы юнәлештән тайпылучылар»ны күз уңында тоткан (Алуси).
[3] Мөфәссирләрнең күбесенә күрә, мондагы «аятьләр» Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), хәлифәләренә һәм сәхабәсенә насыйп ителгән җиңүләр буларак танылган, шуңа таянып, «офыкларда» сүзе дөнья идарәсе бер генә хөкемдарга да насыйп булмаган кадәр кыска вакыт эчендә көнчыгыш һәм көнбатыштагы бик күп мәмләкәтнең яулап алынуына, «нәфесләрендә» сүзе исә үзләре яшәгән гарәп өлкәләренең яулап алынуларына, бигрәк тә Мәккәнең алынуына ишарә итә. Мәккә дәверендә иңгән бер аятьнең бик кыска вакытта Исламның һәм мөселманнарның мондый куәткә ирешүләрен белдерүе һәм бу сөенечле хәбәрнең төп-төгәл чынга ашуы, әлбәттә, Коръәннең хак булуының иң зур дәлиле. Кайбер мөфәссирләр исә «офыкларда» дигәнне румнарның гаҗәмнәрне берничә ел эчендә җиңәчәкне элекке өммәтләрнең тарихчыларын белдергән аятьләр һәм гадәттән тыш мәйданга килгән вакыйгалар белән тәфсир кылганнар, «нәфесләрендә»гене исә кеше бәдәнендәге тиңсез сәнгать әсәрләре белән аңлатканнар, чыннан да, бу галәмдәге төзелеш-тәртипләр турында яки кешенең яралтылышы турында сөйләгән аяте кәримәләрнең тәфсирләре бүгенгә кадәр үсеш алган чаралар белән әкрен-әкрен ачылган, яктыртылган, бигрәк тә бүгенге көндә күбесенчә кешенең эчке органнары һәм ана карынында барган үзгәрешләр белән бәйле могҗизаларның Коръәннең бәяннарына төп-төгәл туры килгәннәре ап-ачык итеп күренә башлады. Шул сәбәпле, монда «күрсәтәчәкбез» дип әйтелү – игътибарны җәлеп итү. Кыямәт купканчыга кадәр Коръәннең хак булганын исбат итәчәк тагын күпме вакыйга буласын беркем дә белми.