Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Хәә мииим.
2. Китапның иңдерелеше Бөек [Җиңелмәс] һәм [һәрнәрсәне] Белүче булган Аллаһтан.
3. [Мөэминнәргә] Гөнаһларны гафу итүче, тәүбәләрне кабул иткән, [инкяр итеп, баш күтәргәннәргә карата] газабы каты булган һәм [иман итеп, изге гамәл кылучыларга] муллык иясе булган [Аллаһ] ки, Аннан башка һичбер илаһ юк. Соңгы кайту да Аңа гына [булачак].
4. Кяфер булган кешеләрдән башкалар Аллаһның аятьләре хакында бәхәсләшми. [Кяфер булуларына карамастан] Аларның [киң мөмкинлекләргә ия буларак Шам һәм Йәмән дигән] илләрдә [бай хәлдә] кайтып йөрүләре сине алдамасын [чөнки көферлекләре сәбәпле тиздән алар газапка дучар ителәчәкләр[2]].
5. Алардан алда Нух [галәйһиссәлам] кавеме, алардан соң [пәйгамбәрләргә каршы берләшкән гад, сәмуд кебек] берләшмәләр [Нух, Һуд һәм Салихны (галәйһимүссәлам) ялган дип санадылар. Һәрбер өммәт пәйгамбәрләрен тотарга [әсир итәргә, үтерергә, ким дигәндә, төрмәгә ябарга] уйлады. Алар, [бернинди асылы булмаган] ялганга нигезләнеп, аның белән хакны кире кагар өчен сүз көрәштерәләр. Әмма Мин аларны [тамырларын корытырлык бер газап белән] тоттым. Минем газабым нинди булды!
6. [Расүлем! Сине үтерергә маташкан] Инкяр иткән кешеләргә карата Раббыңның [газап] вәгъдәсе үтәлде, чөнки алар – [элек пәйгамбәрләрен үтерергә тырышкан кяферләр кебек] Ут әһелләре.
7. [Күкләрне һәм җирне каплаган Көрси дә аның белән чагыштырганда сахрага ыргытылган бер йөзек кадәр кечкенә булып күренгән] Гарешне күтәреп йөртүчеләр һәм аның тирәсендәгеләр Раббыларын [төрлечә] мактап тәсбих әйтәләр, Аңа [хакыйкый һәм камил мәгънәдә] иман итәләр һәм иман китергән кешеләр өчен гафу сорыйлар: «И, Раббыбыз! Рәхмәт һәм гыйлем белән Син һәрнәрсәне уратып алгансың, шулай булгач, [гөнаһларыннан] тәүбә итүчеләрне һәм Синең юлыңа ияргәннәрне мәгъфирәт ит һәм аларны ут газабыннан сакла.
8. И, Раббыбыз! Аларны да, аталарыннан, хатыннарыннан һәм нәселләреннән [җәннәткә керергә яраклы бер иманга ия буларак] изге кешеләрне дә Син аларга сүз биргән Гаден җәннәтләренә керт. Һичшиксез, Син – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
9. Һәм аларны [дөньяда гөнаһлардан ерак тотып] начарлыклардан сакла. Ул көндә Син начарлыклардан сакласаң, аңа рәхмәт иткән булырсың. Бу исә – олы бер котылу».
10. Һичшиксез, [начар теләкләренә ияреп, җәһәннәмгә төшкәнгә нәфесләренә ачуланып, бармак очларын чәйнәгән чакта] кяферләргә: «Аллаһның [сезгә булган] ачуы сезнең үз-үзегезгә булган ачуыгыздан көчлерәк, чөнки сез [пәйгамбәрләр тарафыннан] иманга чакырылдыгыз, ләкин инкяр иттегез.
11. Алар: «И, Раббыбыз! Син ике мәртәбә безнең җаныбызны алдың, ике тапкыр терелттең. Инде без [терелүне инкяр итү ялгышыбызны һәм Ахирәт газабыннан курыкмавыбыз өчен рәхәтләнеп кылган сансыз] гөнаһларыбызны таныдык. [Бу җәһәннәмнән иртәме-соңмы дөньяга яки башка бер җиргә] Чыгу юлы юкмы?» – диячәкләр[3].
12. [Әйтеләчәк:] «Бу [чиксез газапка таруыгыз] шуның өчен ки, [дөньяда чакта] бер булган Аллаһка дәгъват кылынса, сез инкяр итә идегез, Аңа тиңдәш кушылса исә, иман итә идегез. [Сезнең хактагы] Хөкем Өстен, Олуг Зат булган Аллаһта». [Заты, сыйфатлары һәм фигыльләре белән охшашы һәм тиңдәше булмаганы өчен, Үзенә ширек кылучыларга карата ачуы көчле булган һәм хикмәте аларны җәһәннәмдә мәңге калуларын кирәк кылган].
13. Ул [илаһлыкта бердәнбер булганын кирәк кылган өстен сыйфатларын аңлаткан] аятьләрен сезгә күрсәтеп тора һәм сезнең өчен күктән ризык [сәбәбе булган яңгырларын] иңдерә. Әмма [инкярны ташлап, фикерләүгә] юнәлгән кешеләрдән башкалар үгет ала алмый.
14. [Ихласлыгыгыз] Кяферләргә ошамаса да, сез динне Аңа гына багышлаучылар буларак Аллаһка гыйбадәт [кылуыгызны дәвам] итегез.
15. [Күк катламнарын һәм] Дәрәҗәләрен югары итүче, [җиде кат күкләр өстендәге кадерле һәм югары] Гарешнең [дә] иясе. Әмерен алган рухны очрашасы көннән куркытсын өчен, колларыннан теләгәненә иңдерә.
16. Аларның [каберләреннән мәхшәр мәйданына] чыккан көнендә алар турында берни дә Аллаһтан яшерен калмаячак. [Беркем дә җавап бирә алмаган ул көнне Аллаһы Тәгалә] «Бүген хакимлек кемнеке?» [дип сораячак, шуннан соң] «[Бернинди дә тиңдәше булмаган] Бердәнбер һәм [тыңлаусызларны] Юк итүче булган Аллаһныкы!» [дип әйтәчәк].
17. Бүген һәркем [яхшылыктан һәм начарлыктан] тиеш булганын гына алачак. Бүген бернинди золым юк. Һичшиксез, Аллаһ хисапны бик тиз тота [беркемнең дә газабы кичектерелмәячәк].
18. [Расүлем!] Аларны якынлашып килгән Көн белән куркыт. [Кяферләрнең] Йөрәкләр [куркудан шулкадәр көчле тибеп] бугазларына килгәч, [җаннары сулышлары белән чыкмасын дип] алар [тамакларын] тоткан бер хәлдә булганда, залимнәрнең якын дуслары да, сүзе тыңланган шәфәгатьчеләре дә булмаячак.
19. Ул [Аллаһы Тәгалә] күзләрнең [кешеләрнең гафләтен көтеп, урлагандай итеп, мәхрәм булмаган кешегә белә торып караганда кылган] хыянәтен дә, [ул вакытта караган кешенең чибәрлеге белән бәйле] күңелләрнең яшергән нәрсәләрен дә [бик яхшы] белә [һәм газабын тәкъдир итә].
20. Аллаһ [һәр мәсьәләдә бердәнбер сүз иясе буларак] хак [һәм гаделлек] белән хөкем бирә. [Һәрнәрсә Аңа бәйле булганга күрә, золымга бер ихтыяҗ тоймый. Мөшрикләрнең] Аннан башка табынган нәрсәләре исә [берни белмәгән һәм бернигә дә көче җитмәгән җансыз барлыклар булганнары өчен] бернинди дә хөкем бирә алмыйлар. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Күрүче.
21. Алар җирдә һич гизмәделәрме дә, үзләреннән алда [һәлакәткә дучар] булган [гад һәм сәмуд кавемнәре кебек инкяр итүче] кешеләрнең [фаҗигале] ахырларының нинди икәнлеген күрмәделәрме? Алар көч ягыннан болардан куәтлерәк иде, ләкин, гөнаһлары сәбәпле, Аллаһ аларны тотты. Аларны Аллаһтан беркем дә сакламады.
22. Бу [шәкелдә газапка тотылулары] шул сәбәптән иде ки, расүлләре аларга ап-ачык могҗизалар [һәм ап-ачык хөкемнәр] китерде, алар исә [уйлап карауны да кирәксенмичә] инкяр иттеләр. Аллаһ аларны [чыдап булмаслык газап белән] тотты. Һичшиксез, Ул – Иң көчле, [инкяр итүчеләргә карата] газабы бит каты булган Зат.
23. Без Мусаны [галәйһиссәлам] могҗизаларыбыз белән һәм дә ап-ачык дәлил белән җибәрдек.
24. Фиргавенгә дә, [вәзире] Һаманга да, Карунга да. Ләкин алар: «Сихерче, ялганчы!», – диделәр.
25. Ул аларга Бездән хакны китергәч [аңа җавап бирүдән гаҗиз булганга, кинәт һәм нәфрәт белән]: «Аның белән бергә иман китергән кешеләрнең улларын [элек тә кылганыбыз кебек] үтерегез, хатыннарын исә исән калдырыгыз», – диделәр. Әмма кяферләрнең хәйләсе [бернәрсәгә ярамаган булып, нәтиҗәдә, Аллаһның тарафдарлары җиңгәнлектән, аларның шулкадәр эш майтарып маташулары] уңышсыз.
26. Фиргавен әйтте: «Калдырыгыз мине, Мусаны [галәйһиссәлам] үтерим, ул [котылыр өчен] Раббысына ялварсын, чөнки мин [аны исән калдырган очракта] сезнең [миңа һәм шәфәгатьчеләрем булган потларга табынудан гыйбарәт] динегезне алмаштыруыннан яки [моны эшли алмаса, ким дигәндә] җирдә бозыклык чыгаруыннан куркамын».
27. [Моны ишеткән] Муса [галәйһиссәлам] кавеменә] әйтте: «Һичшиксез, мин [фиргавен кебек] хисап көненә ышанмаган һәр тәкәббердән минем дә Раббым, сезнең дә Раббыгызга сыендым».
28. Фиргавен гаиләсеннән булып, иманын яшергән мөэмин бер кеше [Муса [галәйһиссәлам] яклы булып күренмәс өчен, урта юллы бер киңәш биргән кебек итеп] әйтте: «[Гаепсез] Бер кеше: «Раббым Аллаһ», – дия дип үтерәсезме әллә? Ул бит сезгә Раббыгыздан ап-ачык могҗизалар китергән. Әгәр ул бер ялганчы булса, ялганы үзенә зарар китерәчәк [һәм мондый хәлдә үтерелүенә хаҗәт юк]. Әмма әгәр ул дөресен сөйләсә, ул сезгә янаган нәрсәләрнең [барысы булмаса да, ким дигәндә] кайберләре сезгә киләчәк. Һичшиксез, Аллаһ чиктән ашкан һәм ялганчы булган кешене һидаять итми.
29. И, кавемем! Бүген [сез яшәгән] бу җирдә, [Исраил улларыннан] өстен чыккан кешеләр буларак, хакимлек сездә. [Газап] Безгә килә калса, Аллаһның газабыннан безгә кем ярдәм итәр?» Әмма [мондый сөйләшүләргә карамастан] фиргавен: «Мин сезгә күргән нәрсәмне күрсәтәм һәм [бу фикерем белән] сезне туры юлга илтәмен», – диде.
30. Ул иман китергән кеше янә әйтте: «И, кавемем! Һичшиксез, мин сезнең өчен [пәйгамбәрләргә каршы оешкан] берләшмәләрнең [башларына төшкән каты газап] көннәренең бер охшашыннан куркамын.
31. Нух [галәйһиссәлам] кавеменең, гаднең һәм сәмудның, [Лут [галәйһиссәлам] кавеме кебек] алардан соңгыларның гадәтенең [көферлек һәм пәйгамбәрләрне җәфалаулар сәбәбе булган җәзаның] охшашыннан. Аллаһ бит колларына золым теләми. [Киресенчә, Аның бар теләге тулы гаделлек].
32. И, кавемем! Мин сезнең өчен [һәркем аһ-зар килеп ярдәм сорый-сорый] бер-берсенә [кычкырып] чакыру көненнән куркамын.
33. [Җәһәннәмнең коточкыч тавышын ишеткән чагыгызда мәхшәр мәйданыннан] Качып [җәһәннәмгә таба] китәчәк [ләкин һәр почмактан саф-саф тезелгән газап фәрештәләрен күрәчәк] көнегездән [куркамын]. Сезне беркем дә Аллаһтан коткармаячак. [Мин сезгә моның кадәр нәсыйхәтләр бирәмен] Әмма Аллаһ кемне юлдан яздырса, аны бернинди дә һидаять итүче юк.
34. [Муса [галәйһиссәлам] килмәстән] Элек [Ягъкуб улы] Йосыф [галәйһиссәлам] сезгә ачык дәлилләр белән килгән иде. Әмма сез аның сезгә китергән нәрсәсе хакында шик эчендәсез. Ул үлгәч исә: «Аллаһ аңардан соң пәйгамбәр җибәрмәячәк», – дигән идегез. Аллаһ шулай [фаҗигале бер адаштыру белән яралтучысына каршы торуда] чикне ашкан һәм [күрә торып, тәкълидкә ияреп, дини мәсьәләләрдә] шик эчендә булучыларны адаштыра[4].
35. Үзләренә килгән көчле бер дәлил булмый торып, Аллаһның аятьләре мәсьәләсендә бәхәсләшүчеләр Аллаһ хозурында да, иман китергән кешеләр янында да зур [ачу һәм] нәфрәт уята. Аллаһ һәрбер тәкәббер һәм [Аллаһның барлыкларына һөҗүм итеп] залим кешеләрнең йөрәкләренә шулай [куркыныч келәймә белән] мөһер суга.
36. Фиргавен [Мусаның [галәйһиссәлам] пәйгамбәрлеге хакында шикләре арткач, вәзиренә] әйтте: «И, Һаман! Миңа [бик ерактан ук күренеп торган матур һәм биек] бер бина сал. Бәлки, мин [аның манарасыннан карап] юлларга ирешермен.
37. Күкләрнең юлларына [һәм капкаларына ирешермен] ки, Мусаның илаһына карый алырмын [да, андый бер илаһ бармы икәнен һәм Мусаны Ул җибәрдеме икәнен аңлармын]. Гәрчә, һичшиксез, мин аны бер ялганчы, дип саныйм». Начар гамәле фиргавенгә шулай [бик матур иттереп] бизәп күрсәтелде, [шул сәбәпле] ул [берничек тә начарлыктан ваз кичмәс бер хәлгә килде һәм шулай итеп туры] юлдан чыгарылган булды. Фиргавеннең [хакны юк итәргә маташуы һәм] хәйләсе бушка чыкты.
38. Ул иман китергән кеше әйтте: «И, кавемем! [Мин сезгә күрсәткән юлга керү мәсьәләсендә] Миңа иярегез, сезне [бәхеткә илтә торган] туры юлга ирештерим.
39. И, кавемем! Бу дөнья тормышы аз [һәм тиз үтә торган] файдалану [урыны] гына. Ахирәт исә, һичшиксез, [мәңге каласы] урнашу йорты.
40. Кем дә кем [дөньяда] начарлык кылса, [илаһи бер гаделлек буларак, Ахирәттә] шуның кадәр үк җәзаландырылыр. Әмма ир яки хатын – һәркем [ышаныласы һәрнәрсәгә] иман китергән кеше буларак [савап вәгъдә ителгән] изге гамәл кылса, алар җәннәткә керәчәкләр һәм анда [гамәлләренә күрә түгел, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән] хисапсыз ризыкландырылачаклар.
41. И, кавемем! Нишләп мин сезне котылуга чакырам, сез исә мине Утка чакырасыз?
42. Сез мине Аллаһны инкяр итәргә һәм [илаһлыгы] хакында минем бер белемем булмаган нәрсәләрне Аңа тиңдәш итәргә чакырасыз. Мин исә сезне Бөек [Җиңелмәс], һәм [гөнаһларны күпләп] Гафу итүчегә дәгъват итәм.
43. Юк! Шиксез, сезнең мине [гыйбадәт кылырга] чакырган нәрсәгезгә ни дөньяда, ни Ахирәттә [«Миңа гыйбадәт кылыгыз!» – дигән] һичбер дәгъват [турында сүз дә] юк. Кайтуыбыз исә, һичшиксез, Аллаһка [булачак]. Әмма чикне ашучылар – [Аллаһы Тәгаләгә ширек кылучылар һәм Аның илчеләрен үтерергә тырышучылар] Ут әһелләре.
44. Мин сезгә сөйләгән нәрсәләрне тиздән [газапка тап булган чагыгызда] исегезгә төшерәчәксез. Мин исә [төрле начарлыклардан сакланган булуым өчен] эшемне Аллаһка тапшырам. Һичшиксез, Аллаһ колларны [бик яхшы] күреп торучы».
45. Аллаһ аны аларның тозак итеп корган начар нәрсәләреннән саклады. Фиргавен гаиләсен исә начар газап белән уратып алды[5].
46. [Татыган бу газапларыннан соң кабер галәмендә күрәчәк газаплары исә] Иртә-кич утка ыргытылырлар. [Кыямәт дигән] Сәгать җиткән көнне исә [Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә]: «Фиргавен гаиләсен газапның иң катысына кертегез» [дип әйтәчәк].
47. Алар ут эчендә сүз көрәштерәчәкләр, [дөньяда чакта] көчсез булганнар тәкәббер булган [башлыклар саналган] кешеләргә: «Һичшиксез, без сезгә ияргән идек. Хәзер сез бу утның бер өлешен [булса да] бездән китәрмисезме?» – диячәкләр.
48. Тәкәбберләнгән кешеләр [исә үзләренә ияргәннәргә җавап итеп]: «Һичшиксез, без [һәм сез] барыбыз да биредә. Һичшиксез, Аллаһ коллар арасында хөкем биргән [шуңа күрә җәннәтлеләр – җәннәткә, газапны хак иткәннәр җәһәннәмгә җибәрелгән]. [Инде без биредә сезнең белән бергә янганда, безгә мөрәҗәгатегезнең ни файдасы бар?]» – диде.
49. Ут эчендә булган кешеләр [һәркемнән өметләрен өзеп, тәмам кыен хәлгә төшкәч] җәһәннәм [эчендә аларны җәзалаган] сакчыларына әйтте: «Раббыгызга дога кылыгыз да, [һичьюгы] бер генә көнгә булса да безгә газапны җиңеләйтсен».
50. [Җәһәннәмдә янучыларның бу ялваруына зобанилар] «Илчеләрегез [булган пәйгамбәрләр] сезгә [көферлекнең һәлакәткә китергәнен белдергән] ачык дәлилләр китермәгәннәр идеме [сез ул дәлилләр аркылы хакыйкатьне аңлап, вакытны бушка уздырдыгыз]?» – диделәр. Алар: «Әйе! [«Аллаһ бернәрсә дә иңдермәде, сез адашкан кешеләрсез», – дигән идек]», – диделәр. Алар: «Алайса [без сезгә дога кылмыйбыз, үзегезгә] сез [үзегез] дога кылыгыз [чөнки сезнең кыланышларыгыз хакында без дога кыла алмыйбыз]. Әмма кяферләрнең догасы бер зыян эчендә [булганлыктан, беркайчан да кабул ителмәс]», – диделәр.
51. Һичшиксез, Без дөнья тормышында да, [пәйгамбәрләр һәм хафаза фәрештәләре кебек] шаһитлар [өммәтләренең гамәлләренә шаһитлык кылу вазифасы белән] торып баскан Көндә дә расүлләребезгә һәм [аларга] иман китергән кешеләргә дә ярдәм итәчәкбез.
52. [Ширек кушып, иң зур золымны эшләгән] Залимнәргә гафу үтенүләре файда китермәячәк, бөтен ләгънәтләр аларга буласы һәм [җәһәннәм кебек] начар [бер] йортның [мәңгегә калыр өчен] аларга булачак көнне [дусларыбызны һич рәнҗетмәячәкбез].
53. Без Мусага [галәйһиссәлам] могҗизалардан, сәхифәләрдән һәм дини хөкемнәрдән торган юл күрсәтүче] һидаятьне бирдек. [Артыннан] Исраил улларын [Тәүрат дигән] китапка мирасчы иттек.
54. [Шик-шөбһәләрдән арынган] Аек акыл ияләре өчен бер һидаять һәм үгет итеп [мирасчы иттек].
55. [Расүлем! Аңлатылганнарны аңлаганың өчен, мөшрикләрдән күргән газапларга] Сабыр ит! Аллаһның [ярдәм итү] вәгъдәсе хак. Гөнаһың өчен ярлыкау сора. Кичен һәм иртән Раббыңны мактау белән тәсбих [итеп биш вакыт намазны дәвам] ит[6].
56. Һичшиксез, үзләренә килгән көчле бер дәлил булмый торып, [фаразларга нигезләнеп] Аллаһның аятьләре мәсьәләсендә бәхәсләшүчеләрнең күкрәкләрендә [һәм йөрәкләрендә хакка карата] тәкәбберлектән башка берни юк, әмма аңа ирешмәячәкләр. [Расүлем!] Син Аллаһка сыен. Һичшиксез, Ул – [һәрнәрсәне] Ишетүче дә, [һәрнәрсәне] Күреп торучы да.
57. [Терелүне инкяр итүчеләр һич уйламыйлармы, Аллаһы Тәгаләгә бер мәсьәләдә дә авырлык һәм җиңеллек турында сүз дә бара алмаса да, аларча] Күкләрнең һәм җирнең яралтылышы кешеләрнең яралтылуыннан [кыенрак] зуррак, ләкин кешеләрнең күбесе белмиләр.
58. Сукыр белән күзле, иман китергән һәм изге гамәл кылганнар белән начарлык эшләгән тиң түгел. [Коръәннең мисалларыннан] Бик аз үгет аласыз.
59. Һичшиксез, ул Сәгать җитәчәк, анда һич шик юк, ләкин кешеләрнең күбесе ышанмыйлар.
60. [И, кешеләр!] Раббыгыз әйтте: «[Бертуктаусыз ялварсагыз да, сезгә бер генә җавап та бирмәячәк потлардан ярдәм өмет итүне туктатыгыз да] Миңа дога [һәм гыйбадәт] кылыгыз, [сораганнарыгызны үтәп] сезгә җавап [һәм савап] бирим. Һичшиксез, Миңа коллык итүдән тәкәбберләнгән кешеләр җәһәннәмгә китәчәкләр[7]».
61. Аллаһ – сезгә [ял итеп] тынычлык табуыгыз өчен төнне [караңгылык итеп] яралтучы, көнне исә – [эшләп кәсеп итү, ихтыяҗларыгызны күрүегез өчен] яктылык итеп [бар итүче]. Һичшиксез, Аллаһ кешеләргә карата [ирешелмәслек дәрәҗәдә зур] рәхмәт [һәм чиксез игелек] иясе. Ләкин кешеләрнең күбесе шөкер итмиләр.
62. Бу [тиңсез иҗат җимешләренең иясе булган Зат] Раббыгыз булган Аллаһ, һәрнәрсәнең яралтучысы, Аннан башка һичбер илаһ юк. Ничек [Аңа иман һәм итагатьтән] борыла аласыз?
63. [Бу заманга кадәр] Аллаһның аятьләрен [белә торып] инкяр иткән кешеләр дә шулай ук [сәбәбе билгесез һәм дөреслеген күрсәтерлек бернәрсәсе булмаган бер борылу белән, күрә торып иманнан хаксызлыкка] борыла иде.
64. Аллаһ – сезнең өчен җирне торыр урын, күкне гөмбәз итүче. Ул сезгә сурәт [шәкел һәм кыяфәт] биргән һәм сурәтләрегезне [һәм үзегез, һәм күрүчеләр ошатырлык рәвештә] күркәм иткән, һәм сезне [тәмле һәм хәләл нәрсәләрдән] ризыкландырган. Раббыгыз булган Аллаһ менә бу! Галәмнәрнең Раббысы [яралтучысы һәм идарә итүчесе, хуҗасы һәм тәрбия кылучысы] булган Аллаһ өстен булды.
65. Ул – [Үзенә хас булганча] Тере, Аннан башка һичбер илаһ юк [чөнки ни Заты, ни сыйфатлары, ни фигыльләре белән Аңа охшаш бер барлык та юк]. Шулай булгач, динне [һәм гыйбадәтне ачык һәм яшерен бөтен ширек төрләреннән арындырып] Аңа хаслаган кешеләр буларак, Аңа гына гыйбадәт кылыгыз. [Сезне тәүхид һәм гыйбадәтенә лаек кылганы өчен:] «Барча мактаулар – галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһка!» [дип, һәрвакыт Аны мактап тәсбих әйтегез].
66. [Расүлем! Син потларга гыйбадәт кылган ул кяферләргә] Әйт: «Һичшиксез, мин Раббымнан миңа ачык дәлилләр килгәннән соң, сезнең Аллаһны калдырып табынган нәрсәләрегезгә гыйбадәт итү тыелды. Миңа галәмнәрнең Раббысына [гына иман итеп, Аңа гына гыйбадәт кылып] буйсынырга әмер ителде».
67. Ул [Аллаһ шундый] Зат ки, сезне [атагыз Адәмне] туфрактан, шуннан соң [мәни дип аталган] су тамчысыннан, шуннан соң [сөлек кебек аналык диварына ябышып, кан имеп тукланган аталанган йомыркадан гыйбарәт] оешкан каннан яралтты. Шуннан соң сезне [аналарыгызның карыныннан] бала хәлендә чыгара. Шуннан соң [куәт, акыл һәм танып белү мәсьәләсендә] көчле чагыгызга [унсигез-утыз яшь арасына] ирешүегез өчен, шуннан соң картлар булуыгыз өчен [сезне яшәтә]. Арагыздан [картлыгына җитәр-җитмәс яки] моннан алда [куәтле чагына ирешкәннән соң яки әле бала чагында ук] вафат булганнар да бар. Сез билгеләнгән бервакытка ирешүегез өчен, һәм дә [туфрак, су тамчысы, оешкан кан кебек төрле хикмәтләрне] аңлавыгыз өчен.
68. Ул терелтә һәм җан ала. Ул [нәрсәнең дә булса мәйданга килүенә] карар биргәч, аңа [бернинди хәрефсез һәм тавышсыз]: «Бул!» – дип әйтүгә, ул шунда ук бар була.
69. [Расүлем!] Аллаһның аятьләре турында сүз көрәштергән кешеләрне күрмәдеңмени? [Иман итүне кирәк кылган моның кадәр ап-ачык дәлилләр була торып] Ничек [хакыйкатьне кабул итүдән] тайпыла алалар[8]?
70. Алар [Коръәни Кәрим кебек бөек бер] китапны һәм Без пәйгамбәрләребез белән җибәргәннәрне ялган дип санадылар. Әмма [бәхәсләшүләренең нәрсәләргә сәбәп булганын] беләчәкләр.
71. Тимер богаулар һәм чылбырлар муеннарында хәлдә [йөзтүбән] сөйрәгән чакта.
72. Кайнар су эчендә [төрле-төрле газапларга төшереләчәкләр]. Шуннан соң [йөрәкләренә үк үтеп керерлек] Ут эчендә яндырылачаклар.
73. Шуннан соң аларга әйтеләчәк: «[Аллаһка] Тиңдәш иткән нәрсәләрегез кайда?
74. Аллаһны калдырып [табынган нәрсәләрегез нишләп сезгә ярдәм итми]?» Әйттеләр: «Алар бездән югалдылар. [Бүген аңладык] Без элек [игътибар ителәчәк] һичбернәрсәгә табынмаганбыз». Аллаһ кяферләрне шулай адаштыра.
75. [Аларга әйтеләчәк] «Бу – [газаплар] сезгә җирдә хаксыз сөенгәнегез өчен һәм тәкәбберләнгәнегез өчен.
76. Эчендә мәңгегә калыр өчен җәһәннәм капкаларыннан керегез. Тәкәбберләнгәннәрнең сыеныр урыны бик яман!»
77. [Расүлем! Мөшрикләрдән күргән газапларга] Сабыр ит! Аллаһның [кяферләрне җәзалау] вәгъдәсе хак. Без аларга вәгъдә иткән [газаплар белән бәйле] нәрсәнең бер өлешен сиңа [исән чагыңда] күрсәтсәк [ул вакытта сүз үтәлер], яки [аларның газапларын күрмичә] сине вафат иттерсәк, [мондый очракта да борчылыр урын юк] алар бит Безгә кайтарылачаклар.
78. Синнән алда да Без расүлләр җибәргән идек. Алар арасыннан Без [кыйссаларын] сиңа сөйләгәннәре дә бар, шулай ук алардан Без сиңа сөйләмәгәннәре дә бар. Аллаһның рөхсәте булмыйча, һичбер расүл дә бер аять [һәм могҗиза] китермәде. [Күргән могҗизаларга карамастан, иман итмәүләре сәбәпле] Аллаһның [дөньяда һәм Ахирәттә газап] әмере килгәч, [араларында] хак белән хөкем биреләчәк. Ялганга тотынучылар шулчак оттырачаклар.
79. Ул – кайсына атланып йөрүегез, кайсын [итен] ашавыгыз өчен сезгә терлек-туарны яралтучы.
80. Сезнең өчен аларда [өсләренә атланып йөрү һәм итләрен ашаудан башка, сөтләре, йоннары һәм тиреләре кебек] файдалар бар. Һәм [авыр йөкләрегезне еракларга ташу кебек] күңелләрегездә булган теләккә алар өстендә ирешүегез өчен [коры җирнең көймәләре саналган дөяләрне сезгә файдаланырга биргән]. Сез [йөкләрегезне] алар өстендә дә, көймәләрдә дә ташыйсыз.
81. Ул сезгә могҗизаларын күрсәтә. Аллаһның билгеләренең кайсысын инкяр итәсез?
82. Алар җирдә һич гизмәделәрме, үзләреннән алда [һәлакәткә дучар] булган [гад һәм сәмуд кавемнәре кебек инкяр итүче] кешеләрнең [фаҗигале] ахырларының нинди икәнлеген күрмәделәрме? Алар көч һәм сан ягыннан һәм җирдәге [кальгалар һәм биек манаралар кебек калдырган] эзләр ягыннан болардан куәтлерәк иде, ләкин ирешкән нәрсәләре аларга [берничек тә] ярамады.
83. Расүлләре аларга ачык дәлилләр белән килгәч, [вәхигә нигезләнгән хатадан ерак белемнәргә иярәселәре урында] үзләрендәге [фәлсәфә һәм сафсатадан гыйбарәт ялган] гыйлемгә [һәм дөньяви мәсьәләләрдәге елгырлыкларына] сөенделәр, ләкин алар мыскыл иткән [пәйгамбәрләр китергән] нәрсә аларны уратып алды.
84. Алар безнең газабыбызны күргәч: «Без бер булган Аллаһка иман китердек һәм Аңа ширек кушкан [потларны да, илаһ дип санаган башка ялган] нәрсәләребезне инкяр иттек», – диделәр.
85. Ләкин алар газабыбызны күргәч, [теләр-теләмәс ия булган бу] иманнары аларга файда китермәде. Аллаһның Үз коллары өчен электән килгән [үзгәрмәс кануны һәм һәрвакыт гамәлгә ашырган] сөннәте буларак [болар да үлем сәгатендә һәм Ахирәттә кулга керткән иманнан файда күрмәделәр]. Менә шул [газап белән очрашкан] чакта кяферләр зарар күрделәр.
[1] Хәсән (радыйаллаһу ганһ) фикеренчә, 55 нче аяте кәримә, кайбер риваятьләрдән күренгәнчә, 56 нчы-57 нче аяте кәримәләр Мәдинә Мөнәүвәрәдә иңгән.
[2] Әбү әл-Галия (рәхимәһуллаһ) бәян иткәнчә, аяте кәримә Исламны мыскыл иткән Харс ибне Кайс турында иңгән. Монда әйтелгән «Аллаһның аятьләре хакында сүз көрәштерү» сүзе «Хакны бетерү максаты белән һәм Аллаһның нурын сүндерү өчен аятьләрне тәнкыйть итеп бәхәсләшү» дигән мәгънәдә кулланылган. Моннан алдагы аяте кәримәдә дә: «Алар ялганга нигезләнеп, аның белән хакны кире кагар өчен сүз көрәштерәләр», – дип әйтелү моңа дәлил. Юкса, мәгънәсе авыр булган аятьләрне анализлап, кешеләргә аңлату һәм ялгыш мәгънә бирүчеләргә каршы булу, Коръән хакында гыйльми бәхәсләр – Аллаһ юлында кылынган иң зур җиһад. Шуңа күрә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Коръән хакында бертөрле бәхәсләшү – кяферлек», – дип әйтеп, Коръән белән бәйле һәртөрле сүз көрәштерүнең начар булмаганын белдергән (Бәйдави, Нәсәфи, Алуси).
[3] Кяферләрнең сүзендәге: «Ике мәртәбә җан алу һәм ике мәртәбә терелтү» гыйбарәләре мөфәссирләр тарафыннан берничә төрле юралган: иң башта аталарының аркаларында үле буларак яратылулары һәм, әҗәлләре җиткәч, үтерелүләре шәкелендә тәфсир ителә алганы кебек, дөньяда беленгән үлемнәре һәм кабердә сорау алу өчен терелтелгәннән соң кабат үтерелүләре дә күз уңында тотыла ала. Шулай ук, беренче терелтелүләре – дөньядагы тормышлары, икенчесе исә кабердәге терелүләре яки мәхшәргә чыккан чактагы терелүләре буларак аңлашыла ала.
[4] Мөфәссирләр бәян иткәнчә, Мусадан (галәйһиссәлам) алда фиргавен һәм гаиләсенә җибәрелгәне белдерелгән Йосыф (галәйһиссәлам) дигәндә һәркемгә мәгълүм Ягъкубның (галәйһиссәлам) улы Йосыф (галәйһиссәлам) күз уңында тотыла. Моңа карап кайберәүләр мәшһүр фиргавеннең дүрт йөз кырык ел гомер сөргәнен, шул сәбәпле Йосыфның (галәйһиссәлам) фиргавене белән Мусаның (галәйһиссәлам) фиргавене бер кешеләр булганын әйтсәләр дә, тарихчыларның күпчелеге боларның төрле шәхесләр икәнлеген хәбәр иткән. Куртуби да (рәхимәһуллаһ) бу карашны яклап, Йосыфның (галәйһиссәлам) фиргавененең аның заманында үлгәнен белдергән. Кайбер мөфәссирләр исә бу аяте кәримәдә телгә алынган Йосыфның (галәйһиссәлам) танылган Йосыфның (галәйһиссәлам) оныгы булган бер пәйгамбәр икәнен һәм фиргавен гаиләсе эчендә егерме ел динне ирештерү эшен башкарганын белдергәннәр. Һәрхәлдә: «Йосыф (галәйһиссәлам) Муса (галәйһиссәлам) заманында булган фиргавен гаиләсенә могҗизалар белән килүе»нең телгә алынуы аталарның хәлләрен балаларга нисбәт ителүе булса кирәк. Гәрчә ул көндә яшәүчеләр арасында Йосыф (галәйһиссәлам) чорына шаһит булган кайбер кешеләрнең әлдә исән булуы да уйланыла ала (Алуси).
[5] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, фиргавеннең гаиләсенә бу нәсыйхәтләрне биргәндә иманын ачкан бу затны фиргавен үтерергә теләгәч, ул бер тауга качкан. Фиргавен аның артыннан мең кеше җибәргән. Алардан бер төркем аңа тирә-ягында ерткыч хайваннар саф тоткан килеш намаз укыган вакытта тап булгач, шул кыргый хайваннар аларны ботарлап ыргыткан. Бер төркеме исә тауда сусызлыктан үлгән. Буш кул белән фиргавенгә кайтканнарны исә, ул булдыксызлыкта гаепләп җәзаландырган, кайсын аскан, кайсын башка юллар белән үтерткән. Бераздан фиргавен үзе һәм йөз меңнәргә җиткән көчле гаскәре Кызыл диңгез суларына батырылган. Шул сәбәпле, монда кулланылган «начар газап», һәрберсенең башына килгән төрле һәлакәтләргә ишарә итеп, гомуми мәгънәдә дөнья газабын белдерә (Алуси).
[6] Монда Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) нисбәт ителгән гөнаһ – башкалар хакында гөнаһ санала алырлык бернәрсә булмаса да, югары дәрәҗәсенә нисбәтле хата дип кабул ителгән кайбер очраклар. Шулай итеп, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дошманнарга зур игътибар бирү кебек дәрәҗәсенә килешми торган нәрсәләр сәбәпле истигъфар итүе әмер ителгән (Алуси).
[7] Ибне Габбас, Даххак һәм Мөҗаһид (радыйаллаһу ганһүм) кебек бик күп мөфәссирләр хәбәр иткәнчә, монда кулланылган «дога» – «гыйбадәт» белән, «җавап» – «савап» белән тәфсир кылынган. Имам Сәүригә (рәхимәһуллаһ) «Аллаһка дога кыл» дип әйткәндә, ул: «Гөнаһларны ташлау доганың үзе бит инде», – дию белән: «Тел белән кылынган дога – күңел теләгәннең бер тәрҗемәсе ул. Бу исә Аллаһка каршы килүне ташлап һәм тулысынча Аңа юнәлеп кенә башкарыла ала. Шулай булгач, гөнаһны кире каккан кеше сәләт теле белән Аллаһы Тәгаләдән нидер сораган булыр. Җавап алырлык дога менә бу гына, гөнаһларны калдырмаса, мең мәртәбә дога кылса да, хакыйкатьтә, сораучы дога кылучы булып саналмас», – дип әйтергә теләгән (Алуси).
[8] «Аллаһның аятьләре турында сүз көрәштерүчеләр» гыйбарәсе бу сүрәнең өч аерым аятендә телгә алынган. Бу кабатлау я искә төшерү өчен, я өч аерым җәмәгать турында, я аерым өч төрле бәхәсләшүне бәян итә.