Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. И, кешеләр! Сезне бер җаннан [Адәмнән] яралткан, аның бер кисәгеннән [булган сул кабыргасының иң астыннан Хава исемле] ишен яралткан һәм аларның икесеннән бик күп ирләр белән хатыннарны халык кылып [җиһанга] тараткан Раббыгыздан куркыгыз. Аның исеме белән бер-берегездән үтенә торган Аллаһтан [Аңа каршы баш күтәрүдән] һәм туганлык җепләреннән [аларның өзелүеннән] куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – сезне күзәтүче.
2. Ятимнәргә үз малларын бирегез. Пычрак булганын пакь булган белән алмаштырмагыз. Аларның малларын үз малларыгыз белән бергә [хәләл-харамны кушып] ашамагыз. Һичшиксез, бу [рәвештә ятим малын ашавыгыз] бик зур гөнаһ булды.
3. Ятимнәргә [өйләнергә ниятләп, аларга] карата гадел була алмавыгыздан курыксагыз, сезнең өчен хәләл булган хатыннарга – икегә, өчкә һәм дүрткә никахланыгыз. Гадел була алмавыгыздан курыксагыз, бергә генә яки [җарияләрдән] кулыгызда булганны [сайлагыз]. Бу [гаделлектән] тайпылмавыгызга якынрак[1].
4. Хатыннарга мәһәрләрен бер фарыз [мәҗбүри бер бүләк] буларак бирегез. Әмма алар [беркем тарафыннан да мәҗбүр ителмичә] ул [мәһәр итеп алачак] нәрсәнең бер өлешен сезгә үз ирекләре белән бирсәләр, аны рәхәтләнеп һәм ләззәт белән кулланыгыз.
5. Аллаһ сезгә тереклек чыганагы иткән малларыгызны [үз-үзләрен белештермәгән һәм акылга зәгыйфь] юләрләргә бирмәгез. Аннан [аларның малларын сәүдә итеп, шуның файдасыннан] аларны ашатыгыз, киендерегез һәм аларга [акыл һәм дин күзлегеннән йомшак] яхшы сүзләр әйтегез.
6. Никахланышу яшьләре җиткәнче, ятимнәрне сынагыз. Әгәр [мал тотуда] аларда акыл җитлегүен сизсәгез, [кичектермичә] аларга малларын бирегез. Үсеп җитәчәкләр [һәм малларын үз кулларына алачак] дип ашыгыч кыланып, [«Алар ашамас борын бераз без дә ашыйк әле», – дигән фикер белән, кайларга тотылганына карап та тормыйча, вак-төяккә әрәм итеп] аны исраф итеп ашамагыз. [Вәлиләрдән] Бай булганнар инсафлылык күрсәтсен, [һәм ятим малына кагылу түбәнлегенә төшмәсен] фәкыйрь булганнар исә, [чиктән ашмыйча, куйган тырышлыгы өчен ихтыяҗи чиктән чыкмыйча] гаделлек белән ашасын. Малларын үзләренә [кайтарып] биргән чагыгызда шаһит тотыгыз. Аллаһ [сезнең ни кылганнарыгызны күреп һәм гамәлләрегезгә карап] хисап алучы буларак җитә.
7. Ата-ана һәм иң якыннар [үлеп, үзләреннән соң] калдырган нәрсәләрдән ирләргә дә бер өлеш бар, ата-ана һәм иң якыннар калдырган нәрсәләрдән хатыннарга да бер өлеш бар. Аның аз булганыннан да, күп булганыннан да [бу өлеш бирелергә тиеш]. [Аллаһы Тәгалә мирасны] Билгеле өлешләр белән [бүлешүне фарыз кылды].
8. [Мирас] Бүлешкәндә [шәригатьтә билгеләнгәнчә, мирастан өлеше булмаган] туганнар, ятимнәр һәм ярлылар шаһит булганда, аларга да аннан [ни дә булса] бирегез һәм аларга [артыгын бирә алмаган өчен, бәрәкәт догалары кушып йомшак] яхшы сүз әйтегез [ул сүзләр битәрләү һәм рәнҗетүгә кайтып калмасын].
9. [Тәрбияләрендә ятимнәр булган] Кешеләр, үзләреннән соң көчсез-зәгыйфь бер нәсел калдырырга туры килгәндәй, алар [бала-чагасының ничек яшәячәге] өчен борчылып [үзләренең тәрбиясендә булган ятимнәр өчен дә] курыксыннар, Аллаһтан курыксыннар һәм [балаларына эндәшкән кебек, ятимнәргә дә күркәм һәм] хаклы сүз әйтсеннәр.
10. Ятимнәрнең малларын золым белән [хаксызга] ашаган кешеләр карыннарын ут белән тутырачаклар һәм тиздән [мисалы булмаган бик куркыныч] ялкынга керәчәкләр.
11. Аллаһ сезгә балаларыгыз хакында [шушы хөкемнәрне әмер һәм] васыять итә ки, ир балага ике кыз бала өлеше [бирелә]. Әгәр алар [мәрхүмнән калган балалар] икедән артык сандагы кызлар булса, ул калдырганнарының [мирасның] өчтән ике өлеше – аларга. Әгәр ул [кыз бала] берәү генә булса, аңа [калган малның] яртысы [тиешле]. Әгәр аның [мәрхүмнең] баласы булса, калдырганнарыннан [мирастан] ата-анасының һәрберсенә – алтыдан бер өлеш. Әгәр аның баласы булмаса һәм варислары анасы белән атасы гына булса, анасына [мирас малының] өчтән бер [өлеше төшә]. Әгәр аның [ир яки кыз, ата-ана бер яки башка] туганнары булса, анасына алтыдан бер [өлеш төшә]. [Бөтен бу өлешләр] Аның [мәрхүмнең] калдырган васыятеннән [аның шартлары үтәлгәннән] соң яки бурыч түләнгәннән соң [бүлгәләнә]. [Туганнарыгыздан кайсына мирастан өлеш чыгарырга, кайсын мәхрүм итәргә алынмагыз, сез Аллаһы Тәгаләнең васыятен тотарга тырышыгыз, чөнки] Аталарыгыз һәм улларыгызның кайсысы [дөньяда һәм Ахирәттә] файда җәһәтеннән сезгә якынрак булганын белә алмыйсыз. [Бу хөкемнәр сезгә] Аллаһтан фарыз буларак [билгеләнгән]. [Сез иртәгә кемнән файда күрәчәгегезне белүдән гаҗиз булганда] Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче һәм Хикмәт иясе[2].
12. Әгәр [сездән яки башка ирләреннән ир яки кыз] баласы [яки оныгы] булмаса, хатыннарыгыз [үлгәннән соң] калдырган нәрсәләрнең яртысы сезгә [тиешле]. Әгәр аларның баласы булса, калдырган мирасның дүрттән бере – сезгә. [Бу өлешләр] Аларның [мәрхүм хатыннарыгызның] калдырган васыятеннән [аның шартлары үтәлгәннән] соң яки бурычлар [түләнгәннән] соң [бүлгәләнә]. Әгәр сезнең үз балагыз булмаса, сез калдырган нәрсәләрнең дүрттән бере – аларга [никахыгыздагы хатыннарга тиешле]. Әгәр инде сезнең балагыз булса, калдырган нәрсәләрнең сигездән бере – аларныкы. [Бу өлешләр] Сезнең калдырган васыятегездән [аның шартлары үтәлгәннән] соң яки бурычтан соң [бүлгәләнә]. Әгәр [ата-ана һәм бала-чага калдырмыйча үлгән] ир яки хатын кеше [ата-анасы һәм балалары булмаганы өчен турыдан-туры түгел, ә] туганлык аркылы варис булса – аның [анасыннан] бер ир яки бер кыз туганы [абый-энесе, апа-сеңлесе] булса – аларның икесенең һәрберсенә алтыдан бер [өлеш тиешле]. Әгәр алар [туганнар] моннан [бердән] артык санда булсалар, аларга – өчтән бер [өлеш]. [Әмма васыять итүче тарафыннан хокукы өчтән бер өлеш булып та, моннан артыграк васыять ителеп яки өлеше билгеле булган бер вариска артыграк васыять ителсә, бүтән варисларга] Зарар китермичә аның [мәрхүмнең] калдырылган васыятеннән [аның шартлары үтәлгәннән] соң яки бурычтан соң [бүлгәләнә]. [Бу хөкемнәр сезгә] Аллаһтан васыять буларак [билгеләнгән]. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Мәрхәмәтле.
13. Болар – Аллаһның [ятимнәргә, васыять һәм мираска караган хөкемнәре һәм] чикләре. Кем дә кем [Аллаһы Тәгаләнең хөкем һәм мирас бүлүенә разый булып] Аллаһка һәм Аның расүленә итагать итсә, Ул аны [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар аккан җәннәтләргә кертәчәк. Ул анда мәңге калачак. Һәм бу – зур уңыш.
14. Кем дә кем [харамны хәләл санап] Аллаһка һәм Аның расүленә каршы төшсә [аларның әмер һәм тыюларын танымыйча] һәм Аның чикләрен узса, Ул аны Утка кертәчәк. Ул анда мәңге калачак. Аңа мәсхәрәле газап булачак[3].
15. [И, ирләр!] Хатыннарыгызның [зина кебек] иң кабахәт нәрсә эшләгәннәренә каршы арагыздан [ир җенесеннән, коллык вә тоткынлыктан азат мөэмин булган] дүрт кешенең шаһитлык итүен сорагыз. Әгәр [бу сыйфатларга җавап бирә торган дүрт кеше ул хатыннарның зина кылганына] шаһитлык итсәләр, [әҗәлләре җитеп] аларны үлем алганчы яки Аллаһ алар өчен [башка бер хөкем бәян итеп] бер юл билгеләгәнче, аларны өйләрдә [бик астында] тотыгыз[4].
16. Арагыздан [өйләнешмәгән хатыннар белән ирләр] икесе шуны [зина гөнаһын] кылса, аларның икесен дә җәзага тартыгыз. Әмма әгәр ул икәү [бу гөнаһтан] тәүбә итеп [кылган бозыклыкларын] төзәтсәләр [игелекле гамәлләр кыла башласалар], [аларны тиргәүне калдырып] аларны калдырыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле[5].
17. Начар бернәрсәне белмичә эшләгәннән соң, [үлемнәре якынлашканчы] тиз арада тәүбә итүчеләрнең тәүбәсен [кабул итүне] Аллаһ Үзенә йөкләде. Аллаһ аларның тәүбәләрен кабул итә. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе.
18. [Дәвамлы рәвештә] Явызлык кылган, үлем килгәч [кенә]: «Мин хәзер тәүбә иттем», – дип әйткәннәргә ул [кабул ителә торган] тәүбә юк. Һәм кяфер булып үлгән кешеләргә дә [Ахирәттә кылган тәүбәләре кабул ителмәс]. Әнә шулар өчен Без тилмерткеч бер газап әзерләдек.
19. И, иман китерүчеләр! [Якын варисларыгызның үлеме сәбәпле яклаучысыз калган] Хатыннарны көчләп мирас итеп алуыгыз сезгә хәләл түгел. Әгәр алар [хурлык, түбәнлек һәм намуссызлык кебек] ап-ачык кабахәтлек эшләмәсәләр, аларга [ихтыяҗыгыз булмый торып, малларына кызыгуыгыз аркасында, аларга талак бирмичә, мәһәр итеп] биргән нәрсәнең бер өлешен алып китүләренә [һәм аларның башка берәүгә кияүгә чыгуына] киртә куймагыз. [Әгәр инде кабахәтлек эшләгән булсалар, алардан талак өчен түләү сорарга хакыгыз бар]. Алар белән күркәм [мөнәсәбәтләрне саклап] яшәгез [аларга карата инсафлы булыгыз һәм матур сөйләшегез]. Әгәр аларны өнәмәсәгез, [янә дә сабыр итегез] [чөнки] сезгә, бәлки, нәрсәдер ошамыйдыр, әмма Аллаһ шуңа да бик күп хәер тәкъдир иткән [булуы мөмкин, тик сез генә моны белә алмыйсыз].
20. Әгәр сез бер хатынны [аерып, аның урынына] бүтән бер хатынга [никахланып] алыштырырга теләсәгез һәм аларның [аерган хатыннарның] берсенә [мәһәр итеп бер] кыйнтар [алтын кебек мал] биргән булсагыз да, аңа [биргән] малдан бернәрсәне дә кире алмагыз. [Гаепсез бер хатыннан мәһәрне кире алуны үзегезгә лаеклы эш дип күрә алмаганыгыз өчен] Ялган белән, ап-ачык гөнаһ кылып, аны алмакчысызмы әллә?
21. Бер-берегез белән кушылгач [якынлык кылгач], алар [никах килешүе белән] сездән көчле бер вәгъдә алганнан соң, ничек инде аны [мәһерне] кире ала аласыз?
22. Элегрәк [җаһилият дәверендә үк, бу хөкем иңгәнче] булмаган булса, аталарыгыз өйләнгән хатыннарга өйләнмәгез. Һичшиксез, бу [үги аналарыгызга никахлануыгыз] – бозыклык, [Аллаһ хозурында да, мөэминнәр хозурында да] җирәнгеч гамәл һәм начар юл[6].
23. Аналарыгыз, кызларыгыз, апа-сеңелләрегез, ата ягыннан апаларыгыз, ана ягыннан апаларыгыз, абый-энеләрегезнең кызлары, апа-сеңелләрегезнең кызлары, сезне имезгән [сөт] аналарыгыз, сөт кыз кардәшләрегез, хатыннарыгызның аналары, якынлык кылынган хатыннарыгызның [ияреп килгән һәм] сезнең яклауда булган үги кызларыгыз [өйләнү өчен] сезгә харам кылынды. Әгәр алар белән [зөфафка] кермәгән булсагыз, [алардан аерылуыгыз яки үлгән очракларында кызларына өйләнүегездә] сезгә бер гөнаһ юк. Билләрегездән булган [үз] улларыгызның хәләлләре [киленнәрегез] һәм ике сеңелне [берьюлы никахта] берләштерү дә – әгәр бу элегрәк [җаһилият дәверендә үк] булмаган булса [сезгә шулай ук харам кылынды][7]. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
24. Кулларыгыз ия булганнан [сугышта әсирлеккә төшеп, сезнең тәрбиягездә булган җарияләрдән] тыш[8], ирле хатыннар да [сезгә харам кылынды, бу тыю] сезгә Аллаһның әмере буларак [билгеләнде]. Моннан [никахлары тыелган хатыннардан] башкаларга исә зинага кермичә һәм фәхешлек кылмыйча, үзегезнең малларыгыз [бирелгән мәһәр] белән [никахланырга] соравыгыз сезгә хәләл кылынды. Алардан [никахланып] файдаланганыгыз өчен, билгеләнгән мәһәрләрен бирегез. Әмма билгеләнгән микъдардан соң [мәһәрнең арттырылуы, киметелүе яки бөтенләй бирелмичә торуы турында] үзара килешсәгез, сезгә гөнаһ юк. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче һәм Хикмәт иясе[9].
25. Арагыздан берәрегез [коллыктан] сакланган [азат һәм] иманлы хатыннарга өйләнергә көче җитмәсә, кулларыгыз ия булган иманлы җарияләрдән берсенә [никахлансын]. Аллаһ сезнең иманыгызны яхшырак белә. [Сез, тәкәбберләнеп, бу никахтан баш тартмагыз, чөнки сезнең дә, аларның да дине – Ислам, атагыз исә Адәм [галәйһиссәлам] булып] Сезнең берләрегез – икенчеләрегездән. Шуңа күрә хуҗаларының рөхсәте белән аларга [ачыктан-ачык] фәхешлек кылмаган, [яшерен] дуслар тотмаган, [зинадан] сакланган хатыннар буларак өйләнегез һәм [киметү яки кичектерү кебек зарар салмый гына] тиешенчә мәһәрләрен аларга бирегез. Әгәр алар, өйләнешкәннән соң [зина кебек] фәхешлек кылсалар, аларга – [коллыктан] сакланган [азат һәм кияүгә чыкмаган] хатыннарга бирелә торган [йөз таяк] җәзаның яртысы. Бу [җарияләргә өйләнү рөхсәте] – арагызда авырлыктан [зинадан] курыкканнар өчен. [Җарияләргә өйләнмичә] Сабыр итүегез сезнең өчен хәерлерәк. Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
26. Аллаһ сезгә [белмәгән нәрсәләрегезне] бәян итәргә, сезне дә сездән элгәреләрнең [Нәбиләр һәм изгеләрнең] юлларына күндерергә һәм сезнең [ялгышларыгыз өчен кылган] тәүбәгезне кабул итәргә тели. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе.
27. [Әйе!] Аллаһ гөнаһларыгызны гафу итәргә тели. Шәһвәтләренә ияргән кешеләр исә сезнең бик адашып [хактан] тайпылуыгызны телиләр.
28. Аллаһ сезгә [авыр йөкләрне] җиңеләйтергә тели, чөнки кеше [шәһвәтле тойгыларга каршы] зәгыйфь буларак яралтылган.
29. И, иман китерүчеләр! Үзара килешенгән [һәм динебез тарафыннан рөхсәт ителгән] сәүдә юлы белән булмаса, [шәригать кушмаган риба, отышлы уен һәм талау кебек] бозыклык белән арагызда [бер-берегезнеке булган] малларыгызны ашамагыз. [Үз-үзегезгә кул салып яки җаныгызны куркыныч астына куеп] Үзегезне үзегез үтермәгез[10]. [И, Мөхәммәд өммәте!] Аллаһ сезгә карата Рәхимле [шуңа күрә яһүдиләргә үз-үзләрен үтерүне әмер иткән икән, сезгә моны катгый рәвештә тыйды][11].
30. Кем дә кем [ялгышлык яки кыйсас юлы белән түгел, башка берәүгә] дошманлык һәм [үз-үзенә] хаксызлык белән моны [үз-үзенә кул салу һәм башка берәүне үтерү кебек харамнарны] кылса, аны [газабы бик дәһшәтле] Утта яндырачакбыз. Бу Аллаһ өчен бик җиңел[12].
31. [Аллаһ һәм Аның расүле тарафыннан] Тыелган [начар] нәрсәләрнең иң авырларыннан саклансагыз, Без дә сездән начар эшләрегезне [һәм кече гөнаһларыгызны] капларбыз һәм сезне [җәннәт дигән] бик шәрәфле бер урынга кертербез.
32. Аллаһның [акча яки тоткан урын кебек] берәүләрегезне икенчеләрегездән өстен кылган [дөньяви] нәрсәләрне [үзегездә булдырырга кызыгып һәм тәкъдиргә ризасызлык күрсәтеп, ул өстенлекләрнең алардан алынып, сезгә бирелүен] теләмәгез. Ирләргә – үзләре казанганнан бер өлеш, хатыннарга да – үзләре казанганнан бер өлеш. Сез [кешеләргә бирелгән нәрсәне теләгәнче, бетмәс-төкәнмәс хәзинәләргә ия булган] Аллаһтан фазылын сорагыз [ки, аларга биргән нәрсәнең бер охшашын сезгә дә бирсен]. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче.
33. [Үлгән] Ата, ана һәм иң якыннар калдырган нәрсәләрнең һәрбере өчен [бертуганнар яки ике туганнар кебек] варислар билгеләдек. [Үлгән очракта, бер-берегезгә варис булу турында сүз бирешеп] Антларыгыз аша килешү төзегән кешеләргә өлешләрен бирегез. Һичшиксез, Аллаһ – [мирас бүленешен дә исәпкә алып, сез кылган] һәрнәрсәгә шаһит.
34. Аллаһның [тирән акыл, оста җитәкчелек, көч, ныклык кебек сыйфатлар белән] берәүләрне икенчеләрдән өстен кылганы өчен һәм малларыннан сарыф иткәннәре сәбәпле, ирләр [гаилә эчендә әмер бирү һәм тыюлар мәсьәләсендә] хатыннардан өстен торалар. Игелекле хатыннар – [Аллаһы Тәгаләгә] итагатьле [һәм ир хакына тугры калган] һәм гаибне [ирнең милкен һәм серләрен] Аллаһның [да аларны] саклавы сәбәпле, саклаганнар. Әмма итагатьсезлекләреннән [карышуларыннан] курыксагыз, аларга [Аллаһның газабын хәтерләтеп] үгет бирегез, [нәсыйхәт файда китермәсә, аркагыз белән борылып яки башка урынга китеп] ятакларда аларны ташлагыз һәм [иң киеренке очракларда гына, яраламыйча] аларны [җиңелчә] кыйнагыз. Әгәр [кирелекләрен ташлап] сезгә итагать итсәләр, аларга каршы [җәзалау белән бәйле] бер юл эзләмәгез [һәм аларга карата көч куллануны туктатыгыз]. Һичшиксез, Аллаһ – Бөек [һәм Бөеклеккә ирештерүче], Бөекләрнең бөеге.
35. Әгәр ул [ир белән хатын булган] икәүнең аралары бозылудан курыксагыз, бер Яклаучы – аның гаиләсеннән, бер Яклаучы моның гаиләсеннән җибәрегез. Әгәр [ир белән хатын булган] ул икәү [яхшы нияттә булып] татулашырга теләсәләр, Аллаһ [хакимнәрнең тырышлыгы белән] ул икәүнең арасында [якынлык, җылылык һәм] килешү барлыкка китерер. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, [һәрнәрсәдән] Хәбәрдар[13].
36. [И, коллар!] Аллаһка гыйбадәт кылыгыз. Аңа бернәрсәне дә ширек кушмагыз. Ата белән анага, [бертуганнар һәм агалар кебек] якыннарга, ятимнәргә, мескеннәргә, [нәселдәшлек яки яшәгән урыны җәһәтеннән] якын күршегә, [нәселдәшлеге яки өе] ерак күршегә, [ир-хатын, юлдаш һәм сабакташ кебек] янәшәдәге иптәшләргә, юлда калучыга һәм уң кулыгыз ия булган нәрсәләргә [коллар, җарияләр һәм хезмәтчеләргә] игелек кылыгыз. Һичшиксез, Аллаһ тәкәббер [булганы өчен туган-кардәш һәм күршеләренә карата яхшы мөнәсәбәттә тормаган] һәм [өстенлекләрен санаган] мактанчык кешеләрне сөйми.
37. Ул [мактанчык] кешеләр [үзләре] саранлык күрсәтәләр, кешеләргә дә саран булырга әмер итәләр һәм Аллаһ үзенең рәхмәтеннән үзләренә биргән [байлык һәм гыйлем кебек] нәрсәләрне яшерәләр. Без исә кяферләргә мәсхәрәле газап әзерләдек.
38. Алар ни Аллаһка, ни Ахирәт көненә инанмыйча, кешеләргә күрсәтер өчен [генә], малларын сарыф итәләр. Шайтан берәүгә иптәш булса, ул – никадәр начар иптәш!
39. Аллаһка да, Ахирәт көненә дә инансалар һәм Аллаһның үзләренә биргән нәрсәләреннән [Аның юлында] сарыф итсәләр, аларга ни булыр иде? Аллаһ – аларны белүче.
40. Һичшиксез, Аллаһ бер [кешенең казанган савабын киметеп яки тиешеннән артык газап биреп] зәррә авырлыгы кадәр дә золым итмәс. Әгәр ул [гамәл] яхшы бернәрсә икән, Ул аны [савап ягыннан] арттырыр һәм Үз хозурыннан бик зур әҗер бирер.
41. [Расүлем!] Без һәр өммәттән [аларның үзләре хакында] бер шаһит [буларак пәйгамбәрләрен] китергәч, сине дә шуларга бер шаһит буларак китергәч, [сине инкяр иткәннәрнең хәле] ничек булачак?
42. Ул көнне, кяфер булучылар һәм Расүлгә каршы төшүчеләр [оятларыннан] җир үзләре белән тигезләнсен [дә, шулай юк булып китсәк] иде, дип теләрләр. Әмма бер генә хәбәрне дә Аллаһтан яшерә алмаячаклар.
43. И, иман китерүчеләр! Исерек килеш, ни әйткәнегезне белә башлаганчы, һәм, госелсез хәлдә, госел коенмыйча, юлда барган [сәфәри] кешеләр булмасагыз гына, намазга якын килмәгез. [Сәфәрдә чакта, су булмаганда, тәяммүм белән дә намаз укырга ярый]. Әгәр сез [су кулланырга ярамаган] авыру кешеләр яки сәфәрдә булсагыз, яки сездән берәү [хаҗәтен күреп] тәһарәт бозу урыныннан килсә, яки хатыннар белән [якынлык кылып] бер-берегезгә кагылсагыз һәм [тәһарәт, я госел алыр өчен] су таба алмасагыз, чиста туфракка юнәлегез дә [шуның белән] йөзегез һәм кулларыгызны сыпырыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – Кичерүче, [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче.
44. Китаптан [Тәүрат] бер өлеш бирелгәннәр турында ишетмәдеңме әллә? Алар [Ислам диненә кереп, һидаять юлына басасы урында яһүдилектә кала биреп] адашуны сатып алалар, [моның белән генә дә канәгатьләнмичә] сезнең дә [үзләре кебек хак] юлдан тайпылуыгызны телиләр.
45. Аллаһ сезнең дошманнарыгызны [сездән] яхшырак белә. Вәли буларак бер Аллаһ җитә. Ярдәм итүче буларак та Аллаһ җитә.
46. Яһүдиләрдән шундыйлары бар ки, алар сүзләрне [Аллаһ тарафыннан куелган] урыннарыннан алыштыралар һәм, телләре белән үзгәртеп, динне мыскыл итеп: «Ишеттек, буйсынмыйбыз!» [диләр] һәм «Ишетелмәслекне тыңла!» [сүзен: «Үлеп яки саңгырауланып ишетелмәс булганны тыңла» мәгънәсендә кулланып] һәм [сезнең телдә: «Безгә кара!» мәгънәсендә килгән, алар телендә исә кимсетүне һәм тиргәүне белдергән] «Рагыйна!» – диләр. Әгәр алар: «Ишеттек һәм итагать иттек!» [дисәләр], «Тыңла!» [сүзен әйтсәләр] һәм [начар мәгънәдә килә алган «Рагыйна» сүзе урынына «Безгә кара!» мәгънәсендә йөргән] «Унзурна!» [сүзен] әйтсәләр, бу алар өчен [Аллаһ хозурында] яхшырак һәм дөресрәк булыр иде. Әмма, көферлекләре сәбәпле, Аллаһ аларны ләгънәт [итеп рәхмәтеннән һәм җәннәтеннән мәхрүм] итте. Бик аз [һәм әһәмиятсез] бер иманнан тыш, [хакыйкатькә] инанмыйлар.
47. И, китап бирелгәннәр! [Арагыздагы] Кайбер йөзләрегезне [ниятләрегезне] сөртеп, аларны артларына [каерып] борганчы яки шимбә [көнендәге балык тоту тыюын хәләлгә санап, маймыл һәм дуңгызга әверелдереп, ул көн] кешеләрен ләгънәт иткәнебез кебек сезне дә ләгънәт иткәнче, Без яныгызда булганнарны [илаһи китапларны] дөресләүче итеп иңдергән [Коръәни Кәрим кебек әһәмиятле бер] нәрсәгә иман китерегез. Аллаһның әмере үтәләчәк.
48. Һичшиксез, Аллаһ Үзенә ширек кушылуын ярлыкамый. Моңардан тыш булганны исә Үзе теләгән кешегә ярлыкар. Кем дә кем Аллаһка ширек кушса, ул бик зур бер гөнаһ ялган уйлап чыгарган булыр.
49. [Гөнаһсызлык дәгъва кылып] Үз-үзләрен [мактый-мактый] пакь итүчеләр турында ишетмәдеңме әллә? Юк! [Аларның үз-үзләрен пакьләүләре бернигә дә тормый] Аллаһ кына Үзе теләгәнен пакь итә. Алар хөрмә төше ярыгындагы иң нечкә җеп кадәрле бер золым белән дә рәнҗетелмәячәкләр.
50. [Расүлем!] Аллаһка карата ничек яла якканнарын кара! Ап-ачык гөнаһ буларак, бу [аларга] җитә.
51. Китаптан бер өлеш бирелгән кешеләр турында ишетмәдеңме әллә? Алар Җибт һәм Тагутка [потларга] инаналар, [әһле китап булганлыклары өчен, мөселманнарны мөшрикләрдән өстен тотарга тиеш булса да] көфер итүчеләр [китапсыз мөшрикләр] турында: «Болар [Аллаһка] иман китерүчеләрдән турырак юлда», – диләр.
52. Алар – Аллаһтан ләгънәт ителгәннәр [һәм рәхмәтеннән ераклаштырылганнар]. Аллаһ кемне ләгънәтләсә, син аңа [ничек тә булса газаптан коткара алган] бер ярдәмче дә таба алмассың!
53. Әллә соң [дөньяда җитәкчелек итүне кулга төшерүенә шиксез ышанган булып] аларның [яһүдиләрнең] хакимлектә өлешләре бармы? Алай булса, [саранлыкларыннан] алар кешеләргә хөрмә төшендәге ярык та бирмәсләр иде.
54. Әллә соң алар Аллаһ Үзенең фазылыннан [Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм сәхабәләре кебек] кешеләргә биргән [пәйгамбәрлек, Китап һәм өстенлек кебек] нәрсәләрдән көнләшәләрме? Без бит Ибраһим гаиләсенә Китап [Тәүрат, Инҗил һәм Зәбүр] вә хикмәт биргән идек, аларга [Йосыф, Давыд һәм Сөләйманга (галәйһимүссәлам) зур хакимлек тә биргән идек.
55. Алардан аңа [Ибраһим [галәйһиссәлам] гаиләсенең китап һәм пәйгамбәрлек кыйсасына] ышанганнары да бар, янә араларыннан [Ибраһимга [галәйһиссәлам] ышанмыйча] йөз чөергәннәре дә бар. [Аларга] Җәһәннәм ялкыны да җитә.
56. Һичшиксез, Безнең аятьләребезне инкяр иткән кешеләрне Без Утка кертәчәкбез. Аларның тиреләре [ул утта] янып чыккан саен, Без аны башка тире белән алыштырырбыз ки, [пешмәгән, янмаган ул яңа тиреләре яну белән] газапны [дәвамлы рәвештә] татысыннар. Һичшиксез, Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
57. Изге гамәлләр кылган кешеләрне исә [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар агып торган җәннәтләргә кертәчәкбез. Алар анда мәңге калачак. Анда алар өчен [матди һәм рухи кимчелекләрдән] пакь хатыннар да бар. Һәм Без аларны [эссе дә, суык та тәэсир итми торган] куе [һәм даими булган] күләгәгә кертәчәкбез.
58. Һичшиксез, Аллаһ сезгә әманәтләрне ияләренә кайтарырга, кешеләр арасында [нинди дә булса карар һәм] хөкем биргән чагыгызда гаделлек белән хөкем итәргә әмер итә. Аллаһның сезне үгетләгәне нинди яхшы! Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче һәм [һәрнәрсәне] Күрүче.
59. И, иман китерүчеләр! Аллаһка итагать итегез, Расүлгә һәм үзегездән булган хөкем ияләренә итагать итегез. Әгәр сез Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышансагыз, [дингә кагылышлы] берәр нәрсә турында [үзара] сүз көрәштергән очракта, аны Аллаһка һәм [үзе яныгызда булса] Расүлгә кайтарыгыз. Бу хәерлерәк, [Ахирәттә булачак] нәтиҗә ягыннан да яхшырак[14].
60. [Расүлем!] Сиңа иңдерелгәнгә дә, синнән алда иңдерелгәннәргә дә инандык, дип әйтүчеләрне ишетмәдеңмени? Алар хаким итеп [пәйгамбәргә дошманлык итүдә чиктән ашкан Кәгъб ибне Әшрәф исемле] тагутка мөрәҗәгать итәргә телиләр. Югыйсә аларга аны инкяр итү боерылган иде. Шайтан исә аларны [үлемгә кадәр дәвам итә торган һәм кире кайтуы мөмкин булмаган] бозык юлга кертеп, [хактан] адаштырырга тели[15].
61. Аларга [пәйгамбәрләрнең хөкеменә разый булмыйча, башкаларга мөрәҗәгать итәргә теләгән монафикъларга]: «Аллаһ [китабында] иңдергәнгә һәм [арагызда хөкем чыгарсын өчен] Расүлгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) барыгыз», – дип әйтелгән чакта, аларның синнән кызу-кызу йөз чөергәннәрен [һәм ришвәт биреп, хөкемне үз файдаларына чыгарачак бүтән бер хакимгә мөрәҗәгать иткәннәрен] күрерсең.
62. [Расүлем!] [Синең хөкемеңә разый булмаган кебек] Үз куллары кылганнары сәбәпле, аларга бер [үтерелү кебек] бәла килгәч, [хәлләре] ничек булыр? Соңыннан [оялмыйча] сиңа килерләр дә: «Без [башка кешегә мөрәҗәгать иткәндә, сиңа каршы килүне максат итмәгән идек] фәкать бер игелек кылырга һәм [ике тарафны да] килештерергә теләгән идек», – дип, Аллаһ белән ант итәрләр.
63. Аларның күңелләрендә булганны [алдакчылык һәм икейөзлелекне] Аллаһ белә. [Шуңа күрә, ялганлап ант итүләре һәм ниятләрен яшерүләре аларны газаптан коткара алмаячак]. Алардан йөз чөер, аларга [шелтәле] үгет бир һәм алар хакында үзләренә [бик тәэсирле һәм монафикълыктан баш тартуның кирәклегенә] ышандырырлык сүз сөйлә.
64. Без һәрбер расүлне аңа фәкать Аллаһның рөхсәте белән итагать итсеннәр өчен генә җибәрдек. Әгәр алар [гөнаһлар кылып] үз-үзләренә золым иткәч, [синең хозурыңда тәүбә итәр өчен, исән чагыңда яки вафатыңнан соң] сиңа килсәләр һәм Аллаһтан [гафу һәм] мәгъфирәт сорасалар, Расүл дә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) алар өчен ярлыкау сораса, Аллаһны [бик күп итеп] Тәүбәләрне кабул итүче һәм [бик кызганучан һәм] Рәхимле буларак табарлар иде.
65. Юк! [Эш ул монафикълар аңлаган кебек түгел. Расүлем!] Раббың белән ант итәм, араларында [фикер каршылыклары туганга күрә] буталчык нәрсәләрдә сине хаким итеп билгеләгәнче, алар иман китермәячәкләр. Шуннан син биргән хөкем аркасында күңелләрендә бернинди борчу [һәм көчләү] таба алмаячаклар һәм тулысынча бирелеп [синең әмереңә] буйсыначаклар.
66. Әгәр Без [Исраил улларына әмер иткәнебез кебек] аларга [синең хөкемеңә разый булмаганнарга]: «Үз-үзләрегезне үтерегез!» яки «Йортларыгызны ташлап китегез!» – дип, [бер хөкемне фарыз кылып] әмер итсәк иде, араларыннан моны бик азлары гына үтәр иде. Әгәр алар [пәйгамбәргә итагать мәсьәләсендә] үзләренә [бирелгән] үгетне үтәсәләр, бу алар өчен [дөньяда һәм Ахирәттә] яхшырак, [иманнарын] ныгыту ягыннан да көчлерәк булыр иде.
67. Шулвакыт Без дә аларга Үз тарафыбыздан бик зур әҗер бирер идек. [Белгәннәре белән гамәл кылганнары өчен, алар белмәгән Үз гыйлемебезне өйрәтер идек].
68. Һәм аларны [Аллаһы Тәгалә илтә торган] туры юлга ирештерер идек.
69. Кем дә кем Аллаһка һәм Расүлгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) итагать итсә, әнә шулар – Аллаһ нигъмәтләндергән пәйгамбәрләр, тугрылар, шәһитләр һәм [игелек кылган] изгеләр белән бергә. Иптәш буларак алар нинди яхшы![16]
70. [Итагатьлеләргә вәгъдә ителгән] Бу [әҗер кебек бер] фазыл – Аллаһтан. [Кемнең никадәр фазыйләткә лаек булганын] Белүче буларак Аллаһ җитә.
71. И, иман китерүчеләр! [Дошманнарыгыздан] Сак булыгыз һәм төркем-төркем белән [җиһадка] чыгыгыз яки һәммәгез бергә [сугышка] чыгыгыз.
72. [И, пәйгамбәр гаскәрендәгеләр!] Һичшиксез, арагызда шундый [монафикъ] кеше бар ки, [җиһадка чыгуны авырсынып] ул, һичшиксез, [чыгарга] ашыкмаячак [һәм сезнең башка ниләр киләчәген көтеп утырачак]. Әгәр сезгә [җиңелү кебек] бәла килсә, ул [монафикъ]: «[Бу сугышта] Алар белән бергә булмавым белән Аллаһ миңа мәрхәмәтле булды», – дип әйтәчәк.
73. Әмма сезгә Аллаһтан [җиңү һәм ганимәт кебек] бер фазыл килсә, бу кеше, әйтерсең [элек] сезнең арада бернинди дуслык [һәм танышлык] булмаган [һәм ул шуңа күрә җиһадка чыкмаган] кебек: «Аһ, мин дә алар белән булган булсам, [ганимәттән күп итеп өлеш алып] зур уңышка ирешкән булыр идем!» – дип әйтәчәк.
74. Дөнья тормышы хисабына Ахирәтне сатып алучылар Аллаһ юлында [дин дошманнары белән] сугышсын. Кем дә кем Аллаһ юлында сугышып үтерелсә яки җиңсә, [тиздән] Без аңа [беркем күрмәгән бик] зур бер әҗер бирәчәкбез.
75. Аллаһ юлында һәм: «И, Раббыбыз! Халкы залим булган шушы шәһәрдән безне чыгар! Безгә Үз тарафыңнан бер яклаучы җибәр һәм Үзеңнән безгә бер ярдәмче тәгаенлә!» – дип әйтүче зәгыйфь ирләр, хатыннар һәм балалар өчен нишләп сугышмыйсыз?
76. Иман китергән кешеләр Аллаһ юлында сугышырлар. Кяфер булган кешеләр исә тагут [вә шайтан] юлында сугышырлар. Сез шайтанның дуслары белән сугышыгыз. Шайтанның хәйләсе бик көчсез.
77. «Кулларыгызны [кяферләргә каршы сугыштан] тыегыз, намаз укыгыз, зәкят бирегез», – дип әйтелгән кешеләрне ишетмәдеңме әллә? Әмма сугыш үзләренә [фарыз буларак] язылгач, кинәт, араларыннан бер төркем, Аллаһтан курыккан кебек яки тагын да көчлерәк курку белән, ул [кяфер] кешеләрдән курка башладылар, һәм: «И, Раббыбыз! Ни өчен безгә сугышырга әмер иттең? Кыска гына бер вакытка безгә кичектерсәң иде!» – дип әйттеләр. [Расүлем!] Әйт: «Дөньяның [файдалана алырлык] нигъмәте [үтүчән һәм] бик аз. Ахирәт исә [ширектән һәм пәйгамбәргә каршы килүдән] курыккан кеше өчен яхшырак. Сез бит [җиһадның кыенлыкларына түзгән очракта, савапларыгыз киметелеп] хөрмә төше ярыгындагы иң нечкә җеп кадәр дә рәнҗетелмәячәксез»[17].
78. Кайда гына булсагыз да, үлем сезгә [һичшиксез] ирешәчәк, хәтта сез биек итеп салынган ныгытылган [сарай яки] кальгаларда булсагыз да. Әгәр аларга [яһүдиләр белән монафикъларга муллык һәм тынычлык кебек] берәр яхшылык тисә [ул нигъмәтне Аллаһка нисбәт итеп]: «Бу – Аллаһның Үзеннән» – дип әйтәләр. Әмма [фәкыйрьлек һәм кытлык кебек] берәр начарлык килсә [аны синнән күреп]: «Бу – синнән [һәм синең уңмаганлыгыңнан]», – диләр. [Расүлем!] Әйт: «[Мин бернәрсә дә яралта алмаганлыктан, яралтылу ягыннан] Барысы да – Аллаһның Үзеннән». Бу җәмәгатькә ни булды ки, алар [Аллаһ тарафыннан килгән] бер сүзне дә аңлый алмыйлар?
79. [И, кеше!] Сиңа берәр яхшылык килсә, ул [синең тырышлыгың белән булмыйча] – Аллаһтан. Әмма сиңа берәр начарлык килсә, [ул да сәбәп булу ягыннан] синең үзеңнән. [Расүлем!] Без сине кешеләргә [илчелек вазифасын йөкләп] бер Расүл (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) буларак җибәрдек [мәгәр бер яралтучы, бар итүче итеп җибәрмәдек, алар башларына килгән бәлаләрне синнән дип беләләр]. [Дәгъваңда] Шаһит буларак Аллаһ җитә.
80. Кем дә кем [вәхи алган] Расүлгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) итагать итсә, ул Аллаһка итагать иткән булыр. [Расүлем!] Кем дә кем [сиңа итагатьтән] йөз чөерсә, Без бит сине аларга сакчы итеп җибәрмәдек.
81. [Расүлем! Син монафикъларга берәр нәрсә әмер иткән чагыңда, алар:] «[Безнең эш – сиңа] Итагать», – дип әйтәләр. Яныңнан чыккач исә, араларыннан бер төркем төнлә [яшерен рәвештә] синең сөйләгәннәреңнән башканы ниятлиләр. Аллаһ аларның төнлә корганнарын [гамәл дәфтәрләренә] яза. Алардан йөз чөер һәм Аллаһка таян. Бер Яклаучы буларак Аллаһ җитә.
82. Һаман Коръән турында фикерләмиләрме? Әгәр [кяферләр әйткәнчә] ул [Коръәни Кәрим] Аллаһтан булмаса, анда [мәгънәләр туры килмәү кебек] бик күп каршылыклар табарлар иде.
83. Аларга [саклану чаралары турында тәҗрибәсез һәм зәгыйфь карашлыларга] иминлек [җиңү] яки курку [җиңелү] турында хәбәр килгәч, [ахыры нәрсә белән бетәчәген бер дә уйламыйча] аны тараталар. Хәлбуки, аны [бар халыкка таратканчы] Расүлгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) яки үзләренең [гыйлемле һәм вәкаләтле булган] хөкем ияләренә җиткерсәләр, араларыннан аңа төшенә алган кешеләр аны [халыкка ничек ишеттерәсен бик яхшы] белерләр иде. Әгәр сезгә Аллаһның [пәйгамбәр җибәрү һәм Китап иңдерү кебек] фазыйләте һәм рәхмәте булмаса, бик азлардан кала, сез шайтанга [тәмам] ияргән булыр идегез[18].
84. [Расүлем! Алар сине ялгыз калдырсалар һәм син берүзең калсаң да] Син Аллаһ юлында сугыш. [Чөнки] Син үзеңнән башка берәү өчен дә җаваплы түгел, мөэминнәрне исә [сугышка] өндә. Бәлки, Аллаһ кяфер булганнарның куәтен тыяр. Аллаһ бит көч ягыннан [мөшрикләрдән] куәтлерәк, газап бирү ягыннан да [һәркемнән] кырысрак.
85. Кем дә кем [бер мөселман кардәшенә файда китерү яки аны зарардан коткару өчен] яхшы бер арадашчылык белән шәфәгать кылса, үзенә дә аннан [саваптан] бер өлеш булыр. Кем дә кем [бер мөселман кардәшенә зарар китерер өчен] начар бер арадашчылык белән шәфәгать кылса, үзенә дә аннан [газаптан] бер өлеш булыр. Аллаһ [кодрәт иясе булганга, һәрнәрсәне күреп, күзәтеп торганга] һәркемгә казанганын бирүче[19].
86. [«Сәлам» сүзе белән кылынган һәм хәерле гомер теләү мәгънәсендә килгән] Бер сәлам белән сәламләнгән вакытта, сез аннан да яхшырагы белән сәламләгез яки шуны ук кайтарыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – [сәламне дә кертеп] һәрнәрсәдән хисап алучы.
87. Аллаһ, Аннан башка илаһ юк. Дөреслектә, Ул сезне [килүенә] һич шик булмаган Кыямәт көненә [хисапка тартыр өчен] туплаячак. Аллаһтан да тугры сүзлерәк кем була ала?
88. Кылганнары [мөртәтлек] өчен Аллаһ аларны кире каккан чакта, ни дип сез [бу кешеләрнең кяфер булганлыкларына карата бер карарга берләшмичә, һаман] монафикъларга [аларның мөселманмы, кяферме булуларына] карата [фикер каршылыгына төшкән] ике фирка булдыгыз? [Кылган кабахәт гамәлләре өчен] Аллаһ юлдан яздырган кешене сез һидаятькә ирештерергә телисезме әллә? [Расүлем!] Әгәр Аллаһ кемнедер юлдан яздырса, син аның [һидаяте] өчен бер юл таба алмассың[20].
89. Алар [мөртәтләр], үзләре кяфер булган кебек, сез дә кяфер булсагыз һәм барыгыз да тигез булсагыз иде, дип телиләр. Алар [иман китергәнче һәм шуны исбат итеп] Аллаһ юлында һиҗрәт кылганчыга кадәр, алардан дуслар алмагыз. Әгәр [иман итүләрен белдерүдән] йөз чөерсәләр, очраткан бер җирдә аларны тотыгыз һәм үтерегез. Алар арасыннан үзегезгә бер дус та, ярдәмче дә алмагыз.
90. Мәгәр сезнең белән килешүдә булган бер кавемгә кушылган яки [кяферләр җәмәгате белән бергә] сезгә каршы сугышудан, яки [сезнең белән берләшеп] үз халкына каршы сугышудан [күкрәкләре кысылып] борчылып, сезгә килгәннәрдән тыш. [Менә болар тотып үтерү хөкеменнән азат ителгән]. Аллаһ [сезгә каршы сугышудан тыелган кешеләрнең күңелләрендәге курку һәм тарлык хисләрен юк итеп, аларга кыюлык бирергә] теләсә, аларны сездән өстен итәр иде, һәм алар, әлбәттә, сезнең белән сугышырлар иде. Әгәр алар [башыгызга бәла булмыйча] сездән чигенеп, сезгә каршы сугышмасалар һәм сезнең белән солых төзесәләр, Аллаһ аларга каршы [сугышыр өчен] сезгә юл ачмый.
91. Сездән [хәвеф-хәтәр килүдән куркып] иминлектә [тынычлыкта] булырга, үз кавемнәреннән дә иминлектә [тынычлыкта] булырга теләгән бүтәннәрне дә табарсыз. Аларны [көферлеккә кайту һәм мөселманнарга каршы сугышу кебек] фетнәгә чакырган саен, алар аның эченә [баштанаяк] баталар. Әгәр алар сездән чигенмәсәләр, сезгә солых тәкъдим итмәсәләр һәм [сугыштан] кулларын тыймасалар, очраткан бер җирдә аларны тотыгыз һәм үтерегез. Без сезгә аларга каршы бик ачык бер дәлил бирдек.
92. Бер генә мөэмин дә, ялгышлык белән генә булмаса, башка бер мөэминне үтерә алмый [һәм үтерергә тиеш тә түгел, чөнки мөэминнең камил иманы аны кеше үтерү кебек олуг гөнаһлардан саклый]. Кем дә кем ялгышлык белән бер мөэминне үтерсә, [аның җәзасы] иманлы бер кол азат итү һәм [үтерелгән кешенең] гаиләсенә тапшырыла торган дият, әгәр алар [бу дияттән баш тартып] гафу итмәсәләр генә. Әгәр ул [ялгышлык белән үтерелгән] иманлы кеше сезгә дошман [булган кяфер] бер кавемнән [булганын исәпләп, кяфер дип үтерелгән] икән, [мондый очракта үтерүчегә җәза] иманлы бер кол азат итү. Әмма әгәр ул [үтерелгән кеше] сезнең белән килешүләре булган [зимми] бер халыктан икән, [ул вакытта үтерүченең җәзасы үтерелгәннең] гаиләсенә тапшырыла торган дият һәм иманлы бер кол азат итү. Кем дә кем [азат итәргә бер кол] тапмаса, Аллаһ хозурында бер тәүбә буларак [ул үтәргә тиешле кәффарәт] тоташ ике ай ураза. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе[21].
93. Кем дә кем [иманлы булганы өчен, яки үтерелүен хәләл күреп] максатлы рәвештә бер мөэминне үтерсә, аның җәзасы – эчендә мәңге калачак җәһәннәм. Аллаһ аңа ачуланды, аны ләгънәт итте һәм аңа бик зур газап әзерләде[22].
94. И, иман китерүчеләр! Аллаһ юлында [кяферләргә каршы җиһад кылу өчен] сәфәргә чыккан чагыгызда [кабаланмыйча] эшнең асылын тикшерегез һәм сезгә [Ислам сәламе белән] сәлам биргән кешегә: «Син мөэмин түгел», – димәгез [һәм аны үтермәгез]. Сез дөнья тормышы малына ирешергә тырышкан чакта [кешенең әйткән иман кәлимәсе белән канәгатьләнмичә, аны үтереп ганимәт малын алырга теләгән чакта], Аллаһ хозурында бик күп ганимәтләр [һәм мәңгелек нигъмәтләр] бар. [И, мөселманнар!] Сез дә элек шундый идегез, [Исламга кергән чагыгызда шаһадәт кәлимәсен генә китереп, каннарыгызны һәм малларыгызны саклый идегез, ул вакытта сезнең дә күңелләрегездәгесе телләрегездә булу-булмавы билгеле түгел иде] әмма Аллаһ сезгә [чын мөселман буларак танылу нигъмәтен биреп] рәхимле булды. Шулай булгач, [берәр мөэминне үтерү куркынычы туган вакытта ашыкмагыз һәм] тикшерегез. Һичшиксез, Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан [бик яхшы] Хәбәрдар.
95. Мөэминнәрдән, [хасталык, сукырлык, аксаклык һәм паралич сугу кебек] авырлык чикмәгән кешеләрдән тыш, [җиһадтан] калучылар белән Аллаһ юлында маллары һәм җаннары белән җиһад кылучылар тиң түгел. Аллаһ маллары һәм җаннары белән җиһад кылучыларны утырып калучылардан бер дәрәҗә өстен кылды. Аллаһ [сәхабәләрнең] барысына да иң яхшыны [җәннәтне] вәгъдә итте. Әмма Аллаһ мөҗаһидләрне утырып калучылардан зур бер әҗер белән өстен кылды.
96. [Аллаһы Тәгалә аларга] Үзеннән өстен дәрәҗәләр, мәгъфирәт һәм рәхмәт буларак [бу вәгъдәне бирде]. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
97. [Имансызларга ияреп, һиҗрәттән баш тарткан] Кешеләрнең җаннарын фәрештәләр үз-үзләренә золым итүчеләр хәлендә алыр һәм: «Сез [динегез белән бәйле гамәлләрне үтәү мәсьәләсендә] нинди хәлдә идегез?» – диярләр. Алар: «Без туфракта гаҗиз булдык [шуңа күрә динебезне ачыктан-ачык белдерергә һәм Мәккәдән һиҗрәт кылырга мөмкинлек таба алмадык]», – диярләр. [Фәрештәләр аларның ялганнарын күрсәтер өчен:] «[Исламча яшәргә мөмкинлек булмаган җирне калдырып, динегезне тыныч тота алырлык якка] Һиҗрәт кылса идегез, Аллаһның җире киң түгел идемени?» – диярләр. Аларның сыеначак урыннары – җәһәннәм. Барачак урын буларак ул никадәр дә яман!
98. Ләкин ирләрдән, хатыннардан һәм балалардан гаҗиз калган кешеләргә бу кагылмый, алар [яшәгән җирләреннән китү мәсьәләсендә] бер әмәлен күрә һәм [мондый хәлдән] чыгу юлын таба алмыйлар.
99. Аллаһ аларны, бәлки, гафу итәр. Аллаһ бит – Кичерүче, [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче.
100. Кем дә кем Аллаһ юлында һиҗрәт кылса, җирдә сыену урыны һәм [ризык табу, динен тоту, күңел тынычлыгы мәсьәләсендә] иркенлек табар. Кем дә кем, Аллаһка һәм Аның расүленә [алар әмер иткән җиргә] һиҗрәт итәр өчен, өеннән чыкканнан соң, [барасы җиргә барып җитә алмыйча] аңа үлем килсә, аның әҗерен бирү Аллаһка төшә. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле[23].
101. Җирдә сәфәргә чыккан чагыгызда кяферләрнең сезгә ташлануларыннан курыксагыз, [дүрт рәкәгатьле фарыз] намазны кыскартуыгызда сезгә гөнаһ юк. Һичшиксез, кяферләр – сезгә ап-ачык дошманнар.
102. [Расүлем!] Син дә араларында булып, аларга намаз укыткан вакытта, аларның [ике төркемгә аерылганнан соң] бер төркеме синең белән бергә [намазга] бассын һәм [саклык чарасы буларак, намазда комачауламаслык итеп] коралларын [яннарына] алсыннар. Болар [рәкәгать азагында икенче мәртәбә] сәҗдә кылгач, [дошманның каршысында торыр өчен] сезнең артта булсыннар. Әле [намазларын] укымаган икенче төркем исә килеп, синең белән бергә укысыннар һәм игътибарлы булсыннар, [кылыч кебек] коралларын [яннарына] алсыннар. Ул кяферләр коралларыгыз белән әйберләрегездән гафил булуыгызны, һәм шул вакытта, көтмәгәндә, сезгә басым ясауны теләрләр иде. Әгәр сезгә яңгыр аркасында уңайсызлык туса яки хаста булсагыз, коралларыгызны [яныгызга алмыйча] калдыруда сезгә гөнаһ юк. Ләкин игътибарлы булыгыз! Һичшиксез, Аллаһ кяферләргә мәсхәрәле газап әзерләде[24].
103. Намазны укып бетергәч, басып, утырып яки янтыкка яткан килеш [һәр очракта] Аллаһны зикер итегез. Тынычлангач исә, намазны [әмер ителгән шәкелдә] кылыгыз. Һичшиксез, намаз кешеләргә вакыты билгеләнеп фарыз кылынган[25].
104. [Дошманнарыгыз булган] Ул кавемне эзәрлекләүдә йомшаклык күрсәтмәгез. Әгәр сез [яраланып һәм имгәнеп] җәфа чигәсез икән, сез җәфа чиккән кебек, алар да җәфа чигә. Сез исә Аллаһтан [динегезне бөтен диннәрдән дә өстен итүе һәм сезгә Ахирәттә саваплар бирүе кебек] алар өмет итмәгән нәрсәләргә өметләнәсез. [Алар бу җәфа чигүләргә түзгән чакта, нишләп сез сабыр итә алмыйсыз?] Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе.
105. Син кешеләр арасында Аллаһ сиңа күрсәткән [карар] белән хөкем итсен өчен, Без сиңа Китапны хак [һәм хикмәт] белән иңдердек. Шуңа син хыянәтчеләр өчен тартышучы булма[26].
106. [Шаһитларның таныклыгына ышанып, гаепсез бер кешене гаепләгәнең өчен] Аллаһтан мәгъфирәт сора. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
107. [Җәһәннәмгә кертә торган гөнаһ кылып] Үз-үзләренә хыянәт итүчеләр белән [аларны урлашу гаебеннән арындыру өчен] сүз көрәштермә. Һичшиксез, Аллаһ күп хыянәт итүчеләрне һәм гөнаһлыларны сөйми [һәм аларны җәзасыз калдырмый].
108. Алар [зарарларыннан курыккан] кешеләрдән яшеренәләр, [үзеннән оялуга һәм куркуга иң лаек булган] Аллаһтан яшеренмиләр. Хәлбуки, алар төнлә белән [гаепсезгә яла ягу, ялган ант эчү һәм ялган шаһитлык итү кебек] Ул разый булмаган сүз әйткән чакларында, Ул бит алар белән бергә иде. Аллаһ алар кылганнарны гыйлеме [һәм кодрәте] белән чолгап алган.
109. Менә сез [карак Үбәйрикъ уллары] дөнья тормышында алар өчен сүз көрәштерәсез. Ә Кыямәт көнендә алар өчен Аллаһ белән кем сүз көрәштерә алыр? Яки [Аллаһның газабыннан котылулары өчен] аларга кем Яклаучы була алыр?
110. Кем дә кем [башка берәүгә карата] начарлык эшләп яки [үзе белән бәйле бер-бер гөнаһ кылып] үз-үзенә золым итеп, соңыннан Аллаһтан ярлыкау сораса, Аллаһны [гөнаһларны] Гафу итүче, [тәүбә итүчеләргә карата бик] Рәхимле дип табар.
111. Кем дә кем бер гөнаһ кылса, ул аны үз-үзенә каршы гына кылган булыр [чөнки аның авыр нәтиҗәсе башка беркемгә дә йөкләнмәячәк]. Аллаһ исә – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе.
112. Кем дә кем [белми торып] бер хата яки [белә торып] бер гөнаһ кылып, соңыннан аны бер гаепсез кешегә сылтаса, ул үзенә яла һәм ап-ачык гөнаһ йөкләгән булыр.
113. Аллаһның сиңа фазылы һәм рәхмәте булмаса иде, алардан бер җәмәгать сине [гадел хөкемнән] ялгышлыкка төшерергә карар биргән иде. Хәлбуки, [бу эшнең авыр нәтиҗәсе үзләренә төшәчәге өчен] алар үзләреннән кала беркемне дә юлдан яздырмаслар һәм [моннан соң да] сиңа берни белән дә зарар китерә алмаслар. Чөнки Аллаһ сиңа Китап вә хикмәт иңдерде, сиңа [төрле вәхи белән бүгенгә кадәр] син белмәгән [яшерен] нәрсәләрен өйрәтте. Аллаһның сиңа булган фазылы зур!
114. Мәгәр садака [бирү] яки [бурычка бирү һәм кыен хәлдә калган берәүгә ярдәм кулы сузу кебек] игелек яки [үпкәләшкән] кешеләрне татулаштыруны әмер итүдән тыш, аларның яшерен сөйләшүләренең күбесендә бернинди хәер юк. Кем дә кем моны [күрсәтү яки җитәкче булу нияте белән түгел, фәкать] Аллаһның ризалыгына омтылып эшләсә, Без аңа [күз алдына да китереп булмаган] бик зур әҗер бирәчәкбез.
115. Кем дә кем, туры юл аңа ап-ачык белдерелгәннән соң, Расүлгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) каршы килсә һәм мөэминнәрнеке булмаган юлдан китсә, Без аны үзе борылган [начар] нәрсәгә юнәлтәчәкбез [һәм сайлап алган ялгыш юлда берүзен калдырачакбыз], [Ахирәттә исә] аны җәһәннәмгә кертәчәкбез. Барасы урын буларак ул нинди яман![27]
116. Һичшиксез, Аллаһ Үзенә иш кушылуын гафу итмәс. Моңардан башканы исә [нинди генә зур гөнаһ булмасын, тәүбә шарты үтәлгән очракта] Үзе теләгән кешегә гафу итәр. Кем дә кем Аллаһка [нәрсәне дә булса] иш кушса, ул [хактан] бик нык тайпылу белән адашты.
117. Алар, [ширек кылучылар] Аны калдырып, хатын-кызларга [хатын-кыз исемен йөртә торган җансыз потларга] табыналар һәм [шул рәвешле] фәкать хәерләрдән мәхрүм калган шайтанга табыналар.
118. Аллаһ аны ләгънәт итте. Ул исә [Аллаһның ләгънәтенә каршы килеп] әйтте: «Синең колларыңның билгеләнгән бер өлешен, һичшиксез, алачакмын.
119. Һичшиксез, аларны [туры юлдан] адаштырачакмын; аларны [озак яшәү һәм терелеп газап күрмәү кебек нигезе булмаган буш хыялларга төреп] өметләндерәчәкмен; аларга әмер итәчәкмен дә, терлекләрнең колакларын тамгалаячаклар [һәм моны Аллаһ хәләл кылган хайваннарны үзләренә харам кылу һәм потларга багышлау билгесе итәчәкләр], әмер итәчәкмен дә алар Аллаһ бар иткәнне [бөтенләй яки өлешчә: колларны печтереп, тәнгә рәсем ясап һәм сакал кырып, Аллаһ бар иткән шәкелне] үзгәртәчәкләр». Кем дә кем Аллаһны калдырып, шайтанны үзенә дус итсә, ул бик ачык бер зарар күрде.
120. Ул [шайтан] аларга [беркайчан үтәмәячәк нәрсәләргә] вәгъдәләр бирә, аларны [беркайчан да ирешә алмаслык] буш нәрсәләр белән өметләндерә. Әмма шайтан аларга [зарарлы әйберләрне файдалы күрсәтеп] адашудан башка берни вәгъдә итми.
121. Аларның [шайтанга иярүчеләрнең] сыеначак урыннары – җәһәннәм. Алар аннан качып котылачак урын тапмаячаклар.
122. [Ышанырга кирәк булган һәрнәрсәгә] Иман китерүчеләр һәм [моның белән генә канәгать булмыйча намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылучылар – аларны [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар аккан җәннәтләргә кертәчәкбез. Аллаһның хак вәгъдәсенә күрә, Алар анда мәңге калачак. Аллаһтан да тугры сүзлерәк кем була ала?
123. [И, мөшрикләр! Аллаһ вәгъдә иткән бу нигъмәтләргә] Сезнең [потларыгыз шәфәгате белән котылачагыгыз турында] хыялларыгыз белән дә, әһле китапның [«Без – Аллаһның уллары һәм дуслары, шуңа күрә ут безгә берничә көнгә генә тияр» кебек] хыяллары белән дә [ирешерлек] түгел. Кем дә кем [имансызлык кебек] явызлык кылса, шуның белән үк җәзага дучар ителәчәк тә, һәм ул үзенә Аллаһтан башка дус та, ярдәмче дә таба алмаячак[28].
124. Ир яки хатын булсын, кем дә кем мөэмин буларак игелекле эшләрдән берникадәрен [булган Исламның фарызларын] эшләсә, алар да җәннәткә керәчәкләр һәм хөрмә төшендәге ярык кадәр дә рәнҗетелмәячәкләр.
125. [Игелекләр кылып, яман эшләрдән ерак торган] Игелек иясе буларак үзен Аллаһка тапшырган һәм [ялган диннәрне ташлап, хакыйкатькә юнәлгән] хәниф Ибраһим [галәйһиссәлам] диненә ияргән кешедән дә дин ягыннан яхшырак кем була ала? Аллаһ Ибраһимны [галәйһиссәлам] Үзенең дусты итте.
126. Күкләрдәге һәм җирдәге һәммә нәрсә [хакимлек һәм ия булу җәһәтеннән] – Аллаһныкы гына. Аллаһ һәрнәрсәне гыйлеме [һәм кодрәте] белән чолгап алган.
127. [Расүлем!] Синнән хатын-кызлар [мирасы] хакында фәтва сорыйлар. Әйт: «Алар хакында сезгә Аллаһ фәтва бирә, һәм дә [гүзәллекләре, маллары өчен] аларны никахларга теләп, сез [мирастан] аларга [фарыз буларак] язылганны бирмәгән ятим хатыннар, көчсез [ятим] балалар һәм ятимнәргә карата гадел булуыгыз турында [бөек] Китапта укылганнар [бу мәсьәләдә сезгә ачыклык кертә]. [Бу телгә алынганнарга карата] Нинди генә яхшылык эшләсәгез дә, һичшиксез, Аллаһ – аны белүче».
128. Әгәр бер хатын иренең ераклашуыннан яки [күрешеп сөйләшүне киметү, кимсетү яки кыйнау кебек гамәлләр белән үзеннән] йөз чөерүеннән курыкса, [мәһәренең яки ятакта очрашкан көннәренең берникадәреннән, я бөтенесеннән баш тартып, иренең дә моны кабул итеп] үзара бер килешү төзүләрендә икесе өчен дә һичбер гөнаһ юк. Килешү яхшырак. Саранлык җаннарга бик якын тора. Әмма [хатыннарыгыздан берсен сөймичә, икенчесен бик сөйсәгез дә, хатын хакларын үтәү өчен, сабыр итеп, аңа] игелекле һәм [тәэмин итмәүдән, тулысынча кире кагудан сакланып] тәкъвалык иясе булсагыз, һичшиксез, Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан [бик яхшы] Хәбәрдар.
129. Бик теләсәгез дә, [никахыгызда булган] хатыннар арасында гадел булырга берничек тә көчегездән килмәячәк. Шулай булгач, [хатыннарыгызның сөеклерәге ягына гына] бөтенләй авышу белән авышмагыз, ул аңлашылмаган [хәлдә ни ирле, ни ирсез] калмасын. Әгәр [хатыннарга карата ялгыш эшләп ташланган нәрсәләрегезне] җайга салсагыз һәм [киләчәктә дә аларга золым кылудан сакланып] тәкъвалык ияләре булсагыз, һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле[29].
130. Әгәр [ир белән хатынның] һәр икесе [никахта яшәүне дәвам иттерә алмыйча] аерылсалар, Аллаһ Үз байлыгыннан [мул итеп биреп] һәрберен дә мохтаҗлыкта калдырмас. Аллаһ – чиксез Мәрхәмәт [һәм Белемнәр иясе], Хикмәт иясе.
131. Күкләрдәге һәм җирдәге һәммә нәрсә – Аллаһныкы гына. Сездән алда китап бирелгәннәргә дә, сезгә дә: «Аллаһтан куркыгыз!» – дип әмер иткән идек. Әгәр инкяр итсәгез, [милекнең бердәнбер хуҗасына зарар китерә алмассыз, чөнки] күкләрдәге һәм җирдәге һәммә нәрсә – Аллаһныкы гына. Аллаһ [беркемнең дә ярдәменә мохтаҗ булмаучы] Бай, Мактауга лаек.
132. Күкләрдәге һәм җирдәге һәммә нәрсә – Аллаһныкы гына [сезне, Үзе теләсә, мохтаҗ итеп калдырмаячак]. Яклаучы буларак Аллаһ җитә.
133. И, кешеләр! Ул теләсә, сезне алып китәр дә, башкаларны китерер. Аллаһ моңа [теләгәнен юк итеп, теләгәнен яралтуда] Кодрәтле.
134. Кем дә кем дөнья савабын теләсә [һәм шул максатта ганимәт өчен җиһад кылса, шуны яхшы белсен ки], дөньяның да, Ахирәтнең дә бөтен саваплары – Аллаһ хозурында. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Күрүче.
135. И, иман китерүчеләр! [Бик вак бер золымга дучар булмас өчен] Гаделлекне нык яклаучылар һәм [кирәкле урында] Аллаһ [ризалыгы] өчен шаһитлык кылучылар булыгыз, хәтта үз-үзегезгә яки ата-ана һәм якыннарыгызга каршы булса да. [Шаһитлык кылынган кеше] Бай яки фәкыйрь булсын, [аларны кайгырту һәм кызгану шаһитлык кылучыга кагылмый, чөнки] икесенә дә Аллаһ якынрак. Гадел булыр өчен, сез [нәфесегездәге] начар теләкләргә иярмәгез. Әгәр [дөрес шаһитлыктан һәм гадел карарлардан ераклашу өчен телләрегезне] үзгәртсәгез яки [кирәккән шаһитлыкны яшереп, шаһадәттән бөтенләй] йөз чөерсәгез, һичшиксез, Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан [бик яхшы] хәбәрдар.
136. И, иман китерүчеләр! Аллаһка, Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), Расүленә [өлешләп-өлешләп] иңдергән Китапка һәм элек [тоташ берьюлы] иңдергән китапларга иман китерегез. Кем дә кем Аллаһны, Аның фәрештәләрен, китапларын, пәйгамбәрләрен һәм Ахирәт көнен [яки боларның берәрсен] инкяр итсә, һичшиксез, ул [кайтуы мөмкин булмаган] тирән адашу белән [хак юлдан] адашкан[30].
137. [Әүвәл Мусага [галәйһиссәлам] Инанган кешеләр соңыннан [бозауга табынып] кяфер булдылар, шуннан [Муса [галәйһиссәлам] таудан төшкәч] иман иттеләр, шуннан [Гайсәне [галәйһиссәлам] инкяр иттеләр, шуннан [Мөхәммәдне (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Коръәнне кире кагып] көферлекләрен арттырдылар. Һичшиксез, Аллаһ аларны ярлыкамаячак та, аларны [котылуга һәм җәннәткә илтә торган] бер юлга да ирештермәячәк.
138. [Расүлем!] Монафикъларны аларга тилмерткеч бер газап булуы белән сөендер.
139. Алар [монафикълар] мөэминнәр урынына кяферләрне дуслар итәләр. Әллә куәтне алар янында эзлиләрме? [Хәлбуки, ул эзләгән нәрсәләрен кяферләр янында асылда таба алмаячаклар]. Һичшиксез, куәт – тулысынча Аллаһныкы гына.
140. Ул [Аллаһы Тәгалә] сезгә китапта [шуны] иңдергән иде ки, әгәр аларның Аллаһның аятьләрен инкяр һәм мыскыл итүләрен ишетсәгез, алар бүтән сүзгә кереп киткәнче, алар белән бергә утырмагыз. Сез бит ул [хәлне күргән] вакытта [кире кагарга, ким дигәндә, шул мәҗлесне ташлап китәргә көчегез җитә торып, алардан йөз чөермәсәгез] алар кебек [гөнаһлы кешеләр] буласыз. Һичшиксез, Аллаһ [аларның бу хәленә риза булып яннарында утырган] монафикъларның һәм кяферләрнең һәммәсен җәһәннәмдә туплаячак.
141. Алар [монафикълар] сезне [җиңү белән бәйле үсешегезне] күзәтеп торалар. Әгәр сезгә Аллаһтан җиңү [ярдәм] килсә, [ганимәтне сезгә уртак алыр өчен]: «Без дә сезнең белән түгел идекмени?» – диләр. Кяферләргә [дөнья байлыгыннан гади бер] өлеш булса [аларга]: «Без сезгә ярдәм итмәдекме? Сезне мөэминнәрдән сакламадыкмы?» – диләр. [И, мөэминнәр һәм монафикълар!] Кыямәт көнендә арагызда [кайсыгыз хаклы, кайсыгыз хаксыз икәнен] Аллаһ хөкем итәчәк һәм Аллаһ [Ахирәттә] кяферләр өчен мөэминнәргә каршы бер юл ачмаячак.
142. Һичшиксез, монафикълар Аллаһны алдамакчылар. Хәлбуки, Ул аларның үзләрен алданган килеш калдырыр. Алар намазга баскан чакта, иренеп кенә басалар. [Укыган намазлары белән дә Аллаһның ризалыгын өмет итмичә] Кешеләргә үзләрен күрсәтәләр һәм Аллаһны бик аз зикер итәләр[31].
143. [Алар] Болар арасында икеләнү хәленә төшкән кешеләр. [Шуңа күрә алар] Ни боларга [ияреп, чын мөэмин була алмыйлар], ни тегеләргә [бөтенләй кушылып, мөшрик буларак та билгеле түгелләр]. Аллаһ кемне адаштырса, артык син аңа [һидаятькә ирештергән] бер юл таба алмассың.
144. И, иман китерүчеләр! Мөэминнәрне калдырып, кяферләрне дуслар итмәгез. [Чөнки бу – монафикълар гадәте. Сез аларга охшамагыз]. Әллә сез Аллаһка [болай итеп] үз-үзегезгә каршы ап-ачык дәлил бирергә телисезме?
145. Һичшиксез, монафикълар – Утның иң түбән урынында. Син дә аларга бернинди ярдәмче таба алмассың.
146. Фәкать [монафикълыктан] тәүбә иткән, [монафикъ чактагы ниятләрен] төзәткән, Аллаһка нык ябышкан һәм диннәрен Аллаһ өчен генә багышлаган кешеләрдән тыш. Әнә шулар – [ике җиһанда да] мөэминнәр белән бергә. Аллаһ мөэминнәргә зур бер әҗер бирәчәк.
147. Шөкер итсәгез һәм иман китерсәгез, [файда яки зарар күрүдән пакь булган] Аллаһ сезгә газап бирү белән нишләсен? [Моның белән ачуын басачакмы, яки зарарны юк итәчәкме, яки берәр файда алачакмы? Ул боларның бөтенесеннән иң югары дәрәҗәдә пакь булганы өчен, сезгә газап бирүне түгел, сезне коткарырга сәбәп эзли]. Аллаһ – [тиешенчә] Савап бирүче, [һәрнәрсәне] Белүче.
148. Золым күргәннән [залимгә каршы ачыктан-ачык кылган бәддогасы һәм аннан шикаять итүеннән] тыш, Аллаһ беркемнең дә ишеттереп начар сүз әйтүен яратмый. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.
149. [Сүз яки эш белән] Бер-бер яхшылыкны белдерсәгез, яки аны яшерсәгез, яки бер начарлыкны гафу итсәгез, һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Кодрәт иясе.
150. Һичшиксез, Аллаһны һәм Аның расүлен инкяр иткән [яһүди һәм насара булган] ул кешеләр Аллаһ белән пәйгамбәрләре арасында аерма ясарга телиләр һәм: «[Пәйгамбәрләр белән китаплардан] Кайберләренә инанабыз, кайберләрен инкяр итәбез», – диләр һәм болар [көферлек белән иман юлы] арасында бер юл тапмакчылар.
151. Алар, чын мәгънәсендә, кяферләр. Без исә кяферләргә мәсхәрәле газап әзерләдек[32].
152. Аллаһка һәм Аның пәйгамбәрләренә инанган, аларның берсенең дә арасында аерма ясамаган кешеләргә исә Ул әҗерләрен бирәчәк. Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
153. Әһле китап [булган яһүди һәм насаралар] синнән [дәгъваңны раслаучы буларак] үзләренә күктән бер китап иңдерүеңне сорыйлар. Алар Мусадан [галәйһиссәлам] моннан да зуррагын сораганнар һәм: «Безгә Аллаһны ачыктан-ачык күрсәт», – дип әйткәннәр иде инде. Әмма бу золымлыклары аркасында, аларны яшен суккан иде. Шуннан үзләренә [Тәүрат кебек бер китап һәм Мусаның [галәйһиссәлам] тугыз могҗизасы кебек] бик ачык дәлилләр килгәннән соң, алар бозауны [илаһ итеп] алганнар иде. Без моны да гафу иткән идек. Һәм Без Мусага [галәйһиссәлам] ап-ачык көчле бер дәлил биргән идек.
154. [Аллаһ җибәрәчәк китаптагы хөкемнәр белән гамәл кылачаклары турында] Вәгъдә бирү сәбәпле, өсләренә Тур тавын күтәреп аларга: «[Иелгән хәлдә] Сәҗдә кылып, капкадан [Кодескә] керегез», – дигән идек. Тагын [Давыд [галәйһиссәлам] аша] аларга: «Шимбәдә [балык тотып Без куйган] чиктән чыкмагыз!» – дигән идек һәм алардан [бу хөкемнәрне үтәргә] бик каты вәгъдә алган идек.
155. Вәгъдәләрен бозганнары, Аллаһның аятьләрен инкяр иткәннәре, [үзләренчә дә] нахакка пәйгамбәрләрне үтергәннәре һәм: «Безнең күңелләребез пәрдәләнгән», – дигәннәре өчен [аларны ләгънәтләгән идек]. Дөреслектә, [үгет-нәсыйхәтнең файда бирмәве тумыштан ук пәрдәле һәм мөһерле булганлыклары өчен түгел, киресенчә] Аллаһ, көферлекләре сәбәпле, аларга мөһер сукты. [Габдуллаһ ибне Сәлам кебек] Бик азларыннан тыш, алар иман китермиләр.
156. Янә аларның [Мусадан [галәйһиссәлам] соң Гайсә һәм Мөхәммәд [салаватуллаһи галә Нәбийина вә галәйһим әҗмәгыйн] кебек пәйгамбәрләрне] инкяр итүләре һәм Мәрьямгә зур яла якканнары өчен [аларны ләгънәткә дучар иттек].
157. Янә аларның: «Һичшиксез, без Аллаһның расүле [саналган] Мәрьям улы Гайсә Мәсихне үтердек», – дигәннәре өчен [аларның йөрәкләрен мөһерләдек]. Хәлбуки, алар аны үтермәделәр дә, кадакламадылар да. Ләкин алар өчен [Аллаһы Тәгалә тарафыннан Гайсәнең [галәйһиссәлам] сурәтенә] охшатылды. Һичшиксез, бу хакта фикер каршылыгына төшкәннәр [яһүди һәм насара] – аның [хачка кадакланганы-кадакланмаганы] хакында шик эчендәләр. Аларның бу хакта фаразга иярүдән башка бернинди гыйлемнәре юк. Һәм алар аны, шиксез, үтермәделәр.
158. Аллаһ аны Үзе өстен кылган урынга [һәм бөек дәрәҗәгә] күтәрде. Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе[33].
159. Һичшиксез, әһле китаптан [булган яһүди һәм насаралар] берсе-бер калмыйча, һәммәсе дә [Гайсәнең [галәйһиссәлам] үлеменнән алда [Кыямәт көне якынлашкач, җир йөзенә иңгән чагында] аңа [Аллаһның улы түгел, ләкин колы һәм расүле булганына] иман итәчәк. Кыямәт көнендә исә ул аларга каршы шаһит булачак.
160. Яһүди булганнарның [бозауны илаһ итү кебек] золымы өчен һәм бик күпләрне Аллаһның юлыннан яздырулары сәбәпле, [әүвәл] үзләренә хәләл ителгәннәрне аларга харам иттек.
161. Тыелган булса да, риба алулары һәм [ришвәт кебек гаделсез һәм] ялган [хаксыз юллар] белән кешеләрнең малларын ашаулары сәбәпле [аларны бик күп хәерле нәрсәдән мәхрүм иттек]. Араларыннан кяферләргә [Ахирәттә] тилмерткеч бер газап әзерләдек.
162. Ләкин араларыннан гыйлемдә төпле кешеләр һәм [Аллаһка да, бөтен пәйгамбәрләргә дә иман китергән] мөэминнәр сиңа иңдерелгәнгә дә, синнән алда иңдерелгәннәргә дә инаналар, намаз укучылар, зәкят бирүчеләр, Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышанучылар – әнә шуларга зур әҗер бирәчәкбез.
163. Һичшиксез, Без, Нухка [галәйһиссәлам] һәм аңардан соңгы [Һуд, Салих, Шугайб [галәйһимүссәләм] һәм башка] пәйгамбәрләргә вәхи җибәргән кебек, сиңа да вәхи иттек. Без Ибраһимга, Исмәгыйльгә, Исхакка, Ягъкубка [галәйһимүссәләм], аларның [Ибраһим белән Исхакның [галәйһимәссәлам] оныкларына [унике ыругтан пәйгамбәрләргә], Гайсәгә, Әюбкә, Юнуска, Һарунга һәм Сөләйманга [галәйһимүссәләм] вәхи иттек. Давыдка [галәйһиссәлам] исә Зәбүрне бирдек.
164. Янә моңарчы [бу сүрә иңгәнче үк] ничәмә расүлгә [вәхи җибәрдек] ки, сиңа аларны сөйләгән идек, кайбер пәйгамбәрләр турында исә сиңа сөйләмәдек. Аллаһ Муса [галәйһиссәлам] белән [арадашсыз] сөйләште[34].
165. Пәйгамбәрләрдән соң [җибәрелгән] кешеләрнең [«Безгә бер илче җибәргән булсаң, ул безне гафләт йокысыннан уятып, кирәк булган нәрсәләргә өйрәтер иде» кебек сүзләре белән] Аллаһка каршы дәлиле булмасын өчен, сөендерүчеләр һәм кисәтүчеләр булган расүлләргә [дә вәхи юлладык]. Һичшиксез, Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
166. [Алар, Коръәни Кәримнең Аллаһ тарафыннан иңдерелгәнен инкяр иткән хәлдә, сиңа күз каршыларында бөтен килеш тагын бер китап иңдерелүен таләп итәләр] Ләкин Аллаһ сиңа иңдергәне [Коръән] хакында шаһитлык итә ки, Ул аны Үз гыйлеме белән иңдерде. [Бу хакта] Фәрештәләр дә шаһитлык итәләр. [Беркем шаһит булмаса да] Шаһит буларак Аллаһ җитә.
167. Һичшиксез, [Мөхәммәдне (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) инкяр итү сәбәпле] кяфер булганнар [яһүдиләр] һәм [«Без китабыбызда аның пәйгамбәрлегенә бернинди дәлил дә тапмыйбыз», – дип, кешеләрне] Аллаһ юлыннан яздыручылар бик зур адашу белән [хаклыктан] адашканнар.
168. Һичшиксез, кяфер булган һәм [пәйгамбәрлеген инкяр итү белән Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) карата зур гаделсезлек кылган һәм кешеләргә аңа иман итүдә комачау ясап, бөтен халыкка] золым итүчеләрне Аллаһ [бу көферлекләрендә кала биргән вакытка кадәр] ярлыкамас һәм аларны [котылуга ирештерә торган] бер юлга күндермәс.
169. Алар мәңге калачак җәһәннәм юлына гына [юнәлер]. Бу – Аллаһ өчен бик җиңел.
170. И, кешеләр! Раббыгыздан сезгә хак [булган Ислам һәм Коръән] белән Расүл килде. Иман итегез! Сезгә хәерле булганны [сайлагыз]. Әмма инкяр итсәгез, [Аллаһка бернинди зарар ясый алмассыз] күкләрдә һәм җирдә булганнар – Аллаһныкы гына бит. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе.
171. И, әһле китап [булган яһүди һәм насаралар]! [Гайсәгә [галәйһиссәлам] «зинадан туган» дип кимсетеп, яки «Аллаһның углы» дип, кирәгеннән артык күтәреп] Динегездә чиктән ашмагыз һәм Аллаһка карата хактан башка берни дә сөйләмәгез. Мәрьям улы Гайсә Мәсих [Аллаһның улы түгел] – фәкать Аллаһның илчесе, Аның Мәрьямгә җибәргән сүзе [«Бар бул!» – дип әйтүдән бар булган бала] һәм Аннан – бер рух. [Башкалардан аермалы буларак, ул атасыз яралтылган кеше]. Аллаһка һәм пәйгамбәрләренә иман китерегез һәм: «[Илаһлар] Өчәү!» – дип әйтмәгез. Сезнең өчен иң хәерле буларак, [Аллаһны өчәү дип уйлаудан] ваз кичегез. Һичшиксез, Аллаһ – бер генә Илаһ. Ул баласы булудан пакь [һәм ерак]. Күкләрдәге һәм җирдәге һәммә нәрсә – Аныкы гына. [Бөтен галәмнәрне күзәтеп саклап торган] Бер Яклаучы буларак Аллаһ җитә.[35]
172. Ни Мәсих [Гайсә [галәйһиссәлам], ни [Җәбраил, Микаил һәм Исрафил (галәйһимүссәлам) кебек Аллаһы Тәгаләгә бик] якынайтылган фәрештәләр Аллаһның колы булудан кимсенми. Кем дә кем Аңа коллыктан кимсенсә һәм тәкәбберләнсә, Ул аларны барысын бергә Үзенә туплаячак.
173. [Иман шартларына шиксез] Иман китерүчеләр һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылучыларга [лаек булган] әҗерләрен тулысынча бирер һәм аларга фазылыннан [кат-кат өстәп] арттырыр. [Аллаһка гыйбадәттән] Кимсенгән һәм тәкәбберләнгәннәргә исә тилмерткеч бер газап бирәчәк, һәм алар үзләренә Аллаһтан башка дус та, ярдәмче дә таба алмаячаклар.
174. И, кешеләр! Сезгә Раббыгыздан бер дәлил [буларак инкяр итүчеләрне гаҗиз калдырырлык могҗизалар күрсәткән пәйгамбәрләр] килде. Һәм Без сезгә [дөрес хөкемнәрне] аермачык бер нур [булган Коръәнне] иңдердек.
175. Аллаһка иман китергән һәм аңа [Коръәнгә] нык ябышканнарны Ул Үзенең рәхмәте һәм фазылына [булган мәңгелек нигъмәтләренә] кертәчәк һәм аларны Үзенә илткән туры юлга ирештерәчәк.
176. [Расүлем!] Синнән фәтва сорыйлар. Әйт: «Ата-анасы яки балалары булмаган кеше турында Аллаһ сезгә фәтва бирә. Әгәр баласы булмаган бер кеше үлсә, аның апасы [яки сеңлесе] булса, аның [мәрхүмнең мирас итеп] калдырганнарының яртысы аңа [тиешле]. Әмма [моның киресе булып, бер апасы яки сеңлесе үлсә, аның ир туганы исән калса һәм] аның [мәрхүмәнең] баласы булмаса, ул [абыйсы яки энесе] аңа варис була. Фәкать алар икесе дә кыз [кардәш яки тагын да күбрәк] булсалар, [аларның яшьләренә карамыйча, ир туганнары] калдырган нәрсәнең өчтән икесе аларга [төшә]. Әгәр [бер-берсенә варис булган] кешеләр ирләр һәм хатыннар буларак бик күп туганнар икән, ир кешегә ике хатын өлеше [тиешле]. [Мондый мәсьәләләрдә туры юлдан] Адашмавыгыз өчен, Аллаһ [хак булган хөкемнәрен] сезгә бәян итә. Аллаһ – һәрнәрсәне Белүче.
[1] Ислам хөкемнәренең берсе – күпхатынлылыкны күп кеше бер әмер кебек күрсәтеп, каршы сүзләр чыгуга сәбәп булган. Күренгәнчә, бу бер әмер булмыйча, фәкать бер рөхсәттән ары узмаган сүз. Ләкин тормыш шартлары эчендә каралса, Коръәннең бу хөкеменең никадәр урынлы булганы аңлашыла. Мәсәлән, Исламда зина тыелганлыктан, аңа сәбәп була алган барлык шартларның да юк ителүе – үзе бер шарт. Ир кешенең куәтле һәм таза, хатынының зәгыйфь, авыру, теләксез яки кысыр булуы, аеруча сугыш кебек урыннарда ир-атның күпләп кырылуы сәбәпле, ир кешенең берничә хатын-кызга өйләнүе зарури хәлгә әйләнүе мөмкин. Ләкин бу, барыбер, дини бер әмер түгел, икенче һәм өченче хатын булачак хатыннар, я кызлар да моңа мәҗбүр түгелләр. Моннан тыш, бу рөхсәтнең чиге бар: ул гаделлек шартына бәйле, әлеге теманы тикшерүчеләр бу хакта онытмаска тиеш. Бу гаделлек шартының эчтәлеге һәркем тарафыннан да җиңел генә үтәлә торган нәрсә түгел. Шуңа күрә җиренә җиткерә алуларына шикләнгән кешеләргә бер генә хатын белән калу әмер ителгән. Берничә хатын белән никахсыз мөнәсәбәт рөхсәт ителгән, дип санаучыларның Ислам диненең тормышчан әһәмияткә ия булган рөхсәтенә каршы килүләре күңелләрендә йөрткән көферлек һәм монафикълыктан килгән бертөрле рухи авырудан башка берни түгел.
[2] Җаһилият дәверендә балалар һәм хатыннар мирастан мәхрүм булалар. Ислам шушы аяте кәримәләр белән аларны бу зарардан коткарып, аларга да өлеш биргән. Риваятьләргә караганда, әнсардан Гаүс ибне Сабит (радыйаллаһу ганһ) өч кыз бала калдырып вафат булгач, аның бертуганының ике улы калган малны тулысынча алып хатыны белән балаларына берни дә бирмиләр. Хатыны мондый хәлгә калгач, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) барып, шикаять иткәч: «Син хәзергә кайтып тор, Аллаһ ни дип боерыр, карарбыз», – дигән җавап ала. Шуннан соң шушы сүрәнең 7 нче аяте иңеп, хатыннарның да мирастан өлеше булганын бәян иткәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мәрхүмнең бертуганының улларына малны бүлешергә әмер итә, әмма кызларга дип аерылган өлешнең микъдарын ачык белдергән бер вәхи көткәнен хәбәр итә. Шуннан соң менә бу һәм моңардан соңгы аяте кәримә иңгәч, мәрхүмнең бертуганының улларына: «Әүс калдырган малның сигездән берен – хатынына, өчтән икесен кызларына бирегез, калганы үзегезгә булсын», – дип боера. Ләкин биредә кайберәүләрнең, Исламның хатын-кызларга биргән хокукларын игътибарга алмыйча, мирастан ирләрнең – тулы, кызларның исә ярты өлеш алуына карата белдергән урынсыз карышуларына җавап биреп болай дибез: өйләнгәндә мәһәр бирү һәм туй чыгымнары, гаилә тормышында да барлык чыгымнар ир кешегә йөкләтелгән икән, мирас бүлешендә хатын кешегә ирләрдән артык яки бертигез бирелүе гаделлеккә туры килмәгәне кебек, чыгымнарны каплауда төрле җаваплылык күз уңында тотылып, ирләргә артыграк бирелүе – хатыннарның мәнфәгатенә карата нечкә бер гаделлек гамәле.Шунлыктан, ир кешегә: «Сиңа ярты өлеш урынына тулы өлеш бирәбез, ләкин хатыныңны матди яктан карау, тәэмин итү сиңа йөкләнә», – дип әйтелә. Моннан тыш, ир-ат белән хатын-кыз арасындагы яратылыш аермасы күз уңында тотылганда, хатын кеше ирләрдә булмый торган кайбер сыйфатларга ия булса да, акча табу һәм оештыру-җитәкләү ягыннан ир кешенең көчлерәк булуын инкяр итеп булмый.Моңа нигезләнеп, малның ир кеше кулында булуы хатынның да, ирнең дә мәнфәгатьләре ягыннан күпкә файдалырак. Ләкин ярты өлешен дә бирмичә, хатын кешене бөтенләй мәхрүм итү дә гаделлеккә һәм гомуми мәнфәгатьләргә туры килмәгәнлектән, һәрнәрсәдә булганы кебек, Ислам бу мәсьәләдә дә һәм аерым шәхес, һәм, гомумән, җәмгыять өчен иң файдалы һәм хикмәтле хөкемне китергән.
[3] Бу аяте кәримәләрдә варисларның өлешләре иң муафыйк рәвештә тәртипкә салынган. Варисның мәрхүм белән турыдан-туры булган яки булмаганы күз уңында тотылган, турыдан-туры булган бәйләнешләр нәселдәшлек яки никах буларак бәяләнгән, турыдан-туры булмаган, ягъни туганлык аркылы бәйләнешләр исә «кәлалә» дип аталган. Турыдан-туры нәселдәшлек юлы белән барлыкка килгән элемтә туганлык якынлыгыннан гыйбарәт, моңа балалар һәм ата-ана керә. Кешенең ата-анасы һәм балалары белән бәйләнеше шәрәф ягыннан да иң югары дәрәҗәдә булганлыктан, иң әүвәле 11 нче аяте кәримәдә алар белән бәйле мирас хөкемнәре бәян ителгән, шуннан соң 12 нче аяте кәримәдә ир-хатын хаклары белдерелгән. Кешенең абый-энесе, апа-сеңлесе һәм бүтән туганнары белән якынлыгы югарыда телгә алынганнар белән чагыштырганда алай нык булмаганлыктан, кәлалә турында тәүге ике категориядән соң каралган. Нәселдәшлек ягыннан варис булучылардан ир баланың өлеше кыз баланың ике өлешенә тиң булганы кебек, никах сәбәбе белән варис булучылар өчен дә иренең өлеше хатынының ике өлеше ителгән. Мондый хәлдә, әгәр хатынның баласы булмаса, калдырган малының яртысы булса, дүрттән бер өлеше иренә каралган. Әгәр ирнең баласы булмаса, калдырган малының дүрттән бере булса, сигездән бер өлеше хатынына каралган.Үләсе кеше калдыра торган малның өчтән береннән артыгын васыять итүе ярамаганга, малның өчтән береннән арткан өлеше хакындагы мондый васыять көчендә саналмый. Хәдис-шәрифтә: «Өчтән бер дә күп», – дип әйтелгәнгә күрә, өчтән бер өлештән азрак булган малны васыять итү яхшырак күрелгән. Ләкин малы аз, варислары фәкыйрь булган кешеләр өчен иң яхшы вариант бер дә васыять кылып тормау. Бер генә варисы да булмаган кешегә бөтен малын да васыять итәргә ярый. Өчтән бер өлештән дә артыгракны васыять итү, бөтен малын яки аның берникадәрен чит кешегә васыять итү, варисларны мәхрүм итү өчен үзеңне бурычлы итеп күрсәтү, кыйммәтле малны арзанга сату яки кыйммәтсез бер әйберне зур бәягә алу кебек гамәлләр белән варисларга зарар китерү зур гөнаһлардан саналган һәм хәдис-шәрифтә: «Җитмеш ел буе хәерле гамәлләр кылып, васыятендәге бер гаделсезлек аркасында соңгы сулышында, иң начар гамәл насыйп булып, җәһәннәмгә керәчәк бер кеше белән, моның киресе, җитмеш ел буена начар гамәлләр кылып, васыятендәге бер гаделлеге аркасында соңгы сулышында, иң яхшы гамәл насыйп булып, җәннәткә кергән кеше» турында әйтелә (Ибне Маҗә, Вәсайа, 3, № 2704, 2/902).
[4] Голәмә бу аяте кәримәнең хөкеме башка аять хөкеме белән алмашканы турында уртак фикердә тора. Киләчәктә нәсех ителәчәге аяте кәримәнең үзеннән дә аңлашыла. Шуңа күрә Хәттабиның (рәхимәһуллаһ) бәян итүенчә, моны «нәсех» буларак тану аяте кәримәдә әйтелгән: «Аллаһ алар өчен бер юл тәгаенләгәнче» гыйбарәсендәге кыска һәм яшерелгән мәгънә соңыннан ачыкланачак итеп бәяләү иң муафыйк була ала. Мәсәлән, бу аятьтә яшерелгән хөкем «Нур» сүрәсенең 2 нче аяте кәримәсендәге «хәдд аяте» дә сүз белән нәсех ителеп, сахих хәдисләр белән хөкеменең көчендә булуын раслаган «рәҗем җәзасы» белән ачыкланган. Чыннан да, «нәсех» тәгъбиренең билгеләмәләре арасында мондый аңлатма да урын алган. Исламның башлангыч чорларында зина кылган хатыннарның җәзасы биредә әйтелгәнчә башкарылган. Соңыннан, кияүгә чыкмастан яки өйләнешкәнче зина кылган кешеләргә – йөз таяк, өйләнешкәннән соң зина кылучыларны таш атып үтерү мәгънәсендә килгән рәҗем җәзасы кулланыла. Ләкин шуны да искәртик, Ислам бу мәсьәләдә шаһитлык кылу һәм бу җәзаларның еш кулланылуы яклы булмаган, киресенчә, шаһитларны булган вакыйганы яшереп торырга өндәгән. Иман, гаделлек, ир кеше булу һәм тоткынлык вә коллыктан азат булу кебек сыйфатларга ия дүрт шаһитның зина гөнаһын кылган вакытта барысы бергә һәм ачыктан-ачык күрүләре кебек берьюлы туры килүе мөмкин булмас, диярлек бик күп авыр шартлар куелуы да шуны күрсәтә. Моннан тыш, бу җәзаны куллану өчен, зина кылган хатын белән ирнең балигъ яшьтә булуы, акыллы булуы, ягъни юләр булмавы, тоткынлыктан вә коллыктан азат булуы һәм дин ягыннан көчендә булган никах белән җенси мөнәсәбәттә булуы кебек шартлар таләп ителүе дә Исламның бу җәзаны һәркемгә дә кулланмау мәсьәләсендә никадәр четерекле эш итүен күрсәтә. Ләкин зина ачык хәлгә җитеп, гаилә тормышын куркыныч астына куярлык хәлгә җитсә, бу эшкә баруга җөрьәт итмәс өчен, һәм мондый гөнаһка төшкән кешеләрнең Ахирәткә пакьләнеп чыгулары өчен һәм тагын ничәмә-ничә хикмәтләргә нигезләнеп, Раббыбыз шундый авыр җәзаның кулланылуын кирәкле кылган.
[5] Мөфәссирләр ачыклаганча, монда зина кылучыларга карата әмер ителгән җәза: «Аллаһтан курыкмадыгызмы? Бер дә оялмыйсызмы?» кебек сүзләр белән гаепләү һәм кимсетү ки, акылы башында булган кеше өчен тел белән әйтелгән шелтәнең таяктан көчлерәк тәэсир иткәне көн кебек ачык. Ләкин шуны да онытмаска кирәк, бу аяте кәримә тәртип буенча соңрак килсә дә, аның иңүе бикләп тору әмереннән алдарак була. Шуңа күрә зинаның җәзасы буларак иң әүвәл кимсетү, шуннан биктә тоту аяте иңгән, шуннан соң «Нур» сүрәсенең аятьләре белән бу хөкемнәр гамәлдән чыгарылып, йөз таяк җәзасы китерелгән. Иң ахырда, Магыйз хәдисе белән бу хөкем конкретлаштырылып, өйләнешкәннәр өчен йөз таяк гамәлдән алынган һәм җәза рәҗемгә үзгәртелгән. Өйләнешмәгәннәр өчен исә йөз таяк хөкеме кала. «Моннан алдагы аять хатын-хатынга, бу исә ир кеше иргә фәхешлек кылганнар хакында», дип әйтүчеләр фикеренчә, биредә нәсех юк (Нәсәфи).
[6] Җаһилият дәверендә үги анага өйләнү нәфрәт никахы дип атала, бу никахтан туган балага «нәфрәт ителгән һәм җирәнгеч» мәгънәсендә килгән «мәкыйть» дип әйтелә торган була. Фәхр әр-Разый (рәхимәһуллаһ) бәян иткәнчә, җирәнүнең акыл белән, шәргый һәм гадәт ягыннан өч дәрәҗәсе бар. Биредә телгә алынган «фахишә» сүзе бу эшнең акыл ягыннан кабахәтлеген, «мәкът» сүзе дин ягыннан кабахәтлеген, «нинди начар юл» гыйбарәсе исә гореф-гадәт ягыннан яманлыгын аңлаткан.
[7] Аяте кәримәдәге «ана» сүзенә үз әниең, әниеңнең анасы, әтиеңнең анасы һәм күпме генә өлкән буын вәкиле кермәсен, боларның һәммәсенә дә өйләнү харам. Һәм, шулай ук, кешенең үз кызы, улының кызы, кызының кызы һәм күпме генә яшь буын кермәсен, алар белән никахланышу – харам. Аяте кәримәдә телгә алынган «апа-сеңелләр» яки «кыз кардәшләр» сүзе ата-ана бер булган кардәшләрне дә, ана – бер яки ата бер кардәшләрне дә үз эченә алганлыктан, бөтен апа-сеңелләргә дә өйләнү – харам. Янә бу сүз кешенең атасы һәм анасы ягыннан апаларын, атасының һәм анасының ата-ана – бер яки ана – бер, яки ата бер булган бөтен туганнарын да үз эченә алганлыктан, боларның берсе белән дә никах укытырга ярамый. Сөт анасы үз анаң кебек харам булганлыктан, аңа карата да «ана» сүзе кулланылган. Сөт анасының әнисе, кызы һәм апа-сеңленә никахлану, гомумән, нәселдәшлек буенча кемнәр харам булса, имезү юлы белән туганлашкан шундый ук хатыннарга да өйләнү – харам. Берәр хатын сөт анасы була алсын өчен, ике ел имезү вакыты үтмәгән бер баланың бер генә мәртәбә булса да аның имчәгеннән сөт имүе яки имчәгеннән савылган сөтне эчүе кирәк. Бу сөтнең бала ашказанына авыздан яки борыннан үтүе, яки имезлек аша бирелүенең әһәмияте булмаган кебек, сөтнең аз яки күп булу арасында да бернинди аерма юк. Сөт биргән хатынның бакирә, ягъни кияүдә булмаган, яки күреме туктау яшенә җиткән булуы арасында да аерма юк. Ләкин, шулай да, тугыз яшьтән дә кечерәк булырга тиеш түгел.Каенана, аның әнисе һәм атасының әнисе, ничә генә буын югарыга әбиләре булса да, аларга никахлану хәләл түгел. Үги кызлар күпчелек очракта үги аталарының өендә яшәгәннәре өчен, биредә аңлатып китәр өчен, бу мәсьәлә дә күтәрелгән. Юкса, үги атаның өендә яшәсә, яшәмәсә дә, ир кешенең бер хатынга өйләнеп, зөфафка кергәннән соң, хәтта аны аерса да, ул хатынның кызы үги атасына хәләл түгел. Ләкин, никахланып та, якынлык кылмыйча аерылсалар, үги кызга өйләнүдә бер гөнаһ та юк. Бер кешенең үз улы өйләнеп аерган яки үлеп тол калдырган хатынга өйләнүе харам булганы аңлатылып, «билләрегездән» сүзенең әйтелеп үтелүе асрамага алган улның хатынына өйләнүнең харам булмаганы белдерелгән. Иң соңгы хөкем – ике сеңелне бер никахта берләштерүнең харам булуы. Ике сеңелгә берьюлы никах укылса да, бу никахның көче булмаганы бәян ителгән, мондый очракта беренче никах дөрес булып, икенчесе бозык санала.
[8] Хатын әсирлеккә төшү белән, кяфер иреннән үзеннән-үзе талак ителә.
[9] Бу аятьтән күренгәнчә, шушы һәм моннан алдагы аяте кәримәдә телгә алынган хатыннардан гайре башкаларга өйләнергә хәләл булганы аңлашылса да, сөннәттәге кайбер дәлилләр болардан тыш та кайбер категория хатын-кызларның харам булганын күрсәтә. Мәсәлән, бер хатын белән аның апасының бер никахта берләштерелүе, өч талак белән аерылган бер хатынның бүтән бер иргә чыгып кушылганнан соң, аерылмыйча элекке ире белән никахланышуы, гыйддәт көткән бер хатынның бу вакыт эчендә башка берәүгә кияүгә чыгуы, дүрт хатыны булган кешенең бишенчегә өйләнүе; диннән чыккан мөртәт бер хатынга, яңадан Исламга кайтмыйча өйләнү, потпәрәст һәм утка табынучы хатыннарга өйләнү кебек кайбер никахларның харамлыгы бу аяте кәримәләрдә әйтелмәсә дә, алар хакында хәдис-шәрифләр булганлыктан, бу категориядәге хатыннар да никах өчен харам булганнар арасына керә. Аяте кәримәдә әйтелгән: «Болардан тыш булганнарга исә үзегезнең малларыгыз белән соравыгыз сезгә хәләл кылынды» җөмләсе мәһәрнең никах укыту шартларыннан булганын күрсәтә, шуңа күрә мәһәр сөйләшелмичә укылган никах дөрес саналса да, мәһәр, һичшиксез, бирелергә тиеш, һәм бу гыйлем – өйрәтү, күпмедер вакыт хезмәт итү кебек нәрсәләрдән түгел, матди әйбер булырга тиеш.
[10] Башкача әйткәндә: үз нәфесләрегез кебек булган мөэмин кардәшләрегезне үтермәгез.
[11] Әбү Һүрәйрәдән (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: «Кем дә кем, бер таудан ташланып, үз-үзен үтерсә, ул кеше, җәһәннәмдә мәңге калып, анда гел ташланып торачак. Кем дә кем, агу йотып, үз-үзен үтерсә, аның агуы кулына биреләчәк һәм, җәһәннәмдә мәңге калып, анда гел шуны йотып торачак. Кем дә кем, үз-үзен берәр тимер белән үтерсә, аның тимере кулында булачак һәм, җәһәннәмдә мәңге калып, анда гел шуны корсагына чәнчеп торачак» (Бохари, Тыйб: 55, № 5442; Мөслим, Иман: 47, № 109). Әлбәттә, җәһәннәмдә мәңге калу җәзасы харам бер эшне хәләл күреп эшләгән һәм шул рәвешле кяфергә әйләнгән кешеләр хакында булса да, моның кебек хәдис-шәрифләр үз-үзеңә кул салу гөнаһының нинди зур җәзаларга сәбәп булганын аңлатып бирү, андый нияте булган кешене уеннан кире кайтарыр өчен әйтелгәннәр.
[12] Аяте кәримәдәге җәһәннәм белән куркыту – бу гөнаһларны хәләл күреп кылган кеше турында. Әһле Сөннәт фикеренчә, үз-үзеңә кул салу һәм кеше үтерү кебек зур гөнаһлар кылу һичкемне кяфер итми. Җәһәннәмдә мәңгегә калу исә кяферләргә генә билгеләнгән җәза.
[13] Бу аяте кәримәләр, кечкенә бер җәмәгать булган гаиләне җитәкләүгә һәм саклауга бәйле бик әһәмиятле ачкычлар бирү белән бергә, гаилә оясының дәвамына янаган куркынычларны да юк итәчәк идарә итү юлларын ачып салган. Һәрбер оешманың озак яшәве тәртип-низамга мохтаҗ булганы, тәртип-низамның исә җитәкче тарафыннан тәэмин ителүе һәркемгә мәгълүм. Шуны күз уңында тоткан Аллаһы Тәгалә табигый һәм үзе казанган өстенлекләре сәбәпле, ир кешене гаилә башлыгы итеп тәгаенләгән, җитәкчеләргә зирәклек, яхшы хәтер, тиз төшенү көче, ныклык үзенчәлекләренең кирәклеген, бу сыйфатларның күбрәк ирләрдә булганын инкяр итеп булмый. Ир белән хатын арасында килеп чыккан ызгышлар ояның җимерелүенә һәм бала-чаганың аяныч хәлгә төшүенә сәбәп булырлык хәлгә җиткән очракта, колларына һәркемнән дә артыграк мәрхәмәтле булган Аллаһы Тәгалә, моңа киртә салыр өчен, гаилә башлыгы булган ир кешегә бу хәлдән өч баскычлы чыгу юлы өйрәткән. Беренче баскыч – иренең рөхсәт ителгән теләкләренә карышканы өчен, Ахирәттә газап биреләчәге турында хатынга вәгазь-нәсыйхәттә булу. Әмма бу бернинди дә тәэсир ясамаса, икенче баскыч буларак, бер үк ятакта арт белән борылып яки икенче ятакка күчеп, якынлык кылудан баш тарту каралган. Моның да нәтиҗәсе булмаса, иң соңгы адым буларак, җиңелчә кыйнау гамәле кертелгән. Бу кыйнауның җиңелчә һәм бер-бер артлы булмавы, бер үк урынга кат-кат сугылмавы, йөз кебек өлешләргә тидермәве, камчы һәм таяк кебек әйберләр түгел, кул, кулъяулык һәм мисвәк кебек җиңел нәрсәләр кулланылуы киңәш ителгән. Табигый, бу – ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрдә гамәлгә ашырылмыйча, аерылышуга сәбәп булырлык дәрәҗәдә зур бозылышулар килеп чыккан очракта мөрәҗәгать ителә торган чара. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Хатыннарын кыйнаганнарыгыз – хәерлеләрегез түгел» (Бәйһәкый, әс-Сүнән әл-күбра, № 14775, 7/496), – дип әйтеп, нинди генә хәлдә булса да, эшне кыйнауга җиткермәүнең иң дөрес юл булганына ишарә иткән. Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) гомере буена бер хатынга кул күтәрү түгел, хәтта рәнҗетерлек бер сүз әйткәне дә риваять ителмәгән. Әгәр инде бу өч баскычтан соң да берни дә үзгәрмәсә, барыбер аерылырга ашыкмыйча, ике тарафтан да араны җайга салучы вәкаләтле хакимнәр тәгаенләргә әмер ителгән (Хазин, Алуси).
[14] Аять кәримәдә телгә алынган «үлүл-әмр», ягъни хөкем ияләреннән кемнәр күз уңында тотылганы хакында берничә караш бар. Беренчесе: Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) заманында булган һәм аннан соңгы мөселманнарның әмирләре – хәлифәләр, солтаннар, казыйлар һәм сугышка җибәрелгән отряд әмирләре. Икенчесе: динне яхшы белгән фикһ галимнәре, иң элек Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) һәм башка бик күп сәхабә һәм табигыйн бу фикердә торган, чөнки калган әмирләрнең Ислам хөкемнәрен яхшы белгән голәмәгә мөрәҗәгать итмичә хәрәкәт итүе мөмкин түгел. Бу темага караган тагын берничә фикер булса да, менә шушы ике фикер өстенлекле.
[15] Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) аяте кәримәнең иңү сәбәбен болай аңлаткан: Бишр исемле монафикъ белән бер яһүди арасында үсә барган бер дәгъва сәбәпле, яһүди, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ришвәт кабул итмәячәген һәм хөкемендә гаделсезлек кылмаячагын белгәне өчен, аңа мөрәҗәгать итүне таләп иткән, монафикъ исә Кәгъб ибне Әшрәф исемле яһүди тагутына мөрәҗәгать итәргә тели, чөнки аңа ришвәт биреп, аның дәгъваны үз файдасына аударуына ышанган була. Ләкин яһүдинең кыставы белән дәгъва Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) күчкәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзеннән соралган дәгъвада яһүдине хаклы күргәне өчен, хөкемне аның файдасына бирә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) яныннан чыккач, монафикъ, яһүдигә ябышып: «Әйдә дәгъвабыз белән Гомәргә дә барабыз!» – дип әйтә, һәм алар икәүләп аның янына баралар. Яһүди аңа: «Без Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хозурына чыгып, аңа дәгъвабызны аңлаттык. Ул хөкемне минем файдага нәтиҗәләндергәч, менә бу, аның хөкеменә разый булмыйча, сиңа да мөрәҗәгать итәргә теләде», – дип әйтә. Гомәр (радыйаллаһу ганһ), монафикъка борылып, яһүдинең әйткәннәре дөресме, юкмы икәнлеген сорый, уңай җавап алгач: «Сез бераз көтеп торыгыз, мин хәзер сезгә хөкем чыгарачакмын», – дип әйтә һәм кылычын буып, яннарына килеп җитәр-җитмәс, монафикъның башын чабып: «Аллаһның карарына һәм Аның расүленең хөкеменә разый булмаган кешегә мин менә шундый хөкем чыгарам», – дип әйтә. Бу вакытта Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) янына Җәбраил (галәйһиссәлам) килеп: «Һичшиксез, Гомәр хак белән ялган арасын аерды», – дигәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Гомәргә (радыйаллаһу ганһ) «Фарук» дигән кушамат бирә (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Әбүссугуд, Куртуби).
[16] Аяте кәримәнең иңү сәбәбе турында бик күп риваять бар: 1) Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) коллыктан азат иткән Сәүбан (радыйаллаһу ганһ) Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бик бирелгән булганлыктан, ансыз бер дә яши алмаган була. Беркөн чырае качкан һәм борчылуы йөзенә чыккан хәлдә пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хозурына килгәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңардан: «Синең йөзеңнең төсен нәрсә болай үзгәртте?» – дип сорый. Ул: «Я Расүлуллаһ! Миндә бернинди хасталык-фәлән юк. Ләкин сине күрә алмаган вакытта, кабат яныңа килгәнче, бик юксынам, шуннан, Ахирәтне уйлаган чагымда, сине бөтенләй күрә алмам, дип куркам, чөнки син пәйгамбәрләр булган урынга күтәреләчәксең, минем исә җәннәткә керәчәгем дә шөбһәле. Әгәр керсәм, синнән астарак дәрәҗәдә булачагым шиксез. Әгәр инде керә алмасам, ул вакыт сине мәңге күрә алмаячакмын» – дип әйтә. Менә шуннан соң әлеге аяте кәримә иңеп, Аллаһка һәм Аның расүленә итагать иткәннәрнең ике җиһанда да сөйгән кешеләре белән бергә булачакларын белдереп, сөендерә (Бәйдави, Сәгъләби, Куртуби). 2) Азан турында төш күргән Габдуллаһ ибне Зәйд хәзрәтләренең: «Я Расүлуллаһ! Син һәм без үлгәч, син (җәннәтнең иң югары дәрәҗәсе булган) Гыйльлийүндә булачаксың, шуңа күрә без сине берничек тә күрә алмаячакбыз һәм синең белән күрешә алмаячакбыз», – дигән сүзләре белән борчылуын әйткәч, бу аяте кәримә аның кебек чын күңелдән пәйгамбәрне (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сөйгән кешеләрне юатыр өчен иңә.
[17] Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) болай аңлаткан: Габдуррахман ибне Гауф, Микъдад ибне Әсвәд, Кудамә ибне Мазгун һәм Сәгъд ибне Әби Вәккас (радыйаллаһу ганһүм), һиҗрәттән әүвәл Мәккәи Мөкәррәмәдә мөшрикләрдән күп җәфа чиккәннәре өчен, еш кына Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «И, Аллаһның пәйгамбәре! Без мөшрикләр булган чакта көчле-куәтле идек, иман иткәннән соң исә, көчсез һәм түбән хәлгә төшерелдек. Син безгә рөхсәт ит тә, без мөшрикләр белән сугышыйк, чөнки алар безне бик нык җәфалыйлар» – дип шикаять итәләр. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) исә аларга: «Хәзергә миңа гафу итү әмер ителде, алар белән сугышмагыз», – дип әйтә. Һиҗрәттән соң мөэминнәргә үзләре теләгән җиһад фарыз кылынгач исә, аларның бер өлеше, Мәдинәдәге тынычлыкка алданып, дөнья мәшәкатьләренә биреләләр һәм җиһадка чыкмыйлар. Менә бу аяте кәримә аларга бер кисәтү буларак иңә (Ибне Кәсир, Куртуби, Сүютый, Алуси).
[18] Бу азлар – Кусс ибне Сагыйдә, Зәйд ибне Гамр һәм Вәрака ибне Нәүфәл (радыйаллаһу ганһүм) кебек, Аллаһы Тәгалә биргән өстен акыл аркасында фитрәт чорында ук һидаятькә ияргән һәм шайтанга буйсынудан баш тарткан кешеләр (Алуси).
[19] Аяте кәримәдә әйтелгән «шәфәгать» – бер кешенең дөнья яки Ахирәт мәнфәгатьләренең берәрсенә ирешә алуы яки нинди дә булса бер зарардан котылуы өчен, сүз белән арадашчылык итү дигәнне аңлата. Шәфәгатьнең «яхшы» булуы өчен, бер мөселманның хокукы саклану яки аңардан бер-бер начарлыкның ераклаштырылуы кебек шәригать кысаларыннан чыкмаган бер максат белән, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен генә эшләнүе, моның өчен ришвәт алынмавы һәм кол хакларының берсе дә бозылмавы кебек шартлар үтәлергә тиеш.
[20] Аятьнең иңү сәбәбе турында берничә караш бар: 1) Мөҗаһидтән (рәхимәһуллаһ) риваять ителгәнчә, бер җәмәгать Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килеп, Исламга керәләр һәм, Аллаһ теләгән кадәр Мәдинәи Мөнәүвәрәдә торганнан соң, авырганлыкларын сылтау итеп, чүлгә күчү теләге белән Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) рөхсәт сорыйлар. Рөхсәт алгач, Мәдинәдән чыгып китәләр. Кунарга туктый-туктый юлларын дәвам иткәндә, мөшрикләргә кушылып, алар белән бергә яши башлыйлар. Мондый хәлдә мөселманнар уртак фикергә килә алмыйча, алар хакында икегә аерылалар. Берәүләре: «Алар безнең кебек мөселман булсалар, безнең белән калырлар һәм, без сабыр иткән кебек, алар да сабыр итәрләр иде», – дип әйтәләр. Икенчеләре исә: «Алар – мөселман кешеләр, нинди хәлдә икәнлекләре ачыкланганчы, аларны көферлектә гаепли алмыйбыз», – диләр. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәне иңдереп, аларның монафикъ булуларын ачып сала. 2) Ибне Габбас һәм Катадә (радыйаллаһу ганһүм) фикерләренчә, аяте кәримә, Мәккәдә мөселман икәнлекләрен белдергән хәлдә, мөшрикләргә ярдәм итеп йөргән бер җәмәгать хакында иңгән. Болар Мәккәдән һиҗрәт кылмагач, мөселманнар алар хакында ике төрле фикер йөртә башлаган. Менә бу хакта шушы һәм моңардан соңгы аяте кәримә иңеп, аларны монафикъ дип атаган һәм һиҗрәт кылганчыга кадәр мөэминнәргә алар белән дуслык кормаска әмер иткән (Тәфсир әл-кәбир, Хазин, Нәсәфи).
[21] Гурвә ибне Зүбәйрдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Хүзәйфә ибне әл-Йәман (радыйаллаһу ганһ) Өхед көнендә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән бергә була. Бәрелеш вакытында мөселманнар, кяфер дип санап, хаталык белән аның әтисе Йәманны (радыйаллаһу ганһ) үтерәләр. Хүзәйфә (радыйаллаһу ганһ) бу эшкә никадәр комачауларга тырышса да, мөселманнар аның: «Бу минем әти!» – дигән сүзен Йәманны (радыйаллаһу ганһ) үтергәч кенә аңлап җитәләр. Ул бары тик: «Аллаһ сезне ярлыкасын. Ул – рәхимлеләрнең иң рәхимлесе» – дигәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) каршында дәрәҗәсе тагын да арта. Бу вакыйгадан соң менә шушы аять иңеп, бер мөселманның сугышта кяфер санап ялгышлык белән үтергән башка бер мөселман өчен нинди кәффарәт үтәргә тиешлеген бәян итә. Ибне Зәйдтән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Әбү әд-Дәрда (радыйаллаһу ганһ), бер сугыш вакытында үзенең отрядыннан аерылып, бер үзәнлеккә керә. Шунда очраткан бер көтүчене дошман бер кяфергә санап, аңа ташлана, тегесе тәүхид кәлимәсен укыса да, аны үтерә һәм сарыкларын куып алып китә. Соңыннан бу вакыйга аркасында эчендә бер тынгысызлык тоя башлый һәм булган хәлне Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сөйләп бирә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа: «Аның йөрәген ярып иманлы булу-булмавын карасаң иде!» – дигәч, ул: «Я Расүлуллаһ! Йөрәген ярсам, нәрсә табар идем?» – дип сорый. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Ул йөрәгендә булганны сиңа теле белән белдерсә дә, син аны расламадың», – дип әйтә. Әбү әд-Дәрда (радыйаллаһу ганһ) хәзер үзен нәрсә көтәчәген сорый. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кабат-кабат: «Син тәүхид кәлимәсен әйткән кешегә ничек шулай итә алдың?» – дип әйтә торгач, Әбү әд-Дәрданы (радыйаллаһу ганһ) шулкадәр борчу баса ки, ул: «Их, мин яңа гына мөселман булган булса идем дә, ул вакытта мөселман була торып, шундый гөнаһ кылмаган булса идем», – дип өзгәләнә. Менә бу вакыйгага карата әлеге аяте кәримә иңеп, аңа кәффарәтен бәян итә (Табәри, Җәмигъ әл-бәйан 129/5) .
[22] Аяте кәримә Микъйас исемле бер мөртәт хакында иңгәнлектән, мондагы хөкем мөэминнәрне колачламыйча, фәкать кяферләргә генә кагыла. Мөселман кешене белә торып үтерү иң зур гөнаһлардан берсе булса да, бу гөнаһ үтерүчене кяфер итми. Әмма кылган эшне хәләл күреп үтерү яки берәр мөселманны иманы өчен үтерү үтерүчене кяфер иткәнлектән, аның җәзасы, әлеге аяте кәримәдә ачык белдерелгәнчә, мәңгелек җәһәннәм булыр, ләкин бу – зур гөнаһының җәзасы түгел, кяферлегенең җәзасы.
[23] Ибне Җүбәйр (радыйаллаһу ганһ) риваять иткәнчә, бу аяте кәримә Җүндәб ибне Дамра (радыйаллаһу ганһ) хакында иңгән. Һиҗрәт фарыз кылынганнан соң, бу гамәлне үтәми калучылар турында иңгән кисәтү аятьләрен ишеткәч, ул улларына: «Мине Мәдинәгә алып барыгыз, чөнки мин һиҗрәткә көче җитмәгән көчсез кеше дә түгелмен, юлны белмәүче дә түгелмен. Валлаһи, мин бүгенге төнне Мәккәдә үткәрмәячәкмен», – дип әйтә. Шулай итеп, уллары аны юлга чыгаралар. Әмма Тәнгыймь дип аталган урынга җиткәч, вафат булачагын аңлаган бу зат, уң кулын сул кулы өстенә куя да: «И, Аллаһым! Менә бу – Синең кулың, монысы исә Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кулы. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Сиңа ничек бәйгать биргән булса, мин дә сиңа шулай бәйгать бирәм» – дип әйтә һәм вафат була. Аның үлем хәбәрен алган мөшрикләр: «Теләгенә ирешә алмады», – дип сөенә башлыйлар. Сәхабәи кирам исә: «Их, Мәдинәгә җитеп үлеп киткән булса, әҗере тулырак булыр иде!» – дип әйтәләр. Бу аяте кәримә иңеп, аңа савап бирүне Аллаһы Тәгалә Үз өстенә алганы, шуңа күрә тулы һиҗрәт савабы казанганлыгын бәян итә. Моңа таянып, голәмә белем алу, хаҗ, хәләл кәсеп яки изге бер кешене Аллаһ өчен зиярәт итү кебек шәригать тыймаган бер юлга чыгып, максатына ирешә алмыйча үлгән кешенең шул ук максат белән йөргән кеше ирешкән савапларны казаначагын белдерә (Табәри, Алуси).
[24] Ибне Габбас һәм Җабирдән (радыйаллаһу ганһүм) риваять ителгәнчә, бер сугышта мөшрикләр, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәхабәләренең өйлә намазын җәмәгать белән укыганнарын күреп, аларга намаз вакытында һөҗүм итмәгәннәренә үкенәләр. Шуннан кайберәүләре: «Хәзергә аларга тими торыгыз, чөнки аларның бераздан аталарыннан һәм улларыннан да кадерлерәк санаган икенде намазлары бар. Шуңа торып баскач, сез һөҗүм итәрсез», – дип әйтәләр. Җәбраил (галәйһиссәлам) иңеп: «Я Мөхәммәд! Һичшиксез, бу курку намазы ки, син араларында булып, аларга намаз укыткан чакта...» мәгънәсендәге бу аяте кәримәне укый (Бәйдави, Мәгалим әт-тәнзил: 1/472). Ул көнне мөселманнарның икенде намазын көтеп торган мөшрикләр, намаз вакыты кергәч, аларның барысы да бергә намазга басмыйча, икегә бүленгәннәрен, бер төркемнең Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) оеп укыганын, икенче төркемнең сакта торуын күргәч, хәйран калалар һәм баягы фикерләренең мөселманнарга кем тарафыннан җиткерелүен тикшерү нәтиҗәсендә, өйлә белән икенде арасында бу мәсьәләдә Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) вәхи килгәнен ишеткәч, мөшрикләрнең рәисе Халид ибне Вәлид мөселман була (Куртуби).
[25] Бу аяте кәримәдән аңлашылганча, намаз – мөэминнәргә теләсә кайчан түгел, вакытлары билгеләнеп фарыз кылынган бер гыйбадәт. Фарыз намазларның биш вакыт булганы бу аяте кәримәдә бик кыска һәм томанлырак итеп әйтелсә дә, «Бәкара» сүрәсенең 238 нче аяте кәримәсе, «Исра» сүрәсенең 78 нче аяте кәримәсе, «Рум» сүрәсенең17 нче һәм 18 нче аяте кәримәләре, «Һуд» сүрәсенең 114 нче аяте кәримәсе, «Таһа» сүрәсенең130 нчы аяте кәримәсе, тагын «Зарийат» сүрәсенең 39 нчы һәм 40 нчы аяте кәримәләрендә биш вакыт намазның аерым-аерым биш вакыты бәян ителгән. Моннан тыш, намазның биш вакыт буларак фарыз кылынуына карата бик күп санлы мөтәватир хәдис-шәрифләр бар. Өммәттә бер көн һәм бер төн эчендә биш вакыт намаз фарыз булганы хакында бернинди фикер каршылыгы юк (Әмма Китап, сөннәт һәм иҗмагтан моның кадәр дәлил булган шундый мөһим мәсьәләдә үзләрен галим дип санаган кайбер кешеләр тарафыннан инкяр ителә). Моңа дәлил буларак алар Коръәни Кәримдә биш санының ачыктан-ачык әйтелмәгәнен алга сөрә, ләкин Аллаһы Тәгаләнең белдерүе белән гаиб мәсьәләләрдән хәбәрдар булган Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) «Ислам тоткаларының берәм-берәм бозылачагын һәм соңыннан намазның өч вакыт булганын яклаучыларның чыгачагын, әмма Аллаһы Тәгаләнең бу кешеләрне Дәҗҗал белән бергә җыячагын» алдан ук белдерә (Хаким, әл-Мүстәдрәк, Фитән: № 8448, 4/516).
[26] Катадә ибне Нугман (радыйаллаһу ганһ) болай ди: «Арабызда Үбәйрикъ уллары дип аталган бер гаилә халкы бар иде. Алардан булган Бәшир исемле монафикъ берәү шигырь сөйләп, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләреннән ачы көлә, соңыннан бу шигырьне гарәпләрдән берәрсенә нисбәт итеп: «Фәлән шулай диде, төгән болай әйтте», – дип әйтә иде. Сәхабәләр, бу шигырьләрне ишеткәч: «Валлаһи, бу шигырьне шул шакшы бәндәдән башка беркем чыгармаган. Аны, һичшиксез, Ибне Үбәйрикъ сөйләгән», – дип әйтәләр иде. Бу гаилә җаһилият дәверендә дә Ислам чорында да мохтаҗлыкта яшәде. Ул вакытта Мәдинәдә кешеләрнең ризыгы хөрмә белән арпадан гыйбарәт иде. Әгәр кеше бай булса, ак он сатучы килгән чакта, аңардан сатып алган онын үз гаиләсенә генә тота иде. Бервакыт Шамнан бер сәүдәгәр килде. Дәү абыем Рифага ибне Зәйд бер йөк ак он алды һәм аны чоланга куйды. Анда тагын сугыш кораллары, көбә кием һәм кылыч та бар иде. Бер төнне угрылар онны һәм корал-яракны урладылар. Иртән дәү абыем Рифага миңа сугылды һәм булган хәлне хәбәр итте. Шуннан без мәхәлләдә урланган әйберләрне эзләү белән мәшгуль булып йөргәндә, төнлә Үбәйрикъ улларының учак якканнарын ишеттек һәм алар тирәсендә тупландык. Сорау ала башлагач, Аллаһ белән ант итә-итә, арабызда намуслы кеше булып танылган Ләбид ибне Сәһлне карак дип күрсәттеләр. Бу яланы ишетүгә, Ләбид кылычын суырып чыгарды да аларга: «Валлаһи, я бу урлашны кем эшләгәнен әйтәсез, я бу кылыч сезне тураячак!» – диде. Тегеләр, эшнең җитдилеген аңлагач: «Безгә җикеренмә, синең ул урлашка нинди кагылышың бар?» – дип сүзләрен үзгәрттеләр. Эзләнү нәтиҗәсендә боларның урлаганлыкларында шигебез калмагач, дәү абыем миңа Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) барып, хәлне аңлатып бирергә кушты. Мин Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) янына бардым һәм: «Безнең арадагы бер хәерсез гаилә халкы дәү абыемның корал-ярак һәм азык-төлеген урлады. Ашау-эчүгә ихтыяҗыбыз юк, һичьюгы коралларны кайтарсыннар», – дидем. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Мин бу хакта әмер бирәчәкмен», – дип әйтте. Вазгыятьтән хәбәр алган Үбәйрикъ уллары Үсәйр ибне Гурвә исемле кешеләренә барып, аны урлашмаганнарына ышандырдылар. Мәхәлләдән бер төркем кеше дә аларга инанып, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «И, Аллаһның Расүле! Катадә белән аның дәү абыйсы арабыздагы намуслы гаиләгә, бернинди дәлилгә таянмыйча, яла якты», – диделәр. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) миңа: «Мөселман һәм намуслы дип танылган бер гаиләгә яла ягып, угрылыкта гаеплисеңме? Дәлилең дә юк бит!» – диде. Мин: «Әллә күпме малым китсә, китсен иде, тик Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бу хакта бер сүз дә әйтмәгән булса идем», – дигән уйлар белән аннан китеп бардым. Дәү абыем минем янга килеп, ни булганын сорагач, мин аңа булган-беткәннәрне сөйләп бирдем. Ул исә: «Ярдәм сорала торган зат – Аллаһы Тәгалә генә», – диде. Күп тә үтмәде, бу аяте кәримәдән башлап унбер аять (105-115) иңгәч, урланган коралларны Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) китереп бирделәр, ул исә аларны дәү абыема тапшырды (Тирмизи, Тәфсир: 5, № 3036, 5/245; Табәри № 10416, 4/266).
[27] Үбәйрикъ уллары хакындагы аяте кәримәләр иңгәч, сәхабәи кирам хакында мыскыллы шигырьләр сөйләп йөргән Бәшир исемле монафикъ мөшрикләр ягына күчә һәм Сүлафә бинте Сәгъд ибне Сүмәййәгә барып кунак була. Шуннан Аллаһы Тәгалә шушы һәм моңардан соңгы аяте кәримәләрне иңдерә. Бәшир Сүлафә янына кунак булып баргач, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) шагыйре Хәсән ибне Сабит (радыйаллаһу ганһ) берникадәр шигырьләр сөйләтеп, ул хатынны мыскыл иттерә. Бу шигырьләр Сүлафәнең колагына барып ирешкәч, ул Бәширнең менгесенең иярен алып аның ятагына ташлый да: «Югал! Миңа Хәсәннең шигырен бүләк итүдән башка бер яхшылык китермәдең», – дип әйтә (Тирмизи, Тәфсир: 5, № 3036, 5/245; Табәри № 10416, 4/266).
[28] Аяте кәримәдә мөрәҗәгать ителгән потпәрәстләрнең ышануынча, үлгәннән соң терелү юк, игелекләр өчен әҗер алынмый, начарлыклар өчен җәза бирелми. Әһле китап исә, үзләреннән башка беркем дә җәннәткә кермәячәк, Аллаһның уллары һәм дуслары булган өчен, алар газапка тартылсалар да, санаулы көннәрне исәпкә алмаганда, утка ташланмаячаклар, дип ышана. «Явызлык кылган кеше шуның белән үк җәзага дучар ителәчәк тә» җөмләсе иңгәч, бу сәхабәгә бик авырга килә. Аларның кайберләре хәтта моны Коръәндәге иң авыр аять буларак күрә. Мәсәлән, Әбү Бәкер (радыйаллаһу ганһ): «Я Расүлуллаһ! Һәрберебез гөнаһ кылабыз. Һәр кылганыбызның җәзасын алгач, бу аятьтән соң ничек котылу өмет итә алыйк?» – дип сорагач, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «И, Әбү Бәкер! Аллаһ сине ярлыкасын! Син бер дә авырмыйсыңмы? Син бер дә арымыйсыңмы? Син бер дә борчылмыйсыңмы? Син бер дә нужа чикмисеңме? Начарлыкларыгызга бирелә торган җәза менә шушы инде», – дип әйтә (Әхмәд ибне Хәнбәл, әл-Мүснәд, № 68-71, 1/35). Икенче бер хәдис-шәрифтә дә: «Явызлык кылган кеше аның җәзасын дөньяда алыр», – дип әйтеп, бу хисапның Ахирәткә калмаячагына ишарә ясалган (Әхмәд ибне Хәнбәл, әл-Мүснәд № 23 1/24). Бүтән бер хәдис-шәриф исә: «Дөньяда мөэминнәрнең бәдәннәренә сызлау китергән чирләр белән», – дип моны тәфсир иткән (Әхмәд ибне Хәнбәл, әл-Мүснәд, № 68, 1/35; № 23, 1/24; № 24422, 9/334) Әбү Һүрәйрадан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Урта юлны тотыгыз һәм дөреслекне эзләгез. Мондый хәлдә берникадәр хаталар эшләсәгез дә, болар гафу ителер, чөнки мөэмингә килгән һәрбер кыенлыкта бер кәффарәт бар. Хәтта сыдырылган бер эздә яки кадалган шырпыда да» (Әхмәд ибне Хәнбәл, Бирр, 14, № 2574, 4/1993), – дип әйтеп, халык күзендә кыенлык булып та саналмаган вак азапларны да бу җәзага үрнәк итеп китерә.
[29] Бу аяте кәримә кешенең, күңел тартуы кебек үзгәртү хәленнән килмәгән нәрсәләр өчен, җәзага тартылмаячагын бәян итү белән бергә, сүз һәм гамәл кебек көченнән килгән мәсьәләләрдә җаваплы икәнлеген, шуның өчен хатыннары арасында белә торып гаделсезлек кылу белән гөнаһлы булачагын аңлата. Шуңа күрә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыннары арасында төнге нәүбәтләрен бертигез бүлә һәм: «Әй Аллаһым! Минем кулымнан килгәне – менә бу. Шулай булгач, Синең генә көчең җиткән, минем көчем җитмәгән нәрсәләрдә мине җавапка тартма», – дип дога кыла торган була (Әбү Давыд, Никах: 37, № 2134, 1/648)
[30] Аяте кәримәдә иман иткән кешеләрдән кабат иман соралуның берничә төрле шәрехе бар. «И, иман китерүчеләр! Иманда нык һәм дәвамлы булыгыз!»; «И, ияреп кенә инанучылар! Исламның дөреслегенең дәлилләрен яхшылап өйрәнеп, хакыйкый мәгънәдә иман китерегез!»; «И, гомуми рәвештә иман китерүчеләр! Исламның һәр хөкеменә бөтен нечкәлекләре белән ышаныгыз!» рәвешендәге мәгънәләр – боларның берничәсе, тагын берничәсе исә югарыда китерелде. Аяте кәримәнең кайбер әһле китап мөэминнәре хакында иңгәне дә риваять ителә, алар Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) барып: «Я Расүлуллаһ! Без сиңа һәм Коръәнгә, Мусага (галәйһиссәләм) һәм Тәүратка, тагын Гозәергә инанабыз, болардан тыш китапларны һәм пәйгамбәрләрне инкяр итәбез, – дип әйтәләр. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Юк! Аллаһка, Аның расүле Мөхәммәдкә, Коръәнгә һәм аңардан алдагы бөтен китапларга иман китерегез!» – дигәч, алар ризалашмыйлар. Ләкин бераздан, бу аяте кәримә иңгәч, һәммәсе иман китерә.
[31] Бу аять кәримәдә монафикъларның Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) алдарга маташулары Аллаһы Тәгаләне алдарга тырышу буларак бәяләнгән ки, болай итеп Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дәрәҗәсе нинди бөек булганы күрсәтелгән. «Фәтх» сүрәсенең 10 нчы аяте кәримәсендә Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бәйгать бирүнең Аллаһы Тәгалә белән бәйгатьләшү буларак телгә алынуы да бу максатка йөз тоткан.Аллаһы Тәгаләнең монафикъларны алдавы исә аларның хәйләләрен үзләренә кире кайтару, бу Ахирәттә мәйданга киләчәк. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә каберләреннән калыккан чакта мөэминнәргә бирә торган нур кебек бер нурны аларга да бирәчәк, ләкин алар Сират күперенә барып җитүгә, ул нурны сүндерәчәк.Монафикъларның намазга иренеп кенә басуларының, җәмәгать намазларына баргач, бер сүлпәнлек нәтиҗәсе буларак теләмичә генә әкрен-әкрен укуларының сәбәбе – намазларыннан бернинди савап өмет итмәүләре, укымаган очракларында исә бернинди җәза көтмәүләре. Шуңа күрә аларга ястү намазы белән иртә намазы бик авырга килә, чөнки ястү көннең иң арылган вакытына, иртә исә йокының иң татлы вакытына туры килә. Аларның максаты Аллаһның ризалыгы булмыйча, кешеләргә күрсәтү генә булганлыктан, алар Аллаһны бик аз искә ала. Бу исә «алар намазга диннең әмере булганы өчен түгел, кешегә күрсәтү һәм «намаз укыйлар» дигән сүз булсын өчен баралар», дигән мәгънәгә килә. Шул сәбәпле Хәсән (радыйаллаһу ганһ): «Әгәр аларның шушы аз булган зикерләре Аллаһ өчен булса, һичшиксез, күп булып саналыр иде», – дип әйтә.
[32] Бу аять кәримәдән аңлашылганча, пәйгамбәрләрнең берсенә генә инанмыйча, араларында аерма ясаган кешеләр, чын мәгънәсендә, кяферләр. Шул сәбәпле, хәзерге заманда галим дип саналган кайбер бәндәләрнең «Бәкара» сүрәсенең 62 нче аяте кәримәсендә телгә алынган «Аллаһка һәм Ахирәт көненә иман һәм изге гамәл кылу» шартлары белән канәгатьләнеп, пәйгамбәрләрнең һәммәсенә дә иман шарты үтәлми торып, яһүди һәм насараларның да җәннәткә керәчәкләрен әйтүләре – шундый бер адашу, сәгадәт гасырыннан бүгенгәчә һичбер мөселман мондый бернәрсә әйтмәгән һәм бу фикердә булмаган. Билгеле булганча, Коръәни Кәримнең аятьләре арасында бернинди капма-каршылык турында сүз дә була алмый. Әмма бу хосус аятьләрнең бөтенесен бергә бәяләгән чакта алга чыга. Юкса, бер аятьтә булган кайбер шартлар белән канәгатьләнеп, башка аятьләрдә булган шартларны күрмәү кешене иман һәм гамәл ягыннан зур ялгышларга илтә ала. Менә биредә Аллаһка иманнан соң пәйгамбәрләргә инану шарты белдерелгән, һәм ул пәйгамбәрләр арасында иман ягыннан бернинди аерма ясамау кирәклеге, киресенчә булганда, кешенең чын мәгънәдә кяфер булачагы аңлатылган. Алдагы аяте кәримәдә дә фәкать пәйгамбәрләр арасында аерма ясамаучыларга гына әҗер-савап биреләчәге ап-ачык бәян ителгән. Бу хакта тулырак мәгълүмат өчен карагыз: «Бәкара» сүрәсе, 62; «Әгъраф» сүрәсе, 158.
[33] Бу аять кәримәдән аңлашылганча, яһүдиләр Гайсәне (галәйһиссәлам) үтермәгәннәр, шуңа күрә тәрегә кадакланган кеше аны үтерергә, дип җибәрелгән Яһуда була, Аллаһы Тәгалә аның йөзен Гайсәгә (галәйһиссәлам) охшатып, Гайсәне (галәйһиссәлам) булган хәлендә күкләргә күтәреп, аларны бу мәсьәләнең башына чыга алмаслык хәлгә сала. Шул сәбәпле насаралар да зур каршылыклар эчендә, чөнки алар да Гайсәне (галәйһиссәлам) хачка кадакланып үтерелгән дигән ялгыш иманда. Аллаһы Тәгалә мөселманнарга насыйп иткән дөрес иман исә Хәсәннән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә белдерелгәнчә: «Гайсә (галәйһиссәлам) үлмәгән һәм Кыямәттән алда кабат кайтачак» (Табәри, № 7129, 3/288). Моңардан соңгы аятьтә дә Гайсәнең (галәйһиссәлам) вафатыннан алда әһле китапның бөтенесенең аңа Аллаһның колы һәм расүле (галәйһиссәлам) буларак дөрес инану белән иман итәчәге белдерелгән, бу ахыр заманда Дәҗҗалны үтерү һәм хәзрәте Мәһдигә ярдәм итеп, Исламны дөньяга хаким итү өчен, иңгән чагында булачак, чөнки ул вакытта Ислам диненнән башка бер дин дә калмаячак. Гайсә (галәйһиссәлам) исә пәйгамбәрлек вазифасы белән түгел, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) өммәт булу шәрәфенә ирешер өчен иңәчәк.
[34] Бу аять кәримәдән аңлашылганча, Коръәни Кәримдә исемнәре әйтелмәгән бик күп пәйгамбәр бар, ләкин аларның саны белдерелмәгәнгә күрә, төрле карашлар килеп чыккан. Имам Куртуби бәян иткәнчә, пәйгамбәрләрнең саны хакында риваять ителгән хәдис-шәрифләрнең иң сахихы – Әбү Зәррнең (радыйаллаһу ганһ) хәдисе. Бервакыт ул Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мәчеттә берүзе утырган чакта аның янына керә һәм аңардан нәбиләрнең санын сорый. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Йөз дә егерме дүрт мең», – дип әйтә. Араларыннан ничәсе расүл икәнлеген сорагач, ул: «Өч йөз дә унөч», – дип җавап бирә (Хаким, әл-Мүстәдрәк, № 4166, 2/652). Ләкин сан мәсьәләсе игътикадка кагылышы булмаганга күрә, Аллаһы Тәгалә җибәргән нәби белән расүлләрнең барчасына инанылып, ниндидер аерым саннарга ябышып торуның бер дә кирәге юк. Коръәни Кәримдә исемнәре телгә алынган пәйгамбәрләр егерме биш: Адәм, Идрис, Нух, Һуд, Салих, Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Йосыф, Әюб, Шугайб, Лут, Яхъя, Зәкәрия, Муса, Һарун, Давыд, Сөләйман, Юныс, Ильяс, Әльясаг, Зүлкифль, Гайсә һәм Мөхәммәд (саләватуллаһи галә нәбийина вә галәйһим әҗмәгыйн). Коръәни Кәримдә исемнәре әйтелгән Гозәйер, Локман, Зөлкарнәйн, Түббәгъ һәм кыйссасы сөйләнгән Хозырның (галәйһимүссәлам) пәйгамбәрлекләре төгәл билгеле булмаганлыктан, бу мәсьәләне куертуның кирәге юк.
[35] Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә Гыймран кызы Мәрьямнән башка бер генә хатын-кызны да исеме белән телгә алмаган, фәкать, «Мәрьям» исемен утыздан артык урында әйтеп киткән. Голәмә моның хикмәте хакында берничә фикердә торган. 1) Нәселле кешеләр, халык алдында үз хатыннарының исемнәрен ачыктан-ачык әйтмичә, төрле тәгъбирләр белән кинаяләп телгә алалар, ләкин мәҗлестә җарияләренең исемнәрен әйтеп сөйләргә кимсенми торган булалар. Насаралар Мәрьям һәм аның улы турында Аллаһның хатыны һәм улы рәвешендә яла яккач, Аллаһы Тәгалә Мәрьям исемен ачыктан-ачык телгә алу белән аларга: «Сез үз хатыннарыгызның исемнәрен әйтергә ояласыз икән, Мәрьям минем хатыным булса, Мин аның исемен сезгә әйтер идеммени?» – дип әйтмәкче булган.2) Гайсәнең (галәйһиссәлам) атасы булмавына ышану иман шартларының берсе булганын исәпкә алып, аның исеме Коръәни Кәримдә һәрвакыт әнисенә нисбәт ителеп кабатланган. Болай итеп аның атасының булмавы һәм ләгънәтле яһүдиләрнең ялаларыннан пакь булуы ассызыкланган.Аяте кәримәдә әйтелгән «Аңардан бер рух» гыйбарәсеннән Гайсәнең (галәйһиссәлам) Аллаһтан бер кисәк булганы кебек бер мәгънә бөтенләй чыгарыла алмый, чөнки Гайсәнең (галәйһиссәлам) яратылышы бүтән кешеләрнеке кебек булмаган, ләкин ул Аллаһы Тәгаләнең әмере белән Җәбраилнең (галәйһиссәлам) хәзрәте Мәрьямгә өрүе белән яралтыла ки, бу хосуста да ул берүзе генә түгел. Адәм (галәйһиссәлам), мәсәлән, анасыз һәм атасыз яралтылган. Шуңа күрә: «Аңа Үз рухымнан өрдем» (Хиҗр сүрәсе, 29) гыйбарәсе Адәмгә (галәйһиссәлам) карата да кулланылган. Шул сәбәпле, «Аллаһтан бер рух» булу сыйфаты берничек тә «Аллаһтан бер кисәк булу» мәгънәсенә ия түгел, фәкать, «Аллаһның әмере белән гадәттән тыш рәвештә яралтылган булу» мәгънәсендә килә. Аяте кәримәдә әйтелгән «Аллаһның кәлимәсе» сүзе исә Гайсәнең (галәйһиссәлам) Аллаһы Тәгаләнең: «Бар бул!» – кәлимәсе белән могҗизави шәкелдә яралтылганлыгын аңлата. Бу аяте кәримәдәге «Илаһлар өчәү димәгез» гыйбарәсе белән насараларның өчләтү гакыйдәсе кире кагылган. Аларның бу мәсьәләдәге карашлары болай да бик каршылыклы һәм томанлы. Аңлашылганы шул ки, алар Аллаһны субстанция буларак бер итеп кабул итсәләр дә, бу субстанцияне өч асылда итеп карап, өч сыйфат белән сыйфатланган бер зат итеп кабул иткәннәр, ләкин бу өч сыйфатның һәрберсен дә аерым-аерым бер зат итеп караганнар. Шуңа күрә алар «барлык», «терелек» һәм «белү» диелгән өч асылны үзләре аерым яшәештә була алган затлар дип кабул иткәннәр һәм «ата», «угыл» һәм «изге рух» яисә «изге тын» гыйбарәләре белән бу өч асылны күз уңында тотып, кяфер булганнар. Менә бу аяте кәримә, аларның өч асыл белән өч илаһны күзаллаганнарын белдереп, аларны бу өчләтү гакыйдәсеннән тыя.