Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Бөек] Китапның иңдерелүе – Бөек [Җиңелмәс] һәм Хикмәт иясе [булган] Аллаһтан.
2. Китапны Без сиңа хак белән иңдердек. Динне [һәм итагатьне ширек һәм риядан арындырып] Аңа хаслаучы буларак Аллаһка гыйбадәт кыл.
3. [Уяу булыгыз! Ширек һәм кешегә күрсәтү кебек һәртөрле таплардан арынган] Пакь дин [һәм гыйбадәт] Аллаһныкы гына. Аны калдырып, [потларны, фәрештәләрне һәм Гайсәне [галәйһиссәлам] дуслар итеп алучылар [Аллаһны инкяр итмиләр, ләкин]: «Без аларга безне Аллаһка бер якынлык белән якынайтсыннар өчен гыйбадәт кылабыз» [дип әйтәләр]. Аларның [мөшрикләр белән мөселманнарның] ихтилафка төшкән нәрсәләре хакында Аллаһ алар арасында хөкем бирәчәк. Һичшиксез, Аллаһ [«фәрештәләр – Аллаһның кызлары» кебек сүзләрендә] ялганчы булган һәм инкяр иткән кешеләрне һидаятькә ирештерми[2].
4. Әгәр дә Аллаһ [сез теләгәнчә] бер бала алырга теләгән булса, [бу мәсьәләдә сайлауны сезгә калдырмас] Үзе яралткан нәрсәләрдән теләгәнен сайлап алыр иде. [Сез үзегез уйлаганча хәтта ир бала өстенрәк тотыла торып, фәрештәләрне Үзенә кызлыкка алыр идемени? Гайсә һәм Гозәер [галәйһимәссәлам] кебек ашап-эчкән һәм тәһарәт бозган гаҗиз мәхлукларны бала итеп алыр идемени?] Ул [хатын һәм бала алудан ерак һәм] пакь! Ул – Бердәнбер һәм [тыңлаусызларны] Юк итүче булган Аллаһ.
5. Ул күкләрне һәм җирне [бар ителүләрен кимчелекле кылган бер хикмәт һәм] хак белән яралтты. Ул [көнне озайтып, төнне кыскартып] төнне көнгә кертә, көнне төнгә кертә. Ул кояшны һәм айны да [колларының файдасы өчен] буйсындырган. Аларның һәрбере [көнлек, айлык һәм еллык, янә Кыямәткә кадәр булган бөтен вакытларын тутырыр өчен] билгеләнгән бервакытка кадәр [йолдызлыкларда һәм орбиталарында] йөзеп йөриләр. Ул – Бөек [Җиңелмәс] һәм [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче.
6. Ул сезне бер җаннан яралтты. Шуннан соң аның бер кисәгеннән хатынын яралтты. [Дөя, сыер, сарык һәм кәҗәдән торган] Терлекләрдән сигез парны [яралтылып, яңгырларны] Ул сезнең өчен иңдерде. Ул сезне аналарыгызның карынында бер яралтылыш артыннан икенче бер яралтылыш белән өч төрле караңгылык эчендә бар итә. Раббыгыз булган Аллаһ – шундый. [Дөнья да һәм Ахирәт тә] Хакимлек – Аныкы гына. Аннан башка һичбер илаһ юк. [Шулай булгач] Ничек сез һаман [Аңа гыйбадәттән] йөз чөерәсез[3]?
7. Әгәр дә инкяр итсәгез, Аллаһ бит сезгә [дә, сезнең иманыгызга да] мохтаҗ түгел. Ул [бик мәрхәмәтле булганлыктан] коллары өчен [зарарлы булган] көферлеккә разый булмый. Әмма шөкер итүчеләр булсагыз, сезнең өчен моннан разый була. Һичберкем башка берәүнең [гөнаһ] йөген күтәрмәячәк. Шуннан соң Раббыгызга кайтарылачаксыз. Ул исә [һәрберегезгә дөньяда] ни кылганнарыгызны хәбәр итәчәк. Чөнки, һичшиксез, Ул – күкрәкләр ия булган нәрсәне Белүче.
8. Кешегә [авыру һәм кытлык кебек] бер зарар кагыла калса, [бөтен нәрсәдән өметләрен өзеп, ихласлык белән] Раббысына юнәлүче буларак, Аңа ялвара. Шуннан соң аңа Үзеннән [саулык һәм байлык кебек] бер нигъмәт биргәч, элек Аңа дога кылган [зарарлы] нәрсәне оныта, Аның юлыннан [кешеләрне] яздырыр өчен Аллаһка [төрле] тиңдәшләр [һәм уртаклар] таный. [Расүлем! Бу сыйфатларга ия булган Әбү Җәһел һәм Гутбә ибне Рәбига кебек мөшрикләргә] Әйт: «Кяферлегеңнән аз [гына бервакыт тагын] файдалан, чөнки син бит [җәһәннәм] Ут әһелләреннән».
9. Үзен Ахирәттән саклаган һәм Раббысының рәхмәтен өмет итеп төн сәгатьләрендә [намазында] сәҗдә кылып һәм кыямда торып, итагать иткән кешеме [җәһәннәмгә кергән кешегә тиң] соң! [Расүлем! Гыйлем һәм гамәлнең шәрәфен аңлатыр өчен] Әйт: «[Исламны] Белгән [һәм белгәне белән яшәгән] кешеләр белән [хакны] белмәгән [шул сәбәпле, наданнарча эш йөрткән һәм адашу эчендә югалып калган] кешеләр тиң була аламы?» Аек акылларга ия кешеләр генә үгетләнә. [Мөшрикләрдә исә мондый акыл юк[4]].
10. [Расүлем! Минем исемнән] Әйт: «И, Минем иман китергән колларым! Раббыгыздан куркыгыз! Бу дөньяда изге гамәл кылган кешеләр өчен әҗер бар. [Мәккәдә Исламны иркенләп тота алуыгыздан зарлансагыз, анда калуыгыз кирәк түгел]. Аллаһның җире бик киң. [Һәр гамәл өчен билгеле бер әҗер булса да] Сабыр итүчеләрнең әҗере [үлчәүләргә салынмыйча] хисапсыз биреләчәк».
11. [Расүлем!] Әйт: «Миңа [пәйгамбәрләрнең иң өстене булсам да] Аллаһка, динне [һәм гыйбадәтне ширек һәм рия кебек савапларны юк итә торган һәртөрле гөнаһтан] арындырып, Аңа гыйбадәт кылырга әмер ителде.
12. Һәм [шәрәф ягыннан] миңа мөселманнардан беренче булырга әмер ителде.
13. [Расүлем! Корәеш кяферләренә] Әйт: «Мин [сезгә ияреп] Раббыма карышсам, бөек көннең газабыннан куркамын».
14. Әйт: «Мин динемне Аңа хаслап, Аллаһка гына гыйбадәт кыламын.
15. Сез Аннан башка теләгәнегезгә табыныгыз!» [Расүлем! Синнән: «Аталарының диненә иярмәсәң, зур зарар күрерсең», – диючеләргә] Әйт: «Һичшиксез, [югалту төрләренең һәрберсен үзендә туплап, чын мәгънәсендә] зарар күрүчеләр – [дөньяда Аллаһ өчен җиреннән-йортыннан ваз кичүчеләр түгел] Кыямәт көнендә үзләре һәм гаиләләре зарар күрүчеләр. Һичшиксез, менә бу – ап-ачык зарар.
16. Аларның өсләрендә – ут катлаулары, асларында да катлаулар». Аллаһ колларын шуның белән куркыта. И, Минем колларым! Миннән куркыгыз [һәм ачуымны китерәчәк гөнаһларга кермәгез]!
17. Тагуттан да, аңа табынудан да ерак торган һәм [бөтен ялганнардан йөз чөереп, тулысынча] Аллаһка юнәлгәннәргә [үлгәндә дә, мәхшәрдә дә, соңыннан да] сөенечле хәбәр бар. [Мөхәммәд [салләллаһу галәйһи вә сәлләм!] Колларымны сөендер.
18. Алар [дингә кагылган] сүзне тыңлыйлар, [яхшы белән иң яхшы арасында сайлыйлар һәм] аның иң яхшысына иярәләр. Әнә шуларны Аллаһ [динен дөрес итеп аңларга] һидаять итте. Әнә шулар – аек акылга ия кешеләр.
19. [Үзенә] Карата [безнең «Җәһәннәмне кешеләр һәм җеннәр белән тутырачакмын» дигән] газап сүзе чынга ашкан кешене, ут эчендә булганны син коткарачаксыңмы? [Расүлем! Без кяфер буларак үләчәген белгәнне син дә коткара алмаячаксың].
20. Ләкин Раббыларыннан курыккан кешеләр өчен асларыннан елгалар агып торган бүлмәләр, алар өстендә тагын [биек итеп салынган] бүлмәләр бар. [Болар] Аллаһның вәгъдәсе буларак [чынга ашачак], Аллаһ вәгъдәсен һич бозмый.
21. [И, дөньяга алданган кеше!] Аллаһның күктән суны иңдергәнен һәм аны җирдәге чишмәләргә үткәргәнен, шуннан соң төрләре аерылган бик күп игенне аның сәбәпле чыгарганын күрмәдеңме? Шуннан [ямь-яшел һәм яшь хәленнән] соң ул [игеннәр] кибә дә, син аны сап-сары бер хәлдә күрәсең. Шуннан соң ул аны [кулга алган чагында] вакланган бер калдык итә. Аек акылга ия кешеләр өчен монда бер үгет бар.
22. Аллаһ күкрәген Ислам өчен киңәйткән һәм шул сәбәпле ул Раббысыннан [килгән] бер нур [һәм илаһи бер рәхмәт] эчендә булган кешеме [Аллаһның фитрәтен бозганы өчен күкрәге тарайган кешегә тиңме] соң! Аллаһның зикеренә [йомшак булу урынына Аның исемен һәм аятьләрен ишеткән вакытта нәфрәтләре артып, күңелләре] каты булганнарга ни үкенеч! Алар ап-ачык бер адашу эчендә[5].
23. Аллаһ сүзнең иң күркәмен [аятьләре] бер-берсенә охшаган һәм [вәгазь-үгетләре] кабатланган бер китап буларак иңдерде, аңардан Раббыларыннан курыккан кешеләрнең тиреләре [кисәтү аятьләрен ишетүгә] тетрәп бөрешә. Шуннан соң [сөенеч һәм рәхмәт аятьләрен ишетүгә исә] тиреләре һәм күңелләре Аллаһның зикеренә йомшара. Бу – Аллаһның һидаяте. Аңа теләгәнен ирештерә. [Хакка илтә торган аятьләрне тыңлаудан йөз чөергәне өчен] Аллаһ кемне дә булса адаштырса, аны туры юлга кертерлек беркем дә юк.
24. Кыямәт көнендә [кулы муенына бәйләнгән булганга] каты газаптан йөзен саклаган кешеме [бернәрсәдән саклану ихтыяҗы тоймаган ышанычлы кешегә тиңме] соң! Залимнәргә: «Үзегез казанган нәрсәне татыгыз», – дип әйтеләчәк.
25. Алардан алда булган кешеләр дә ялган дип санадылар, әмма газап аларга һич уйламаган [һәм акылларына да китермәгән] яктан килгән иде.
26. Аллаһ аларга дөнья тормышында [күпләп үтерелү, әсирлек, сөрген, җир төбенә йотылу һәм маймылга, дуңгызга әйләндерү кебек] хурлыкларны татыттырды. Ахирәт газабы исә [мәңгелек булганы өчен] тагын да күбрәк. Әгәр [моны] белсәләр иде!
27. Алар уйласыннар [һәм гамәл кылсыннар] дип, Без кешеләр өчен бу Коръәндә төрле-төрле мисаллар китердек.
28. Алар [тыюларыннан] саклансыннар дип, [Без бөек Китапны] бернинди кәкрелеге [һәм капма-каршылыгы] булмаган [һәм шикле бер генә аяте дә табылмаган] гарәпчә Коръән итеп [иңдердек].
29. Аллаһ бер мисал итеп [кол] бер кешене китерә. Аның хакында сүз көрәштергән [сүзгә күнми торган һәм начар холыклы] хуҗалары бар [шуңа күрә ул кемгә нәрсә дип җавап бирергә, кая барып өлгерергә дә белми], һәм тагын бер кешене [мисал итеп китерә], аның бер генә хуҗасы бар. Бер үрнәк буларак бу икәү бертигезләрме? Барча мактаулар – Аллаһка, ләкин аларның күбесе [моның кадәр ап-ачык үрнәкләрне дә] белмиләр.
30. Һичшиксез, син дә үләчәксең, алар да үләчәкләр.
31. Шуннан соң сез Кыямәт көнендә Раббыгыз хозурында сүз көрәштерәчәксез.
32. [Тиңдәшләре һәм балалары бар дип] Аллаһка карата ялган уйлап чыгарган яки үзенә [Коръән һәм пәйгамбәр] килгәч [һич уйлап карарга да кирәксенмичә] хакны ялган дип санаучыдан да залимрәк кем бар? Кяферләргә дигән урын җәһәннәмдә түгелмени?
33. [Коръән кебек] Дөрес нәрсәне китергән һәм аны таныган кеше – әнә шулар тәкъвалык ияләре[6].
34. Алар өчен теләгән һәрнәрсәләре Раббылары хозурында бар. Бу – изге гамәл кылучыларның әҗере.
35. Аллаһ [соң дәрәҗәдә тәкъвалык ияләре булулары мөнәсәбәте белән олы-кече димичә, һәр гөнаһка игътибарлы булганнары өчен, үз дәрәҗәләренә күрә] алар кылган иң начар нәрсәләрне алардан капласын һәм алар кылган [изге] нәрсәләр [казандырачак савапларның теләсә кайсына карап түгел] иң яхшысы белән аларга әҗер бирсен өчен [аларны бөтен теләгәннәренә ирештерәчәге турындагы вәгъдәсен аларга хәзердән бирде].
36. Колы өчен Аллаһ җитәрлек түгелмени? Алар исә [«Илаһларыбыз сиңа зарар китерәчәк», – дип әйтеп] сине Аннан башкалары белән куркыталар. Аллаһ кемне юлдан яздырса, аңа бернинди һидаять итүче дә юк[7].
37. Аллаһ кемне һидаятькә ирештерсә, аны беркем дә адаштыра алмас. Аллаһ [һич җиңелмәс һәм ирадәсенә комачау итеп булмаган бердәнбер көчкә ия булган һәм дуслары өчен дошманнарына] җавап буларак җәза бирүче бер Бөек [Җиңелмәс] түгелме?
38. Син алардан [ширек кушканнардан]: «Күкләрне һәм җирне кем яралтты?» – дип сорасаң, [акыллы кебек] алар [да барлык һәм юклыклары мөмкин булган бөтен барлыкларны яралткан Затны белгәннәре өчен мәҗбүри рәвештә]: «Аллаһ!» – диячәкләр. Әйт: «Сез соң Аллаһны калдырып, Аңа тиңдәш итеп табынган нәрсәләрегезне күрдегезме? Әгәр дә Аллаһ миңа [авыру һәм фәкыйрьлек кебек] бер зарар [кагылдырырга] теләсә, алар аның зарарын алырлык нәрсәләрме? Яки миңа [сихәт һәм байлык кебек] бер рәхмәт теләсә, алар Аның рәхмәтен тота алырлык нәрсәләрме?» Әйт: «[Бөтен эшләремдә дә] Миңа Аллаһ җитә. Тәвәккәл итүчеләр [һәрнәрсәнең Аллаһы Тәгаләнең ирадәсендә булганын белгәннәре өчен] Аңа гына тәвәккәл итә».
39. [Расүлем! Мөшрикләрне кисәтү өчен] Әйт: «И, кавемем! Сез [көферлек һәм миңа карата дошманлык мәсьәләсендә] булган көчегез белән тырышыгыз. Һичшиксез, мин дә [Исламда нык торуда булган көчем белән] тырышам. Тиздән беләчәксез.
40. Кемгә кимсетүле газап киләсен һәм кемгә мәңгелек газап буласын».
41. [Расүлем!] Һичшиксез, Без Китапны сиңа кешеләр өчен хак белән иңдердек. Кем дә кем [аның хөкемнәре белән гамәл кылып] һидаять тапса – үз файдасына. Кем дә кем [ул Китап кушканча гамәл итмичә, туры] юлдан язса, үз зарарына булыр. Син аларга бер сакчы түгелсең [аларны көчләп бер юлга кертә алмассың].
42. Аллаһ [әҗәле җиткән] җаннарны үлемнәре вакытында [тулысынча] ала, үлмәгәннәрне [үлемнәре җитмәгәннәрне] исә йокыларында [ала, үлем җиткәч, тулысынча; йокыда чакта исә өлешчә ул рухларның бәдәннәре белән бәйләнешен өзә]. Ул үлем карары биргәннәрне тота [һәм бәдәннәренә кире җибәрми]. Бүтәннәрен исә [үлемнәре] билгеләнгән вакытка кадәр [бәдәннәренә] җибәрә. [Аллаһы Тәгаләнең тиңсез эшләрендәге өстен хикмәтләрне] Фикерләгән кешеләр өчен монда билгеләр бар.
43. Әллә алар Аллаһтан башка шәфәгатьчеләр алдылармы? [Расүлем! Ул мөшрикләргә] Әйт: «[Сез үзегез дә күргән кебек] Алар бернәрсәгә дә ия булмасалар һәм [бернәрсәне дә] аңламасалар дамы?»
44. [Расүлем!] Әйт: «Шәфәгать [хакы бирү вәкаләте тулысынча] Аллаһныкы гына. [Шуңа күрә аның рөхсәте булмыйча, беркем дә беркемгә дә ярдәм итә алмый]. Күкләрнең һәм җирнең милке [аларның идарәсе һәм хөкемдарлык вәкаләте] Аныкы гына. Соңыннан сез Аңа гына кайтарылачаксыз[8]».
45. [«Аллаһтан башка һичбер илаһ юк» мәгънәсенә килгән кәлимәи тәүхидне укып] Аллаһ бер итеп искә алынган вакытта, Ахирәткә ышанмаган кешеләрнең йөрәкләре нәфрәттән тетри. Әмма Аннан башкалар [үзләре генә яки Аллаһ белән бергә] телгә алынса, алар сөенәләр[9].
46. [Расүлем! Бу мөшрикләрне юлга салыйм дип чиккән моның кадәр мәшәкать һәм зәхмәттән соң алар өчен хәсрәтләнүеңне туктат, бөек исемнәремне һәм югары сыйфатларымны зикер белән Миңа дога кылып] Әйт: «И, күкләрнең һәм җирнең юктан бар кылучысы, [бөтен] яшеренне дә, ачыкны да белүче Аллаһ! Син ихтилаф иткән нәрсәләре хакында коллар арасында [кемнең хаклы, кемнең хаксыз булганына] карар бирәчәксең».
47. Әгәр җирдә булганнарның [төрле-төрле малларның] барысы да һәм тагын шуның кадәр үк [ширек кушкан] залимнәр кулында булса, Кыямәт көнендә аны [башларына төшәчәк] коточкыч газап өчен фидия итеп бирерләр иде. Әмма алар [газап төрләреннән] һич исәп тотмаган нәрсәләр Аллаһтан аларга ачылачак.
48. [Гамәл дәфтәрләре каршыларына чыгарылып, Аллаһка ширек кылу һәм Аның дусларына золым эшләү кебек] Үзләре кылган начар нәрсәләр аларга белдерелде. [Пәйгамбәрләр һәм китаплар кебек] Мыскыл иткән нәрсәләре аларны уратып алды.
49. Кешегә [авыру яки фәкыйрьлек кебек] бер зарар кагылган чакта, [ул бәлане үзләреннән алыр өчен] Безгә дога кыла. Шуннан соң Без аңа Үзебездән бер нигъмәт биргәч: «Ул миңа [очраклы рәвештә түгел, бу нигъмәтләр мин ия булган] гыйлемгә күрә бирелде», – дия. Юк! [Ул нигъмәтләр аңа сынау булачак] Бер фетнә. Ләкин аларның күбесе [моның шулай икәнлеген] белмиләр.
50. Алардан алдагы [Карун кебек бай] кешеләр дә шулай дигәннәр иде, әмма алар [дөнья малыннан] ирешкән нәрсәләр [Аллаһның газабына дучар булудан] аларга файда китермәс.
51. Үзләре кылган начар нәрсәләр [җәзасы] аларга иреште. Болардан [мөшрик булганнардан] золым эшләгән кешеләргә дә тиздән үзләре кылган начар нәрсәләр [җәзасы] ирешәчәк. [Кылырга теләгән нәрсәләрдән] Алар [Безне] гаҗиз калдыра алмаячаклар[10].
52. Алар Аллаһның ризыкны Үзе теләгән кешеләргә киңәйткәнен һәм [Үзе теләгәннәргә] тарайтканын белмиләрме? Һичшиксез, монда [җиде ел корылыктан соң, беркемнең катнашыннан башка җиде ел муллыкка тиенүләрендә] иман китергән кешеләр өчен [бик күп] билгеләр бар.
53. [Расүлем! Җаһилият дәверендә бик күп кеше үтергән, зина кылган һәм кол хакына кергән мөшрикләрдән сиңа килеп иман китергән очракларында, тәүбәләренең кабул ителеп-ителмәве һәм элек кылганнарының берәр кәффарәте булып-булмавы турында сораганнарга Безнең исемнән] Әйт: «И, үз-үзләренә каршы зарарда булган колларым! Аллаһның рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез, чөнки Аллаһ [ширектән тыш] барлык гөнаһларны да ярлыкый!»[11] Һичшиксез, Ул – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
54. [И, коллар] Сезгә газап килгәнче [бөтен гөнаһларыгызга да тәүбә итеп, үзегезне гыйбадәткә аеру белән] Раббыгызга кайтыгыз һәм [бөтен гамәлләрегездә] Аңа буйсыныгыз. Соңыннан [газап килгәннән соң беркем тарафыннан да] сезгә ярдәм ителмәс.
55. Сез бер дә көтмәгәндә, кинәт башыгызга газап килгәнче, Раббыгыздан сезгә иңдерелгән иң күркәм нәрсәләргә иярегез.
56. Җан иясе: «Аллаһка карата чиктән ашуым өчен ни үкенеч миңа! Мин бит [Аллаһның динен] мыскыл итүчеләрдән булдым», – димәсен өчен.
57. Яки [арагыздан бик күп кеше]: «Аллаһ мине һидаять иткән булса, мин [ширектән һәм гөнаһлардан сакланган] тәкъвалык ияләреннән булыр идем», – дип әйтмәсен өчен [хәзердән барыгыз да Коръәнгә ябышыгыз].
58. Яки газапны күргән чагында: «Әгәр миңа [дөньяга кабат] кайту булса иде дә изге гамәл кылучылардан булса идем», – димәсен өчен».
59. Юк! [И, колым! Син: «Аллаһ мине һидаять иткән булса, мин дә мөэминнәрдән булыр идем», – кебек сүзләрең белән гафу ителерсең дип санама, чөнки] сиңа Минем аятьләрем килгән иде, син исә [һич уйлап карарга да кирәксенмичә] аларны ялган дип санадың, тәкәбберләндең һәм [һидаять мөмкинлекләренә ия булган хәлеңдә үҗәтләнеп, белә торып] кяферләрдән булдың.
60. [Расүлем!] Аллаһка [тиңдәше һәм баласы бар дип күрсәтү белән Аңа] карата ялган уйлап чыгарган кешеләрне Кыямәт көнендә кап-кара йөзле күрерсең. [Аллаһның аятьләренә буйсынмыйча] Тәкәбберләнгәннәрнең урыннары җәһәннәмдә түгелмени?
61. [Кяферләр ия булган начар сыйфатлардан соң дәрәҗәдә сакланган] Тәкъвалык ияләрен исә Аллаһ котылу урыннарында [мәңгелек җәннәттә] уңышка ирештерәчәк. [Җәһәннәмгә кертү түгел] Аларга [утның тавышын ишетү кебек] начар бернәрсә [дә] кагылмаячак һәм [һәркем кара кайгыга баткан чакта] алар хәсрәт чикмәячәкләр.
62. Аллаһ – һәрнәрсәнең яралтучысы. Ул – һәрнәрсәгә Яклаучы. [Шуңа күрә бөтен барлыклар бар булуларында Аңа мохтаҗ булганнары кебек, яшәүләрен дәвам итүләре өчен дә Аңа мохтаҗлар].
63. Күкләрнең һәм җирнең [хәзинә] ачкычлары Аныкы. Аллаһның аятьләрен инкяр иткән кешеләр исә зарар күрүчеләр [һәм җәзага тартылачак кешеләр].
64. [Расүлем!] Әйт: «И, җаһилләр! Сез миңа Аллаһтан башкага гыйбадәт кылырга кушасызмы?»
65. Сиңа да, синнән алдагыларга да шулай вәхи ителде ки: «[И, пәйгамбәрем! Аллаһка] Ширек кушсаң, [моңарчы кылган шуның кадәр игелекле] эшләрең, һичшиксез, бушка китәр һәм зарар күрүчеләрдән булырсың.
66. Юк! [Ул мөшрикләргә һич иярмә! Әгәр ике җиһан бәхетенә ирешергә теләсәң] Аллаһка гына гыйбадәт кыл һәм шөкер итүчеләрдән бул!»
67. Алар [Аллаһка җисемнәргә хас сыйфатлар белән сыйфатлаган яһүдиләр] Аллаһны тиешле олылау белән олыламадылар. Югыйсә, Кыямәт көнендә бөтен җир [җиде каты белән] Аның учында. Күкләр дә Аның кодрәте белән төрелгәннәр. Ул [һәртөрле кимчелекләрдән ерак һәм] пакь! Алар ширек кушкан нәрсәләрдән Ул өстен[12].
68. Сурга [Исрафил [галәйһиссәлам] тарафыннан] өрелер дә, Аллаһ теләгәннәрдән [Җәбраил, Исрафил, Микаил һәм Газраил белән Гарешне күтәреп торган фәрештәләр һәм моңа кадәр үлгән кешеләрдән] тыш, күкләрдә булганнар һәм җирдә булганнар [барысы да] үләр. Шуннан [кырык ел үткәннән] соң, аңа тагын бер мәртәбә өрелер, алар [каберләреннән терелеп чыгып] торып басырлар һәм [тирә-якларына] каранып торырлар.
69. [Җир йөзеннән күп мәртәбәләргә киңрәк булган мәхшәрле] Җир Раббыңның нуры белән балкып китәр, Китап та [уртага] куелган булыр, пәйгамбәрләр [өммәтләренә тәблигъ эшен башкардылармы дип соралыр өчен] һәм шаһитлар китерелер дә, [колларның] араларында хак [һәм гаделлек] белән хөкем бирелер. Аларга золым ителмәс.
70. Кылган нәрсәсе һәркемгә тулысынча бирелер. Ул [Аллаһы Тәгалә] – аларның ни кылганнарын [шаһитларга һәм теркәүгә мохтаҗ булмыйча] иң яхшы белүче.
71. Кяфер булган кешеләрне төркем-төркем хәлдә җәһәннәмгә куарлар. Шуннан соң алар анда килгәч, [моңарчы бикле булган] капкалар ачылыр, сакчылар аларга [шелтә һәм кимсетү белән]: «Сезгә арагыздан расүлләр килмәделәрме дә, алар Раббыгызның аятьләрен сезгә укымадылармы һәм бу [җәһәннәмгә керү] көнегез белән очрашуыгыз турында сезне кисәтмәделәрме?» – дияр. Алар: «Әйе! Әмма [«Әлбәттә, җәһәннәмне кешеләр һәм җеннәр белән тутырачакмын» шәкелендәге илаһи] газап вәгъдәсе [безнең кебек] кяферләр өчен чынга ашты», – диярләр.
72. [Җәһәннәм сакчылары аларга:] «Эчендә мәңге калыр өчен җәһәннәм капкаларыннан керегез. [Тәүхид игътикадын кабул итүдән] Үзләрен өстен тотучыларның сыеныр урыны [булган җәһәннәм] никадәр дә яман!» – дип әйтелер.
73. Раббыларыннан курыккан [мөэмин] кешеләрне исә төркемнәр хәлендә җәннәткә алып барачаклар. Алар анда [аларга хөрмәт йөзеннән] капкалары ачылган хәлдә китерелгәч, сакчылар аларга: «Сәлам булсын сезгә! [Ширек һәм гөнаһ керләреннән] Пакь булдыгыз! Мәңге калыр өчен керегез монда!» – диячәкләр[13].
74. [Алар җәннәткә кергәч] Әйтерләр: «Барча мактаулар Аллаһка ки, [безне терелтеп, изге гамәлләребезгә җавап итеп әҗерләр бирү турында] вәгъдәсен үтәде һәм [без эчендә хәзер булган] бу урынга безне [төзеп һич мәшәкатьләнмичә, аталарыбыздан мирас калган кебек] мирасчы итте, инде без [иңе күкләр һәм җирләр кадәр булган] җәннәттә теләгән җиребездә урнаша алабыз. Гамәл кылучыларның әҗере нинди яхшы!»
75. [Ул көнне] Син фәрештәләрне, Раббыларын мактап тәсбих иткән хәлдә, Гарешне уратып алганнарын күрерсең. [Кайсын – җәннәткә, кайсын җәһәннәмгә җибәреп, коллар] Араларында хак [һәм гаделлек] белән хөкем ителде һәм [мөэминнәр белән фәрештәләр тарафыннан]: «[Коллары арасында хак белән хөкем биреп, һәркемне лаек булган урынга урнаштырганы өчен] Барча мактаулар галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһка», – диелде.
[1] Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) фикеренчә, 53 нче-55 нче аяте кәримәләр Мәдинәи Мөнәүвәрәдә иңгән.
[2] Кайберәүләрнең бу аятьтә кяферләр әйткән: «Без аларга безне Аллаһка якынайтсыннар өчен табынабыз», – сүзләрен «тәвәссүл» һәм «рабита»га каршы дәлил итеп китерүләрен аңлап җикермәүләре сәбәпле китерелә, чөнки мөшрикләр бу сүзләрендә потларга табынганнарын ап-ачык белдерәләр. Бер әүлия хөрмәтенә Раббысыннан берәр нәрсә сораган яки Аллаһ өчен сөйгән мөршиден хыялында җанландырган кешеләр исә, һич шөбһәсез, аларның да Аллаһның коллары икәнен кабул итәләр. Ләкин аларның Аллаһы Тәгаләгә үзләреннән якынрак дигән күркәм уйларына һәм аларга карата Аллаһ өчен булган сөюләренә нигезләнеп, алар белән тәвәссүл итәләр. Үз башларыннан потларны илаһ итеп алып, аларга табынучыларның кылганы белән Аллаһы Тәгаләнең: «Аңа якынаю юлларын эзләгез» («Маидә» сүрәсе, 35) әмере кушканча, Аның дусларын арадашчы итүчеләрнең бу мөгамәләсе арасында бернинди дә охшашлык юк.
[3] «Бер яралтылыш артыннан икенче бер яралтылыш» җөмләсе кешенең ана карынында кичергән дәверләргә ишарә итә ки, боларны мәни хәле, шуннан оешкан кан, шуннан бер кисәк ит, шуннан скелет, шуннан ит кидерелгән бәдән һәм ахырда рух өрелгән җанлы бер барлык буларак нәтиҗә ясый алабыз. «Өч караңгылык»тан максат исә ана карынының караңгылыгы, аналык караңгылыгы һәм яралгыны уратып алган нечкә ярының караңгылыгы.
[4] Аятьтәге мактау бу сыйфатларга ия булган бөтен мөэминнәргә кагылса да, Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Ибне Мәсгуд, Гаммар һәм Сәлман (радыйаллаһу ганһүм) кебек аерым затлар хакында иңгәне риваять ителгән.
[5] Аяте кәримә Әбү Бәкер, Гали һәм Хәмзә (радыйаллаһу ганһүм) кебек күкрәкләре Ислам өчен ачылган кешеләр белән Үбәй ибне Хәләф, Әбү Ләһәб һәм улы кебек күңелләре каты булган кяферләргә бәйле буларак иңсә дә, бу сыйфатларга ия бөтен мөэмин һәм кяфер хакында гомуми кабул ителә ала.
[6] Бу аяте кәримәдә телгә алынган зат Расүлуллаһ кына (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) була ала. Мондый хәлдә аять азагының күплек санда бирелеше аңа ышанганнарның буйсынганлык юлы белән таныган булуларыннан. Гәрчә «дөрес нәрсәне китергән» дигәннән Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), «таныган» дигәннән бигрәк тә Әбү Бәкернең (радыйаллаһу ганһ) яки бөтен мөэминнәрнең күз уңында тотылуы да кабул ителә торган караш.
[7] Бу аяте кәримә Корәеш мөшрикләренең Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Син безнең илаһларыбызга каршы бик күп сөйлисең, я моннан ваз кич, я алар сиңа зыян салачак, дип куркабыз», – диюләренә карата иңгән. Моңа нигезләнеп аяте кәримәдә кулланылган «кол» сүзеннән максат – Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм). Алда килгән аятьләр дә моны раслый. Башта Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) күз уңында тотылган бөтен колларны эченә алган гомуми бер мәгънә дә яхшы дип күрелгән.
[8] Кайберәүләрнең бу аяте кәримәне шәфәгатьнең инкарына дәлил итеп санаулары артык наданлыкларын гына уртага куя, чөнки «Аятелкөрси» һәм башка бик күп аяте кәримәләрдә Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән шәфәгать итүчеләрнең булуы ачык итеп белдерелгән. Бик күп сахих хәдистә дә пәйгамбәрләрнең, галимнәрнең һәм шәһитләрнең шәфәгать хакына ия булганнары хәбәр ителгән.
[9] Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) кебек бик күп мөфәссирләрдән риваять ителгәнчә, бу аяте кәримәдә әйтелгән «Ахирәткә ышанмаган кешеләр»дән максат гомуми мәгънәдә бөтен мөшрикләр, аерым алганда Әбү Җәһел, Вәлид ибне Гукбә, Сафуан һәм Үбәй ибне Хәләф кебек кяферләр. Аллаһтан башкалар исә Лят һәм Гузза потлары.
[10] Аяте кәримәдә ширектән ваз кичеп мөселман булачак кешеләр янаудан читтә калдырылган, көферлектә үҗәтләнеп торучылар исә бик тиздән башларына төшәчәк бәлаләр белән куркытылган. Бу газаптан максат дөньяви була ала, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һиҗрәтеннән соң җиде ел дәвам иткән кытлыкка дучар ителүләре һәм Бәдердә җитмеш олуг һәм абруйлы кешеләрне югалтулары белән бу илаһи вәгъдә үтәлгән. Гәрчә аларның Ахирәт газабы белән куркытылган булулары карашы да бар. Һәр ике газаптан куркыту турында да сүз бара ала.
[11] Әһле Сөннәтнең фикеренчә, ширекнең ярлыкануы иман шартына бәйле, башка гөнаһларның кичерелүе өчен исә тәүбә шарт түгел. Ләкин бу «колның тәүбә итүе кирәк түгел» дигән мәгънәгә туры килми, «Аллаһы Тәгалә теләгәнен тәүбәсез дә гафу итә ала» дигән сүз, чөнки тәүбәсез үлгән кешенең хәле Аллаһы Тәгаләнең теләвенә тапшырылган, теләсә гафу итә, теләсә җәза бирә.
[12] Бу аяте кәримә мүтәшабиһ аятьләрдән. Сәләфе салихин Аллаһы Тәгаләне кул һәм йөз кебек кебек әгъзалардан ерак тоту белән бергә, Аның Затына нисбәт иткән нәрсәләренә Ул теләгән мәгънәдә иман иткәннәр. Хәләф дип тәгъбир ителгән голәмә исә аяте кәримәдә кулланылган «кабза» сүзе «мүлк вә тасарруф (ия булу һәм идарә итү)» мәгънәсендә аңлаткан. «Бу фәләннең кулында» тәгъбире ул кешенең андагы хакимлеген белдергәне кебек, монда да кулына, учына алган нәрсәне бик җиңел генә итеп теләгән шәкелгә кертә алганы кебек, Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләнең җиде кат җирне бер мизгелдә харап итә алырлык көчкә ия булганын аңлата. «Уң кул» тәгъбире исә кимчелексез көчне чагылдыра. Уңның сайлап алынуы сул белән чагыштырганда тагын да көчлерәк булганыннан, «Аллаһы Тәгаләнең безнең кебек уң һәм сул куллары бар» мәгънәсендә түгел. Шулай ук җирдән күпкә зуррак булган җиде кат күкләрнең дә Кыямәт көнендә уң кулда төрелгән бер төргәк кәгазь кебек Аллаһы Тәгаләнең кодрәте каршысында чыдый алмыйча, Аның теләге белән юк булачагы белдерелгән.
[13] Галидән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, мөэминнәр җәннәтнең капкасы янына килгәч, анда бер агач үсеп утырганын күрәчәкләр. Аның астыннан ике чишмә ургылып чыгып ятачак. Иманлы бер кеше аларның берсеннән госел коенып, икенчесеннән эчкәч, тышы да, эче дә тәмам пакьләнәчәк. Менә шулвакыт җәннәт капкаларында вазифалы фәрештәләрнең бу сәламен алып җәннәткә керәчәкләр (Хазин).