Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Сад. Шәрәф иясе булган Коръән белән ант итәмен.

2. Кяферләр тәкәбберлек һәм [Аллаһка, Аның расүленә] каршылыкта [һәм шул сәбәпле инкяр иттеләр].

3. Алардан алда ничәмә гасырларны һәлак иттек! Алар [бер өмет белән «Ярдәм!» дип] кычкырып чакырганнар иде, әмма [газабыбыз килгәч] котылу вакыты түгел иде.

4. Ул кяферләр, үзләре арасыннан кисәтүче килгәненә гаҗәпкә калдылар да: «Бу бер сихерче, бер ялганчы!» – диделәр.

5. Илаһларны бер илаһка әйләндердеме? Һичшиксез, бу искитәрлек нәрсә!»

6. Араларыннан олуг кешеләре [Әбү Талибның мәҗлесеннән мондый сүзләр белән] җилле-җилле киттеләр: «Барыгыз, илаһларыгыз өчен нык булыгыз. Һичшиксез, бу [сездән] соралган нәрсә.

7. Бу турында соңгы диндә [насаралык гакыйдәсендә] ишетмәгән идек. Бу – бер уйдырма гына.

8. Китап безнең арада аңа [ятим һәм юксыл бер кешегә] иңдерелдемени?» Әйе! Алар Минем китабым хакында шикләнәләр. Әйе, алар әле дә Минем газабымны татымадылар.

9. Әллә Бөек [Җиңелмәс] һәм [бушлай] Бүләкләүче булган Раббыңның рәхмәт хәзинәләре алар янындамы [пәйгамбәрлекне теләгәннәренә биреп, теләгәннәрен мәхрүм итә алалар]?

10. Әллә күкләрең, җирнең һәм икесе арасындагыларның хакимияте алардамы? Алайса [Гарешкә чыгара торган] баскычлар буйлап менсеннәр [дә, Гарештән, галәмнәрне идарә итсеннәр һәм теләгәннәренә вәхи иңдерсеннәр].

11. [Расүлем! Алар пәйгамбәрләргә каршы] Берләшкән җәмәгатьләрдән оешкан бер гаскәр [Бәдер дигән] ерак җирдә [бик тиздән] тар-мар ителде. [Син аларның сүзләренә игътибар итмә].

12. Алардан алда Нух [галәйһиссәлам] кавеме дә, гад [кавеме] дә, [тимер] казыклар иясе [булган, теләгән һәркемнең кулларын һәм аякларын аларга бәйләп җәфалаучы] Фиргавен дә [пәйгамбәрләрен] ялганда гаепләде.

13. Сәмуд тә [Салихны [галәйһиссәлам], Лут кавеме дә [Лутны [галәйһиссәлам], Әйкә халкы да [Шугайбны [галәйһиссәлам] ялганда гаепләгән иде]. Алар – берләшкән [әмма тар-мар ителүдән котыла алмаган] җәмәгатьләр.

14. Һәммәсе дә пәйгамбәрләрне ялганда гаепләде, шуңа күрә Минем газабым [аларга] хак булды.

15. [Расүлем!] Болар да [Исрафилнең [галәйһиссәлам] сурга тәүге өрүе белән гамәлгә ашачак] бер каты тавышны гына көтәләр, аны кичектерү юк.

16. Алар: «И, Раббыбыз! [Газаптан] Насыйбыбызны безгә хисап көненнән алда тизрәк бир», – диделәр.

17. [Расүлем!] Алар [кяферләр] сөйләгән [үзәкне өзә торган] нәрсәләргә сабыр ит һәм Безнең [диндә] куәт иясе Давыд колыбызны [галәйһиссәлам] искә төшер. Һичшиксез, ул күп тәүбә итүче иде.

18. Без тауларны да буйсындырдык, алар аның белән бергә көннең ахырында һәм кояш чыккан вакытта [кодрәттән яратылган телләре белән] тәсбих итәләр иде.

19. [Һәр тарафтан янында] Тупланган кошларны да [аның әмеренә бирдек]. Һәммәсе дә [бергә тәсбих әйтергә] аңа җыелалар иде.

20. Без аның хакимлеген куәтләдек, аңа хикмәт [пәйгамбәрлек, гыйлем, күркәм гамәл һәм Зәбүр китабы] белән [хакны нахактан] аера торган [карарларны оста итеп белдерә алган] сөйләү бирдек.

21. [Расүлем! Мәхкәмәдә] Сүз көрәштерә башлаганнар турында хәбәр сиңа ирештеме? Менә алар [сакчылардан үтә алмагач, Давыд [галәйһиссәлам] мәчетенең] михраб дивары аша үрмәләп үттеләр.

22. Алар Давыд [галәйһиссәлам] янына керделәр, ул [беркем дә янына керми торган көнне һәм кайбер ярдәмнәрдән башка менеп булмаган югары урынында] алардан куркып китте. Әйттеләр: «Курыкма, [Без] ике дошман, беребез икенчесенә карата хаксызлык кылды. Син арабызда хак [һәм гаделлек] белән хөкем бир дә, чиктән чыкма һәм безне юлның турысына ирештер.

23. [Берсе сүз алып әйтте:] Менә бу минем [дин] кардәшем, аның туксан тугыз сарыгы бар, минем исә бер [генә] сарыгым бар. Ул: «Аны миңа бир», – диде һәм сүзләре белән мине җиңде».

24. [Давыд [галәйһиссәлам]: «Синең сарыгыңны үзенең сарыкларына кушарга теләве белән ул сиңа карата гаделсез эш иткән. Һичшиксез, иман китергән һәм изге гамәлләр кылучылар булмаса, [малларын бер-берләренә] кушып берләштерүчеләрдән бик күбесенең берләре икенчеләренә карата гаделсез эш итә. Әмма алар бик аз. Давыд [галәйһиссәлам] Безнең аны сынавыбызны шиксез белде һәм [түбәнчелеге сәбәпле] шундук Раббысыннан мәгъфирәт сорады, рөкүгъ белән җиргә капланды һәм [Аллаһы Тәгаләгә] юнәлде.

25. Без аңа моны кичердек. Һичшиксез, ул Безгә якын һәм аның өчен [җәннәт кебек] күркәм кайту урыны бар.

26. [Бу якынлыкның бер билгесе буларак аңа болай вәхи иттек:] «И, Давыд! Һичшиксез, Без сине җирдә бер хәлифә итеп билгеләдек. Кешеләр арасында хак [һәм гаделлек] белән хөкем бир, [нәфестән килгән] начар теләккә иярмә, юкса ул сине Аллаһның юлыннан яздырыр. Һичшиксез, Аллаһның юлыннан язганнарга, хисап көнен онытулары сәбәпле, каты газап бар.[1]»

27. Без күк белән җирне һәм икесе арасындагыларны [максатсыз] бушка гына яралтмадык. Болай кяфер булган кешеләр уйлый. Ул инкяр иткән кешеләргә [җәһәннәм] Уттан һәлак бар.

28. Әллә Без иман китергән һәм изге гамәлләр кылганнарны җирдә бозыклык кылган [кяфер] кешеләр кебек итәбезме? Яки Без тәкъвалык ияләрен бозыклар кебек итәбезме[2]?

29. [Коръәни Кәрим] Мөбәрәк бер Китап ки, аны алар аның аятьләрен уйласыннар һәм [нәфесләренең бозык теләкләреннән арынган] аек акылга ия булганнар үгетләнсен дип сиңа иңдердек.

30. Давыдка да [галәйһиссәлам] Сөләйманны [галәйһиссәлам] Без бирдек. [Ул] Нинди күркәм бер кол иде! Чөнки, һичшиксез, ул [бик вак бер тайпылыш кылганда да, үкенеп Раббысына] күп тәүбә кылучы иде.

31. Менә өйләдән соң аңа, өч аягында торып, бер аягының тоягы чак җиргә тигән һәм тиз чаба торган атлар күрсәтелде.

32. [Ул аларны карап йөргән арада, кояш баеп, икенде намазы чыкты, моңа бик кайгырып] Ул әйтте: «Һичшиксез, мин [оныту нәтиҗәсе булса да] мал яратуны Раббымны зикер итүдән өстенрәк куйган булдым, нәтиҗәдә, ул [кояш, караңгылык кебек] пәрдә белән капланды.

33. Аларны миңа кире кайтарыгыз, [мин аларны Раббыма корбан буларак чалыйм]!» Шуннан ул [атларның] балтырларыннан һәм муеннарыннан чала башлады[3].

34. Без Сөләйманны [галәйһиссәлам] сынаган идек һәм тәхетенә бер гәүдә ыргыткан идек. Шуннан соң ул [Аллаһы Тәгаләгә тәүбә итеп] кайтты.

35. Әйтте: «И, Раббым! Мине ярлыка һәм миңа шундый хакимлек бир ки, миннән соң беркем дә андыйга лаек булмасын. Һичшиксез, Син – [бушлай] Бүләкләүчесең»[4].

36. Без аңа җилне буйсындырдык, ул аның әмере белән [селкетмичә һәм рәхәтлек белән] йомшак бер хәлдә ул теләгән җиргә агып китә иде.

37. Төрле бина салган һәм гаувас шайтаннарны да [әмеренә буйсындырдык].

38. Чылбырлар белән бер-берсенә бәйләнгән бүтәннәрне дә [аның хөкеменә бирдек].

39. [Шулвакыт аңа:] «Бу – Безнең бүләгебез. Син хисапсыз игелек кыл яки үзеңдә тотып тор»[дип вәхи иттек].

40. Һичшиксез, ул Безгә якын һәм аның өчен [җәннәт кебек] күркәм кайту урыны бар.

41. [Расүлем!] Әюб колыбызны да [галәйһиссәлам] искә ал. Менә ул: «Һичшиксез, шайтан миңа авырлык һәм [гаиләмнән малын алып] мәшәкать белән кагылды», – дип, Раббысына дога кылды.

42. «Аягың белән [җиргә] тип! [Ул әмеребезне үтәгәч, чишмә бәреп чыкты]. Бу салкын су – коеныр һәм эчәр өчен» [дидек].

43. Бездән бер рәхмәт һәм аек акылга ия кешеләр өчен [сабырлыкка өнди торган] бер үгет булсын өчен, Без аңа [Әюб колыбызга [галәйһиссәлам] гаиләсен һәм алар белән бергә булган кадәр [балалар] бирдек[5].

44. «Кулың белән [йөз чыбыклы] бер бәйләм ал да шуның белән [хатыныңа] сук һәм антыңны бозма» [дип вәхи иттек]. Һичшиксез, Без аны сабыр итүче буларак [белгән хәлдә] таптык. [Ул] Нинди күркәм бер кол иде! Һичшиксез, ул күп тәүбә кылучы иде[6].

45. [Расүлем! Гыйбадәт мәсьәләсендә] Көч һәм [диндә] зирәклек ияләре булган колларыбыз Ибраһимны, Исхакны һәм Ягъкубны да [галәйһимүссәләм] искә ал.

46. Һичшиксез, Без аларны ихласлык белән [Ахирәт] йортын истә тотканнары өчен сайлап алдык.

47. Һичшиксез, алар Безнең хозурыбызда сайлап алынган колларыбыздан, иң яхшылардан.

48. Исмәгыйльне, Әльясагны һәм Зүлкифлне дә [галәйһимүссәләм] искә ал. Һәммәсе дә хәерле кешеләрдән.

49. [Аларның] Бу – [алар хакында дөньяда] бер шәрәф. [Ахирәттә исә] Тәкъвалык ияләренә яхшы бер кайту урыны бар.

50. Ишекләре алар өчен ачылган Гаден җәннәтләре.

51. Эчләрендә [булган ятаклар өстендә] таяначаклар. Алар анда бик күп җимеш һәм эчемлек [булган җәннәт шәрабы] сораячаклар.

52. Яннарында башкаларны күрмәгән һәм яшьтәшләре булган хатыннар бар.

53. Менә бу [әйтелгәннәр] хисап көне өчен сезгә вәгъдә ителгән нәрсәләр.

54. Һичшиксез, бу Безнең [сезгә биргән] ризыгыбыз ки, ул беркайчан да бетми.

55. Менә шулай [бу мөэминнәргә махсус бер нигъмәт]! Әмма, һичшиксез, [инкяр итүче] бозыклар өчен бик начар кайту урыны бар.

56. [Һичкайчан чыкмас өчен] Алар эчендә яначак җәһәннәм ки, [ул] нинди яман бер түшәк!

57. Бу – кайнар су һәм эрен. Шуны татысыннар.

58. [Авырлык һәм җәфалау мәсьәләсендә] Шуның шәкеленнән башка төрләр дә [ул кяферләр өчен әзерләнгән].

59. [Газап фәрештәләре] «Бу сезнең белән бергә [җәһәннәмгә] кертеләчәк бер төркем» [диячәкләр, шулвакыт алар үзләренә иярүчеләр хакында] «Аларга сәламләү юк. [Бүген аларның безгә бернинди дә файдалары юк]. Чөнки алар Утка керәчәкләр»[диячәкләр].

60. Алар [кяферләргә иярүчеләр]: «Юк! Сезгә ул сәламләү юк, чөнки моны сез әзерләдегез безгә. [Җәһәннәм һәммәбез өчен дә] Нинди яман сыену урыны», – диярләр.

61. [Олугларына тартылудан файда чыкмаячагын аңлаган иярүчеләр] «И, Раббыбыз! Безне моңа кем китергән булса, Ут эчендә аңа икеләтә газап бир», – диярләр.

62. [Әбү Җәһел, Үмәййә ибне Хәләф һәм Калиб чокырына ыргытылган кяферләр Билал кебек фәкыйрь мөэминнәрне җәһәннәмдә күрмәгәч] Әйттеләр: «Ни булды безгә? Явызлар дип санаган кешеләрне [биредә] күрмибез.

63. Без аларны мыскыл иттекмени? Әллә [алар монда булып] бу күзләр аларга төшмиме?»

64. Һичшиксез, ул ут халкының бу сүз көрәштерүе хак.

65. [Расүлем! Мәккә мөшрикләренә] Әйт: «Мин бер кисәтүче генә! Бердәнбер һәм [тыңлаусызларны] Юк итүче булган Аллаһтан башка һичбер илаһ юк.

66. [Җиде кат] Күкләрнең, җирнең һәм икесе арасындагыларның Бөек [Җиңелмәс] һәм [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче Раббысы».

67. [Расүлем!] Әйт: «Бу олы бер хәбәр.

68. Сез исә [гафләтегез сәбәпле] аңардан йөз чөерәсез.

69. Алар сүз көрәштергән чакта, [фәрештәләр тәшкил иткән] иң югары җыен турында минем белемем юк иде.

70. Миңа тик үземнең ап-ачык бер кисәтүче икәнлегем генә вәхи ителә».

71. Менә Раббың фәрештәләргә әйтте: «Һичшиксез, Мин [коп-коры һәм кап-кара] балчыктан кеше яралтачакмын.

72. Мин аны төзек бер хәлгә китергәч һәм [яшәтү сыйфатым булган] рухымнан аңа өргәч, сез [бер ихтирам билгесе буларак, кыйбла кебек] аңа [юнәлеп, Миңа] сәҗдә кылып [җиргә] капланыгыз».

73. Фәрештәләр барысы да бергә сәҗдә кылды.

74. [Җеннәрдән булып, фәрештәләр арасында яшәгән] Иблистән башка. Тәкәбберләнде һәм кяферләрдән булды.

75. [Аллаһы Тәгалә:] «И, Иблис! Минем кодрәтем белән яралткан кешегә сәҗдә кылудан сине нәрсә туктатты? [Хакың булмаса да] тәкәбберләндеңме, әллә син өстен кемсәләрдән булдыңмы?» – диде.

76. Ул [Иблис]: «Мин аңардан яхшыракмын, чөнки Син мине уттан яралттың, аны исә балчыктан бар иттең», – диде.

77. [Аллаһы Тәгалә аны җәннәттән куып] Әйтте: «Алайса чык аннан! Һичшиксез, син куылгансың.

78. Һичшиксез, Минем ләгънәтем сиңа җәза [һәм газап] көненә кадәр [булачак, ул көнне газап кат-кат артачак]».

79. Ул: «И, Раббым! Алар терелтеләчәк көнгә кадәр [яшәвем өчен] миңа кичектерү бир [дә, үлемнән котылыйм]», – диде.

80. Ул әйтте: «Һичшиксез, син кичектерү бирелгәннәрдән.

81. [Ләкин бу сурга беренче мәртәбә өрелү] Вакыты билгеләнгән көнгә кадәр [дәвам итәчәк, шуннан соң син дә һәркем кебек үлемне татыячаксың]».

82. [Шайтан] Әйтте: «Синең бөеклегең белән ант итәмен, аларның барысын да аздырачакмын.

83. Мәгәр Синең [тарафыңнан төрле керләрдән пакь булып] ихлас колларыңнан булмасалар».

84. [Аллаһы Тәгалә] Әйтте: «Бу – Хак [исеме белән ант итәмен]! Мин хакны [һәм дөресен генә] сөйлим.

85. Җәһәннәмне синең һәм алардан сиңа ияргәннәр белән тутырачакмын».

86. [Расүлем!] Әйт: «Мин [дә әүвәлге пәйгамбәрләр кебек үзем тәблигъ иткән] бу [дин һәм Коръән] өчен сездән түләү сорамыйм. Мин булганыннан башка төрле күренә торганнардан да түгелмен.

87. Ул барча галәмнәр өчен бер үгет кенә.

88. Аның хәбәрләрен бераздан [үлем белән йөзгә-йөз килгән чагыгызда] беләчәксез».

[1] Давыдның (галәйһиссәлам) тайпылуы хакында төрле риваятьләр булса да, кыйссасының асылы болай: Давыдның (галәйһиссәлам) шәригатендә бер кешенең икенче берәүгә: «Хатыныңны аер да, мин аңа өйләним», – дип әйтүе рөхсәт ителгән булган, хәтта аның өммәте арасында гадәткә кергән бер нәрсә булган, мондый бер тәкъдимнең ике тараф өчен дә шәхсияткә зарар китерү турында сүз дә була алмаган. Һиҗрәттән соң әнсар арасында да ике хатыны булганнарның кайберләре бер хатынын аерып, мөһаҗирләрдән кардәш иткән кешегә кияүгә биргән һәм бу һич кенә дә ятсынылмаган, киресенчә, сәхабәнең өстен бер әхлагы буларак тарихка кергән. Давыд (галәйһиссәлам) өммәтеннән Үврия исемле кешегә шундый тәкъдим ясаган, теге кеше оятыннан бу тәкъдимне кире какмаган һәм хатынын аерган. Давыдның (галәйһиссәлам) бу никахыннан Сөләйман (галәйһиссәлам) дөньяга килгән. Күренгәнчә, бу кыйссада бернинди дә гөнаһ турында сүз булмыйча, бары тик Давыд (галәйһиссәлам) кебек зур дәрәҗә иясе бер пәйгамбәр хакында килешле булмаган бер хәл белдерелгән. Шул сәбәпле, дәгъвалы ике кеше сурәтендә ике фәрештә җибәрелеп, өммәтеннән теләсә кем кыла алган һәрнәрсәнең аңа ярап бетмәгәне, бигрәк тә бик күп хатыны була торып, бу тәкъдимне бер генә хатыны булган кешегә ясавының тоткан урынына нисбәтән аның хакында бер тайпылышы саналырлык карары бирелгән. Ләкин кайбер кыйссаларда хәбәр ителгәнчә, «Хатыны үзенә калсын дип, ул кешене үтерер өчен сугышларда еш кына иң алгы сафка урнаштырган», шикелле иң гади бер мөселманга карата да әйтеп булмаган бу гөнаһны китап иясе булган бер пәйгамбәргә сылтау зур бер яла ягу гына булыр. Шуңа күрә Гали (радыйаллаһу ганһ): «Давыд (галәйһиссәлам) вакыйгасын кыйссачылар сөйләгән кебек сөйләүчегә йөз алтмыш таяк сугармын! Чөнки пәйгамбәрләргә яла ягуның җәзасы ике кат артыграк», – дип әйткән. Ләкин пәйгамбәрләрне яклап: «Монда бернинди тайпылу хакында да сүз бара алмый», – дип әйтү яки бу тайпылышны аяте кәримәдә белдерелгән мисал белән һич туры килмәгән төрле риваятьләр белән аңлатырга маташу, Алусиның (рәхимәһуллаһ) бәян иткәнечә, һичбер инсафлы кеше кабул итәчәк хәл түгел. Аның тәүбә итүе һәм Аллаһы Тәгаләнең аны ярлыкавы турында сүз бару монда бер тайпылыш барлыгын кабул итүне котылгысыз хәлгә китергән. Әлбәттә, пәйгамбәрлек дәрәҗәсенә кимчелек китерерлек риваятьләр кабул ителмәгәнлектән, «аның үзенең югары дәрәҗәсенә күрә өстенрәк булган бернәрсәне кире какканы өчен тәүбә кылуы» хосусы бу очракта иң дөрес булган караш, бу исә пәйгамбәрләрнең гыйсмәтенә (начарлыклардан тыелу) зыян салмый һәм гөнаһсызлык сыйфатына зарар китерми (Әбүссугуд, Бәйдави, Шиһаб, Нәсәфи, Хазин, Алуси).

[2] Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһ) фикеренчә, бу аять бөтен мөселманнар һәм кяферләр хакында гомуми булса да, башка бер риваятьтә: «Ахирәттә сезгә бирелмәячәк нәрсәләр безгә биреләчәк», – дигән бер төркем мөшрикләр хакында, атап әйткәндә, Бәдер көнендә сугыш алды орышу өчен бергә-бер чыккан Гали, Хәмзә һәм Губәйдә (радыйаллаһу ганһүм) белән Гутбә, Вәлид һәм Шәйбә (ләганәһүмуллаһ) хакында иңгән.

[3] Бервакыт Сөләйман (галәйһиссәлам), өйлә намазын укыганнан соң, җиһадка әзерләнү өчен мең баш саф гарәп токымлы атны карар өчен көрсиенә утырган. Шул эш белән икенде намазы үтеп кояш баеган. Ул исә, җиһад атлары белән мәшгуль булганга күрә, моны һич сизми калган. Асылда, бу да бер гыйбадәт булса да, вакытлы бер гыйбадәтнең вакытын уздыруны үз дәрәҗәсенә килештермәгәнлегеннән, шәригатендә итләре хәләл булган атлардан тугыз йөзен корбан нияте белән чалдырып, фәкыйрьләргә тараткан. Монда, асылда, бернинди гөнаһ турында да сүз була алмый, чөнки намазны калдыру зур гөнаһлардан булса да, бу белә торып калдырган очракта шулай. Биредә исә оныту барлыкка килгән, бу адәм баласының кулында булган нәрсә түгел. Аннары, икенде намазының аңа фарыз булып-булмавы да катгый билгеле түгел, икенде вакытында укыла торган нәфел бер намаз булу ихтималы да бар. Кайбер риваятьләргә караганда, Сөләйман (галәйһиссәлам) фәрештәләрдән кояшның кире калкуын сораган һәм, бер могҗиза буларак, кояш кире кайткач, ул намазын үтәгән, янә атларны чалып, садака итеп тараткан (Бәйдави, Нәсәфи, Алуси).

[4] Бохари һәм Мөслим кебек сахих чыганакларда белдерелгәнчә, Сөләйман (галәйһиссәлам): «Валлаһи, бу төнне җитмеш хатыным янына кереп чыгачакмын да, алар һәммәсе дә Аллаһ юлында җиһад кылачак бер атлы тудырачак», – дип әйткән һәм «ин шәә Аллаһ» димәгән. Шул төнне барысы белән дә якынлык кылса да, араларыннан берсе генә авырга узган, ул да җитлекмәгән бер бала тудырган. Кендек әбисе ул баланы Сөләйманның (галәйһиссәлам) тәхетенә салган. «Ин шәә Аллаһ» дигән булса, бер шиксез антын үтәгән булыр иде. Гәрчә бу аңа карата гөнаһ саналмаса да, ул моны пәйгамбәрлек дәрәҗәсенә килештермичә, истигъфар кирәк кылган бер тайпылыш дип санаган (Алуси).

[5] Риваятьтән күренгәнчә, шайтан, өсләренә бинаны җимереп, унөч баласының үлеменә сәбәп булган. Аллаһы Тәгалә аларны терелтеп, хаста булганнарына шифа биреп, тирә-якка таралганнарны бер арага китереп, кабат үзенә насыйп иткән. Риваятьләр арасында Аллаһы Тәгаләнең аны яшәртеп, хатыны белән икесенә тагын балалар биргән дигәннәре дә бар.

[6] Тәфсирләрдә урын алган риваятьләрдән күренгәнчә, бу җәзаның сәбәбе шул: озак еллар буена аңа күз йомарга да ирек бирмәгән һәм бер ягыннан икенче ягына да әйләнеп ятарга комачау иткән авыр хасталык көннәреннән берсендә хатыны, бер эш белән аның яныннан аерылып, шактый озак кайтмый торып, аны борчуга салган. Шуңа күрә ул, савыккан хәлендә, хатынына йөз таяк сугарга ант иткән. Аллаһы Тәгалә аны бу җаваплылыктан коткару һәм ризалыгын казанган хатынын рәнҗетмәү өчен шундый бер рөхсәт өйрәткән.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире