Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 37. Саффат (Сафлар) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Ул [Аллаһы Тәгаләнең хозурында] саф-саф тезелгәннәр [фәрештәләр, галимнәр һәм мөҗаһидләр] белән ант итәмен.

2. [Гөнаһлардан] Өзлексез тыючылар [фәрештәләр һәм галимнәр] белән дә [ант итәмен].

3. [Илаһи китапларны һәм башка] Зикерне укыган [фәрештәләр, галимнәр һәм хафизлар] белән дә [ант итәмен].

4. Һичшиксез, сезнең илаһыгыз бер генә.

5. Күкләрнең, җирнең һәм икесе арасындагыларның Раббысы, мәшрикъларның да Раббысы.

6. Без [сезгә] иң якын булган күкне йолдызлар зиннәте белән бизәдек.

7. Һәм баш күтәрүче һәр шайтаннан саклар өчен [йолдызларны яралттык].

8. Алар [шайтаннар, фәрештәләр булган] иң югары җәмәгатькә колак салып ишетмиләр һәм [күккә таба күтәрелергә теләсәләр] һәрьяктан аларга [ут кисәкләре] ыргытыла.

9. Куылыр өчен [йолдызлар ут кисәкләре итеп кулланыла]. [Ахирәттә] Аларга мәңгелек газап [әзерләнгән].

10. [Фәрештәләрнең сөйләшүеннән] Бер сүз эләктереп алучы булмаса гына, аны балкыган бер ут аны эзәрлекли [һәм һәлак итә].

11. Син алардан [мөшрикләрдән] сора, яралтылыш ягыннан алар көчлерәкме, әллә Без яралтканнармы [күкләр, җирләр, көнчыгышлар, көнбатышлар, йолдызлар һәм фәрештәләр кебекләрме]? Һичшиксез, Без аларны үзле балчыктан яралттык.

12. Син [аларның терелүне инкяр итүләренә] шаккаттың, алар исә [синең терелү хакында аңлатуларыңны] мыскыл итәләр.

13. Нәсыйхәт ителгән чакларында үгетләнмиләр.

14. [Айның ярылуы кебек] Бер могҗиза күргән чакларында хәтта мыскыл итәләр.

15. Һәм әйтәләр: «Бу бит ап-ачык сихер генә.

16. Без, үлгәнебездән соң, туфрак һәм [черегән] сөякләргә әверелгәч, терелтеләчәкбезме әллә?

17. Әүвәлге аталарыбыз [һәм бабаларыбыз] дамы?»

18. Әйт: «Әйе! Һәм сез хур ителгән кешеләр буларак [терелтеләчәксез]».

19. Чөнки ул [терелтелү сурга бер мәртәбә өрү белән купкан] бер тавыш ки, менә алар [каберләреннән калыкканнар да] карап торалар.

20. Әйттеләр: «Ни үкенеч безгә! Бу – җәза көне!»

21. «Бу – [хакның ялганнан] аерыласы көн, сез аны ялган дип санаган идегез».

22. [Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә әйтер:] «Залим булган [мөшрик] кешеләрне, аларның хатыннарын һәм алар табынган нәрсәләрне җыегыз.

23. [Аларның] Аллаһны калдырып [табынган нәрсәләрен җыегыз]. Аларны Ут юлына илтегез.

24. Һәм аларны [мәхшәрдә] туктатыгыз. Һичшиксез, алардан соралачак».

25. [Ул көнне кяферләргә әйтеләчәк:] «Ни булды сезгә? Нигә бер-берегезгә ярдәм итмисез?»

26. Әйе! Бүген алар буйсыналар.

27. Аларның берәүләре икенчеләренә мөрәҗәгать итеп сорашырлар.

28. [Мөшрикләрнең абруйлы затларына иярүчеләр аларга] Әйтәләр: «Сез безгә [һәркем алдында] уңнан [хәер һәм дин тарафыннан] килдегез».

29. [Абруйлы затлар исә] Әйттеләр: «Юк! [Без сезне адаштырган кешеләр түгелбез, киресенчә] сез ышанмаган кешеләр булдыгыз.

30. Безнең [сезне инкярга көчләргә] сезнең өстән бернинди дә көчебез булмады. Сез азгын кешеләр булдыгыз.

31. Раббыбызның безгә карата сүзе акланды. Һичшиксез, без – [чиксез һәм чыдап булмаслык газапны] татучылар.

32. [Әйе!] Сезне адаштырдык, чөнки, һичшиксез, без адашкан кешеләр булдык [һәм шуңа күрә җәһәннәмдә үзебезгә иптәш эзләдек]».

33. Һичшиксез, алар [дөньяда бозыклыкта табышканнары кебек] ул көнне газапта [да] уртаклар.

34. Һичшиксез, Без [ширек кылган] гөнаһлыларга [коточкыч бер газап биреп] шушылай итәбез.

35. Чөнки алар, аларга: «Аллаһтан башка һичбер илаһ юк!» – дип әйтелгәч, [моны кабул итүдән үзләрен өстен куеп] тәкәбберләнделәр.

36. Һәм [Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) күз уңында тотып]: «Әллә без тиле бер шагыйрь өчен илаһларыбызны ташлыйбызмы?» – диделәр.

37. Юк! Ул хакны китерде һәм җибәрелгәннәрнең бөтенесен дөресләде.

38. [И, мөшрикләр!] Һичшиксез, сез тилмерткеч газапны татыячаксыз.

39. Сез [дөньяда чакта] кылганнарыгыз өчен генә җәзаландырылачаксыз.

40. Мәгәр Аллаһның ихласлы коллары гына түгел.

41. Аларга [күркәмлеге] билгеле булган бер ризык [әзерләнгән].

42. [Төрле-төрле] Җимешләр. Аларга хөрмәт күрсәтелер.

43. [Эчендә нигъмәтләр генә булган] Нәгыйм җәннәтләрендә.

44. Ятаклар өстендә капма-каршы [ятып рәхәт чигәрләр].

45. Билгеле бер елгадан [шәраб тутырылган] касә белән яннарында йөрерләр.

46. Ап-ак ки, эчүчеләр өчен бер ләззәт.

47. [Акрын-акрын генә акылны бетерү, баш авырту кебек] Яшерен бер һәлак итү аңарда юк, һәм алар аңардан исермиләр. [Дөнья шәраблары исә – һәртөрле начарлык һәм зарарның сәбәбе].

48. Карашлары түбәнгә юнәлгән һәм зур күзлеләре дә [хурилар] алар янында [булыр].

49. Гүя алар [яшерелеп] сакланган йомырка кебек.

50. Аларның берәүләре икенчеләренә юнәләләр һәм [хәл-әхвәлләрен] сорашалар.

51. Араларыннан берсе әйтте: «Минем [терелүне инкяр иткән] иптәшем бар иде.

52. [Мин аңа нәсыйхәт биргән чагымда] Ул [миңа] әйтте: «Син дә [үлгәннән соң терелүне] раслаучыларданмы әллә?

53. Үлгәнебездән соң туфрак һәм [черегән] сөякләргә әверелгәч, җәзаландырылачакбызмы әллә?»

54. [Ул зат җәннәттәге иптәшләренә кяфер иптәшенең сүзен әйткәннәннән соң] Әйтте: «Карамыйсызмы [ул җәһәннәм әһеленә]? [Югарыдан аның хәлен күрсәтим дә, үзегезнең урыныгызның кадерен белегез]».

55. [Җәннәт белән җәһәннәм арасындагы пәрдә ачылып] Карады да, аны Ут уртасында күрде.

56. Әйтте: «Аллаһ белән ант итәм, син мине [инкярга һәм гөнаһларга өндәп] һәлак итә яздың.

57. Раббымның мәрхәмәте булмаса, [хәзер] мин дә [синең белән бергә җәһәннәмгә] китерелгәннәрдән булыр идем.

58. [Ул һәм аның иптәшләре үзләренә насыйп булган олы нигъмәтләргә сөенү билгесе итеп әйтерләр:] Без бүтән үлмәбезме әллә?

59. Беренче үлемебездән тыш. Без беркайчан да җәзаландырылмабызмы инде?

60. Һичшиксез, бу – зур котылуның үзе.

61. Тырышучылар моның кебек [чиксез] бернәрсә өчен гамәл кылсын».

62. [И, кеше!] Ризык буларак бумы яхшырак, әллә зәкъкум агачымы?

63. Без аны [ширек кушкан] залимнәр өчен бер газап [сәбәбе] иттек.

64. Һичшиксез, ул – Утның төбеннән [үсеп] чыккан бер агач.

65. Аның җимешләре – нәкъ шайтаннарның башлары кебек [соң дәрәҗәдә җирәнгеч][1].

66. Алар аны ашаячаклар. Карыннарын аның белән [дыңгычлап] тутырачаклар.

67. Шуннан соң, аның өстенә алар өчен [йөзләрне куырып алырлык һәм эчәк-бавырларны өзгәләп ташларлык] кайнар судан бер катнашма [белән бирелгән эчемлекләр] бар.

68. Шуннан [зәкъкум агачын ашау һәм эреннәр эчү өчен җәһәннәм төбенә төшерелгәннәреннән] соң аларның кайтулары – Утка [булыр].

69. [Аларга бу җәза тиеш булды]. Чөнки, һичшиксез, алар бит аталарын адашкан [мөшрик] кешеләр хәлендә таптылар.

70. Һәм алар аларның эзләреннән ашыктылар.

71. Алардан [сине ялганда гаепләүчеләрдән] алда әүвәлгеләрнең күпчелеге адашкан иде.

72. Хәлбуки, Без алар арасына [да синең кебек] кисәтүчеләр җибәргән идек.

73. Кисәтелгәннәрнең [фаҗигале] ахыры нинди булганын кара.

74. Мәгәр Аллаһның ихласлы коллары булмасалар гына.

75. Нух [колыбыз, кяфер кавеменнән котылыр өчен] Безгә дога кылган иде. Без бит догаларны кабул итүчеләрнең иң күркәме.

76. Аны да, [иман китергән] гаиләсен дә [үҗәт кавеменең башына төшкән туфан бәласеннән һәм алардан чиккән] олы хәсрәттән коткарган идек.

77. Без аның нәселен [даими] калучылардан иттек. [Кеше нәселен Нухның [галәйһиссәлам] Сам, Хам һәм Яфәс исемле өч улы белән дәвам иттердек].

78. Соңгылар [нәселләр] арасында да аның турында [мактаулы сүзләр] калдырдык.

79. Галәмнәр арасында [Аллаһтан] Нухка [галәйһиссәлам] сәлам булсын!

80. Һичшиксез, Без [Нух [галәйһиссәлам] кебек] игелек кылучыларга шулай әҗерләрен бирәбез.

81. Чөнки, һичшиксез, ул Безнең инанган колларыбыздан иде.

82. Шуннан соң [туфан чыгарып] калганнарны суга батырдык.

83. Һичшиксез, Ибраһим [галәйһиссәлам] аның юлын тотучылардан иде.

84. Менә ул саф күңел белән Раббысына килде.

85. Атасына һәм кавеменә әйтте: «Сез нәрсәгә табынасыз?

86. Аллаһны калдырып, бер уйдырманы – илаһларны телисезме әллә?

87. Галәмнәрнең Раббысы хакында нәрсә уйлыйсыз?»

88. Ул йолдызларга караш ташлады да.

89. «Һичшиксез, мин [аңладым, сезнең бәйрәм көнегездә] авырыймын», – диде.

90. Алар, артка борылып, аңардан йөз чөерделәр.

91. Ул илаһлары янына яшеренеп керде һәм әйтте: «[Алдыгыздагы ашамлыкларны] Ашамыйсызмы?

92. Ни булды сезгә? Сез сөйләшмисезме?»

93. Яннарына килеп, уң кулы белән ул аларга сукты [һәм аларны ватты].

94. Алар, ашыга-ашыга, аңа юнәлделәр.

95. Ул әйтте: «Сез [юнылмаган ташларга табынмыйсыз, шуннан соң] үзегез юнган нәрсәгә табынасызмы?

96. Сезне дә, сез кылган нәрсәләрне дә Аллаһ яралтты».[2]

97. Әйттеләр: «Аның [яндырылуы] өчен [мич кебек] бер корылма салыгыз һәм аны ут эченә ыргытыгыз!»

98. Алар аңа каршы хәйлә корырга теләделәр, Без исә [утны гөлбакчага әйләндереп] аларны [теләгенә ирешмәгән] иң түбән кешеләр иттек.

99. Ул әйтте: «Мин Раббыма [ул кушканнарга буйсынып] китәмен. Һичшиксез, Ул мине [дини һәм дөньяви бөтен максатларыма ирештереп] һидаять итәчәк.

100. И, Раббым! [Нәселемне дәвам иттерерлек дәгъват һәм динне ирештерүдә ярдәмче булачак, үземнән соң җирне тутырачак] Изгеләрдән берсен миңа бир!»

101. Без аны йомшак холыклы бер ир бала [булган Исмәгыйль [галәйһиссәлам] белән сөендердек.

102. Ул аның белән бергә [эшләрендә] тырышлык куюга [мөмкинлек биргән унөч яшьләргә] җиткәч [атасы аңа]: «И, улым! Һичшиксез, мин [берничә төн рәттән] төшемдә сине чалганымны күрдем. Син ни уйлаганыңны кара», – диде. Ул: «И, әтием! Сиңа әмер ителгән нәрсәне [һич уйлап тормыйча] үтә. Ин шәә Аллаһ, мине сабыр итүчеләрдән табачаксың», – диде[3].

103. Ул икәү [Аллаһы Тәгаләнең хөкеменә тулысынча] буйсынгач, ул аны яны белән [җиргә] яткырды.

104. Без аңа дәштек: «И, Ибраһим [галәйһиссәлам]!

105. Син төшне акладың». [Шулвакыт Без аларга бик күп итеп савап бирдек]. Һичшиксез, [Ибраһим һәм Исмәгыйль [галәйһимәссәлам] кебек] игелек кылучыларга Без шулай әҗерләрен бирәбез.

106. Һичшиксез, бу – ап-ачык бер сынау.

107. Без аңа фидия итеп зур [кыйммәткә һәм гәүдәгә ия булган] бер корбанлык [сарык тәкәсе] бирдек.

108. Соңгылар [нәселләр] арасында да аның турында [мактаулы сүзләр] калдырдык.

109. Ибраһимга [галәйһиссәлам] сәлам [һәм исәнлек] булсын!

110. Һичшиксез, [аның кебек] игелек кылучыларга Без шулай әҗерләрен бирәбез.

111. Чөнки, һичшиксез, ул – Безнең [чын мәгънәсендә] инанган колларыбыздан.

112. Изгеләрдән бер пәйгамбәр булачак Исхак [галәйһиссәлам] исемле икенче улы] белән Без аны сөендердек.

113. Аңа да, Исхакка да [галәйһиссәлам] дини һәм дөньяви] бәрәкәт яудырдык. Әмма икесенең нәселеннән дә [иман һәм итагать итеп, үзенә] игелек кылган да, [инкяр итеп] үз-үзенә ап-ачык золым иткән дә бар[4].

114. Без Муса һәм Һарунны [галәйһимәссәләм] дөньяда да, Ахирәттә дә] нигъмәтләндердек.

115. Аларның икесен дә, кавемнәрен дә [Фиргавен һәм гаиләсенең коллыгыннан һәм башларына төшкән суга бату һәлакәте кебек] зур кайгыдан коткарган идек.

116. Без аларга ярдәм иткән идек, шул сәбәпле алар [көчсез кешеләр булсалар да, Фиргавен гаиләсен дә] җиңүчеләрдән булдылар.

117. Без ул икәүгә ап-ачык булган [Тәүрат дигән] китап та бирдек.

118. Һәм аларның икесен дә [хакка ирештерә торган] туры юлга чыгардык.

119. Соңгылар [нәселләр] арасында да аның турында [мактаулы сүзләр] калдырдык.

120. Муса белән Һарунга да [галәйһимәссәләм] сәлам [һәм исәнлек] булсын!

121. Һичшиксез, Без [Муса һәм Һарун [галәйһимәссәлам] кебек] игелек кылучыларга шулай әҗерләрен бирәбез.

122. Чөнки, һичшиксез, ул икәү – Безнең [чын мәгънәсендә] иман китергән колларыбыздан.

123. Һичшиксез, Ильяс та [галәйһиссәлам] пәйгамбәр буларак] җибәрелгәннәрдән.

124. Менә ул [потка табынучы] кавеменә әйтте: «[Аллаһка ширек кушарга] Һич курыкмыйсызмы?

125. Бәгългә [илаһ дип] табынасыз, әмма шәкел бирүчеләрнең иң күркәмен [читтә] калдырасызмы?

126. Сезнең дә Раббыгыз, әүвәлге аталарыгызның да Раббысы булган Аллаһны [ничек итеп шушы гаҗиз бер потка алмаштырасыз]?[5]»

127. Алар аны ялганда гаепләделәр, шул сәбәпле алар [газап өчен җәһәннәмдә] җыелачаклар.

128. Аллаһның ихласлы колларыннан тыш [чөнки алар, инкярга бармыйча, иманны сайладылар].

129. Соңгылар [нәселләр] арасында да аның турында [мактаулы сүзләр] калдырдык.

130. Ильяска да [галәйһиссәлам] сәлам [һәм исәнлек] булсын!

131. Һичшиксез, [Ильяс [галәйһиссәлам] кебек] игелек кылучыларга Без шулай әҗерләрен бирәбез.

132. Чөнки, һичшиксез, ул – Безнең инанган колларыбыздан.

133. Лут та [галәйһиссәлам] җибәрелгәннәрдән.

134. Менә Без аны да, [иман китергән] гаиләсен дә коткарган идек.

135. Мәгәр [газап эчендә] калганнар арасындагы карчыктан башкаларын [чөнки Лутның [галәйһиссәлам] хатыны үзе имансыз, үзе кавеменең әшәке гамәленә риза кеше иде].

136. Шуннан соң калганнарны һәлак иттек.

137. Һичшиксез, сез [сәүдә өчен Шамга киткәндә] иртән алар [яшәгән Сәдум] яныннан үтәсез.

138. [Кайту юлында исә] Кичен дә [шунда тукталасыз]. Һаман [хакыйкатьләрне] аңламыйсызмы әллә?

139. Юныс та [галәйһиссәлам] пәйгамбәр итеп] җибәрелгәннәрдән.

140. Ул төялгән көймәгә качты.

141. [Диңгезгә ыргытыласы кешене билгеләргә] Шобага тартты һәм оттырганнардан булды.

142. [Диңгезгә ыргытылгач] Аны балык йотты. Ул [үзен] әрләгән бер кеше иде.

143. Әгәр дә ул [тыныч чорда Аллаһны күп зикер итеп] тәсбих итүчеләрдән булмаса.

144. Алар терелтеләчәк көнгә кадәр аның карынында көтәчәк [һәм бөтен кеше кабереннән чыккан вакытта, ул балыкның карыныннан терелтеләчәк] иде.

145. Ул авыру хәлдә булганда, Без аны буш бер җиргә ташладык.

146. Һәм [ябырылган черкиләрдән, кояш кызулыгыннан саклау өчен] аның өстенә [киң яфраклы] кабак агачы үстердек.

147. Без аны [сәламәтләндереп, рөхсәтсез ташлап киткән] йөз меңгә [кабат] җибәрдек, яки алар [күрер күзгә] күбрәкләр иде.

148. [Газапның билгеләрен күргәннән соң] Алар иман иттеләр, Без исә аларны [әҗәлләре хакында әзәлдә билгеләнгән] бервакытка кадәр яшәттек.

149. [Расүлем!] Алардан [фәрештәләрнең Аллаһның кызлары дип санаучылардан] сора, нишләп кызлар Раббыңда, ир балалар исә аларда?

150. Юкса Без фәрештәләрне алар шаһитлар булганда хатын-кыз итеп яралттыкмы?

151. Һичшиксез, алар ялганчылыклары сәбәпле әйтәләр.

152. «Аллаһ тудырды» дип. Һичшиксез, алар – ялганчы кешеләр.

153. Ул [Раббыгыз] ир балалардан [сез түбәнсеткән] кыз балаларны өстен иттемени?

154. Ни булды сезгә? Ничек [ялгыш] хөкем бирәсез?

155. [Бу ышануның ялгышлыгын] Һич уйламыйсызмы?

156. [Фәрештәләрнең Аллаһның кызлары булуларына карата дәлилегез булмаганга күрә] Әллә сезнең ап-ачык дәлилегез бармы?

157. [Дәгъвагызның дөреслеген раслаган] Китабыгызны китерегез [дә, күрик]! Әгәр сез тугры кешеләр булсагыз.

158. Алар [«Аллаһ җеннәргә өйләнде, шуннан алар Аңа фәрештәләр тудырдылар», – дигән сүзне чыгарып] Аның белән җеннәр арасында туганнар ясадылар. Хәлбуки, җеннәр үзләренең [кяферләренең газап эченә] җыелачакларын беләләр.

159. Аллаһ аны сыйфатлаган [хатынлы һәм балалы булу кебек кимчелекле] нәрсәләрдән [ерак һәм] пакь!

160. Ләкин Аллаһның ихласлы колларыннан булмасалар.

161. Сез һәм сез табынган нәрсәләрегез исә.

162. [Никадәр аздырырга тырышсагыз да, беркемне дә] Аңа [Аллаһы Тәгаләгә] каршы фетнәгә төшерә алмаячаксыз.

163. Утка керүче булмаса гына.

164. [Фәрештәләр болай диделәр] «Безнең арабызда билгеле урыны булмаган һичкем юк.

165. Һичшиксез, без – [Гареш тирәсендә намаз һәм дога өчен] сафка тезелүчеләр.

166. Янә без Аны [кимчелекләрдән ерак тотып] тәсбих итәбез».

167. Алар [Коръәни Кәримнән алда] әйтәләр иде:

168. «Һичшиксез, әүвәлгеләрдән бер китап безнең янда булса иде.

169. Без Аллаһның ихлас коллары булыр идек».

170. Әмма [китапларның әфәндесе булган Коръән аларга килгәч] аны инкяр иттеләр. Тиздән [Безнең үчебез белән очрашкач, инкярларының нәтиҗәсен] беләчәкләр.

171. [Пәйгамбәр буларак] Җибәрелгән колларыбызга [ярдәм һәм җиңү] сүзебез әйтелде инде.

172. Һичшиксез, алар – ярдәм күрүчеләр.

173. Һәм, һичшиксез, Безнең гаскәребез [булган Ислам куәтләре] җиңәчәк.

174. [Расүлем!] Беразга алардан йөз чөер [һәм сабыр бул].

175. [Иң начар хәлгә төшәчәк ул көннәрдә] Син аларны күр. Тиздән күрәчәкләр.

176. Алар [«Безне куркыткан газабыңны күрсәт инде!» – дип әйтүчеләр] безнең газабыбызны ашыктыралармы әллә?

177. Әмма ул [газап] аларның мәйданнарына төшкәч, кисәтелгәннәрнең иртәсе бик начар булачак.

178. Беразга алардан йөз чөер [һәм мыскыллауларына игътибар итмә].

179. Син [шулвакыт башларына киләчәкне] күр, тиздән алар да күрәчәкләр.

180. Синең Бөеклек иясе булган Раббың [мөшрикләр] аны сыйфатлаган [кимчелекле] нәрсәләрдән [ерак һәм] пакь!

181. Җибәрелгәннәргә сәлам булсын!

Барча мактаулар – галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһка! [1] Кешеләр фәрештәләрне күрмәсәләр дә, бик матур дип тапкан йөзләрне аларга охшатканнары кебек, бик ямьсез дип тапкан нәрсәләрне шайтанга охшаталар, чөнки аны үзендә бернинди дә хәерле нәрсә булмаган бер зат дип уйлаганнары өчен, хыялларында бик шыксыз бер кыяфәттә җанландыралар. Биредә дә зәкъкум җимешләренең иң ямьсез бер күренештә күз алдына китерелү максаты белән кешеләрнең зиһеннәренә бертөрле күзаллау китерелгән.

[2] Аллаһы Тәгалә сезне һәм сезнең ирекле һәм ирексез гамәлләрегезне яралткан. Дөньяда бөтен нәрсәне Раббыбыз барлыкка китергән. Ник соң сез үзегез таштан койган, ә димәк, аларны да Аллаһ бар иткән, потларга табынасыз? Яралтучы булганда аның яралтканнарына табынудан нинди мәгънә? Бу аятьне гакыйдә галимнәре гамәлләрнең барысын да Аллаһ барлыкка китерсә дә, кеше аларны үзе сайлап кылганын дәлилләү өчен китерә. Имам Әбү Җәгъфәр Әт-Тәхави болай дип яза: «Гамәлләрне Аллаһ яралткан, әмма кешеләр казанып кәсеп иткән» («Әл-Гакыйдә Әт-Тәхәвийя»)

[3] Риваятьтән күренгәнчә, Ибраһим (галәйһиссәлам) зөлхиҗҗәнең сигезенче, тугызынчы һәм унынчы төннәрендә бу төшне күргән һәм, пәйгамбәрләрнең төшләре вәхи үзлегенә ия булганга, моның үтәлүе тиешле бер әмер, дип аңлаган. Шуңа күрә улы белән киңәшләшүе аның фикеренә иярү өчен түгел, аның бу әмер каршысында сабырлыгын һәм ныклыгын сынау, кычкыра башласа, сабыр булырга киңәш итү, Аллаһның сынавына әзерләү һәм электән күрсәткән итагатьлеге сәбәпле, савап казануын тәэмин итү кебек әллә никадәрле хикмәтләргә нигезләнгән була.

[4] Монда телгә алынган бәрәкәт нәтиҗәсендә Ибраһим һәм Исхакның (галәйһимәссәлам) нәселе күбәйгән һәм Ягъкубтан (галәйһиссәлам) алып Гайсәгә (галәйһиссәлам) кадәр саннары ун меңнәр белән исәпләнгән бәни Исраилнең бөтен пәйгамбәрләре аларның нәселеннән җибәрелгән булган. Аеруча, улы Исмәгыйль (галәйһиссәлам) нәселеннән килгән Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Кыямәткә кадәр киләчәк әһле бәйтнең нәсел ягыннан Ибраһимга (галәйһиссәлам) нисбәтле булуы биредә әйтелгән «мөбарәк кылыну» сүзенең бер чагылышы. Һәм тагын бу «мөбарәк кылыну»ның нәтиҗәсе буларак Кыямәткә кадәр киләчәк мөселманнар намаздагы соңгы утырыштагы салаватта Ибраһимны (галәйһиссәлам) һәм аның гаиләсен бәрәкәт белән искә алалар.

[5] Хизкыйльдән (галәйһиссәлам) соң юлдан язган Исраил улларына Аллаһы Тәгалә Юшагны (галәйһиссәлам) җибәргән. Шам яулап алынганнан соң, Юшаг (галәйһиссәлам) тарафыннан, ул туфракларга җирләштерелгән Исраил улларының бер нәселе ул вакытта Ливанда булган Бәгъләбәк шәһәре һәм аның тирә-ягына төпләнгәннәр. Бу чорда андагы хөкемдар алтыннан бер пот ясаткан булган. Дүрт йөзе булган егерме терсәк озынлыгындагы бу потның исеме Бәгъль булган. Шайтан шуның эченә кереп сөйләшү белән үзенә файдалы төрле хөкемнәр чыгарган, пәйгамбәрләр кебек хөрмәт күргән дүрт йөз караучысы исә бу ахмаклыкларны кешеләргә ирештерә торган булганнар (Нәсәфи, Хазин).

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире