Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Йәә сииин.

2. Хикмәтле Коръән белән ант итәмен.

3. [Расүлем!] Син, һичшиксез, [пәйгамбәр итеп] җибәрелгәннәрдән.

4. Туры юлда.

5. [Җибәргән пәйгамбәрләргә һәм китапларга инанмаганнардан үч алырга көче җиткән] Бөек [Җиңелмәс] һәм Рәхимледән иңдерелгән [Коръән аятьләрен укы].

6. Аталары [һәм бабайлары] кисәтелмәгән, шуңа күрә алар да [Ахирәттә башларына төшәчәк газаплардан] хәбәрләре булмаган кешеләрне кисәтүең өчен [иңдерелде].

7. Аларның күбесе өчен [«кешеләр һәм җеннәр белән җәһәннәмне тутырачакмын» дигән] вәгъдә үтәлде инде, чөнки алар [моның кадәр дәлилләрне күрүләренә карамастан] иман итмиләр.

8. Һичшиксез, Без аларның муеннарына богаулар салдык ки, алар аларның иякләренә тиеп тора, шуңа күрә аларның башлары күтәрелеп тора[1].

9. [Алар, үҗәтлек күрсәтеп, үзләренә бирелгән мөмкинлекләрне аятьләребезне аңлау юлында кулланмаганнары өчен] Без аларның артларыннан да, алларыннан да бер киртә белән уратып алдык һәм аларның [күзләрен] томаладык, шуңа күрә алар [хакыйкатьне һич] күрмиләр.

10. Аларны кисәтсәң дә, кисәтмәсәң дә, аларга барыбер, [һәр ике очракта да] алар ышанмыйлар.

11. Син бит зикергә [үгетләр белән тулы Коръәни Кәримгә ышанып, аның хөкемнәре белән гамәл кылып, аңа] ияргән һәм күрмичә Рахманнан [кешеләр күрмәгән урыннарда да Аңардан] курыккан кешене генә кисәтә аласың. Менә аны мәгъфирәт һәм [изге гамәлләре өчен] күркәм бер әҗер белән сөендер.

12. Һичшиксез, үлеләрне Без генә терелтәчәкбез. Алар элек кылган [яхшы һәм начар] нәрсәләрне дә, [укыткан гыйлемнәре, ялган китаплары һәм калдырган вакыфлары кебек яхшы нәрсәләрне дә, артларыннан дәвам итәчәк золымлык кебек начар] эзләрне дә яза барабыз. Без [аларның гамәлләреннән үткән һәм киләсе] һәрнәрсәне ап-ачык [һәм бөтен китапларның үзенә бәйле] бер имамда [Ләүхелмәхфүздә] санап теркәдек.

13. [Расүлем!] Аларга [мөшрикләргә Антакия дип билгеле булган] шәһәр халкын мисал итеп китер. Менә аларга [Гайсә [галәйһиссәлам] тарафыннан] җибәрелгәннәр килгән иде.

14. Ул вакытта Без аларга [Садыйк һәм Садук исемле] икене җибәргән идек. Алар исә аларны ялганчылар дип санадылар. Без [Шәмгун исемле] өченче [илче] белән [аларны] куәтләдек. Алар [андагы халыкка]: «Һичшиксез, без – сезгә [хакны тәблигъ итәр өчен] җибәрелгән кешеләрбез», – диделәр.

15. [Илчеләргә] Әйттеләр: «Сез безнең кебек [ашап-эчкән, шуңа күрә бездән бернәрсәгез белән дә өстен булмаган] кешеләр генә. [Колларын бик кызганган] Рахман [аларга авырлык китермәс өчен] бернәрсә дә иңдермәде. Сез ялган сөйлисез».

16. Алар әйттеләр: «Раббыбыз белә: без, һичшиксез, сезгә [туры юлны күрсәтер өчен] җибәрелгән кешеләр.

17. Безгә ачык бер рәвештә [Аллаһның боерыкларын] сезгә ишеттерүдән башка берни йөкләнмәде».

18. Алар: «Һичшиксез, без сездән шикләнәбез. Әгәр дә сез [бу дәгъватыгыздан] ваз кичмәсәгез, сезне ташлар атып үтерәчәкбез һәм бездән сезгә тилмерткеч бер газап кагылачак», – диделәр.

19. Алар әйттеләр: «Сезнең шикләнүегез сезнең үзегездә [булган көферлек ул]. Сезгә үгет бирелде дипме [шикләнәсез]? Әйе, сез чиктән ашкан халык шул».

20. [Шулчак] Шәһәрнең читеннән [Хәбиб Нәҗҗар исемле] йөгерә-йөгерә бер кеше килде һәм әйтте: «И, кавемем! [Потка табынуны ташлагыз да] Бу илчеләргә иярегез.

21. [Ирештерүләре өчен] Сездән түләү сорамаган кешеләргә иярегез, чөнки алар – туры юлга ирешүчеләр.

22. Нишләп мин үземне юктан бар итүчегә гыйбадәт кылмыйм [ди]? Сез дә бит Аңа кайтарылачаксыз. [Ничек итеп хисап бирерсез соң?]

23. Аны калдырып, үземә [гаҗиз] илаһлар алыйммы әллә? Әгәр Рахман [булган Аллаһ] миңа берәр зарар [китерергә] теләсә, аларның [бар дип саналган] шәфәгатьләре миңа ярдәм итә алмас, алар мине коткара алмаслар.

24. Ул чакта мин [һәркемгә аңлашылырлык рәвештә] ап-ачык бер адашу эченә төшкән булырмын.

25. Һичшиксез, мин Раббыгызга иман иттем, мине тыңлагыз».

26. [Бу сүзгә мөшрик кавеме шунда ук анны, ташлар атып, шәһит иттеләр. Безнең тарафтан] Аңа: «Кер җәннәткә!» – дип әйтелде. Ул әйтте: «Аһ, кавемем белсә иде!

27. Раббымның мине гафу иткәнен һәм [җәннәткә кертеп] хөрмәт ителгәннәрдән кылганын![2]»

28. Без шуннан [шәһит ителгәннән] соң аның [инкяр иткән] кавеме [һәлак итәр өчен алар] өстенә күктән бер [фәрештәләрдән торган] гаскәр иңдермәдек. [Расүлем!] Без [һәр өммәтне һәлак итәр өчен бер сәбәп тәкъдир иткәнебезгә күрә, синнән алдагы өммәтләрнең һәлак булуы өчен фәрештә гаскәрләре] иңдерәчәк тә түгел идек.

29. [Аларның җәзасы] Фәкать бер көчле тавыш кына булды, һәм алар [Җәбраилнең [галәйһиссәлам] нәгърәсе дәһшәте белән үтләре шартлап] шундук сүнделәр.

30. [Һәлак ителгән инкяр итүче] Колларга ни үкенеч! Аларга алар мыскыл итмәгән бер генә расүл дә килмәде.

31. Алар [мөшрикләр] үзләреннән алда килеп киткән күпме гасырларны һәлак иткәнебезне һәм аларның [кире әйләнеп, болар янына] кайтмаганын күрмиләрме әллә?

32. [Үлем белән һәлак ителгән кавемнәрнең] Һәммәсе дә [терелтелеп] Безнең хозурыбызга китереләчәк.

33. [Коп-коры булган] Үле туфрак – аларга бер билге. [Күргәннәречә] Без аны [яңгыр белән] терелттек һәм аңардан [бодай, арпа һәм дөге кебек] бөртекләр чыгардык, һәм алар шуңардан ашыйлар.

34. Без анда [җир йөзендә ничәмә-ничә] хөрмәлекләр һәм йөзем бакчалары бар иттек һәм чишмәләр чыгардык.

35. Җимешләреннән һәм үз куллары белән җитештергән нәрсәләрдән ашасыннар дип. [Моның кадәр нигъмәтләрдән файдалансалар да, хакыйкый нигъмәт иясе булган Аллаһы Тәгаләгә иман итеп, гыйбадәт кылу белән] Һаман да шөкер итмәячәкләрме?

36. Җирнең үсемлекләреннән, кешеләрнең үзләреннән һәм алар белмәгән нәрсәләрдән бөтен парларны яралткан Аллаһ [барлык кимчелекләрдән дә ерак һәм] пакь[3].

37. Төн дә – аларга бер билге. Без аңардан көнне салдырып алабыз, һәм алар караңгылык эчендә калалар.

38. Кояш [көнлек, айлык һәм еллык, янә Кыямәткә кадәр булган бөтен вакытларын тутырыр өчен] үзе өчен билгеләнгән урында [орбитасында] йөзә. Менә бу Бөекнең [Җиңелмәс], һәм [һәрнәрсәне] Белүченең тәкъдире.

39. Айга да [кими-кими соңгы торышына җиткәндә] картайган хөрмә ботагы кебек кәкре булганчыга кадәр [айлык һәм еллык юлларында туктап тору урыны булган] торышларын тәкъдир иттек.

40. Кояшның айны куып җитүе тиешле түгел. [Айның бер айда булган арасын кояш бер елда гына үтә ала. Юкса бер ай эчендә дүрт ел фасылы булса, үсемлекләрнең үсеше һәм галәмнәрнең тәртибе бозылыр иде]. Төн дә көнне узып китми [киресенчә, алар берсе артыннан берсе килә]. Һәрберсе күктә йөзеп йөри.

41. Безнең аларның [сәфәргә яннарына алган] балаларын [һәм хатыннарын, шулай ук кешеләр, хайваннар һәм йөк-йөк әйбер] төягән көймәдә йөртүебез дә аларга бер билге.

42. Моның кебек утырып йөри торган нәрсәләрне дә [дөяләрне дә] алар өчен яралттык.

43. Әгәр теләсәк, аларны суга батырырбыз. Ул чакта аларга ярдәмче дә булмас, һәм алар [берничек] котыла да алмаслар.

44. Әгәр Бездән бер рәхмәт белән һәм [тәкъдир ителгән] бервакытка кадәр яшәтүебез өчен генә [коткармаган булсак кына].

45. Аларга [мөшрикләргә]: «Алдыгызда булганнан һәм артыгызда булганнан куркыгыз, бәлки [Аллаһы Тәгалә тарафыннан] мәрхәмәт ителерсез», – дип әйтелгән вакытта [бу нәсыйхәтләрдән йөз чөерәләр].

46. Аларга Раббыларының аятьләреннән берәр аять килгән вакытта, алар, һичшиксез, аңардан йөз чөерәләр.

47. Аларга: «Аллаһ сезгә ризык итеп биргән нәрсәләрдән [фәкыйрьләргә] сарыф итегез», – дип әйтелгән чакта, кяферләр иман китерүчеләргә: «Теләгән булса, Аллаһ тукландырасы кешеләрне без ашатыйкмы әллә? Сез, [Аллаһның ирадәсенә аркылы төшкән таләптә булганыгыз өчен] чыннан да, ап-ачык бер адашу эчендә», – диде.

48. Алар [сиңа һәм сәхабәләреңә]: «Әгәр, чыннан да, дөресен сөйлисез икән, ул [Кыямәт кубачагы турында] вәгъдә кайчан [булачак] соң?» – диләр.

49. Алар бер-берләре белән сүз көрәштереп торган чакта, [сурга беренче мәртәбә өрелү белән] аларны тотып алачак көчле тавыш [белән һәлак ителүләрен] генә көтәләр.

50. Алар васыять кылырлык хәлдә дә булмаячаклар, [өйләреннән ерак булсалар исә] гаиләләренә дә кайта алмаячаклар.

51. [Икенче мәртәбә] Сурга өреләчәк. Һәм менә алар [яткан] каберләреннән [торып] ашыга-ашыга, Раббыларына ашыгырлар.

52. Алар [мәхшәр дәһшәтенә нисбәтле кабер газабын йокы дип санаучылар]: «Ни үкенеч безгә! Безне йоклаган җиребездән кем торгызды?» – дип әйтерләр. [Шулвакыт фәрештәләр:] «Бу – Рахман [булган Аллаһ] вәгъдә иткән нәрсә. Җибәрелгәннәр [терелтелеп, хисапка тартылачагыгызны белдергән чакта] дөресен сөйләгән булганнар» [дип әйтерләр].

53. [Аларны терелткән вакыйга Исрафилның [галәйһиссәлам] сурга өрүеннән мәйданга килгән] Бер көчле тавыштан башка берни дә булмады. Аларның һәммәсе дә [терелтелеп, хисап тотар өчен] хозурыбызга китерелде.

54. [Ул көнне аларга әйтеләчәк:] «Бүген беркемгә дә аз гына да золым ителмәячәк. Сез бары тик үзегез кылган нәрсәләр өчен җәзасын алачаксыз.

55. Һичшиксез, җәннәт әһелләре бүген [бер-берсенең хәлен белү, көйләр тыңлау, парларыннан зәвыклану һәм Яклаучы Тәгаләнең җәмалын күрү кебек акылга да килә алмаган] күркәм шөгыльләр белән зәвыкланачаклар.

56. Алар һәм хатыннары [куе] күләгәләрдә [кыйммәтле пәрдәләр белән корылган сарайларның бүлмәләрендә булган] ятаклар өстендә кырын ятачаклар.

57. Анда аларга җимеш һәм [җаннары] теләгән һәрнәрсәләре бар.

58. Рәхимле булган Раббыдан [«И, җәннәт әһеле! Сезгә сәлам булсын!» – дигән] сүз белән сәлам [бирелгәч, Аллаһы Тәгаләне күрерләр].

59. [Аллаһы Тәгалә мәхшәрдә туплаган кяферләргә әйтер:] «И, [ширек гөнаһын кылучы] гөнаһлылар, аерылыгыз бүген [мөэминнәрдән һәм җәһәннәмдә сез дә беркемне күрмәслек, беркем сезне дә күрмәслек урыннарга китегез].

60. И, Адәм балалары! Мин сезгә [дөньяда китаплар һәм пәйгамбәрләр җибәреп] әйтмәдемме ки, шайтанга гыйбадәт кылмагыз, һичшиксез, ул – сезгә ап-ачык дошман.

61. Миңа [гына] гыйбадәт кылыгыз. Менә бу – туры юл [дип әйтмәдемме?].

62. Ул [шайтан] сездән күп кешеләрне юлдан яздырды инде. Сез һаман аңламыйсызмы әллә?»

63. [Кяферләр җәһәннәм читенә китерелгәч, аларга: «Дөньяда чакта шайтанга ияргәнегез өчен] Сезгә вәгъдә ителгән җәһәннәм менә бу.

64. [Дөньяда] Иман итмәгәнегез өчен бүген шунда яныгыз».

65. Ул көнне [кылган гөнаһларны инкяр итәр өчен кискен бер сүз көрәштерүгә керешкән чакларында] аларның авызларын мөһерләрбез һәм [дөньяда] аларның ни кылганнарын куллары сөйләр, аяклары шаһитлык итәр.

66. Әгәр дә теләгән булсак, күзләрен дөм сукыр [итеп, күз чокырларын маңгайлары кебек төп-төз] иткән булыр идек. Ул вакытта туры юлны табарга ашыгырлар иде дә, тик ничек итеп күрерләр иде?

67. Әгәр дә теләгән булсак, булган урыннарында аларның сурәтләрен [маймылга, дуңгызга яки ташка] үзгәрткән булыр идек, һәм алар алга да, артка да китә алмаслар иде.

68. Без кемгәдер озын гомер бирсәк, аның яралтылышта киресен әйләндерәбез [акылын һәм әгъзаларын зәгыйфьләндереп, аны балалык хәленә төшерәбез]. Әллә алар [Безнең һәрнәрсәгә кодрәтебез җиткәнне] аңламыйлармы?

69. [И, мөшрикләр!] Без аңа шигырь өйрәтмәдек. Аңа бу килешми дә. Бу [аңа вәхи ителгән нәрсәләр] – бер үгет кенә һәм ап-ачык Коръән.

70. [Коръәни Кәрим һәм пәйгамбәр] Тере булганнарны кисәтү һәм кяферләргә [җәза турындагы] сүз чынга ашсын өчен [Без ул Коръәнне иңдердек].

71. Алар күрмиләрме, Без [беркемнең катнашыннан башка, бары тик кодрәт] кулларыбыз мәйданга китергән нәрсәләрдән алар өчен терлек яралттык, һәм алар шуларга ия булып торалар.

72. Без аларны аларга [хәтта бугазлау мәсьәләсендә да] буйсындырдык. Аларның кайберләренә алар атланып йөриләр, кайберләрен ашыйлар.

73. Аларда алар өчен файдалар һәм [сөт, кымыз кебек] эчемлекләр бар. Әллә алар [Аллаһка] шөкер итмиләрме?

74. Алар [мөшрикләр авыр хәлгә төшкән чакларында] ярдәм күрүләренә өмет итеп, үзләренә [шуның кадәр кодрәтләрен һәм нигъмәтләрен күргән] Аллаһтан башка [гаҗиз потларны] илаһлар [итеп] алдылар.

75. Хәлбуки, аларның [ничек тә булса] аларга ярдәм итәргә көчләре җитми. Алар үзләре исә шулар [кебек бернәрсәгә ярамаган потларны саклау һәм яклау] өчен [дөньяда хезмәт күрсәткән] гаскәрләр булып әзер торалар.

76. Шуңа күрә аларның [Аллаһы Тәгалә хакындагы инкяр һәм ширек тулы, синең хакта исә нәфрәтле һәм мыскыллы] сүзләре сине борчымасын. Без алар яшергән нәрсәне дә, күрсәткән нәрсәне дә беләбез.

77. [Үбәй ибне Хәләф исемле ул] Кеше [черегән бер сөякне кулында ваклап: «И, Мөхәммәд! Аллаһ бу сөякне терелтәчәк дип саныйсыңмы әллә?» – дигәндә] Безнең аны [мәни диелгән] бер тамчыдан яралтканыбызны күрмиме әллә? Ул [җансыз сөякләрдән кабат терелүне инкяр итүе белән үзен, җансыз бер тамчы судан яралткан Аллаһы Тәгаләгә] ап-ачык дошманлык күрсәтә.

78. Үзенең [бер тамчы судан] яралтылганын онытып, [терелүне инкяр итү мәсьәләсендә] Безгә мисал [итеп онга әйләнгән сөякне] китерә һәм: «Бу череп беткән сөякләрне кем терелтәчәк?» – дип әйтә.

79. Әйт: «Аларны беренче мәртәбә Яралтучы терелтәчәк. Ул бит һәр яралтылган нәрсәне белүче.

80. Ул сезгә [чүлләрдә үсеп утырган] яшел агачтан бер ут чыгарды. Сез шуңардан [учакларыгызга ут] кабызасыз».

81. Күкләр белән җирне яралтучы алар шикеллеләрне [яңадан] яралтырга кодрәтле түгелме әллә? Әйе! [Әлбәттә, Аның һәрнәрсәгә көче җитә!] Ул бит [мәхлуклары бик күп булган һәм кабат-кабат] Яралтучы, [һәрнәрсәне] Белүче.

82. [Аллаһы Тәгаләнең терелтү көчен танымауның бер генә мәгънәсе дә юк, чөнки] Ул берәр нәрсәне теләгән чакта, Ул аңа «Бул!» дип әйтүгә, ул шунда ук бар була.

83. Бөтен нәрсәгә хакимлек итү [кодрәте] кулында булган [Зат терелтүдән гаҗизлек кебек бөтен кимчелекле сыйфатлардан ерак һәм] пакь, һәм сез Аңа кайтарылачаксыз.

 

[1] Мондый хәлдә аларның як-якка караулары һәм аска таба иелүләре мөмкин булмаган кебек, Әбү Җәһел кебек көферлек белән мөһерләнгән кешеләр Хак Тәгалә тарафына карый алмас һәм хакыйкатькә баш ия алмас. Моның нәтиҗәсе буларак җәһәннәмдәге ут богауларыннан котыла алмаслар.

[2] Риваятьтән күренгәнчә, Гайсә (галәйһиссәлам) хәвариләреннән ике кешене тәүхидкә дәгъват итәр өчен Антакия халкына җибәргән. Алар шәһәргә якынлашкач, аларны күргән Хәбиб Нәҗҗар исемле сарык көткән бик карт затның соравына үзләренең Гайсә (галәйһиссәлам) илчеләре булганлыкларын һәм, кешеләрне потларга табынуны калдырып, Рахманга гыйбадәткә чакырганлыкларын белдергәннәр. Ул алардан бер могҗиза сорагач, авыруларны дәвалаганнарын, махаулы һәм сукырларны сәламәтләндергәннәрен әйткәннәр. Аның ике ел буена урыныннан тора алмаган баласын сыпырып аякка бастыргач, Хәбиб иман иткән, шулай итеп шәһәрдә хәбәр таралып, бик күп кеше аларның кулы белән шифа тапкан. Хөкемдар аларны чакыртып: «Минем илаһларымнан башка бер илаһ бармы?» – дип сораган. Һәрнәрсәне яралткан бер Аллаһы Тәгалә булаганы турында җавап алгач, аларны кыйнатып, төрмәгә яптырган. Гайсә (галәйһиссәлам) өченче илче итеп Шәмгунны җибәргән. Ул кыяфәтен танымаслык итеп үзгәртеп шәһәргә кергән, хөкемдарның якыннары белән якыннан аралашкан. Нәтиҗәдә, хөкемдар белән дә самими мөнәсәбәт корып, төрмәгә ябылганнарның карашын белеп-белмәү сылтавы белән, аларны аннан чыгарткан. Белмәгәнгә салышып, алардан Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларын сөйләттергән һәм берәр могҗиза сораган. Алар хөкемдар сораган һәрнәрсәне булдыра алганнарын әйткәннәр. Шулай итеп, китерелгән дөм-сукыр бер баланың күзләрен догалар белән ачканнар. Шәмгун, хөкемдарга борылып: «Син дә илаһыңа шундый бернәрсә тәкъдим итсәң, безгә могҗиза күрсәтерме?», – дип әйткәч, ул: «Минем синнән бернинди дә серем юк, безнең илаһларыбыз күрми һәм ишетми торган бер төркем файдасыз нәрсәләр», – дигән һәм бу икәүнең бер үлене терелткән очракларында аларга иман итәчәгенә сүз биргән. Алар җиде көн элек үлгән бер егетне терелткәннәр. Ул телгә килеп: «Ширек юлында үлгәнем өчен, җәһәннәмнең җиде үзәнендә йөртелдем, сезне кисәтеп куям, хәзер үк иман итегез! Мин, күк капулары ачылып, чибәр йөзле бер егетнең шушы өчәүгә ярдәм иткәнен күрдем», – дигәч, хөкемдар Шәмгунның да алардан булганын аңлаган. Хөкемдарның тәэсирләнгәнен тойган Шәмгун, нәсыйхәте белән аны иманга китергән. Моны күргән җәмәгатьнең бер өлеше иман иткән, иман итмәгәннәр исә алдагы аяте кәримәдә белдерелгәнчә, Җәбраилнең (галәйһиссәлам)нең бер бик каты тавышы белән һәлак булганнар (Нәсәфи).

[3] Галәмдә булган барлыкларның һәммәсе я бер капма-каршылыгы яки охшашы, я өлеше буларак парлылар. Тән белән җан, матдә белән мәгънә, җир белән күк, караңгылык белән яктылык, дөнья белән Ахирәт һ.б. моңа мисал. Кешенең пары исә ир белән хатын кешедән гыйбарәт. Кешеләр белмәгән нәрсә исә Аллаһы Тәгаләнең корыда, диңгездә, күкләрдә, унсигез мең галәмдә һәм әле дә үзлекләре безгә белдерелмәгән нәрсәләрдә булган парлы булу үзенчәлеге. Коръәни Кәримнең иңә башлаган заманыннан алып бүгенгә кадәр бик күп нәрсәләрдә бу парлы булу сыйфаты исбат ителсә дә, болар исбат ителмәгәннәр белән чагыштырганда бик чикле нәрсәләр, чөнки кеше гыйлеме ирешә алмаган очраклар бихисап. Әлбәттә, биредә без аңларга тиешле нәрсә – барлык парларны яралткан Аллаһы Тәгаләнең капма-каршыдан, охшаштан һәм иш кебекләрдән ерак һәм пакь булуы.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире