Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Барча мактаулар – күкләрнең һәм җирнең Яралтучысы, фәрештәләрне икешәр, өчәр һәм дүртәр канатлы илчеләр иткән Аллаһка![1] Һичшиксез, Аллаһ һәрнәрсәгә кодрәтле.
2. Аллаһ кешеләргә нинди дә булса бер рәхмәт ачса, аны тотарлык беркем дә юк. Әмма Ул нәрсәне дә булса тотса, Аның [тыюы] артыннан аны җибәрерлек беркем дә юк. Ул – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
3. И, кешеләр! Аллаһның сезгә булган нигъмәтен истә тотыгыз. Аллаһтан башка сезне [яңгырлар яудырып, җимешләр үстереп] күктән һәм җирдән ризыкландырган бер яралтучы бармы әллә? Аннан башка һичбер илаһ юк! Ничек һаман [тәүхид һәм терелү ышануыннан ераклашып] тайпыла аласыз?
4. Әгәр алар сине ялганчыга чыгарсалар, синнән алда да расүлләрне ялганда гаепләгәннәр иде. Бөтен эшләр дә Аллаһка кайтарылачак.
5. И, кешеләр! Һичшиксез, Аллаһның [колларын терелтеп, хисапка тартачагына карата] вәгъдәсе бер хак. Дөнья тормышы сине алдамасын. Алдакчы булган [шайтан] да сезне [гөнаһларга өндәп: «Теләсә нәрсә эшләгез] Аллаһ [сезнең иман белән үләсегезне әзәли гыйлемендә белсә, гамәлегезнең файдасы да юк», – кебек сүзләр] белән алдамасын.
6. Һичшиксез, шайтан – сезгә [күптәнге һәм зур] дошман. Сез дә аны дошман итегез. Ул тарафдарларын ут әһелләреннән булулары өчен [нәфесне теләкләренә иярергә] чакыра.
7. Ул [шайтанның чакыруын кабул итеп] кяфер булган кешеләргә бик каты газап. Әмма иман иткән һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылган кешеләргә мәгъфирәт һәм зур әҗер [әзерләнгән].
8. [Ширек кебек] Начар гамәл [шайтан тарафыннан] аңа бизәп күрсәтелгән, шул сәбәпле ул аны матур бернәрсә итеп күргән кешеме [иман һәм изге гамәлне сайлаган кешегә тигезме] әллә? Чөнки, һичшиксез, Аллаһ кемне теләсә, аны юлдан яздырыр; кемне теләсә, аны туры юлга чыгарыр. Син үзеңне алар өчен азаплама. Һичшиксез, Аллаһ аларның ни кылганнарын [бик яхшы] белүче [һәм тиешле җәзаларын бирүче].
9. Аллаһ шундый Зат ки, Ул болытны хәрәкәткә китергән җилләрне җибәрә. Шуннан соң Без аны [корылык сәбәпле] үле бер [хәлдә булган] өлкәгә куаладык һәм үлеменнән соң туфракны аның [яудырган яңгыры] белән терелттек. Терелтү дә шушылай [җиңел шәкелдә гамәлгә ашырылачак].
10. Кем дә кем бөеклек [көч һәм шәрәф] теләсә, [һәрнәрсәгә көче җиткән Аллаһка итагать итсен] бөеклек тулысынча Аллаһныкы гына. Күркәм сүзләр Аңа ирешә. [Намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] Изге гамәл исә, аны ул [тәүхид кәлимәсе] күтәрә. Әмма [Исламга каршы] начарлыклар корган кешеләр – аларга каты газап. Аларның тозагы бозылачак [һәм иртәме-соңмы бушка чыгачак].
11. Аллаһ сезне [атагызны, кап-кара] бер туфрактан, шуннан соң [аның нәселен мәни дип беленгән] тамчыдан яралтты, шуннан соң сезне [ирләр һәм хатыннар хәлендә] парлар итте. Аның гыйлеме белән булмыйча бер генә кеше дә йөккә уза алмый һәм тудыра алмый. [Бөтенесе дә Ләүхелмәхфүз дип аталган] Китапта [теркәүле] булмыйча, озак яшәтелгән беркемнең дә гомере озынайтылмый, аның гомереннән берни дә кыскартылмый да. Һичшиксез, бу Аллаһка бик җиңел.
12. Ике диңгез тиң [булмаган кебек, мөэмин белән кяфер дә тиң] түгел. Менә бу [елгалар] – төче, сусауны баса торган, эчәр өчен тәмле; менә бусы [диңгезләр] исә тозлы, ачы. Һәрбереннән сез пакь ит ашыйсыз һәм үзегез [бизәнеп] киеп йөри торган [энҗе, мәрҗән кебек] бизәнү әйберләре чыгарасыз. [И, кеше!] Син аны ярып йөргән көймәләрне күрәсең. Бәлки, сез Аның ризыгыннан [насыйбыгызны] эзләрсез һәм янә сез шөкер итәрсез.
13. Ул төнне көнгә кертә, көнне төнгә кертә. Ул кояшны һәм айны да [колларының файдасы өчен] буйсындырган. Аларның һәрбере [көнлек, айлык һәм еллык бөтен вакытларын тутырыр өчен] билгеләнгән бер вакытка кадәр [йолдызлыкларда һәм орбиталарында] йөзеп йөриләр. Раббыгыз булган Аллаһ – менә бу [тиңсез гамәлләрне кылырга кодрәтле Зат]. Хакимлек Аныкы гына. [И, мөшрикләр!] Аны калдырып, сез табынган кемсәләр исә хөрмә төшендәге тышчага да ия түгелләр.
14. Аларга дога кылсагыз, догагызны ишетмәсләр. Ишетсәләр дә, сезгә җавап бирмәсләр. Кыямәт көнендә исә [шәфәгать бер якта калсын, «Сез асылда безгә табынмый идегез», – дип әйтеп, үзләрен Аллаһы Тәгаләгә] тиңдәш итүегезне кире кагачаклар. [И, Расүлем һәм ишеткән кешеләр!] Хәбәрдар [булган Раббың] кебек беркем дә сиңа [хакыйкатьләрне] хәбәр итмәс.
15. И, кешеләр! Сез Аллаһка [Аның дөньяда ризык һәм саулыгына, Ахирәттә исә Аның мәгъфирәт һәм рәхмәтенә] мохтаҗсыз. Аллаһ исә [беркемнең дә ярдәменә мохтаҗ булмаучы] Бай, Мактауга лаеклы.
16. Әгәр Ул теләсә, сезне юкка чыгарачак һәм [сезнең урынга сез белмәгән, сездән итагатьлерәк] яңа барлыклар китерер.
17. Бу [шәкелдә сезне һәлак итеп, сезнең урынга башкаларны яралтуы] Аллаһка бер дә авыр түгел [чөнки Ул мәйданга килүен теләгән бернәрсәгә: «Бул!» – дип кенә әйтә].
18. Һичбер [гөнаһ] йөртүче башканың йөген өстенә алмаячак. Әгәр авыр йөкне өстенә алган бер кеше [башка берәүгә] ул йөге турында сораса һәм ул [соралган кеше атасы, анасы, улы яки кызы кебек] якыны булса да, аннан бернәрсә дә аңа йөкләтелмәс. [Расүлем!] Син [никадәр генә вәгазьләсәң дә] Раббыларыннан күрмичә курыккан һәм [фарыз] намаз укыган кешеләрне генә кисәтә аласың [чөнки синең куркытуларыңнан файдаланачак кешеләр алар гына]. Әмма кем дә кем [бу үгетләрдән әсәрләнеп, әмерләрне тоту, тыюлардан тыелу белән гөнаһ керләреннән] пакьләнсә, ул үзе өчен пакьләнгән булыр. [Соңгы] Кайту Аллаһка гына [булачак].
19. [Күңел күзе] Сукыр белән [илаһының бер булганы хакыйкатен] күргән [мөэмин һәм галим кеше] бертигез түгел.
20. [Төрле-төрле көферлек һәм адашу] Караңгылыклар белән [иман һәм Аллаһның берлеген тану кебек] яктылык та [бертигез] түгел.
21. [Куе] Күләгә белән коточкыч эссе дә [бертигез] түгел.
22. [Исламга кергән һәм дини гыйлемнәрне алган] Тереләр белән [көферлектә үҗәтлек иткән] үлеләр дә тиң түгел. Һичшиксез, Аллаһ теләгәненә [хакны] ишеттерә. Син исә каберләрдә булган [кяфер] кешеләргә [дөреслекне] асылда ишеттерә алмыйсың.
23. Син бер кисәтүче генә [шуңа күрә илчелегеңне ирештерүдән башка вазифаң юк, хакны кабул иттерү сиңа йөкләнмәгән].
24. Һичшиксез, Без сине [иман итеп буйсынучыларга] сөендерүче һәм [инкяр белән баш күтәрүчеләргә] кисәтүче буларак хак [һәм хакыйкать] белән җибәрдек. Кисәтүче [пәйгамбәр яки галим] килмәгән бер генә өммәт тә юк.
25. [Расүлем!] Әгәр дә алар [яһүди һәм мөшрикләр] сине ялганда гаепләсәләр, [бу сине бер дә борчуга салмасын, чөнки] алардан әүвәлге кешеләр дә бит [пәйгамбәрләрне] ялганда гаепләде. [Хәлбуки] Расүлләр аларга ап-ачык могҗизалар, [Ибраһимга [галәйһиссәлам] һәм бүтән кайбер нәбиләргә бирелгән нәсыйхәтләр белән тулы] сәхифәләр һәм [Тәүрат белән Инҗил кебек эченә шәригать хөкемнәрен алган] нур чәчкән китап китергән иде.
26. Шуннан соң Мин кяферләрне [чыдап булмаслык газабым белән] тоттым. [Моның кадәр көчләренә карамастан] Минем [аларны] танымавым ничек булды?
27. [Расүлем!] Аллаһның күктән суны иңдергәнен күрмәдеңме? Аның белән Без төсләре төрле бик күптөрле җимешләр чыгардык. Тауларда да төсләре төрле-төрле булган бар ки: аклары, кызыллары һәм кап-каралары.
28. Кешеләрдән, [җир йөзендә] хәрәкәт иткән җанлылардан һәм терлекләрдән дә төсләре төрле-төрле булганнар бар. Коллары арасыннан галимнәр генә Аллаһтан курка. Һичшиксез, Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче.
29. Һичшиксез, Аллаһның Китабын укыганнар, [бигрәк тә фарыз] намаз укыганнар һәм Без аларның ризыкландырган нәрсәләрдән [урынына карап] яшерен яки ачык сарыф иткән кешеләр сәүдәгә өмет итәләр ки, ул зарар китерә торган булмаячак.
30. Ул [Аллаһ] аларга әҗерләрен тутырып бирер һәм фазылыннан аларга өстәр өчен [мөэминнәрнең сәүдәләрен шушылай уңышлы итәр]. Һичшиксез, Ул – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, [тиеш булганнан артык] Савап бирүче.
31. Үзеннән алда булганнарны [Тәүрат һәм Инҗил кебек китапларны] дөресләүче буларак Без сиңа иңдергән Китап – хак. Һичшиксез, Аллаһ колларыннан хәбәрдар, [һәрнәрсәне бик яхшы] күрүче. [Синең бөтен хәлләреңне белгән Аллаһы Тәгалә сине мондый бер китапның вәхиенә насыйп итте].
32. [Расүлем!] Аннары Без ул Китапка колларыбыз арасыннан Үзебез сайлаган [сәхабәләрне һәм Кыямәткә кадәр киләчәк Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) өммәтен, бигрәк тә галим] кешеләрне варис иттек. Араларында үз-үзләренә золым итүчеләр бар, [күпчелек очракта игелекле гамәлләр эшләп] урта юлдан баручылар да, Аллаһның рөхсәте [һәм җиңеләйтүе] белән [кылынган] игелекләре сәбәпле [савап һәм җәннәткә таба] алга үтүчеләре дә бар. Бу – [Коръәни Кәримгә варис ителү] бик зур рәхмәт[2].
33. Алар – Гаден җәннәтләре. Анда [терсәкләренә кадәр] алтыннан беләзекләр белән һәм энҗеләр белән [шуңа охшаган ташлар белән] бизәнәчәкләр. Андагы киемнәре исә ефәктән.
34. [Җәннәткә керүчеләр] Әйтәчәкләр: «Барча мактаулар Аллаһка ки, бөтен борчуларны бездән алды. Һичшиксез, Раббыбыз – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, [тиеш булганнан артык] Савап бирүче.
35. Ул безне [без лаек булганыбыз өчен түгел, бары тик Үзенең] рәхмәтеннән [без мәңге калачак] сыену йортына урнаштырды. Анда безгә бернинди ару да, мәшәкать тә тимәячәк!»
36. Әмма кяфер булган кешеләргә – җәһәннәм уты [әзерләнгән]. Үлсеннәр [дә, җәһәннәм газабыннан котылсыннар] өчен аларга [икенче бер үлемгә] хөкем бирелмәс. Аның газабыннан бернәрсә дә аларга җиңеләйтелмәс [алар бераз гына да рәхәт күрмәсләр]. Кяфер булган һәркемне шушылай [фаҗигале бер җәза белән] җәзага дучар итәчәкбез.
37. Алар анда: «И, Раббыбыз! [Без тарыган бу газаптан] Безне чыгар [дөньяга кире кайтар] да, [элек] кылган нәрсәбездән башка – изге гамәл эшлик», – дип кычкырып елаячаклар. [Дөньяның гомере кадәр озын бер вакыт итмәгәннән соң Аллаһы Тәгалә аларга:] «Үгетләнгән кешене дә анда [вакыт эчендә] үгет алырлык кадәр яшәтмәдекме? Сезгә [пәйгамбәр, Коръән, картлык һәм якыннарыгызның үлеме кебек] кисәтүчеләр дә килгән иде. Шулай булгач, [бу газапны] татыгыз. [Сезнең кебек кяфер булган] Залимнәр өчен бернинди дә ярдәмче юк» [дип әйтәчәк].
38. Һичшиксез, Аллаһ күкләрнең һәм җирнең гаибен белүче, чөнки Ул күкрәкләрдә булган нәрсәне [йөрәкләр сыендырган бөтен серләрне] белүче.
39. [И, кешеләр!] Ул – [Аллаһы Тәгалә] сезне җирнең хәлифәләре итүче. Кем дә кем [бу нигъмәтне юк санап] кяфер булса, аның инкары үз зарарына булыр. Инкярлары Раббылары хозурында ачудан башка бернәрсә дә арттырмый. Инкярлары кяферләргә зарардан башка бернәрсә дә арттырмый.
40. [Расүлем!] Әйт: «Сез исә Аллаһны калдырып, Аңа тиңдәш итеп табынган нәрсәләрегезне күрдегезме? Җирдә [булганнардан] алар яралткан нәрсәне миңа күрсәтегез. Әллә аларның күкләрдә катнашы бармы? Әллә Без аларга [потларны Үзебезгә тиңдәшләр итүебезне белдергән] бер китап биргәнбез дә, шул сәбәпле, алар [ширекнең дөреслегенә карата] ап-ачык бер дәлилгә ияләрме?» Юк! Залимнәрнең [«Бу потлар Аллаһ каршында безнең шәфәгатьчеләребез», – дип әйтүләре белән] берәүләре икенчеләренә алдау гына вәгъдә итәләр.
41. Һичшиксез, һәр икесе дә [урыннарыннан аерылып] юк булмасыннар өчен, Аллаһ күкләрне һәм җирне [кодрәте белән] тотып тора. Әгәр дә аларның икесе дә [Аллаһы Тәгалә теләгән берәр сәбәп белән] юк була калсалар, Аның артыннан аларны беркем дә тотып тора алмас. Һичшиксез, Ул – Мәрхәмәтле, [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче.
42. Алар [мөшрикләр] үзләренә кисәтүче [пәйгамбәр] килә калса, алар бөтен өммәтләрнең һәрбереннән турырак юлда булганнарына иң көчле антлары булган Аллаһ белән ант иткәннәр иде, ләкин аларга [Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кебек пәйгамбәрләрнең иң шәрәфлесе булган] бер кисәтүче килгәч, бу аларның [хактан] ераклашуларын гына арттырды.
43. [Мөшрикләр] Җирдә тәкәбберләнеп һәм [Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) каршы] начар хәйлә корып [Исламны юк итәргә тырыштылар]. Әмма начар хәйлә аны коручыны гына уратып ала. Әллә алар [Аллаһы Тәгаләнең] әүвәлгеләрнең [кяферләренә карата кулланган газап] сөннәтеннән башка бер-бернәрсә көтәләрме? Син Аллаһның сөннәтендә, асылда, бернинди дә үзгәреш таба алмассың һәм Аллаһның сөннәтендә, [гаепледән башка берәүне җәзаландыру кагыйдәсе өчен], асылда бернинди дә тайпылыш таба алмассың.
44. Алар җирдә һич гизмәделәрме ки, үзләреннән алда [һәлакәткә дучар] булган [гад һәм сәмуд кавемнәре кебек инкяр итүче] кешеләрнең [фаҗигале] ахырларының нинди икәнлеген күрмәделәрме? Алар көч ягыннан болардан куәтлерәкләр иде. Ни җирдә, ни күктә Аллаһны бернәрсә дә асылда гаҗиз калдыра алмаячак. Һичшиксез, Ул – [һәрнәрсәне] Белүче, Кодрәт иясе.
45. Әгәр Аллаһ [гөнаһлы] кешеләрне, кылган [көферлек, ширек кылу һәм гөнаһларга кушылу кебек урынсыз һәм килешсез әллә никадәрле] нәрсәләре сәбәпле, тотып алган булса, [җир йөзендәге бөтен җанлыларның һәммәсен һәлак итәр иде дә] аның өстендә кыймылдаган бернинди җанлы да калдырмас иде, ләкин Ул аларны билгеләнгән бер вакытка кадәр кичектерә. Ул вакытларның ахыры җиткәч исә, һичшиксез, Аллаһ колларын [һәрвакыт бик яхшы] күреп торучы.
[1] Җәбраилгә (галәйһиссәлам) алты йөз канат биргән ки, фәрештәләр дәрәҗәләре һәм вазифаларына күрә аларга бирелгән бу канатлар ярдәмендә Аллаһы Тәгаләнең әмерләре юнәлешендә бик тиз хәрәкәт итәләр һәм күктән җиргә төшеп менәләр. Янә, шулай ук, Үзе теләгән колларына чибәр йөз, ягымлы тавыш, озын буй, төзек әгъза, көч-куәт, зирәклек, матур чәч, матур күз, күркәм кыяфәт, мөэминнәрнең күңелләрендә сөелү һәм юмартлык кебек уңай үзенчәлекләр бирә.
[2] Коръән әһеле булган бер кеше, игелекле гамәлләрдә алга чыккан икән, җәннәткә дә хисапсыз гына иң алда үтәр. Савабы белән гөнаһы бертигез чамада булып, урталыкта булган кеше Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Коръәннең шәфәгате белән җәннәткә керәчәк һәм хисабын да җиңел генә бирәчәк. Гөнаһлары авыр баскан кешеләр исә котылудан өмет өзәрлек дәрәҗәдә авыр хисаплар артыннан аларга ирешкән илаһи рәхмәт белән җәннәткә керәчәкләр.