Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Барча мактаулар – күкләрдә һәм җирдә булганнар [барысы яратылыш, идарә ителү ягыннан] Үзенеке генә булган Аллаһка. Ахирәттә дә мактаулар Аңа гына [булачак, чөнки дөньяда да, Ахирәттә дә бөтен нигъмәтләр – Аның Үзеннән генә]. Ул – Хикмәт иясе, [һәрнәрсәдән] хәбәрдар.
2. Ул җир эченә кергән [үлеләр, хәзинәләр һәм яңгыр тамчылары кебек] нәрсәләрне дә, аннан чыккан [үсемлекләр, чишмәләр, мәгъдәннәр һәм терелтелгән үлеләр кебек] нәрсәләрне дә, күктән иңгән [яңгыр, кар, боз, яшен, фәрештәләр, китаплар, тәкъдирләр һәм ризыклар кебек] нәрсәләрне дә һәм аңа күтәрелгән [парлар, томаннар, фәрештәләр һәм колларның догалары белән изге гамәлләре кебек] нәрсәләрне дә белә. Ул – Рәхимле, [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче.
3. Кяферләр әйттеләр: «Ул Сәгать безнең өчен җитмәячәк». Әйт: «Юк! [Тойгылар белән генә тоемланмаган] Бөтен гаибләрне белгән Раббым белән ант итәмен ки, ул [Кыямәт] тулысынча сезнең өчен җитәчәк. Күкләрдә дә, җирдә дә [ас һәм өс якларда һәм тирә-ягында] зәррә авырлыгындагы бернәрсә дә Аннан [Аның чиксез гыйлеменнән] югалмас. Моннан кечерәге дә, зуррагы да ап-ачык китапта [Ләүхелмәхфүздә] бар.
4. Ул [Аллаһы Тәгалә] иман [шартларына шиксез бер шәкелдә иман] иткәннәргә һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылучыларга әҗерләрен, бирсен өчен, алар өчен мәгъфирәт һәм [җәннәт нигъмәтләре кебек] күркәм ризык бар.
5. Әмма Безнең аятьләребез [«шигырь», «сихер» һәм «әүвәлгеләрнең әкиятләре» кебек килешмәгән сыйфатлар биреп, мөэминнәрнең булдыра алганча ачыклык кертергә тырышуларына каршы төшеп, аларны туктату] хакында [бер-берләре белән] ярышырга тырышканнар. Әнә шулар өчен тилмерткеч газап җәзасы [әзерләнгән].
6. Әмма гыйлем бирелгән [сахабәи кирам һәм Габдуллаһ ибне Сәлам кебек әһле китап голәмәсеннән булган] кешеләр Раббыңнан сиңа иңдерелгән [Коръән кебек могҗиза сыйфатына ия] нәрсәне хак дип күрәләр. Ул [бөек Китап] Бөек [Җиңелмәс] һәм Мактауга лаеклының юлына һидаять итә.
7. Кяферләр [Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) күрсәтеп әйтте: «Сезгә бер кешене күрсәтикме, ул сезгә: «[Үлемегездән соң берникадәр вакыт үтүгә череп] Кисәкләргә таркалып беткәч өр-яңа бер яратылыш эчендәсез [терелтелгән кешеләр буларак Аллаһы Тәгаләнең хозурына җыелачаксыз]», – дип хәбәр бирә.
8. Ул Аллаһка карата ялган уйлап чыгардымы, әллә аңарда бертөрле тилелек бармы?» [Әйе! Кяферләр шулай диләр. Әмма] Юк! Ахирәткә ышанмаган кешеләр [чиксез] газап һәм [хактан] ерак бер адашу эчендәләр.
9. Алар алларында һәм артларында булган күк белән җирне күрмәделәрме? Әгәр теләсәк, Без аларны [ширекләре һәм инкярлары сәбәпле] җирдән йоттырыр идек яки өсләренә күкнең кисәген бәреп төшерер идек. Һичшиксез, боларда [Раббысына] юнәлгән һәрбер кол өчен билге бар.
10. Без Давыдка [галәйһиссәлам] Үзебездән [пәйгамбәрлек, китап, хакимият, матур тавыш һәм мәхлукатның буйсынуы кебек] фазыйләт бирдек. «И, таулар һәм кошлар! Аның белән бергә тәсбих әйтегез!» [дип әмер бирдек]. Тимерне аның өчен [балавыз кебек] йомшарттык.
11. [Без аңа болай дип әмер иттек] «[Буеңны капларлык озын һәм] Салынып торган көбә киемнәр яса һәм үлчәүле ит. [И, Давыд [галәйһиссәлам] һәм аның гаиләсе! Моның кадәр нигъмәтләребезгә шөкер итәр өчен] Сез изге гамәл кылыгыз. Һичшиксез, Мин – сезнең ни кылганнарыгызны [бик яхшы] күрүчемен».
12. [Давыд [галәйһиссәлам]нең улы] Сөләйманга [галәйһиссәлам] – җилне [буйсындырдык], иртәнге юлы бер ай, [ул җилнең] кичке юлы да бер ай иде. Без аның өчен [Йәмән җирләрендә булганда өч көн, өч төн фонтан кебек ургылып торган] бакыр чишмәсе агыздык. Җеннәрдән шундыйлары бар иде, Раббысының рөхсәте [һәм әмере] белән аның алдында эшлиләр иде. Алардан кайсысы Безнең [Сөләйманга [галәйһиссәлам] итагать итү] әмеребездән тайпылса, [бер фәрештә селтәгән ут камчысы белән] аңа Ут газабыннан татыттыра идек.
13. Алар аңа теләгән нәрсәләрен ясыйлар, нык сарайлар, һәйкәлләр, сулыклар кебек [зур] савытлар һәм какшамас [аяклар өстенә урнаштырылган] казаннар ясыйлар иде. И, Давыд [галәйһиссәлам] токымы! Шөкер өчен [изге] гамәлдә булыгыз, ләкин колларыбыздан [һәр хәленә] шөкер иткәннәр бик аз.[2]
14. Шуннан аңа үлемне хөкем иткән чагыбызда, [рухын тотып алдык, ләкин үлгәнен җеннән аңлап, эшне ташлар, Әкъса мәчетенең әле һаман дәвам иткән төзелеше ярым-ярты калыр дип, аны таягына таянган бер хәлдә бер ел сакладык]. Аның үлгәнен аларга аның таягын ашаган җирдәге җанлы [һәм таянычының сынуы белән җиргә егылуына сәбәп булган бер агач корты] күрсәтте. Ул егылгач, җеннәр аңлады ки, әгәр алар гаибне белгән булсалар, кимсетүле газап эчендә [шундый озак вакыт] көтмәсләр иде.
15. Сәбәнең урнашкан урынында [Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен һәм нигъмәтен күрсәтеп торган] билге бар иде. [Йортларының] Уң [ягыннан] һәм сулдан ике җәннәт [кебек тезелеп торган бакчалар бар иде]. [Пәйгамбәрләре аларга] «Раббыгызның ризыгыннан ашагыз һәм Аңа шөкер кылыгыз! [Бу бит] Бик күркәм шәһәр һәм гафу итүче бер Раббы!»
16. Ләкин алар [шөкердән] йөз чөерделәр. Без исә өсләренә көчле силне җибәрдек һәм ике җәннәтләре урынына аларга әче җимешле [агачлар белән тулы], [ачы] тураңгы [куаклыгы] һәм сидрдан [гарәбстан чиясеннән] бик аз бернәрсәгә ия ике бакча бирдек.
17. Инкяр итүләре сәбәпле, аларны [аларга җибәрелгән унөч пәйгамбәрне] моның белән җәзаландырдык. Без нигъмәт кадере белмәүчеләрдән башкаләрны [бу шәкелдә] җәзага дучар итәбезме?
18. Без алар [яшәгән Сәбә туфраклары] белән Без эчләренә [матди һәм рухи] бәрәкәтләндергән [Шам шәриф] шәһәрләр арасында билгеле [бер шәкелдә бер-берләреннән күренә алган һәм олы юллардан ерак булмаган] шәһәрләр кордык һәм аларда [булган тукталышлар арасында] юлны тәкъдир иттек. [Бер пәйгамбәр аркылы Без аларга:] «Анда хәвефсез кешеләр буларак төнлә һәм көндез сәяхәт итегез!» [дидек].
19. Алар: «И, Раббыбыз! Сәфәрләребез арасын ераклаштыр», – диделәр һәм үз-үзләренә золым эшләделәр. Без аларны гаҗәпләнеп сөйләнеп тыңланган хикәяләр [һәм кыйссалар] иттек һәм аларны тараттык. Һичшиксез, [бәлаләргә һәм шәһвәтләргә] сабыр иткән һәм [нигъмәтләргә] шөкер иткән һәрбер [иманлы] кеше өчен боларда аятьләр бар.
20. Иблиснең алар хакындагы [«Адәм балаларын котырта алырмын» дигән] уе гамәлгә ашты. Шул сәбәпле мөэминнәрдән торган бер фиркадан башка, алар аңа иярделәр.
21. Югыйсә аның алар өстеннән һичбер көче юк иде. Ләкин Без Ахирәткә ышанганны аның [булып-булмавы хакында] шик эчендә булганнан аерыйк дип [шайтанны аларга җибәрдек]. Синең Раббың һәрнәрсәне [күзәтеп торып] саклаучы.
22. [Расүлем!] Әйт: «Аллаһны калдырып, бушка [илаһлыкларын] дәгъва кылган [Гайсә, Гозәер, фәрештәләр һәм җеннәр кебек] кемсәләрне чакырыгыз [да, сезне тарыган кыенлыктан коткарсыннар]. Алар күкләрдә дә, җирдә дә зәррә авырлыгы кадәр бернәрсәгә [дә] ия түгелләр. Аларның ул икесендә дә [яралтылышында да, идарә ителүендә дә] бернинди уртаклыгы да юк. Аның [кебек көчле бер яралтучы] өчен алардан [гаҗиз барлыклар] бернинди дә ярдәмче булмас.
23. Аның [Аллаһы Тәгаләнең] хозурында Ул [шәфәгать итү мәсьәләсендә] рөхсәт биргән [пәйгамбәрләр, галимнәр һәм шәһитләр кебек изге] кешеләрдән башкаларга шәфәгать файда китермәс. [Раббыларының рөхсәте белән шәфәгать итәчәк һәм ителәчәк булганнарның] Күңелләреннән [бөтен] курку алынгач [шәфәгатьне көтүчеләр шәфәгатькә вәкаләтләре булган кешеләргә]: «Раббыгыз нәрсә диде?» – диярләр. Алар: «[Мөэминнәргә шәфәгать рөхсәте белән бәйле буларак] Хакны [әйтте]. Ул бит – Өстен, Олуг Зат», – диярләр.
24. [Расүлем! Мөшрикләргә Аллаһның берлеген кабул иттерер өчен] Әйт: «Күкләрдән һәм җирдән сезне кем ризыкландырып тора?» [Алар моны белсәләр дә, уңайсыз хәлдә калмас өчен, дәшмичә кала алырлар, шулвакыт син] Әйт: «Аллаһ! Һичшиксез, без яки сез [икебезнең берсе] – туры юлда яки ап-ачык адашу эчендә».
25. [Расүлем!] Әйт: «Без эшләгән гөнаһ өчен сездән соралмаячак, сез эшләгән [гөнаһ] өчен бездән соралмаячак».
26. [Расүлем!] Әйт: «[Кыямәт көнендә] Раббыбыз арабызны берләштерәчәк, шуннан соң [бернинди золымга дучар итмичә] арабызда хак белән хөкем бирәчәк. Ул бит – Игелек [һәм бәрәкәт] капкаларын ачучы, [һәрнәрсәне] Белүче».
27. [И, Нәби!] Әйт: «Аңа тиңдәш иткән нәрсәләрне миңа күрсәтегез. [Менә шушы утыннарны һәм ташларнымы аңа тиңдәш куясыз?] Юк! [Бу гаҗиз барлыклар берничек тә Раббыма тиң була алмый!] Ул – Бөек [Җиңелмәс] һәм Хикмәт иясе булган Аллаһ».
28. [Расүлем!] Без сине [гарәп-гаҗәм, ак-кара тәнле дип аерма ясамыйча] бөтен кешеләргә [иман китергәннәр өчен] сөендерүче һәм [инкяр иткәннәр өчен] кисәтүче итеп җибәрдек. Ләкин кешеләрнең күбесе [бу хакыйкатьне] белми.
29. Алар [сиңа һәм сәхабәләреңә]: «Бу [Кыямәт кубачак турындагы] вәгъдә кайчан соң? Әгәр [газапның киләчәге турындагы сүзегездә] тугры кешеләр булсагыз», – диләр.
30. [Расүлем!] Әйт: «Сезгә [кыямәт белән очрашуыгыз турында] вәгъдә ителгән бер көн бар ки, [вакыты җиткәч] аны бер сәгатькә генә дә артка да, алга да күчерә алмассыз».
31. [Ширек кылу белән] Кяфер булучылар: «Без бу Коръәнгә дә, аңардан алда булганнарга да ышанмаячакбыз», – диде. [Расүлем!] Син ул залимнәрне Раббылары хозурында [хисап бирер өчен] бастырылган чакта бер күрсәң иде! Аларның берәүләре икенчеләренә сүз атыр, зәгыйфь булганнары тәкәббер булганнарына: «Сез [безне туры юлдан тыйган] булмасагыз, без иман китергәннәр булыр идек», – дияр.
32. Тәкәббер булганнар зәгыйфь булганнарга [җавап итеп] әйтте: «Сезгә килгәннән соң, һидаятьтән сезне без тыйдыкмы? Юк, сез – гөнаһлы кешеләрдәнсез!»
33. Зәгыйфь булганнар тәкәббер булганнарга әйттеләр: «[Безне һидаятьтән тыйган үз гөнаһыбыз түгел] Төнге һәм көндезге хәйлә [һәм тозакларыгыз белән ширекне бизәп күрсәткән гамәлләр кылуыгыз безне юлдан яздырды] ки, сез безгә Аллаһны инкяр итүебезне һәм Аңа тиңдәшләр тануыбызны әмер итә идегез». Алар [куркыныч] газапны күргәч, үкенүне [һәм аның, нәтиҗәсе буларак, елау мөмкинлеге таба алмыйча, борчу һәм кайгыларын эчләрендә] яшерделәр [һәм эчтән газап чиктеләр]. Әмма Без [аларны һич кызганмыйча] кяферләр булган [тәкәббер] кешеләрнең муеннарына [уттан] богау салдык. [Кыямәт көненедә] Алар [дөньяда чакта] кылган [көферлек һәм гөнаһлар кебек начар] башка нәрсә өчен җәзаландырылачаклармы әллә?
34. Без нинди генә шәһәргә бер кисәтүче җибәргән булсак та, андагы муллык белән тулысынча узынган кешеләр: «Һичшиксез, без сезнең белән җибәрелгән нәрсәне инкяр итәбез», – диде.
35. [Кяферләр фәкыйрь мөэминнәргә] Әйттеләр: «Маллар һәм балалар ягыннан да [сездән] күбрәк без. [Шуңа күрә] Без һич газап күрәчәк кешеләр түгелбез».
36. [Расүлем!] Әйт: «Һичшиксез, минем Раббым [өстен хикмәтенә күрә] Үзе теләгән кешеләргә ризыкны киңәйтә һәм [Үзе теләгәннәргә] тарайта. Ләкин кешеләрнең күбесе [бу хакыйкатьне] белмиләр».
37. Иман [шартларына шөбһәсез иман] итеп, изге гамәл кылган кешеләрдән тыш, ни малларыгыз, ни балаларыгыз сезне Безнең өчен якынайту белән [ризыгыбызга] якынайта торган нәрсәләр түгел. Әнә шулар – аларга кылган [күркәм] нәрсәләре сәбәпле, әҗер икеләтә биреләчәк. Алар – [җәннәттәге биек һәм зиннәтле] сарайлар эчендә [төрле куркулардан] имин кешеләр.
38. Әмма Безнең аятьләребез хакында [«шигырь», «сихер» һәм «әүвәлгеләрнең әкиятләре» кебек килешмәгән сыйфатлар биреп, бер-берләрен] гаҗиз итәргә тырышканнар [һәм бездән котылачаклар дип санаганнар] – әнә шулар [чыдый алмаслык] газап эчендә булган кешеләр.
39. [Расүлем!] Әйт: «Һичшиксез, минем Раббым [теләгән чагында] колларыннан теләгәненә ризыкны киңәйтә, [теләгән чагында] аңа тарайта. Әмма [изге юлда] нәрсә дә булса сарыф итсәгез, Ул аның урынына [кат-кат арттырып] алмашын бирер. Ул – [бөтен ризыкларны бар иткән Аллаһ булганлыктан] ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе».[3]
40. [Аллаһы Тәгаләнең] Аларның барысын да [хозурына] җыйган, шуннан соң фәрештәләргә: «Менә шулар сезгә гыйбадәт кыла иделәрме?» – дип әйтәсе көн [җиткәч, һичбер сүз әйтә алмячаклар].
41. [Шулвакыт фәрештәләр] «Син [һәртөрле кимчелекләрдән ерак һәм] пакь! Безнең [чын] яклаучыбыз [һәм дустыбыз] алар түгел, Син! Алар [потларга табынганда, асылда, шайтаннарга һәм] җеннәргә табыналар иде. [Мөшрикләрнең] Күбесе аларга иман китерүчеләр иде», – диярләр.
42. [Аллаһы Тәгалә, аларга табынучыларның өметләрен тәмам өзәр өчен, фәрештәләргә мөрәҗәгать итеп:] «Бүген берәүләрегез икенчеләрегезгә файда да, зарар да китерә алмас!» [дип әйтер]. [Фәрештәләргә табынып] Залим булган кешеләргә: «[Дөньяда чакта] Сез ялган дип санаган Утның газабын татыгыз!» – диячәкбез.
43. Аларга аятьләребез ачыктан-ачык укылгач: «Бу [Мөхәммәд] – сезне аталарыгыз табынган нәрсәләрдән тыярга теләгән бер кеше генә», – диделәр. «Бу [Коръән] уйдырма бер ялган гына», – диделәр. Янә ул кяфер булган кешеләр үзләренә килгән хакка [Коръәнгә]: «Бу бит – ап-ачык сихер», – диде [һәм бик кискен капма-каршылык күрсәттеләр].
44. Без аларга [мөшрикләргә] алар дәрес итеп укыган китаплар бирмәгән идек, һәм синнән алда аларга бер кисәтүче дә җибәрмәгән идек.
45. Алардан алдагы кешеләр дә [пәйгамбәрләрен] ялганда гаепләгән иде. Хәлбуки, болар Без аларга биргән [көч, куәт, байлык, озын гомер һәм мал-мөлкәт кебек] нәрсәләрнең уннан беренә дә ирешмәгәннәр иде. Алар Минем илчеләремне ялганда гаепләгәннәр иде. Минем [аларны] танымавым ничек булды?
46. [Расүлем! Син аларга:] «Мин сезгә бернәрсәдә генә үгет бирәмен: [этеш-төртеш сәбәпле фикерләр һәм сүзләр чуалмасын өчен, минем хозурымнан барыгыз бергә түгел] икешәр-икешәр һәм берәр-берәр Аллаһ өчен калкыгыз, шуннан соң [минем кебек өстен акылга ия булган] иптәшегездә бернинди дә тилелек булмаганын төшенегез», – дип әйт. [Әйе! Чыннан да] Ул – [үзегез шиксез белеп таныган зат] каты газап алдыннан сезгә [җибәрелгән] кисәтүче.
47. [Расүлем!] Әйт: «[Мин ирештерүем өчен] Сездән [бернинди дә түләү сорамадым, әмма әһле бәйтемне яратуыгыз белән бәйле] берәр нәрсә сораган булсам, ул сезнең өчен. Минем әҗерем Аллаһта гына. Ул – һәрнәрсәгә шаһит.
48. [И, Расүлем!] Әйт: «Һичшиксез, хакны минем Раббым иңдерә. [Ул Раббым беркем дә белмәгән] Бөтен гаибләрне белүче».
49. [Расүлем!] Әйт: «Хак [булган Ислам, тәүхид һәм Коръәни Кәрим сиңа Раббыңнан] килде. Инде ялган [булган көфер һәм ширек] яңа берни дә чыгара алмас, [элек кылган җимерүне дә] кире кайтара да алмас».
50. [Расүлем!] Әйт: «Әгәр мин [хактан] адашсам, үз зарарыма гына адашкан булырмын. Әгәр дә туры юлдан барсам, Раббымның миңа вәхи иткән нәрсәсе белән генә [һидаятьне табармын]. Һичшиксез, Ул – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [миңа да, сезгә дә муен тамырларыбыздан да] Якын».
51. [Расүлем!] Аларның [кяферләрнең Бәдердә үтерелгәндә, үлем мизгелендә һәм кабердән терелтелгән чакта] дәһшәткә төшкән чакларын күрсәң иде! [Аллаһы Тәгаләнең газабыннан] Качу [мөмкинлеге] юк һәм алар якын бер җирдә тотылдылар [Бәдер сахрасыннан Калиб чокырына, мәхшәрдән җәһәннәмгә ыргытылдылар].
52. [Газапны күргән чакларында] «Без аларга иман китердек!» – диделәр. Әмма [Ахирәттә була торып, дөнья кебек] бик ерак бер җирдән ничек алар [иманны] ала аслыннар?
53. Алар [мөмкинлеккә ия булганда] аны инкяр иткәннәр иде. Әмма алар [Аллаһка ширек кылу, фәрештәләрнең хатын-кыз булганына ышану белән дөреслеккә] бик ерак бер урыннан [чын йөзе алардан] гаиб турында [фаразлап, сүз] сатып тордылар.
54. Алар белән теләгәннәре [дөньяга кайту, кабул ителгән иман] арасына [Ахирәттә] киртә куелган. Нәкъ әүвәлге аларга охшашларга корылган кебек. Һичшиксез, алар [да болар кебек] томанлы шик эчендә иделәр.
[1] Ибне Гатыййә (рәхимәһуллаһ) белдергәнчә, 6 нчы аяте кәримәсе генә Мәдинәдә иңгән.
[2] Һәйкәл сәнгате Сөләйманның (галәйһиссәлам) шәригатендә рөхсәт булган, җеннәр аңа бакыр, мәрмәр һәм пыяла кебек материаллардан арыслан, бөркет һәм карчыга һәйкәлләрен ясый торган булганнар, һәм, тәхет ягына керүчеләр аның бөеклегенә таң калсын өчен, бу һәйкәлләрне тәхетнең як-ягына һәм өстенә, аеруча баскыч басмаларына куя торган булганнар. Кешеләр күреп гыйбадәткә теләкләре артсын дип, пәйгамбәрләрнең һәм әүлияләрнең дә гыйбадәт кылгандагы хәлләрен һәйкәлләштереп мәчетләр эченә куя торган булганнар. Һәйкәл, сын ясау эше кеше үтерү, золым һәм ялган кебек акыл белән начарлыгы аңлашыла торган нәрсәләрдән булмаганы өчен, шәригатьләргә күрә хөкеме үзгәрә алган мәсьәләләрдән, ләкин безнең шәригатебездә катгый харам булып, болар белән шөгыльләнүчеләр иң каты газап белән куркытылганнар (Әбүссугуд, Алуси).
[3] Әмер астында булганнарны ашаткан бер падишаһ яки эшчеләрен тәэмин иткән бер бай яки бала-чагасына ризык алып килгән өй хуҗасы бары тик Аллаһы Тәгаләнең ризыгы белән аларны ризыкландыра, шуңа күрә сәбәбияттән ары үтми. Аллаһы Тәгалә кайберәүләргә җибәргән ризыкларны икенче берәүләр кулы белән ирештерә. Шуның өчен ризыкларны да, ризыкландырылганнарның ул ризыклар белән файдаланулар өчен кирәкле сәбәпләрне дә бар иткән чын ризыкландыручы – Аллаһы Тәгалә генә.