Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. И, Нәби! Аллаһтан курык [һәм мөшрикләргә ошамаса да, биргән сүзеңне бозма]! [Әмма сине ширеккә дәгъват иткән] Кяферләргә һәм монафикъларга буйсынма! Һичшиксез, Аллаһ [һәрнәрсәне] Белүче һәм Хикмәт иясе.
2. Син Раббыңнан сиңа вәхи ителгәнгә ияр [дә мөшрикләргә итагать итмә]. Һичшиксез, Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан хәбәрдар. [Шуңа күрә Ул сиңа ике җиһанда кирәк булган бөтен нәрсәләрне вәхи итә].
3. Син [бөтен эшләреңне] Аллаһка [тапшырып, Аңа гына] тәвәккәл кыл. [Бөтен эшләрне өстенә алучы һәм] Яклаучы буларак Аллаһ җитә[1].
4. [Мөшрикләр һәм монафикълар зирәк кешеләр турында уйлаганча] Аллаһ кешене ике йөрәк белән яралтмаган[2]. [Аеру нияте белән, хатыныңны үзеңнең мәхрәм булган хатын-кызга охшатып] Үзегезгә тыелган дип белдергән хатыннарыгызны сезнең аналарыгыз итмәгән [билгеләнгән кәффарәтне үтәми торып, алар белән якынлык кылу яки аларга шәһвәт белән кагылу – сезгә харам].[3] Асрамага алганнарыгызны да үз улларыгыз итмәгән [асрамага алган ир балаларның хатын аеруларыннан соң, гыйддәтләрен тутырган хатыннарына өйләнүегез сезгә харам түгел]. Бу авызларыгыз белән [сөйләгән] сүзегез. Аллаһ хакны сөйли һәм Ул [туры] юлга һидаять итә.[4]
5. Сез аларны [балалыкка алганнарны үз] аталарына нисбәт итеп чакырыгыз. Аллаһ хозурында бу иң дөресе. Әгәр аталарының кемлекләрен белмәсәгез, [алар] сезнең дин кардәшләрегез һәм ярдәмчеләрегез. Ялгышып кылган нәрсәләрегездә сезгә гөнаһ юк, әмма [белә торып] күңелләрегез ниятләгән нәрсә булмаса гына. Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
6. Нәби мөэминнәргә үз җаннарыннан да якынрак. [Ул мөэминнәрнең атасы кебек булганы өчен] Аның хатыннары исә аларның аналары [урыннарында булганлыктан, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) вафатыннан соң да беркемнең дә аларга өйләнүе хәләл түгел]. [Дин кардәшлеге хакына ия] Мөэминнәрдән һәм [һиҗрәт хакына ия] мөһаҗирләрдән исә туганлык ияләренең кайберләре кайберәүләренә [варис булырга] Аллаһның [хөкемен язган] китабында [Ләүхелмәхфүздә һәм Коръәндә] якынрак [чөнки туганлык хакы мирас мәсьәләсендә болардан алда тора]. Әгәр [мирас юлы белән түгел, калдырган малыгызның өчтән береннән аермыйча, васыять юлы белән] дусларыгызга бер игелек кылмасагыз гына. Бу – [карар] Китапта язылган нәрсә.
7. Менә Без бөтен пәйгамбәрләрдән, [иң башта рухлар галәменең пәйгамбәре булган] синнән, Нухтан, Ибраһимнан, Мусадан һәм Мәрьям улы Гайсәдән [галәйһимүссәләм] илчелек вазифаларын ирештерү мәсьәләсендә көчле] сүз алган идек. [Һичшиксез] Без алардан катгый сүз алган идек.
8. Ул тугры булган [пәйгамбәрләргә һәм сүзне тоткан мөэмин] кешеләргә [Кыямәт көнендә] тугрылыкларыннан сораячак. Ул [бу сүзне бозган] кяферләргә тилмерткеч газап әзерләде.
9. И, иман китерүчеләр! Аллаһның сезгә булган нигъмәтен хәтерләгез. Менә сезгә [һөҗүм итәргә корәеш белән берләшкән гарәп һәм яһүди кабиләләреннән унбиш мең кешелек] гаскәрләр килгән, Без исә алар өстенә [туңдыра торган] бер җил һәм сез күрмәгән [мең кешелек фәрештәдән торган] гаскәрләр җибәргән идек. Аллаһ – сезнең [сугышка әзерләнү һәм Аңа өмет баглап ялвару кебек] ни кылганнарыгызны күрүче [һәм сезгә ярдәм итүче].[5]
10. Менә алар [Гатафан уллары, үзәнлектә] өстегездән һәм [корәеш исә үзәнлектә] астыгыздан сезгә килгәннәр иде. Шулвакыт күзләр акайган, йөрәкләр бугазга килгән, һәм сез Аллаһ хакында төрле-төрле нәрсәләр фаразлый башлаган идегез.
11. [Араларындагы монафикълар билгеле булсын дип] Анда мөэминнәр сынау үтте һәм көчле тетрәнү кичерделәр [ләкин Раббыларының саклавы белән һәртөрле фетнәдән котылдылар].
12. Шулвакыт монафикълар белән йөрәкләрендә [иман зәгыйфьлеге кебек] чирләре булганнар: «Аллаһ һәм Аның расүле безгә вәгъдә иткән нәрсә бары ялган гына!» – дия иде.
13. Алардан [монафикъ] бер җәмәгать: «И, Ясриб халкы [һәм Мәдинәдә яшәүчеләр]! [Бу көчкә каршы] Сез тора алмаячаксыз, шуңа күрә [Мәдинәдәге өйләрегезгә һәм элекке ширегегезгә] кайтыгыз!» – дигән иде. Алардан бер фирка: «Һичшиксез, безнең өйләребез ачык!» – дип әйтеп, Пәйгамбәрдән (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кире кайтыр өчен] рөхсәт сорый иде. Хәлбуки, алар ачык [һәм саксыз] түгел [киресенчә, саклана иде], алар тик качарга гына телиләр иде.
14. Әгәр алар өстенә [Мәдинәгә һәм өйләренә] һәрьякларыннан [дошманнары] бәреп керсәләр, һәм шуннан соң алардан [иң зур] фетнә [булган диннән кайту һәм мөселманнарга каршы сугышуны] таләп итсәләр, шөбһәсез, алар моны үтәрләр иде, [кичектерсәләр дә] бик аз [гына вакыт] көттерерләр иде.
15. Элегрәк алар [дошманнан] борылып качмаячаклары хакында Аллаһка сүз биргәннәр иде. Аллаһка бирелгән сүз өчен [коллардан] соралачак.
16. [Расүлем!] Әйт: «Әгәр үлемнән яки үтерелүдән качсагыз, [әҗәлегез җиткән булса] бу качу сезгә файда китермәячәк. [Әмма әҗәлегез җитмәгән булса] Ул вакытта [әҗәлегезгә кадәр] бик аз [гына дөнья тормышыннан] файдаланырсыз».
17. [Расүлем!] Әйт: «Ул [Раббыгыз] сезгә бер начарлык [һәм җиңелү] теләсә яки сезгә бер рәхмәт [һәм җиңү] теләсә, кем сезне Аллаһтан [киләчәк нәрсәдән] саклар? Алар үзләренә Аллаһтан башка [бер файда китерә алган яки зарар сала алган] дус да, ярдәмче дә таба алмаслар».
18. Аллаһ арагыздан [кешеләрне Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ярдәм итүдән] туктатып торганнарны да, [үзләре кебек монафикъ] кардәшләренә: «Безгә килегез!» – дигәннәрне дә белә. Болай да алар сугышка бик аз [вакыт] киләләр.
19. [Килсәләр дә] Сезгә карата [ярдәмдә] бик саран кешеләр буларак [киләләр]. Аларга курку килгән чакта, син аларны үлемнән [куркып] һуштан язган кеше кебек күзләре әйләнгән хәлдә сиңа карап торганнарын күрәсең. Курку киткәч [һәм ганимәтләр бүленә башлаган чакта] исә, [дөнья дигән] малга карата бик саран кешеләр хәлендә [«Безгә ганимәттән өлешебезне бирегез, сезнең бездән нинди өстенлегегез бар?» – дип] сезне үткен телләр белән рәнҗетәләр. Алар иман итмәделәр, шул сәбәпле Аллаһ аларның гамәлләрен бушка чыгарды. Бу Аллаһ өчен бик җиңел булды.
20. [Аллаһы Тәгалә җибәргән өермә белән кяфер гаскәрләре тар-мар ителгән хәлдә] Алар [бертөрле котыла алмаган куркаклык сәбәпле, дошман] гаскәрләр китмәделәр дип уйлыйлар. Әмма гаскәрләр [тагын бер] килсәләр, [кабат шундый ук курку кичермәс өчен] үзләренең бәдәвиләр арасында чүлдә яшәгән кешеләр булуларын һәм [Мәдинә тарафыннан килүчеләрдән] сезнең хакта хәбәрләр сорашучылар булуларын теләрләр иде. Әгәр алар сезнең арада булсалар, бик аз сугышырлар иде.
21. Сезнең өчен [бигрәк тә] Аллаһка һәм Соңгы көнгә өмет баглаган һәм [курку, теләү, муллык һәм тарлык кебек бөтен хәлләрендә] Аллаһны күп итеп искә алган кешеләр өчен Аллаһның расүлендә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) күркәм үрнәк бар.
22. Мөэминнәр гаскәрләрне күргәч: «Менә бу [дәһшәт бирә торган манзара] Аллаһ һәм Аның расүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) безгә вәгъдә иткән нәрсә. Аллаһ та, Аның расүле дә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дөрес әйттеләр!» – диделәр һәм бу [авыр сугыш] аларның иманнарын һәм Аллаһка бирелгәнлекләрен генә арттырды.
23. [Самими] Мөэминнәр арасында [сугыш мәйданында Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән нык торып, кяферләргә каршы сугышулары турында] Аллаһка биргән сүзләрендә торган ирләр бар [болар – Госман ибне Гаффан, Тальха, Сәгъд ибне Зәйд, Хәмзә һәм Мусгаб [радыйаллаһу ганһүм] кебек затлар]. Аларның кайсылары биргән вәгъдәсен үтәде [Хәмзә һәм Мусгаб [радыйаллаһу ганһүмә] – шулардан]. Кайсылар исә [шәһитлеккә ирешүне] көтә [Госман һәм Тальха шулардан]. Алар бернинди дә үзгәртү белән [биргән сүзләрен] үзгәртмәделәр.
24. Аллаһ тугры кешеләргә [сүзләрендә] тугрылыклары сәбәпле әҗерләрен бирсен өчен, [нифак белән үләчәкләрен белеп, җәһәннәмгә китүләрен] теләсә, монафикъларга газап бирсен өчен яки [ирадәләрен тәүбә итәр өчен, кулланачакларын белсә] аларга тәүбә насыйп итсен өчен. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче һәм Рәхимле.
25. Аллаһ кяфер булган [һәм Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) каршы берләшкән] кешеләрне ачулары белән кире кайтырды ки, алар җиңү яулый алмадылар. Мөэминнәрне исә Аллаһ сугыштан азат итте. Аллаһ – Иң көчле һәм Бөек [Җиңелмәс].
26. Ул [Раббыгыз] китап әһеленнән [булсалар да] тегеләргә [мөшрикләргә] ярдәм иткән [бәни курәйзаныкы булган] кешеләрне кальгаларыннан чыгарды һәм йөрәкләренә [шундый итеп] курку салды. Сез [бернинди каршылык күрмичә] аларның бер өлешен үтерәсез, бер өлешен әсир итәсез.
27. Ул [Аллаһы Тәгалә] сезне аларның җирләренә, йортларына, малларына һәм [Хәйбәр, Мәккә, Фарсы һәм Рум туфраклары кебек Кыямәткә кадәр сез яулап алачак] ничәмә җирләргә мирасчы иттек ки, [әле] аларга аяк та басмаган идегез. Аллаһ һәрнәрсәгә [көче җиткән] кодрәт иясе.
28. И, Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)! Хатыннарыңа әйт: «Әгәр сез дөнья тормышы һәм аның [фани] бизәген теләсәгез, килегез, сезне [аерган өчен түләп] файдаландырыйм һәм [зарар китермичә] яхшылык белән җибәрим.[6]
29. Әмма әгәр дә сез Аллаһны, Аның расүлен (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Ахирәт йортын теләсәгез, һичшиксез, Аллаһ арагыздан игелек кылучылар өчен зур әҗер әзерләгән».
30. И, пәйгамбәр хатыннары! Арагыздан кем дә кем [пәйгамбәргә каршы төшеп һәм аны кайгыга салырлык таләпләр кую белән] ачык әшәкелек кылса, [башкалар белән чагыштырганда дөньяда да, Ахирәттә дә] аңа газап икеләтә биреләчәк. Бу [рәвешле кат-кат газап бирү] Аллаһка бик җиңел.
31. Әмма сездән кем дә кем Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) итагать итсә һәм изге гамәл дә кылса, аңа әҗерен дә икеләтә бирербез һәм [шуңа өстәп] Без аңа [җәннәттә] күркәм ризык әзерләдек.
32. И, пәйгамбәр хатыннары! Сез [Минем өчен] хатыннардан һичберсе кебек түгелсез. Әгәр сез тәкъва булсагыз [сезнең савабыгыз Минем хозурымда башка бөтен изге хатыннарныкыннан бермә-бер артык булыр]. Сез [ирләр белән пәрдә артыннан сөйләшүегез кирәк булган вакытта] сүзне йомшартмагыз ки, күңелендә [зинага тартылу кебек] бер чир булган кеше [бушка] өметләнмәсен. Сез [мөрәҗәгать иткән затларга шиктән соң дәрәҗә ерак, бераз каты, ләкин дин һәм акыл ягыннан] яхшы дип беленгән сүз сөйләгез.[7]
33. [И, пәйгамбәр хатыннары! Зарури бер ихтыяҗыгыз булмаса] Өйләрегездә калыгыз. Әүвәлге җаһилият [дәвере хатыннарының] бизәнүе кебек бизәнмәгез. [Фарыз] Намаз укыгыз, зәкят бирегез, [бүтән бөтен әмер һәм тыюларында] Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) буйсыныгыз. И, [иң шәрәфле гаилә халкы булган] әһле бәйт! [Бу әмерләрне биреп] Аллаһ сездән [гөнаһлардан барлыкка килгән] керне алырга һәм сезне [бөтен начарлыклардан] пакьләндерү белән чистартырга тели.
34. Сез өйләрегездә Аллаһның аятьләреннән һәм [Коръәни Кәримнең мәгънәләрен бәян иткән хәдис-шәрифләр һәм тәфсир гыйлеме кебек] хикмәттән укылган нәрсәләрне [ятлап] хәтердә тотыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – [колларга] Мәрхәмәт итүче, [һәрнәрсәдән] Хәбәрдар.
35. [Аллаһы Тәгаләнең бөтен хөкемнәренә буйсынып] Исламга кергән ирләр һәм Исламга кергән хатыннар, [ышанырга тиешле мәсьәләләрнең барысына да] иман китергән ирләр һәи иман китергән хатыннар, [әмерләрне тотып һәм тыюлардан тыелып] итагать иткән ирләр һәм итагать иткән хатыннар, [ниятләрдә, сүзләрдә һәм гамәлләрдә] тугры ирләр һәм тугры хатыннар, [тәкъдирләрендәге кыенлыкларга] сабыр иткән ирләр һәм [бөтен бәла-казаларга] сабыр иткән хатыннар, хошуглы ирләр һәм хошуг иясе хатыннар, [фарыз булган зәкятне һәм нәфел булган] садакалар бирүче ирләр һәм хатыннар, [фарыз һәм нәфел буларак] ураза тоткан ирләр һәм ураза тоткан хатыннар, җенес әгъзаларын [зина, ливата кебек харамнардан] саклаган ирләр һәм саклаган хатыннар, Аллаһны күп итеп зикер иткән ирләр һәм зикер иткән хатыннар, һичшиксез, Аллаһ болар өчен мәгъфирәт һәм [итагатьләре өчен] зур әҗер әзерләде.
36. Әгәр Аллаһ һәм Аллаһның расүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бер эшкә хөкем кылса, мөэмин ирнең һәм мөэминә хатынның ул эшне үзенчә кылырга сайлау хакы юк. Кем дә кем Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) каршы төшә, ап-ачык адашуга төшкән булыр.[8]
37. Син Аллаһның нигъмәтен алуга насыйп булган һәм син игелек кылган [Зәйд ибне Харисә исемле] кемсәгә: «Хатыныңны [аермыйча] үзең өчен тот һәм [сиңа карата мөгамәләдә булуын сылтау итеп, аңа талак бирү белән аңа зарар китерү мәсьәләсендә] Аллаһтан курык!» – дип әйтә идең. [Шул ук вакытта] Кешеләрдән куркып, Аллаһның [тулысынча] ачып салачагы [һәм сиңа: «Зәйд тиздән хатынын аерачак һәм Мин ул хатынга сине өйләндерәчәкмен», – дип вәхи итәчәге] нәрсәне күңелеңдә яшереп тота идең. Хәлбуки, Аллаһ Аңардан куркуыңа тагын да лаеклырак. Зәйд ул хатынны аергач [һәм аның гыйддәте тулгач], асрамага алган уллары хатыннары белән аерылышканнан соң [ул хатыннарга өйләнергә теләсәләр] мөэминнәргә гөнаһ булмасын дип, Без аны сиңа никахладык. Аллаһның әмере [тулысынча] үтәлә.[9]
38. [Өйләнәсе хатыннарның санына карата] Аллаһ тәкъдир иткән нәрсәдә Нәбигә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бернинди гөнаһ та юк. Аллаһның [Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) элек килеп киткәннәр өчен сөннәте [һәм үтәлеп килгән гадәте] буларак [Ул моңа хөкем иткән иде]. Аллаһның [үтәлүен теләгән һәрбер] әмере – тәкъдир ителгән бер хөкем.
39. [Элек килеп киткән пәйгамбәрләр] Аллаһның кушканнарын [өммәтләренә] ирештергән һәм [һәр эшләрендә] Аннан курыккан, Аллаһтан башка кемнән дә курыкмаган кешеләр. Хисап алучы буларак Аллаһ [һәркемгә] җитә.
40. Мөхәммәд сезнең ирләрегезнең берсенең дә атасы түгел [кайната белән бала арасында урнашкан хаклар һәм тыюлар аның белән башка берәү арасында хөкемдә йөри алмый], ләкин [ул] Аллаһның илчесе һәм пәйгамбәрләрнең соңгысы. Аллаһ һәрнәрсәне [бик яхшы] белүче.[10]
41. И, иман китерүчеләр! Аллаһны күп итеп зикер кылыгыз.
42. [Аеруча иң кадерле вакытлар булган] Көн башында һәм көн ахырында Аңа тәсбих итегез.
43. Ул – сезне, [Аллаһны белергә һәм Аңа каршы килү кебек] караңгылыктан нурга чыгарыр өчен Үзе [рәхмәт яудырып] һәм фәрештәләре [гөнаһларыгыз гафу ителсен дип истигъфар сорап] сезгә рәхмәт иткән Зат. Ул мөэминнәргә [бик кызганганы өчен, ике җиһан бәхетен тәэмин итүче] рәхимле.
44. Аның белән кавышкан [һәм Аның җәмалын күрәсе] көнне аларга [мәңгелек бәхет теләп] эндәшү «[И, мөэмин колларым!] Сәлам [һәм иминлек булсын сезгә! Әмерләремне үтәп, дөньяда Мине риза иткән сез колларым, хуш киләсез! Мин сездән разыймын]!» Ул алар өчен [хәзердән җәннәт кебек] бик тә мәртәбәле әҗер әзерләде.
45. И, Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)! Һичшиксез, Без сине [син җибәрелгән өммәтләрнең ышанып-ышанмаулары, котылуга ирешеп-ирешмәүләренә карата] бер шаһит, сөендерүче һәм кисәтүче буларак күндердек.
46. [Аеруча сине] Аның [әмере һәм] рөхсәте белән Аллаһка [иман итәргә] чакыручы һәм нур чәчүче [наданлык, адашу караңгылыкларын яктыртучы] бер кандил итеп [күндердек].
47. [Расүлем! Мин сине башка пәйгамбәрләргә караганда зур нигъмәтләр белән сөендергәнем кебек] Син дә иман китергәннәрне сөендер, [гамәлләренә җавап итеп] алар өчен Аллаһтан бөек нигъмәт бар.
48. Кяферләргә дә, монафикъларга да буйсынма. Аларның кысуларына дикъкать итмә [һәм сиңа кылган әшәкелеклерәнә сабыр ит]. [Кыласы һәр эшеңдә] Аллаһка тәвәккәл ит. [Һәр очракта, бөтен эшләрдә дә] Яклаучы буларак Аллаһ җитә.
49. И, иман китерүчеләр! Иманлы хатыннар белән никахланышкач, шуннан соң аларга [җенси якынлык кылмыйча] кагылмас борын [һәм якынлык кылуга бернинди комачау да булмаган аулак бер урында бергә-бер калмыйча] аларны аерсагыз, сезнең өчен алар өстендә санап тутырасы бер гыйддәт юк. Инде аларны файдаландырыгыз һәм [зарар китермичә, хакларыннан мәхрүм итмичә] яхшы бер җибәрү белән [өйләрегездән чыгарып] җибәрегез.
50. И, Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)! Һичшиксез, Без сиңа мәһәрләрен биргән хатыннарыңны, [җария буларак] Аллаһ сиңа ганимәт итеп биргән уң кулың ия булганнарны, синең белән бергә һиҗрәт кылган атаң белән бертуган абыеңның кызларын, атаң белән бертуган апаңның кызларын, анаң белән бертуган абыеңның кызларын, анаң белән бертуган апаңның кызларын хәләл иттек. Янә иманлы бер хатын үзен пәйгамбәргә бүләк итсә, Нәби дә аңа өйләнергә теләсә, [бу шәкелдә мәһәрсез өйләнү] мөэминнәрдән башка, фәкать сиңа гына [хәләл ителде]. [Үзен сиңа бүләк иткән хатынга өйләнүеңдә] Сиңа бернинди тарлык булмасын өчен [шулай иттек]. Һичшиксез, Без хатыннары һәм уң куллары ия булганнары мәсьәләсендә аларга нәрсә фарыз иткәнебезне беләбез. Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.[11]
51. [Расүлем! Бүгенгә кадәр хатыннарың арасында чират бүленеше өчен җаваплы идең, моннан соң] Алардан теләгәнеңне [нәүбәтеннән] калдыра [һәм аңа якынаймый] аласың, теләгәнеңне исә үз яныңа ала аласың [бу мәсьәлә синең теләгеңә калдырылды; моннан соң алар арасында тигезлекне сакларга мәҗбүр түгелсең]. Калдырылганнарыңнан кемне [кире алырга] теләсәң, [монда] сиңа бернинди гөнаһ та юк. Бу [рәвешле ирекле ителүең], аларның күзләре куансын һәм хәсрәт чикмәсеннәр өчен, һәм һәммәсенең дә синең аларга биргән нәрсәләр белән канәгать булуларына якынрак [чөнки мондый хәлдә күрсәткән гаделлекне синең бер нигъмәтең буларак кабул итәчәкләр]. [И, Расүлем һәм аның кадерле хатыннары!] Аллаһ күңелләрегездә ни булганнарны [бик яхшы] белә. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Мәрхәмәтле.[12]
52. Болардан [тугыз хатыныңнан] соң ни [бу санга өстәп башка] хатыннар, ни [хатыннарыңнан берәрсен аерып, аның урынына бүтән берәүгә өйләнеп] аларны башка хатыннар белән алмаштыру сиңа хәләл түгел, гәрчә чибәрлекләре сине таң калдырса да. Мәгәр [җарияләрдән] уң кулың ия булганнар түгелләр икән. Аллаһ һәрнәрсәне күзәтеп торучы.
53. И, иман китерүчеләр! [Моннан соң] Нәбинең өйләренә [аш әзерләгән] вакытны көтүчеләр булып кермәгез, мәгәр сезгә [аның өендә] ашауга [кушылуыгызга] рөхсәт бирелгән булса гына [керегез]. Ләкин чакырылган чагыгызда керегез, ашаганыгыздан соң [юк-бар] сүзгә керешкәннәр булмыйча таралышыгыз. Бу [рәвешле кылануыгыз] Нәбине борчуга сала, ул сездән ояла [«Китегез инде», – дигән сүзне кулланудан тартына]. Аллаһ исә хактан оялмый. [И, сәхабә! Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыннарына бер йомышыгыз төшеп] Алардан берәр кирәк-ярак сораган вакытта бер пәрдә аша алардан сорагыз. Бу сезнең күңелләрегез өчен дә, аларның күңелләре өчен дә яхшырак нәрсә. Ни Аллаһның расүлен (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) борчуга салуыгыз, ни аның [вафаты] артыннан хатыннарына өйләнүегез сезгә беркайчан да [рөхсәт] булмас. Һичшиксез, бу [бәян ителгәннәр] Аллаһ хозурында [гөнаһны һәм җәзаны кирәк кылган] бик зур бернәрсә булды.[13]
54. [Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җәфа яки хатыннарына өйләнү кебек] Бернәрсәне ачык белдерсәгез яки аны [уйлап эчегездә] яшерсәгез [Аллаһ сезгә җәзагызны бирер]. Һичшиксез, Аллаһ [яшерен-ачык кылынган гөнаһларны да исәпкә алып] һәрнәрсәне [бик яхшы] белүче.
55. [Пәйгамбәр хатыннарының һәркем белән пәрдә аркылы сөйләшүе кирәк түгел, чөнки] Ни әтиләре, [ни ата-аналары белән бертуган абыйлары] ни уллары, ни ир туганнары, ни ир туганнарының уллары, ни кыз туганнарының уллары, ни үз [диннәрендәге] хатыннары, ни [җарияләрдән] уң куллары ия булганнар хакында алар өстендә бер гөнаһ та юк. [Телгә алынганнардан башка кемнең дә булса сезне күрүе мәсьәләсендә] Аллаһтан куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһ һәрнәрсәгә шаһит.
56. Һичшиксез, Аллаһ һәм фәрештәләре Нәбигә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) салават әйтәләр. [Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә аңа рәхмәтләр һәм бәрәкәтләр яудыра, фәрештәләр исә аңа югары теләге белән дога кылып, шәрәф казана һәм аның зикере белән бәрәкәтләнәләр]. И, иман китерүчеләр! Сез аңа салават әйтегез һәм [«И, Нәби, сиңа сәлам булсын», – дип] сәламләү белән сәлам бирегез.
57. Аллаһны һәм Аның расүлен (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) рәнҗетүчеләрне Аллаһ дөньяда да, Ахирәттә дә ләгънәт итте. Алар өчен хурлыклы газап әзерләде.[14]
58. [Кылган бер гөнаһ сәбәпле] Казанган нәрсәләре булмыйча, иманлы ирләрне һәм иманлы хатыннарны рәнҗеткән кешеләр өсләренә бик әшәке эш һәм ап-ачык гөнаһ йөклиләр.
59. И, Нәби! Хатыннарыңа, кызларыңа һәм иман китерүчеләрнең хатыннарына әйт, җилбабларыннан [бер өлешенә төренеп, икенче] бер өлешен [әгъзаларының шәкелен билгеле итмәслек итеп] өсләренә салсыннар.[15] Бу [рәвештә төренүләре] аларның [җарияләрдән һәм Ислам тыйган кайбер түбән гамәлләр кылган хатыннардан аерылып] танылулары һәм [начар кешеләр тарафыннан] мыскыл ителмәүләренә якынрак [гамәл]. Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
60. Монафикълар һәм йөрәкләрендә [иман зәгыйфьлеге һәм зинага авышу кебек] бер төр чир булган кешеләр, шулай ук [җиһадка киткән төркемнәрнең һәлак ителүенә карата асылы булмаган һәм борчый торган хәбәрләрне] Мәдинәдә [мөселманнар арасында] имеш-мимеш таратучылар [бу эшләрен] туктатмасалар, Без сине аларга каршы өндәрбез дә шуннан соң анда синең белән бик аз [бервакыт] күршелек итә алырлар.
61. Ләгънәтләнгән буларак. [Менә шулвакыт] Кайда кулга төшерелсәләр, әсир ителерләр һәм кызганусыз үтерелерләр.
62. [Бу фетнәчеләрдән] Әүвәл булган кешеләр хакында Аллаһның сөннәте [һәм даими гадәте] буларак [шушы җәзага тартыла килделәр]. Син Аллаһның сөннәтендә асылда бернинди дә үзгәреш таба алмассың.
63. Кешеләр [мыскыл итеп, сынау өчен] синнән Cәгать турында сорыйлар. Әйт: «Аның [кайчанлыгының] белеме Аллаһта гына [Ул аны бер генә фәрештәгә дә, бер генә пәйгамбәргә дә белдермәгән]». [Расүлем!] Сиңа [аның кайчанлыгын Аллаһтан башка] нәрсә белдерә алсын? Бәлки, ул Сәгать бик якындадыр.
64. Һичшиксез, Аллаһ кяферләрне [дөнья вә Ахирәттә рәхмәтеннән һәм җәннәтеннән ераклаштырып] ләгънәтләде һәм аларга Ут әзерләде.
65. Эчендә мәңге калыр өчен. [Анда аларны якларга] Ни бер дус, ни бер ярдәмче таба алмаячаклар.
66. Йөзләре ут эчендә [кыегая-кыегая уңга-сулга] боргаланасы көнне [аларның исләренә төшереп тор]. [Шулвакыт] «Аһ, без Аллаһка буйсынган булсак, Аның расүленә буйсынган булсак иде!» – диячәкләр.
67. [Җәһәннәмгә төшүчеләр үзләренә бераз булса да җиңеллек килсен өчен] Әйтерләр: «И, Раббыбыз! Һичшиксез, без хуҗаларыбызга һәм [безне җитәкләгән] олугларыбызга буйсындык, алар исә безне [туры] юлдан яздырдылар.
68. И, Раббыбыз! [Үзләренең адашулары белән генә канәгатьләнмичә, безне дә адаштырганнары өчен] Аларга [безгә биргән] газаптан ике кат [артыгын] бир һәм аларны көчле ләгънәт белән ләгънәтлә!»
69. И, иман китерүчеләр! Мусаны [галәйһиссәлам] рәнҗеткән кешеләр кебек [сез дә пәйгамбәремне борчуга салучылар арасында] булмагыз. Аллаһ аны алар сөйләгән нәрсәдән аклады. Ул – [Муса [галәйһиссәлам] Аллаһ [белән сөйләшү шәрәфенә ирешкән, догасы кабул булган һәм Аның] хозурында хөрмәте булган кемсә.[16]
70. И, иман китерүчеләр! Аллаһтан куркыгыз һәм туры сүз сөйләгез.
71. Шулвакыт Ул [Раббыгыз] сезнең гамәлләрегезне төзәтер һәм гөнаһларыгызны кичерер. Кем дә кем [әмер һәм тыюларын үтәү мәсьәләсендә] Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) итагать итсә, һичшиксез, ул [үлчәп булмаслык дәрәҗәдә] зур котылуга ирешкән.
72. Без ул әманәтне күкләргә, җиргә һәм тауларга тәкъдим иттек, ләкин алар аны өсләренә алудан баш тарттылар һәм аңардан курыктылар. Кеше исә аны өстенә алды [әмма күпчелеге аңа хыянәт итте]. Һичшиксез, ул [кешеләрнең бик күбесе] залим һәм [эшнең нәтиҗәсен белми торып аңа алынган] надан булды.[17]
73. [Бу] Аллаһ монафикъ ирләрне һәм монафикъ хатыннарны, ширек кушкан ирләрне һәм ширек кушкан хатыннарны җәзалар өчен, иман китергән ирләрнең һәм иман китергән хатыннарның тәүбәләрен кабул итсен өчен [булды]. Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
[1] Өхед сугышыннан соң Әбү Суфьян, Гыйкримә һәм Әбү әл-Әгъвәр Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иминлек вәгъдәсе алып, Мәдинәгә килгәннәр һәм монафикъларның башлыгы булган Ибне Үбәйдә кунак булганнар. Әмма Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Син безнең илаһларыбызны кимсетүеңне туктат, аларның да файдаларына һәм шәфәгатьләренә ризалаш, шуңа карата бер килешү төзик», – дип тәкъдим ясаган чакларында, монафикълар да алар яклы булгач, Гомәр (радыйаллаһу ганһ) аларны үтерергә теләсә дә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларга иминлек вәгъдәсе биргәнен хәтерләтеп, моңа юл куймаган. Менә бу аятьләр белән кемгә генә каршы булса да, сүз бозу мәсьәләсендә Аллаһтан курку тиешлеге, әмма Исламнан тыш фикерләренә иярмәү һәм аларның зарары-явызлыгына каршы Аллаһка гына таянуның кирәклеге ачыкланган (Алуси).
[2] Аллаһы Тәгалә бер иргә дә ике күңелне кылмады, чөнки аның эчендә күңел, ягъни йөрәк – хайвани рухның казылмасы, хайвани рух бер кешедә берәү генә булыр, шулай булгач, йөрәк тә берәү генә булыр (Тәсһилүл бәйән, II, 334).
[3] Аллаһы Тәгалә сез алардан зиһар кылган хатыннарны аналарыгыз кылмады, ягъни зиһар кылу белән хатыннар сезнең хатыннар сезнең аналарыгыз булмас (Зиһар кылу – хатынын анасының әгъзасына охшату). Гарәпләрдә гадәт шул иде: берәү үз хатынына: «Син минем өчен анамның аркасы кебек», – дисә, ул хатын аның анасы хөкемендә булып, мәңгегә үзенә харам була иде. Аллаһы Тәгалә боерды: «Бу сүзне әйтмәк белән хатыннарыгыз сезгә ана булмас». Бәлки кәффарәт бирү кирәк булуы югарыда хөкеми бәян ителде (Тәсһилүл бәйән, II, 334-335).
[4] Аллаһы Тәгалә сезнең уллыкка алган яки улыбыз дип атаган улларыгызны сезнең хакыйкый улларыгыз кылмады. Шулай булгач, алар малга варис булмас (Тәсһилүл бәйән, II, 335).
[5] Моннан башлап егерме биш аяте кәримәдә һиҗрәтнең бишенче елында булган Хәндәк сугышы хакында сүз бара. Әбү Суфьян җитәкчелегендәге Корәеш бәни Әсәд, Гатафан, бәнү Гамир һәм бәнү Сүләймнән оешкан мөшрик кабиләләре белән берләшкән, яһүдиләрдән Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) каршы беркем белән дә берләшмәячәкләре турында сүз биргән Курәйза уллары исә, Надыйр улларының башы Хуйәйнең котыртуы белән, бу берлеккә кушылганнар һәм шулай итеп унбиш мең кешелек берләшкән көчләр Мәдинәне камап алганнар. Сәхабәи кирам исә шәһәр тирәли казыган ур артына урнашып, Аллаһы Тәгалә җибәргән фәрештә гаскәрләре ярдәме белән һәм дошманны туздырып ташлаган өермә белән җиңүгә ирешкәннәр, явыз көчләр исә, хурлыклы хәлгә төшеп, качырга мәҗбүр булганнар.
[6] Бу аяте кәримә иңгән вакытларда Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) менә-менә Гарәбстан ярымутравының тәмамына хаким булу алдында торган. Мондый вазгыятьне күргән хатыннары Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) керемнәрен бераз арттыруны һәм кайбер бизәнү әйберләре сорый башлаганнар. Мондый таләп каршысында бик кәефе кырылган Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзенә бер ай аларга якын килмәскә карар ала һәм сәхабәләре арасында Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыннарын аерган дигән хәбәр тарала. Хәзрәте Гомәр (радыйаллаһу ганһ) Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хозурына кереп булган хәлне белгән һәм ишек төбендә җыелган халыкка: «Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыннарын аермады!» – дип калын тавыш белән кычкырган. Шулчак Аллаһы Тәгалә шушы аяте кәримәне иңдергән. Бу вакытта Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) никахында бише Корәештән, калганнары башка кабиләләрдән барлыгы тугыз хатын булган. Иң сөйгән хатыны булган Гайшәдән (радыйаллаһу ганһа) башлап, һәрберенә берәм-берәм бу тәкъдим белән бу аяте кәримәне укып чыккан. Барысы да Аллаһны, Аның расүлен һәм Ахирәтне сайлагач, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) йөзендә сөенеч әсәре күренгән (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).
[7] Никахлары мәңге тыелган аналарыбыз урынындагы пакь хатыннар белән бөтен пәйгамбәрләрнең сәхабәләреннән хәерле булган Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләре арасында булган сөйләшүләрдә дә бу әмерне үтәү турында сүз генә дә чыкмаганыннан аңлаганыбызча, фетнә вә фәсадның иң югары ноктасына ирешкән заманыбызда, мөселман хатыннарның ихтыяҗ туган вакытта, тиешле чикләр кысасында булса да, йөзгә-йөз яки телефон кебек аралашу чаралары белән чит ирләр белән сөйләшкәндә бик игътибарлы булырга кирәк.
[8] Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) атасы белән бертуганның кызы булган Зәйнәб бинте Җәхшны (радыйаллаһу ганһа) асрамага алган Зәйд ибне Харисәгә (радыйаллаһу ганһ) кияүгә бирергә теләгәч, ул һәм аның бертуганы Габдуллаһ ибне Җәхш (радыйаллаһу ганһүмә) бер-берләренә тиң түгеллекләренә нигезләнеп, бу тәкъдимгә бик салкын караганнар, ләкин бу аяте кәримә иңгәч, барысы да бу өйләнешүгә ризалашканнар.
[9] Гомәр, Ибне Мәсгуд һәм Гайшә (радыйаллаһу ганһүм) бәян иткәнчә, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бу аяте кәримәдән дә авыррак бер вәхи иңдерелмәгән һәм Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) вәхидән нәрсәне дә булса яшереп калдырырга теләгән булса, менә шушы аяте кәримәне яшергән булыр иде. Риваятьләрнең гомуми эчтәлеге түбәндәге: хәзрәте Зәйд кабат-кабат Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килеп, хатыны Зәйнәбне аерырга теләвен белдергән. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) моның сәбәбен сорагач: «Аның миңа бер зарар да китергәне булмады, ләкен затлы нәселдән булуы сәбәпле, үзен миннән бик өстен тота һәм теле белән кимсетә», – дип әйтә булган. Шул араларда Аллаһы Тәгалә Хәбибенә тиздән Зәйднең хатынын аерачагын һәм Аның ул хатынны Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кияүгә бирәчәген хәбәр иткән. Шул вакытларда хатыны белән тагын гаугалашкан хәзрәте Зәйд янә Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), аерылу рөхсәте алыр өчен мөрәҗәгать иткән, ләкин Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кешеләрнең: «Мөхәммәд бит улының хатынына өйләнде!» – дип әйтеп, диннән чыгуларыннан курыккан һәм үзенә килгән вәхинең кайчан белдереләчәге хакында әмер алмаганга, бу мәсьәләне кичектереп, ул вакытта бу мәгълүматны эчендә яшергән һәм хәзрәте Зәйдкә: «Аллаһтан курык, хатыныңны аерма!» – дип юл күрсәткән. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә: «Син кичектермичә, моны Зәйдкә әйтергә тиеш идең», – дигәч, вәхине белдерү вакыты белән бәйле иҗтиһатындагы хатасы сәбәпле шелтә алган. Шуңа күрә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) эчендә яшергән нәрсә бары тик хәзрәте Зәйнәбнең үзенә хатын булу мәсьәләсе. «Кешеләрдән курыкма» сүзе исә «кешеләрнең сүзләреннән куркып, илаһи әмерне кичектермә» мәгънәсендә булмыйча, «кешеләрнең аның хакында начар уйлап, кяфер булачакларыннан курыкма» мәгънәсенә туры килә.
[10] Алуси (рәхимәһуллаһ) сүзләре белән әйткәндә, бу аятьтән аңлашылганча, Расүлуллаһтан соң (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) беркемгә дә пәйгамбәрлек бирелмәячәк. Гайсә (галәйһиссәлам) ахыр заманда иңүе моңа каршы килми, чөнки ул Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) алда пәйгамбәр булган инде. Шул сәбәпле ул яңа бер пәйгамбәр буларак түгел, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) өммәт буларак иңәчәк. Шуны да яхшы белергә кирәк, моның кебек аятьләрне алга сөреп Гайсәнең (галәйһиссәлам) иңүен инкяр итүчеләр, нинди генә зур галим булып күренсәләр дә, иман ителүе зарури булган бер мәсьәләне кире какканнары өчен, кяфер булып саналалар, чөнки бу мәсьәлә иҗмаг белән ныгытылган. Аеруча карагыз: «Зүхруф» сүрәсе: 61.
[11] Бу аяте кәримәдән аңлашылганча, ата белән ананың бертуган апа-сеңел һәм абый-энеләренең кызларына өйләнүгә Расүлуллаһка да (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), өммәтенә дә бернинди дә комачау юк. Биредә Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) махсус аңа гына кагылган хөкем – үзен аңа бүләк иткән бер хатынга мәһәрсез өйләнә алуы. «Туган тиешлегә өйләнү аңа гына кагыла» кебек ялгыш мәгънә чыгарылырга тиеш түгел. Димәк, туганнар арасындагы никахтан туган балаларның сәламәт булмавы турындагы карашның дини һәм фәнни бер нигезе юк, чөнки харамда шифа булмаганы кебек, хәләлдә дә зарар турында сүз бара алмый. Шул да бар, туганнар арасында бер ананы имү һәм сөт туганлыгы ихтималы зур булганлыктан, бу хосуста бик игътибарлы һәм сак булырга кирәк.
[12] Бу аяте кәримәнең иңүеннән соң, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Җүвәйрия, Сәүдә, Сафия, Мәймүнә һәм Өмме Хәбибәне (радыйаллаһу ганһүннә) калдырган, ягъни алар белән билгеле көннәр билгеләмичә, теләгән шәкелдә теләгән кадәр алар белән күрешкән. Гайшә, Хәфса, Зәйнәб һәм Өмме Сәләмә аналарыбызны исә үзенә алып, алар арасында төн нәүбәте кебек мәсьәләләрдә тигезлекне үтәгән. Калдырылган хатыннардан, Сәүдә анабыз карт булуы сәбәпле, бераз алдан ук төнен Гайшә анабызга бүләк иткәне өчен, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа вакыт аермый торган булган.
[13] Бу аяте кәримәдә никахлары мәңгегә харам кылынган аналар урынында булган Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыннары сәхабәләргә күренмәү һәм, бер-бер зарурият килеп чыга калса, пәрдә артыннан гына сөйләшү әмере алганнар. Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләре бөтен пәйгамбәрләрнең дә сәхабәләреннән өстен булганы кебек, бу өммәтнең иң зур әүлияләре аларның иң түбәне дәрәҗәсенә дә ирешә алмас. Вазгыять мондый булганда, бу фетнә заманында мөселманнарның хатыннарының һәм кызларының никахланышырга мөмкин булган намәхрәм ирләр белән йөзгә-йөз күрешүләре һәм алардан дини дәресләр алулары ничек хуплана алсын? Гәрчә бу хөкем фәкать Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның хатыннарына гына карата иңгән булса да, мәгънә һәркем өчен дә гомуми, чөнки безгә өммәт буларак Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хас берничә мәсьәләдән тыш һәр хосуста аңа иярергә әмер ителгән ки, бу мәсьәлә дә – шулардан (Җәссас, Әхкәәм әл-Кур’ән: 3/483).
[14] Монда ләгънәтләнгән кешеләр Аллаһы Тәгалә хакында: «Гозәер – Аллаһның улы», «Аллаһ – саран», «Аллаһ – ярлы, без бай», «Гайсә – Аллаһның улы», «Аллаһ – өчнең өченчесе», «Фәрештәләр – Аллаһның кызлары» һәм «Потлар – Аллаһның тиңдәшләре», – диючеләр, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хакында: «Сихерче, шагыйрь, күрәзәче һәм мәҗнүн» кебек сыйфатлар кулланган һәм мөбарәк йөзен яралап, тешен сындырган яһүди, насара һәм мөшрик җәмәгатьләре.
[15] Бу аяте кәримәдә кулланылган «җәлабиб» сүзенең берлек саны булган «җилбаб» сүзенең берничә мәгънәсе бар: 1) Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, баштанаяк каплаган тышкы кием. 2) Ибне Җүбәйр һәм башка кайбер галимнәр фикеренчә – бу сүз «микънә» һәм «милхәфә» сүзләренең синонимы буларак, гәүдәне һәм битне каплый торган җәймә дигәнне аңлата («Коръәни Мәҗид»). Башкача әйткәндә, монда «хиҗаб» диеп танылган төшенчә турында сүз бара. Галимнәр хатын-кыз киеменә түбәндәге шартларны куялар: А) баштан аякның бармакларына кадәр капланган булу; Ә) кием тәнгә сыланып тормаска тиеш; Б) кием үтә күренмәле булмаска тиеш; В) кием хатын-кызга игътибарны җәлеп итәрлек купшы булмаска тиеш. Кием, ничек кенә аталмасын, ул Ислам куйган таләпләргә туры килергә тиеш.
[16] Тәфсирләрдә бәян ителгәнчә, Мусаны (галәйһиссәлам) рәнҗетү – Карунның бер фахишә белән аңа яла ягуы, өммәтенең аны абыйсы Һарунны (галәйһиссәлам) үтерүдә гаепләүләре һәм, халык алдында ялангач килеш коенмаганы өчен, гаурәт җирендәге бер авыру бар дип гаеп табу. Менә бу аяте кәримәдә ачыкланганча, Аллаһы Тәгалә ул фахишәдән дөреслекне әйттереп, Һарунны (галәйһиссәлам) терелтеп сөйләттереп һәм тәнендә бернинди дә авыру булмаганын күрсәтеп аны аклаган. Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) карата кылынган рәнҗетүләр исә монафикъларның аның ганимәтне бүлгәләвенә һәм Зәйнәб анабызга өйләнүенә ялалар ягып мәйданга килгән.
[17] Монда кулланылган «әманәт» төшенчәсенең Исламда фарыз кылынган намаз, ураза, хаҗ, зәкят, дөресне сөйләү, бурычны түләү һәм һәр эштә гаделлекне үтәү хөкемнәренең бөтенечен колачлаганы кебек, күз, колак, җенес әгъзалары кебек бөтен әгъзаны харамнардан саклау, шулай ук кешеләр арасындагы әманәтләрне үтәү һәм сүздә тугрылык кебек бөтен илаһи тәклифләрен дә эченә ала. Аллаһы Тәгалә күкләргә, җиргә һәм тауларга акыл, аң һәм сөйләшү сәләте биреп, бу әманәтне аларга тәкъдим итеп караган, алар исә савапка сөенсәләр дә, каршы килү очрагында дучар ителәчәк газапны күз уңында тотып: «Я Рабби! Без әмереңә әзербез, ләкин савап та, газап та теләмибез», – дигәннәр. Бу тәкъдим Адәмгә (галәйһиссәлам) ясалгач исә: «Колагым белән иңбашым арасына», – дип, шундук кабул иткән. Аллаһы Тәгалә исә аңа сүзен тоткан вакыткача ярдәменән ташламаячагын вәгъдә иткән (Алуси).