Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 32. Әс-Сәҗдә (Сәҗдә) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Әлиф ләм мим.

2. Бернинди шик булмаган бу Китапның иңдерелүе бөтен галәмнәрнең Раббысыннан.

3. Әллә алар: «Аны ул [Мөхәммәд] уйлап чыгарды», – дип әйтәләрме? Юк, ул – синнән алда бернинди үгетләүче килмәгән бер кавемне [иман китергән очракларында юлыгачак газаплардан] коткарыр өчен, синең Раббыңнан булган хак. Бәлки, алар [синең үгетләреңә игътибар итеп, Ислам диненә керү белән] һидаятькә ирешерләр.

4. Аллаһ ки, Ул күкләрне һәм җирне [дөнья көннәреннән] алты көндә юктан бар итте, шуннан соң [ниндидер бер урынга урнашудан пакь буларак Затына килешкән рәвештә] Гарешкә истива кылды. Аннан башка бер дус та, [Аның рөхсәтеннән тыш] Бер шәфәгатьче дә була алмый. Әллә [боларны белә торып та, юлыгызның бозыклыгын] уйламыйсызмы?

5. Ул [урыннан пакь булган хәлдә] күктән [иңдергән каза һәм кадәрләрне, фәрештәләрне һәм вәхиләрне] җиргә таба [юнәлтеп, галәмнәр белән бәйле] бөтен эшләр белән [үз урынында] идарә итә. Шуннан соң, ул эшләр озынлыгы сез [алып бара торган хисап буенча] санаганнан бер ел [озынлыгында] булган бер көндә Аңа күтәрелә.

6. Бу – [Раббыгыз тою органнары белән тоеп булмаган бөтен] яшереннәрне һәм күренгәннәрне белүче, Бөек [Җиңелмәс], Рәхимле.

7. Ул һәр бар иткән нәрсәсен [төзек, файдалы һәм] күркәм итте, [тәүге] кешене [булган Адәмне [галәйһиссәлам] яралтуны [коры, кара] балчыктан башлады.

8. Шуннан соң аның нәселен чиркангыч бер судан [тамчыдан] яралтты.

9. Шуннан соң [әгъзаларын тәмам итеп һәм тәкъдир ителгән шәкелгә кертеп] аны [тиешле дәрәҗәгә җиткереп] шәкелләндерде һәм рухыннан [булган терелтү сыйфатын] аңа өрде. Сезгә колаклар, күзләр һәм күңелләр бирде. [Аның бу кадәр нигъмәтләренә] Бик аз шөкер кыласыз.

10. Алар [мөшрикләр]: «Без [күмелгәннән соң] туфракта югалгач, өр-яңа бер яралтылыш белән торгызылачакбызмы әллә?» – диделәр. Юк, алар [үлемнәреннән соң терелтелеп мәхшәргә җыелуны һәм шулай итеп] Раббылары белән очрашуны инкяр итәләр.

11. [Расүлем! Аларның бу сүзләрен кире кагар өчен] Әйт: «Сезнең [рухларыгызны тотып алу] белән җаваплы кылынган үлем фәрештәсе сезне [җаннарыгызны алып] вафат иттерәчәк. Шуннан соң [терелтелеп] Раббыгызга кайтарылачаксыз. [Раббыгызга ничек җавап бирәчәгегезне яхшы уйлагыз!]»

12. [Расүлем!] Әгәр дә [терелүне инкяр иткән] гөнаһлыларның [Мәхшәр көнендә] Раббылары хозурында [оялудан] башларын игәннәрен күрсәң иде: «И, Раббыбыз! [Хәзер без хакыйкатьне] Күрдек һәм ишеттек. Син безне [дөньяга кире] кайтар да, [Син риза булган] изге бер гамәл кылыйк, чөнки, һичшиксез, без – шиксез инанучылар».

13. [Хакны табу өчен һәркем үзенә бирелгән ирадә һәм көчне кулланса, Без моны шиксез белер идек. Белгәнгә күрә аларның һидаятен теләр идек]. Әгәр без теләгән булсак, һәрбер җанга һидаятен бирер идек. Әмма Миннән шушы сүз хак булды: «Мин җәһәннәмне җеннәр һәм кешеләр белән бергә тутырачакмын!»

14. [Ул көнне кяферләргә әйтәчәкбез:] «Сез бу көнегез белән очрашуны онытканыгыз өчен [газапны] татыгыз! Һичшиксез, Без дә сезне [газап эчендә] оныттык. [Дөньяда] Сез кылган [гөнаһлар кебек начар] нәрсәләр өчен бу мәңгелек газабын татыгыз!»

15. Безнең аятьләребезгә, алар белән үгетләнгән вакытта [бөеклегебез каршысында һич кичектермичә] сәҗдә итүчеләр хәлендә [җиргә] капланганнар, Раббыларын мактап тәсбих иткән, янә тәкәбберләнмәгән хәлдә иман итәләр.

16. [Дусларыбызның] Янтыклары [тәһәҗҗүд намазы укыр өчен] ятаклардан аерыла. [Гыйбадәтләре кабул булмас дигән] Курку белән һәм [Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешәм дигән] өмет белән Раббыларына ялваралар, аларны Без ризыкландырган нәрсәләрдән [хәерле эшләргә] сарыф итәләр.

17. [Дөньяда] Кылган [хәерле] эшләре өчен, күзләргә куаныч [китерүгә сәбәп] булачак нәрсәләрнең алар өчен яшерелгәнен һичкем [хәтта иң олуг фәрештәләр дә, пәйгамбәрләр дә] белми.[1]

18. [Ике фирка арасындагы аерма ачык белдерелгәннән соң] Мөэмин булган кеше [Аллаһның диненнән чыгып] фасикъ булган бер кеше кебек була аламы? [Дөньяда да, Ахирәттә дә бу ике төркем] Тиң түгелләр!

19. [Иман шартларына шиксез] Иман китергән һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылган кешеләр, аларга [дөньяда] кылган [хәерле] нәрсәләре өчен бер бүләк буларак [чын бер оя булган] Мәэва җәннәтләре [әзерләнгән].

20. Әмма [Раббыларына итагатьтән чыгып, кяфер һәм] фасикъ булган кешеләр, аларның сыеныр урыннары – Ут. Кайчан гына аның эченнән чыгарга теләсәләр дә, [тимер тукмаклар белән башларына сугылып, җитмеш еллык ара тирәнлегендә] аның эченә кире кайтарылырлар һәм аларга: «[Дөньяда чакта] Сез ялган дип санаган Утның газабын татыгыз!» – дип әйтеләчәк.

21. [Көферлектән] Кайтсыннар өчен, Без зур газаптан алда [кытлык, корылык, үтерелү һәм әсир төшү кебек] якын газаптан аларга татыттырачакбыз.

22. Раббыңның аятьләре белән үзенә үгет бирелгән, шуннан соң алардан йөз чөергән кемсәдән дә залимрәк кем бар? Һичшиксез, без гөнаһлыларга тиешлесен бирәчәкбез.

23. Без Мусага [галәйһиссәлам] китап бирдек. Син аның [Миграҗ кичәсендә дә, Кыямәт көнендә дә Муса] белән очрашудан һич шик эчендә булма. Без аны [ул Тәүратны] Исраил уллары [адашудан котылсын] өчен, һидаять сәбәбе иттек.

24. Сабыр иткәннәре һәм [буш эшләргә түгел] Безнең аятьләребезгә шиксез ышанган вакытларында, алар арасыннан имамнар [пәйгамбәрләр, вәлиләр һәм галимнәр] бар иттек, алар Безнең [аларга «Игелеккә әмер итегез, начарлыктан тыегыз» дигән] әмеребез белән [кешеләрне Аллаһы Тәгаләнең дине хөкемнәренә] һидаять итәләр иде.

25. Һичшиксез, синең Раббың аларның [дин белән бәйле] үзара ихтилаф кылган нәрсәләре хакында Кыямәт көнендә араларында хөкем бирәчәк.

26. Алардан алдагы гасырлардан ничәмәләрен һәлак итүебез аларга һидаять бирмәдеме, [бүген бит алар] аларның [вәйран булган] йортлары өстендә йөриләр. Монда [инкярчы өммәтләрнең бу рәвешле һәлак ителүләрендә] билгеләр бар. Һаман [аятьләребезне үгет алу колагы белән] тыңламыйсызмы?

27. Алар күрмәделәрме, Без, [корылыктан] үләнсез калган туфракка суны куабыз, шуннан соң аның сәбәпле игеннәр чыгарабыз, терлекләре дә, үзләре дә шуңардан ашыйлар. [Кодрәт һәм нигъмәтебезнең бөеклеген белдергән моның кадәр аятьләребезне] Күрмиләрме әллә?

28. [Син мөшрикләргә: «Тиздән Аллаһ сезгә каршы безгә зур бер җиңү насыйп итеп, арабызда катгый хөкемен бирәчәк», – дип әйткән чагыңда] Алар [инкяр һәм мыскыл итү юлы белән сезгә]: «Бу җиңү кайчан соң? Әгәр [бу сүзегезгә карата] туры кешеләр булсагыз», – диләр.

29. [Расүлем!] Әйт: «Кяфер булган кешеләргә фәтех көнендә иманнары файда китермәячәк. Алар [тәүбә итеп, гафу үтенүләре өчен] кичектерү бирелгән кешеләр дә булмаячаклар».[2]

30. Инде син алардан йөз чөер [инкярларына да, мыскыл итүләренә дә игътибар итмә] һәм [җиңүне] көт. Һичшиксез, алар да [сезне җиңүләрен көтсәләр дә, асылда, үзләренең һәлак булуларын] көтәләр.

[1] Әбү Һүрәйрәдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер кудси хәдистә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: «Аллаһы Тәгалә: «Мин изге колларым өчен бернинди күз күрмәгән, бернинди колак ишетмәгән һәм һичбер кешенең хәтта күңеленә дә килмәгән нигъмәтләр әзерләдем», – дип әйтте». Әбү Һүрәйрә (радыйаллаһу ганһ): «Әгәр дә Коръәни Кәримдә бу кудси хәдисне ныгыта торган дәлил табарга теләсәгез, «Кылган хәерле эшләре өчен күзләргә куаныч китерүгә сәбәп булачак нәрсәләрнең алар өчен яшерелгәнен һичкем белми» аятен укыгыз», – дигән (Бохари, Тәфсир: 271, № 4501, 4/1794).

[2] Аяте кәримәдә әйтелгән «фәтех көне» дигәннән нәрсә күз уңында тотылганы турында өч караш бар. Имам Мүҗәһидтән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, бу – Кыямәт көне, ул көндә иман китерүнең файда бирмәячәге ап-ачык мәгълүм. Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәннән күренгәнчә, монда Мәккәне алу көне күз уңында тотыла. Имам Хәсәннән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә исә, Бәдер көне күз уңында тотыла. Бу ике көнне дә иманы кабул ителгән кешеләр булганы өчен, монда иманнарыннан файда күрмәячәкләр дип белдерелгәннәр – ул көннәрдә кяфер булып үлүчеләр, чөнки үлем белән йөзгә-йөз килгәннән соңгы мәҗбүри иманның кабул булмаячагы башка аяте кәримәләрдә дә ачык итеп хәбәр ителә (Бәйдави, Алуси).

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире