Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 31. Лукман (Локман) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Әлиф ләәәм мииим.

2. Болар – хикмәтле [хатасыз хөкемнәргә ия булган] Китапның аятьләре.

3. Игелекле гамәл кылучылар өчен, [туры юлны күрсәткән] бер һидаять һәм бер рәхмәт [әсәре] буларак [иңдерелгән].

4. Алар [фарыз] намаз укыйлар, зәкят бирәләр һәм алар Ахирәткә [күзләре белән күргән кебек] шиксез ышаналар.

5. Алар Раббыларыннан килгән туры юлда. Алар – [курыкканнарыннан имин булып] уңышка [һәм котылуга] ирешүчеләр.

6. Әмма кешеләр арасында шундые бар, [кылган эшенең гөнаһы турында] бер гыйлемсез килеш, Аллаһның юлыннан [һәм Китабын тыңлаудан кешеләрне] тайпылдыру һәм аны [Аллаһ юлын] бер уен [әйбере] итү өчен мыскыл итә торган сүзләр сатып алалар. Әнә шуларга кимсетүле газап [әзерләнгән].[2]

7. Аңа Безнең аятьләребез укылган чакта, ул масаеп йөз чөерә, гүя аларны ишетмәгән, гүя ике колагында бер авырлык [һәм саңгыраулык] бар. Син аны тилмерткеч газап белән сөендер.

8. Һичшиксез, [Раббыларының аятьләренә] иман китергән һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылганнар, аларга нигъмәт тулы җәннәтләр [әзерләнгән].

9. Алар анда мәңге калачаклар. Аллаһның вәгъдәсе буларак [Ул моны колларына вәгъдә итте] һәм [бу вәгъдә] бер хак буларак [чынга ашачак]. Ул – Бөек [Җиңелмәс], Рәхимле.

10. Ул [Аллаһы Тәгалә] сез күргән күкләрне терәксез итеп яралтучы. Ул сезнең белән [су өстендәге көймә кебек] чайкалмасын өчен, җирдә какшамас таулар куйды һәм анда төрле хайваннар таратты. Янә Без күктән су иңдердек һәм, аның сәбәпле, анда файдалы һәр төрдән [үсемлекләр] үстердек.

11. Менә бу – Аллаһның бар иткәннәре. Аннан башка [гаҗиз] кешеләр нәрсә бар иткәннәрен миңа күрсәтегез. Юк! [Ширек кушып, чиктән ашкан һәм үзләрен мәңгелек газапка дучар иткән] залимнәр ачык адашу эчендә.

12. Без Локманга хикмәтне [сүздә һәм эштә урынлы өстен белемне] «Аллаһка шөкер ит!», – дип бирдек. Кем дә кем шөкер итсә, үз файдасына шөкер иткән булыр, кем дә кем инкяр итсә, һичшиксез, Аллаһ – [беркемнең дә ярдәменә мохтаҗ булмаучы] Бай, Мактауга лаеклы.

13. Менә Локман улына вәгазьләп әйтте: «И, улым! [Бернәрсәне дә] Аллаһка ширек кушма. Һичшиксез, ширек – бик зур золым».

14. Без кешегә ата-анасына игелек кылырга васыять иттек. Анасы аны зәгыйфьлек өстенә зәгыйфьлек белән йөрткән [бу көчсезлек чоры авырга узуы белән башланып, нифасы беткәнче дәвам итә]. Аны имүдән аеруы исә ике ел эчендә. [Боларның барысы өчен дә, иң элек, Яралтучың буларак] Миңа һәм [шуннан соң барлыклар арасыннан яралтылыш сәбәбең булган] ата-анаңа шөкер кыл, чөнки кайту – Миңа [булачак].

15. Әмма ул икәү [үзләре турында] синең бернинди гыйлемең булмаган [потлар һәм гаҗиз] нәрсәләрне [күрә торып] Миңа ширек кылуың өчен сине көчли калсалар, аларга итагать итмә. Әмма дөньяда ул икәү белән [дини һәм кешелек ягыннан] яхшы күрелгән рәвештә бергә бул. Ләкин син [ата-анаңның юлына түгел, тәүхид һәм ихлас белән] Миңа юнәлгәннәрнең юлына ияр. Соңыннан [барыгызның да] кайтуыгыз Миңа [булачак], Мин исә сезгә ни кылганнарыгызны хәбәр итәчәкмен.

16. [Локман Хәким улына биргән нәсыйхәтләрен болай дип дәвам итте] «И, улым! Һичшиксез, ул [игелек яки начарлык] хәрдәл [горчица] бөртеге авырлыгында булса һәм бер кыя эчендә яки күкләрдә, яки җирдә [иң яшерен урыннарда] булса, янә дә Аллаһ аны [мәхшәрдә хисапка алыр өчен] китерәчәк. Һичшиксез, Аллаһ – Мәрхәмәт итүче, [һәрнәрсәдән] Хәбәрдар.

17. И, улым! [Нәфесеңне камиллеккә ирештерер өчен] Намаз укы, [башкаларны камиллеккә ирештерер өчен, шәригать һәм акыл тарафыннан] яхшы дип беленгән нәрсәне әмер ит, [дин һәм акыл ягыннан] яхшы дип танылмаган нәрсәдән тый һәм сиңа килгән [авырлыклар кебек] нәрсәләргә сабыр ит. Һичшиксез, бу – билгеләнгән эшләрдән.

18. [Тәкәбберләр кылган кебек] Йөзеңне кешеләрдән чөермә, җирдә масаеп йөрмә. Һичшиксез, Аллаһ һәр масаеп йөргән, үзен яратучы кешене сөйми [һәм аларның бу кыланышларыннан разый булмый].

19. Җир йөзендә [бик акрын булма, бик ашыкма да, бу икесенең арасындагы] урта юлны тот, [сөйләшкән вакытта] тавышыңны [бер микъдар] түбәнәйтә төш [акырып сөйләшмә]. Һичшиксез, тавышларның иң яманы – ишәкләрнең тавышы».

20. [И, мөшрикләр!] Күрмәдегезме, Аллаһ күкләрдә булганнарны һәм җирдә булганнарны сезнең [файдалануыгыз] өчен буйсындырды, [күркәм кыяфәт, буй-сын һәм әгъзаларыгызның бөтенлеге булып] күренгән һәм [акыл, күңел, аңлау кебек] яшерен булган [сансыз] нигъмәтләрне дә сезгә бирде. Әмма кешеләрдән [Нәдр ибне Харис һәм Үбәй ибне Хәләф кебек] кайберләре [тиешле] гыйлемсез, [дәлил белән ирешелгән] таянычсыз, [вәхигә бәйле рәвештә] нур чәчкән бер китап булмыйча, [фәкать наданлык, кирелеккә нигезләнеп] Аллаһ хакында [һаман] сүз көрәштерәләр.

21. Аларга [мөшрикләргә]: «Аллаһ иңдергәнгә [Коръәнгә] иярегез!» – дип әйтелгәч: «[Юк!] Без аталарыбызны нәрсәдә таптык, шуңа иярәбез», – диләр. Әгәр дә шайтан аларны ялкынлы ут газабына чакырса дамы?

22. Кем дә кем [бөтен эшләрен Аллаһы Тәгаләгә тапшырып] Аллаһка буйсына, изге гамәл кыла, һичшиксез, ул ышанычлы тоткага тотынган. Бөтен эшләрнең нәтиҗәсе – Аллаһка [барачак].

23. [Расүлем!] Әмма кем дә кем кяфер булса, аның инкары сине [борчуга салып] көендермәсен. [Бөтен колларыбызның] Кайтулары Безгә. Без исә аларга [дөньяда] ни кылганнарын хәбәр итәчәкбез. Һичшиксез, Аллаһ күкрәкләре ия булган нәрсәне [күңел түрләрендәге барлык серләрне, ниятләрне һәм ышануларны] белүче.

24. Без аларны бик аз [вакыт] яшәтәчәкбез, шуннан соң аларны каты газапка [керүне] мәҗбүр итәчәкбез.

25. Син алардан [Мәккә мөшрикләреннән]: «Күкләрне һәм җирне кем яралтты?» – дип сорасаң, [акыллы кебек] алар [да бөтен барлыкларны яралткан Затны белгәннәре өчен мәҗбүри рәвештә]: «Аллаһ!» – диячәкләр. Әйт: «Барча мактаулар – Аллаһныкы!» Аларның күбесе белмиләр.

26. Күкләрдә һәм җирдә булганнар – [яралтылу һәм идарә ителү ягыннан] Аллаһныкы гына. Һичшиксез, Аллаһ – [беркемнең дә ярдәменә мохтаҗ булмаучы] Бай, Мактауга лаеклы.

27. Әгәр дә җирдәге һәрбер агач каләмнәр булса, ул [океан дип беленгән иң зур] диңгез исә [язу карасы буларак кулланылып беткәне] артыннан тагын җиде диңгез аның карасын арттырса, [боларның барысы да] Аллаһның [гыйлемен белдергән] сүзләре [языла калса, ул диңгезләрнең һәм агачларның бөтенесе бетәр иде, Аның гыйлем һәм кодрәт өлкәсендә булган барлыклар] бетмәс иде, чөнки, һичшиксез, Аллаһ Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.

28. Сезне яралту һәм сезне терелтү бер генә җан кебек [җиңел]. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Күрүче.

29. [И, күрә белгән кеше!] Күрмәдеңме, Аллаһ [көнне озайтып, төнне кыскартып] төнне көнгә кертә, [төнне озайтып, көнне кыскартып] көнне төнгә кертә. Ул кояшны һәм айны да [колларының файдасы өчен] буйсындырган. Аларның һәрбере [көнлек, айлык һәм еллык, янә Кыямәткә кадәр булган бөтен вакытларын тутырыр өчен] билгеләнгән бервакытка кадәр [йолдызлыкларда һәм орбиталарында] йөзеп йөриләр. Аллаһ – сез кылган нәрсәләрдән хәбәрдар.

30. Бу [өстен кодрәт һәм гыйлем сыйфатындагы билгеләрнең ачылуы] шул сәбәптән ки, Аллаһ – хак, Аннан башка [илаһ буларак] табынылган нәрсәләр исә, һичшиксез, ялган. Янә Аллаһ – Өстен, Олуг Зат.

31. Күрмәдеңме, көймәләр диңгездә Аллаһның [җил истерү] нигъмәте сәбәпле йөриләр, Ул сезгә могҗизаларыннан кайберләрен күрсәтер өчен [моны бирде]. Һичшиксез, [бәла-казаларга] сабыр иткән һәм [нигъмәтләргә] шөкер иткән һәр [иманлы] кеше өчен боларда билгеләр бар.

32. [Болытлар һәм таулар биеклегендәге] Күләгәләр кебек дулкыннар аларны каплап алгач, [бөтен табынган нәрсәләрен онытып] доганы Аңа гына хаслап, Аллаһка ялваралар. Әмма аларны корыга [чыгарып] коткаргач, араларыннан [сүзендә торып] дөрес хәрәкәт итүче бар. [Ләкин болар бик аз, күпчелеге исә рәхәткә чыккач, Раббыларын оныта]. Безнең аятьләребезне хыянәтче һәм игелек кадерен белмәүче генә инкяр итә.

33. И, кешеләр! Раббыгыздан куркыгыз һәм ата [белән ана] баласы [эшләргә тиешле булган берәр нәрсә] өчен түли алмаячак, бала атасы [һәм анасы] өчен түли алмаячак көннән куркыгыз. Аллаһның вәгъдәсе хак. Дөнья тормышы сине алдамасын. Алдакчы булган [шайтан] да сезне [гөнаһларга өндәп: «Теләсәгез ни эшләгез] Аллаһ [сезне гафу итәр, әгәр ул сезнең иман белән үләсегезне әзәли гыйлемендә белсә, гамәлегезнең бер генә файдасы да юк, кяфер булып үләсегезне белсә, гөнаһлардан саклануыгыз бушка булачак», кебек сүзләр] белән алдамасын.

34. Һичшиксез, Сәгатьнең [кайчанлыгының] белеме Аллаһ Үзендә, яңгырны [тәкъдир иткән вакытында] Ул яудыра, карыннарда ни булганын Ул белә. [Бүген нәрсә кылганыгызны һәркем белсә дә] Иртәгә [начарлыктан һәм яхшылыктан, зарардан һәм файдадан] нәрсә казаначагын беркем дә белми, [хәтта эшләргә ниятләгән эшенең киресен эшләргә мәҗбүр булалар, һәркем туган җирен белсә дә] беркем дә кайда үләчәген белми. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, [һәрнәрсәдән] Хәбәрдар.[3]

 

[1] Нәххастан (рәхимәһуллаһ) килгән риваятькә күрә, 27 нче, 28 нче һәм 29 нчы аяте кәримәләр Мәдинәдә иңгән.

[2] Бу һәм моннан соңгы аяте кәримә Нәдр ибне Харис турында иңгән. Ул, гаҗәм әкиятләре белән тулы әллә никадәрле китаплар сатып алып, корәешлеләргә укып: «Мөхәммәд сезгә гад һәм сәмуд хакында укыса, мин сезгә Рөстәм һәм Исфәндияр хикәяләрен сөйлим», – дия һәм, уен коралларында уйный белгән җарияләр сатып алып, Исламга керергә теләүчеләргә Коръән тыңлауда комачау тудыру өчен, аларга җырлар җырлый һәм Исламга тартылган кешеләргә җарияләрен җибәреп, бозыклыкка котырттырып, аларны диннән тыярга тырыша торган булган. Бу иңү сәбәбен нигез итеп алган мөфәссирләрнең бәяны буенча, искә мәдәниятләргә караган ялганнар белән тулы әкият, хикәя һәм миф китаплары, көлке эчтәлекле, Исламга каршы килгән һәм шәһвәт уята торган, бигрәк тә дини белем алу кебек тиешле эшләрдән игътибарны читкә юнәлдергән җыр, пьеса, фильм һәм сериаллар төреннән һәртөрле уен һәм күңел ачулар шушы аяте кәримәдә начар дип белдерелгән «ләһвәл-хәдис»кә керә. Әбү Үмамәдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Җырлаучы хатыннарны сатмагыз, аларны сатып алмагыз һәм аларга (җыр җырларга) өйрәтмәгез. Алар белән бәйле кылынган бер сату-алу эшендә дә хәер юк. Алар казандырган акчалар да харам. «Аллаһның юлыннан тайпылдыру өчен, мыскыл итә торган сүзләр сатып алучылар бар...» әнә шушылар хакында иңдерелде» (Тирмизи, Тәфсир: №2, № 3195, 5/345-36) дип әйтелгән. Шуңа күрә Ибне Мәсгуд, Ибне Габбас, Хәсән, Гыйкримә һәм Сәгыйдь ибне Җүбәйр (радыйаллаһу ганһүм) кебек сәхабә һәм табигыйнннарның олуглары «ләһвәл-хәдис»не – «уен коралы», аны сатып алучыны «уен коралын Коръәннән өстен куючылар» дип тәфсир кылганнар. Хәтта Ибне Мәсгуд һәм Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүм) бу карашны өч мәртәбә Аллаһ белән ант итеп кабатлаганнар (Хазин, Нәсәфи, Бәйдави, Алуси).

[3] Хәдис-шәрифтә хәбәр ителгәнчә, «Аяте кәримәдә күтәрелгән биш мәсьәлә «гаиб ачкычлар» дип тасвирланган һәм Аллаһы Тәгаләдән башка беркемнең дә бар яклап һәм үзлегеннән белә алмаган гаиби мәсьәләләр» (Бохари, Тәфсир: 269, № 4499, 4500, 4/1793). Шуңа күрә тиешле җиһазлар ярдәмендә һава торышы турында прогноз ясау һәм яралгының нинди җенестә булачагын чамалау берникадәр билгеләрдән ярдәм алынып башкарылганлыктан, моннан тыш, бу чамалаулар беркайчан да ир баламы-кыз баламы, сәламәтме-авырумы, баймы-ярлымы, мөэминме-кяферме булачаклары кебек хәлләре турындагы бөтен нечкәлекләрне катгый бер мәгълүмат бирмичә, гоманлау һәм фаразлаудан ерак китмәгәнлектән, аять һәм хәдисләр белән кисешү турында сүз дә була алмый. «Бар яклап» шәкелендәге бәяныбыздан аңлашылганча, баланың җенеслеген билгеләү бер шәкелдә күренгәннән соң хасил булган мәгълүматның гаибкә кагылышы булмаганы кебек, ул бик үк «бар яклы» да түгел, чөнки ул яралгының туу-тумаячагы, күпме һәм ничек яшәячәге һәм Ахирәт тормышын да исәпкә алып мәңгелеккә кадәр күрәчәкләре Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм булганга күрә, колларның бу турыда һич белемнәре була алмый. Һәм тагын шуны яхшы итеп аңларга тиешбез, пәйгамбәрләргә – могҗиза буларак вәхи юлы белән, әүлияларга кәрамәт буларак илһам юлы белән бу гаиби мәсьәләләр белдерелә ала, шуңа күрә Аллаһы Тәгаләнең белдерүенә нигезләнгән өчен, болар темабызга кагылышлы бер каршылык чыгармыйлар (Алуси).

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире