Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 30. Әр-Рум (Румлылар) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Әлиф ләәәм мииим.

2. [Әһле китап булган] Румнар [китапсыз фарсылардан] җиңелделәр.

3. [Рум туфрагына күрә] Ул туфракка иң якын бер җирдә. Әмма алар җиңелүләреннән соң тиздән [фарсыларны] җиңүгә ирешәчәкләр.

4. [Өч белән ун арасы] Берничә ел эчендә. Моннан алда да, моннан соң да эшләр [бөтен карарлар һәм вәкаләтләр] Аллаһныкы гына. Ул [румнарның фарсыларны җиңәчәк] көнне мөэминнәр дә сөенәчәк.

5. Аллаһның ярдәме белән. Ул теләгәненә ярдәм итә. Ул – Бөек [Җиңелмәс], Рәхимле.[1]

6. [Румнарның киләчәге һәм мөэминнәрнең сөенече белән бәйле хәбәр] Аллаһның вәгъдәсе буларак [һичшиксез, гамәлгә ашачак]. Аллаһ үзенең вәгъдәсен бозмый, ләкин кешеләрнең күбесе [Аңа килешә һәм килешми торган сыйфатлардан хәбәрдар булмаганнары өчен, бу хакыйкатьне] белмиләр.[2]

7. Алар дөнья тормышы хакында [урып сугу һәм кәсеп итү кебек] күренгән нәрсәне генә беләләр. [Ләкин иң яхшы белергә кирәк булган] Ахирәт турында алар гафил [һәм хәбәрсез кала бирәләр].

8. Алар үз-үзләре хакында һич уйламадылармы? Аллаһ күкләрне, җирне һәм икесе арасындагыларны хак белән һәм билгеләнгән бервакытка кадәр яралтты. Һичшиксез, кешеләрнең бик күбесе [үлемнәреннән соң, терелтелеп, мәхшәргә чыгарылуны һәм шул рәвешле] Раббылар белән очрашуны инкяр итәләр.

9. Алар җирдә һич гизмәделәрме, үзләреннән алда [һәлакәткә дучар] булган [гад һәм сәмуд кавемнәре кебек инкяр итүче] кешеләрнең [фаҗигале] ахырларының нинди икәнлеген күрмәделәрме? Алар көч ягыннан болардан куәтлерәкләр иде. [Су табу, мәгъдәннәр чыгару һәм иген игү өчен] Туфракны астын өскә китерделәр һәм алар аны боларның төзегәннәреннән күбрәк төзеделәр. Расүлләре дә аларга ап-ачык могҗизалар китергән иде. [Алар илчеләрне ялганчы дип санады, шуңа күрә илаһи газапка дучар ителделәр, әмма болай эшләп] Аллаһ аларга золым итмәде, ләкин алар [күргән моның кадәр ачык дәлилләрне белә торып, инкярларын дәвам итеп] үз-үзләренә золым иттеләр.

10. Шуннан соң начар эшләр эшләгән кешеләрнең ахырлары, Аллаһның аятьләрен ялган дип санаганнары һәм аларны мыскыл иткәннәре өчен, газап [булган җәһәннәм] булды.

11. Аллаһ мәхлукатны башта [юктан] бар кыла, шуннан [җанын алганнан] соң аларны [терелтеп, мәңгелек тормышка] кайтара. Соңыннан исә Аңа гына кайтарылачаксыз.

12. Ул Сәгать җиткән көнне [ширек кебек иң зур гөнаһны кылган] гөнаһлылар [бөтен хәерләрдән] өметләрен өзәчәк.

13. Аларның ширек кушкан нәрсәләреннән шәфәгатьчеләр дә булмас. Алар [потларының бер генә эшкә дә ярамаганлыкларын аңлагач] ширек кушкан нәрсәләрен инкяр итәрләр.

14. Ул Сәгать җитәсе көнне [мөэминнәр белән кяферләр бер-берләреннән] аерылачаклар.

15. [Иман шартларына шиксез] Иман китергән һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылган кешеләр [елгалар белән тулы ямь-яшел җәннәт дигән] бакчада [төрле ләззәтләр белән көйләр тыңлап] сөендереләчәкләр.

16. Әмма кяфер булган һәм аятьләребезне дә, Ахирәттәге очрашуны да ялган дип санаган кешеләр газап эчендә [калыр өчен җәһәннәмгә ыргытылачаклар].

17. Кичкә кергән чагыгызда [ахшам-ястү намазларын укып] һәм таңга кергән чагыгызда [иртәнге намазны укып, төн һәм көн нигъмәтенә шөкер өчен] Аллаһ – пакь [дип мактагыз].[3]

18. Күкләрдә һәм җирдә булган барча мактау – Аңа гына, көннең ахырында да [икенде намазын], өйләгә кергәч тә [өйлә намазын укыгыз].

19. Ул [Аллаһы Тәгалә мәни һәм орлык кебек үзлегеннән үрчемәгән] үледән [җанлы һәм үсемлек кебек үрчегән] терене чыгара, тередән исә үлене чыгара, үлеменнән соң туфракны да Ул җанландыра. Сез дә шулай [каберләрегездән] чыгарылачаксыз.

20. Сезне туфрактан яралтуы – Аның [барлыгының, берлегенең, чиксез кодрәт һәм хикмәтенең] билгеләреннән. Шуннан соң сез бик күп кешеләр булып [ихтыяҗларыгызны канәгатьләндерер өчен, җир йөзендә төрле тарафларга] тараласыз.

21. Бергә яшәвегез өчен үзләрегездән сезнең өчен хатыннар яралтуы һәм арагызда сөю [нәтиҗәсендә хасил булган бердәмлек] белән бер шәфкать [чарасы булган бала] бирүе дә – Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда уйлаганнар өчен [аңлатылып бетерә алмаслык дәрәҗәдә зур] билгеләр бар.

22. Күкләрне һәм җирне яралтуы да, телләрегезнең һәм төсләрегезнең төрлелеге дә – Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда [Аллаһы Тәгаләнең бөек сыйфатларын яхшы] белгәннәр өчен билгеләр бар.

23. Аның [Аллаһы Тәгаләнең] билгеләреннән – төнлә һәм көндез [ял итәр өчен] йоклавыгыз һәм [һәр ике вакытта да] фазылыннан [ризыгыгызны] эзләвегез. Һичшиксез, монда [Аллаһы Тәгаләнең аятьләрен аңлау колагы белән] тыңлаганнар өчен билгеләр бар.

24. Янә Аның билгеләреннән ки, [яшен сугудан] куркыту һәм [яңгыр көтеп] өметләндерү өчен, сезгә яшенне күрсәтә һәм күктән су иңдерә, үлеменнән соң туфракны шуның белән терелтә. Һичшиксез, монда [Яралтучының өстенлеген, кодрәт һәм хикмәтен аңлау өчен барлыкларның халык ителүләре белән бәйле сәбәпләрне эзләү мәсьәләсендә] акылларын кулланганнар өчен билгеләр бар.

25. Аның әмере белән күк һәм җирнең торуы да – Аның билгеләреннән. Шуннан [каберләрегездә калу вакыты тулганнан] соң сезне [«И үлеләр!»] җирдән бер чакыру белән чакыргач, [теләр-теләмәс кенә] сез чыгачаксыз.

26. [Фәрештәләрдән, кешеләрдән һәм җеннәрдән] Күкләрдә һәм җирдә булганнар – Аныкы гына, һәммәсе дә [теләсә дә, теләмәсә дә] Аңа буйсына.

27. Ул шундый Зат ки, мәхлукатны башта [юктан] бар кыла, шуннан соң аларны [терелтеп, мәңгелек тормышка] кайтарачак. Аңа бу [кабат терелтүдән] җиңелрәк. Күкләрдә дә, җирдә дә иң өстен сыйфатлар – Аныкы гына. Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.

28. [И, мөшрикләр!] Ул [Аллаһы Тәгалә уртагы булмауга карата] сезгә үзләрегездән бер мисал китерде. Без сезгә биргән ризыклар [һәм аларны сарыф итү] мәсьәләсендә уң кулларыгыз ия булган [җария кебек] нәрсәләрдән сез анда [ул кадәр малда алар белән] тиң [һәм уртак] булган һәм шул сәбәпле сездән курыкканыгыз кебек алардан да курыккан сезнең уртакларыгыз бармы? Акылларын кулланганнар өчен Без аятьләрне [өстен бер аңлату белән] аңлатабыз.

29. Юк! [Ширек кушкан] Залим кешеләр [моның кадәр аятьләрдән берни дә аңламыйча, юлларының ялгышлыгы хакында] белемсез үз теләкләренә иярәләр. Аллаһ [аңа биргән ирадә һәм кодрәтне ялгыш юлда кулланганы өчен] адаштырган кешене [туры юлга] кем һидаять итә алыр? Аларга ярдәмчеләр дә юк!

30. [Расүлем!] Син, [аларның ышану-ышанмауларыннан тәэсирләнмичә, бөтен ялганнарны калдырып, хакка юнәлгән] бер хәниф буларак, йөзеңне дингә юнәлдер. [И, мөэминнәр! Сез дә] Аллаһның [Ислам] фитрәтенә [бергә нык итеп ябышыгыз], Ул бөтен кешеләрне аның белән яралтты. [Нәфеснең начар теләгенә ияреп һәм шайтанның вәсвәсәләрен кабул итеп] Аллаһның яралтуына [каршы кылыначак] бернинди үзгәртү булмас. [Бернинди кимчелеге булмаган] Туры дин менә бу, ләкин кешеләрнең күбесе белмиләр.

31. Аңа [Аллаһы Тәгаләгә] тәүбә иткән хәлдә [Ислам диненә иярегез]. Сез Аннан [Аңа каршы төшүдән] куркыгыз, [фарыз] намаз укыгыз һәм [Аллаһы Тәгаләнең бөтен колларының фитрәтенә урнаштырылган Исламны үзгәрткән] мөшрикләрдән булмагыз.

32. Шулардан [ерак торыгыз] ки, [башбаштакланып, төрле илаһлар алып һәм бер үк потка табынсалар да, төрле бозык ышануларга ия булып] кемнәр диннәрен бүлгәләделәр һәм фиркалар булдылар. Һәрбер фирка [үзенең дөреслегенә ышанып] үзләрендә булганга [дин һәм игътикадка] сөенә.

33. Кешеләргә бер зарар кагыла калса, [ихлас белән] Раббыларына тәүбә иткән хәлдә, Аңа дога кылалар. Шуннан соң аларга Үзеннән [саулык һәм байлык кебек] бер рәхмәт татыттыргач, араларыннан бер төркем [аларга сихәт биргән] Раббыларына ширек кушалар.

34. Алар [бәлаләрдән котылу нигъмәте буларак] үзләренә Без биргән нәрсәне инкяр итәр өчен [болай итәләр]. [И, мөшрикләр! Ия булган нигъмәтләрегездән кыска бервакыт кына] Файдаланыгыз инде. Тиздән [куркытылган газап белән очрашкач, ширек гөнаһының ахырын] беләчәксез.

35. Әллә Без аларга бер дәлил иңдергәнбез дә, ул Аңа ширек кушылган нәрсә турында сөйлиме?

36. Без кешеләргә [саулык, байлык һәм бәрәкәт кебек] бер рәхмәт [һәм нигъмәт] татыттырган чагыбызда [масаеп һәм узынып], аңа сөенәләр. Әмма куллары кылган [гөнаһлар кебек] нәрсәләр сәбәпле аларга [авыру һәм фәкыйрьлек төреннән] зарар килсә, алар [Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән] өметләрен өзәләр.

37. Алар күрмәделәрме, Аллаһ ризыкны Үзе теләгән кешеләргә киңәйтә һәм [Үзе теләгәннәргә] тарайта? Һичшиксез, монда иман китергән кешеләр өчен билгеләр бар.

38. Син [нәсел ягыннан] якыннарга [туганлык җепләре, яхшы мөнәсәбәт һәм, фәкыйрь булсалар, тәэмин итү] хакын бир. Мескенгә һәм [ватанында бай булса да] юлда калганга да [зәкят һәм садака бир]. Бу – [шәкелдә хак ияләренә хакларын бирү] Аллаһның Үзенә [һәм ризалыгына] омтылган кешеләр өчен иң хәерлесе. [Саранлык күрсәтүчеләр түгел] Әнә шулар – [фани булганны ташлап, бакый булганны алып] уңышка ирешүчеләр.

39. Кешеләрнең малларында арту булсын дип, сез биргән риба Аллаһ хозурында [Аның хөкемендә һәм тәкъдирендә бәрәкәтләнеп] артмас. Әмма Аллаһның Үзен [һәм ризалыгын] теләп, сез биргән бер зәкят [яки садака бар бит], менә болар кат-кат арттырылганнар.

40. Аллаһ – сезне яралтты, шуннан соң сезне ризыкландырды, шуннан соң сезнең җаныгызны алачак, шуннан соң терелтәчәк Зат. [Аллаһка] Уртакларыгыз арасында иң вак бернәрсәне кыла алганы бармы? Ул [Аллаһы Тәгалә һәрбер кимчелектән ерак һәм] пакь! Ул [Раббыгыз] алар ширек кушкан нәрсәләрдән өстен.

41. Кылган [начар] нәрсәләрнең [бөтенесенең җәзасын Ахирәттә биргәнче] бер өлешен [дөньяда ук] аларга татытыр өчен, кешеләрнең куллары казанган [начар] нәрсәләр сәбәпле корыда һәм диңгездә бозыклык барлыкка килде. Бәлки, алар [гөнаһлардан] кайтырлар.[4]

42. [Расүлем!] Әйт: «Җирдә йөрегез һәм әүвәлгеләрнең ахыры нинди булганын карагыз [бу учакларны һәм тып-тын йортларны күреп, ширекнең ахыры бик начар булганының дәлилен үз күзләрегез белән күрегез]. Аларның күпчелеге мөшрикләр иде».

43. Син, Аллаһтан котылгысыз көн җиткәнче, йөзеңне туры дингә юнәлдер. Ул көнне [кешеләр җәннәт һәм җәһәннәмгә китәсе фиркалар хәлендә] бүленәчәкләр.

44. Кем дә кем кяфер булса, көферлеге [өчен җәһәннәмдә мәңге калуы] аңа каршы киләчәк. Кем дә кем [намаз, ураза, хаҗ һәм зәкят кебек] изге гамәлләр кылган булса, үзләре өчен [кабердә һәм җәннәттә] ятачак урыннарын әзерләгән булырлар.

45. Ул иман китергәннәргә һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылучыларга фазылыннан әҗер бирсен өчен. Һичшиксез, Ул кяферләрне сөйми.

46. Ул [төньяк һәм көньяк җилләре белән көньяк-көнчыгыштан искән саба] җилләрне [һәм яңгырны] сөенечле хәбәр буларак җибәрүе дә – Аның билгеләреннән. Ул [иген игү, начар исне бетерү һәм агачларны сугару кебек сансыз нигъмәт һәм] рәхмәтеннән [җилләр сәбәпле] сезгә татыттырсын, Аның әмере [ихтыяры һәм җилгә боерыгы] белән көймәләр [диңгездә] йөрсеннәр, шулай итеп, сез [диңгез сәүдәсе белән] Аның фазылыннан [ризыгыгызны] эзләрсез һәм, бәлки, сез [Аллаһы Тәгаләнең моның кадәр нигъмәтләренә] шөкер итәрсез дип [ул җилләрне яралтты].[5]

47. Без синнән алда да аларның кавемнәренә расүлләр җибәргән идек, [синең кебек ул илчеләрнең дә бөтенесе] аларга ап-ачык могҗизалар китергәннәр иде. [Кайсы иман итеп, кайсы иман итмәгәч] Без гөнаһ эшләгәннәрдән үч алдык. Иман китерүчеләргә ярдәм итүне [һәрвакыт] Без Үз өстебезгә алдык.

48. Болытларны күтәрә торган җилләрне җибәрүче – Аллаһ. Теләгәне кебек Ул аны күктә [кайчак бер өем хәлендә] җәя һәм [кайчак] аны кисәк-кисәк итә. [И, күрә белгән кеше!] Син яңгырны аның араларыннан чыкканда күрәсең. Колларыннан теләгәннәренә аны җибәргәч, алар [муллык, бәрәкәт киләчәк дип] куаналар.

49. Гәрчә алар аның [яудырылуы] алдыннан, ул өсләренә иңдерелүдән элек, өметләрен өзгәннәр иде.

50. Син Аллаһ [яңгыр яудырып биргән] рәхмәтенең әсәрләренә [төрле-төрле агачларга, яшелчәләргә, үсемлекләргә һәм бүтән нигъмәтләренә] кара, Ул туфракны үлеме артыннан ничек терелтә! Һичшиксез, Ул [бөек Зат] үлеләрне терелтүче һәм Ул [юктан бар итү һәм кабат терелтүне дә исәпкә алып] һәрнәрсәгә кодрәтле.

51. Без [ямь-яшел бакчалар өстенә] бер зарарлы җил җибәрсәк тә, аны [үсемлекләрне] сап-сары хәлдә күрсәләр, алар аның артыннан [элек күргән иркен тормышлары өчен] нигъмәт кадерен белми башларлар.

52. Һичшиксез, син бит [тыңлауларыннан файдалана алмаган] үлеләргә [үлеләр хәлендәге кяферләргә хак вә хакыйкатьне] ишеттерә алмассың, [күңел колаклары] саңгырауларга да артларына борылып качкан чакта дәгъватны ишеттерә алмассың.

53. [Начарлыкны сайлаулары өчен, Без күрү сәләтләрен алган] Сукырларны [юлдан] тайпылуларыннан борып, туры юлга ирештерүче дә түгелсең. Син Безнең аятьләребезне иман китергән кешеләргә генә ишеттерә алырсың, чөнки алар – [хакка буйсынган ихласлы] мөселманнар.

54. Аллаһ сезне бер зәгыйфьлектән [мәнидән] яралтты, шуннан соң зәгыйфьлек артыннан [бәдәнегезгә рух биргәч, балигълык яшенә ирешкәч] куәт бирде, шуннан соң [картлык яшенә кергән чагыгызда] куәт артыннан көчсезлек һәм чал бирде. [Боларның берсе дә акылы булмаган табигатьтән булмыйча, һәммәсе дә Аның гына ирадәсе һәм куәте белән барлыкка килә]. Ул теләгәнен кыла. Ул – [һәрнәрсәне] Белүче, Кодрәт иясе.

55. [Кыямәт дигән] Сәгать җитәчәк көнне [ширек гөнаһын эшләгән] гөнаһлылар [кабердә] бер сәгать тә тормаганнарына ант итәчәкләр. Алар шушылай кайтарылалар иде.

56. [Шулвакыт фәрештәләрдән һәм кешеләрдән] Үзләренә гыйлем һәм иман бирелгән кешеләр [аларга хакны белдерер өчен]: «[Сез әйткәнчә кыска вакыт түгел] Сез Аллаһның [Ләүхелмәхфүз] китабында [язылганча] терелтелү көненә кадәр [дөньяда да, каберләрегездә дә шактый вакыт] калдыгыз. Бу – терелтелү көне, ләкин сез [кайсыгыз – җилбәзәк булганы, кайсыгыз кирелеге сәбәпле, бу көннең хак икәнлеген] белми идегез», – диделәр.

57. Ул көнне залим булган кешеләргә гафу үтенүләре файда китермәячәк һәм алардан [Аллаһы Тәгаләне] разый итәр өчен, берни дә соралмаячак.

58. Без кешеләр өчен бу Коръәндә бөтен мисалларны китердек. Син аларга [шундый әһәмиятле темаларны эченә алган Коръәннең аятьләреннән] берәр аять белән килсәң, кяфер булган кешеләр: «Сез – уртага ялган гына чыгарган кешеләрсез», – диячәкләр.

59. Менә шулай Аллаһ белмәгән кешеләрнең күңелләренә мөһер суга.

60. [Расүлем!] Син сабыр ит! Һичшиксез, Аллаһның [сиңа ярдәм] вәгъдәсе хак. [Һәр мәсьәләдә] Шиксез ышануга ия булмаган кешеләр сине җиңеллеккә [ашыгычлыкка, карарсызлыкка] сөйрәмәсеннәр.

[1] Әһле китап булган византиялеләр белән утка табынучы фарсылар арасындагы сугышларда мөшрикләр үзләре кебек китапсыз булган мәҗүсиләрнең җиңүен, мөселманнар исә әһле китап булган румнарның җиңүен теләгән булган. Шам җирләренең гарәп һәм гаҗәм туфрагына иң якын районы булган Бусра тирәсендәге бәрелешүләрдә румнар җиңелгәч, мөшрикләр: «Бзнең кебек китапсызлар сезнең кебек әһле китапны җиңгәне кебек, без дә сезне җиңәчәкбез», – дип куанычларын ачык белдергәч, мөселманнар бик кәефсезләнгәннәр. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә шушы аяте кәримәләрне иңдереп, җиңелгән әһле китапның ун ел да үтмәстән җиңәчәкләрен хәбәр иткән. Ул вакытта эчке һәм тышкы сугышлар белән авыр хәлгә төшкән һәм казнасы тәмам бушап калган Византиянең кабат оешып сугыш башлаулары һәм җиңеп чыгулары башка да китерә алырлык нәрсә булмаганда, бу гаиб хәбәрнең җиденче елында бу могҗиза чынга ашып, румнар фарсыларны тар-мар иткәннәр.

[2] Тәфсирләрдә риваять ителгәнчә, бу вәгъдәне ишеткән Әбү Бәкер әс-Сыйддикъ (радыйаллаһу ганһ) Мәккә кяферләренә: «Кардәшләрегезнең җиңүенә куандыгыз, ләкин бик куанмагыз! Чөнки Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белдергәнчә, тиздән румнар фарсыларны җиңәчәкләр», – дип әйткән. Мөшрикләрдән Үбәй ибне Хәләф: «Ялган әйттең! Ул чакта бервакыт билгелә, синең белән ун дөягә бәхәсләшик», – дигәч, хәзрәте Сыйддикъ өч ел шарты куеп, моны кабул иткән. Шуннан соң Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бу хәлдән хәбәр биргәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Аятьтә телгә алынган «бидгъ» сүзе өч белән ун арасында кулланыла алганы өчен, син вакытны да, дөяләрнең санын да арттыр», – дип әйткән. Әбү Бәкернең үзенә табан килгәнен күргән Үбәй аның үкенгәнен уйласа да, тегесе: «Вакытны – тугыз елга, дөяне йөзгә җиткерик», – дип әйткән. Шуңа килешкәннәр. Әбү Бәкер (радыйаллаһу ганһ) һиҗрәт кылганда, Үбәй аңардан бер кәфил калдыруын сораган, ул үзенең улы Габдуллаһны кәфил итеп калдырган. Шуннан соң Бәдер сугышы көннәре тирәсендә румнарның фарсыларны җиңүе белән бу могҗиза чынга ашкан. Өхедтә Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кулы белән алган яра нәтиҗәсендә, Үбәй үлгән, Әбү Бәкер Сыйддикъ (радыйаллаһу ганһ) аның мирасчыларыннан йөз дөяне алган һәм Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әмере белән фәкыйрьләргә биргән.

[3] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә): «Биш вакыт намаз турында Коръәндә әйтелгәнме?» – дип соралгач: «Әйе!» дип, шушы ике аятьне укыган һәм: «Бу аятьләр биш вакыт намазны да, аларның вакытларын да аңлатты» – дип әйткән. Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: «Кем дә кем «Рум» сүрәсенең шушы өч аятен (17-19) иртән укыса, ул көнне кыла алмаган бөтен хәерләрнең савабына ирешкән булыр. Кичен бу аятьне укыган кеше исә ул төнне кулдан ычкындырганнарына ирешкән булыр» (Әбү Давыд, Әдәб: 110, № 5076, 2/740).

[4] Ибне Габбасның (радыйаллаһу ганһүмә) бәянына күрә, җир йөзе җәннәт кебек ямь-яшел бер хәлдә чакта, агачлар һәрвакыт җимешле, диңгезнең суы төче, арыслан – сыерга, бүре сарыкка тимәгән чакта, Кабилнең Һабилне үтерүе белән туфрак корыган, агачларга чәнечкеләр үскән, диңгезләрнең суы тозланган һәм хайваннар бер-берсенә ташлана башлаган. Риваятьтән күренгәнчә, корыда кылынган беренче гөнаһ Адәмнең (галәйһиссәлам) улының бертуганын үтерүе белән барлыкка килгән, диңгездә кылынган беренче бозыклык исә Гомман хөкемдарларыннан Җүлүнда исемле залим патшаның көймәләрне талавы белән башланган (Алуси). Кытлыклар, берьюлы күпләп үлемнәр, янгыннар, давыллар, силләр, җир тетрәүләр, диңгезләрнең һәм елгаларның пычраклыгы, һаваның сафсызлыгы һәм сәүдәне дә эченә алган һәр мәсьәләдә бәрәкәтсезлекләр рәвешендә пәйда булган төрле-төрле бозыклыкларның һәммәсе адәм баласының гөнаһлары аркасында мәйданга килгәнлеген шушы аяте кәримәдән аңлыйбыз.

[5] Аяте кәримәдә әйтелгән «җилләр» сүзе күплек санда кулланылганга, рәхмәт җилләре итеп тәфсир кылынган. Саба җиленең киресе булган дәбур (көнбатыш) җиле исә газап җиле буларак билгеле. Шуңа күрә җилләр искәч Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «И, Аллаһ! Аларны җилләр ит, җил итмә!» – дип дога кыла торган булган (Бәйдави, Нәсәфи, Алуси).

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире