Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Әлиф ләәәм мииим.
2. Аллаһ, Аннан башка илаһ юк, [затына муафыйк тормыш белән мәңге] Тере, [барлыкка китерелгән һәрнәрсәгә] Тереклек бирүче.
3. Ул алдагыларны [Коръәнгә кадәр иңгән китапларны] дөресләүче буларак сиңа хак белән Китапны иңдерде; Тәүратны һәм Инҗилне [тулаем килеш] иңдерде.
4. [Аллаһы Тәгалә] Моннан алда [Тәүрат белән Инҗилне үз чорларындагы] кешеләр өчен [юл күрсәтүче] бер һидаять буларак [иңдергән иде]. Ул Фурканны да иңдерде. Аллаһның [китапларының] аятьләрен [һәм пәйгамбәрләре аркылы күрсәткән могҗизаларны] инкяр итүчеләр – [көферлекләре сәбәпле] аларга каты газап бар. Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], Җавап буларак җәза бирүче.
5. Һичшиксез, ни җирдәге, ни күктәге бернәрсә дә Аллаһка яшерен түгел.
6. Ул – аналарыгызның карынында сезгә теләгәнчә сурәт бирүче. Ул Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе булган заттан башка бер илаһ та юк.
7. Ул – сиңа [тиңсез бер] Китапны [Коръәнне] иңдерүче. Аның бер өлеше [мәгънәләре ачык һәм төрлечә аңлау ихтималы булмаган] мөхкәм аятьләр ки, алар – Китапның нигезе; янә [төрлечә тәфсир кылыну мөмкинлеге булган] башка – мүтәшабиһ аятьләр. Күңелләрендә [хактан ялганга] тайпылу булганнар фетнә [чыгару] теләге һәм мәгънә бирергә тырышулары белән аның [Коръәннең] мүтәшабиһ булган аятьләренә иярәләр [һәм үзләренчә бердәнбер чын хаклыкка дәгъва итәләр]. Хәлбуки, аның мәгънәсен Аллаһтан башка беркем дә белмәс. Гыйлемдә югары дәрәҗәгә ирешкәннәр исә: «Без аларга иман китердек, [мөхкәм һәм мүтәшабиһ аятьләрнең] бөтенесе [дә сүзләрендә бернинди капма-каршылык булмаган] Раббыбыздан [иңдерелгән]», – дип әйтерләр. Акыл ияләреннән башкалар [Коръәни Кәримдәге үгетләрне] искә алмас.
8. [Гыйлемдә югары дәрәҗәгә ирешкән галимнәр, Коръәннең мәгънәләрен үзгәрткәннәрне күргәч, әйтерләр:] «И, Раббыбыз! Безне һидаятькә күндергәнеңнән соң, күңелләребезне тайпылдырма һәм безгә Үз хозурыңнан рәхмәт бир. Һичшиксез, Син – [берни дә сорамыйча] Бирүче.
9. И, Раббыбыз! Килүенә һич тә шик булмаган көнне кешеләрне туплаячаксың. Һичшиксез, Аллаһ [вәгъдә итеп биргән] сүзен бозмый».
10. Һичшиксез, кяферләрне ни маллары, ни балалары Аллаһтан [Аның газабыннан] берничек коткарып калмаячак. Алар – Утның утыннары.
11. [Бу кяферләрнең хакны инкяр итүләре] Фиргавен токымы һәм алардан элек килгәннәрнең гадәте кебек – алар Безнең [пәйгамбәрләр аша җибәргән] аятьләребезне ялганга санадылар һәм, гөнаһлары өчен, Аллаһ аларны [хөкемгә] тотты. [Инкяр итүчеләргә карата] Аллаһның газабы бик каты!
12. [Расүлем!] Кяфер булганнарга әйт: «Тиздән җиңеләчәксез һәм җәһәннәмгә сөреләчәксез; ул – нинди яман урын!»
13. [И, кеше саны һәм корал күплегенә алданган яһүдиләр! Бәдер көнендә сугыш мәйданында] Бер-берсе белән очрашкан [мөэмин һәм мөшрик] ике җәмәгатьтә сезнең [бик тиздән җиңелүне аңлавыгыз] өчен билге бар иде. [Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәхабәләреннән торган] Бер җәмәгать Аллаһ юлында сугыша, [саннары меңгә якын] кяфер булган икенче җәмәгать исә, күрер күзгә аларны үзләреннән икеләтә артык [итеп] күрәләр иде[1]. Аллаһ Үзе теләгәненә ярдәм итәр. Һичшиксез, [Аллаһның] монда [азны – күп, күпне аз итеп күрсәтүендә] күрә белгәннәр өчен гыйбрәт бар.
14. Күңел тартылган нәрсәләрне: хатыннарны, улларны, кыйнтар-кыйнтар җыелган алтын-көмешне, [яратылышыннан маңгае ак һәм бәдәне ала булып] тамгаланган [токымлы һәм матур аргамак] атларны, [дөя, сыер, сарык һәм кәҗә кебек] терлекне һәм игенлекләрне яралту кешеләр өчен зиннәтләндереп күрсәтелде. Бу – дөнья тормышының [гади, бәһасез мәнфәгатьләрен чагылдырган] нәрсәләре. [Иң] Яхшы кайтачак урын [булган җәннәт] исә – Аллаһ хозурында.
15. [Расүлем!] Әйт: «Сезгә болардан да яхшырак булган нәрсәләрне әйтимме? Тәкъвалык ияләре өчен Раббылары хозурында алар мәңге калачак [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар агып торган җәннәтләр, [хәез һәм нифас кебек матди нәҗесләрдән, хөсетлек кебек рухи кимчелекләрдән] пакь хатыннар һәм Аллаһның ризалыгы [һәм канәгатьлеге] бар. Аллаһ – колларын Күреп торучы.
16. [Бу җәннәтләр] «И, Раббыбыз! Һичшиксез, без [дәгъватыңны кабул итеп] иман китердек. [Биргән сүзеңдә торып] Безнең гөнаһларыбызны гафу ит һәм [шәфкать-мәрхәмәтең белән] безне Утның газабыннан сакла!» – дип әйтүчеләр [өчен әзерләнгән].
17. Алар [иман китерүчеләр] – [әмерләрне үтәүдә, тыйганнардан тыелуда һәм башларына төшкән бәлаләргә] сабыр итүчеләр, [ниятләрендә, сүзләрендә һәм бөтен эшләрендә] тугры булганнар, [дога кылулары дәвамлы булган] итагатьлеләр, [малларының бер өлешен Аллаһ юлында] сарыф итүчеләр һәм [гөнаһлары гафу ителсен өчен] сәхәр вакытларында истигъфар кылучылар.
18. Аллаһ, фәрештәләр һәм гыйлем ияләре Аннан башка гаделлек урнаштыручы һичбер илаһ булмаганына шаһитлык итәләр. Ул – [җиңелмәс] Бөек һәм Хикмәт иясе. Аннан башка һичбер илаһ юк.
19. Һичшиксез, Аллаһ хозурында [хакыйкый һәм кабул ителгән] дин – Ислам [дине генә]. Китап бирелгәннәр [яһүди һәм насаралар], үзләренә [Исламның хак булганы турында] гыйлем килгәннән соң, [хакыйкатьне аңласалар да] араларында көнләшү сәбәпле, үзара ихтилаф иттеләр[2]. Кем дә кем Аллаһның [китапларының] аятьләрен [һәм хак диннең бары тик Ислам булганын исбат иткән дәлилләрне] инкяр итә, һичшиксез, Аллаһ – хисапны бик тиз тотучы.
20. [Расүлем! Моның кадәр дәлилләр китергәннән соң] Әгәр [яһүдиләр белән насаралар һаман да] синең белән [дин хакында] тартышсалар, әйт: «Мин дә үземне Аллаһка тапшырдым, миңа иярүчеләр дә!» [Расүлем!] Янә китап бирелгәннәргә һәм [гарәп мөшрикләре кебек укый-яза белми торган китапсыз] өммиләргә: «[Миңа иярүчеләр Исламга кергән кебек] Сез дә Исламга кердегезме? [Әллә һаман кяфер булып кала бирәсезме?]» – диген. Әгәр алар Исламны кабул итсәләр, [адашкан юлларыннан туры юлга чыгып] һидаять табарлар. Әмма әгәр [хак динне кабул итүдән] йөз чөерсәләр, [сиңа бернинди зарар китермәсләр, чөнки] синең өстә [аларны туры юлга күндерү түгел, ә хак турындагы мәгълүматны] ирештерү [вазифасы]. Аллаһ – колларын күреп торучы.
21. Һичшиксез, Аллаһның аятьләрен инкяр иткән, [үз диннәренә күрә дә] хаксыз рәвештә пәйгамбәрләрне үтергән, кешеләр арасында гаделлеккә чакыручыларны үтергәннәрне [яһүди һәм насараларны] тилмерткеч бер газап белән «сөендер».
22. Әнә шулар – [кылган] гамәлләре дөньяда да, Ахирәттә дә бушка китәчәк кешеләр. [Ахирәттә исә] Аларга ярдәмче юк.
23. [Расүлем, Китаптан [Тәүраттан] бер өлеш бирелгәннәрне күрмәдеңмени? Араларында [кемнең – дөрес, кемнең ялгыш булганына] хөкем чыгару өчен Аллаһның [Тәүрат] китабына чакыралар, шуннан соң араларыннан бер төркем [белә торып, Аллаһның китабына мөрәҗәгать итүдән] йөз чөергән хәлдә кире кага.
24. Бу [йөз чөерүләре] аларның [яһүдиләрнең]: «[Бозауга табынган көннәребез кадәр] Санаулы берничә көннән тыш, Ут безгә кагылмаячак», – дигәннәре өчен. Диннәре хакында үзләре [уйлап табып] уйлап чыгарган нәрсәләр аларны алдый.
25. Килүенә һич шик булмаган көнне [хисапка тартыр өчен] аларны [хозурыбызга] туплагач, беркемгә дә [гөнаһлары арттырылып яки саваплары киметелеп] золым ителмичә, һәркемгә кылган нәрсәләре тулысынча бирелгән чакта [аларның хәлләре] ничек булыр?
26. [Расүлем!] Әйт: «И, падишаһлыкның хуҗасы Аллаһ! Син хакимлекне теләгәнеңә бирәсең, теләгәнеңнән тартып аласың; теләгәнеңне [дөньяда яки Ахирәттә, яки икесендә дә] олылыйсың, теләгәнеңне [ике җиһанда рисвай итеп] хур итәсең [һәм дәрәҗәсен төшерәсең]. Бөтен яхшылык [һәм яманлык] – Синең генә хакимлегеңдә. Һичшиксез, Син – һәрнәрсәгә Кодрәтле.
27. Син [төннең бер өлешен киметеп, көнгә кушып] төнне көнгә кертәсең, [көннең бер өлешен киметеп, төнгә өстәп] көнне төнгә кертәсең; үледән терене чыгарасың, тередән үлене чыгарасың. Теләгәнеңне Син [тарлык һәм фәкыйрьлеккә төшермичә] хисапсыз ризыкландырасың».
28. Мөэминнәр мөэминнәрне калдырып, кяферләрне дус итмәсеннәр. Кем дә кем болай [аларны дус] итә икән, аның Аллаһ белән бернинди бәйләнеше дә юк. Бары тик алардан курыксагыз [һәм шул рәвешле сакланырга мәҗбүр булсагыз] гына. Аллаһ сезне Үзеннән [адаштыруыннан, газабыннан] кисәтә [ки, дошманнары белән дус булып, Аның газабына дучар булмагыз]. [Үлгәннән соң] Кайтуыгыз – тик Аллаһка.
29. [Расүлем!] Әйт: «Күңелләрегездә булганны [кяферләр белән дуслык кебек ниятләрне] яшерсәгез дә, аны ачык белдерсәгез дә, Аллаһ моны белеп тора. Ул [сезнең яшергән һәм ачык белдергәнне генә түгел] күкләрдә һәм җирдә булганны да [бик яхшы] белә. Аллаһ – һәрнәрсәгә Кодрәтле.
30. Һәркем [дөньяда] кылган яхшылыкларын да, яманлыкларын да [каршына] китерелгән рәвештә күрәчәк көнне үзе һәм аның [яманлыклары] арасында бик зур ара булуын теләр. Аллаһ сезне Үзеннән [адаштыруыннан, газабыннан] кисәтә. Аллаһ – колларга карата бик Аяучан.
31. [Расүлем!] Әйт: «Әгәр сез Аллаһны сөясез икән, миңа иярегез, шулвакыт Аллаһ та сезне сөячәк һәм гөнаһларыгызны гафу итәчәк. Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле».
32. [Расүлем!] Әйт: «[Аллаһка булган сөюегезне исбат итәр өчен] Аллаһка итагать итегез һәм Расүлгә дә! Әгәр [итагатьле булуны кабул итүдән] йөз чөерсәгез, [инкярга төшкән булырсыз] һичшиксез, Аллаһ кяферләрне сөйми.
33. Һичшиксез, Аллаһ [кешелекнең атасын] Адәмне, Нухны, Ибраһимның гаиләсен һәм Гыймранның [галәйһимүссәләм] гаиләсен [барлык] галәмнәрдән өстен итеп сайлады[3].
34. [Ике гаиләнең] Берәүләре икенчеләренең токымы буларак [Аллаһы Тәгаләнең мондый сайлавына ирештеләр]. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.
35. Менә Гыймранның хатыны [Хәннә бинте Факуза, ул – Мәрьямнең әнисе]: «И, Раббым! Мин карынымдагы [баланы, эш һәм хезмәттән] азат ителгән буларак [һәм Бәйте Мәкъдис хезмәтенә багышлап], Синең өчен нәзер иттем. Миннән кабул әйлә. Һичшиксез, Син – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче!» – дигән иде.
36. Ләкин аны [карынындагы баланы] тудыргач, – Аллаһ исә аның кемне тудырганын яхшырак белсә дә, ул: «И, Раббым! Мин кыз бала тудырдым. Кыз бала ир бала кебек түгел бит. Мин аңа Мәрьям исеме куштым. Һичшиксез, мин аны да, аның токымын да [Аллаһның рәхмәтеннән ерагайтылып] ташлар атылган шайтаннан [аның кул сузуыннан] Сиңа сыендырамын!» – дигән иде.
37. Раббысы [нәзер иткән ир бала урынына] аны яхшы бер ризалык белән кабул итте һәм аны яхшы тәрбия белән үстерде, аны Зәкәриягә тапшырды. Зәкәрия кайчан гына аның янына михрабка кермәсен, [һәрвакыт] аның янында [төрле ел фасылларында өлгерә торган] ризык таба иде һәм: «И, Мәрьям! Бу [вакытыннан алда өлгергән җимешләр] сиңа каян [килә]?» – дип әйтә, ул исә: «Бу – Аллаһ хозурыннан [килә]. Һичшиксез, Аллаһ Үзе теләгәнен [бер дә киметмичә] хисапсыз ризыкландыра», – дия иде.
38. [Расүлем!] Зәкәрия анда Раббысына дога кылган иде һәм: «И, Раббым! Миңа да Үзеңнән пакь бер нәсел насыйп ит. Һичшиксез, син – доганы Ишетүче», – дип әйткән иде.
39. Ул михрабта аягүрә намаз укыган чакта, фәрештәләр [белән килгән Җәбраил [галәйһиссәлам] аңа: «Аллаһ сине, Аллаһтан бер [«Бул!» дигән] сүзне исбатлаучы буларак, [кавеменә җитәкчелек итәчәк] сәед, тотнаклы һәм изгеләрдән бер пәйгамбәр булачак Яхъя [исемле бер бала] белән сөендерә», – дип мөрәҗәгать кылды.
40. Ул: «И, Раббым! Миңа инде картлык килгәч, хатыным исә кысыр була торып, ничек минем улым була алсын?» – дигән иде. Ул [Аллаһы Тәгалә исә]: «[И, Зәкәрия!] Аллаһ теләгәнен шулай эшли», – дигән иде.
41. Ул: «И, Раббым! Миңа [хатынымның авырга узганын белүем өчен] бер билге күрсәт!» – дигән иде. Ул: «Синең билгең: [бер сәбәпсез телең бәйләнү нәтиҗәсендә] өч көн кешеләр белән сөйләшә алмассың, фәкать [әгъзаларың белән ясалган] ишарәләр аша гына [аңлашырсың]. Ләкин [кешеләр белән сөйләшергә телең булмаса да, могҗиза буларак сиңа] Раббыңны күп итеп зикер ит, кичкә каршы һәм таңга каршы исә [намаз укып] тәсбихтә бул», – дигән иде.
42. Фәрештәләр [белән бергә килгән Җәбраил [галәйһиссәлам] әйткән: «И, Мәрьям! Һичшиксез, Аллаһ [ана кешенең нәзерен кабул итеп] сине сайлап алды, сине [ирләрнең кагылуыннан, хәез-нифас кебек хәлләрдән һәм бөтен гөнаһлардан] пакь кылды һәм галәмнәрнең хатын-кызларыннан өстен кылды.
43. И, Мәрьям! [Намазыңның кыямында озак торып] Раббыңа итагатьле бул, сәҗдә кыл һәм рөкүгъ кылганнар белән бергә рөкүгъ кыл».
44. [Расүлем!] Бу – Без сиңа вәхи иткән гаиб хәбәрләрдән [ки, вәхидән башка юл белән боларның беленүе һич мөмкин түгел]. Аларның кайсысы Мәрьямне тәрбиягә алыр дип, [шобага салыр өчен] каләмнәрен [елгага] ташлаган чакларында син алар янында түгел идең. [Мәрьямне карауны үз өсләренә алып, беркемгә дә бирергә теләмәгәннәре өчен] Алар тартышкан вакытта да син яннарында түгел идең.
45. Фәрештәләр әйттеләр: «И, Мәрьям! Һичшиксез, Аллаһ сине [бернинди арадашсыз] Үзеннән бер [«Бар бул!»] сүзе белән сөендерә ки, аның [калган адәм балаларыннан аермасын белдерү сыйфатындагы] исеме – Мәсих, [күньясе] Мәрьям улы [үз исеме исә] Гайсә. Ул дөньяда да, Ахирәттә дә кадер-хөрмәт иясе һәм [Аллаһы Тәгаләгә рухи яктан бик] якын кылынганнардан булачак.
46. [Могҗиза буларак] Ул бишектә дә, үсеп җиткәч тә [бернинди аермасыз] кешеләргә [пәйгамбәрләр кебек] сөйләячәк һәм [бабайлары Ибраһим, Исхак, Ягъкуб һәм Муса [галәйһимүссәләм] кебек] изгеләрдән булачак».
47. Ул [Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенең бөеклегенә гаҗәпләнеп]: «И, Раббым! Миңа бер кеше дә кагылмагач, ничек итеп минем балам була алсын?» – дигән иде. Ул [Җәбраил [галәйһиссәлам] исә]: «Аллаһ Үзе теләгәнен шулай бар итә. [Аның сиңа атасыз гына бер бала бирә алуына аптырама, чөнки] Ул [нәрсәнең дә булса мәйданга килүенә] карар биргәч, аңа [бернинди хәрефсез һәм тавышсыз]: «Бул!» – дип кенә әйтер, һәм ул [шунда ук] бар булыр», – дигән иде.
48. [Фәрештәләр Мәрьямгә [галәйһәссәләм]: «И, Мәрьям! Шуны да яхшы бел ки, Аллаһы Тәгалә синең] Ул [балаңа бөтен илаһи] китапларны [һәм язуны], хикмәтне, Тәүратны һәм Инҗилне өйрәтәчәк.
49. [Аллаһы Тәгалә Гайсәне [галәйһиссәлам] Исраил улларына расүл буларак [җибәрәчәк һәм ул әйтәчәк]: «Һичшиксез, мин сезгә [пәйгамбәрлек вазифамны үтәр өчен] Раббыбыздан могҗиза алып килдем. Мин сезгә балчыктан кош сурәтенә охшаган бер нәрсә ясармын, шуннан аңа өрермен һәм, Аллаһның ихтыяры белән, ул [җансыз сурәт җанлы һәм оча ала торган] бер кошка әйләнер. Аллаһның ихтыяры белән, тумыштан дөм сукыр һәм махау авырулыны сәламәт итәрмен, үлеләрне терелтермен. Сезгә нәрсә ашаганыгызны да, нәрсә саклап тотканыгызны да хәбәр итәрмен. Һичшиксез, монда [дүрт зур могҗиза белән бәйле хәбәрләрдә] сезнең өчен, әлбәттә, билге бар; әгәр [Аллаһның могҗизаларына] ышанган кешеләр булсагыз.
50. Миннән алда килгән Тәүратны дөресләүче һәм [Мусаның [галәйһиссәлам] шәригатендә] сезгә харам кылынган нәрсәләрнең кайберләрен хәләл итүем өчен [җибәрде]. Мин сезгә Раббыгыздан [пәйгамбәрлегемнең хаклыгын дәлилли алган бик күп] аять алып килдем. Аллаһтан куркыгыз һәм миңа итагать итегез.
51. Һичшиксез, Аллаһ – минем дә Раббым, сезнең дә Раббыгыз. Аңа гыйбадәт кылыгыз, [чөнки] бу – туры юл».
52. Гайсә [галәйһиссәлам] аларда [күзгә бәрелерлек дәрәҗәдә] көферлекне сизгәч: «Кемнәр Аллаһка [илтә торган юлда минем] ярдәмчеләрем [булачак]?» – дигән иде. [Гайсәнең [галәйһиссәлам] якын сәхабәләреннән оешкан] Хәвариләр әйтте: «Без – Аллаһның ярдәмчеләре. Без Аллаһка иман китердек. [И, Гайсә!] Шаһит бул: без – мөселманнар.
53. И, Раббыбыз! Син иңдергән нәрсәләргә [Инҗил китабына] иман китердек, [Син җибәргән Гайсә] расүлгә [галәйһиссәлам] иярдек. Безне [берлегеңә] шаһитлык кылучылар белән бергә яз!»
54. Алар [Гайсәне [галәйһиссәлам] көтмәгәндә үтерергә әзер бер кеше табып] хәйлә кордылар, Аллаһ та [Гайсәне [галәйһиссәлам] күккә ашырып һәм аны үтерергә килгән кешене аңа охшаган кыяфәткә кертеп, аларга каршы] тиешлесен бирде [һәм ул үтерергә җибәрелгән бәндәне Гайсәгә [галәйһиссәлам] санап тәрегә кадакладылар]. Аллаһ бит – хәйләләргә [яман ниятләргә] каршы торуда иң өстене.
55. Аллаһ әйтте: «И, Гайсә! Һичшиксез, Мин – сине [җир йөзеннән] алучымын, сине Үзем күтәргән урынга [фәрештәләремнең сыеныр урыны булган күкләремә] күтәрүчемен, сине кяферләрдән пакь кылучымын һәм Кыямәт көненә кадәр сиңа ияргәннәрне инкяр итүчеләрдән өстен итүчемен. Соңыннан [Ахирәттә синең дә, өммәтеңнең дә] кайтуыгыз тик Миңа [булачак]. [Шул чакта] Сез ихтилаф иткән нәрсәләрегез хакында арагызда Мин хөкем бирәчәкмен[4].
56. Кяферләргә дөньяда да, Ахирәттә дә каты газап бирәчәкмен. Аларга [Аллаһның газабына каршы] ярдәмчеләр һич юк»[5].
57. Иман китергән һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылган кешеләргә исә [Раббылары] әҗерләрен тулысынча бирәчәк. Аллаһ [ширек кушкан] залимнәрне сөйми.
58. [Расүлем!] Моны [бу кадәр сүзне] сиңа [синең хак пәйгамбәр булуыңны исбат иткән] аятьләрдән һәм Хикмәтле зикердән [Коръәни Кәримнән] укыйбыз.
59. Һичшиксез, Аллаһ хозурында Гайсәнең [атасыз яралтылуының] мисалы Адәмнең мисалы кебек ки, Ул [Аллаһы Тәгалә] аны [аның гәүдәсен ата һәм ана арадашлыгыннан башка коры, кара һәм исле] туфрактан яралтты, шуннан аңа: «Бул!» – дип әйтте, һәм ул [җанлы, камил бер кеше буларак] бар булды.
60. [И, ишетү көченә ия булган кеше! Син ишеткән] Хак – Раббыңнан [килгән хак]. Шулай булгач, син [аларның дөреслегенә] шикләнүчеләрдән булма.
61. [Расүлем! Гайсәнең [галәйһиссәлам] Аллаһның улы булмыйча, Аның колы һәм расүле булганы турында] Сиңа [бу кадәр] гыйлем килгәннән соң, [насаралардан] кем дә кем аның хакында синең белән тартышса, әйт: «Килегез, [иң якын һәм кадерле булган кешеләребез] улларыбызны һәм улларыгызны, хатыннарыбызны һәм хатыннарыгызны, үзебезне һәм үзегезне чакырыйк та, Аллаһның ләгънәте ялганчылар өстенә төшсен, дип дога кылыйк!» – диген.
62. Һичшиксез, бу [Гайсә һәм Мәрьям турындагы хәбәрләр] – хак кыйсса. [Насаралар өч илаһка ышансалар да] Аллаһтан башка һич илаһ юк. Һичшиксез, Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
63. Әгәр алар [тәүхиднең дөреслеген раслаган шулхәтле дәлилләрне кабул итүдән] йөз чөерәләр икән, Аллаһ бит [дин һәм дөнья тәртибен бозарга тырышкан] аздыручыларны белүче [һәм җәзаларын да бирүче].
64. [Расүлем! Яһүди һәм насараларга, бигрәк тә Нәҗран насаралары белән Мәдинә яһүдиләренә] Әйт: «И, әһле китап! [Коръәндә һәм сезнең үзгәртелгән китапларыгызда] безнең белән сезнең арада уртак булган [булганы ачыкланган] һәм Аллаһтан башкага гыйбадәт кылмыйбыз, Аңа һичнәрсәне тиңдәш итмибез, Аллаһны ташлап, берәүләребез икенчеләребезне раббылар итеп санамыйбыз дигән сүзгә килик. [Менә хак булган Ислам бу инде]». Әгәр алар [синең бу тәкъдимеңнән соң да Исламнан] йөз чөерсәләр, әйтегез: «Шаһит булыгыз, без – мөселманнарбыз [сез исә иманыгызның ялгышлыгын танырга мәҗбүр калган кешеләр][6]».
65. И, әһле китап! Ни өчен Ибраһим [галәйһиссәлам] яһүдиме, насарамы булганы] турында бәхәсләшәсез, Тәүрат белән Инҗил бит аңардан соң иңдерелгән иде? Әллә [дәгъвагызның асылы булмаганын] бер дә аңламыйсызмы?
66. Сез [шундый] кешеләрсез ки, [Тәүраттан һәм Инҗилдән] билгеле булган нәрсә хакында тартыштыгыз, ләкин белемегез булмаган [Ибраһимның [галәйһиссәлам] дине] хакында ни өчен бәхәсләшәсез? Аллаһ [сезнең нинди нәрсәләр өчен бәхәскә керүегезне] белә, сез исә [Ибраһимның динен] белмисез.
67. Ибраһим [галәйһиссәлам] яһүдиләр әйткәнчә] яһүди дә, [насаралар дәгъва кылганча] насара да түгел иде. Вә ләкин ул [ялгыш ышанулардан ерак] хәниф бер мөселман иде. Ул [сезнең кебек Гозәерне һәм Гайсәне Аллаһка тиңдәш куйган] мөшрикләрдән түгел иде.
68. Һичшиксез, Ибраһимга [галәйһиссәлам] иң якын кешеләр – [үз заманында] аңа ияргәннәр, шушы [Мөхәммәд] Пәйгамбәр һәм [аңа ияреп] иман китергәннәр. Аллаһ исә – мөэминнәрнең [ярдәмчесе һәм] вәлие.
69. Әһле китаптан бер төркем сезне [ничек булса да] юлдан адаштырырга теләде. Хәлбуки, алар үзләреннән башка кемне дә юлдан яздыра алмаслар, [ләкин] алар тоймыйлар.
70. И, әһле китап! Ни өчен Аллаһның аятьләрен [Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Тәүрат һәм Инҗилдәге сыйфатларына] шаһитлык иткән хәлдә инкяр итәсез?
71. И, әһле китап! Ни өчен хакны [үзгәртергә һәм ялганны хак сурәтендә күрсәтергә батырчылык итеп, аны] ялган белән каплыйсыз һәм [хакыйкатьне] белгән хәлдә [Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) пәйгамбәрлеген белдергән] хакны яшерәсез?
72. Әһле китаптан бер төркем [мөселманнарда шикләнү уятыр өчен, бер-берләренә] әйтә: «Мөэминнәргә иңдерелгәнгә [Коръәнгә] көннең башында иман китерегез [ышандык, дип белдерегез], [көннең] ахырында исә [аны] инкяр итегез. Бәлки, алар [диннәреннән] кайтырлар!
73. [Ләкин болай иткән чакта] Үз динегезгә ияргәннәрдән башкаларга [чын мәгънәсендә] ышанмагыз [«Ышандык!» дип кенә аларны диннәреннән чыгарырга тырышыгыз][7].» [Расүлем! Алар, мөселманнарны диннәреннән чыгарыр өчен, теләгәннәрен эшләсен, син исә] Әйт: «Һичшиксез, һидаять – Аллаһның һидаяте. Сезгә бирелгән нәрсә [Инҗил, Тәүрат] башкаларга да бирелә, яки Раббыгыз хозурында алар сездән дәлил белән өстен чыгачаклар дип [көнләшүдән мөселманнарга шулкадәр бәйләнәсезме?]!» [Расүлем! Ул көнчеләргә] Әйт: «Һичшиксез, [иманга ирешү һәм Исламга һидаять ителү мәсьәләсендә] фазыл – Аллаһның Үзендә ки, аны Үзе теләгәннәргә бирә. Аллаһ – [чиксез Мәрхәмәт һәм] Белемнәр иясе, [һәрнәрсәне] Белүче.
74. Ул [Раббыгыз пәйгамбәрлек, Ислам диненә күндерү һәм Коръәнгә ирештерү кебек] рәхмәтен [колларыннан] Үзе теләгәннәргә хаслый. Аллаһ – олуг фазыл Иясе».
75. Әһле китап арасында, ышанып, бер кыйнтар [мал] әманәт итеп калдырсаң, шуны сиңа [киметмичә, төп-төгәл итеп] кайтара торган кеше бар. Бер динар [кадәр аз гына] әманәт бирсәң, артыннан йөрмичә, аны сиңа кайтармый торган кеше дә бар. [Аларның] Бу «[Әһле китаптан булмаган] Өммиләргә [ни кылсак та] безгә бернинди [гөнаһ] юл юк!» – дип әйтүләре сәбәпле. Ләкин алар [ялганнарын] белә торып, Аллаһка яла ягалар.
76. Юк! Кем дә кем сүзен үти һәм [бозыклыклардан] саклана икән, һичшиксез, Аллаһ ул тәкъвалык ияләрен сөя.
77. Һичшиксез, Аллаһка вәгъдәсен һәм [«Валлаһи, ахыр заман пәйгамбәренә иман китереп ярдәм итәчәкбез!» дип биргән] антларын арзан бәягә сатып алган кешеләр – әнә аларга Ахирәттә бернинди насыйп юк. Аллаһ аларга [күңелләренә хуш килә торган бер] сүз әйтмәячәк, Кыямәт көнендә аларга [рәхмәт карашы белән] карамаячак һәм [гөнаһ керләреннән] аларны пакьләмәячәк. Алар өчен тилмерткеч бер газап булачак.
78. Алардан [әһле китап булганнардан] бер төркем бар ки, китапта булмаган нәрсәләрне сез китапта бар дип уйласын өчен, телләре белән үзгәртеп [булганын укыгандай итеп, чынлап иңдерелгән урыннарны алмаштырып] укыйлар, хәлбуки, ул [укыган нәрсәләре] Китаптан түгел. Алар: «Бу – Аллаһ хозурыннан», – диләр. Ләкин ул [бозып укылган нәрсә] Аллаһ хозурыннан түгел. Алар [үзләренең ялганчы икәнлекләрен] белә торып, Аллаһка яла ягалар.
79. Аллаһ берәр кешегә Китап, хөкем һәм пәйгамбәрлек биргәннән соң, аның кешеләргә: «Аллаһны куеп, миңа коллар булыгыз!» – дип әйтүе һич мөмкин нәрсә түгел. Киресенчә: «Сез [Аллаһы Тәгалә иңдергән] Китапны өйрәткәнегез һәм [аны укып] дәрес биргәнегез өчен, [Аллаһка итагатьле калган, гыйлем һәм гамәлдә камил һәм Аллаһы Тәгаләгә баглы] раббани[8] кешеләр булыгыз!» [– дип әйтер].
80. Ул [Аллаһ] сезгә фәрештәләрне һәм пәйгамбәрләрне раббылар дип тануыгызны әмер итми. Мөселман булганыгыздан соң, ул [пәйгамбәр] сезгә көферлекне әмер итәр [дип уйлыйсызмы әллә]?
81. Менә Аллаһ пәйгамбәрләрдән [антлар белән ныгытылган катгый] сүз алды [һәм аларга болай диде]: «Минем сезгә Китап һәм хикмәтне биргәнемнән соң, яныгызда булганны [шәригатьне] раслаучы [Расүлем исемле] бер расүл киләчәк. Сез аңа тулысынча иман китерәчәксез һәм аңа ярдәм итәчәксез». [Шуннан соң] Ул [Аллаһы Тәгалә]: «Сез [ахыр заман пәйгамбәренә иман китереп, ярдәм итүегез турындагы сүземне таныдыгыз һәм] икърар иттегез һәм бу хакта Минем сүземне [кабул итеп] алдыгызмы?» – дигән иде. Алар исә: «Без [сүзеңне кабул итеп] икърар иттек!» – дигәннәр иде. Ул исә: «Алай булгач, [бер-берегезгә] шаһит булыгыз, Мин дә сезнең белән бергә шаһитларданмын[9]», – дигән иде.
82. [Әй бу килешүдән хәбәрдар булган кеше!] Моны ишеткәннән соң, кемнәр [Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ирешеп, аңа иман китерү һәм ярдәм итүдән] йөз чөерә, алар [иманнан һәм итагатьтән чыгып, кяфергә әйләнгән] фасикълардан булыр.
83. Күкләрдә һәм җирдә булганнар [мәхлукларның кайбере] ихтыяри һәм [кайбере] ихтыярсыз рәвештә [булса да] Аңа гына буйсынган хәлдә, әллә алар [Исламнан йөз чөереп] Аллаһның диненнән башка бер дин эзлиләрме? Алар [Ахирәттә] Аңа гына кайтарылачаклар.
84. [И, Расүлем!] Үзеңнән алда килеп киткән пәйгамбәрләрне тасдикъ итүеңне белдерер өчен] Әйт: «Без Аллаһка һәм безгә иңдерелгәнгә [Коръәни Кәримгә], Ибраһимга, Исмәгыйльгә, Исхакка, Ягъкубка [галәйһимүссәләм] һәм [Ибраһим белән Исхакның [галәйһимәссәлам] оныкларына иңдерелгәннәргә [сәхифәләргә], Муса һәм Гайсәгә [галәйһимәссәләм] һәм бүтән пәйгамбәрләргә Раббыларыннан бирелгәннәргә иман китердек. [Яһүдиләр һәм насаралар кебек, кайсына – ышанып, кайсын инкяр итеп] Аларның бер-берсе арасында һичнинди аерма ясамыйбыз. Без бары [аларны җибәргән һәм аларга ул китапларны иңдергән] Аңа гына буйсынабыз».
85. Кем дә кем Исламнан[10] башка дин эзләсә, аңардан [бу ялгыш дин] кабул ителмәячәк. Ахирәттә ул зарар күрүчеләрдән булыр.
86. [Китапларында Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хаклыгын исбат иткән] Ап-ачык дәлилләр килгәннән соң, [шулар аркасында] расүлнең хак булганына иман китергән һәм шаһитлык иткәннән соң[11], кяфер булган [яһүди һәм насаралар кебек] кавемне Аллаһ ничек [хак дингә] һидаять кылсын? Аллаһ [фикерләү сәләтен эшләтмәгән, ышану урынына инкярне куеп, үзләренә генә золым иткән] залимнәр кавемен һидаять итми!
87. [Расүлем!] Аларның җәзасы – өсләренә Аллаһның, фәрештәләрнең һәм бөтен кешеләрнең ләгънәте.
88. Анда [ләгънәттә] мәңге калачаклар [һәм җәһәннәмнән чыкмаячаклар]. Аларга газап [берничек тә] җиңеләйтелмәс, [киресенчә, газап өстенә газап өстәлер], аларга [тәүбә итүләре өчен] кичектерү дә бирелмәс.
89. Моннан [диннән кайту гөнаһыннан] соң тәүбә итүчеләр һәм [ялгышларын] төзәтүчеләрдән башка. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
90. Һичшиксез, [алдан Мусага [галәйһиссәлам] һәм Тәүратка] иман китергәннәреннән соң, [Гайсәне [галәйһиссәлам] инкяр итеп] кяфер булган, шуннан [Мөхәммәдне (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Коръәни Кәримне кире кагып] көферлекне арттырган кешеләрнең [үлгәннән соң] тәүбәләре кабул ителмәячәк. Әнә шулар – [хак юлдан тайпылып] адашучылар.
91. Һичшиксез, кяфер булган һәм кяфер буларак үлгәннәрнең берсеннән дә, җир [йөзе] тулырлык алтын [табып, шуны] фидия итеп бирмәкче булсалар да, кабул ителмәячәк. Әнә шулар өчен тилмерткеч бер газап [әзерләнгән]. [Ике җиһанда да] Аларга [Аллаһның газабына каршы] ярдәмчеләр һич юк.
92. Үзегез ярата торган [мал һәм җан кебек] нәрсәләрдән [Аллаһ юлында] сарыф итми торып, сез изгелеккә [ягъни игелекнең иң камил ноктасына һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына] ирешә алмаячаксыз. [Күңелегезгә хуш килгән яки килмәгән] Нәрсәне [генә] сарыф итсәгез дә, һичшиксез, Аллаһ – аны белүче.
93. Тәүрат иңдерелгәнче, Исраил [исемле Ягъкуб [галәйһиссәлам] үз-үзенә харам кылган нәрсәләрдән тыш, ризыкларның һәммәсе дә Исраил улларына хәләл иде. [Расүлем!] Әйт: «Әгәр сез [бу дәгъвагызда] хаклы булсагыз, [моны исбат итәр өчен] Тәүратны китерегез дә аны укыгыз[12]!»
94. [Мөхәммәд [салләллаһу галәйһи вә сәлләм!] Моннан [бу дәлил мәйданга килгәннән] соң, кемнәр [шуның киресен яклап] Аллаһка яла яга, алар – [үзләрен газапка этәреп, үз-үзләренә] золым кылучылар.
95. [Расүлем! Яһүдиләрнең ялганчылыгына киная ясап] Әйт: «Аллаһ дөрес әйткән, [монда шик юк, сез исә ялганчылар]. Шуңа күрә хәниф [булган] Ибраһимның [галәйһиссәлам] милләтенә [диненә] иярегез. Ул бит [сезнең кебек] мөшрикләрдән түгел иде».
96. Һичшиксез, кешеләр [гыйбадәт кылсын] өчен корылган тәүге йорт – мөбәрәк һәм [кыйблалары булу белән] галәмнәр өчен һидаять булган Мәккәдә [Кәгъбәдә].
97. Анда [беркемдә дә буталчык тудырмый торган] ап-ачык аятьләр [вә галәмәтләр] һәм Ибраһимның мәкамы бар. Кем дә кем анда керсә, [курыкканнарыннан] имин булыр. Юл үтеп аңа [җитәргә] көч тапкан кешеләр Аллаһ өчен [Әл-Харам мәчете булган] Бәйткә хаҗ кылырга тиеш. Кем дә кем [хаҗның фарызлыгын инкяр итеп] кяфер булса, һичшиксез, Аллаһ – [һичнинди гыйбадәткә һәм һичкемгә ихтыяҗы булмаган] бөтен галәмнәрдән бай [зат].
98. [Расүлем!] Әйт: «И, әһле китап! [Хакыйкатьне белеп, аңа нык ышану урынына] Аллаһның аятьләрен ни өчен инкяр итәсез? Аллаһ сезнең ни кылганнарыгызга шаһит».
99. [И, Пәйгамбәрем! Янә] Әйт: «И, әһле китап! [Исламның хак дин икәнлегенә иң беренче] Шаһит булган хәлегездә ни өчен иман китергән кешене Аллаһ юлыннан яздырасыз һәм аны бозасыз? Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан гафил [һәм хәбәрсез] түгел».
100. И, иман китерүчеләр! Әгәр китап бирелгәннәр арасыннан [сезне Ислам диненнән кайтарырга тырыша торган] бер фиркага итагать итсәгез, сез иман китергәннән соң, алар сезне кяферләргә әйләндерерләр.
101. Сезгә Аллаһның аятьләре укылып торганда, Аның расүле дә арагызда булганда, ничек сез кяфер була аласыз? Кемнәр Аллаһка [Аның диненә] ныклап ябыша, һичшиксез, ул [дине мәсьәләсендә шөбһәләргә төшүдән үзен коткарып] туп-туры юлга һидаять ителгән.
102. И, иман китерүчеләр! [Әмерләрен тотып, тыйганнарыннан тыелып] Аллаһтан тиешенчә куркыгыз һәм мөселманнар булып кына үлегез!
103. Барыгыз бергә Аллаһның арканына [Китабына һәм диненә] ныклап ябышыгыз һәм [әһле китап кебек ихтилафка төшеп хакыйкатьтән һәм бер-берләрегездән] аерылмагыз. Аллаһның сезгә биргән [игелек һәм] нигъмәтен истә тотыгыз. Сез [җаһилият чорында бик озак еллар буена бер-берсе белән сугышкан] дошманнар булган чакта, Ул [сезне Ислам дине белән шәрәфләндереп] күңелләрегез арасында [татулык һәм бер-берегезгә карата җылылык яратып] өлфәт бердәмлек барлыкка китерде, һәм сез Аның [бу] нигъмәте белән[13] [бер-берләрен бик якын күргән] кардәшләр булдыгыз. Янә сез [кяферлегегез сәбәпле] Ут упкыны ярында чакта, [Мөхәммәдне (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җибәреп] Ул сезне аннан коткарды. Аллаһ аятьләрен сезгә шулай бәян итә, бәлки, сез һидаять табарсыз.
104. Арагызда [дини һәм дөньяви] хәергә [файдалы эшләргә] чакыра, яхшы гамәлләрне [кылуны] әмер итә, начар гамәлләрдән тыя торган җәмәгать булсын. Менә шулар – уңышка ирешүчеләр.
105. [Диндә бергәлек тәэмин итә алган] Ап-ачык дәлилләр килгәннән соң, бүлгәләнгән һәм [тагын да ныграк берләшү урынына Аллаһы Тәгаләнең тәүхиде һәм ярлыкавы хакында] үзара ихтилаф итүчеләр кебек булмагыз. Әнә шулар өчен бик зур газап булачак.
106. Кайбер йөзләр [изгелек тамгасы буларак] агарачак, кайбер йөзләр [кабахәтлек тамгасы буларак] каралачак көнне [онытмагыз]. Йөзләре кап-кара булганнарга килгәндә исә [Аллаһ бөтен җаннарны җыеп: «Минем сезнең Раббыгыз булуыма шаһадәт итәсезме?» – дип соравына: «Әлбәттә, шаһадәт итәбез!» – дип җавап биреп]: «Иманга килүегездән соң кяфер булдыгызмы? Алайса инкяр итүегез өчен [бу] газапны татыгыз!» [дип әйтеләчәк].
107. Әмма йөзләре ап-ак булган кешеләр – Аллаһның рәхмәте эчендә. Алар анда мәңге калачак.
108. [Расүлем!] Бу Аллаһның [сөендерә һәм кисәтә торган] аятьләре ки, аларны Без сиңа хак белән укыйбыз. Аллаһ галәмнәргә золым теләми.
109. Күкләрдәге һәм җирдәге һәммә нәрсә – [хакимлек һәм ия булу җәһәтеннән] Аллаһныкы гына. Бөтен эшләр дә Аллаһка [Аның хөкеменә] кайтарылачак.
110. Кешеләр [мәнфәгатьләрен кайгыртыр] өчен [мәйданга] чыгарылган өммәтләрнең иң яхшысы сез булдыгыз [И, Мөхәммәд өммәте! Аллаһның мәңгелек гыйлемендә дә, Ләүхелмәхфүздә дә бу саклана]. Яхшы гамәлләрне әмер итәсез, начар гамәлләрдән тыясыз һәм Аллаһка ышанасыз. Әһле китап та [сезнең кебек ахыр заман пәйгамбәренә һәм ул китергән дингә] иман китерсә, үзләре өчен [инкяр итеп, кулга төшергән дөньядагы җитәкчелек, югары урыннардан] яхшырак булыр иде. Алар арасыннан [Габдуллаһ ибне Сәлам һәм аның иптәшләре кебек] инанучылар бар[14]. Ләкин аларның күпчелеге – [хак юлдан тайпылган] фасикълар.
111. Рәнҗетүдән тыш [яһүди һәм насаралар тәнкыйть иткән һәм куркыткан кебек], алар сезгә зарар бирмәячәкләр[15]. Әгәр сезнең белән сугышсалар, аркалары белән борылачаклар [тар-мар ителәчәкләр], шуннан аларга ярдәм булмаячак.
112. Аллаһтан [аларга бирелгән] бер яклаудан һәм кешеләрдән [мөселманнардан] бер [ышанычлы] яклаудан башка, кайда гына булсалар да, аларга [яһүдиләргә] түбәнлек [һәм хурлык тамгасы] сугылды. Алар Аллаһның ачуына дучар булдылар һәм [бай булсалар да] аларга ярлылык килде. Бу аларга – Аллаһның аятьләрен инкяр итүләре һәм нахакка пәйгамбәрләрне үтергәннәре өчен. Бу – [Аллаһның әмерләренә] карышулары һәм [харам гамәлләр кылып] чиктән ашканнары өчен.
113. Алар [әһле китап Яклаучыларының бөтенесе дә] бертигез түгел. Әһле китаптан [Габдуллаһ ибне Сәлам һәм Нәҗаши кебек] төннәрен [ястү һәм тәһәҗҗүд намазларында] Аллаһның аятьләрен укый торган һәм сәҗдә кыла торган истикамәтле бер җәмәгать бар.
114. Алар Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышаналар, [иман һәм башка игелекләрдән гыйбарәт] яхшы гамәлләрне әмер итәләр, [көферлектән һәм шәригатьтә хуп күрелмәгән] начар гамәлләрдән тыялар һәм хәергә [яхшы гамәлләр кылуга] ашыгалар. Әнә шулар – [бөек сыйфатларга ия булучылар, яһүдиләр әйткәнчә, начар кешеләрдән түгел, ә киресенчә, Аллаһ хозурында дәрәҗәләре зур] изгеләрдән.
115. Нинди генә изге гамәлләр кылсалар да, аларның [Аллаһ каршында саваплары] берничек тә инкяр ителмәячәк. Аллаһ тәкъвалык ияләрен [аларның ни кылганнарын бик яхшы] белүче.
116. Һичшиксез, кяферләрнең ни маллары, ни балалары Аллаһның хозурында аларны бернәрсәдән дә коткармаячак [һәм Аллаһның рәхмәтеннән аларга бернәрсә дә насыйп булмаячак]. Алар – Ут әһелләре. Алар анда мәңге калачак[16].
117. Шушы дөнья тормышында [горурлык, макталу максаты белән] сарыф иткән нәрсәләре [көферлек һәм гөнаһлар аркасында] үз-үзләренә золым иткән бер кавемнең игене өстенә килгән һәм аны һәлак иткән бик куркыныч бер суык җилгә охшаш. Аллаһ аларга золым итмәде, ләкин алар [кирәк урыннарга бирмичә] үз-үзләренә золым иттеләр.
118. И, иман китерүчеләр! Үзегездән [дин кардәшләрегездән] башка беркемне [кяфер фиркаларны ышанычлы] сердәш итмәгез, чөнки алар [фетнә һәм] бозыклыкта сезгә [карата һәр] мөмкинлекне кулланырлар. Алар [дини һәм дөньяви гамәлләрегездә һәрвакыт] мәшәкатьтә [һәм зарарда] булуыгызны телиләр. Һичшиксез, [сезгә карата булган зур нәфрәт саклау сәбәпле] авызларыннан [чыккан сүзләрендә] ачу-үпкә сизелде. Аларның күкрәкләрендә яшергәне [исә ачык сизелгәннәреннән] тагын да зуррак. Һичшиксез, Без [Аллаһ һәм Аның расүленең дошманнары белән дус булмавагызны белдергән] аятьләрне бәян иткән идек инде. Әгәр сез [дус белән дошманның аермасын уйлап] аңласагыз[17]!
119. Сез [кяферләр белән дуслык корганыгыз өчен] шундый [хаталы] кешеләр ки, [сезнең китабыгызга ышанмасалар да] аларны яратасыз, әмма, сез китапларының бөтенесенә иман китерсәгез дә, алар сезне яратмыйлар. Сезнең белән очрашкан вакытта [ялганлап]: «Без дә иман китердек», – дип әйтәләр. Ялгыз гына калгач исә, [зарар китерә алмаганнарына өзгәләнеп] сезгә ачудан бармак очларын тешлиләр. [Расүлем!] Әйт: «Ачуыгыздан дөмегегез! Һичшиксез, Аллаһ күкрәкләрдә булган нәрсәне белүче».
120. Әгәр сезгә [байлык, ганимәт һәм җиңү кебек] берәр яхшылык тисә, бу аларны борчый. Әгәр сезгә [фәкыйрьлек, җиңелү кебек] берәр начарлык килсә, алар моңа сөенәләр. Әгәр [аларның кимсетүләренә] сабыр итсәгез һәм тәкъвалык ияләреннән булсагыз, [Аллаһның саклавына кергәнегез өчен] аларның хәйләләре сезгә зарар бирә алмас. Һичшиксез, Аллаһ алар кылганнарны гыйлеме белән [һәрьяклап] чорнап алган.
121. [Расүлем!] Менә син, мөэминнәрне сугыш өчен [кирәкле] урыннарга урнаштырырга дип, гаиләңнән [Гайшәнең өеннән] иртән чыгып киттең. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.
122. [И, әнсар!] Бервакыт [Хәзрәҗ кабиләсеннән бәни Сәләмә, Әүс ыруыннан бәни Харисә кебек] арагыздан ике җәмәгать, [монафикълар башлыгы Ибне Үбәйнең өч йөз кеше белән сугыштан качканын күргәч] куркып, кире кайтмакчы булганда, аларның вәлие [һәм ярдәмчесе] – Аллаһ [иде]. Иман китергәннәр Аллаһка гына тәвәккәл кылсыннар.
123. Сез [сан, куәт ягыннан] ким [һәм көчсез] чакта, Аллаһ Бәдердә сезгә ярдәм иткән иде. Аллаһтан куркыгыз [һәм Аның пәйгамбәре белән сугыш мәйданында нык торыгыз], бәлки, [сезгә килгән бу ярдәм нигъмәтенә] шөкер итә алырсыз!
124. Син [Бәдердә] мөэминнәргә: «Раббыгызның өч мең фәрештә иңдереп, ярдәм итүе сезгә җитмиме?» – дия идең.
125. Әйе! [Әлбәттә, бу җитә. Әмма Аллаһ өчен сугышның кыенлыкларына] Сабыр итсәгез һәм [пәйгамбәрнең әмеренә каршы килүдән сакланып] тәкъвалык ияләре булсагыз, һәм алар [мөшрикләр] да сезгә [һич көтмәгәндә] менә хәзер үк [кинәт] һөҗүм итсәләр, Раббыгыз сезгә [үзләре – чалмалар, ә атларының яллары һәм койрыклары ак билгеләр белән] тамгаланган биш мең фәрештә белән ярдәм итәчәк.
126. Аллаһ моны [ярдәмне] сезгә бер сөенче булсын һәм күңелләрегез аның белән тынычлансын, дип кенә кылды. Ярдәм исә – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе Аллаһтан гына.
127. [Аллаһ] Өметләре киселеп кайтсыннар дип, кяферләрнең бер төркемен аерып алыр өчен яки аларны кимсетү өчен [Бәдердә сезгә бу ярдәмне күрсәткән иде].
128. [Расүлем!] Бу эшләр [колларга җәза бирү яки савап бирү кебек әйберләр] сиңа кагылмый. [Аллаһ] Я аларның тәүбәләрен кабул итәр, я аларга җәза бирер, чөнки [мондый хәлдә] алар, һичшиксез, [үзләренә газапны хак иткән] залим кешеләр[18].
129. [Расүлем!] Күкләрдәге һәм җирдәге һәммә нәрсә – Аллаһныкы гына. Ул теләгән кешене ярлыкар, теләгән кешегә газап бирер. Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
130. И, иман китерүчеләр! [Җаһилият дәверендәге кебек] Кат-кат арттырылган риба ашамагыз. Аллаһтан куркыгыз, бәлки, [Ахирәт савабын казанып] уңышка ирешерсез.
131. [И, риба ашаучылар!] Кяферләр өчен әзерләнгән Уттан куркыгыз [һәм рибаны ташлагыз, юкса, аларга ияреп сез дә газапка дучар булачаксыз].
132. Аллаһка һәм Расүленә итагать итегез, бәлки, [Аллаһ тарафыннан] мәрхәмәт ителерсез.
133. Раббыгызның мәгъфирәтенә һәм киңлеге [генә дә] күкләр белән җир [арасы] булган җәннәткә [керергә] омтылыгыз ки, ул тәкъвалык ияләре өчен әзерләнгән.
134. Алар [тәкъвалык ияләре] муллыкта да, тарлыкта да [әмер ителгәнчә] сарыф итәләр, [җәзалау көченә ия булсалар да, үч алмыйча] ачуларын тыялар һәм кешеләрне [аларның кимчелекләрен] гафу итәләр [менә шуңа аларны чиксез җәннәтләр һәм бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләр көтә]. Аллаһ игелек кылучыларны сөя [һәм аларга күп итеп саваплар бирә].
135. Янә алар [тәкъвалык ияләре, зур гөнаһлар кылып] бик кабахәт бернәрсә эшләсә яки [кечерәк гөнаһ кылып] үзләренә золым китерсә, Аллаһны искә төшерәләр дә, [шунда ук үкенә-үкенә тәүбә итеп] гөнаһлары өчен ярлыкау сорыйлар. Гөнаһларны исә Аллаһтан башка кем гафу итә? Һәм алар белә торып гөнаһларын кабатлауда үҗәтлек күрсәтмиләр.
136. [Расүлем!] Әнә шуларның әҗерләре – Раббыларыннан [киләчәк] мәгъфирәт һәм алар мәңге калачак [сарайлары вә агачлары] асларыннан елгалар аккан җәннәтләр [булыр]. [Болай] Гамәл кылучыларның савабы нинди яхшы!
137. Сезгә кадәр ничәмә-ничә сөннәт [һәм үзгәрмәс кануннар килеп] киткән иде. [Кяфер халыклар һәлак булганнан соң, калган хәрабәләрне күреп гыйбрәт алыр өчен] Җирдә гизегез һәм ялганлаучыларның [үкенечле] ахыры нинди булганын карагыз.
138. Бу [Коръәни Кәрим] – кешеләр өчен бәян-аңлатма, тәкъвалык ияләре өчен исә [туры юлны күрсәткән] бер һидаять һәм [өндәүләр, кисәтүләр тулы] бер үгет.
139. [И, мөселманнар! Өхедтә җиңелүегез сәбәпле, җиһадтан] Йомшармагыз һәм [кулдан ычкындырган ганимәтләр өчен дә, югалткан якыннарыгыз өчен дә] көенмәгез. Сез бит – иң өстен кешеләрсез [һәм моннан соң сез катнашкан һәр сугышта җиңүчеләр булачаксыз]. Әгәр мөэминнәр икәнсез[19].
140. Әгәр сезгә [Өхедтә] бер яра тисә, шундый ук бер яра [Бәдер көнендә] ул [кяфер] кавемгә дә тигән иде. Бу көннәрне Без кешеләр арасында алыштырып торабыз [шулай итеп, кайчак җиңү һәм ганимәт малы белән өстен чыгарабыз, кайчак яра һәм җиңелү белән түбән кылабыз]. Һәм дә Аллаһ иман китергәннәрне аеру һәм сездән кайберәүләрегезне шәһитләр итү өчен [сезне һәрвакыт җиңүче итмәде]. Аллаһ залимнәрне сөйми.
141. Янә Аллаһ иман китергәннәрне [җиңелгән очракларында булачак борчылула һәм гөнаһларыннан] арындыру, кяферләрне исә [җиңелгән хәлгә төшереп] һәлак итү өчен [бу җиңү көннәрен кешеләр арасында чиратлап бирә].
142. Әллә сез, Аллаһ [үзенең мәңгелек гыйлеме белән кемнең нәрсә эшләгәнен башта ук белүенә карамастан] арагыздан җиһад кылган һәм сабыр иткән кешеләрне белми торып, [сабыр итмичә һәм җиһад кылмыйча] җәннәткә керербез, дип уйлыйсызмы[20]?
143. Сез [Бәдердә шәһитлек дәрәҗәсенә ирешү мөмкинлеген ычкындырганга күрә] үлем белән очрашканчы, аны [Өхед сугышында шәһит китүне] тели идегез. Инде менә аны күрдегез һәм [кардәшләрегезнең шәһит ителүләренә] карап торасыз[21].
144. [Пәйгамбәремнең үлем хәбәрен алуыгыз сугыштан качуны рөхсәт итми, чөнки] Мөхәммәд бер расүл генә ки, аңа кадәр дә бик күп пәйгамбәрләр [килеп] киткән иде. Әгәр ул үлсә яки үтерелсә, сез кирегә [борылып диннән] кайтачаксызмы әллә? Кем [диннән бизеп] кире [элекке көферлегенә] кайтыр булса, ул Аллаһка бернинди зыян да китермәс. Аллаһ исә [кире качмыйча, нык торып Ислам нигъмәтенә] шөкер кылучыларга әҗер бирәчәк.
145. Аллаһның ихтыяры белән билгеләнгән вакыткача бер генә җан да үлмәс. Кем [мал җыеп] дөнья савабын теләсә, аңа аннан [берникадәр] бирәбез. Кем исә [Ахирәттә дәрәҗә алып, Аллаһның динен күтәрергә һәм] Ахирәт савабын теләсә, аңа да аннан [лаек булганы кадәр] бирәбез. Шөкер итүчеләргә [тиздән] әҗерләрен бирәбез.
146. Ничәмә пәйгамбәр янында Раббыларына [чын күңелдән] бирелгән бик күп кеше сугышкан, алар [пәйгамбәрләре шәһит ителгәч һәм тар-мар ителгәч тә] Аллаһ юлында килгән нәрсә [сынаулар] сәбәпле, күңелләрен төшермәделәр, [пәйгамбәрләреннән соң җиһадта] зәгыйфьлек күрсәтмәделәр һәм [дошманнарына] буйсынмадылар. Аллаһ [кяферләргә каршы җиһадта] сабыр иткән кешеләрне сөя.
147. [Башларына төшкән бу бәлаләргә карата] Аларның сүзе: «И, Раббыбыз! Безнең гөнаһларыбызны һәм эшебездәге [чиктән чыгу һәм] исрафыбызны ярлыка, [сугыш кырында] аяк табаннарыбызны ныгыт һәм кяферләр кавеменә каршы [торырга] безгә ярдәм ит!» – дип әйтү генә булды.
148. Аллаһ аларга һәм [ярдәм, җиңү һәм ганимәт кебек] дөнья савабын, һәм күркәм Ахирәт савабын [мәгъфирәт һәм җәннәтне дә] бирде. Аллаһ игелек кылучыларны сөя.
149. И, иман китерүчеләр! Әгәр сез [тар-мар ителгән чакта монафикъларның: «Мөхәммәд, чыннан да, пәйгамбәр булса, без җиңелмәс идек. Шулай булгач, элекке динегезгә кайтыгыз!» – кебек сүзләрен тыңлап] ул кяфер булганнарга итагать итсәгез, алар сезне кире [көферлеккә] борырлар, шуннан сез [дөньяда вә Ахирәттә] зарар күрүче булырсыз.
150. [Сезнең кяферләргә итагатегез ярый торган эш түгел, чөнки ике җиһанда да алардан бернинди ярдәм дә күрә алмассыз]. Әйе, сезнең яклаучыгыз – Аллаһ кына. Ул – ярдәм итүчеләрнең иң яхшысы.
151. [Илаһлыклары] Хакында һичбер дәлил иңдерелмәгән [потлар кебек] нәрсәләрне Аллаһка шәрик [иш] иткәннәре өчен, ул кяферләрнең күңелләренә курку салачакбыз. Аларның сыеначак урыннары – Ут. Залимнәрнең калачак урыннары [булган җәһәннәм] никадәр дә яман[22]!
152. [И, Өхедтәге җиңелүнең сәбәпләрен сораучылар!] Һичшиксез, Аллаһның ихтыяры белән сез аларны [күпләп үтереп] аңсыз калдырганда, Аллаһ сезгә биргән [ярдәм итү] вәгъдәсендә торды. Ниһаять, Ул сезгә [җиңү һәм ганимәт кебек] сез ярата торган нәрсәне күрсәткәч, [борчуга калып дошманнарыгыздан] курыктыгыз, эш хакында [әмер ителгән урыннарны ташлап китү-китмәү турында] тартыштыгыз һәм [ганимәткә кызыгып, пәйгамбәрнең әмеренә] каршы төштегез [менә шул чакта Ул сездән ярдәмен алды]. Арагыздан дөньяны теләүчеләр дә бар, янә сездән Ахирәтне теләүчеләр дә бар. [Җиңүнең] Соңында Ул сезне [иманда ныклыгыгызны һәм кыенлыкларга карата түземлегегезне] сынау өчен, алардан [дошманнардан] сезне [җиңү якынлашкан вакытта кире] борды [һәм сез качтыгыз]. [И, әмерне тыңламаганнар!] Ул [үкенгәнегезне белгәне өчен] сезне гафу итте. Аллаһ бит иман китерүчеләргә карата фазыйләт [һәм игелек] иясе[23].
153. [Качмыйча, соңгы сафларда] Булганнар арасында калган пәйгамбәр сезне чакырып торганда, сез [борылып карамыйча] беркемне көтеп тормыйча, [сугыш кырыннан] ераклаша идегез. Үз кулыгыздан ычкындырган [җиңү кебек] нәрсәләргә һәм сезгә килгән [яра һәм җиңелү кебек] нәрсәләргә кайгырмавыгыз өчен, Ул [тар-мар ителү һәм яралану сәбәп булган] бер борчу өстенә [Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үлем хәбәре һәм ганимәтне кулдан ычкындыру кебек] икенче борчу белән сезне җәзалады. Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан хәбәрдар.
154. Шушы борчудан соң Ул сезгә тынычлык, [һәм шуның нәтиҗәсе буларак] бер йокымсырау иңдерде, ул сездән бер өлешегезне [шул тынычлык белән] каплады. Нәфесләре борчуга салган [һәм шул сәбәпле җаннары хәсрәткә төшкән] икенче бер төркем исә, Аллаһ турында хаксыз җаһилият чорындагы кебек уйда булып: «[Аллаһ вәгъдә иткән ярдәм һәм җиңү белән бәйле] Бу эштән безгә берәр нәрсә [аз булса да бер насыйп вә өлеш] бармы [икән]?» – дип әйтәләр иде. [Расүлем!] Әйт: «Һичшиксез, [ярдәм һәм җиңү кебек] эш – тулысынча Аллаһныкы. Алар [арасындагы монафикълар синең бу сүзеңне ишеткәч, үзара]: «[Расүлем дәгъвалаган бөтен эшләр Аллаһның һәм дусларының кулында булса һәм ярдәмгә бәйле] бу эштән безгә берәр нәрсә булса, монда үтерелмәс идек», – дип әйтәләр һәм күңелләрендә сиңа ачмаган нәрсәне яшерәләр. [Расүлем!] Әйт: «[Бу сугышка чыкмыйча] Өйләрегездә калган булсагыз да, кемгә үлем тәкъдир ителгән, егылып үләсе урынга [башка бер сәбәп белән] ул үзе үк чыккан булыр [һәм шул ук мизгелдә анда барыбер үләр] иде». Янә Аллаһ күкрәкләрегездә [һәм күңелләрегездә] булганны [ният вә максат, ихлас вә монафикълыкны] сынау өчен һәм йөрәкләрегездә булганны пакьләү өчен [болай эшләде]. Аллаһ – күңелегездә ни барын белүче.
155. [И, мөселманнар!] [Кяфер һәм мөэмин] Ике җәмәгать [Өхедтә бер-берсе белән] очрашкан көнне, шайтан арагыздан артларына [кире] борылган кешеләрне [элегрәк кылган] кайбер [ялгыш] нәрсәләре сәбәпле тайпылдырды. Һичшиксез, Аллаһ [кичерү сорап тәүбә иткәннәре өчен] аларны инде гафу итте[24]. Аллаһ бит – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Гөнаһларны ярлыкаучы.
156. И, иман китерүчеләр! Җирдә [сәүдә эшләре белән] йөргән чакта [үлгән] яки сугышка киткән чакта [дошманнары тарафыннан үтерелгән] кардәшләре хакында: «Безнең янда булсалар, үлмәсләр дә, үтерелмәсләр дә иде», – дип әйткән кяферләр кебек булмагыз. Аллаһ моны аларның күңелләрендә хәсрәт [һәм үкенеч сәбәбе] итәчәк [әмма сезне мондый нәрсәләргә ышанудан һәм мондый сүзләрдән саклаячак]. Аллаһ [теләгәнен] терелтә һәм [теләгәненең] гомерләрен ала. Аллаһ – сезнең ни кылганнарыгызны күреп торучы.
157. Һичшиксез, әгәр сез [дошманнарыгыз тарафыннан] Аллаһ юлында үтерелсәгез, яки [үз үлемегез белән] үлсәгез, [гөнаһларыгыз өчен] Аллаһтан ярлыкау һәм мәрхәмәт аларның [кяферләрнең гомер буйларына] туплаган малларыннан, әлбәттә, яхшырак.
158. Үлсәгез дә, үтерелсәгез дә, һичшиксез, Аллаһка җыелачаксыз.
159. [Расүлем! Өммәтеңә карата сиңа] Аллаһтан [бирелгән кызгану һәм] шәфкать белән син аларга [Өхед сугышында әмереңнән чыкканнарга] йомшак булдың. Әгәр дә дорфа, каты күңелле булсаң, алар синең яннан таралып киткән булырлар иде. Аларны кичер, алар [Миңа карата кылганнары] өчен кичерү сора, [сугыш белән бәйле мәсьәләләрдәге кебек, вәхи килмәгән һәм үзең кирәк дип тапкан] эшләрдә [күңелләрен күтәрү өчен] алар белән киңәш. Әмма [ныклы] карарга килсәң, шунда ук Аллаһка тапшыр. Һичшиксез, Аллаһ [бөтен эшләрдә Аңа] тәвәккәл итүчеләрне сөя.
160. [Бәдердәге кебек] Аллаһ сезгә [һәр җирдә] ярдәм итсә, сезне беркем дә җиңә алмаячак. Әмма [Өхедтәге кебек] Ул сезне ярдәмсез калдырса, Аннан башка сезгә кем ярдәм итә алыр? [Бу хакыйкатьне белгән һәм шул рәвештә] Иман китерүчеләр Аллаһка гына тәвәккәл итсеннәр.
161. [Ганимәт малы кебек әманәтләр мәсьәләсендә һәм җәмәгать малында] Алдашу бер пәйгамбәргә дә ярамый. Кем дә кем [бөтен җәмәгатькә караган табышлардан нәрсәдер урлап] алдаса, Кыямәт көнендә шул алдаган нәрсәсен [аркасында йөк итеп күтәреп] китерәчәк. Шуннан, золым ителмәгән хәлдә, һәрбер җанга кәсеп иткән нәрсәсе [савабы яки җәзасы] төп-төгәл биреләчәк.
162. Аллаһның ризалыгы артыннан ияргән [һәм, аны казану өчен, соң дәрәҗәдә көч-куәт күрсәткән мөһаҗир һәм әнсардан бер] кеше [гөнаһлары аркасында] Аллаһның ачуына ирешкән һәм кайтасы урыны җәһәннәм булган [кяфер һәм монафикъ] кеше кебекмени? Ул урын [булган җәһәннәм] никадәр дә яман!
163. Алар – [һәммә кеше] Аллаһ хозурында [савап һәм газап мәсьәләсендә төрле] дәрәҗә ияләре. Аллаһ – аларның ни кылганнарын [бик яхшы] күреп торучы.
164. Һичшиксез, Аллаһ мөэминнәргә карата мәрхәмәтле булды ки, Ул [фәрештә һәм җеннәрдән түгел, аңлашулары җиңел булсын өчен] үзләреннән [Адәм [галәйһиссәлам] нәселеннән] аларга Аның аятьләрен укыган, аларны [матди һәм рухи кимчелектән] пакьләгән, [бөек] Китап вә хикмәтне [сөннәт һәм хөкемнәрне аңларга] өйрәткән бер пәйгамбәр җибәрде. Хәлбуки, элек алар ап-ачык адашуда иделәр.
165. [Бәдердә дошманыгызның] Башына икеләтә килгән бәла [хәзер Өхедтә] сезнең башыгызга төшкәч: «Кайдан [төште] бу [башыбызга]?» – дидегезме? [Расүлем!] Әйт: «Бу [җиңелү] – сезнең үзегездән. Һичшиксез, Аллаһ – һәрнәрсәгә Кодрәтле».
166. [Мөэмин һәм кяфер] Ике җәмәгать [Өхедтә кара-каршы] очрашкан көнне сезнең башыгызга төшкән нәрсә [җиңелү һәм хур булу очраклы булмады, киресенчә], мөэминнәр [һәркемгә] билгеле булсын өчен, Аллаһның теләге [гыйлеме һәм тәкъдире] белән генә [килде].
167. Һәм дә [Габдуллаһ ибне Үбәй һәм аңа ияреп] монафикълык кылганнар [уртага чыгарылып, һәркемгә] билгеле булсын өчен. Аларга [монафикъларга]: «Килегез, Аллаһ юлында сугышыгыз яисә [җаннарыгыз һәм малларыгызны уйлап] сакланыгыз!» – дип әйтелгәч, алар: «Әгәр [оста итеп] сугыша белсәк, әлбәттә, сезгә иярер идек», – дигән иделәр. Алар ул [сүзләрен әйткән] көнне иманга караганда кяфергә якынрак иделәр. [Иман дип] Телләре белән күңелләрендә булмаганны сөйлиләр иде. Аллаһ исә аларның эчләрендә яшергәннәрен [монафикълыкларын] бик яхшы белә.
168. [Расүлем!] Үзләре [сугышка чыкмыйча, өйләрендә] калып, [Өхедтә шәһит киткән кан] кардәшләре хакында: «Әгәр [сугышка бармау мәсьәләсендә] безне тыңласалар, үтерелмәгән булырлар иде!» – дип әйтүчеләргә әйт: «Әгәр сез [үз фикерегездә] хаклы булсагыз, үлемне үз җаннарыгыздан ераклаштырыгыз [да нәтиҗәсен күрик]!»
169. [Расүлем!] Аллаһ юлында үтерелгәннәрне үлеләр дип санама. Юк, алар – тере, Раббылары хозурында ризыкланалар.
170. Аллаһның Үз фазылыннан аларга биргән [шәһитлек шәрәфе, мәңгелек тормыш һәм] җәннәтләренә сөенеп. Һәм [яуда шәһит булып үлмичә] үзләреннән соң калган, әле аларга кушылмаган кешеләргә бернинди курку да булмаганына, аларның хәсрәт тә чикмәячәгенә шатланалар.
171. Алар [гамәлләре бәрабәренә] Аллаһтан [алачак] нигъмәт вә [Аны күрү кебек өстен бер] фазыйләткә һәм дә Аллаһның мөэминнәр әҗерен юк итмәячәгенә шатланалар[25].
172. [Өхед көнендә тар-мар ителеп] Яра алганнан соң да [кабат мөшрикләр белән сугышка чакырылган чакта] Аллаһның һәм пәйгамбәрнең чакыруын кабул итүчеләр [өчен савабы кимемәс]. Аларның игелек кылганнары һәм тәкъвалык иясе булганнарына [Ахирәттә] бик зур әҗер бар[26].
173. [Мөэминнәргә очраган] Инсаннар аларга: «Ул [дошманнарыгыз булган] кешеләр сезгә каршы [көч һәм гаскәр] туплады. Алардан куркыгыз!» – дигәч, бу [сүз] аларның иманнарын арттыра гына төште һәм алар: «Аллаһ безгә җитә, Ул [бөтен эшләр тапшырыла торган] нинди яхшы Яклаучы!» – дип әйткән иделәр.
174. [Ахырда] Алар [Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әмерен тотып, дошманнарга каршы чыкты һәм, мөшрикләр дә куркып килә алмагач] Аллаһның нигъмәте вә фазыйләте белән [Бәдердән] кире [Мәдинәгә] кайттылар һәм аларга [үлем яки хурлык кебек] һичбер яманлык тимәде. Шул рәвешчә Аллаһның ризалыгына ияргән булдылар. Һичшиксез, Аллаһ – чиксез фазыйләт [һәм игелек] Иясе.
175. Менә бу – шайтан, ул [монафикъ] дусларын гына куркыта иде. Әгәр [чыннан да] иман китерүчеләр булсагыз, алардан курыкмагыз, Миннән куркыгыз.
176. [Расүлем!] Көферлектә узышучылар [һәм аларның сиңа каршы берләшү куркынычы] сине борчымасын, чөнки алар Аллаһка [вә Аның дусларына] бернәрсә белән дә зарар итә алмаслар. [Алар шундый бозык бәндәләр ки, иң зур мәрхәмәткә ия булган] Аллаһ аларга Ахирәттә [саваптан] бер өлеш тә бирергә теләми. Алар өчен бик зур газап булачак.
177. Һичшиксез, иманны биреп, көферлекне сатып алучылар [мөртәдләр һәм монафикълар көферлеккә кайту белән] Аллаһка берни белән дә зарар китермәсләр. [Инкярны айлаулары аркасында] Алар өчен тилмерткеч бер газап булачак.
178. Кяферләр Безнең аларга биргән кичектерүне үзләре өчен бер дә игелек дип уйламасыннар. Без гөнаһларын арттырыр өчен генә, аларга [озын гомер һәм] кичектерү бирәбез. Аларга мәсхәрәле газап булачак.
179. [И, Расүлем чорында яшәгән мөселманнар һәм монафикълар!] Аллаһ мөэминнәрне сезнең хәзерге хәлегездә калдырмаячак, ахырда Ул [ихлас мөселманнар гына үтә алган сынаулар белән] пычракны пакьтән аерачак. Әмма Аллаһ сезгә [бер-берегезнең күңелләрендә булган көферлек һәм иман белән бәйле] гаибне дә белдермәячәк. Ләкин Аллаһ [гайбкә бәйле кайбер мәсьәләләрне белдерер өчен] Үзенең расүлләреннән теләгәнен сайлап ала. Шулай булгач, сез Аллаһка һәм Аның пәйгамбәрләренә [чын күңелдән] иман китерегез. Әгәр [ихластан] иман китереп, тәкъвалык ияләре булсагыз, сезнең өчен дә зур бер әҗер бар.
180. Аллаһның фазылыннан бирелгән нәрсәдә [зәкят һәм садакага каршы булып] саранлык күрсәтүчеләр моны үзләре өчен яхшырак дип санамасын. Киресенчә, бу алар өчен начаррак. Саранланып кызганган нәрсәләре Кыямәт көнендә [елан кебек] аларның муеннарына уралачак. Күкләрнең һәм җирнең мирасы – Аллаһныкы гына. Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан хәбәрдар.
181. Аллаһ: «Аллаһ – ярлы бит, без исә – байлар», – дип әйтүчеләрнең [яһүдиләрнең] сүзен ишетте. Без аларның әйткәннәрен дә, [моңарчы] нахакка пәйгамбәрләрне үтергәннәрен дә [гамәл дәфтәренә] язачакбыз һәм [аларга]: «Көйдерә торган газапны татыгыз», – дип әйтәчәкбез.
182. Бу [газап] – кулларыгыз [элек] эшләгән [көферлек һәм пәйгамбәрләрне үтерү кебек] нәрсәләр өчен. Һичшиксез, Аллаһ колларына [гаделсезлек белән газап биреп] золым итүче түгел.
183. Алар [Аллаһы Тәгалә хакында мондый килбәтсез сүзләр чыгарган Кәгеб ибне Әшрәф һәм Малик ибне Сайф кебек яһүдиләр]: «Һичшиксез, [Тәүратта] Аллаһ, үзен ут ашаячак корбанны китергәнчегә кадәр, илчегә иман итмәскә [дигән] вәгъдә алды», – дип әйттеләр. [Расүлем!] Әйт: «Миннән алда сезгә [бу корбаннан тыш] ап-ачык дәлилләр белән дә, [шушы корбан могҗизасы турында] сез әйткән нәрсәләр белән дә [әллә никадәр] пәйгамбәрләр килгән иде инде. Әгәр сез [«Бу могҗизаны күрмичә, без сиңа ышанмыйбыз», – дигән сүзегездә] хаклы булсагыз, ни өчен соң аларны үтердегез [ни өчен аларга иман китермәдегез]?»
184. [Расүлем!] Әгәр алар [яһүди һәм мөшрикләр] сине ялганчыга чыгарсалар, [бу сине борчымасын, чөнки] синнән алда [өммәтләренә] ап-ачык могҗизалар, [Ибраһимның [галәйһиссәлам] сәхифәләре кебек бернинди хөкем куймаган, фәкать вәгазь-нәсыйхәттән генә торган] зәбүрләр һәм [шәригать хөкемнәрен куйган] нурландыргыч китаплар китергән расүлләрне дә ялганчы дип санадылар.
185. Һәрбер җан үлемне татыячак. [Инкяр итүчеләр үлемнән соң җәзасыз калмаячак]. Әҗерләрегез сезгә [каберләрегездән кубарылганнан соң] Кыямәт көнендә генә тулысынча биреләчәк. [Шулвакыт] Кем дә кем Уттан ераклаштырыла һәм җәннәткә кертелә, һичшиксез, ул котылган булыр. Дөнья тормышы [һәм аның ләззәт, ялтыравыклары] исә – алданып [шул ләззәтләрдән] файдалана торган нәрсә.
186. Сез, һичшиксез, малларыгыз һәм җаннарыгыз белән сыналачаксыз. Сездән алда китап бирелгәннәрдән [насаралар һәм яһүдиләрдән] дә, ширек кылучы кешеләрдән дә бик күп яман сүз ишетәчәксез. Әгәр [аларның мыскыл итүләренә] сабыр итсәгез һәм [Аллаһы Тәгаләнең әмеренә каршы төшүдән куркып] тәкъвалык ияләре булсагыз, һичшиксез, бу [сабырлык һәм тәкъвалык] – ныклык күрсәтелергә кирәкле эшләрдән.
187. Үз вакытында Аллаһ: «Аны, [китапларыгыздагы бөтен нәрсәне, аеруча Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) пәйгамбәрлегенә кагылган мәгълүматны] һичшиксез, ачык итеп аңлатачаксыз һәм аны яшермәячәксез», – дип, китап бирелгәннәрдән [яһүди һәм насаралар арасындагы галимнәрдән, антлар белән ныгытылган катгый] сүз алган иде. Алар исә [сүзләрендә торасы урында] аны аркалары артына ташладылар һәм аны арзан бәягә сатып алдылар. [Аллаһка биргән сүзне бозу бәрабәренә] Сатып алган [дөньялык] нәрсәләре никадәр яман[27]!
188. [Расүлем!] Кылган [яман] нәрсәләренә куанган, кылмаган [яхшы] нәрсәләре өчен макталуны ярата торган кешеләрне газаптан котыла алырлык җирдә, дип уйлама. Алар өчен тилмерткеч бер газап булачак.
189. [Бар итү, юк итү, терелтү, җан алу, газап бирү һәм савап бирү кебек бөтен мәсьәлә дә] Күкләрнең һәм җирнең милке – Аллаһныкы гына. Аллаһ – һәрнәрсәгә Кодрәтле.
190. Һичшиксез, күкләрнең һәм җирнең [юктан] яралтылуында [һәм аларда булган билгеләрдә], төн белән көннең бер-берсен алыштыруында [сәламәт] акыл ияләре өчен билгеләр бар [ки, аларның һәрберсе Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген, гыйлем һәм кодрәтенең камиллеген күрсәтеп тора].
191. Алар [акыл ияләре] аякта торганда да, утырган килеш тә, янтыкларында килеш тә Аллаһны зикер итәләр һәм күкләр белән җирнең яратылышы турында фикерлиләр: «И, Раббыбыз! Син моны юкка яралтмадың. Син [юкка нәрсә дә булса яралтудан һәм юк-бар белән шөгыльләнүдән] пакьсең! Безне Ут газабыннан сакла!
192. И, Раббыбыз! Һичшиксез, Син кемне утка кертсәң, ул [хурлыкка дучар булганы өчен] мәсхәрәгә калачак. [Инкяр иткән] Залимнәргә [Аллаһы Тәгаләнең газабыннан коткара алырлык] ярдәмчеләр юк.
193. И, Раббыбыз! Һичшиксез, без: «Раббыгызга иман китерегез!» – дип иманга чакырган [Расүлем һәм Коръән кебек] чакыручыны ишеттек һәм [аңа шунда ук] ышандык. Раббыбыз! Безнең [зур] гөнаһларыбызны ярлыка, [кече гөнаһларыбызны һәм башка] кабахәт эшләребезне юкка чыгар һәм безне [пәйгамбәрләр, тәкъвалар, шәһитләр һәм әүлияләр кебек] изге коллар белән берлектә вафат кыл [һәм терелт].
194. И, Раббыбыз! Безгә пәйгамбәрләрең аша вәгъдә иткән нәрсәңне [савап һәм ярдәмеңне] бир. Безне Кыямәт көнендә хурлыкка төшермә. Һичшиксез, Син [беркайчан да мөэминнәргә савап бирү һәм догаларын кабул итү турында биргән] вәгъдәңне бозмыйсың».
195. Раббылары исә [бу теләкләрен үтәргә вәгъдә биреп] аларга җавап бирде ки: «Һичшиксез, Мин, ир кешеме ул, хатын-кызмы – арагыздан гамәл кылучы һичкемнең гамәлен юк итмәячәкмен. [Болай да] Сезнең берләрегез икенчеләрегездән [туа, бигрәк тә Ислам кардәшлеге ягыннан да арагызда гомуми бер бәйләнеш бар, шуңа күрә савап мәсьәләсендә сезне бер-берегездән аермыйм]». [Дин өчен ватаннарыннан һәм якыннарыннан] Һиҗрәт кылган, [туып-үскән] йортларыннан куылган, [тиргәлеп, кыйналып һәм маллары таланып] Минем юлымда интегүләргә дучар ителгән, [кяферләргә каршы] сугышкан һәм [җиһад юлында шәһит буларак] үтерелгән кешеләр – [олуг гөнаһлардан сакланган булсалар] Мин аларның начар эшләрен [кече гөнаһларын], һичшиксез, яшерермен [һәм мәгъфирәт итәрмен, йөрәкләреннән хәтта эзләрен дә сөртеп алырмын, алар урынына саваплар урнаштырырмын], Аллаһ хозурында әҗер итеп аларны [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар агып торган җәннәтләргә кертәчәкмен. Савапларның иң яхшысы исә – Аллаһта.
196. [И, Мөхәммәд өммәтеннән булу шәрәфенә ирешкән кеше!] Кяфер булган кешеләрнең [күп мөмкинлекләргә ия булып, иминлек һәм байлык эчендә] шәһәрләрдә йөрүләре сине алдамасын.
197. [Аларның Ахирәттә мәхрүм ителәчәк бу мөмкинлекләре мөэминнәр өчен әзерләнгән нигъмәтләргә нисбәтле] Бик аз файдаланырлык нәрсә. Соңыннан сыеначак урыннары – җәһәннәм. Ул – нинди яман түшәк[28]!
198. Ләкин Раббыларыннан курыккан кешеләр өчен, Аллаһтан сый-хөрмәт буларак, [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар агып торган җәннәтләр бар. Алар анда мәңге калачак. Аллаһ хозурында булганнар [чиксез-хисапсыз бүләкләр] исә [иман китереп, яхшылык кылган] игелекле коллар өчен яхшырак.
199. Һичшиксез, әһле китап арасында шундыйлары бар ки, [сездән куркып түгел, ә] Аллаһка карата [тирән ихтирам тойганнары өчен] түбәнчелекле [хошуг ияләре] буларак Аллаһка да, сезгә иңдерелгәнгә [Коръәнгә] дә, үзләренә иңдерелгәнгә [Тәүрат белән Инҗилгә] дә иман итәләр. Алар Аллаһның аятьләрен [яшереп] юк бәягә сатып алмыйлар. Әнә шулар өчен – Раббылары хозурында әҗерләре. Һичшиксез, Аллаһ хисапны бик тиз тота.
200. И, иман китерүчеләр! Сабыр итегез, [Аллаһ дошманнары белән җиһад кылып] сабырлыкта ярышыгыз, атларыгызны бәйдә тотып, чикләрне саклагыз һәм Аллаһтан куркыгыз, бәлки, уңышка ирешерсез.
[1] Бәдер сугышында Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәхабәләре өч йөз унөч кеше – җитмеш җидесе мөһаҗирләрдән, ике йөз уналтысы әнсардан була. Мөһаҗирләрнең байракчысы – Гали ибне Әбү Талиб (радыйаллаһу ганһ), әнсарның байракчысы исә Сәгъд ибне Губадә була. Мәккә мөшрикләренең саны тугыз йөз иллегә җитә. Бәдер сугышы Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һиҗрәттән соң катнашкан беренче зур әһәмияткә ия вакыйга була. Ул бу сугыш вакытында бик күп могҗиза күрсәтә ки, әлеге аяте кәримәдә дә шуларның берсе телгә алына.
[2] Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Исламның дөреслегенә, Гозәер һәм Гайсәнең (галәйһимәссәлам) Аллаһның колы булганына ышану кебек игътикади мәсьәләләрдә бер фикергә килә алмаганнар. Кайсы Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Исламны бөтенләй инкяр иткән, кайсы гарәпләрдән булганы өчен кабул иткән, кайсы Гайсә һәм Гозәерне (галәйһимәссәлам) Аллаһның колы вә расүле буларак күргән, кайсы исә улы дип кабул итеп кяфер булган.
[3] Аяте кәримәдәге «Ибраһим гаиләсе» – Ибраһимның (галәйһиссәләм) уллары булган Исмәгыйль һәм Исхак (галәйһимәссәләм) белән Исмәгыйльнең (галәйһиссәләм) нәселеннән чыккан Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Исхакның (галәйһиссәләм) нәселе Ягъкуб (галәйһиссәләм) һәм аның оныкларыннан таралган меңнәрчә бәни Исраил пәйгамбәрләре дигән сүз.«Гыймран гаиләсе» хакында ике караш бар: кайберәүләрнең фикеренчә, Йасһур улы Гыймранның уллары булган Муса һәм Һарун (галәйһимәссәләм) күз уңында тотылган, кайберәүләр исә монда Масан улы Гыймранның кызы Мәрьям һәм аның улы Гайсә (галәйһиссәләм) турында сүз бара, дип исәпли.
[4] Аяте кәримәдә килгән «Мин сине вафат иттерүче» җөмләсенә нигезләнеп, хәзерге вакытта Гайсәнең (галәйһиссәлам) вафат булганын, шул сәбәпле, Кыямәт якынлашкач, аның дөньяга җибәрелмәячәген әйтүчеләр башка бик күп аяте кәримәләргә һәм хәдис-шәрифләргә каршы килгән. Шуңа күрә дә әһле Сөннәткә хилафлык иткән ялгыш фикердә торалар, чөнки әһле Сөннәт голәмәсе монда телгә алынган «тәүәффи» сүзен халык телендә таралган «үтерү» мәгънәсендә түгел, сүзлекләрдә теркәлгән «тулысынча алу» мәгънәсендә тәфсир кылганнар. Бу сүздән соң килгән «сине Үзем күтәргән урынга күтәрәчәкмен» сүзтезмәсе дә моның үлгән башка мөбарәк кешеләрнең рухлары күккә ашырылуы кебек рухи бер күтәрелү мәгънәсендә булмыйча, кешенең тәне һәм җаны белән тере килеш күккә күтәрелүе мәгънәсендә булганына ишарә ясый. Голәмәнең бу мәсьәләдә бер-берсеннән аерыла торган җаваплары булса да, Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән Табәри һәм Куртуби (рәхимәһумаллаһ) тарафыннан да хуп күрелгән иң ышанычлы фикер исә: Гайсә (галәйһиссәлам) һич үлемне татымыйча һәм йоклатылмыйча, тере һәм уяу хәлдә Аллаһ тарафыннан күккә күтәрелгән. (Бәйдави, Нәсәфи, Алуси, Хазин)
[5] Кяферләргә Ахирәттә биреләчәк каты газапның төрле-төрле җәһәннәм газапларыннан гыйбарәт булганы һәркемгә мәгълүм булып, аларның дөньяда күрәчәк газаплары берничә төрле тәфсир кылына: А) Ислам диненә керү яки җизья салымы түләү күләмен кабул итмичә, сугыш юлын сайлаганнарның кылычтан уздырылуы яки хурлык-кимсетүләргә дучар ителүе; Ә) җизья салымын түләүне кабул иткәннәрнең исә җизьягә багланып, түбәнсетүле тормышка хөкем ителүе.
[6] Кайбер ялгыш фикер ияләренең бу аяте кәримәне дәгъваларына дәлил итеп күрсәтүләре, я аның тәфсирен аңлап бетерергә белемнәре җитешмәүдән, я инде ниндидер мәнфәгатьләр сәбәпле, (иманнарын сату нәтиҗәсендә), мәгънәсен максатчан үзгәртергә маташуларыннан булса кирәк. Хәлбуки, хәзерге вакытта хаклыкны табар өчен, кирәкле эзләнү-тикшеренү мөмкинлекләре шактый күп булса да, мондый игътикади бер мәсьәләдә гыйлем җитешмәү сылтау була алмый. Иң элек шуны ачыклыйк, бу аяте кәримәдә китап әһеленең мөселманнар белән уртак бер сүзгә чакырылулары аларның бу сүздән ерагайганнарын, мөселманнарның исә шушы юлда булганлыкларын белдерә. Шуңа күрә бу җөмлә Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әһле китапны үзе тоткан һәм туры юл булган Исламга дәгъват итүеннән башка ниндидер мәгънәләр белдерми. Мисал өчен, Коръәни Кәримне аңлатып бирү вазифасы өстенә йөкләнгән Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Рум императоры Геракл кебек әһле китап хөкемдарына Ислам диненә керергә чакырып җибәргән хатында: «Исламга кер, котылырсың. Аллаһ сиңа әҗер вә савапларны ике мәртәбә арттырып бирсен. Әгәр дәгъватымны кабул итмәсәң, сиңа буйсынган бөтен халыкның гөнаһы өстеңә йөкләнәчәк!» (Бохари, Бәд-ә әл-вәхи, 1, № 7, 1/9) – дип әйткәннән соң, менә әлеге аяте кәримәне яздырган, бу инде әһле китапны дәгъват итә торган сүзнең Ислам булуы турында тартышырга, бәхәсләшергә урын калдырмаслык дәлил.
[7] Башта сезнең дингә ияреп, соңыннан мөселман булганнардан башкаларга ышанганыгызны белдереп, аны диненнән чыгару өчен маташмагыз, чөнки аларның диннәреннән кайтулары өметсез булып, башта сезнең диндә булган кешеләрне кире кайтару өметлерәк һәм мөһимрәк.
[8] Раббани – үзләрен Аллаһка тапшырган үрнәк кешеләр. Бу аяте кәримәдән аңлашылганча, гыйлем өйрәтү һәм дәрес бирү өчен, кеше раббани булырга тиеш. Димәк, раббани булудан башка бер максат белән белем алып, аны өйрәткән кешеләрнең гыйлемнәре әрәмгә һәм тырышлыклары бушка чыга. Шуңа күрә гыйлем туплау мәсьәләсендә соң дәрәҗәдә тырышлык күрсәтеп, соңыннан аның белән гамәл кылмаган кеше яхшы бер агач утырткан һәм шуңа карап юанган, әмма җимешләреннән һич файдалана алмаган кеше кебек.
[9] Аяте кәримәнең мәгънәсе хакында мөфәссирләр арасында фикер каршылыгы килеп туган. Аларның кайберәүләре Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иман китерүгә бәйле бу вәгъдәнең, чынлыкта, пәйгамбәрләрдән түгел, ә аларның өммәтләреннән алынганын әйтсәләр дә, Галидән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән «Аллаһы Тәгалә Адәмнән (галәйһиссәлам) һәм аңардан соң җибәрелгән һәр пәйгамбәрдән: «Әгәр син яшәгән вакытта Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җибәрелсә, аңа иман китерергә һәм ярдәм итәргә тиешсең, өммәтеңнән дә бу вәгъдәне алырга тиешсең!» – дигән катгый сүз алынган, шәкелендәге хәбәргә карасак, бу аятьнең мәгънәсе ачыклана төшә. (Табәри, Җамигъ әл-бәян, № 7327, 3/330) Аллаһы Тәгалә башка пәйгамбәрләрнең Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) яшәгән чорга ирешмәячәкләрен белүенә карамастан, алардан мондый бер сүз алуы Аның әнбия арасында Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) гына булган аерым мөнәсәбәтен, олылавын һәм хөрмәтен күрсәтә. Бу килешүнең бөтен илаһи китапларда теркәлүе исә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белгән әһле китапның иманын тәэмин итәр өчен була. Шуңа күрә Аллаһның дуслары: «Тулы мәгънәдә пәйгамбәр, хакыйкый мәгънәдә расүл һәм мөстәкыйль шәригать иясе бары тик Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кына. Аңардан тыш булган нәбиләр исә аңа иярүчеләр хөкемендә» дип әйткәннәр. (Алуси)
[10] Ислам сүзе тәүхид һәм инкыйяд, ягъни Аллаһы Тәгаләнең берлеген кабул итеп, Аның җибәргән пәйгамбәренә итагать итү мәгънәсендә булганлыктан, һәрбер пәйгамбәрнең дине Ислам булса да, биредә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) алып килгән шәригать күз уңында тотыла. Шуңа күрә мондагы мәгънә түбәндәге шәкелгә туры килә: «Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җибәрелгәннән соң, кем дә кем аның шәригатеннән башка юл эзләргә керешсә, бу юл аны Аллаһның ризалыгына, асылда, китермәячәк, ул гына да түгел, бу юл аны җәһәннәм газабына төшерәчәк». Тәфсирләрдә башка мәгънәләр бирелсә дә, бүгенге көндә безне кызыксындырган мәгънә менә шушы.
[11] Бу аяте кәримә диннән чыгып, Мәдинәдән Мәккәгә качкан унике кеше хакында иңгән. Бу кяфер булучылар арасыннан Харис ибне Сүвәйд әл-Әнсари кылган эшенә үкенеп, гаиләсенә: «Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сорагыз, минем тәүбәм кабул булырмы?» – дип хат яза. Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) уңай җавабы килгәч, ул тәүбә итә. Алда киләчәк 89 нчы аяте кәримә – шуның кебекләр турында. Аның иптәшләре исә: «Без тора алган кадәр Мәккәдә кяфер буларак калыйк, кайтырга теләгән чагыбызда, Харис хакында иңгән кебек, безнең хакта да ни булса да иңәр»,– дип, адашкан юлларында кала бирәләр. 90 нчы аяте кәримә менә шуларның аянычлы хәлләрен ачыклый.
[12] Бу аяте кәримә «Ниса» сүрәсенең 160 нчы һәм «Әнгам» сүрәсенең 146 нчы аять кәримәләрендә бәян ителгән хакыйкатьләрнең яһүдиләр тарафыннан инкяр ителүенә иңгән булган. Аллаһы Тәгалә ул аяте кәримәләрдә Исраил улларына, гөнаһлары сәбәпле, тырнаклы, тояклы хайваннар һәм эчке майлар кебек күп кенә нәрсәләрне харам кылганын бәян иткәч, яһүдиләр: «Бу ризыклар безнең гөнаһларыбыз аркасында харам ителмәде, алар Тәүраттан алдагы пәйгамбәрләргә дә харам иде», – дип әйтеп, гөнаһлылыкта гаепләнүдән акланырга маташалар. Шуннан Аллаһы Тәгалә: «Тәүрат иңгәнче, Исраил улларына моның кебек тыюлар куелмаган иде. Ягъкуб кына (галәйһиссәлам) бер чирдән шифа тапкан очракта иң яраткан ашамлыгы һәм эчемлеге булган дөя итен һәм дөя сөтен үз-үзенә харам кылган иде», – дип әйтеп, аларның ялганнарын ачып салды һәм шул рәвешчә Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларга каршы төшәргә әмер итте. Ләкин алар Тәүратны алып килеп, дәгъваларын исбат итәргә батырчылык итә алмыйлар. Табигый инде, укый-яза белмәгән өмми бер затның Тәүрат әһеле тарафыннан яшерелгән бу хакыйкатьне китапларында булганча ачып салуы аның хак пәйгамбәр булуына ап-ачык бер дәлил була.
[13] Мәдинә халкының күпчелеген тәшкил иткән Әүс һәм Хәзрәҗ кабиләләре арасында йөз дә егерме елга сузылган күптәнге дошманлык һәм бәрелешләр була. Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һиҗрәте белән Ислам шәрәфенә ирешкән бу кешеләр бөтен дошманлыкларны бер читкә ташлап кардәш булалар. Берникадәр вакыттан соң беркөн бу ике кабиләнең ике кешесе, үз кабиләләреннән чыккан кайбер дәрәҗәле сәхабәләрнең сыйфатларын санап, бер-берләренә мактанышалар һәм сүз иярә сүз чыгып, берсен-берсе өстенрәк чыгара башлый. Мөселманнарга карата бик зур дошманлык хисләре кичерә торган карт кына бер яһүди, бу форсаттан файдаланып, янында утырган яшь кенә бер егеткә: «Бар, шуларның яннарына барып утыр да элекке дошманлыкларын исләренә төшерәчәк шушы шигырьне үзләренә укы!» – дип, аңа җаһилият дәверендә узган сугышларда җиңгән тарафны данлап язылган шигырьләрне укырга куша. Шулай итеп, бер-берләренә карата ачулана башлаган бу кешеләр, үз кабиләләренә дә хәбәр итеп, эшне зурга җибәрәләр һәм, нәтиҗәдә, ике зур кабилә коралланып, бер-берсе каршына киләләр. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бу хәлдән хәбәр алыр-алмас алар янына ашыга, киеренкелекне тәмам юк итә, эшне җайга сала. Менә 100-103 нче аяте кәримәләр бу вакыйга сәбәпле иңгәннәр.
[14] Аяте кәримәдә әйтелгән иң яхшы өммәт булу сыйфаты вәхинең иңүенә шаһит булган мөэминнәргә, аеруча Ибне Мәсгуд, Гаммар ибне Йасир, Үбәй ибне Кәгъб һәм Мүгаз ибне Җәбәлгә (радыйаллаһу ганһүм) карата белдерелсә дә, Гомәрнең (радыйаллаһу ганһ): «И кешеләр! Кем дә кем бу макталган өммәттән булырга теләсә, Аллаһы Тәгаләнең биредә әйтелгән шартларын үтәсен!» – дигән сүзе бу сыйфатның бөтен өммәткә карата булганын күрсәтә.
[15] Бу аяте кәримә Кәгъб ибне Әшрәф һәм Ибне Сурийа кебек яһүди лидерларының араларыннан Ислам динен сайлаган Габдуллаһ ибне Сәлам һәм аның иптәшләрен куркытуларына карата иңә һәм аларга бу кысуларның сүздән үтмичә, эшкә барып җитмәячәген белдерә.
[16] Бу аяте кәримә мал һәм балалар белән горурланып: «Без бит бик күп мал ияләре, балаларыбыз да күп, шуңа күрә без газапка дучар ителмәячәкбез», – дип әйткән яһүдиләр һәм мөшрик гарәпләр, шулай ук, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дошманлык өчен, бик күп мал казанып, шуны сарыф иткән башка кяферләр хакында иңгән булган.
[17] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, кайбер мөселманнар җаһилият дәверендә араларында булган күршелек һәм ант итешү аркасында яһүдиләр белән мөнәсәбәтләрен элеккечә дәвам иттергәннәр. Аллаһы Тәгалә алар хакында шушы аяте кәримәне иңдереп, үз диннәрендә булмаган кешеләр белән яшерен дус булуларын тыя. Аяте кәримәнең Мәдинә әһеле арасындагы монафикълар хакында иңдерелгәне дә риваять ителә ки, шул рәвешле мөэминнәр алар белән дуслык корудан тыела.
[18] Бу аяте кәримәне яхшырак аңлар өчен, бик күп чыганакларда риваять ителгән иңү сәбәпләренә мөрәҗәгать итик. Өхед көнендә мөшрикләр тарафыннан Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) уң як аскы бер азау теше төшерелә һәм мөбарәк йөзе яралана. Кан төкерә-төкерә ул: «Пәйгамбәрләренә болай эшләгән бер кавем ничек уңышка ирешсен?!» – дип әйтә. Менә бу аятьнең иңүе белән аларның уңышка ирешү-ирешмәүләре пәйгамбәр өстендә булмыйча, Аллаһы Тәгаләнең эше булганы белдерелә. Ибне Гомәрдән (радыйаллаһу ганһума) риваять ителгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Өхед сугышы көнендә мөшрикләр сафында булган кайбер кешеләргә ләгънәт укый. Шуннан бу аяте кәримә иңеп, аңа бәддоганы туктату таләп ителә һәм, ахыр чиктә, мөшрикләр ягында сугышканнарның һәммәсенә иман насыйп була. Янә Өхед көнендә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), кяферләрнең үзенең дәү абыйсы Хәмзәгә (радыйаллаһу ганһ) һәм сәхабәләргә ни кылганнарын күреп: «Ант итәмен ки, әгәр Аллаһ безгә тагын боларны җиңәргә насыйп итсә, аларны гарәпләрнең һичбере дә күрмәгән җәза-җәфалауларга тартачакбыз!» – дип әйткәч, бу аяте кәримә иңеп, аны бу эштән тыя. Ибне Мәсгуднең (радыйаллаһу ганһ) риваятенә күрә, ул көнне сәхабәләр тар-мар ителгәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) качып китүчеләргә бәддога кылырга теләгән чакта, әлеге аяте кәримә белән бу эшеннән туктатыла һәм аңа аларның тәүбәләре кабул ителәчәге белдерелә.
[19] Бу аяте кәримәдә телгә алынган өстенлек матди һәм рухи буларак ике төрле тәфсир кылына: А. Мөшрикләрнең адашкан юлда булулары, сугышлары – шайтан өчен һәм үлеләре җәһәннәм утына керәчәкләре, мөэминнәрнең хак юлда булулары, җиһадларының Аллаһ өчен һәм үлеләренең җәннәтле булуы рухи-мәгънәви өстенлек итеп аңлатылган. Ә. Куртуби (рәхимәһуллаһ) фикеренчә, «Бу аяте кәримә иңгәннән соң, сәхабәләр, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) чорында нинди генә сугышка чыксалар да, һичшиксез, җиңү яулый торган булалар. Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) вафатыннан соң бер генә сәхабә булса да булган бер генә гаскәр дә җиңелмәгән» рәвешендәге бәян исә, күзгә күренә торган өстенлекне белдерә (Алуси).
[20] Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәсе белән: «Сез Аллаһ юлында үтерелгән, малларын һәм дәрәҗәләрен сөенә-сөенә фида кылган, алган бик күп яралары һәм авыртулар ачысына чыдаган һәм дошманнарының җәфалауларына сабыр иткән кешеләрнең юлын үтми торып, җәннәткә керербез, дип уйлыйсызмы әллә», – дип әйтә һәм шулай итеп, Өхед көнендә җиңелеп качучыларга шелтә белдерә.
[21] Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Бәдергә бик тиз арада җыенып чыкканы өчен, анда сугыш-мазар булыр дип уйламаганлыктан, ул сугышта катнашу шәрәфен кулдан ычкындырган, соңыннан Бәдер сәхабәләре хакындагы фазыйләтләрне ишеткәч, бик үкенгән кешеләр, кяфер гаскәрләренең Мәдинәгә килү хәбәрен алуга, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәдинәдә калып яклау тәкъдименә карамастан, Өхедкә чыгып шәһит булырга телиләр. Ләкин укчыларның күбесе, мөшрикләр тар-мар ителә башлауга, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әмерен бозып, тоткан юнәлешләрен калдырып китә. Фәкать, Әнәс ибне Нәдр кебек: «И, Аллаһ, боларның кылганнарыннан Сиңа сыенамын!» – дип, бәрелешкә кергән һәм, җәннәтнең исен тойганын әйтеп, шәһит булганчыга кадәр сугышкан тугры кешеләр дә була. Бу аять, башта сугышта шәһит китәргә теләгән, ләкин ачыктан-ачык бәрелештә борылып кача башлаган кешеләргә бер шелтә буларак килә.
[22] Бу аяте кәримә Өхед сугышы дәвам иткән вакытта иңә һәм киләчәктә барлыкка киләчәк могҗиза турында хәбәр итә: мөшрикләр, Өхед сугышыннан соң Мәккәгә кайтып барышлый, бер җиргә тукталгач, үкенеп: «Без нинди акылсыз эш эшләп ташладык, аларның күпчелеген үтердек, азчылыгын калдырып кайтып киттек. Иң дөресе, кире борылып, безгә аларны тамырларыннан юк итәргә кирәк», – дип әйтәләр. Андый-мондый бер сәбәп булмаса да, Аллаһтан күңелләренә салынган бер курку нәтиҗәсендә, әйтерсең, алар җиңүчеләр түгел, ә җиңелүчеләр кебек бу фикерләрен гамәлгә ашыра алмыйлар. Фәкать каршыларына очраган бер бәдәвигә акча биреп: «Мөхәммәд белән аның кешеләрен күрсәң, безнең тупланып кире кайтуыбызны хәбәр ит үзләренә», – дию белән канәгатьләнәләр.Аллаһы Тәгалә бу хәлне Пәйгамбәренә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белдергәч, ул яраланып беткән сәхабәләрен туплап, кабат мөшрикләр артыннан чыга. Мәдинәгә сигез миль ераклыкта булган Хәмра әл-Әсәдкә кадәр барып, анда өч көн торсалар да, бернинди дошман белән дә очрашмыйча, тыныч-имин хәлдә кире әйләнеп кайталар. Күңелләренә салыначак курку сәбәпле, кяферләрнең максатларына ирешә алмаячакларын белдергән бу аяте кәримә бик кыска вакыт узуга чынга аша. Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Бер айлык юл ераклыгындагы дошманнарымның күңелләренә салынган курку белән миңа ярдәм килде» (Бохари, Мәсаҗид, 23, № 427, 1/168) рәвешендәге хәдис-шәрифендә дә бу турыда белдерелә.
[23] Иманлылар, инде җиңдек дигәндә, Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тауда калырга дигән әмерен үтәмиләр. Укчылар, үз урыннарын калдырып, ганимәтләр малы артыннан китәләр. Нәтиҗәдә, мәккәлеләрнең атлы гаскәре һөҗүмгә чыга, һәм мөселманнар җиңелә. Әмма кайбер укчылар, әмерне үтәп, тауда калалар һәм һәлак булалар. Соңыннан гаепле укчылар үз хаталарын танып, Аллаһтан ихлас гафу сорыйлар, Ул аларны Үзенең киң рәхмәте белән гафу итә.
[24] Бу аяте кәримәдән аңлашылганча, Өхедтә Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) позицияне берничек тә калдырып китмәү әмереннән чыгып, ганимәт җыеп өлгерер өчен, хата кылган кешеләрнең мондый түбән хәлгә төшүләре элегрәк тә кайбер мәсьәләләрдә шайтанга итагать итүләреннән килеп чыккан. Шайтан шулай итеп биредә дә аларга сүзе үтә алачагына өмет иткән һәм теләгәненә ирешкән дә. Мәсәлән, бер гыйбадәт башка бер гыйбадәткә этәргеч биргән шикелле, бер гөнаһ та икенче бер гөнаһка сәбәп була ала. Шайтан аларның кайберләренә элегрәк кылган гөнаһларын хәтерләткән, шуның аркасында, алар гөнаһлы килеш Аллаһы Тәгалә хозурына барырга теләмәгәннәр, җиһадны соңрак бер вакытка күчереп, эшләрен төзәткәнчегә кадәр калырга, бераздан, уңай бер вакытта кабат җиһад кылып шәһит китүләрен уйлаганнар.
[25] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дип әйтә: «Өхедтә кардәшләрегез шәһит булгач, Аллаһ аларның рухларын яшел кошларга өрде, бу кошлар җәннәт елгаларына очып баралар, җәннәт җимешләрен ашыйлар, шуннан Гарешнең күләгәсендә эленгән алтын кандилләргә куналар. Ашау-эчүләренең һәм булган урыннарының яхшылыгын күргәч, алар: «Безнең җәннәттә ризыкландырылган тереләр булуыбызны кем булса аларга ирештерсә, җиһадка карата салкын карашта булмаслар һәм сугыш мәйданыннан куркып качмаслар иде», – дияләр. Аллаһы Тәгалә исә: «Мин аларга сезнең хакта хәбәр итәрмен», – дип әйтә һәм шушы аяте кәримәне иңдерә» (Рух әл-Фуркан тәфсире, 259, 4/344).
[26] Биредә телгә алынган чакыруны кабул итү кыйссасы шушы сүрәнең 151 нче аятендә китерелде.
[27] Бу аяте кәримәдән аңлашылганча, дини гыйлемнәрне ачык итеп аңлату фарыз булып, залимнәргә ярарга тырышу, күңелләрен күтәрү һәм бүләкләрен көтү кебек бозык максатлар белән дин эшләреннән нәрсәне булса да яшерү – харам. Шул сәбәпле, Гали (радыйаллаһу ганһ): «Аллаһы Тәгалә галимнәрдән башкаларны өйрәтү турында вәгъдә алмый торып, наданнардан гыйлем алу вәгъдәсе алмаган», – дип әйткән. Әбү Һүрәйрә дә (радыйаллаһу ганһ): «Аллаһы Тәгаләнең әһле китаптан алган сүзе булмаса, сезгә моның хәтле хәдис риваять итмәс тә идем», – дип әйткәненнән соң, шушы аяте кәримәне укыган Хәсәннең (радыйаллаһу ганһ): «Аллаһы Тәгаләнең әһле гыйлемнән алган вәгъдәсе булмаса, сез сораган нәрсәләрнең бик күбесенә җавап бирмәс идем», – дигән бәяны да бу аять кәримәдә әһле китаптан алынган сүзнең бу өммәтнең галимнәрен дә колачлаганына ишарә ясый.
[28] Вахидиның (рәхимәһуллаһ) риваятенә караганда, бу аяте кәримәдә әйтелгән кяферләрдән максат – Мәккә әһеленең мөшрикләре. Фәрра кебек кайбер голәмә исә биредә яһүдиләр турында сүз бара дип исәпли. Матди кыенлыклар аркасында авырлыклар күргән кайбер мөэминнәр кяферләрнең муллык, байлык эчендә йөзгәннәрен, сәүдә итәр өчен, ерак-ерак сәфәрләргә чыгып, бик күп мал казанганнарын күргәч: «Аллаһы Тәгаләнең дошманнары шуның кадәр нигъмәтләр эчендә була торып, без ачлыктан һәм мохтаҗлыктан һәлак булу хәлендәбез», – дип әйткән булалар, әлеге аяте кәримә иңеп, аларга юаныч бирә.