Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 29. Әл-Ганкәбүүт (Үрмәкүч) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Әлиф ләәәм мииим.

2. Кешеләр, «Иман китердек!» – дип әйткәннәре өчен, сыналмыйча калдырылачаклар, дип санадымы әллә?

3. Без алардан әүвәлгеләрне дә сынаган идек. Аллаһ [«Иман китердек» сүзләрендә] тугры булганнарны да [әзәлдә белгәне кебек, сынаулар белән уртага чыгарып, һәркемгә] ачык күрсәтер, ялганчыларны да [шулай ук] ачык күрсәтер.

4. Әллә [көферлек һәм гөнаһлар кебек] начар нәрсәләр кылучылар Безне узачаклар [газабыбыздан үзләрен коткара алачаклар] дип саныйлармы? [Чамалауга нигезләнеп] Карар биргән нәрсәләре нинди яман!

5. Кем дә кем [үлемнән соң терелтелеп] Аллаһ белән очрашуын өмет итсә, [Аллаһның әмерләреннән чыкмыйча, тыюларыннан тыелып, өмет иткәнен табачак, чөнки] Аллаһның [билгеләгән] әҗәле, һичшиксез, киләчәк. Ул – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.

6. Кем дә кем [гыйбадәтендә дәвамлы булып, вәсвәсәләренә бирешмичә, Аллаһның дәгъвасын өстен чыгару юлында кяферләр белән] җиһад кылса, үзе өчен тырышкан була. Һичшиксез, Аллаһ – галәмнәргә мохтаҗ булмаган Бай.

7. [Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), Коръәни Кәримгә, иман шартларына шиксез] Иман китергән һәм [авырсынмыйча намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылган кешеләрнең начар эшләрен каплаячакбыз һәм алар кылган нәрсәнең иң яхшысы белән әҗерләрен бирәчәкбез.

8. Без кешегә ата-анасына игелек әмер иттек: «Әмма алар синең [илаһилыгың] хакында бернинди гыйлемең булмаган [потлар кебек гаҗиз] нәрсәләрне [күрә торып] Миңа ширек кылуың өчен, сине көчли калсалар, аларга итагать итмә. [Арагыздан иман китергән, ширек кушкан, ата-анасына игелек кылган һәм начар мөгамәләдә булган һәрберегезнең] Кайтуыгыз Миңа, Мин исә сезгә ни кылганнарыгызны [бәяләп, әҗерен яки җәзасын биреп] хәбәр итәчәкмен».[1]

9. [Ышанырга тиешле иман шартларына шиксез] Иман китергән һәм [Ислам шартларыннан гыйбарәт] изге гамәлләр кылган кешеләрне изгеләр җәмәгате эченә кертәчәкбез.

10. Кешеләр арасында шундыйлар [монафикълар] бар: «Без [дә] Аллаһка иман китердек», – диләр. Әмма Аллаһ юлында авырлык күрсәләр, кешеләрнең фетнәсен Аллаһның [Ахирәттә кяферләргә биреләчәк мәңгелек] газабы кебек саныйлар. Раббыңнан [мөэминнәргә] ярдәм килсә, һичшиксез, алар: «Без бит [дин ягыннан] сезнең белән бер идек. [Шулай булгач, ганимәткә безне дә уртак итегез]», – диләр. Әллә Аллаһ галәмнәрнең күкрәкләрендә булганарны яхшырак белмиме?

11. Аллаһ [ихлас белән] иман китергән кешеләрне дә ачык күрсәтәчәк, монафикъларны да ачык күрсәтәчәк.

12. Кяфер булучылар иман китергәннәргә: «Сез безнең юлыбызга иярегез, [әгәр бу юлда бер зарар күрә калсагыз, Аллаһтан сезгә киләчәк һәр җаваплылыкка без кәфил булырбыз һәм] хаталарыгызны без өстебезгә алырбыз», – диде. Әмма алар асылда аларның [ширеккә катнашып кылган зур] хаталарыннан бернәрсәне дә өсләренә йөкләмәячәкләр. Һичшиксез, алар – ялганчылар.

13. Алар үзләренең авыр йөкләрен дә, үзләренең авыр йөкләре белән [адашуына сәбәп булган кешеләрнеке булган] авыр йөкләрне дә өсләренә алачаклар. Кыямәт көнендә [дөньяда чакта] уйдырма [«Син гөнаһ эшлә, җаваплылыгы минем өскә калсын» кебек ялган] нәрсәләреннән, һичшиксез, соралачаклар [һәм газапларын алачаклар].

14. Без Нухны [галәйһиссәлам] үз кавеменә [пәйгамбәр итеп] җибәрдек, ул илле елдан тыш мең ел алар арасында булды. Алар [көферлек һәм гөнаһлардан ваз кичмәгән] залим кешеләр булдылар, һәм туфан аларны тотты.

15. Без аны һәм [өч улы белән аңа иман китергән бик аз кешеләрдән торган] көймә халкын коткардык һәм аны [озак вакыт Җүди тавы башында көттереп] галәмнәр өчен бер аять иттек.

16. Ибраһимны да [галәйһиссәлам]. Менә ул кавеменә әйтте: «Аллаһка [гына] гыйбадәт кылыгыз һәм Аңардан куркыгыз! Бу [тәкъвалык] сезнең өчен яхшырак. Әгәр дә [яхшылык белән яманлыкны] белсәгез [яхшылыкны сайларга тиешсез].

17. Сез, Аллаһны калдырып, потларга табынасыз һәм ялган уйлап чыгарасыз. Һичшиксез, Аллаһны калдырып табынган нәрсәләрегез сезгә ризык [кына да] бирә алмыйлар. Сез ризыкларны Аллаһтан гына сорагыз, Аңа [гына] гыйбадәт кылыгыз һәм Аңа шөкер кылыгыз. [Үлемегез артыннан терелтелеп] Сез Аңа кайтарылачаксыз.

18. Ялган дип санасагыз, [миңа бер зарар китерә алмассыз, чөнки] сездән алда [яшәгән] өммәтләр дә [Шис, Нух, Һуд һәм Салих [галәйһимуссәлам] кебек үзләренә җибәрелгән пәйгамбәрләрен] ялган дип санадылар. Пәйгамбәр өстендә [шик тудырмаслык дәрәҗәдә] ап-ачык ишеттерү генә йөкләнгән».

19. [Пәйгамбәрләр өммәтләренә әйткәннәр иде] Алар [терелүне инкяр иткәннәр] Аллаһ мәхлукларны беренче мәртәбә ничек [юктан] бар иткәнен күрмәделәрме, шуннан [үлгәннәреннән] соң аларны [терелтеп, мәңгелек тормышка] кире кайтарыр. Бу [юктан бар итү һәм соңыннан терелтү] – Аллаһ өчен бик җиңел нәрсә.

20. [Без Ибраһимга [галәйһиссәлам] шулай вәхи иттек. Ахирәтне инкяр итүчеләргә] Әйт: «Җирдә гизегез, Аның барлыкларны иң башта [һич юктан моның кадәр төрле табигатьләрдә һәм төрле шәкелләрдә] ничек яралтканлыгын карагыз. Шуннан соң [тәүге яралтылышлары артыннан] янә Аллаһ [җаннары алынганнарны терелтеп] соңгы яралтылышны да барлыкка китерәчәк. Һичшиксез, Аллаһ – һәрнәрсәгә [көче җиткән] кодрәтле.

21. Ул [терелүне инкяр иткәннәре өчен] теләгәненә [дөньяда да, Ахирәттә дә] газап бирер, [терелүне дә исәпкә алып, бөтен иман шартларын таныганнары өчен, җәннәткә кертергә] теләгәнен исә рәхмәт итәр. Сез Аңа кайтарылачаксыз.

22. Сез ни җирдә, ни күктә [ирешә алмаслык җирләргә качып, Аллаһы Тәгаләне сезнең хакта гамәлгә ашырасы килгән хөкемнәрне үтәүдән] асылда гаҗиз калдыра алмаячаксыз. Сезнең өчен Аллаһтан башка ни дус, ни ярдәмче юк.

23. Аллаһның могҗизаларын һәм Аның белән очрашуны инкяр итүчеләр [Кыямәт көнендә] – Минем рәхмәтемнән өмет өзгәннәр. Аларга тилмерткеч газап [әзерләнгән]».

24. Кавеменең җавабы: «Аны үтерегез яки яндырыгыз!» – дию генә булды. [Шулай итеп, алар гаять зур ут ягып, аны аның эченә ыргыттылар] әмма Аллаһ аны уттан коткарды. Һичшиксез, монда [айлар буена ягылган утның бер мизгелдә сүндерелеп гөлбакчага әйләндерелүе белән Ибраһимның [галәйһиссәлам] котылуында] иман китергән кешеләр өчен билгеләр бар.

25. Ул [уттан котылганыннан соң, кавеменә] әйтте: «Сез дөнья тормышында бер-берегезне сөю аркасында Аллаһны калдырып потлар алдыгыз. Шуннан соң, Кыямәт көнендә берләрегез икенчеләрегезне танымаячак, кайберләрегез кайберләрегезне ләгънәт итәчәк. Сыенасы урыныгыз – Ут! [Бүген сезнең мине ташлаган утыгыздан Раббым мине коткарды, әмма ул көнне] Сезгә ярдәм итүчеләр булмаячак».

26. [Аллаһы Тәгаләнең берлегенә электән үк ышанган] Лут [галәйһиссәлам] Ибраһимның [галәйһиссәлам] пәйгамбәрлеге турында ишетүгә] аңа иман итте. Ул [Ибраһим [галәйһиссәлам] исә әйтте: «Һичшиксез, мин [мөшрик кавемем булган Күфә тирәсеннән китеп] Раббыма һиҗрәт итәм. Һичшиксез, Ул – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе».

27. [Безнең юлыбызда шуның кадәр фидакарьлек кылганы өчен] Без аңа [кысыр бер хатын булган Сарадан [радыйаллаһу ганһа] картаеп бала тудырудан тәмам өметен өзгән чагында ир бала итеп] Исхакны [галәйһиссәлам] һәм [онык итеп] Ягъкубны [галәйһиссәлам] бирдек, пәйгамбәрлекне һәм [дүрт изге] китапны да аның нәселенеке иттек. Аңа әҗерен дөньяда бирдек. Һичшиксез, ул Ахирәттә дә [игелектә камиллеккә ирешкән] изге кешеләрдән [булачак].

28. Лутны да [галәйһиссәлам]. Менә ул кавеменә әйтте: «Һичшиксез, сез [ливата кебек] җирәнгеч нәрсә эшлисез, галәмнәрдән берсе дә [сездән алда] моның [кебек бер гөнаһ] белән сезне узмады.

29. Әллә сез ирләргә якынлашасызмы, [узып йөрүчеләрне көчләп, бу бозыклыкны эшләтер өчен, яки үтереп талар өчен] юл бүләсезме һәм мәҗлесләрегездә гаеп ителгәнне [акыл белән дә, дин ягыннан да җирәнгеч саналган нәрсәне] кыласызмы?» Кавеменең җавабы: «[Без бу эшләрне ташламаячакбыз, әгәр сиңа ошамый икән] Безгә [үзең вәгъдә иткән Ул] Аллаһның газабын китер. Әгәр [бу дәгъваңда] туры кешеләрдән булсаң», – диюләре генә булды.[2]

30. [Шулвакыт Лут [галәйһиссәлам] Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп] Әйтте: «И, Раббым! [Бу бозык эшне башлап дәвам иткән, Синең кодрәтеңә мыскыл итү белән караган газапны ашыктырган] Бозык кавемгә каршы миңа ярдәм ит!»

31. Илчеләребез [булган фәрештәләр] Ибраһимга [галәйһиссәлам] улы һәм оныгы турында] сөенче белән килгәч, [Лутның [галәйһиссәлам] кавеменә бәла якынлашканын сиздереп] әйттеләр: «Без ул [Сәдум дигән] шәһәрнең халкын һәлак итәчәкбез, чөнки аның халкы [төрле гөнаһларга батып, үз-үзләренә начарлык кылган] залим кешеләр булдылар».

32. Ул [араларында золымга катнашмаган гаепсез кешеләр дә булганын аңлатыр өчен]: «Анда бит Лут [галәйһиссәлам] һәм иман китергән кешеләр] бар!» – диде. Алар: «Анда булганнарны без яхшырак беләбез. Без аны да, [кяфер булган] хатыныннан башка, [калган бөтен] гаиләсен дә [газаптан] коткарачакбыз. Ул исә [йортында һәлак булучылар арасында] калучылардан», – диделәр.

33. Илчеләребез [Ибраһим [галәйһиссәлам] яныннан аерылып] Лутка [галәйһиссәлам] егетләр сурәтендә] килгәч, ул алар өчен борчуга төште һәм көче [азлыгы] аркасында кыенлык кичерде. [Моны күргән фәрештәләр аңа] Әйттеләр: «[Кавемеңнән] Курыкма, [безгә бер-бер зарар килер, дип] кайгырма! Без сине дә, [иман китерүдән баш тарткан] хатыныңнан башка, [мөэминнәрдән торган калган бөтен] гаиләңне дә [газаптан] коткарачакбыз. Ул исә [һәлак булучылар арасында] калучылардан.

34. Һичшиксез, Без [әмерләребездән чыгып] бозыклык кылганнары сәбәпле, шушы шәһәр халкы өстенә күктән газап иңдерәчәкбез».[3]

35. Без [гыйбрәт алу мәсьәләсендә] акылларын кулланган кешеләр өчен аңардан [хәрабәләр хәлендә] ап-ачык бер аять калдырдык.[4]

36. Мәдйәнгә исә [нәселдәшлек ягыннан] кардәшләре [булган] Шугайбны [галәйһиссәлам] җибәрдек]. Ул әйтте: «И, кавемем! Аллаһка [гына] гыйбадәт кылыгыз, [дөньядан] соңгы көнне [һәм аның әҗерләрен алуны] теләгез һәм, явызлык кылган кешеләр буларак, җирдә бозыклык чыгармагыз», – диде.

37. Алар аны ялганчы дип санадылар. [Җәбраилнең [галәйһиссәлам] йөрәкләрне ярырлык каты тавышы белән мәйданга килгән] зилзилә аларны тотты да [һәлак ителгән үлеләр хәлендә] йортларында йөзтүбән капланган булдылар.

38. Гад вә сәмудны да [аларга җибәрелгән Һуд һәм Салихка [галәйһимәссәлам], каршы төшкәннәре өчен, һәлак иттек]. [И, мөшрикләр!] Аларның [Шам һәм Йәмән арасындагы юл өстендә булган җимерек] йортларының бер өлеше сезгә билгеле кылынды. Алар зирәк кешеләр булган хәлдә, шайтан аларга [вәсвәсә биреп, көферлек һәм гөнаһлар кебек начар] гамәлләрен бизәде, шул сәбәпле, аларны [туры] юлдан яздырды.

39. Карунны да. Фиргавенне дә. Һаманны да [фаҗигале шәкелдә һәлак иттек]. Муса [галәйһиссәлам] аларга [Тәүрат китабы, аҗдаһага әйләнгән таяк һәм кояш кебек балкыган кул кебек] ап-ачык дәлилләр китергән иде, әмма алар җирдә тәкәбберләнделәр. Хәлбуки, алар [Безнең тәкъдиребезне] уза алган кешеләр түгел иде.

40. Һәрберсен гөнаһлары өчен тоттык. Алардан кайберләренә таш яудырган давыл җибәрдек, кайберләрен [Җәбраилдән [галәйһиссәлам] йөрәкләрне ярырлык һәм үтләрне шартлатырлык] каты тавыш тотты, кайберләрен җирдән йоттырдык, кайберләрен суга батырдык. [Шундый каты газап биреп] Аллаһ аларга золым итүче булмады, әмма алар [үз күзләре белән күргән шуның кадәр ап-ачык дәлилгә карамастан] үз-үзләренә золым иттеләр.[5]

41. [Потларга табынып һәм аларның ярдәмнәренә өмет итеп] Аллаһтан башка дуслар алган [мөшрик] кешеләрнең [көчсез һәм көлке] хәле [дошманнарыннан сакланыр өчен һәм эчендә сыеныр өчен үзенә] бер өй ясаган үрмәкүчнең хәле кебек. Хәлбуки, өйләрнең иң зәгыйфе – үрмәкүчнең өе бит. Әгәр алар белсәләр иде.[6]

42. Һичшиксез, Аллаһ аларның Аны калдырып табынган һәртөрле нәрсәләрен белә. Ул – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.

43. Бу мисалларны Без кешеләр өчен аңлатабыз. Әмма аларны [һәрнәрсәне кирәкле рәвештә төшенә алган, Аллаһы Тәгаләнең әмереннән чыкмыйча гамәл кылган һәм ачуыннан сакланган камил] галимнәр генә аңлыйлар.

44. Аллаһ күкләрне һәм җирне [бушка гына түгел, зур бер хикмәт һәм] хак белән яралтты. Һичшиксез, иман китергәннәр өчен, монда [Аллаһы Тәгаләнең бөек Затын һәм өстен сыйфатларын күрсәткән] бер аять бар.

45. [Расүлем!] Сиңа вәхи ителгән Китапны [Аллаһы Тәгаләгә рухи яктан якынаю, сүзләрен ятлау һәм мәгънәләрен бик яхшы аңлау өчен] укы һәм [фарыз] намазны укы, чөнки [тышындагы һәм эчендәге бөтен шарт һәм әдәпләренә туры китереп, камил дәрәҗәдә укылган] намаз [зина кебек] әшәкелекләрдән дә, [шәригатьтә дә, акыл белән дә] гаеп саналганнардан да саклый. Аллаһны зикер итү [өчен кабул ителгән һәм бөтене белән зикердән гыйбарәт булган намаз] исә [калган барлык гыйбадәтләрдән дә] өстенрәк. Аллаһ сезнең ни кылганнарыгызны белә.[7]

46. Китап әһелләре белән иң яхшы рәвештә сүз көрәштерегез. Әмма араларыннан золым иткән кешеләр булмасалар гына. Сез [аларның Тәүрат һәм Инҗилдән сезгә укыган гыйлемнәр алдында иң күркәм юл белән]: «[Раббыбыз хозурыннан] Безгә иңдерелгәнгә һәм сезгә иңдерелгәнгә иман китердек. Безнең илаһыбыз да, сезнең илаһыгыз да бер. Без Аңа итагать итәбез», – дип әйтегез [шулай, алар кыстырып җибәргән ялганнарны кабул итүдән һәм Аллаһтан килгән аятьләрне ялганга чыгарудан котылган булырсыз].[8]

47. Шулай [әүвәлге китаплар иңдерелүенә охшамаган тиңсез бер иңдерү белән] Китапны сиңа иңдердек. Без китап биргән кешеләр [арасыннан Габдуллаһ ибне Сәлам кебек инсаф ияләре, Коръәнне Тәүратта һәм Инҗилдә тапканнары өчен] аңа [Коръәнгә] иман итәләр. Болардан [Мәккә халкыннан да] аңа ышанучылар бар. Безнең [моның кадәрле ачык] аятьләребезне [Кәгъб ибне Әшрәф кебек] кяферләр генә [белә торып] инкяр итә.

48. [Расүлем!] Син моннан алда бернинди китап та укымадың, аны уң кулың белән язмадың да. Әгәр шулай булса, ялганда үҗәтлек күрсәтүчеләр шөбһәгә төшәрләр иде.

49. [Башка китаплардан аермалы буларак, бер өстенлеккә ия булган] Ул [Коръән] – гыйлем бирелгән [хафиз һәм галим] кешеләрнең күкрәкләрендә булган ап-ачык аятьләр. [Шул сәбәпле ул үзгәртелүгә дучар ителә алмый. Башка китаплар исә, кәгазьләрдән генә укылганнары өчен, бик җиңел үзгәртелә алганнар]. Безнең аятьләребезне залимнәр генә инкяр итә.

50. Алар [мөшрикләр]: «[Муса һәм Гайсә [галәйһимәссәлам] күрсәткән таяк һәм ашъяулык могҗизалары кебек] Ачык аятьләр Раббыңнан аңа иңдерелсә иде!» – диделәр. Әйт: «Аятьләр – Аллаһ хозурында [могҗизаларны теләгәнечә Ул гына иңдерә ала, минем кулымда вәкаләт юк, шуңа күрә сез сораган нәрсәне күрсәтә алмыйм]. Мин исә ап-ачык кисәтүче генә».

51. Аларга укылган Китапны сиңа иңдерүебез [бернинди дә могҗиза сорамыйча, бер аять булып] аларга җитәрле түгелме? Һичшиксез, монда [Коръәннең башка пәйгамбәрләрнең могҗизалары кебек үтә торган түгел, дәвамлы булып калуында] иман китергән кешеләр өчен бер рәхмәт һәм [максаты үҗәтлек түгел, инану булган кемсәләр өчен] бер үгет бар.

52. [Расүлем!] Әйт: «Минем белән сезнең арагызда [дөреслегемә карата] шаһит буларак Аллаһ җитә. Ул күкләрдә һәм җирдә булганны белә. [Аллаһтан башка табынылган] Ялганга инанган һәм Аллаһны инкяр иткән кешеләр – алар зарар күрүчеләр».

53. Алар [«Күктән безгә таш яудыр да, синең дөрес булганлыгыңны аңлаган булыйк», – кебек юк сүз сатып] синнән газапны ашыктыралар. [Ләүхелмәхфүздә] Билгеләнгән вакыт булмаса, газап аларга [күптән] килгән булыр иде. [Әмма бу әле аларның газаптан котылулары мәгънәсендә килми, чөнки Бәдер көнне һәлак булганда яки әҗәлләре җитеп үлгәндә] Ул [газап] аларга кинәт киләчәк. Алар аны абайламый да калачаклар.

54. Алар сине газап белән ашыктыралар, хәлбуки, җәһәннәм кяферләрне [хәзердән үк] уратып алган.

55. Ул газапның өсләреннән һәм аяклары астыннан [һәрьякларыннан] каплап алачак һәм [Аллаһы Тәгаләнең]: «Кылганнарыгызны татыгыз!» – дип әйтәчәк көнне [мәйданга киләчәк куркыныч вакыйгаларны бер генә сүз дә тиешле дәрәҗәдә аңлата алмый].

56. И, Минем [Мәккәдә авыр хәлдә калган һәм һәр җирдә дә Исламча яшәү мөмкинлеге таба алмаган] иман китергән колларым! Минем җирем бик киң. Шуңа күрә [гыйбадәт кылырга мөмкинлек таба алмасагыз] Миңа коллык [итә алган җиргә һиҗрәт] итегез.

57. Һәр җанлы үлемне татыячак. Шуннан соң Безгә кайтарылачаксыз.

58. Иман итеп, [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылганнарны Без асларыннан елгалар аккан һәм алар эчендә мәңге калачак җәннәт сарайларына урнаштырачакбыз. Ул гамәл кылучыларның әҗере [булган бу сарайлар] никадәр күркәм!

59. Ул кешеләр [Аллаһ өчен һиҗрәт юлында чиккән золым һәм җәфаларына] сабыр иттеләр һәм Раббыларына гына тәвәккәл кылдылар.

60. [И, дин өчен йортларын калдыргач, авырлык күрәчәкләреннән курыккан мөэминнәр! Һич күрмисезме әллә] Ничәмә хайваннар бар, [зәгыйфьлекләре сәбәпле] ризыкларын йөртә алмыйлар, [әмма] Аллаһ аларны да, сезне дә ризыкландыра. Ул [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.

61. Син алардан [Мәккә мөшрикләреннән]: «Күкләрне һәм җирне кем яралтты һәм кояшны һәм айны да әмергә бирде?» – дип сорасаң, [акыллы кебек] алар: «Аллаһ!» – диячәкләр. [Шуны таныган хәлдә] Ничек [бу сүзләре таләп иткәнчә гамәл кылып, Исламга керүдән] йөз чөерәләр?

62. Аллаһ [теләгән чагында] колларыннан теләгәненә ризыкны киңәйтә һәм [теләгән чагында] аңа тарайта. Һичшиксез, Аллаһ – һәрнәрсәне [бик яхшы] белүче.

63. Син алардан: «Күктән су иңдереп, аның аркылы туфракны үлеменнән соң терелтүче кем?» – дип сорасаң, алар: «Аллаһ!» – диячәкләр. Әйт: «Барча мактаулар – Аллаһныкы!» Аларның күбесе аңламыйлар.

64. [Кяферләрнең аннан башка бер тормыш та танымаган] Бу дөнья тормышы [хакыйкый ләззәтләргә ирештерәчәк изге гамәлләрдән кешеләрне тайпылдырган] уен һәм күңел ачу гына. Әмма [кайгылардан котылу һәм мәңгелек ләззәтләр урыны булган] соңгы йорт – чын тормыш. Әгәр [шуны] белсәгез иде.

65. Алар [Аллаһка ширек кушканнар] көймәгә утыргач [давылга эләгеп, яшәү өметен өзгәч], Аллаһка гына дога кылалар һәм доганы Аңа гына тапшыралар. Ул аларны корыга [чыгарып] коткаргач исә, шундук [элекке хәлләренә кайтып кабат Аңа] ширек кушалар.

66. Алар [бәлаләрдән котылу нигъмәте буларак] үзләренә Без биргән нәрсәнең кадерен белмәсеннәр һәм [потларга гыйбадәт кылырга бер урынга килеп бер-берләреннән] файдалансыннар өчен [болай итәләр]. Әмма бик тиздән [кылган гөнаһларының нәтиҗәсен] беләчәкләр.

67. [Расүлем! Мөшрикләр сиңа килеп: «Без синең дөреслегеңне белмибез, ләкин без бер кабилә генә, әгәр башка гарәпләргә каршы чыгып, синең белән бергә һидаятькә иярсәк, яшәгән җиребездән куып чыгарылырбыз», – диделәр, ләкин] Алар, яннарыннан кешеләр тотып алып кителгән чакта, Без [аларның шәһәре булган Мәккәи Мөкәррәмәне һөҗүмнәрдән] имин бер Харам [урын] иткәнне белмиләрме? Алар ялганга инаналар, Аллаһның [моның кадәр] нигъмәтен инкяр итәләрме әллә?

68. Аллаһка карата ялган уйлап чыгарудан яки үзенә [Коръән һәм пәйгамбәр] килгәч [һич уйлап карарга да кирәксенмичә], хакны ялган дип санаучыдан да залимрәк кем бар? Кяферләрнең барасы урыннары җәһәннәм түгелме?

69. [Нәфес һәм шайтан кебек түгел, кяферләр кебек күренгән дошманнар белән] Безнең өчен җиһад кылган кешеләрне Без [җәннәткә илтәчәк] юлларыбызга һидаять итәчәкбез. Һичшиксез, [ике җиһанда да] Аллаһ игелек кылган [һәм кылганнарын Аллаһны күргән кебек башкарган] кешеләр белән бергә.

[1] Бу аяте кәримә Сәгъд ибне Әби Вәккас (радыйаллаһу ганһ) хакында иңгән. Ул Ислам динен кабул иткәч, әнисе Химнә: «И, Сәгъд! Миңа ишетелгән хәбәргә караганда, син юлдан язгансың. Валлаһи, син Мөхәммәдне инкяр итми торып, миңа күләгәгә керү һәм ашау-эчү харам булсын!» – дип әйткән. Сәгъд (радыйаллаһу ганһ) аның тәкъдимен кабул итмәгәч, өч көн буена ул сүзен тоткан. Сәгъднең (радыйаллаһу ганһ) Расүлуллаһка (салллаллаһу галәйһи вә сәлләм) килеп хәлдән зарлануына бу аяте кәримә иңгәч, Расүлуллаһ (салллаллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа Исламда нык торуын, ләкин әнисе белән яхшы мөнәсәбәттә булуын һәм аңа игелек кылып, ризалыгын алуын әмер иткән.

[2] Лут кавеме кылган гаеп эшкә мисал буларак, тәфсирләрдә бөтен кеше каршында җил чыгару һәм һәркем арасында җенси мөнәсәбәттә булу, талашу, оятсыз шаяртулар куллану, юлчыларга зарар китерү өчен, сапкан (ату коралы) белән таш ату, ялангач йөрү һәм бер-берсенең битенә төкерү кебек әшәке гадәтләр телгә алынган.

[3] Бу аяте кәримәләрдә Лут кавеменең фигыле булган ливата гөнаһының кискен начар дип саналуын һәм җирәнгечлеген бәян итү мәсьәләсендә бик ачык аңлатмалар бирелгән. Бөтен голәмәнең уртак фикеренчә, ливата зур (кәбаир) гөнаһлардан саналган, хәтта зинадан да көчлерәк харам булганы ачык итеп белдерелгән. «Мәшарикъ» шәрхендә телгә алынганча, ливата һәм акыл, һәм дин, һәм кешенең яратылышы ягыннан җирәнгеч гамәл дип саналган. Әбү Хәнифәнең (радыйаллаһу ганһ), бу гөнаһ өчен, хәд җәзасы белән хөкем итүе аны ваксыну, кечкенә бер әйбер дип санавын һич белдерми. Хәтта кайбер галимнәр: «Хәд җәзалары кешене гөнаһларыннан пакьләр өчен шәригатькә кертелгән, әмма бу гөнаһ әлеге кебек җәзалар белән дә пакьләнмәслек дәрәҗәдә зур», – дигәннәр (Алуси).

[4] Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) монда әйтелгән «ап-ачык аять»не «җимерелгән йортларының калдыклары» дип аңлаткан. Бу аятьнең аларны һәлак иткән ташлар булганы да хәбәр ителгән, Аллаһы Тәгалә ул ташларны бу өммәтнең башында килүчеләр күргәнчегә кадәр бик озак вакыт саклаган. Янә аларның болай һәлак ителүләреннән соң туфрак өстенә чыккан кара суның калдыгы булган кап-кара елгалар да ап-ачык аять дип саналган.

[5] Мөфәссирләр давыл белән һәлак ителүчеләргә – Лут (галәйһиссәлам) кавемен, көчле тавыш белән һәлак ителүчеләргә – Шугайбны (галәйһиссәлам) инкяр иткән Мәдйән, Салихны (галәйһиссәлам) ялганчы дип санаган сәмуд кавемнәрен, җиргә батырылучыларга – Карунны, суга батырылучыларга Нух (галәйһиссәлам) кавеме белән Фиргавен һәм аның гаскәрен мисал итеп китергәннәр (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин).

[6] Аллаһка гыйбадәт кылган мөэмин белән потка табынган мөшрикнең хәле пәрәвездән оя корган үрмәкүч, кирпеч һәм измә белән яки кыялардан юнган ташлардан өй салган кешенең хәлен хәтерләтә. Шулай чагыштырып тикшергәндә, иң тотрыксыз өй буларак үрмәкүч өе билгеләнгәне кебек, ялгыш ышануларның да нинди дә булса зарар бирү яки файда китерүдән гаҗиз булган потларга гыйбадәт кылу булуы аңлашыла.

[7] Әбү Дарда (радыйаллаһу ганһ) китергән хәдистә Аллаһ илчесенең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дип әйтүе турында хәбәр ителә: «Сезгә Раббыгыз кабул иткән һәм иң югары дәрәҗәләргә ирештергән, алтын-көмештән дә яхшырак, дошманнар белән көрәшүдән һәм алар кулыннан килгән үлемнән (шәһит үлеменнән) дә күркәмрәк гамәл хакында әйтимме?» Сәхабәләр: «Әйе, ий Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)!» – дип җавап бирә. Расүл: «Ул да булса – Аллаһны искә алу!» – дип әйтә. Мөгаз Җәбәл (радыйаллаһу ганһ) әйткән: «Аллаһның җәзасыннан котылу өчен, Раббыбызны искә алудан да файдалырак нәрсә юк» (Тирмизи; Ибне Мәҗә).

[8] Гаделсезләрдән тыш, башка Китап әһелләре белән бәхәсне бик күркәм итеп алып барыгыз. Әйтегез: «Без үзебезгә һәм сезгә иңдерелгәннәргә иман китердек. Безнең Раббыбыз һәм сезнең Раббыгыз – Бер, без Аңа буйсынабыз». Әбү Хөрәйрәдән (радыйаллаһу ганһ) яһүдиләр Тәүратны ивритта укып, мөселманнарга аны гарәпчә тәфсирләгәннәре хәбәр ителә. Бу хакта белеп алып, Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйтә: «Китап әһелләренә (аларның Тәүраттан алып сөйләгәннәренә) ышанмагыз да, инкяр дә итмәгез. Шуннан ул укып китә: «Без үзебезгә һәм сезгә иңдерелгәннәргә иман китердек» (Бохари). Тәүрат һәм Инҗилнең хәзерге риваятьләрендә язылганнарга шартсыз ышанырга ярамый, чөнки яһүди һәм насаралар иңдерелгән язуларны бозган, шул ук вакытта анда тулаем тасвирланганнарны кире кагарга да ярамый, чөнки аның ниндидер өлеше үзгәртелмичә сакланып калган.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире