Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Таа сииин мииим.
2. Бу – ап-ачык булган [бөек] Китапның аятьләре.
3. Иман китергән бер кавем [файдалансын] өчен, Без сиңа Муса һәм фиргавен турында хәбәрләрдән бер өлешен хак белән укыйбыз.
4. Һичшиксез, фиргавен [Мисыр тирәсендәге] җирдә [золым чикләрен ашып] бозыклык кылды һәм аның халкын фиркалар хәленә китерде, ир балаларын үтереп, хатыннарын исән калдырып, алардан бер төркемне [Исраил улларын] көчсезләндерде. Һичшиксез, ул бозыклык таратучылардан булды.
5. Әмма Без ул җирдә көчсез хәлгә төшерелгән кешеләргә игелек кылырга, аларны [хәерле эшләрдә аларга ияргән] җитәкчеләр итәргә һәм аларны мирасчылар итәргә теләдек.
6. Янә аларга җирдә урнашу мөмкинлеге бирергә, Фиргавенгә, Һаманга һәм аларның гаскәрләренә алар [Исраил уллары кулы белән дәүләтләрен югалтачаклары хакында] курыккан нәрсәләрен күрсәтергә [теләдек].
7. Һәм Без [ул вакытта улын ничек яшерергә белми йөргән] Мусаның [галәйһиссәлам] әнисенә: «[Саклана алган вакыт дәвамында] Син аны имез, әмма әгәр аның өчен [күршеләрдән бер-бер зарар килүеннән] курыксаң, аны [сумалаланган бер сандык эченә салып] диңгезгә [Нил елгасына] ташла. [Суга батуыннан, сөтсез калуыннан] Курыкма һәм кайгырма. Һичшиксез, Без аны сиңа кайтарачакбыз, һәм аны пәйгамбәрләрдән берсе итәчәкбез», – дип илһам иттек.
8. Фиргавен гаиләсе аларга дошман һәм кайгы булсын өчен аны табып алды. Фиргавен дә, Һаман да, аларның гаскәрләре дә ялгыш эшләгән кешеләр булдылар.
9. Фиргавеннең хатыны [Асия [радыйаллаһу ганһа] аны сандыктан алгач, күзләре арасында булган нурны абайлап алып]: «[Бу бала] Минем дә, синең дә күз нурыбыз [булыр]. Аны үтермәгез! Бәлки, ул безгә файда китерер, яки без аны уллыкка алырбыз», – диде. Әмма алар [эшнең кая китәчәген] белмиләр иде.
10. Мусаның [галәйһиссәлам] әнисе күңеле [дәһшәткә төшеп нәрсә эшләргә белмичә] бушап калды. Ул [улы салынган сандыкның дулкыннар арасына кереп киткәнен күргәч, кычкырып] аны ачу дәрәҗәсенә җитте. Әгәр дә Без [сүзебезгә] ышанганнардан булуы өчен [тынычлык иңдереп] күңелен куәтләндермәгән булса идек [һичшиксез, ул «аһ, улым!» дип кычкырып, үзен фаш итәчәк иде].
11. [Улы өчен янып-көеп борчылган Юханис ана] Аның [Мәрьям исемле] апасын: «[Мусаның] Артыннан бар [да аңа ни булганнарны бел]!» – диде. Һәм ул аны ерактан күзәтте. Әмма алар [фиргавеннең кешеләре аның баланы күзәткәнен] белмәделәр.
12. Без [апасының күзәтүеннән] алдан [бер могҗиза буларак] имезүче [сөт аналарыннан имүне] аңа тыйдык. Ул [апасы сарайга китерелгән бер генә хатыннан имүне кабул итмәгән бала аркасында бик нык борчылган фиргавеннең гаиләсенә]: «Сезнең өчен аны [имезеп үстерүне] өсләренә алган һәм аңа игелек теләгән бер йорт халкын сезгә күрсәтимме?» – диде.
13. Күңеле тыныч булсын һәм [аерылу сәбәпле] сагышланмасын, янә, һичшиксез, Аллаһның вәгъдәсе [ахыр чиктә гамәлгә ашачак] хак булганын белсен өчен, Без аны әнисенә кайтардык, ләкин аларның күбесе [Аллаһның сүзе, һичшиксез, үтәләчәген] белмиләр.[2]
14. Ул [Муса [галәйһиссәлам] җитлегү яшенә җиткәч, Без аңа [пәйгамбәрлек кебек] хөкем һәм гыйлем бирдек. Күркәм гамәл кылучыларга шулай әҗер бирәбез.
15. [Фиргавен сарайда булмаган бер арада, Муса [галәйһиссәлам] аннан чыкты]. Халкының гафләт хәлендә булган чагында ул шәһәргә керде дә, анда бер-берсе белән сугышкан ике кешегә юлыкты. Берсе [дин ягыннан] аның кавеменнән, икенчесе исә аның дошманнарыннан [булган, фиргавен кебек кыйптый токымыннан] иде. Үз тарафдарларыннан булган кеше дошманнарыннан булган кешегә каршы аңардан ярдәм сорады. Муса [галәйһиссәлам] аңа йодрыгы белән сукты да үтерде. [Муса [галәйһиссәлам] Әйтте: «Бу [шәкелдә, теләмичә булса да, бер кешенең үлеменә сәбәп булуым] шайтанның [бизәп күрсәткән] эшләреннән. Һичшиксез, ул – ап-ачык юлдан яздыручы дошман».
16. Ул [максатчан рәвештә бер гөнаһ эшләмәсә дә, кешенең үлеменә сәбәп булганы өчен]: «И, Раббым! Мин үз-үземә золым эшләдем, мине ярлыка!» – диде. Ул аны гафу итте. Һичшиксез, Ул – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
17. Әйтте: «И, Раббым! Мине нигъмәтләндергәнең өчен, [артык моның кебек хаталарга төшмәячәкмен һәм, мине ярдәмгә чакырып, хатама сәбәп булган] гөнаһлылар яклы булмаячакмын».
18. Ул [кыйсас юлы белән үтерелүеннән] курку эчендә иртән шәһәрдә [башына төшәчәкләрне] көткән берәү хәленә килде. Кинәт кичә аңардан ярдәм сораган кеше [каршысына килеп чыкты һәм] кычкырып, аңардан ярдәм сорады. Муса [галәйһиссәлам] аңа әйтте: «Һичшиксез, син – ап-ачык азгынсың».
19. Ул [янә түзмичә] икесенә дә дошман булган [кыйптый] кешене тотып алырга теләгәч [Мусаның [галәйһиссәлам] бу юлы дошманына түгел, аңа суга дип санаган яһүди, куркуыннан]: «И, Муса! Кичә бер кешене үтергәнең кебек [бүген] мине үтермәкче буласыңмы? Син җирдә [эшнең кая барачагын уйламыйча, асып-кисеп] җәберләүче булырга телисең, әмма [кешеләр арасын] төзәтергә тырышучылардан булырга теләмисең», – диде.
20. Бер кеше шәһәрнең читеннән йөгерә-йөгерә килде дә: «И, Муса! Олуглар сине үтерергә дип, синең хакта киңәшләшә. [Хәзер үк бу шәһәрдән] Кит! Һичшиксез, мин сиңа игелек теләүчеләрдәнмен», – диде.
21. Куркулы бер хәлдә ул [тирә-якны] карана-карана аннан чыкты һәм [Аллаһ Тәгаләдән башка сыенырлык Зат булмаганын белгәнгә күрә]: «И, Раббым! Бу залимнәр кавеменнән мине коткар [да, аларга тотылмый качыйм]», – диде.
22. [Муса [галәйһиссәлам]] Мәдйән тарафына юнәлгәч: «Бәлки, Раббым мине [котылуга ирештерә торган] юлның турысына чыгарыр», – диде.[3]
23. Мәдйән суы [булган коега] барып җиткәч, анда төрле кешеләр төркеме тапты, алар [терлек-туарларына] су эчерәләр иде. Алардан түбәндәрәк исә [кешеләрдән бераз читтә торган] ике хатынны тапты, алар [башка сарыкларга кушылып китмәсеннәр дип, аларны] куып торалар иде. Ул: «Сез икәү ни телисез [нишләп судан ерак торасыз]?» – диде. Ул икәү: «[Чит ирләр арасына кермәс өчен] Көтүчеләр [үз малларын эчереп, су яныннан] киткәнче, без [сарыкларыбызны] эчермибез, атабыз исә бик карт инде [башка беркемебез дә булмаганга күрә, эш безнең җилкәләргә төште]», – диделәр.
24. Ул икесе өчен [сарыкларын] эчерде, шуннан соң [бик каты эссе булганлыктан] күләгәгә кайтты һәм: «И, Раббым! Мин хәердән [һәм ризыктан] Син миңа иңдергән [һәм иңдерәчәк] нәрсәгә мохтаҗмын», – диде.
25. [Хатыннарның] Икесеннән берсе [киеме белән йөзен каплап] оялып кына килде һәм: «Безнең өчен [сарыкларыбызны] эчергәнеңнең хакын бирергә дип, әтием сине чакыра», – диде. Аңа килгәч һәм [башыннан кичкән] вакыйганы сөйләп биргәч, ул: «[Бу туфракларда фиргавеннең хөкеме йөрмәгәнгә күрә] Курыкма. [Моннан соң] Ул залимнәр кавеменнән котылдың», – диде.[4]
26. [Кызларның] Икесеннән берсе: «И, әтием! Син аны [сарыкларыбызны карау өчен] ялла, ул бит ялланган кешеләреңнән иң яхшысы, көчле һәм ышанычлы», – диде.
27. [Кызының бик оста итеп әйтелгән сүзләренә] Ул [Шугайб [галәйһиссәлам] Мусага [галәйһиссәлам]]: «Һичшиксез, мин синең миңа [мәһәр буларак] сигез ел яллануың бәрабәренә шушы кызларымның берсен сиңа никахларга телим. Әгәр дә [бу яллану вакытын] унга тутырсаң, [бу минем шартым түгел] синең үзеңнән [тора]. Минем [ун елны тутырырга мәҗбүр итеп, энәсеннән җебенә кадәр вакытны исәпләп һәм эшләреңне артыңнан тикшереп йөреп] Сиңа авырлык тудырасым килми, ин шәә Аллаһ, тиздән син мине [туры сүзле һәм күркәм холыклы] изге кешеләрдән [берсе икәнемне] табачаксың», – диде.
28. Ул: «Бу [килешү] – минем белән синең арада. Ул ике вакытның [кыскасынмы, озынынмы] кайсын тутырсам да, [ун елдан артыгы сорала алмаган кебек, сигез елдан күбрәген сорап та] миңа карата хаксызлык булмас. Аллаһ бит [без килешкән шартлар турында] сөйләгән нәрсәләребезгә [шаһит булган бер] Яклаучы», – диде.
29. Муса [ун еллык] вакытын тутырып, [Шугайбның [галәйһиссәлам] рөхсәте белән, Мисырдагы якыннарын зиярәт итәр өчен] гаиләсе белән бергә юлга чыккач, [карлы һәм караңгы бер төнне адашты, нәкъ шул вакытта] Тур тарафыннан [ап-ачык итеп] бер ут күрде дә гаиләсенә: «[Сез шунда гына] Көтеп торыгыз. Мин бер ут күрдем. Бәлки, шуннан сезгә бер хәбәр китерермен яки сезгә җылыныр өчен, утлы кисәү алып килермен», – диде.[5]
30. Анда килгәч, мөбәрәк җирдәге [Тува] үзәнлекнең [Мусага [галәйһиссәлам] карата] уң тарафыннан, [анда булган] агачтан [аңа] болай дип мөрәҗәгать кылынды: «И, Муса! Һичшиксез, Мин бөтен галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ!
31. Һәм [хәзер сиңа бирелгән могҗизаны күрүең өчен] таягыңны [җиргә] ташла!» Ул аны [ыргытканнан соң] гүя елан кебек боргаланганын күргәч, артына борылып качты һәм кире кайтмады. [Шулвакыт Без әйттек:] «И, Муса! [Таягыңа] Якын кил һәм [Бездән башка беркемнән дә] курыкма! Һичшиксез, син [бөтен куркулардан] иминлек эчендә булган кешеләрдәнсең.
32. [Уң] Кулыңны [киемеңнең] яка астына тык, бернинди [авыру-фәлән кебек] кимчелек булмыйча, бер могҗиза буларак, [күзләрне камаштырган кояш яктысы кебек] ап-ак булып чыксын. Янә [кулыңны кояш кебек балкыган хәлдә күреп] куркудан канатларыңны [кулларыңны] үзеңә кыс [кулың элекке хәленә кайтып куркуың үтсен]. Болар [таягыңның аҗдаһага әйләнүе һәм кулыңның кояш кебек балкуы] – фиргавен һәм аның олуг кешеләренә Раббыңнан ике ачык дәлил. Һичшиксез, алар [Аллаһның әмереннән чыккан] фасикълар кавеме булдылар».
33. [Вәхи алган Муса [галәйһиссәлам], пәйгамбәрлек вазифасын иң яхшы шәкелдә ирештерә алыр өчен Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап] Әйтте: «И, Раббым! Мин алардан бер кешене [ялгыш] үтергән идем, шул сәбәпле аларның мине үтерүләреннән куркамын.
34. [Телем сакау булган өчен, сүзләремне яхшы итеп аңламаска мөмкиннәр] Абыем Һарун тел ягыннан миннән өстенрәк, янымда мине раслаган бер ярдәмче итеп аны да җибәр. Мин аларның мине ялганчы дип санауларыннан куркамын».[6]
35. [Мусаның [галәйһиссәлам] бу борчуларына каршы Аллаһы Тәгалә] Әйтте: «Без сине кардәшең белән куәтләячәкбез һәм икегезгә хакимият бирәчәкбез, алар сезгә [дәлил ягыннан да, көч ягыннан да] зыян сала алмаячаклар. Аятьләребез ярдәме белән сез икегез дә, сезгә иярүчеләр дә җиңәчәксез».
36. Муса [галәйһиссәлам] аларга ап-ачык итеп аятьләребезне китергәч, [иман итү урынына] алар: «Бу – [синең тарафтан] уйдырма бер сихер генә. [Үзебез күрмәгән кебек] Әүвәлге аталарыбызда да моны ишеткәнебез булмады», – диделәр.
37. Муса [галәйһиссәлам] әйтте: «Минем Раббым Үзеннән һидаять [һәм туры юл күрсәтүче] китергән кешене дә, [дөнья дигән] йортның [яхшы] ахыры [булган җәннәт] кемгә буласын да яхшырак белә. [Шуңа күрә хаклыны хаксыздан да Ул иң яхшы аеручы]. Һичшиксез, [үз күзләре белән күргән могҗизаларга карамастан, аларга ышанмыйча хаксызлык иткән] залимнәр уңышка ирешмәячәк».
38. [Мусаның [галәйһиссәлам] ачык могҗизалары каршысында үзен түбән күргән һәм өстен булуны биек бина салу дип санаган] Фиргавен [олугларын чакырып]: «И, олуг кешеләр! Мин сезнең өчен үземнән башка бер илаһ [булганын бу вакытка кадәр] белмим. И, Һаман! Балчык өстенә [ут] як та, миңа бер сарай төзе. Бәлки, мин Мусаның [«галәмнәрнең Раббысы» дип һич теленнән төшермәгән] илаһына күтәрелермен. Гәрчә, һичшиксез, мин аны ялганчыларның берсе дип саныймын [шуңа күрә аның берәр илаһы булуы һәм аны илче итеп безгә җибәрүе дә ялган булырга мөмкин]», – диде.
39. Ул һәм аның гаскәрләре [Мисыр һәм аның тирә-ягындагы] туфракта [тәкәббер булуны үзләренә килешле санап, үзләреннән тыш һәркемне кол урынына тотып] хаксыз тәкәбберләнделәр һәм Безгә кайтарылмаячаклар дип уйладылар.
40. Без аны да, гаскәрләрен дә тоттык һәм аларны [Кызыл] диңгезгә ташладык [та йөз меңләгән кяферне бер мизгелдә суга батырдык]. Инде ул залимнәрнең [фаҗигале] ахыры ниндилеген кара!
41. Без аларны [ия булган ихтыярларын һәм кодрәтләрен кешеләрне адаштыру юлында кулланганнарын күргәнебез өчен] Утка [сөйри торган начарлыкларга] дәгъват иткән җитәкче-идарәчеләр иттек. Кыямәт көнендә исә аларга ярдәм булмаячак.
42. Без [алар алданган] бу дөньяда аларга [Үзебездән, бигрәк тә фәрештәләрдән һәм мәэминнәрдән] ләгънәт тактык. Кыямәт көнендә исә алар [йөзләре кап-кара хәлгә китерелеп] һәлак ителгән кешеләрдән булырлар.
43. [Нух, Һуд, Салих һәм Лут (галәйһимүссәлам) кавемнәре кебек] Әүвәлге гасырларны һәлак итүебездән соң Без Мусага [галәйһиссәлам] кешеләр өчен [күңел күзләрен ача торган] ачык дәлилләр, һидаять һәм рәхмәт итеп [Тәүрат дигән] Китап бирдек. Бәлки, алар үгет алырлар [да кирәк булганча гамәл кылырлар].[7]
44. [Расүлем!] Без Мусага [галәйһиссәлам] эшне вәхи иткән чакта, син [ул тауның] көнбатыш ягында түгел идең һәм син [Тува үзәнлегендә һәм Тур тавында ул вакыйганы] күрүчеләрдән булмадың.
45. Ләкин Без [синең белән Муса [галәйһиссәлам] арасында] бик күп гасырлар яралттык, аларга гомерләр озын килде. Безнең аятьләребезне укыганда, син Мәдйән халкы [Шугайб [галәйһиссәлам] вә өммәте] арасында булмадың [һәм алардан ул аятьләрне дәрес өйрәнгән кебек өйрәнмәдең]. Ләкин [аларны сиңа вәхи юлы белән] Без җибәрдек.
46. Без [Мусага [галәйһиссәлам] Тәүратны биргән чакта: «Китапка бар көчең белән ябыш!» – дип] дәшкән чакта, син Тур [тавы] янында түгел идең, ләкин синнән алда үзләренә үгетләүче [пәйгамбәр] килмәгән бер кавемне кисәтер өчен, Раббыңнан бер рәхмәт буларак [сине Коръән белән җибәрдек]. Бәлки, алар үгет алырлар.
47. [Алар эшләгән һәм] Куллары кылган [көферлек һәм гөнаһлар кебек начар] нәрсәләр сәбәпле, аларга [дөнья вә Ахирәттә] бәла килә калса һәм алар: «И, Раббыбыз! [Башыбызга бу хәсрәтләр килмәс борын] Безгә бер расүл җибәрсәң иде дә [аның белән җибәргән] аятьләреңә ияргән булсак иде, [Сиңа да, пәйгамбәреңә дә] иман китерүчеләрдән булсак иде», – дип әйтәсе булмасалар [сине аларга җибәрмәгән булыр идек].
48. Әмма аларга Безнең Үзебездән хак [булган Коръән] килгәч [иман итәсе урынга киреләнеп һәм үзләренә күрә могҗизалар сорап]: Мусага бирелгән нәрсә кебекнең охшашы аңа да нишләп бирелмәгән?» – диделәр. Ләкин [алар] Мусага [галәйһиссәлам] бирелгән нәрсәләрне элек инкяр итмәгәннәр идеме? Алар: «[Тәүрат һәм Коръән бер-берсен дөресләп] Бер-берләренә ярдәм иткән ике сихер», – дигәннәр һәм: «Һичшиксез, без [китапларның] барысын да инкяр итүчеләрбез», – дигәннәр иде.[8]
49. [Расүлем! Эшләре барып чыкмагач, Тәүратны «сихер» дигән мөшрикләргә] Әйт: «Алайса сез [миңа] Аллаһ хозурыннан бер китап китерегез дә, ул бу икесеннән дә ныграк һидаять итүче булсын, мин аңа иярермен. Әгәр [Тәүрат һәм Коръәннең уйдырма бер сихер дигән карашыгызга] тугры кешеләр».
50. [Расүлем! Бу тәкъдимеңә] Алар сиңа җавап бирмәсәләр, бел, алар начар теләкләренә генә иярәләр. Аллаһтан [килгән] һидаять булмый торып, [нәфесенең] начар теләгенә иярүчедән дә адашканрак кем була ала? Һичшиксез, Аллаһ [туры юлны күрсәткән аятьләрне калдырып, үз-үзләренә золым иткән] залимнәр кавемен [диненә] һидаять итми.
51. Без боерыкны аларга [сөенче, янау, кыйсса, гыйбрәт, үгет һәм нәсыйхәт итеп] бер-берләренә бер-бер артлы иңдердек. Бәлки, алар үгет алырлар [һәм иманга килерләр].
52. Аннан алда Без китап биргән кемсәләр аңа иман итәләр.[9]
53. Ул [Коръән] аларга укылган чакта: «Без аңа иман китердек. Һичшиксез, ул Раббыбыздан [килгән] хак. Без аннан алда да [үз китапларыбызда соңгы китап турындагы сүзләрне күреп, аңа иман китергән] мөселман кешеләрдән идек», – диләр.
54. Аларга әҗерләре икеләтә арттырылып биреләчәк, чөнки алар [Коръәнгә ышанганнары өчен, сөрген һәм шуның кебек җәзаларга тартылып] сабыр итәләр һәм [ширек вә гөнаһлар кебек] начар нәрсәләрне [иман һәм итагать кебек] күркәм нәрсәләр белән бетерәләр, янә Без үзләренә ризык итеп биргәннәрдән [хәерле эшләргә] сарыф итәләр.
55. Алар [кимсетү һәм хурлау сыйфатындагы] түбән сүзләр ишеткән чакта [мөшрикләрнең хәленә төшмәс өчен] алардан йөз чөерәләр һәм: «Безнең [күркәм] гамәлләребез – безгә, сезнең [ширек һәм потларга табыну кебек яман] гамәлләрегез – сезгә. Тынычлык булсын сезгә! Без наданнар белән [утырып вакыт уздыру һәм сөйләшеп-аралашу өчен] теләмибез», – диләр.
56. [Расүлем! Дәү абыең Әбү Талибның иман итүен бик телисең, ләкин] Син сөйгән һәр кешене [иманга ирештерерлек итеп] һидаять итә алмассың, ләкин Аллаһ теләгәненә һидаять бирер. Һидаятькә ирешкәннәрне иң яхшы белүче дә Ул.
57. [Расүлем!] Алар: «[Без синең дөреслегеңне белмибез, ләкин без бер кабилә генә, әгәр башка гарәпләргә каршы чыгып] Синең белән бергә һидаятькә иярсәк, [яшәгән] җиребездән куып чыгарылырбыз», – диделәр. [Кяфер булсалар да] Без аларга Үзебездән ризык итеп һәрнәрсәнең җимешләре ташылып җыела торган ышанычлы бер харам урын итмәдекме? Ләкин аларны күбесе белмиләр.
58. [И, корәеш! Сезнең кебек] Яшәү өчен кирәк булган малның кадерен белмәгән ничәмә-ничә шәһәрләрне һәлак иттек. Менә аларның тораклары ки, алардан соң [сәфәр кылып йөрүчеләрдән кунып чыгучылар кебек] бик азлардан тыш, [анда] торучы булмады. [Һәлак ителгән йортларда хуҗа булырлык беркем дә калмаганга күрә, аларга] Мирасчылар Без булдык.
59. Синең Раббың аятьләребезне укыган бер пәйгамбәрне [тирә-ягындагы] шәһәрләрнең анасына [үзәк торакка] җибәргәнчегә кадәр ул урынны һәлак итми. Без [үзләренә җибәрелгән илчеләрне инкяр итеп] халкы залимнәр булмаган шәһәрләрне [нахакка] һәлак итмәдек.
60. Сезгә бирелгән һәрнәрсә – дөнья тормышыннан [берничә көнлек] вакытлы файда һәм бизәк. Аллаһ хозурында булган [җәннәт әҗерләре] исә яхшырак һәм дәвамлырак. Сез һаман аңламыйсызмы?
61. Без үзенә яхшы бер [җәннәт дигән] вәгъдә белән сүз биргән, шул сәбәпле ул [һичшиксез] аның белән очрашкан кеше Без үзен [борчулар һәм хәсрәтләр белән тулы] дөнья тормышының вакытлы файдалану биргән, шуннан соң ул Кыямәт көнендә [җәһәннәм өчен] китерелгән кеше белән бертигезмени?
62. [Расүлем! Аллаһы Тәгаләнең] Аларга [мөшрикләргә] мөрәҗәгать итәчәк һәм: «Сез дәгъвалаган уртакларым кайда?» – дип әйтәчәк көнне [аларга белдер].
63. [Менә шушы көнне] Өсләренә [газапны белдергән] сүз хак булган кемсәләр [юлдан яздырган кешеләр өчен җаваплылыктан качу нияте белән дөньяда үзләренә ияргән кешеләрне күрсәтеп] әйтер: «И, Раббыбыз! Менә болар – без адаштырган кешеләр ки, [без аларны көчләп адаштырмадык] үзебез [теләп] адашканыбыз кебек, аларны да [вәсвәсә бирү юлы белән] адаштырдык. [Инде] Без Сиңа таба юнәлдек. Алар безгә табынмадылар».
64. [Шулвакыт аларга] «Уртакларыгызны чакырыгыз [да, сезне бу газаптан коткарсыннар]», – дип әйтелгәч, алар газапны күргән чакта [тагын бер ярдәм өмет итеп] аларны чакырдылар. Ләкин тегеләр аларга җавап бирмәделәр. Әгәр алар [дөньяда] һидаять тапсалар [Ахирәттә бу газапка дучар ителмәгән булырлар] иде.
65. [Расүлем! Аллаһы Тәгаләнең] Аларга мөрәҗәгать итәчәк һәм: «Ул [сезгә] җибәрелгәннәргә нәрсә дип җавап бирдегез?» – дип әйтәчәк көнне дә [аларга хәтерләт].
66. Ул көнне бөтен хәбәрләр алардан яшерелде. Алар бер-берләреннән [дә берни дә] сорашмаслар.
67. Әмма кем дә кем [ширектән һәм көферлектән] тәүбә итә, иман итә һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәл кыла, аның [бөтен теләкләре үтәлеп, курыкканнарыннан котылып] уңышка ирешкәннәрдән булуы билгеләнгән.
68. Синең Раббың теләгәнен бар кыла һәм [теләгәнен] сайлый. Аларда исә сайлау [хакы] юк. Аллаһ [һәртөрле кимчелекләрдән] пакь! Ул алар Аңа ширек кушкан нәрсәләрдән өстен.
69. Синең Раббың аларның күкрәкләрендә яшергән нәрсәләрне дә, ачкан [инкяр тулы ишарәләр һәм сүзләр кебек] нәрсәләрне дә белә.
70. Ул Аллаһ, Аннан башка һичбер илаһ юк. Әүвәлгенең дә, соңгының да барча мактаулары – Аныкы гына. Хөкем – Аныкы гына. [Үлемегездән соң терелтелеп] Сез Аңа гына кайтарылачаксыз.
71. [Хәбибем!] Әйт: «Күрдегезме, Аллаһ [кояшны чыгармыйча яки дөньяның өстенә балкытмыйча] Кыямәт көненә кадәр төнне сезгә дәвамлы итә калса, Аллаһтан башка сезгә нинди илаһ яктылык китерер? Сез һаман ишетмисезме?»
72. [Расүлем!] Әйт: «Күрдегезме, Аллаһ [кояшны күкнең уртасында туктатып] Кыямәт көненә кадәр көндезне сезгә дәвамлы итә калса, Аллаһтан башка, сезгә үзендә ял итүегез өчен, кем төнне китерә алыр? Сез һаман [бөек кодрәтебезне күрсәтеп торган моның кадәр дәлилләрне күреп торган хәлегездә, Аллаһтан башка беркемнең дә бернәрсәгә дә көче булмаганын] күрмисезме?»
73. Үзенең рәхмәте белән Ул ял итүегез һәм [төрле юллар белән кәсеп итеп, Аллаһы Тәгаләнең] фазылыннан [ризыгыгызны] эзләвегез өчен, төнне һәм көнне сезнең өчен яралтты. Бәлки, сез [Аның моның кадәр нигъмәтләренә] шөкер итәрсез».
74. [Расүлем! Аллаһы Тәгаләнең] Аларга мөрәҗәгать итәчәк һәм: «Сез [Минем тиңдәшләрем булганын] дәгъвалаган ишләрем кайда [нишләп сезгә ярдәм итмиләр]?» – дип әйтәчәк көнне [аларга белдер].
75. [Ул көнне] Без һәр өммәттән [кылганнарына таныклык кылачак] бер шаһитны [пәйгамбәрләрне] чыгарырбыз да [аның өммәтенә]: «[Динегезнең дөреслегенә] Дәлилләрегезне китерегез», – диячәкбез. Алар [бер буларак гыйбадәткә лаек булу хакы да, алар турында карар бирүгә] хак Аллаһныкы гына икәнен беләчәкләр. [Дөньяда] Уйдырма [ялган] нәрсәләре исә аларны ташлап китәчәк.
76. Һичшиксез, Карун Мусаның [галәйһиссәлам] кавеменнән иде дә, алардан үзен өстен тотты. Без [сынар өчен] аңа хәзинәләрдән шулкадәр [күп] биргән идек ки, аның ачкычларын [йөртер өчен, җитмешкә якын кеше төркеме һәм] көч ияләре булган бер җәмәгатькә дә авыр була иде. Менә кавеме аңа әйткән иде: «[Малыңның күплеге белән мактанып] Сөенмә! Һичшиксез, Аллаһ [тәкәбберләнеп] сөенүчеләрне сөйми [һәм аларның мондый гамәлләреннән разый булмый].
77. Аллаһ сиңа биргән [хәзинәләр һәм киң мөмкинлекләр тулы] нәрсәләрдә соңгы йортны [аның савапларын] эзлә. Дөньяңнан да насыйбыңны онытма! Аллаһ сиңа [моның кадәр нигъмәтләр биреп] игелек кылганы кебек, син дә [Аллаһның колларына] игелек кыл. Җирдә бозыклык [һәм золым чыгару юлларын] эзләмә. Һичшиксез, Аллаһ бозыклык чыгаручыларны сөйми.[10]
78. [Кавеменең бу нәсыйхәтләренә җавап итеп, Карун] «Ул [мал] миңа янымда булган бер гыйлем сәбәпле бирелгән [шуңа күрә аны мин казандым]», – диде. Аллаһның аннан алдагы гасырлардан куәт ягыннан аңардан көчлерәк, [мал һәм гаскәр] туплау ягыннан да күбрәк [мөмкинлеккә ия] булганнарны һәлак иткәнен белмиме әллә ул? [Аллаһы Тәгалә һәркемнең гөнаһын бик яхшы белгәне өчен] Гөнаһлылар [Кыямәт көнендә] гөнаһларыннан соралмаячаклар.
79. Ул [алтын иярле ак бер качыр өстендә, кызыл ефәкләр белән бизәлгән дүрт мең атлы хезмәтчедән торган купшылык һәм] зиннәте эчендә [зур бер тантана белән] кавеменең каршысына чыкты. [Аның бу байлыгын күреп] Дөнья тормышын теләгәннәр [кайбер мөселманнар]: «Их, Карунга бирелгәннең охшашы бездә дә булса иде! Һичшиксез, ул [дөнья тормышында] зур бер насыйп иясе», – диде.
80. Үзләренә [дөнья һәм Ахирәт хәлләренә бәйле җитәрлек] гыйлем бирелгән [Юшаг та [галәйһиссәлам] араларында булган бер төркем] кешеләр исә: «Ни үкенеч сезгә! [Мондый теләктән ваз кичегез!] Аллаһның [Ахирәттә бирәсе] савабы иман китергән һәм изге гамәл кылган кешеләр өчен [Карунга бирелгәннәрдән] яхшырак», – диде. Моңа исә [гыйбадәтләрен дәвамлы кылып, гөнаһлардан һәм шәһвәтләрдән ерак торуга] сабыр иткәннәр ирешер.
81. Аны да, өен дә җирдән йоттырдык. Һәм Аллаһтан башка аңа ярдәм итә алган аның кешеләре булмады. Ул үзе дә үзенә [газаптан] ярдәм итә алмады.
82. Кичә генә аның урынында булырга теләгән кешеләр [айнып]: «Ай! [Димәк] Аллаһ колларыннан теләгәненә ризыкны киңәйтә һәм [теләгәненә] тарайта! Аллаһ безгә [бирмичә] игелек кылмаган булса, [аны җиргә батырган кебек] безне дә йоттырган булыр иде. Ай-һай! [Аллаһның пәйгамбәрләрен инкяр иткән һәм нигъмәтләренең кадерен белмәгән] Кяферләр [беркайчан да] уңышка ирешмәс», – дия башлады.[11]
83. Ул – [сиңа макталган] соңгы йорт. Без аны җирдә тәкәбберләнмәгән һәм бозыклык теләмәгәннәрнеке итәчәкбез. Ул [күркәм] нәтиҗә [әмерләрен тотып, тыюларыннан тыелып, Аллаһы Тәгаләнең газабыннан сакланган] тәкъвалык ияләренеке [булачак].
84. Кем дә кем [иман һәм шаһадәт кәлимәсе кебек] күркәм нәрсә белән [мәхшәргә] килсә, аның өчен [җәннәт кебек] тагын да яхшырак нәрсә бар. Кем дә кем [Ахирәткә көферлек һәм ширек кебек] яман нәрсә белән килсә, яман эшләр кылучылар [дөньяда чакта] кылган нәрсәләре өчен генә җәзаландырылачаклар.
85. [Расүлем! Бер көн киләчәк] Һичшиксез, сиңа Коръәнне [укырга һәм хөкемнәре белән гамәл кылырга] фарыз иткән Зат сине [синең тарафыңнан бик сөелгән һәм] күнегелгән җиргә [Мәккәи Мөкәррәмәгә] кайтарачак. Әйт: «Минем Раббым [минем кебек] һидаятьне китергән кешене дә, [сезнең кебек] ап-ачык адашу эчендә булганнарны да белә».
86. [Расүлем! Мәккәгә кире кайту өметеңне өзмә. Пәйгамбәрлегеңнән алда] Син бу китапның сиңа вәхи ителәчәгенә өметләнми идең, ләкин Раббыңнан бер рәхмәт буларак [мондый бер китап сиңа иңдерелде]. Шуңа кяферләргә ярдәмче булма.
87. Сиңа иңдерелгәннәр артыннан алар сине Аллаһның аятьләреннән тайпылдырмасыннар. Син [кешеләрне] Раббыңа дәгъват ит. [Берәр мәсьәләдә кяферләргә ярдәмче булып] Мөшрикләрдән булма.
88. Аллаһ белән бергә [Аңа тиңләп] башка бер илаһка табынма! Аннан башка һичбер илаһ юк! Аның Затыннан тыш, һәрнәрсә һәлак булачак. [Һәр мәсьәләдә хәлиткеч карар һәм] Хөкем Аныкы гына. [Үлемегездән соң терелтелеп] Сез Аңа гына кайтарылачаксыз.
[1] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, 85 нче аяте кәримә – һиҗрәт вакытында Җүгъфәдә; Хәсән һәм Гата кебек затлардан риваять ителгәнчә, 52 нче-55 нче аяте кәримәләр Мәдинәи Мөнәүвәрәдә назил булган.
[2] Риваятьләрдән күренгәнчә, фиргавен ул кыз тәкъдим иткән хатынның китертелүен әмер иткән. Аны кочагына алып тынычландырырга тырышкан арада, әнисе килгәч, Муса (галәйһиссәлам) шундук аның исен сизеп алып имә башлаган. Фиргавен аңа: «Моның кадәр хатынны кабул итми торып, нишләп сине кабул итте?» – дип сорагач, ул: «Мин – хуш исле һәм пакь сөтле хатынмын. Мине электән үк һәр бала кабул итә», – дигән. Балалар үтерелмәгән елда туган Һарун исемле улы бар дигән сылтау белән сарайда кала алмаганлыктан, баланы өендә карарга сораган. Бу тәкъдимне кабул иткән фиргавен, көненә бер динар түләү билгеләп, әнисе белән бергә аны өенә кайтарып җибәргән.
[3] Муса (галәйһиссәлам) Мисырдан качкан чакта юлны белмәгәне өчен, химая астында булмаганнар эшләргә тиеш булган кебек иң зур юлга түгел, урта юлга кергән. Аның артыннан төшүчеләр калган ике юлга кергәнлекләреннән, аны куып җитә алмаганнар. Шулай итеп ул сигез төн буена яланаяк хәлдә булган һәм агач яфракларыннан башка берни дә ашамаган. Әмма Аллаһы Тәгаләгә карата тәвәккәллеген һәм яхшы уен һич бозмаганы өчен, Раббысы аңа Җәбраилне (галәйһиссәлам) җибәргән һәм Мәдьянгә юлны күрсәткән (Алуси).
[4] Гомәр ибне Хәттабтан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Шугайбның (галәйһиссәлам) кызы, Муса (галәйһиссәлам) янына килгәндә киеме белән йөзен каплаганы өчен, Аллаһы Тәгалә тарафыннан «бик оялчан» булу сыйфаты белән макталган. Шуның өчен аның бу хәле бөтен мөселманнарның хатыннарына да үрнәк итеп күрсәтелгән (Алуси).
[5] Риваятьтән күренгәнчә, Муса (галәйһиссәлам), сарыкларын һәм гаиләсен алып, кышкы көнне юлга чыккан, ләкин Шам хөкемдарларыннан курыкканы өчен, төп зур юлдан китә алмаган. Авырлы булган хатынының да көндезме, төнләме тудыра башлаячагы билгеле булмаган. Үтәсе юлы аны Тур тавының көнбатыш ягына алып барган. Шул вакытта хатынының тулгагы тотынган. Ул тиз генә учак кабызып җибәрергә теләгән, ләкин булдыра алмаган. Нәкъ менә шул вакытта еракта балкыган бер ут күргәч, аяте кәримәдә сөйләнгән вакыйгалар барлыка килгән (Алуси).
[6] Риваятьләрдән күренгәнчә, Мусаның (галәйһиссәлам) сакаулыгы сәбәбе түбәндәге вакыйга булган. Бервакыт Муса (галәйһиссәлам), фиргавеннең итәгендә утырган чагында, аңа бик каты итеп берне суккан. Фиргавен: «Бу бала күрәзәчеләр мине куркыткан бала булмагае, миңа карата бик кырыс кылана», – дип аны үтертергә булган, ләкин хатынының: «Ул бит бала гына, нәрсә эшләгәнен үзе дә белештермәслек кечкенә әле», – диюенә, аны сынап карарга булган һәм каршысына алтын кисәкләре белән кызу күмер кисәкләре куйган. Муса (галәйһиссәлам) кулын алтынга сузган чакта гына Җәбраил (галәйһиссәлам) җитешеп, кулын күмергә күчергән һәм, бөтенләй белештермәгәнен күрсәтер өчен, бер күмер кисәген авызына алдырган. Менә шул сәбәпле телендә барлыкка килгән сакаулык «Таһа» сүрәсенең 36 нчы аяте кәримәсендә әйтеп үтелгән догасының кабул ителүе белән юкка чыгарылганчыга кадәр аны гел борчып торган.
[7] Монда Тәүраткә бәйле рәвештә мактап телгә алынган кешеләр – ул дәвердә яшәүчеләр. Шуңа күрә мөселманнарга бүген Тәүраттан алырлык бернинди дә һидаять юк. Мәсәлән, бервакыт Гомәр (радыйаллаһу ганһ), гыйлемен арттырыр өчен, Тәүратны өйрәнү мәсьәләсендә рөхсәт сорагач, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ачуы йөзеннән беленерлек дәрәҗәдә кәефсезләнеп: «Әгәр Муса (бүген) исән булса, ул да миңа иярергә тиеш булыр иде», – дигәч, Гомәр (радыйаллаһу ганһ) бик үкенеп, туплаган сәхифәләрне кулыннан ыргыткан (Әхмәд ибне Хәнбәл, әл-Мөснәд, № 15156, 23/349). Бүген яһүдиләрнең кулларында булган Тәүрат Мусага (галәйһиссәлам) иңдерелгән Тәүрат түгел. Ул – өстәмәләр һәм кыскартулар нәтиҗәсендә оештырылган бер китап. Галламә ибне Хәҗәр дә (рәхимәһуллаһ) бәян иткәнчә, бүген яшәгән кешенең Тәүратны күздән кичерүе – харам эш (Алуси, 20/85). Вазгыять мондый булганда кайбер тәфсирчеләрнең бернинди үзгәрешкә-үзгәртүгә дучар булмаган Коръән аятьләрен, киресенчә, үзгәртелгән Тәүрат һәм Инҗилдәге үрнәкләр белән чагыштырып тәфсир кылырга тырышуларының һәм саннар белән сылтамалар биреп укучыларны шуларны карарга өндәүләре яхшы ният белән кылынган эш була алмый.
[8] Риваятьтән күренгәнчә, бер бәйрәм көнне Мәккә мөшрикләре, яһүди олугларына делегация җибәреп, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларның китапларында телгә алыну-алынмавы хакында сораганнар. Тегеләр: «Без аны бөтен сыйфатлары һәм үзенчәлекләре белән Тәүратта табабыз», – дип җавап биргәч, мөшрикләр үзләре теләгән җавапны ала алмауның ачуы белән бу аяте кәримәдә кулланылган сүзләрне әйткәннәр (Нәсәфи, Хазин, Алуси).
[9] Бу аяте кәримә Тәүрат әһеленнән булган Габдуллаһ ибне Сәлам һәм иптәшләре белән Әбү Рифа җитәкчелегендә иман иткән ун кеше, аеруча Инҗил әһеленнән Җәгъфәр Таййар белән бергә, Хәбәшстаннан килгән утыз ике кеше, янә Бүхәйра белән Шамнан килеп Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иман иткән сигез кеше (радыйаллаһу ганһүм) хакында иңгән (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).
[10] Риваятьтән күренгәнчә, Карун – Мусаның (галәйһиссәлам) абыйсының улы. Йөзе бик чибәр булганлыктан, аны «нурлы» мәгънәсендә килгән «Мөнәүвәр» сүзе белән атаганнар. Исраил уллары арасында ул Тәүратны иң яхшы яттан белгән һәм иң яхшы укыган кеше булган. Ләкин пәйгамбәрлек Мусага (галәйһиссәлам) бирелгәннән соң, вәзирлекнең һәм корбан эшләренең дә Һарунга (галәйһиссәлам) бирелгәнен күргәч, көнчелеккә капланып: «Бөтен эшләр сезнең кулларда, миңа бернинди вазифа да бирелмәде, моңа күпме сабыр итәргә була тагын?» – дигән. Муса (галәйһиссәлам) аңа: «Бу бит – Аллаһның эше», – дип әйтсә дә, ул: «Миңа бер могҗиза күрсәтми торып, сине пәйгамбәр итеп танымыйм», – дигән. Муса (галәйһиссәлам) Исраил улларының башлыкларына: «Һәрберегез таякларыгызны китерегез!» – дип, аларны бер урынга җыйган һәм эчендә үзенә вәхи иңгән гөмбәз астына ыргыткан. Кемнең таягы яшәрсә, бу вазифаның аңа биреләчәген игълан иткән. Ул төнне һәркем үзенең таягын көтә башлаган, таң атуга Һарунның (галәйһиссәлам) бадәм (миндаль) агачыннан булган таягы ямь-яшел яфраклар ярган була. Моны күргән Карун: «Син кылган башка сихерләр белән чагыштырганда, бу һич кенә дә шаккатарлык нәрсә түгел», – дип монафикълыгын ачып салган. Малының һәм гыйлеменең күплеге, бигрәк тә химия һәм сәүдә мәйданында оста булуы аны Мусага (галәйһиссәлам) каршы чыгарга мәҗбүр иткән, хәтта ул бер фахишә хатынга акча биреп, Мусага (галәйһиссәлам) яла яктыруга кадәр барып җиткән. Ахыр чиктә исә алдагы аяте кәримәләрдә хәбәр ителгән кебек, җиргә батырылып һәлак ителгән (Алуси). Аеруча карагыз: «Әхзаб» сүрәсе, 69 нчы аять.
[11] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, Муса (галәйһиссәлам) Карунга Аллаһы Тәгаләнең аңа байлардан зәкят алуын әмер иткәнен әйткәч, ул бу әмергә каршы килеп, кешеләргә: «Бу кеше сезгә намазны һәм башка гыйбадәтләрне әмер итте, сез аңа кушылдыгыз. Инде хәзер малларыгызны ашамакчы була. Моңа да түзәчәксезме?» – дип, аларны Мусага (галәйһиссәлам) каршы котырткан. Шуннан соң, Исраил уллары фахишәләреннән иң азгын булганын акча белән кызыктып, Муса (галәйһиссәлам) аның белән зина кылуы хакында бөтен халык алдында шаһитлык итәргә күндергән. Бу хатын Аллаһның расүленә гаеп ташлагач, Муса (галәйһиссәлам) аңа ант итәргә тәкъдим иткән, ләкин ул: «Болар миңа акча биреп шулай әйттерделәр», – дип тегеләрне фаш иткән. Муса (галәйһиссәлам) елый-елый сәҗдәгә каплангач, Аллаһы Тәгаләгә: «Җирне синең әмереңә бирдек!» – дип вәхи иткән. Муса (галәйһиссәлам) «И, туфрак, шушыны йот!» – дип әмер иткән. Карун, туганлык җепләрен искә төшерә-төшерә, аны гафу итүе өчен, бик күп ялварса да, Мусаның (галәйһиссәлам) ачуы Аллаһ өчен булганы өчен, тыңламаган һәм кабат-кабат туфракка әмер биреп, аның җиргә батуын үз күзләре белән күреп торган (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).